Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ
Шушы елның март аенда бөед рус язучысы
Алексей Максимович Горькийиың тууына 100
ел тулды. Бу зур юбилейны республикабыз
җәмәгатьчелеге киң итеп билгеләп үтте. Иҗат
союзларында, югары уку йортларында, фәнни
учреждениеләрдә, мәктәпләрдә, культура
сарайларында, клубларда һәм китапханәләрдә
бөек язучы иҗатына багышланган җыелышлар,
докладлар, лекцияләр, әдәби кичәләр,
конференцияләр булып үтте, китап
күргәзмәләре оештырылды.
СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһи-
мов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих
институты, Татарстан язучылары союзы,
Казандагы А М. Горький музее, В И. Ульянов-
Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
һәм Казан дәүләт педагогия институты январь
аенда Казанда А. М. Горькнйныц тууына 100 ел
тулуга багышланган XVII фәнни конференция
үткәрделәр.
Конференцияне Г. Ибраһимов исемендәге
тел. әдәбият һәм тарих институты директоры
профессор М, Мөхәррәмов ачты. Филология
фәннәре докторы Б А Бялик (Мәскәү, СССР
Фәннәр академиясенең Горький исемендәге
дөнья әдәбияты институты) үзенең
докладында Горький әсәрләрендәге гуманизм
һәм шәхес иреге, иҗат иреге мәсьәләләренә
тукталды. Филология фәннәре докторы М.
Гайнуллин М. Горький иҗатының татар
әдәбиятына йогынтысы турында сөйләде. Н. А
Пешкова. И Ф Шаляпина, язучылардан М.
Әмир, Г. Минский, С. Әдһәмова бөек язучы
турында истәлекләр белән чыктылар
Болардан тыш конференциядә филология
фәннәре докторы Н. А. Гуляев (Казан
университеты), филология фәннәре кандидаты
М. Хасанов (Казан), филология фәннәре
докторы Г. Б. Тагер (Мәскәү), Л. М. Горький
архивы директоры С С. Зн- лина. профессор Б.
А. Дехтерев (Мәскәү), тарих фәннәре докторы
Р- Нәфигов (Казан), филология фәннәре
кандидаты А А Тарасова (Мәскәү). филология
фәннәре кандидаты Л М. Фарбер (Горький),
филология фәннәре кандидаты Л. И. Янкина
(Куйбышев) һ б фән эшлеклеләре докладлар,
гыйльми белдерүләр белән чыктылар.
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ
ИСЕМЕНДӘГЕ КЛУБЫНДА
Габдулла Тхкай исемендәге клубта узган
еллардагы кебек быел да даими рәвештә
«Әдәби җомгаалар үткәрелә.
1967—68 елгы әдәби сезон узган елның
октябрь аенда ук ачылган иде Аннан соң ннде
дистәләгән әдәби кичәләр үткәрелде. Бер
«>Комга»да язучылар һәм шагыйрьләр
әдәбият сөючеләрне үзләренең Октябрьга.
Ленинга багышланган яна әсәрләре белән
таныштырсалар, икенчесе — яшь һәм башлап
язучылар иҗатына, бүтәннәре аерым
язучыларның юбилейларына багышланды.
Мәсәлән, 1967 ел ахырында клубта күренекле
татар язучысы М Галәүнең тууына 80 ел тулу
көне билгел-п үтелде А. Шамоа. М. Әмир. Г
Баширов. X Туфан һәм башкалар язучы
турында истәлекләр белән чыктылар Яшь
әдәбият белгече Ф Гыйльмансез М. Галәүнең
тормышы һәм иҗаты турында доклад ясады.
Язучылар, шагыйрьләр, күп санлы әдт- бият
сөючеләр биредә, шулай ук. шагыйрь С.
Урайскийның тууына 60 ел тулу көнен дә
билгеләп үттеләр. Шагыйрьнең тормыш юлы
һәм иҗаты турындагы докладны Б. Камалов
ясады Ф Хөсни. Ә Юныс Һ. б. язучылар
шагыйрь турында истәлекләр сөйләделәр.
12 январьда исә клубта Татарстанның халык
артисты Касыйм Шамилгә 75 яшь, иҗади
эшчәнлегенә 55 ел тулу уңае белән зур кичә
үткәрелде.
26 январь көнне бнредә «Татар халык
көйләре» темасына лекция-концерт оешты-
рылды. Ана композиторлардан А. Ключарев. 3.
Хәбнбуллнн. Ф Әхмэдиев. җырчылардан 3.
Хисмәтуллнна. Т. Якупов. 3 Ә.х- тәмова
катнашты. Лекцня-концертны лектор Ф.
Валиева алып барды.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНЫҢ
ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ
Әлмзт шәһәренең музыка училищесында
студентлар белән очрашып. Г. Ахунов
Татарстан язучыларының эшчәнлек л әре,
үзенең иҗат планнары турында сөйләде.
Бүлекнең чираттагы утырышында С С»-
ләйманонаның «Кама таңнары» исемле яна
шигырьләр инклы укып тикшерелде Фикер
алышуда Г. Афзал, Р. Төхфәтуллин. Г Ахунов.
С. Кальметов, Ә. Ильясов һәм Н Ка- сыймов
катнашты