Логотип Казан Утлары
Очерк

ҖИР ХУҖАЛАРЫ


сап куйган чөйгә кагылмады Венера. Озын
керфекләренә кунган яшь бөртеген
Мәгъсүмә апасына сиздермәс өчен чиккән
яулыгының почмагы белән серткәли-сөрткәли,
алма күк кызарган йезен аска иеп тик утырды.
Бүген аның иптәш кызларын партиягә алдылар.
Биш кызны берьюлы. Венераны артык яшь
диделәр. Шул да булдымы инде коммунистик
хезмәт алдынгылары бригадасының эше. Эштә
дә, ялда да, кайда гына, нәрсә генә эшләсәк тә
бергә булырга дип ант итүләре юкка гына булды
микәнни? Венера да бит партиягә кергән
иптәшләреннән бер ягы белән дә ким түгел.
Сөтне дә ул күптәнге партия члены Мәрьямниса
апасыннан бик аз гына ким сава. Шулай булгач,
аны гына аерып калдырырга ни хаклары бар
аларның? Нигә соң аны гына бала-чага итәләр?
Менә шуларның барысы турында да колхоз
парторгы Мәгъсүмә апасына сөйләп бирергә дип
килгән иде Венера. Тик парторг кына сүзләрен
җайлап китереп әйтә-әйтә кызның күңелендәге
уйларын какшатып бара бит әле. Ул сөйләгән сүз-
ләрне ишеткәне бар инде Венераның. Партиягә
керүнең бик җаваплы эш икәнен дә, партиягә,
халыкка файда китерерлек булганда гына
шундый җаваплылыкмы өстеңә алырга кирәген
дә әйткәннәр иде аңа. Мәгъсүмә апасы да шуны
ук сөйли. Ләкин ул әллә ничек үзенчә итеп,
ышандырырлык итеп сөйли. Ул сөйләгәндә
әниеңне тыңлап утыргандай хис итәсең. Менә
шуңа күрә дә Венера аңа күз яшен күрсәтүдән
ояла, башын күтәреп карарга кыймый, чиккән
яулыгының почмагын бөтәрләп тик утыра.
Ә Мәгъсүмә апасы кызның уңайсызлануын
күрмәмешкә салына. Дөресен генә әйткәндә,
күптән инде аның бу чандыр кызны кочаклап
алып бер сөясе һәм бик гади генә итеп;
— Балакаем, шулай инде ул яшь чакта, һәрвакыт
олы буласы килә. Кайтсын иде әле миңа синең
күк чакларым. Комсомолында ут уйнатыр идем.
Исемә үк яшьләр оешмасы бит аның. Ни җитә соң
яшьлеккә? Җырласаң да, биесәң дә килешә. Җир
җимертеп эшен дә эшлисең, — дип кенә әйтер
иде. Әллә ул сүзне бик ерактан башлап
ялгыштымы? Партиянең бурычларын, аның
тоткан ролен бу балалар китаплардан су
урынына эчкән кешеләр ләбаса инде. Юктыр,
ялгышмагандыр. Китап — китап инде ул.
Каршыңда утырган кеше үз башыннан үткән
хәлләрне үз теле белән сөйләп биргәндә
бөтенләй башка була ул. Ә Мәгъсүмәнең, гомерен
партия эшендә үткәргән кешенең, яшьләргә
сойләр сүзләре дә, бирер киңәше дә күп аның.
1937 елны Нормабашта колхоз председателе
булып эшли башлаган иде, шуннан бирле халык
арасында. Райисполком председателе
урынбасары да, райком пропагандисты да, МТС
та парторг та... Инде менә бишенче ел Беренче
Май колхозында...
Ясап куйган чәйгә кагылмады Венера. Клубта
иптәшләрем көтә, дип чыгып китте. Ышандымы
ул парторгның сүзенә? Иптәшләренә булган
үпкәсе басылдымы кызның? Тынычландымы
ул?
Капка келәсе шалтырап төшүгә, Мәгъсүмә,
урам як тәрәзәгә килеп, тышка карады. Түгәрәк ай
кар өстенә зәңгәрсу нур пәрдәсе япкан.
Тәрәзәләрдән төшкән кыз- гылт-сары ут
кайчылары исә, ат юлына кадәр сузылып, шул
пәрдәне телгәләп-тел- гәләп алган. Капка
төбеннән килгән тар сукмактан олы юлга чыкты
да Венера йөгерә-атлый клубка менеп китте.
Башы югары, адымнары җиңел иде кызның.
«Ышанган»,— дип куйды парторг җиңел сулап.
Я
Кыз инде күздән да югалды. Ә Мәгъсүмәнең
тәрәзә яныннан китәсе килми иде әле. Яртылаш
боз каплаган пыяладан сал- кынча саф һава
йөзгә бәрә. Күз алдында бетен дөнья ап-ак булып
җәелеп ята. Ни арада явып өлгергән шулхәтле
кар? Бурап- бурап яуды да, ак мамыктай йомшак
һәм көпшәк булып, бөтен җирне каплап алды.
Инеш буендагы тирәкләр нечкә җепләрдән
үрелгән челтәр ябынганнармыни — ап-ак бәскә
төренеп калганнар. Таулар ышыгында
утыргангадыр, җил какмыйча шулай матур
булып челтәрләнгәннәр ул агач башлары. Тау
битенең үзенә дә инде түшәк-түшәк кар яткан.
Мәгъсүмә күңеле белән минут эчендә әллә
кайлардан урап кайтты да тәрәзә пәрдәсен
тартыл куйды.
— Быел җирдә дым күп булыр. Кез дә
явымлы килде,— дип уйлады ул, шатланып.
Аның фатир хуҗасы Камәр әби тавыш-
тынсыз гына табак-савыт җыештырып йөри иде.
Мәгъсүмә дә килеп булыша башлады. Сүнгән
самоварны күтәреп, мич алдына илтеп утыртты.
Өстәл өстен сөртеп алды да кәгазьләрен таратып
ташлады. Бүген аның райком өчен отчет язасы
бар. Ләкин Венера белән сөйләшүдән соң
урыныннан купкан күңелне тыеп, тиз генә эшкә
кушып булмас, ахры. Мәгъсүмәнең эшкә
утырырга нияте барын күргәч, Камәр әби дә,
башына шәлен генә бөркәнеп, йомыш табып,
күршесенә кереп китте.
Көзге пычракларда аяк атларга куркып
торышлы иде, хәзер ярый инде, теләген җиреңә
йөгереп барып кайтырга була. Яуды да соң быел
көз1 Йомышың төшеп, урамның каршы ягындагы
күршеңә керергә дә аптырап торырсың. Ә бит ее
барның нее бар, дигәндәй, азмы дөнья мәшәкате.
Фермасына барып сыерын сау, бозавын кара,
тракторын кабызып урманына кит, азыгын китер,
бала-чагаңны мәктәпкә озат, кибетенә барып чәй-
шикәрен алып кайт. Яшьләре тагын, кара тән дип
тормыйлар, өстен ява димиләр—кич җиттеме,
клубына йөгерәләр. Тездән пычрак ера- ера
тәмам интеккән иде Шытсу халкы, аяк асты
катырып җиргә кырпак төшүгә, иркен сулыш
алды.
Менә инде кыш уртасы да узып бара Күз
ачкысыэ җылы бураннары, буран артыннан
килгән сыкылы җепшек көннәре, шул арада
тагын чатнама аяз салкыннары белән вакыт үтә
дә үтә. Кыш өстендә бераз басылып торган
крестьян тормышының, язгы нурлар уятып
җибәргәндәй, Һәртөрле мәшәкатьләре белән
тагын җанланыр чагы җитә.
Кәгазьдә саннар, саннар... Яңа тезелгән һәм
төзеләчәк объектларның планнары. Электрлы,
радиолы яңа салынган йортлар да, кич саен
гөрләп торган клуб та, колхоз пекарнясы да
онытылмаган. Яңа салынган медпункт та, су
буендагы таш мәктәп тә, 800 башлык сарык
фермасы һәм кормокухня да калмаган. Өй саен
тырылдап торган мотоциклы, әлеге дүрт кенә
булса да, телевизоры да искә алынган. Умарта-
чылык, яшелчә һәм җимеш бакчасыннан алынган
керем дә теркәлгән.
Ой, парторг, тукта! Соң син саннар белән
мавыгып исемнәрне онытасың түгелме? Шул
кирпечләрне салучы Шәмсенурлар, тоннслап-
тониалап сөт савучы Мәрьямнисалар,
Венералар, кәзен-яэын, кышын-җеен юлда
йөрүче шофер Месә- вирләр, зоотехник
Исмәгыйльләрне искә алырга кирәк түгелме?
Исемнәр, фамилияләр... Югары һәм Түбән
Шытсу. Чәпки Саба, Мамалай, Елыш, Сат Ключ
авылларының кешеләре — Беренче Май колхозы
колхозчылары. Аларның да бит үз җирләрендә
ят булып, үзләре тапкан байлыктан мәхрүм
булып яшәгән чаклары бар иде. Менә шушы
кырларга, менә шушы урманнарга Кәрим байлар,
Гобәй купецлар, алпавыт Крышкиннар, Нырты
монахлары хуҗа булып торгам көннәр әллә ни
ерак та түгел әле. Илле өлдан артык кына вакыт
үткен, бәгырьне телгән, ул каргалган көннәрне
әле де сөйли Шытсу халкы. Шул вакытта күргән
газапларны еле дө иске ала. Яшьләргә гыйбрәт
итеп сөйли ул аларны.
Юк, саннар, планнар, җансыз биналар гына
түгел, тере кешелер, шушы җирнең хаклы
хуҗалары, үзе белән бергә авырлыкны кичкән
авыл халкы тора парторгның отчетында.
Онытырга ярыймы соң аларны — бу җирләрнең
чын хуҗаларын. Өнә бригадир Ислам
Мехетдиновны гына алыйк. Аның әтисе турында
ишеткәне бар Мәгъсүмәнең. Гомере буе җир
тырнап, кул көче белән кен күргән бер кеше була
ул. Бер вакыт шулай Исламның әнисе мунча
ягарга була да, яңа себерке бейләп кайтырга дип,
картын урманга җибәрә. Ерак барасы түгел,
урман авыл өстене аварга тора. Тик икенче
читенең гене кәйләргә барып беткәнен белки
Мөхетдин карт. Үткәнде-сүткенде урман итегенә
кертелеп чыкса да. аркылысын буена иңләп
йөри алганы юк аның. Себерке саплары кискәләп
кайтканы бар анысы, әмма бакчаңа киртә-мазар
кирәк булса, байга гозер белән барасың инде.
Анда да әҗерен эшләп кайтара-кайтара кара
т ирең чыга.
Матур урман үзе каһәр. Җаныңа нинди агач
кирәк — шул бар. Ул аланнары, ул чишмәләре
дисеңме. Шуңа да шул кышның кыш буе Казанда
яшәгән байлар, җәй җиттеме, бу тирәләргә
киләләр. Бер өзлексез кырда, яланда. Бер-берсе
белән кунак- кунак уйныйлар. Кәрим байның да
ул көнне Крышкиннарга кунакка баруы була.
Тирә-яктагы гүзәллеккә сокланып килгәндә, алан
читендә үскән ялгыз каенның ботагына менеп
атланган картка күзе төшә аның. Тиз генә атын
туктата, янына салган берданкасын кулына ала.
Үзенең кучере белән каен төбенә килеп баса да
картка кычкыра. Мөхетдин карт нишләргә дә бел-
ми. Сикереп кенә төшәр иде, агач төбендә
мылтык төбәп бай тора. Ул да түгел, байның
кучере балта алып килеп, каен төбенә чаба
башлый. Нишләсен карт, ходасын телгә алып,
күзләрен чытырдатып йома да, каен кәүсәсен
кочаклаган көе, дер-дер калтырап тора башлый.
Башта ышанмый ул, куркыталар гына дип уйлый.
Әмма мәлгунь кучер чаба да чаба балтасын. Әнә
ул эшләпәсен яшел чирәмгә салып ташлый.
Түбәтәен селтәп, такыр башын җилләтеп ала,
учларына төкереп, яңадан балтасына тотына. Ул
да булмый, зар елагандай сузып кына шыгырдап
куя каен агачы һәм ботагына атланып утырган
Мөхетдин карт Оелән бергә горст итеп җиргә ава.
Күрәселәре моның белән генә бетми әле
картның. Бай аны кыйный-кыйный авылга алып
кайтып, келәткә ябып куя. Мөхетдин картларның
мунчасы суынып бетә, көтеп-көтеп тә кайтмагач,
тәмам хафага калган хатын авыл буйлап ирен эз-
ләп китә. Аңа картның Кәрим бай келәтендә
икәнен әйтәләр. Ялынып, ялварып карый хатын,
әмма Мөхетдинне иреккә чыгару урынына, бай
аның хатынын да кыйнап, ире янына ябып куя...
Менә шул кешеләрнең балалары, оныклары
белән эшли хәзер Мәгъсүмә. Әмма бүген уйлары
гел сүтелеп кенә тора әле аның. Кемне генә күз
алдына китереп бастырса да, ниндидер бер
онытылмас вакыйга белән үткәннәр килеп керә
парторгның күңеленә. Шытсуда үткән биш ел
гомер эчендә нинди генә хәлләр кичер, мәде ул.
Хәзер генә ул Мәгъсүмә ападип өзелеп торалар.
Ә ул чагында...
Менә Сезнең булачак парторгыгыз дип,
райкомда гади генә киенгән чандыр буйлы,
олыгаеп килгән бер ханымны күрсәткәч, Беренче
Май колхозы председателе Гобәйдулла Хуҗин
әллә ни куану күрсәтмәде. Киресенчә, райком
секретаре белән икәүдән-икәү калган бер арада:
— Катырак куллы бер ир кеше булмаган икән
шунда. Колхозның хәлен беләсез бит. Хатын-
кызлар минем үземдә дә җитәрлек, — дип
ризасызлык белдерде.
— Гобәйдулла абзый, соңыннан үзең дә
рәхмәт әйтерсең әле, — диде секретарь,
председательнең иңбашына дустанә сугып. —
Гомере буе партия эшендә эшләгән, дөньяны күп
күргән хатын ул.
Бу сүзләр генә юата алмады председательне.
Чыннан да. бик авыр иде колхозның хәле ул
елларда. Сугыш елларында да бирешмәгән, ел
тәүлегенә колхоздан бер грамм да икмәк алмый
эшләсә дә, бер йодрыктай нык торган халык,
җиңү килгәч туарылып китте. Ил кайгысы зур
чакта үз кайгысын онытып торган кешеләр
хуҗалыкларын, үз көннәрен кайгырту ягын
карый башладылар. Сугыштан кайткан ирләрнең
бер ишләре читкә чыгып акча эшләү турында
кайгыртса, икенчеләре, исән кайткан шатлыктан,
ике дөньяны бер итеп йөри башладылар. Колхоз
эше исә һаман да шул ябык йөзле, чая күзле
хатыннар җилкәсендә калды. Елкылдап торган
егәрле атлары да юк иде бит әле җитмәсә,
машиналары да җитәрлек түгел иде.
Алар һәркайсы үз уйларына бирелеп, юл буе
сөйләшми кайттылар ул көнне.
Ә бераз вакыттан инде председательгә бер-
бер артлы сүз ишеттерә башладылар.
— Яңа килгән парторг чөгендер базы янында
завхозның ачкычларын тартып алган. Үз бег.деге
белән аны икенче кешегә биргән.
— Абдуллина чәчүлек ашлыкны яңадан
үлчәргә кушкан.
— Менә күр дә тор, председатель, печатеңне
ала өле ул синең...
Печать өчен аптырамый председатель.
Колхозны аннан шәбрәк алып баручы табыла
икән, өйдә ала бирсен. Берәү дә гомерлеккә
килеп утырмаган бу урынга, эшкә файдасы гына
тисен. Тик монда кире-
с«нч» килеп чыкмагае эле. Уп яңа кеше биредәге
халыкның җаен белеп бетерми торып, бик каты
бегеп ташламасын тагын. Агачны да бик кисәк
бөксәң, шартлап сына.
Безнең халык белән эшләгәндә каты кул гына
җитми, акыллы баш та кирәк әле шуның янына.
Ниндирәк кеше ул Абдул* линаГ Эшкә ничегрәк
җигелер? Дуамалланып килеп тотыныр да,
булдыра алмагач, ташлап китеп барырмы?
Кеше сүзенә колак салгаласа да Хуҗин, аның
үз фикере, үз хекеме. Әлегә ул карый, күзәтә.
Кайвакытларда эченнән генә: «Эх, рәхәтләнеп
бер ирләрчә сейләшеп тә булмый бит»,— дигән
вакытлары да була. Әмма никадәр генә сузса да,
парторг белән күзгә-күз карап сейләшер кен бик
җиткән иде инде.
Бу кеннө парторг үзе дә кетеп йергән икон.
— Гобәйдулла абзый, качыш уйнар чак түгел,
сейләшергә кирәк безгә, — диде ул бор кичне
нәрәттән соң.
— Сөйләшик соң, сейләшәсе сүзләр бар,
парторг.
Күз карашы йомшак иде председательнең.
Вакытсыз җыерчык баскан йеэе дә тыныч, әмма
тавышы нык, кире кайтарып сүз әйтмәслек итеп,
кистереп чыга.
Шул вакыт райкомда булган сейләшүне
хәтерләде Мәгъсүмә.
— Җиңел булмас. Колхозчылар арасында
тәртипне ныгытырга кирәк. Бу авылда эчүчелек
тә шактый кечле. Бюрода колхоз бухгалтеры
Хаҗиәхметов Галимҗан, зоотехник Әдһәмоа
Исмәгыйльләр бар. Шуларга таян,—диделәр аңа.
Авыр буласын белде Мәгъсүмә. Ләкин
боронче тапкыр гына түгел бит инде. Сабада да,
Янильдә дә. Кукмарада да — һәрвакыт яңа
җирдә, яңа кешеләр белән эшне башлап
җибәрергә туры килде аңа. Эшнең җаен,
кешеләрнең холкын, гадәтен болоп алганчы, бик
кыен була иде, әлбәттә. Андый чакта
Мәгъсүмәнең күңеленә мәрхүмә әнкәсенең
сүзләре килә: «Кулыңның кече җитмәсә, тешең
белән тарт», — дип әйтә иде ул. Ә биредә теш
белен тартырлык эшләр шактый күренә әле...
Иртән ул фермада булган иде.
— Малларны атна-ун кен түэдерә алсак,
кырга куарбыз. Тырышыйк инде, кызлар. Менә
күрерсез, ферманы беренче урынга чыгарабыз
әле, — дип, ул сыер савучы кызларның күңелен
күрергә телоде.
Келделәр генә үзеннән. Берсе юлга төшеп калган
бер уч саламны күтәреп, парторгның борын
төбенә төртте.
— Менә шуның беләнме? — диде ул, ачуын
тыеп кала алмыйча.
Икенчесе гаепле кешедәй уңайсызланып:
— Ул малкайларның үз сөтләрен үзләренә
эчергән чакларыбыз да булды инде, Мәгъсүмә
апа, — дип куйды.
Юк, үгетләүдән һәм акыл өйрәтүдән
башларга түгел эшне, ә ниндидер бүтән бер чара
табарга кирәк иде.
Менә шулар турында председатель белән
бик озак сөйләште ул. Нәтиҗәсе булмады түгел,
икенче көнне үк фермадагы сыерлар эчен
колхозчылардан бәрәңге җыю башланды. Яңа
гына чокырдан чыгарган бәрәңгесен төяп
фермага иң элек председатель Гобәйдулла үзе
килеп җитте. Аннан кала колхоз активлары, бюро
членнары, коммунистлар һәм күп кенә башка
колхозчылар килде. Шулай итеп малларны
тартып-сузып булса да, яшел үләнгә кадәр
тернәкләндерерлек азык җыелды.
Әнә шул көннәрдә фермада сыер савучы
Мәрьямниса Мәүлиева белән дуслашты ул.
Гадәтенчә, Мәгъсүмә ферма кызлары янына
килгән иде. Яңа парторгның сүз белен генә
сыйлаучы түгел, эшләп тә күрсәтә ала торган
кеше икәнен белгәч, бу юлы кызлар аны уен-
колке, шаян сүз, ачык йөз белән каршы алдылар.
Учак келеиә күмеп пешерелгән кайнар бәрәңге
белән сыйладылар. Озаклап, чын күңелдән
сейләшеп утырдылар.
Беренче Май көнендә Мәрьямниса парторгны
кунакка чакырды. Яңарак кына тормыш башлап
җибәргән яшь семьяның кунаклары да күбесе
үзләре шикелле үк яшь кешеләр иде. Арада
Мәгъсүмә күк елкән яшьтәгеләре дә бар Әмма бу
түгәрәк табында һәркайсы үзен иркен тота. Яңа
гына бөреләр уяна башлаган җылы язгы тенге
каршы ачып куйган тәрәзәдән авыл естено
гаҗәеп бер моң тарала. Сузып уйнагач гармонь
тавышына кушылып, яшьләр татар халкының
борынгы, моңлы көйләрен җырлыйлар. Гаҗәп,
бу күңел нигә дип әнә шул хәсрәтле, кайгылы
көйләргә ныграк тартыла икән? Шаян сүзләргә
язылган матур-матур җырларыбыз да бар лә-
баса. Ә менә шушындый бәйрәм кичендә дә
лЗөлхиҗә»ләрге. «Рәйхаивнарга. «Карур-
маимиарга моңаеп утырабыз. Дөресен генә
әитненде, Мәгъсүмә үзе дә өзелеп ярата
ул кәйләрне, дөньясын онытып тыңлап утыра.
Гасырлар буе килгән моң-зарны берничә дистә
еллар гына оныттыра алмый күрәсең. Ул
еллардан калган бәетләр. җырлар, гыйбрәтле
вакыйгалар баба- ларыбыздан аталарыбызга,
аталарыбыздан безгә килеп җиткән. Без аларны
балаларыбызга, оныкларыбызга җиткерик.
Гыйбрәт өчен, хәзерге тормышның тәмен белсен-
нәр өчен, ямен югалтмасыннар өчен җиткерик.
Яшь киленнең уңган кулы бәйләгән челтәрләр
белән бизәлгән бу кунакчыл йортта бик күп, бик
күп тапкырлар тыңлады инде ул җырларны
парторг. Хәер, соңгы елларда башка җырлар да
ишетелә башлады биредә:
Сандугачны почта итик Арабызда
йөрергә...
Бәйрәм саен җыелалар алар. Болай
очрашырга да җае чыгып кына тора. Райком
члены Мәрьямниса конференцияләрдән кайтса,
күчтәнәчтән авыз иттерергә дә чакырмый
калмый. Казаннан Кызыл Байрак ордены тагып
кайткач та ул, иптәшләрен җыеп, шатлыгын
бүлеште.
Беренче Майда яшәгән саен, танышлары,
дуслары арта барды парторгның. Китапханә
мөдире Разия Зайнуллина да бик булыша аңар.
Икесе бер авылда торганга гына түгел, эшләре
буенча да бик еш очрашалар. Китапханәгә
яшьләр күп йөри. Разия аларда китапка мәхәббәт
тәрбияләп кенә калмый, бик еш кына дөнья
хәлләре турында сөйләшеп утыралар. Мондый
кичләрдә анда парторг та була. Яшьләрнең
укылган әсәрләре турында фикер алышуларын,
киләчәк турында хыяллануларын тыңлавы
күңелле андый кичәләрдә...
Киез итекләрен кага-кага Камәр әби кайтып
керде.
— Теге юньсез тагын эчкән. Урам бетереп
җырлап кайта, күрсәң иде, бер ходаем, дуңгыз
урынына аунаган, — дип кемнедер тирги-тирги
мамык шәлен салып чөйгә элде. Аркасы белән
җылы мичкә сөялде.
— Ничә әйттем инде, әнием, өстеңә киеп йөр
диеп, җиңел генә чыгасың да китәсең, — дип
Мәгъсүмә бераз шелтәләп алды.
Фатир хуҗасын әнием дип йөри ул. Камәр әби
үзе дә бик ярата аны. Районнан яңа парторг килә,
Камәрттәй, сиид» тыныч, үзеңә куярбыз әле аны
дигәч, бик үк ризалык бирәсе килмәгән иде
карчыкның. Пешергән ашыңны, җәйгән
урыныңны ошатмый торган бер кыланчык нәрсә
бул. са нишләрсең. Авыл җирендәге күк булмый
ул читтән килгән кеше, дип уйлаган иде. Зур соры
күзле, ябыграк озынча битле, чәчен дә авылча
итеп, уртадан ачыл тараган олы яшьтәге
хатынны күргәч, бик тиз тынычланды үзе.
Картаймыш көнемдә иптәш булыр, ялгыз
башыңа көн итүе дә кыен, чирләп-нитеп китсәң,
бер чүмеч су бирүчем дә юк бит янымда, дип
уйлады. Сөлек кебек уллары сугышта вафат
булып, берсеннән-берсе яшь кызлар белән
калгач, кара төннәр буе офтанып, керфек какмый
чыккан чаклары бар иде Камәр түтинең. Илдә
чыпчык үлми, диләр бит. Еллар авыр булса да,
үсеп буйга җиттеләр тагын кызлары. Әниләре
аларны урынлы-җирле итеп, бер-бер артлы
ияләренә тапшыра торды. Җан биргәнгә җүн бирә
дигәндәй, ялгыз яшәргә туры килмәде тагын
үзенә. Бик тиз ияләшеп киттеләр шул бер-
берсенә. Хәер, авыл халкының да Мәгъсүмә
димә- гән көне юк. Кайсы йомыш белән киле,
кайсы зарын сөйли, гаризасын яздыр», хатын
укыта.
Яраталар шул. Нихәл итәсең. Югыйс»
усаллык та бар инде үзендә. Бер вакыт шулай
Гобәйдулла ферма малларына Дил кукуруз
чабарга куштырган. Бер әйткәннәр бригадирга,
тыңламаган, ике әйткәннәр. Бигрәк авыр кузгала
торган нәрсә булган шул. Мәгъсүмә фермага
барып чыкса, малларга әле дә кукуруз
бирелмәгән булуын күргән. Шуннан бу
дуамалланып, чалгы алган да тотынган чабарга,
тотынган чабарга. Ике ир, дүрт хатын җыеп
өлгерә алмыйлар, ди. Соңыннан авыл халкында
сүз китте, бригадир парторгның күзенә күренергә
куркып, кукуруз арасында качып торган, ди шул
вакытта.
Икенче бер вакыт, кайсы булгандыр инде,
тракторчыларның берсе отпуска сорап кергән
икән. Гөнаһ шомлыгына каршы. Мәгъсүмәгә туры
килгән бу. Шуннан счетны алган да Мәгъсүмә
тегенең эчеп калдырган көннәрен санап
чыгарган. Төп- төгәл 42 көн җыелган бит моның.
Отпус- каңны эчеп бетергәнсең син. Җитмәсә, ни-
хәтле прогул да ясагансың, — дип, бөтен халык
алдында йөзен кызарткан юньсез- нең.
Узган ел колхоз акчага күчкәндә нәрсә
булды? Башта халык ышанмады, вакытында
бирә аямасалар, икмәксез дә, акчасыз да
утырырбыз, дип уйладылар. Өйгә кайтып керә
алмады балакаем ул көннәрдә. Кешегә бит аңар
барысын да әйтеп бирергә кирәк. Күрше
авылларда күпмешәр акча алып эшләгәнне
күрсәтергә. Хәзер менә акча санап кына утыра, ди
Хәйдәр карт, теге чакта ышанмыйча ул да йөргән
ие. Әйдә, санасын, ун бала үстереп җәфалан-
гание, хәзер рәхәтен күрсен, әнә кызлары Флера
белән Венера ай саен йөзәр сумны кайтарып
кына торалар, ди үзенә. Ничәмә ничә мең кешегә
җиткерерлек шул хәтле акчаларны кайдан
алалар? дип уйлый Камәр түти үзе дә, аптырап.
Әгәр ул бу турыда Мәгъсүмәдән сораса,
әйтер иде ул аңар. «Безнең сыерларыбыз хәзер
өчәр мең литр сет бирә бит. Җирләребездән
яңгырсыз елны да уникешәр центнер ашлык
алабыз. Бакчадан, умартадан күпме доход килә.
Бөртеген дө әрәм итми барлап тоткач җыела икән
ул, әнием», — дияр иде.
...Камәр түти нәрсәдер язып утырган
Мәгъсүмәне бүлдереп, кинәт кенә башына килгаи
сорауны бирергә кыймады. Авыз эченнән
догасын укып, җылы түшәгенә менеп ятты.
Тәрәзә турыннан кинәт кенә җыр тавышы
ишетелде һәм кинәт кенә узып та китте ул.
Парторгның колагына әллә керде, әллә юк бу
моң, ул башын күтәрмәде. Инде кыэу-кызу яза
иде ул. Җир хуҗалары, аларның хезмәтләре,
аларның җиңүләре, киләчәккә планнары турында
партиягә отчет яза ул.
Җыр тавышын ишетүгә, Камәр түти генә,
Мамалилар машина белән клубка килгәннәр ие,
китеп баралар, ахры. Иренмәгәч иренми икән бу
яшьләр дип, ут яктысына арты белән борылып
я тты.
Тәрәзә янындагы кечкенә өстәлгә башын иеп.
Беренче Май колхозы парторгы Мәгъсүмә
Абдуллина бик озак эшләп утырды. Аның күз
алдыннан биш авылның кешеләре, аларның
язмышлары, киләчәге үтте ул кичне. Язмышлары
якты, киләчәге матур аларның.