ДУСЛАР ҖЫРЫ
Жобан Молдагалиев
Татарстан турында шигырьләр
Кырык кыз
И бай фермалары пинай.
Кырык савымчы, кырык кыз!
< Казакъ кызы, сау бул инде. Башкайларны жуйдык без!»
Шушы жыр уйга уралды, Каршы алгач кырык кыз. Хур кызлары дип аларны Сокланып карап тордык без.
Кырык пар ут куз елмаеп Кырык пар уктай кадалса.
Түзәрме йөрәк тын калып?
Яхшы — читтә калалса...
Ятсыну дигән кая ул, Жанымны кызлар актарды: Хәтерләрдән чыгарды шул Йортны, өйдә чакларны.
Аткандай нурлы тан көлеп, Чәчәк аткан кырлары.
Кызлар да гөл бит мәнгелек — Балкыды Шәле урманы.
Ожмахта түгел фәрештә, Фермадан аны эзлә син. Шунда, язгы яшел кичтә. Уздырдык шигырь кичәсен.
Пушкин бар, Тукай. Абай бар. «Камажан». «Бибисара» бар —
Ярышты ул кич осталар Көрәшчегә бәрабәр.
Халык тын торды, ул кнчнек Өркетмәде яңгыры, Анда таралмады Һичкем. Балкып торгач жан нуры.
Жыр юл куймады бер эшкә, Шул иде минем көткәнем. Тнк вакыт төшерде искә Инде лимит беткәнен.
Һәркем әйтте уз арманын: IX «Сөйдем Шәле урманын.
Кунагы булмый, ферманын
Нигә улы булмадым?»
«Хуш, хуш!» днсп саубуллаша Кырык кыз, кырык карындаш, Кырык ел хәтта узса да, Юк, юк, сагынмый булмас.
Барлык казакъ кызларына Сәламнәр яуды шунда. Авырлыгыннан машина Көчкә кузгалды юлга...
Мәңге биесәче
тылган укка тинлнмен Күзләреннен карасын,
Юк, кара күмер димимен Кара очкын карашын.
Белмәсән кара очкынны, Белмисен ул күзне син, Күрдем бүген жирдә юкны, — Гүя ят дөньяда мин.
Биюче кызык әйләнә, Ә сәхнә гөмбәз кебек Уйнаклый, оча ул әнә Сахрада жәйран-киек.
Кагына, кагына ике кул, Аккош канаты төсле.
Канатсыз килеш оча ул,— Сәнгать кодрәте көчле!
Сулыш та алмый зал, тынган, Карый кыз биегәнне:
• Тагыннан — тәхетеннән.
Яшәреп яз геле сыман. Карт әкият терелгәнме!..
Тал чыбыктан сыгыла биле, Ул сөйли шигъри телдә. Биюдән жыр отар идем, Куз алмын озын төндә.
Уйнап йөзгән ак күгендә Гел янып сөенсәче.
Баемый, батмыйча бер дә, Эх, мәңге биесәче!..
Сагынам
л/лемә канат кагам мин. Төшеп кунак тагыннан Хуш-сау бул, татар туганым, Сагынам сине, сагынам.
Җиләкләр, чәчәкләр җыйдым Урман, кырдан, багыннан.
Рәхәт үткәргән бу елнын Ун көн гомерен сагынам.
Мәхәббәт балы эчердек Сый-хөрмәтле табыннан. Мин чын дуслыкны төшендем, Шуна бигрәк сагынам.
Мин берсе булып игсзнен Китәм туган ягыннан, Казанны. Казан дингезен Сагынам, бигрәк сагынам.
Кырык кыз калган фермадан Таралсын жыр тагын да. Шул урынны һаман-һаман Оныталмыйм, сагынам.
Кыскарак икән яхшы көн Бер сапламлык жебеннән. Тоелды көн озын булып Кнткәч татар жиреннән.
Килермен очып бер вакыт Алма-Ата — алма багыннан. Сагыну, дуслар, зур бәхет — Өзелеп, өзелеп сагынам.
1964
Сагынам
87
Халиҗан Бекхожин
Җырчыга
(Татар шагыйренә)
Җ ырладын син бишегемдә ятканда. Җырладың син монлы. дәртле чакларда. Синен назлы жырын белән тирбәлдем Ерак кырда, кубларымны бакканда.
Син урманда сандугачтай сайрадык. Сайравыңны жан сере дип уйладым.
Мин моңая идем Иртыш ярында Җырлый-жырлый ямьле «Сарман» буйларын.
Хәтеремдә омтылуым, түзмәвем. Күрше татар урамнарын гизгәнем...
Син жырласаң, китә тәнем чымырдап, Сихерләде микән «шаян күзләрең»?
Өй артында, арасында чиянен.
Талгын аккан татар жырын сөямен.
Чияләр дә баш ияләр жырына. Чын күңелдән мин дә башым иямен.
Җырларына мон салдымы «Асыл яр»? Әллә анда сагыш һәм күз яше бар? Әллә көнләп бүгенгесен татарның Тибрәндеме үткәндәге гасырлар?
Анлынм сннең мәхәббәтен назларын. Кочагыма алам хисле сазларын.
Янгырасын дәртле аһәң җырыңда.
Җыр ярата якын дустын—казагын.
Алма-Ата. 1963.
НУРИ АРСЛАНОВ тәржемәләре.
Ибраһим Салахов
Мин даланы сөям
СИМ cefi.incen... мактап диңгез буен, Дулкыннарга кояш батканын.
Чинар агачлары матурлыгын. Хризантема чәчәк атканын.
Син сөйлисен- Анда сфинкслар Көмеш нурлар белән коена.
Адым саен шаулап фонтан ага, Шатлык үзе җиргә коела.
Син сөйлисен .. Юк кирәкми, дустым.
Башка матурлыкны беләм мин.
Бүген менә дала диңгезеннән Алтын башак белән кнләм мин.
Кай жнрдә бар мондый гүзәл киңле кт Кай жнрдә бар мондый тигезлек.
Кай жнрдә бар икән язмыш белән Бәхет бергә килгән игезлек?!
Син арысан әгәр, тукта юлда, һәр йорт көтә сине кунакка. Табак тулы кымыз куеп алга Сый һәм хөрмәг игә бу якта.
Өрек төсле пешкән бавырсаклар. Тәмле каймак белән май гына...
Думбраның моны чынлаганда Урын калмас сагыш, кайгыга.
Син сөйлисен... ерак матурлыкны.
Үпкәләмә, дустым, баралмам.
Мин даланы сөям. — дала жырын! Башка җырлар белән яналмам.
1959
Юлда...
/б/к. иркәләп үстермәде язмыш. Төрле якка этге. ташлады.
Боз дингезе буйлап чана тарттым.
Төяп авыр-авыр ташларны.
Мин бозларга егылып хәлем жыйдым.
Көрт эченә чумып тын алдым
Бары әнием җылысын тоеп кына Аягыма басып торалдым ..
Мин алтынны анда таптап йөрдем, Алмазларны өйдем көрәкләп. Ләкин...
Тик бер кабым икмәк табалмыйча Кан саркыды минем йөрәктән.
Иелгәндә жилкәм чатнап китә. Сөял анда — каеш эзләре. — Вагранкалар тарттым мин жигелеп, Перфоратор тоттым тезләнеп.
Бер аягым таш астында калды, Ә бер кулым алтын астында.
Тик шулай да бирешмәдем. Язмыш!
Мин тагын да синен каршында.
Күзләремнән минем яшь эзләмә, Ярдәм кулы мина кирәкми!
Бөек еллар!
Тынмас, шаулы жырлар, Сезгә бирәм каннар йөрәкне.
Барыннан да син сылу
^Казакъчадан)
Дөньядагы ин сылу — Гомерлек дус. тин сылу. Үзем сөеп яраткан.
Барыннан да син сылу...
Нәфис тәнле, бал телле, Җан ауларлык сылулар, Күрсәң гашыйк булырлык Дөньяда күп сылу бар...
Алардан да кадерле Гомерлек дус, тиң сылу, Үзем сөйдем, яраттым. Барыннан да син сылу.
90
Ибраһим Салахов
Иҗат
Тәрәзәмдә шәүлә — кызыл ялкын — Дөрләп яна мәрмәр өлгеләр.
Челпәрәмә китереп ватар идем!
Сонга калдым. Инде өлгермәм...
Ут үрелә һаман бүлмәмә.
Мин кызарам, янам...
— Кайда сез?!.
Су бирегез мина, сүз бирегез!
Юк! Кирәкми, барыбер файдасыз
газабы
Башым сызлый. Чигәләрем чатный.
Каләм төшә минем кулымнан, йокысыз төннәр уза. атлый алмыйм Бер адым да шигырем юлыннан.
Юк. ялгышам ахры, алай түгел.
Дистәләгән битләр язылган...
Тик, эзләгән чишмә табылмагач.
Ни файда бар кое казудан?!
1960
^А^әйге көндә балкыган Яшькелт келәм — җир сылу. Аккош йөзеп туймаган Айдай күлем, син сылу.
Дөньядагы иц сылу — Гомерлек дус, тиң сылу. Үзем сөйдем, яраттым — Барыннан да снн сылу...
Нурын түгеп кырларга Туып килгән көн сылу. Җемелдәгән йолдызлы Зәнгәр күкле төн сылу.