ДУСЛАР ҖЫРЫ
Украинаның классик шагыйре, академик. Шевченко премиксе лауреаты. Социалистик Хезмәт Герое Павло Григорьевич Тычина 1891 елның 27 январенда Чернигов өлкәсе Новобасанский районы Пески авылында туган. Ул бик яшьтән үк шигырьләр яза башлаган һәм үзен сәләтле шагыйрь итеп таныткан
Семинариядә укыган елларында беренче шигырьләрен күренекле украин язучысы М. М. Коцюбинскийга укый, аның алдынгы яшьләр вчен төзегән вШимбә» түгәрәгенә йөри. М. М. Коцюбинский аның шигырьләрен Максим Горькийга күрсәтә. Италиянең Капри утравында дәваланучы М Горький Тычинада зур талант барлыгын күрә һәм аңа чын күңелдән уңыш теләп хат яза
Бөек Вйтан сугышы елларында Павло Тычина Уфада яшәде, татар һәм башкорт халкының классик шагыйре Мәҗит Гафури турында фәнни хезмәт язды. Бу хезмәт украин, рус һәм башкорт телләрендә басылып чыкты Халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукай шигырьләрен ул украин теленә тәрҗемә итте. 'Сайланма әсәрләр»ен редакцияләде һәм шагыйрь турында мәкалә ләр язып бастырды
Советлар Союзы Герое Муса Жәлил белән Павло Григорьевич Тычина якын дус була. Муса аңа үзенең шигырьләрен татар телендә укып күрсәтә. Украина һәм татар әдәбиятларының бу ике вәкиле 1939 елда КиевтЪ Т Г. Шевченкпның 125 еллык юбилей пленумында очрашалар, әдәбият һәм сәнгать турында, иҗат планнары тирында сөйләшәләр. Бу чын дусларча очрашу Муса Жәлилнең күңелендә тирән урнашып кала. Ул фашизм тырнагында. Моабит төрмәсендә гомеренең соңгы сәгатьләре якынлашкан вакытта да Павло Тычинаны искә ала. аңЪ үзенең соңгы сәламен җибәрә Пав ло Тычина Мусаның би сәламен гомерем буена онытачак түгелмен, дигән иде. Ул өлкән яшьтә һәм авыру булуына карамастан. М Жәлилнең шигырьләрен украин теленә тәрҗемә итте, аның турында мәкаләләр язды, докладлар ясады Муса Жәлилнең 60 еллык юбилеенда Киевта комиссия председателе булды һәм Муса турында зур чыгыш ясады.
Бу күренекле украин шагыйре 1967 елда Киев шәһәрендә вафат булды.
Украинаның классик шагыйре вМуса Жәлил Киевта» дигән шигырен 'Литературно Украина» газетасында бастырды. Түбәндә шул шигырьнең татарча тәрҗемәсе бирелә.
Муса Җәлил Киевта
Зал шыгрым тулы кешелар балан.
Анда Шевченко
пленумы бара.
Яшел пыала
тубадан коеш
Сокланып карый иакъ бетга таба.
ПА ЗЛО
ТЫЧИНА
Залда яңгырый
докладчы тавышы.
Бармабыз тыңлый.
Чырайлар җитди!
«Алексей Толстойдан
соң мин чыгачак,» —
Бу уй шул чакта
Башымнан үтте.
Толстойны тыңлыйм.
Ә күзләр эзли:
Җәлил кайда соң!
Без бит таныштык.
Татарча шигырь
укыды ул миңа,
«Безнең тел белән
Сез бит таныш», дип.
Толстой сөйли:
— Шевченколарга,
Рылеевларга
Бик авыр иде.
Алар җырлаган
хикмәтле сүзләр
Хетагуровка,
Тукайга рух бирде!
Мусага карыйм.
Күзләре нинди!
— Безгә омтылган
дошманга үлем!
Бу сүзләрдән зал
аякка басты.
Муса күзендә очкыннар күрдем.
Шаулашып залга
пионерлар керде.
Әйттеләр безнең
гел уртак уйны.
„ Стенадагы Ленин рәсеме
Гүя шул чакта
елмаеп куйды.
САМАТ ШАКИР тәрҗемәсе.
КЫРЫМ ШАГЫЙРЬЛӘРЕ
Кырым татарлары хәзер Урта Азия республика тарында, биг- рэк тә Үзбәкстанда яшиләр. Аларның үз язучылары, уз композиторлары, җырчылары бар Ташкентта *Ленин Байрагы» дигән зур форматлы газета чыгаралар, шулай ук ел саен Үзбәкстан матур әдәбият нәшриятында Кырыч татарлары телендә китаплар чыгып тора Үзбәкстан Язучылар союзында татар язучылары секциясе эшли. Өлкән буын язучылар, атап әйткәндә Эшреф Шемьи-Задә, Шами-.ь Ллядин. Иосыф Булат. Решид Мурад. Раим Тынчеров. Амет Мефаев- лар. белән беррәттән Черкез Али. Эскәндәр Фазыл кебек талантлы яшьләрне күрсәтергә мөмкин.
Безнең укучыларга Ленинградта яшәүче Кырым татар шагыйре Риза Халид иҗаты инде яхшы таныш: журналыбызда аның куп кенә шигырьләре басылды. Татарстан китап нәшриятында аерып китабы да чыкты.
Кырым татарларына да безнең язучылар иҗаты яхшы таныш. Алар Сибгат Хәким. Нәби Дэүли. Зәки Нури. Рөстәм Кутуйларны һәм башка язучыларыбызны яхшы беләләр. еЛенин Байрагы» газетасы даими рәвештә Татарстан язучыларының әсәрләрен бастырып тора. Бу — ике кардәш халыкның иҗади бәйләнешенә бик әйбәт дәлил.
Журналыбызның бу санында берничә Кырым татар шагыйре иҗатын укучыларыбызга тәкъдим итәбез.
Peiuug Мурад
Яулар кичтем
Яуп.р кичтем,
Авыр булды барыр юллар, Үлем белей якалаштым соңгы чикте, Ленин, Зөһрә, һичбер вакыт уйламадым. Кайчан да бер тешәрмен дип әсирлеккә.
Арсландай ир булса да.
Кыз алдында
Баш ия, дип әйтмәгәннәр аны тиккә. Килешүе кыен безгә бу сүз белән. Ләкин үзем тештем сиңа әсирлеккә.
Хәзәр менә мәхәббәткә тоткын булып, Романтика күкләреннән иңем жиргә, Мин тормышның кыш көннәрен үземә алып, Тик язларын сиңа бирем,
сиңа. Зоһр».
ЙОЛДЫЗ
Б ала чакта әнием миңа әйтә иде: «һәр кешенең үз йолдызы балкый күктә, Йолдыз сүнсә, бәхете дә бергә сүнеп, Кеше мәңге газап чигеп тормыш көтә...»
Уйлый идем: «Ә нигә соң ул байларның Йолдызлары бер генә дә сүнми икән, Җир йөзендә яшәп килгән бар бәлаләр Тик фәкыйрьләр иңнәренә йөкләтелгән?»
Бу сорауга мин бары тик җавап таптым «Аврора»ның залплары балкышыннан, Көрәшчеләр тоткан байрак нурларыннан Җир яктырды, ирек таңы атты шунда.
Золымнардан сүнми торган гаҗәп йолдыз Кабыздык без азат илнең күкрәгендә. Миллионнарның бәхете өчен тик бер йолдыз Нурлар чәчә чал Кремль күкләрендә.
Композитор
ст шь музыкант бер җыр язып утырганда,
Бомба төшеп күрше йортны тар-мар итте, Ә таң иртән композитор теплушкада
Җырны үзе белән алып яуга китте.
Окопларда уйнады ул бу «яз җырын», Моңнар сызып скрипка кылларында.
Тыңладылар яшь солдатлар махра тартып, Автоматны тоткан килеш кулларында.
Горурланып әйтте егет солдатларга:
«Бу сүзләрне язган, — диеп,— татар кызы!» Җыр атлады гвардия сафларында. Композитор күл сугышлар кичте үзе.
Тик Будапешт юлларында музыкантның Шат йөрәге тибүеннән кинәт тынды. Сугышчылар кая гына бармасыннар. Аның җыры йөрәкләрдә яңгырап торды.
Еллар, еллар, агым судай сез үтәсез, Я, әйтегез, нәрсә кала җирдә мәңге? Җырлар кала ил күңелендә тамыр җәеп, һәм йөрәкләр яңгырата шул аһәңне.
Риза Халид
Татарстан шагыйрьләренә
Ибиек тауның да тубасе курена. Хетта киң Диңгезнең чиге бар, мин белем. Җил бул, ис.
Хыялым, дусларым иленә.
Иңеңә так та син пар канат, я җилкәи.
Сезнең шат күзләрдә кояшның нурларын, Тукайның ялкынлы утларын мин күрем.
Давыллы диңгезгә әйләнсен җир шары, Анда да мин сезне чыгармам күңелемнән.
Әгәр дә дусларны бер зәррә онытсам, Ялкынлы сүзләр дә йерәкне якмасын.
Мин сезне сәюем чәчәген корытсам — Бозлансын, Неваның сулары акмасын.
Чәчәкләр бәйләмен алыгыз сез миннән, — Егетсең! — димегеэ ялкыным янмаса. Мин сезне беркайчан чыгармам исемнән. Тәнемдә бер генә тамчы кан калса да.
Әй дустым, кичер син; әйләнде бу башым. Буш сүзләр кирәкме күрешкән чагында!
Мин сине чүлдәге чишмәгә охшаттым, Ачылдым йерәктән, җыр тездем мин монда.
Җитсен бу җырымның һәр юлы, һәр сүзе, Тез чүксен, херметләп утырсын яныңа.
Әйләнсен кетелгон еметкә ул үзе, Я йомшак җил булып имсен ул җаныңа.
Мин риза, мин бик шат, мекатдес бу җиргә Баш иеп, «син миңа чын туган» диярге.
Әй дустым, бак миңа син ачык күңелдән. Ышан син, йерәгем теләми сүнәргә.
Калырга чарам да юк монда, мин белем, Юатып булса да ышандыр тик юлдаш.
Әгер дә җиһандай картка син яшь дисең Йерәге яшәрер Һәм җаны авыртмас.
Мин дә бит нокь шулай, йерәкте чишмәләр, Чәчкә чал керсә де. күнелем җырдай яшь— Күрем мин: шатлана урманнар һәм чүлләр. Шуңа ул —сез миңа булдыгыз чын илтеш!
Күк миләүшә кебек
^Хыялланмадым мин мәхәббәт дип, Теләмәдем аның килүен:
Уйламадым,
мине кабындырып, Күңелемә үтеп керүен.
Әмма сөю миңа кинәт килде.
Ачып керде йөрәк ишеген;
Алсу бер гөл булып күзгә бакты. Күпме рәхәт, михнәт кичердем!
Шулай килде гыйшкым...
Күк күкрәтеп,
Җир тетрәтеп,
охшап киеккә!
— Йөзик бергә, — дидем сөюемә:
Горур да ул,
саф та, бөек тә!
Шулай килде гыйшкым...
Очам, очам!
Әй йолдызлар, сезгә ашыгам!..
«Ярат безне, өз син!в —дип сиреньнәр. Гүя сыйпый мине башымнан.
һәр очраган кулым кыса кебек, Котлау ява сыман кошлардан...
Сөеклемнең күзе — күк миләүшә, Иреннәре таңга охшаган.
Нәрсә булды,
белмим, сорама, дус.
Саф мәхәббәт.
кайнар нурын бөркеп, Яшен булып үтте йөрәктән, Давыл булып язгы кырдан узды. Күкрәгемне ачты кинәттән.
ллар — тормыш китабының бите.
Ул китапны укыйм ашкынып;
Эзем калсын аның битендә, дим, Юсын аны хисем ташкыны.
Мең сукмакның йотсаң тузаннарын, Мең китапның тотсаң киңәшен.
Ак калфаклы таулар түбәсенә, Беләм, дустым, кыю менәрсең.
ЛА иңгезнө сөйгәндәй җырларны сөям мин. Аларда
кояш бар, давыл бар,
дала бар.
Ялга дип ямьле яр буена килсәм мин.
Йөрәктән дәрт тулы чишмәләр агалар.
Яратам тормышның үзеннән артык мии Иркәмнең күзләрен — юк алар бүтәндә! Шул уйчан, акыллы күзләрдә күрәм мин Диңгезне, җырларны яр буйлап үткендә.
МӘХМҮТ ХӨСӘЕН тәрҗемәләре.
Рәмзи Бурнаш
Туганнар кабере
У^*алиа кукк. мармар ташы Чыршылар арасыннан, Гүя изге сакка басып, Яшь солдат торган сыман.
Көндез аны кояш үбә, Ә төннәрен — тулган ай. Юлчы туктап, сыйлап үтә, Үз улын сыйпагандай.
Мәңге шулай горур калкып. Торыр басып ул шунда.
Йоклый чөнки кырык батыр Бу изге таш астында.
— Мин чын дустың, — дигәнгә.
Чын дуслык беленә башка Бәла-каза килгәндә
Дустым, Дим, авыр заманда Җитәкләсә кулымнан. Тартып алса, тайпылганда. Мине хәтер юлымнан.
jb/шанмыйм,
бәхетле чакта:
Кояш белән Җил
(Халык мәсәле)
Бер заманны Кояш белән Җил очрашып. Сүз биргәннәр карарга бер көч сынашып.
— Икебезнең, ягъни, кайсы көчле икән? — Диеп болар шундук юлга чыгып киткән.
Барган чакта тирә-якка карап алар Шәл ябынган бер хатынга очраганнар.
— Шуның шәлен, — дип куйган Җил, — кем
салдырыр,
Арабызда, шөбһәсез, шул көчле булыр!
Шулай дип. Җил тотынган бик нык өрергә.
Хатын, туңып, шәленә ныграк төренгән.
Өрә-өрә Җил туктаган хәлдән таеп, Хатынга караган Кояш бер елмаеп һәм кызганмый җылы нурын аңа сипкән. Хатын, шәлен кулга алып, алга киткән.
Кояш әйткән шул вакытта: — күрдеңме. Җил, Суык түгел, җылы белән бәхетле ил!
Аглет Мефаев
Минем теләк
.руслар миңа шундый сорау бирсәләр:
— Ни телисең Яңа елда? — дисәләр,
Дияр идем:
— Талаш-гауга булмасын!
Дияр идем:
— Сугыш уты янмасын!
Дияр идем:
— Сабый кайгы белмәсен!
Дияр идем:
— Анабыз — җир елмайсын!
Дияр идем: — Эшләр уңсын бар җирдә.
Муллык булсын, бәхет тулсын бар җирдә!
Дуслар белән чәкәшкәндә касәләр:
— Ни телисең Яңа елда? — дисәләр,
Дияр идем:
— Уен-көлке күп булсын!
Дияр идем:
— Кара көннәр юк булсын!
Дияр идем:
— Җир төренсен гөлләргә!
Дияр идем:
— Тик җыр булсын телләрдә!
Дуслар дуска сәлам бирсен һәрвакыт,
Таң елмайсын, кояш көлсен һәрвакыт!
Сөям
кен баткан чагында диңгез карарга. Уйнаганда шаян дулкын, бәрелеп
Сөям
диңгез күкрәгендә аксыл җилкәннәрнең Ерактан акчарлаклардай үтеп киткәннәрен.
Сөям
кояшның кызарып офыкка батуын. Киң диңгезнең, тыныч сулап, йокыга талуын.
Сөям
калкып көмеш айның диңгезне нурлавын, Гүзәлемнең көймәсендә утырып җырлавын.
Сөям диңгезнең ярсулы, кодрәтле күкрәген, Дулкыннарның берсен-берсе куышып күкревен.
Черкез- Ал и
иА^езмәттер адәмгә чын бәхет биргән.
Гүзәлгә хеэмот тик гүзәллек кушар.
Дөньяда хезмәттән тәм таба белгән Кешенең кышы да язларга охшар.
Күзләрең нур алса әгәр хезмәттән. Көзең дә, яз кебек, гөлләрен ачар.
Күңелең саф булыр иң саф чишмәдән, Гүзәллек гомергә яныңда яшәр.
ӘХМӘТ ИСХАК тәрҗемәләре.
ярларга.
Лүзең кебек күзләр күп, Сүзең кебек сүзләр күп. Сөйдем, дисәм, йөзеңне, Йөзең кебек йөзләр күп. Нигә шулай сулдым соң? Нигә гашыйк булдым соң? Синең якты йөзгәме?
Синең татлы сүзгәме?
Тыңла, гүзәл, сузам хак:
Синдә нидер тойдым мин.
Түгел кашың, күзеңне.
Түгел татлы сүзеңне
Бәллүр кебеи саф һәм паке
Күңелеңне сөйдем мин!
Тәрәзәмне бүген бакча ягыннан Кинәт исеп киткән җиләс җил ачты. Җыр тавышы очып керде дә шуннан, Күңелгә моң салды да йокым качты.
Таң атты дип. йөгереп чыктым мин ейдән. Күрдем шунда синең җырлап килгәнне. Таң булмаган, җаным сөйгән яр икән Караңгыда яктыртучы бүлмәмне.
Эскәндәр Фазыл
Ана
туган кинода ни әйттең син мана, йокысыз шул тендә ниләр уйладың? Хәләл сет имезгән бердәнбер анам, Киләчәк өчен син ниләр юрадың?
Син багып үстердең, чыгардың ак юлга һәм бирдең улыңа очарга канат.
Күрсәткән юлыңнан атладым мин алга, Кавыштым мин сиңа, мөкатдәс хәят.
Яшәү ул бик авыр, катлаулы сынаудыр. Сынаулар аша мин максатка үтәм. Бәхеткә бәхетләр өстәүче анадыр, Шуңарга хөрмәтләп кулыңны үбәм.„
Миләүшә
Тар сукмак буйлатып бакчага Бергәләп йөрдек без һәр таңда. Ал яңак алмалар агачтан Өзәйдем һәрвакыт мин аңа.
Кып-кызыл чәчәктән муенса Үрәйдек бергәләп тагын без. Үзәннәр, тугайлар буенда Уздырдык балалык чагын без.
— Син нинди чәчәкне сөясең? — Дип бер көн сорадым мин кыздан.
— Миләүшә яраткан чәчәгем, — Диде дә тотты кыз кулымнан.
Бер бәйләм миләүшә китердем. Сөйгәнем куанып алсын дип. Миләүшә чәчәге шикелле Гомергә хәтердә калсын дип.
Сөеклем исемә төшә дә Сагышлар каплый шат йөземне, Яшьлекнең җилләре искәндә Хәтерлим миләүшә күзлемне.
Ел саен кайтам да, гел монда Тар сукмак буйлатып мин йөрим. Миләүшә очраса юлымда Балалык дустымны хәтерлим.
Ике күрешү ■Xәятта төрлечә күрешү күп була, Алардан һәртөрле тәэсирләр кала. Берәүләр йөрәктән юшкыннарны юа, Берәүләр калдыра мәңгелек яра-
Син киттең... Яшьләнгән күзләрем алдында Сурәтең хатирә буларак калды.
Шигыремдә, җырымда һәм дәртле күңелемдә Исемең иң җылы урынны алды.
Бик көттем. Кайтмадың. Югалттым эзеңне, Көз үтте, кыш үтте, тагын яз килде.
Сагындым, сагындым мин таң йолдызымны: Кайда син?! Башыңнан ни хәлләр кичте?
Хәятның йөгерек юлында без менә Күрештек тагын да. Исләрем китте:
— Ни булды? Җан нуры калмаган йөзеңдә, Әйт, нинди газапта яшьлегең үтте?