ХАЛЫК ОНЫТЫЛМАС
А зат хатын» журналының былтыргы V* ж
соңгы номерында Чүпрәле районыннан алынган
бер хәбәр укыдым. Кара Китә авылы халкы
шунда туып үскән, шунда кулына каләм алган,
аннары зур шагыйрь булып җитешкән, Бөек
Ватан сугышы давылларын иелми-сыгылмый
кичкән Шәрәф Мөдәррис исемен клубка биргән.
Шагыйрь исеме клубка! Мин чиксез сөендем.
Димәк, хәзер анда көн саен шагыйрь исемен
телгә алалар. Өч йөз кеше сыйдырышлы клуб
залында утыручы Кара Китәлеләрнең һәрберсе
авылдашлары Шәрәф Мөдәррис белән күңе-
леннән сөйләшә, китапханәдә аның китапларын
кулга ала. Иркен сәхнәдән дә аның сабыр, әкрен
тавышы яңгырар кебек. Ул авылдашларын көн
саен күреп тора, аларның фидакарь эшләренә
соклана, кайсы берсе белән әкрен генә
бәхәсләшә дә кебек...
Мин шагыйрь Шәрәф Мөдәррисне яхшы белә
идем. Әдәбиятка да бер еллар- дарак килдек,
бергә янып эшләргә хыялландык. Шәрәф
Мөдәррис үзен генә белгән, үзен генә сөйгән
шагыйрь түгел иде Ул бүтән язучыларны,
художникларны, композиторларны,
артистларны чын күңеленнән ярата, хөрмәт итә,
алар турында озын-озын мәкаләләр яза иде. Ә
без, исәннәр, шуларның барысын да эшлибез-
ме? Бүген арабызда булмаган артистларны,
композиторларны, художникларны, язучыларны
тиешенчә искә алабызмы? Аларның исеме, тузан
баскан кебек, әк- рен-әкрен онытылмыймы?
Мин бөтен кеше тарафыннан да танылган зур
әдипләр, зур сәнгать эшлекләре турында гына
әйтмим. Галимҗан Ибраһи- мов, Муса Җәлил,
Салих Сәйдәшев, Хәлил Әбҗәлилов безнең
сәнгать күгебездә һәрвакыт якты йолдызлар
булырлар, аларның исемнәре беркайчан да
үлмәс, торган саен киңрәк яңгыраш табар. Ә
бүтәннәр, тавышлары азрак яңгыраган,
талантларын ачарга да өлгерә алмыйча
арабыздан китеп баручылар? Без бит аларга- син
фәлән-фәләнне эшләмәдең, дип бәйләнә
алмыйбыз. Алар хәзинәләрендә булганның
барысын да исәннәргә биреп калдырганнар.
Тиешле хөрмәт күрсәтү — исәннәр эше. Алар бу
турыда уйларга тиешләр.
Мин хаксыэга онытылган яки ярым
онытылып барган бик күп исемнәрне санар идем.
Беренчедән, никадьр ’ыры- шып санасам да, ул
исемлек тулы булмас, икенчедән, монысы иң
мөһиме, урыннардагы иптәшләр безнең авыл
яки безнең шәһәр кешеләрен телгә алмаганнар
икән, димәк, алар лаек түгел, дип караулары бар.
Искедән калган шаукым яши бит, аннары
югарыдан ишетелгән сүзгә генә колак салучы
җитәкчеләр дә бетмәгән әле. Билгеле, һәр
авылдан сәнгать эшлек- леләре чыкмаган. ләкин
кайберсеннән берничәшәр булуы да бик мөмкин.
Аларның барысының да исемен клубка бирергә
димәгән. Бездә беркем исеме белән дә аталмаган
китапханәләр, мәктәпләр, колхозлар, урамнар,
мәйданнар, пионер дружиналары, авыл һәм
мәктәп музейлары һәм башкалар бар. Бәлки,
комсомоллар утырткан бакчага теге яки бу
язучының бюстын да куярлар, теге яки бу
авылда атаклы авылдашлары исемендәге
түгәрәкләр оештырырлар, аерым конкурслар үт-
кәрерләр. Халык уйлап табуга бик маһир, ирке
чикләнмәгәч, ул һәммәсенә җитешер. Элек
барысы өчен рөхсәт кирәк иде, син аны эшләмә,
моны эшлә, дип әмер бирү бар иде. Хәзер
барысы да халыкның үз иркендә. Минемчә, бу
бик яхшы, моның кадерен генә белергә кирәк.
Аяныч күренешләр аз булдымы, бертөрлелек
басмаган идеме? Кайсы гына шәһәрдән үтмә —
бер үк исемдәге урамнар, кайсы гына
республиканың колхозлары исемлеген алып күз
йөртмә — тагын шул ук хәл иде. Хәлбуки, алар бу
җирләрдә яшәмәгәннәр дә, тормаганнар да.
эшләмәгәннәр дә. Күршеләре кушкан, болар да
кушкан. Шул гына. Җирле поэтик исемнәр
онытылган, шушы тирәләрдә торучы
кешеләрнең йөрәкләренә якын кешеләрнең
исемнәрен кушу — тыйнаксызлык саналган.
Халык күңеле белән шагыйрьнең, ху-
дожникның, матурлыкның кадерен һәм тәмен
белә. Үз тирәсеннән чыккан талантларга аның
рәхмәте бигрәк тә зур. Кара Китә халкы үз баласы
шагыйрь Шәрәф Мөдәррисне искә алган икән,
башкалар үзләренең кадерле ул-кызларын нигә
онытсыннар. Билгеле, төрле киртәләр дә,
бәхәсләр дә булыр, ләкин халык үз сүзен әйтми
калмый бит.
«Азат хатынпдагы кечкенә генә хәбәр менә
шундый фикерләр уятты миндә. Аларны
укучылар белән уртаклашуны да кирәк санадым.
Алар ни әйтерләр икән?