Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

КӨТЕЛМӘГӘН БЕР ОЧРАШУ

В. Хангильдин

елның җәе. Июньнең соңгы атнасы иде бугай. Сукыр эчәк авыруыннан дәвалану максаты
белән Казанга сәфәр иттем: Казан больницаларында, операция ясап, бу чирне төзәтәләр
дигәннәр иде.
Пароходтан төшкәч, извозчик мине «Болгар» номерларына китереп куйды. Мин беренче кат
шулай бу тарихи бинада булдым. Габдулла Тукай торган бүлмәне дә күрсәттеләр. Ләкин шагыйрь
үзе дөньяда юк иде инде, аның үзен күрү насыйп булмады. Шунда эшләүчеләр шагыйрь турында
кайбер эпизодлар гына сөйләделәр.
Уфадагы таныш-белешләрем миңа турыдан-туры земский больницага мөрәҗәгать итәргә
киңәш биргәннәр иде. «Болгар»дагы агай-эне белән аңлашкач, ул киңәшне куеп торырга туры
килде. Алар миңа «иң элек бер мөселман докторына күренү яхшы булыр» диделәр һәм шунда ук
үзләре белгән бер врач эшли торган клиниканың адресын язып бирделәр, анда бару юлын да
өйрәттеләр.
Бу — университет каршысындагы клиника, мөселман доктор дигәннәре исә барыбызга да
мәгълүм профессор Әбүбәкер ага Терегулов булып чыкты. Ул әле күптән түгел генә студент
мундирыннан аерылган бер яшь врач иде. Аның киңәше буенча, соңыннан мин бер карт
профессорның өенә бардым һәм земский больницада консилиумнан да үттем. Һәммәсе дә мине
бик яхшы кабул иттеләр һәм, бер тавыштан диярлек, чиремнең әле куркынычлы түгеллеген,
билгеле режим саклап яшәгәндә, операциясез үк төзәлергә мөмкинлеген әйттеләр. Бу хәбәр мине
гаять шатландырды, Казанны тамаша итү өчен дә миңа көч һәм дәрт бирде.
Казанга беренче килүем иде. Шәһәрнең үземне кызыксындырган урыннарын, беренче
чиратта татарлар яшәгән бистә һәм төбәкләрен карап йөрдем. Атаклы Кабан күле тирәләрен
әйләндем, Болак буйлап үттем. Ләкин күземә иң нык ташланган урыннар «Печән базары» һәм
шуның тирәсендәге урамнар булды. Анда татарларның мыж килеп торуы, ыгы-зыгысы, чыннан
да, ургылып, кайнап торган зур казанны хәтерләтә иде. Г. Тукайның «...Кисекбаш» исемле
поэмасындагы картина һәм Һәртөрле образлар монда бөтенләй тере килеш минем күз алдымнан
кичтеләр.
Монда чын искелек күренешләре арасында яңалык чаткылары да күзгә ачык чалынды.
Яңалык күренешләре бигрәк тә татар телендәге нәшрият эшләрендә, китап сәүдәсендә һәм
вакытлы матбугат өлкәсендә иде булса кирәк. Шуларга карап, уп чакта мин Казан татарларының
Уфадагылардан гомумән өстенлеге, культура һәм аңлылык якларыннан да алдынгылыгы
турында бер нәтиҗәгә килә язган идем. Ләкин, күп тә үтмәстән, бу уемның өлешчә генә дөреслеген
аңладым.
Казанда минем күз күргән таныш-белешләрем әле берничә генә иде. Ә санга алып, уртак сүз
табардай якыннарым тагын да азрак. Шулерның берсе — «Кояш» газетасы редакторы Зәкәрия ага
Мәрҗәни (Садретдинов) булды. Бу зат—Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укыткан зур белемле
кешеләрнең (мөдәррисләрнең) берсе, минем дә укытучым булган кеше.
Бер көнне, иртә белән, мин «Кояш» газетасы редакциясендә булдым. Зәкәрия ага белән
беркадәр вакыт әңгәмәләшеп утырдык. Аннары, урынымнан кузгалып, Сау- буллашмакчы идем,
ул мине туктатты да:
— Ашыкма, Казанга синең беренче килүең бит, Фатих белән таныш түгелдерсәң, озакламый
ул килергә тиеш, мин сине аның белән таныштырырмын. Ул Уфадан килүчеләр белән
әңгәмәләшергә бик ярата, — диде.
Мин аптырап калдым:
— Кем соң ул Фатих!
Зәкәрия ага:
— Фатих Әмирхан бездә эшли бит. озакламый килеп җитәр, күрерсең, ________________ диде
дә өстәлендәге бер газетаны миңа биреп:
Ш
— Тик утырырга иренсәң, менә газетабызның бугенге санын караштыра тор,— Диде.
Күзләрем газетада булса да, уем Фатих Әмирханда иде. Матбугат һәм әдәбият буенча ул миңа
да таныш, ә үзен күргәнем юк. Әсәрләрен укуым буенча, ул минем күз алдымда ничектер шактый
кырыс, каты телле, шуграк бер кеше булып гәүдәләнә иде. Уйга калдым: «Мин соң андый кеше
белән ничек сөйләшермен. Ул мине санга алырмы? Ул бит танылган язучы, әдип, ә мин
шәкертлектән are генә чыгып килә торган яшь бер мөгаллим. Матбугат, әдәбият мәйданнары белән
әле минем та* нышлыгым да бик чикле, аның сорауларына дөрес җавап бирә алырмынмы соң?»
Шул арада кемдер:
— Фатих абый килде, — дип эндәште.
Ф. Әмирхан өстәле артына килеп утыргач, Зәкәрия ага, утырган урыныннан кузгалып, мине
аңа тәкъдим итте: үзенең элекке шәкерте, хәзерге көндә мөгаллим булуымны һәм Уфада эшләвемне
әйтеп, безне күрештерде.
Очрашу мин уйлаганча авыр да. катлаулы да булмады. Фатих сүзне бик гади нәрсәләрдән,
хәл-әхвәл сорашудан башлап җибәрде. Мин Казанга нинди максат белән килүемне һәм беренче
тапкыр килүемне әйттем. Ул минем Казанда алган беренче тәэсирләрем белән кызыксынды.
Казанга бик кыска вакытка гына килүем аркасында, шәһәр белән артык күп таныша алмавымны
әйтеп, күргән кайбер урыннар турындагы тәэсирләремне генә белдерә алдым. Шуларга таянып,
Казанда медицина эшчеләренең әйбәтлеген, татарлар арасында да нәшрият һәм матбугат
эшләренең киң колач ала баруын чамалавым турында берничә сүз әйттем. Уфадагылар белән
чагыштырганда, Казан татарларының гомуми аң һәм культура якларыннан да өстенрәк булулары
ихтимал дигән фикер белдердем.
Нәкъ менә шушы урында Фатих, мине туктатып, сүзне үзе алды. Ул минем Казач турындагы
фикерләремнең күбесе белән килешүен әйтте һәм медицина белән нәшрият, матбугат эшләренең
зурлыгы турында үзеннән дә кайбер фактлар, мисаллар өстәп куйды. Әмма соңгы фикерем белән
килешмәде.
— Аңлылык ягыннан Уфа татарлары алдарак баралар, — диде ул.
Ь/ул фикерен исбат итү өчен, берничә мисал да китерде.
— Менә сезгә бер мисал,—диде ул, үткен күзләре белен миңа текәлеп карап, — сез әле укудан
яңарак кына аерылган бер егет, мөгаллим. Шушы киемиәре- I әздә сез Уфа татарлары арасында
иркенләп йөри аласыз, сезне беркем дә гаепләми (минем өстемдә костюм, ак яка, галстук, башымда
эшләпә — һәммәсе дә җәдитчә иде). Бездә бит шәкерт һәм мөгаллимнәр татар ягында сезнеңчә
киенеп йөри алмыйлар өле. Күрәсез, хөрмәтле мөхәрриребез Зәкәрия абзый да әле һаман казаки
кия,—дИП көлдерде. Аннары, естәлендәге эшләпәгә кулы белән ишарә итеп: — Беләсезме, менә
мондый эшләпәне Казанның татар ягында фәкать мин генә киеп йөрим. Печән базары яныннан
үткәндә, мондый киемнәрем өчен миңа да көфер печате басып калгалыйлар, — Диде. Көлештек.
Аннары ул Казан белән Уфадагы хатын-кызлар хелен чагыштырып үтте:
__ Уфада бит хатын-кызлар йереш-торышта һәм ирләр белән аралашуда үзләрен шактый
иркен тоталар. Казанда исә әле безнең гимназисткаларыбыз да ана ирешә алганнары юк. Татар
ягында алар йөзләрен ирләргә күрсәтә алмыйлар Алай гына да түгел, Уфадагы кызлар
мәктәпләрендә хәтта ир укытучылар, мөгаллимнәр дә укыта икән. Дөресме?
Бу фактны мин һәм Зәкәрия ага — икебез дә расладык. Шулай да Уфадагы кызлар
мәктәпләренең кайберләрендә ир укытучылар килеп кергәч, кызларның уңайсызлану фактларын
да сөйләдем.
__ Андый мәктәпләрдә укучы кызларның кайберләре, ир укытучы класска кергәч. йөзләрен
шәлләре яки яулык почмаклары белән каплыйлар икән. Арада хәтта укытучыга аркасы белән
борылып, артка таба карап утыра торганнары да очрый, дип сөйлиләр, — дидем.
Бергәләп көлештек. Безнең утырышыбыз да шуның белән тәмамланды Бу минем Фатих
Әмирхан белән көтелмәгән бер очрашуым булды. Шунда мин аның кырыс та. һавалы да түгел,
киресенчә, башкаларга игътибарлы, мөлаем бер кеше булуын аңладым.