Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ХИКМӘТЕ ӘСӘРЛӘРЕ


« I атар халык мәкальләре»нә язган я кереш хезмәтендә, аерым мәкальләр һәм алар белән рәттән урнаштырылган аңлатмаларда Нәкый ага Исәнбәт милли фольклористиканың гаять әһәмиятле практик һәм теоретик мәсьәләләрен күтәрә, ул мәсьәләләрне төрле яклап тикшерә һәм хәл итә. Г. Ахунҗаноөның мәкаль томнары чыгу уңае белән язган мәкаләсендә дә шул ук фикер әйтелә. Мәкальләрне җыеп туплауда һәм фәнни эшкәртүдә Н. Исәнбәт китапларының әһәмияте, аның теоретик фикерләре һәм билге-ләмәләре рецензент тарафыннан хаклы рәвештә югары бәяләнгән. Аның бу бәясе белән килешмәскә мөмкин түгел. Г. Ахунҗанов «Татар халык мәкальләрмен башка телләрдә басылып чыккан күп кенә җыентыклар белән чагыштыра, аның әһәмиятен кире кагылмаслык аргументлар белән дәлилли.
Рецензент Н. Исәнбәт хезмәтендә күтәрелгән һәм җентекләп тикшерелгән мәсьәләләрнең иң әһәмиятлесенә — мәкаль һәм әйтемнәрнең спецификасына, әйтемнәрнең мәкальләрдән аермасына. урта-арадаш төрләргә шактый киң туктала. Мәсьәләне тагы да тирәнрәк тикшерү һәм ачыклау юнәлешендә яңа фикерләр әйтә.
«Татар халык мәкальләрмен рецензент, хаклы рәвештә, фольклористик хезмәт дип билгели. Чөнки Н. Исәнбәт үзе дә мәкальләрне халык иҗаты әсәрләре дип исәпли»'. Г. Ахунҗанов та: бу — ялгыш караш, мәкальләр фольклор әсәрләре түгел дип, кистереп әйтми. Тик ул мәкальләрне һәм әйтемнәрне тел берәмлекләре рәтенә кертә һәм аларның шактый кызыклы лингвистик үзенчәлекләрен ачыклый. Рецензия нигездә лингвистик рухта язылган. Күрәсең, шуңа күрәдер, анда, безнеңчә, бәхәсле фикерләр дә бар. Рецензияне укыгач, бер җитди сорау туа- мәкальләрне фольклор әсәрләре дип карауның фәнни нигезе бармы, әллә ул берьяклы гына карашмы? Әнә шул сорауга җавап эзләп карыйк.
Рус, казакъ, башкорт, үзбәк һәм башка телләрдәге фельклар җыентыкларының, гади хрестоматияләрнең, югары уку йортлары өчен чыгарылган дәреслекләрнең һәммәсендә мәкаль-әйтемгә багышланган бүлекләр табарга мөмкин. Халык иҗатының бу төре турында язылган махсус тикшеренүләрдә дә аларның фольклор әсәрләре булуы турында кат-кат әйтелгән. Татар филологиясендә дә мәкальләр шигъри әсәрләр дип аталалар, халык иҗатының башка жанрлары белән рәттән саналалар һәм тикшереләләр. Кыскасы, мәкальләрнең халык иҗаты әсәрләре булуы — фольклор фәнендә күптән танылган хакыйкать.
Г. Ахунҗанов исә мәкаль-әйтемнәр тел берәмлеге, алар фразеология составында өйрәнелергә тиешләр, дигән карашны яклый. И. Оссовецкий мәкаләсеннән алынган бу фикер В. Аникин, В. Гусев кебек күренекле фольклорчылар тарафыннан күптән тәнкыйтьләнгән иде инде Димәк, И. Оссовецкий карашын фольклорчыларның уртак фикере дип булмый.
Әйтик, фольклор фәне бу мәсьәләдә ялгыш позиция сайлаган, ди. Мәкальләрне халык иҗаты әсәрләре рәтенә кертеп, бик күп галимнәр берьяклы карашта торалар, ди. Бәлки бу, чыннан да, шулайдыр? Рецензент фикеренчә бит «мәкальләрне һәм әйтемнәрне тел берәмлеге дип исәпләү, аларны лингвистик позициядә торып тикшерү— һичшиксез, дөрес караш һәм ул соңгы елларда фәндә урнаша һәм ныгый бара».
Карап карыйк. Рус фразеологиясенең аңлатмалы сүзлеген төзү уңае белән язылган проектның авторы А. Бабкин «фольклор жанры булган мәкальләрнең барысы да фразеологик сүзлектә аңлатылу объекты була алмыйлар», ди. Ул сүзлектә урын алырга тиешле мәкальләрнең үрнәкләрен китерә. Проект буенча фикер алышуда катнашкан кешеләр дә бу мәсьәләдә бер фикергә килә алмадылар. Чөнки арада мәкальләр фразеологик сүзлек объекты була алмыйлар, дип раслаучылар да бар иде. Бу проект буенча әзерләнә торган сүзлекнең әлегә басылып чыкканы юк. Ә менә 1967 елда «Рус теленең фразеологик сүзлеге» исемле икенче бер яңа хезмәт дөнья күрде. Әмма сүзлектәге фразеологик берәмлекләр арасына мәкальләр кертелмәгән. Авторлары «мәкальләр дә, әйтемнәр дә лингвистик төшенчәләр түгел». дип исәплиләр (15 бит). Хәзерге рус әдәби теленең 17 томнан торган сүзлегендә дә мәкальләр фразеологик берәмлекләр дип саналмыйлар. Алар, әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр, цитаталар белән рәттән, аерым сүзләрнең мәгънәсен аңлату өчен кулланылалар. Мондый мисалларны тагы да китереп булыр иде. Әйтик, «Рус мәкальләре һәм әйтемнәре сүзлеге»н төзүче В Жуков: «Тел белемендә мәкальләргә һәм әйтемнәргә һәркем тарафыннан да дөрес дип кабул ителерлек фикер урнашканы юк», дип яза. Күрәсез, мәкальләргә лингвистик карашның урнашуын исбат итүгә караганда, шуның кире кагылуын дәлилләү жиңелрәк икән. 2 В. А. Аникин. Русские народные пос-ловицы. поговорки, загадки и детский фольклор. 1957 ел. 10 бит; В. Е. Гусев. Эстетика фольклора. Мәскәү. 1967 ел. 113 бит.
' ----- - ---- ■"•/.««пипец ү земн күчик,
и. Оссовецкий фикеремчә. мәкальләр, фольклорның башка жанрлары кебек, «башкарылмыйлар», ә бәлки телдә яшиләр, сөйләмдә кулланылалар. Янәсе, шул яклары белән алар халык иҗатының башка терләреннән аерылып торалар. Чыннан да, мәкальләр халык җырлары кебек җырланмыйлар да, окиятләр кебек махсус сөйләнмиләр дә. Аерым такмак-такмазалар, кайбер мәзәкләр, халык иҗаты әсәрләренең мотивлары, детальләре, профессиональ сәнгать әсәрләреннән алынган өзекләр, цитаталар кебек, алар сөйләмдә кулланылалар гына. Бәлки, нәкъ менә шушы кү-ренеш үзе мәкальләргә генә хас специфик үзенчәлектер. Халык иҗатының һәрбер төре үзенчә яши ич. Бәетләр әйтелә, җырлар җырлана, әкиятләр сөйләнә. Хәер, биредә бик күп галимнәр тарафыннан әйтелгән фикерләрне кабатлап, фольклор теориясен сөйләп тору кирәк булмас. Н. Исәнбәт җыентыкларының кереш мә-каләсендә һәм аның башка хезмәтләрендә бу турыда күп мәгълүматлар китерелгән һәм тирән мәгънәле фикерләр әйтелгән Кыскасы, халык иҗаты жанрының спецификасы хакында сөйләгәндә, аның бер генә үзенчәлегеннән — яшәү формасыннан чыгып кына фикер йөртү котылгысыз рәвештә берьяклылыкка китерә. Шуңа күрә Н. Исәнбәт мәкальләрне төрле яклап тикшерә. Аларның барлыкка килүе, туу- үлүләрө, яшәүчәнлекләре, эчтвлеге, тематикасы, фәлсәфәсе, шигъри асылы һәм башка үзенчәлекләрен ачыклый. Жанрның спецификасын киң фәнни позициядә торып, җентекләп һәм төрле яклап тикшергәнгә күрә, аның фикер-билгеләмәләре ышандыра, объектив дөреслеккә туры
Рецензент фикеренчә, кайбер галимнәр традиция буенча гына мәкальләрне әле һаман да фольклор әсәре дип йөртәләр икән. Дөньякүләм фольклористикада исә бу традиция бик ерактан башлана һәм то- ра-бара филология фәнендә тирән тамырлар җәя. Прогрессив традиция буларак, ул татар фольклористикасына да килеп керә. Г. Тукай. Г. Рәхим, Г. Ибраһимов. Г То-лымбай һәм X. Ярми, И. Надиров хезмәтләрендә шул традиция чагыла. Н. Исәнбәт тә мәкальләрне берничә мәртәбә «халык хикмәте әсәрләре», «халык иҗаты әсәре», «мөстәкыйль әсәр» дип атый, һәм ул, безнеңчә. һичшиксез, хаклы. Автор гомуми фольклористиканың күркәм традицияләрен дәвам итә, аны оригиналь фәнни күзәтүләр, әһәмиятле яңа фикерләр белән баета.
Төрле халыклар иҗатында эчтәлеге, төп мотивлары, сюжет һәм композициясе, шигъри үезнчәлекләое белән бер-берсонә охшаш әсәрләр шактый күп. Халыкара сюжетлар, гомуми урыннар, уртак алымнар фольклор жанрларының һәркайсында Диярлек очрый. Шуңа күрә һәрбер халыкның фольклорына, аның аерым жанрларына хас милли үзенчәлекләрне өйрәнү һәм ачьжлау фольклористиканың гаять әһәмиятле һәм катлаулы проблемаларыннан санала. Җыентыкка язган кереш хезмәтен-
8, ,К. У.’ № 3.
Н. Исәнбәт хезмәтендә «бармак башыдай кечкенә әсәр» булган мәкальләрнең шигъри үзенчәлекләре, тел-стиль чаралары, композициясе, алардагы антитезалар, киная, астан көлү кебек шигъри алымнар да җентекләп тикшерелә. Автор үзенең һәрбер теоретик фикерен, шулай ук мәкальләрнең эстетик асылы турындагыларын да, конкрет мисаллар белән дәлилләп бара. Мәкальләрдә киң таралган янәшәлекләр турында, мәсәлән, ул болай яза: «Мәкальләрнең куш юллы яки күп юллы булганының башында, гадәттә, табигатьтән яки тормыштан алынган берәр бизәкчә (орнамент) бирелә дә аннан төп мәгънәне аңлаткан буыны әйтелә» (1том. 150 бит). Мисаллар рәвешендә ул түбәндәге мәкальләрне китерә: «Агачына күрә алмасы, анасына күрә баласы», «Кайта чапкан яу яман, кайтып килгән кыз яман»... Шундый янәшәлекләрнең килеп чыгуын ул халыкның тормыш шартлары, карашлары, борынгы бабала- рыбызның «табигатьне үэлоредәй җанлы» дип ышанулары белән бәйләп оирәнә.
Мәкальләрнең үлчәмен, ритмикасын һәм метрикасын тикшерү нәтиҗәсендә Н. Исәнбәт түбәндәге фикергә килә: «...мәкальләр сөйләм әсәре булсалар да, күпчелегендә көйләм шигырь хасиятләренә дә ия булып торалар Шул яклары белән мәкальләр соңгы елларда татар шигырь төзелеше турында чыккан бәхәсләр өчен дә бик әһәмиятле чыганак булып төшәләр дип белам» (1 том. 199 бит), һәм чыннан да. күптән түгел «Казан утлары» журналында X. Госманның -Халыкның узеннән» дигән мәкаләсе басылып чыкты (1967 ел. 11 сан). Татар шигыренең хәлиткеч спецификасын аңлатыр өчен, X. Госман халык иҗатына, халык мәкальләренә мөрәҗәгать итә. Чөнки мәкальләр — искиткеч камилләшкән, шигъри әсәрләргә хас тәп сыйфатларны берләштергән жанр Ул гына да түгел, язма шигырьнең орлыгы, нигезо мәкаль һәм табышмаклардан алын-
Дә, бигрәк тә аның «Татар халык мәкальләренең хосуси яклары, үзенчәлекләре» дип исемләнгән төп өлешендә Н. Исәнбәт әнә шул мәсьәләне гутәрә һәм уңышлы башкарып чыга. Иң элек автор биредә безнең мәкальләр ничек барлыкка килгән дигән сорауга тулы һәм ышанырлык җавап бирә. Ул халык мәкальләренең барлыкка килүе сәнгатьнең бик борынгы дәверләре, ыруглык җәмгыяте чорлары белән бәйле булуын ачыклый. Н. Исәнбәт халыкның рухи тормышында зур урын тоткан чичәнлек традицияләре, мәкальләрне иҗат итүдә, таратуда кульяэма һәм язма китапларның роле турында кыйммәтле фикерләр әйтә.
Жанрның тарихын автор татар халкының иҗтимагый тормышы белән бәйләп тикшерә. Исәнбәт хезмәте мәкальләрнең баслыкка килү чорыннан башлап бүгенге көнгә кадәр үткән тарихын, гаять үзенчәлекле, халык тормышы кебек катлаулы юлын күз алдына китерә. Н. Исәнбәт мәкальләрне халык ижатының башка төрләре, җырчы- чичәннәр иҗаты, борынгы дастаннар, риваять һәм легендалар, мәсәлләр, мәзәкләр белән бәйләп тикшерә.
ган. Кагыйдә буларак, мәкальләр билгеле бер шигырь төзелеше нигезендә барлыкка киләләр. Әнә шул сыйфатлары гына да аларны башка төр фразеологик берәмлекләрдән аерып карарга мөмкинлек бирә. Бернинди шигъри системага нигезләнмәгән тел берәмлекләре ярдәмендә генә татар шигыре төзелеше мәсьәләсен күтәреп бу-лыр иде микән?..
Мәкальләрнең Н. Исәнбәт хезмәтендә ачыкланган үзенчәлекләре аларны халык иҗатының, хәтта язма әдәбиятның да барлык төр шигъри әсәрләре белән рәттән куеп өйрәнергә мөмкинлек бирә һәм, һичшиксез, фольклор жанры булуын рас-
Ниһаять, «Татар халык мәкальләре»ндәге аңлатмалар, риваять һәм легендалар, мәсәлләр, мәзәкләр турында берничә сүз. Г. Ахунжанов фикеренчә, «мәкаль-әйтем фольклор әсәре дигән традицион карашны берьяклы гына аңлап абсолютлаштыру, иң элек, чынлыкта да әсәр булган мәзәкләрне җыентыкка кертүдә күренә». Безнеңчә, объектив дөреслеккә туры килә торган традицион карашны бер дә абсолютлашты- рып торасы юк. Җыентыкка мәзәкләр кертү белән мәкаль-әйтемне әсәр дип аңлау арасында исә бернинди бәйләнеш юк. Мәкальләрне әсәр дисәк тә, әсәр түгел — тел берәмлеге дисәк тә, мәзәкләр җыентыкка кергән булыр иде. Чөнки алар кирәк. Җыентыкта мәкальләргә бернинди мөнәсәбәте булмаган әсәрләр юк дип әйтергә мөмкин. Рецензент үзе үк дөрес күрсәткәнчә, алар аерым мәкальләрнең конкрет чыганакларын ачыкларга ярдәм итә, мәкальләрнең мәгънәсен тирәнрәк һәм дөресрәк аңларга булыша, жанрлар арасындагы бәйләнешләрне, уртаклыкларны билгели. Шул ук вакытта аларның күпчелеге — халык иҗатының мөстәкыйль әсәрләре. Го-мумән, җыентыктагы мәкальләрне һәм алар белән рәттән килгән аңлатмаларны, төрле әсәрләрне бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Чыннан да, алар бер- берсен баетып, тулыландырып торалар һәм хәзерге татар фольклористикасына гаять күп яңа мәгълүматлар өстиләр. Төрки халыклар иҗатында билгеле булган Җирән Чичән, Алдар Күсә, татар халык иҗатына хас милли персонажлар — Үлмәс Сылу, Рәхми Тылмач, Мәнди, Мокыт һәм башкаларның безнең фольклорда шактый таралган образлар булуы XX йөздә чыккан башка фольклористик җыентыкларда яки хезмәтләрдә бу кадәр киң һәм тулы чагылганы юк иде. Яисә тагын бер мисал. Татар мифологиясе, халкыбызның борынгы ышанулары, гореф-гадәтләре, йолалары безнең фольклор фәнендә бик акрын өйрәнелә. Аларны өйрәнүчеләр өчен Н. Исәнбәт җыентыклары — бай конкрет материаллар һәм фәнни күзәтүләр чыганагы. Мәсьәләнең бу ягына кагылгач, тагын бер проблема турында бер-ике сүз әйтәсе килә. Халык иҗатының төп өлеше борынгы әсәрләр дип исәпләнә. Әмма мәсьәләгә конкретрак килгәндә, без, гадәттә, фараз итүләр белән чикләнергә мәҗбүр булабыз. Фәнни аппараты бик бай Исәнбәт томнары аерым әсәрләрнең туу-яшәү чорларын күрсәтеп бара. Шуңа күрә алар халык иҗатын тарихи аспектта өйрәнү өчен дә җитди чыганак булып торалар. Әйтик, без татар халык иҗатының Болгар яисә Казан дәүләте чорына хас үзенчәлекләрен өйрәнергә уйлыйбыз икән, «Татар халык мәкальләриен һич тә читләтеп үтә алмыйбыз.
Тулаем алганда, мәкаль томнары татар фольклористикасының әллә никадәр проб-лемаларын күтәрә: халык тарихы һәм фольклор; борынгы дәвер фольклоры; халык иҗаты эстетикасы; татар халык иҗатының милли үзенчәлекләре; төрле халыклар, бигрәк тә төрки халыклар иҗаты арасындагы уртаклыклар һ. б., һ. б.
Китапларга мәкаль булмаган материалларның да кертелүе турында тагы шуны әйтергә кирәк. Халык иҗаты җыентыкларында аерым әсәрләргә киң аңлатмалар бирү, башка жанр әсәрләреннән янәшәлекләр китерү фәнни практикада шактый киң таралган күренеш, һәм ул озак эзләнүләрне, фәнни тикшеренүләрне таләп итә. Н. Исәнбәт җыентыгы моның шулай икәнен бик ачык күрсәтә.
«Татар халык мәкальләре» кебек фундаменталь хезмәттә бернинди дә кимчелек юк, кайсы яктан гына карасаң да, алар идеаль томнар дип әйтү бөтенләй үк дөрес булмас иде, әлбәттә. Мәсәлән, башка телләрдән китерелгән янәшәлекләр арасында аерым ялгышлар да очрый. Мәкаль кайсы телдән алынса, шул тел алфавиты һәм ор-фографиясе нигезендә бирелергә тиеш иде. Әйтик, немец, француз, инглиз төл- ләрендәгеләре кебек. Әмма рус алфавитын үзләштергән төрки телләрдән алынган мәкальләрнең кайберсе шактый буталчык бирелгән. Казакъ теленнән алынган мә-кальләрне, мәсәлән, казакъча да. татарча да дөрес укып булмый. Мондый вак җи- тешсезлекләр рецензент тарафыннан да дөрес күрсәтелгән. Мәсәлән, ул мәкаль дип тәкъдим ителгән аерым әсәрләрнең жанр таләпләренә тулысыңча җавап бирмәүләренә игътибар итә һәм конкрет мисаллар да китерә.
«Татар халык мәкальләре» кебек зур күләмле хезмәттән аерым вак-төяк кимчелекләр табарга мөмкин, әлбәттә. Әмма кабатлап әйтик, Нәкый ага Исәнбәтнең күп еллык эзләнүләр нәтиҗәсе булган фәнни хезмәте совет фольклористикасының прогрессив традицияләрен дәвам итә. Ул татар халык иҗатын өйрәнүнең яңа чоры — аерым жанрларның теориясен һәм тарихын һәрьяклап тикшерү, бер жанрга караган әсәрләрне мөмкин кадәр тулы итеп бастырып чыгару этабы башлануын күрсәткән хезмәтләрнең классик үрнәге.