Логотип Казан Утлары
Очерк

БРОНЗАДАГЫ ҖӨЙЛӘР


нде чирек гасыр узды, ә 1942 елгы салкыннар бик
күпләрнең хәтерендә әле: чыпчыклар очып
барган җирләреннән туңып тәгәри, атларның
колакларыннан-борыннарыннан кан китә,
төннәрен агачлар шартлап ярыла. Суык сөяккә
генә түгел, үзәккә үтә...
Шулай да ул елны Мәскәүне саклаучыларның
бу салкыннарга исләре китмәде.
Шундый салкын февраль көннәренең
берсендә биш дивизион «Катюша» мино-
метларыннан торган оператив группа, полковник
Барый Юсупов командалыгында Төньяк-
көнбатыш фронтка китәргә приказ алды.
Старая Русса районында немецларның
танклар белән көчәйтелгән дивизиясе һөҗүм
итеп килә, ә аңа каршы безнең моңа хәтле
сугышларда шактый таушалган өч йөз кешелек
бер полк кына оборона тота иде. Юсупов
группасына дошманның күп тапкырлар өстен
булган көчен тоткарлау бурычы куелды. Каты
салкыннарга карамастан, тирән кар ерып,
«Катюшаплар Старая Русса районына юнәлде.
Машиналарга юлны көрәк белән кар казып
салырга туры килде. Шундый салкында да сол-
датлар манма тиргә баттылар. Тәбәнәк кенә
буйлы, киң җилкәле, нык гәүдәле полковник
Юсупов, үзенең «Эмкавсына утырып,
колоннаның әлө башына, әле койрыгына йөреп
торды. Полковник вакыт- вакыт, «Эмкамсын
туктатып, кулына көрәк ала, солдатларга көрткә
баткан машинаны чыгарырга булыша иде. Буран
торган саен котырды, җил бер көрәк алып
ташлаган урынга икеләтә, өчләтә артыграк итеп
кар тутыра иде.
Юсупов, туктап калган колоннаны үзенең
урынбасарына калдырып, ике шофер белән,
җиңел машинада полк урнашкан позициягә китеп
барды.
— Иртәнгә тиешле урынга барып җитү өчен
бөтен көчне куегыз, — диде ул үзенең
урынбасарына.—Ә мин, сез килеп җиткәнче,
андагы хәлләр белән таныша торам.
— Аңлашыла, иптәш полковник.
«Катюшаплар командиры позициягә килеп
җиткәндә, таң беленә башлаган иде инде. Анда өч
йөз кызылармеец бары тик яндыргыч сыекча
тутырылган шешәләр һәм берничә дистә танкка
каршы граната белән дошман дивизиясенә,
танкларына каршы торырга әзерләнә иде.
Очраклы рәвештә сакланып калган бер
йортка «хәрби совет» җыйналды. Командирлар
танкка каршы торучылар өчен тирән окоплар
казырга һәм тирә-юньдәге карны, танклар
окопларны күмә алмаслык итеп, таптарга дигән
карар чыгардылар.
«Катюшаплар әле һаман килеп җитмәгән иде.
Кызылармеецлар куе зәңгәр комбинезон кигән,
позицияләр буйлап, окопларны ничек казырга
күрсәтеп, хуҗаларча йөргән базык гәүдәле, киң
яңаклы полковникка өмет белән карадылар.
— Окопларны шахмат тәртибендә казыгыз, —
дип өйрәтте полковник, — танк бер окоп янына
килгәндә, икенчесеннән аның моторына атарлык
булсын. — Юсупов шу
И
лай диде дә окопка сикереп төште һәм дошман
танкысын ничек каршы алырга, аңа ничек төз
итеп граната ташларга өйрәтә башлады.
— Танкны аны этне үртәгән кебек ко-
тыртырга кирәк,— диде ул. —Ләкин тешләтмә.
Үзегез беләсез, аның теше корыч. Әгәр, җайлы
вакыт туры китереп, граната ыргытсаң, эше бетте
аның.
Полковникның бу сүзләре кызылар-
меецларның күңелләрен күтәреп җибәрде.
Кайберәүләр мәзәкләргә үк керештеләр:
— Әйдә, күбрәк килсеннәр. Күрмәгән- иөрен
күреп китәрләр!
— Иң мөһиме, иптәшләр, танкларга
оборонаны өзеп эчкә үтәргә ирек бирмәскә,
пехотаны алардан үз вакытында аерып
өлгерергә кирәк. Нык торырга. Ә «Катюша»лар
менә-менә килеп җитәчәк. Алар сезне кыен хәлдә
калдырмаслар. — Юсупов, карга кадап куелган
кечкенә кызыл флагка күрсәтеп, сүзен дәвам
итте: — Менә бу мина иң башлап килүче танкны
шартлатырга тиеш. Алар һәр вакыт «дуңгыз
борыны» рәвешендә һөҗүм итәләр. Александр
Невскийны онытканнар, күрәсең.
Менә, салкын һаваны тетрәтеп, танклар
гөрелтесе ишетелде.
— Без көткәнне белгәннәр, ахры. Кунак
итәргә әзерләник үзләрен,—дип шаяртты
«Катюша»лар командиры.
Озакламый танклар үзләре дә. иснәнгәндәй,
юан имән агачларын әйләнеп үтә- үтә, ташбака
кебек үрмәләп, позициягә якынлаштылар. Алдан
соры төскә буялган командир танкысы килә иде.
— Полковник дөрес әйткән икән. Кара әле,
чыннан да, дуңгыз борынына охшап киләләр.
—- Күрәсең, танклар белән беренче генә
очрашуы түгел. Этне үртәгән кебек үртәргә кирәк,
ди бит.
— Минадан куркалар,—дип Юсупов та сүзгә
кушылды, — сакланып киләләр.
— Их, унлап кына мина булса да күрсәтер
идек күрмәгәннәрен. Бер генә бит,— дип
ачыргаланды полк командиры.
— Бер мина да эшкә ярый, — диде Юсупов.
— Ун, унбиш, егерме танк... Пехота да алардан
калмый килә.
Алдан килгән танк оборона позициясенә
бәреп керде. Кемдер аңа төбәп яндыргыч сыекча
тутырылган шешә ыргытты. лекин тидерә
алмады. Танк аңа таба борылды.
— Минадан читке тайпыла хәшәрәт, — диде
полковник һәм сул як җилкәсенә икө яндыргыч
шешә, уң ягына ике граната салынган сумкалар
асып, үлем машинасына таба атлады.
Юсупов танкка граната ташлады һәм минага
таба чигенде. Ә мина утыз метрлап артта иде әле.
Танкны йөртүче, Юсупов уйлаганча, граната
шартлавына игътибар итте. Танк боргаланды һәм
немец комбинезон кигән кешенең әкрен генә
артка чигенүен күрде. Бу кешенең корыч тауга
бер дә исе китмичә. тыныч кына арты белән
артка чигенүе немецка гаҗәп тоелды.
— Изеп үт үзен! — дип боерды аңа танк
командиры. Башнясына тәре төшерелгән танк,
юлындагы агачларны ватып- сындырып, кешегә
таба ыргылды
— Бик әйбәт Эздән килә,—дип уйлады
Юсупов. — Минаны гына үтим, эшең бетте,
фашист... Нигә дип атмый әле ул. — Шуны уйлап
өлгермәде, танк аударган агач ботагы
башындагы каскасын бәреп төшерде, икенче бер
ботак ялангач башка бәрелде. Җылы кан күзне
томалады. Танк бик якын иде инде.
«Чыннан да, нәкъ этне үртәгән кебек
котырта», — дип уйладылар бу хәлне күзәтеп
торган сугышчылар.
Берничә минут элек үзәккә үткән суым
сизелми иде инде. Юсуповка эссе иде. Әлбәттә,
ул читкә шуышса, танктан күренмәслек урында
яшеренеп кала алыр иде. Ләкин полковник уэе
турында уйламады. Аның ничек кенә булса да үз
дигәненә ирешәсе килде — алдан килгән танк
әлеге минага эләгеп шартларга тиеш!
Менә мина аның артында, ул моны күрмәде.
чамалап тойды. Юсупов кечкенә флагны аягы
белән аударды да артка ат-
Шул вакыт кинәт танк Юсупов өстене ут
сиптерде. Утка чыдамлы комбинезон төтәргә
кереште, битенең бер ягы бик нык пеште,
бармаклар күпереп чыкты.
«Кара син хәшәрәтне,—дип уйлап алды
полковник, — менә ни өчен атмаган икән ул.
Пулемет урынына огнемет куйган»... Каты
шартлау дулкыныннан Юсупов җиргә ауды. Уң
кулы хәрәкәтләнми башлады, калак сеяге
турысында комбинезон теткәләнеп беткән иде
аның уң як гәүдәсенә уннарча ярчык керде.
(Соңыннан Мәскәү госпиталендә Юсупов
гәүдәсеннән утыз өч ярчык алдылар.)
Позициядә танклар белән каты бәрелеш бара
иде. «Катюшалар» командиры
моңа кадәр аңа игътибар итәргә өлгермәде, танк
белән мавыгып китте.
Юсупов, ярым һушсыз хәлендә, танкның бер
урында әйләнүен һәм туктап калуын күрде. Менә
алгы люк капкачы ачылды, озын буйлы немец
сыны күренде. Ул, яртылаш гәүдәсе белән
бөгелеп, танкны караштырды да люкны ачык
калдырып, яңадан эчкә кереп югалды.
Юсупов ничек итеп сул кулы белән ачык
люкка граната ташлавын үзе дә хәтерләми.
Танк эчендәге каты шартлау тавышыннан
гына аңына килде ул.
Полковник ялкын элеп алган танкка тагын
бер тапкыр күз ташлады да урманга таба
шуышты. Аннан аягына басты, шартлаулар,
гөрелтеләр тавышыннан бу сугышның кем ягына
хәл ителәсен чамалады. «Немец бу урыннан
оборона аша үтә алмаячак! Әй, «Катюша»лар
килеп өлгергән булса», — дип уйлап алды ул.
— Hande һосһ! —дигән тавыштан полковник
кинәт сискәнеп китте. Уң кулы белән кесәдәге
пистолетына үрелергә исәпләде, ләкин кул аның
теләгенә буйсынмады. Автомат көбәге белән
башына суккач, ул егылды. Ләкин аңын
югалтмады, күзләрен ачып немецка карады: ул
тешләрен ыржайтып елмая иде. «Әһә, шпал-
ларны күргәннәр, әсир итәргә телиләр... Барып
чыкмас...» дип уйлап алды ул.
Юсупов сиздермәстән генә сул кулы белән
сумкага тыгылды, яндыргыч сыекча тутырылган
шешәне алды. Немец моны күргәч, кинәт каушап
калды, нәрсәдер кычкырып якындагы каен агачы
артына яшеренде. Аның артыннан шешә очты. Ул
каенга бәрелеп ватылды, сыекча фашистка да
тиде. Аны ялкын чорнап алды һәм ул кар өстендә
тәгәрәргә кереште. Ә полковник, ярым һушсыз
хәлендә, күптән түгел генә «хәрби совет»
үткәрелгән йортка таба шуышты... Полковник,
баскыч тоткасына ябышып, аягына басты. Тирә-
якта тып- тын кебек иде. Мондый тынлык
сугышта гайре табигый булып тоела. Ләкин өстә
немец бомбардировщиклары оча, бик түбәнтен
очалар алар, бомбалар ташлыйлар,
пулеметлардан аталар.
Юсупов сул кулы белән тоткага ныграк
ябышты, ләкин шул вакыт бу йорт үзе дә, тирә
яктагы агачлар да аның өстенә ишелеп төштеләр
кебек тоелды...
...Полковник Юсуповны сугыш кырыннан бик
озак эзләделәр, үлгәннәр арасыннан да,
яралылар арасыннан да таба алмадылар. Әлеге
йорт җимерекләре астыннан мәетләрне
чыгарганда гына аны комбинезоны буенча танып
алдылар, ә мондый киемне «Катюша» кешеләре
гене кия иде...
Авыр яралы полковник Юсуповны Мәс-
кәүгә. Үзәк хәрби госпитальгә самолет белән
китерделәр.
— Бу батыр кешене үлемнән саклап калу өчен
бөтен көчегезне куегыз,—дип телефоннан
шалтыратты Төньяк-көнбатыш фронты
командующие. — Әгәр мөмкин түгел икән, бөтен
хәрби шартларны китереп, хөрмәтләп күмегез!..
— Аны саклап калырга тырышабыз, — дип
җавап бирде аңа профессор Тихомиров.
Полковник Юсуповның гомере бик күп
көннәр һәм төннәр дәвамында кыл өстендә
торды. Аны саклап калу өчен күренекле
галимнәр, врачлар бөтен сәләтләрен биреп
көрәштеләр, һәм, ниһаять, хирург Петр
Васильевич Мандрык:
— Полковник Юсупов яшиячәк!—дигән җылы
сүз әйтте.
...Совет кораллы көчләренең җимергеч
ударлары нәтиҗәсендә немецлар Мәскәү
астыннан чигенгәч, Совет Армиясенең Политик
идарәсенә атаклы скульптор Вера Игнатьевна
Мухина килеп. Ватан сугышының чын героен
күрсәтүләрен сорый.
Идарәдәге җаваплы кешеләр барысы да
бердәм булып Юсупов фамилиясен атыйлар.
Шунысын да онытмаска кирәк: бу вакытта совет
сугышчылары арасында батырлык массовый
күренеш иде. Димәк, батырларның да батыры
кем? Мондый кеше итеп Барый Юсупов
фамилиясе күрсәтелә.
Скульптор батырны бик тиз эзләп таба.
Юсуповның битендәге тирән кызыл
җөйләргә дә. бер күзен каплап торган тасмага да
скульпторның исе китми, ул аның образында
буыннардан буыннарга сакланып калырга
тиешле батыр кешене күрә, һәм эшкә керешә.
Көннәрнең берендә:
— Барый Абдуллович, сезгә шулай утыру
кыен түгелме? — дип сорый.
— Юк, — дип җавап бирә Юсупов. — Мин
уйланып утырам. Үткәннәрне искә те- шерәм,
хыялланам...
Әйе, батырларның батыры булып әверелгән
бу кешенең уйланыр һәм хыялланыр нәрсәләре
дә куп иде.
Кем иде соң ул?
Әлмәт дигән бер татар авылында туа ул.
Шаян, шук булып үсте, бала вакытта ук
каберлеккә барып, төн уздыру аның ечен берни
тормый иде. Җәй көннәрендә Зәй елгасында унар
тапкыр су коена торган иде. Әле иптәш
малайлары белән кемнең күпме коенуы турында
бәхәсләшерләр дә иде.
— Мин биш тапкыр коендым.
Эссе кояш кыздыруына карамастан, тешләре
тешкә тиеп калтыранган икенче малай:
— Мин киде коендым, әле тагын ке- рәм, —
ди, ә үзе күлмәген тизрәк кияргә ашыга.
Ә Барый иртәдән бирле инде Зәй буенда. Ул
да бүтәннәрдән калышмый. Менә ул тәкъдим
кертә: — «Әйдәгез, аркан йөзешле уйныйбыз», —
ди. һәм күлмәген сала да Зәйгә чума. Малайларга
шул гына кирәк, алар да чумалар. Ә Барый ярдан
зчкә йөзә. Башка малайлар да аның артыннан
йөзеп карамакчы, әмма агым тиз, читкә алып
китә. Ә Барый үз дигәнен итмәкче: һаман алга,
каршы якка таба колач сала.
Бу тәвәккәллеге өчен нык эләкте өйдә
Барыйга. Ник дисәң, елганың тирән урынында,
чоңгылга эләгеп, көч-хәл белән генә котылып
калды ул. Авыз-борынына су керде, сулап
булмый башлады. Ярый әле якында гына
балыкчы бабай бар иде, ул колагыннан тартып
чыгарды — югыйсә, балыкларга азык булып Зей
суы тебонә китәсе икән...
Менә бер заман Әлмөттә хәбәр таралды: инде
патша юк икән, халык үзенә үзе хуҗа икән.
Күпләрнең моңа ышанып тә бетәсе килми иде.
Ләкин бу хәбәрләрнең дөреслеген тормыш үзе
күрсәтте: фронттан кайткан солдатлар бетен
кеше де тигез хокуклы булып, байлар кулындагы
җирләрне ярлылар арасында бүлөрге кирәклеген
сөйләргә, моны Ленин сүзләре белән аныкларга
керештеләр...
Күл тә үтмәде, бу тирәләр җир һәм азатлык
өчен көрәш плацдармына әверелде. Ак чехлар да
узды биредән, авыл кешеләрен Колчак
бандалары да талады. Әлмәт авылы әле аклар,
әле кызыллар кулына берничә мәртәбә күчте.
Барый кызыллар яклы иде, хәтта ул аларга аклар
турында хәбәрләр дә җиткереп торды. Нургали
бай бу турыда акларга белдерде. Аны шомпол
белән кыйнадылар, кулларын ат койрыгына
бәйләп, сәйрәттеләр. Ничек исән калгандыр ул,
моны үзе дә хәтерләми. Аңына килгәндә, авылда
кызыллар иде инде.
Азрак хәл алгач, аякка баскач, Барый Юсупов
хәрби кеше булырга, азатлык алган ярлы
халыкны якларга үэ-үзенә сүз бирде.
—Барый Юсуповның тормышы гаҗәп
кызыклы һәм катлаулы. Казанда кызыл
командирлар курсын тәмамлагач, ул Ур:а Азиягә
— Кушкага җибәрелә. Ә егерменче елларда анда
хезмәт итү бик авыр була: басмачылар һәм
башка шундый бандитлар ярлы халыкның
властька килүе белән ризалашырга теләмиләр,
эстәвенә бизгәк авыруы бик күпләрне аяктан ега.
Юсупов организмы һич кенә дә бу климатка
күнегә алмый. Аңа берничә тапкыр хезмәт
урынын алмаштырырга тәкъдим ясыйлар.
— Азрак түзеп карыйм әле,— ди ул
командованиега. — Минем урынга киләчәк яңа
кешегә дә күнегү ечен шактый вакыт кирәк бит...
Ләкин кеннәрнең берендә Юсуповны авыру
темам аяктан ега һәм аны, аңсыз хәлендә,
Мушкадан алып китәләр.
—Хәзәр Юсуповка инде алтмыш яшь. Шулай
да бик кер күңелле ул, үз көченә, кешеләргә нык
ышана. Сугыш аның бор күзен, сәламәтлеген
алып калган булса да, үз тормышыннан бик
канәгать.
— Мин бәхетле, — ди ул. — Үз гомеремдә
яхшы кешеләрме күп күрдем. Алар миңа дерт
бирделәр, үз-үэемә һәм кешеләргә карата зур
ышаныч тудырдылар. Мин сугышта гарип
калуыма һич тә кыенсынмыйм, чөнки мин
Мвскоуие сакладым. Улыма да, оныгыма да
минем ечен беркайчан дә кызарырга туры
килмәс. Константин Эдуардович Циолковский
белән очрашкач, ул әйткән сүзләр минем яшә-
вемнең мәгънәсе булып әверелде. «Батырлык
физик һәм рухи кечләрноң киеренкелеген таләп
итә, — дигәи иде ул.—Янгын вакытымда баланы
коткарып калу, яки поездны һәлакәттән коткару
— болар да, әлбәттә, батырлык. Чын батырлык
ләкин, егетем, катлаулырак. Мин Владимир
Ильич Ленин, Киров, Горький, Павлов кебек ке-
шеләрнең тормышын чын батырлык дип
саныйм— Әйе, аларның зур идея белен су-
гарылган киеренке хезмәтләрен мин чын
батырлыкка тиңлим».
Беек галимнең бу сүзләрен истә тотып, мин
батырлыкны бервакытта да үзмаксат ител
куймадым—
Константин Эдуардовичның үзенең дә бөтен
тормышы даими батырлыктан гыйбарәт иде
бит...
Нәкъ менә шуңа күрә дә Академиядә
укыганда да. училищеда укытканда да, фронтта
гвардия минометларының оператив группасы
белән командалык иткәндә дә, армиядән
демобилизацияләнгәч, колхоз белән җитәкчелек
иткәндә дә—ул бөтен көчен биреп, янып эшли.
Фронтта дошманнарны да рәхимсез яндыра
ул. Аның кул астындагы «Катюша»- лар Ново-
Фоминск, Тула, Мәскәү тирәләрендә
немецларның котын очыра. «Катюша»
залпларыннан соң, фашистларның танк
колонналары, орудиеләре, машиналары эреп,
металл өеменә, меңнәрчә солдатлары
күмерләнеп янган мәеткә әве-
Полковник Юсупов үзенә тапшырылган бу
яңа коралның барлык мөмкинлекләрен бик оста
файдалана.
Ничектер чәй янына туры килеп, генерал
Панфилов юкка гына котламый аны.
— Зур җиңүгә ирештегез сез! — ди ул.—
Үземнең батырлар исеменнән сезнең алда баш
иям һәм бу залпларыгыз өчен рәхмәтемне
белдерәм. Дошманның югалтулары ничек?
— Хәбәрләр әлегә тулы түгел, — дип җавап
бирә полковник Юсупов. — Ләкин беренче
залпның нәтиҗәләре билгеле инде:
фашистларның 17 танкысы, 20 минометы, 5
орудиесе җимерелгән. Мәетләрне санау мөмкин
булмаган. Иң мөһиме: дошман группировкасы юк
ителгән.
Соңрак Юсуповка легендар генерал Доватор
белән дә эш йөртергә туры килә. Шулай ук алар
землянкада бергәләп утырып чәй эчәләр һәм
алда торган операция турында киңәшәләр. Бу
очрашу турында Юсупов түбәндәгеләрне сөйли:
«Доваторның атлы корпусы дошман тылына
үтәргә приказ алды. Ә мин аңа тылга узу өчен
«Катюша»лар белән дошман оборонасын өзәргә
тиеш идем.
— Әһә! — диде Доватор. — Приказдагы
сүзләргә игътибар итегез. «Дошманның
оборонасы аша юлны чистартырга», диелгән.
Димәк, фашистлар инде һөҗүм итмиләр,
оборонага күчкәннәр, дигән сүз бит бу. Тиздән
качу ягын карый башларлар!
Икәүләшеп картада оборонаны өзү урынын
билгеләдек.
— Шикләнмәгез, иптәш генерал, — дидем
мин. — «Катюша»лар уз эшләрен җиренә
җиткереп башкарырлар. Атларыгыз көл таптап
үтәрләр. Безнең залплардан соң анда корал
тотып сезгә каршы сугышырлык җан иясе
калмас.
Герой белән соңгы очрашуым икәнен мин ул
вакытта күз алдыма да китермәдем.
«Катюшаплар аларга юл ачып бирде. Ә Доватор
бу рейдтан әйләнеп кайта алмады»...
Полковник Юсупов командалыгындагы
«Катюша»лар группасы сугышларның егерме
көне эчендә генә дә 200 дән артык торак пунктын
азат итүгә актив катнаша. Бу вакыт эчендә тулы
булмаган исәпләүләр буенча гына да Гитлер
армиясенең ун меңнән артык солдатын һәм
офицерын теге дөньяга олактыра, дистәләрчә
танкларын һәм орудиеләрен юк итә.
Оператив группага сугышларда кискен
хәлләрдә калырга да туры килә. Бу үз юлында
һәр нәрсәне яндыра торган «җәһәннәм тубын»
кулга төшерү өчен Гитлер барлык көчне куярга
приказ бирә. Реактив минометларның берсен
генә булса да кулга төшерү өчен ни генә эшләми
дошман. Шуңа күрә Совет командование- се һәр
машинаны миналаштырырга приказ бирә.
Куркыныч шартларда реактив җайланманы юк
итү өчен кнопкага гына басарга кирәк була.
Капитан Флеров җитәкчелегендәге «Катюшаилар
батареясы, чолганышка эләккәч, әнә шулай
һәлак була.
1941 елның ноябренда Юсупов кул ас-
тындагы ике дивизион шундый ук куркыныч
хәлгә кала. *
«41 елның ноябренда, — дип сөйли бу
турыда Юсупов үзенең истәлекләрендә, —
генерал Гост һәм Хюппер командалыгындагы
танклар Мәскәүне штурмларга ташландылар.
Аларга каршы барлык төр орудиелар куелды.
Есипово авылы янында хәтта зениткалар да
туры наводка белән танкларга каршы аттылар.
Кичке биштә автоматчылар утырткан дошман
танклары урман эченнән безне әйләнеп үттеләр.
Ике яклап юл читендә торган ике «Катюша»
дивизионына чолганышта калу куркынычы туды.
Шул вакыт 16 нчы армиянең артиллерия
начальнигы (хәзер артиллерия маршалы) В. И.
Казаков кулына винтовка алды һәм тирә-
ягындагы солдатларга:
— Минем команда буенча залп белән генә
атарга!—дип команда бирде.
Пехота ярдәмендә мин дивизионнарны тылга
алып чыга алдым. 28 ноябрь иртә- сендә Черная
Грязь районында өч дивизион «Катюша» дошман
өстенә җиде
залп бирделәр. Ә икенче кенне гвардия
минометчылары, ярдәмгә беркетелгән танклар
һәм артиллерия белән берлектә, ким дигәндә бер
дивизия гитлерчыларның келен күккә
очырдылар.
Черная Грязь районы Мәскәү оборонасының
соңгы сызыгы иде. Мин ут позицияләрен бары
тик фронт буйлап кына алыштырырга приказ
бирдем. Бер генә машина да ярты адым да артка
чигенмәде.
Соңыннан без Клин белән Теряева Слобода
арасында гына да дошманның меңнән артык
җимерек танкларын, тупларын, машиналарын, ун
меңнән артык мәетләрен санадык!..
Мәскәүдә Третьяков галлереясын көн саен
меңнәрчә кеше карый. Полковник Юсуповның
Вера Игнатьевна Мухина эшләгән бронза
скульптурасы янында һәрвакыт халык күп була.
Күренекле совет художнигының иң яхшы
эшләреннән берсе ул.
Аларның күбесе скульптурада сурәтләнгән бу
кешенең исән-сау икәнлеген дә белми, шулай да
какшамас ихтыяр көче, ныклы ышаныч балкып
торган бу образның һәр детален күңелендә
калдырырга тырыша. Киң яңаклы йөзендәге
җөйләр, күзен бәйлеген тасма скульптурада
сурәт-
I Толковник Б Юсуповның
В. И. Мухина эшләгән бюсты.
ләигән кешенең какшамас характерлы, батыр
булуын әйтеп тора.
Әйе, ул тормышта да шулай: тыныч та, нык та,
дәртле һәм көр күңелле дә.
Барый Юсупов башлангыч партия оешмасы
белән җитәкчелек итәргә дә, укучылар,
сугышчылар алдында чыгыш ясарга да вакыт
т аба.
Әйе, үзе исән вакытта ук бронза булып
сәнгатьтә гәүдәләнгән бу кешенең яшь буынга
сейләр сүзләре күп.