Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь


ДӘРҖИЯ АППАКОВА
(1898—1948)
Татар совет балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш
керткән талантлы прозаик һәм драматург Дәрҗия
Аппакованың тууына 70 ел тулды.
Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакова 1898 елның 2 мартында
Татарстан АССРның Ширәмәт районы, Байгыл авылында
ярлы крестьян семьясында туа. Үзенең бала чагын ул матур
табигатьле шушы авылда үткәрә. Унөч яшь тулгач, ата-ана-
лары Дәрҗияне керәшен татарлары өчен Казанда ачылган
укытучылар мәктәбенә бирәләр. Бу мәктәпне тәмамлагач,
Аппакова башта Казанда укытучылык эшенә калдырыла. Ә
1918 елда ул, укытучы булып, үз авылына кайта.
1919—21 елларда керәшен татарлары өчен чыга торган
«Кызыл әләм» газетасының хәбәрчесе булып эшли. 1922 елда
югары совет-партия мәктәбенең клуб работниклары әзерли
торган бүлегенә укырга керә. Биредә укыганда, Казан зур
драма театры каршындагы студиягә ирекле тыңлаучы булып
йөри.
1925—28 елларда Дәрҗия комсомолның Казан өлкә комитетында инструктор булып эшли, ә 1928
елда Үзбәкстанга күчеп, яңадан укытучылык эшен дәвам итә. Ташкентта яшәгән чорда аның әдәби
эшчәнлеге башлана. Үзенең беренче әсәрләрен ул рус пәм үзбәк телләрендә бастыра.
Дәрҗия Аппакованың тәүге әсәрләре үзбәк хатын-кызларының Октябрьга кадәрге авыр
тормышын, аларның совет чорында гына җәмгыятьнең тулы хокуклы члены булып әверелүләрен
чагылдыра. 1933—35 еллар арасында иҗат иткән «Михнәт» романында автор Үзбәкстанда авыл
хуҗалыгын күмәкләштерү процессын сурәтли һәм совет халкының контрреволюция көчләренә,
кулакларга каршы кискен көрәшен гәүдәләндерә. «Мәмәт һәм карт Амон» хикәясендә төрекмән халкы
тормышы күрсәтелсә, «люяи» повестенда чегән балаларының үткәндәге газаплы көннәре тасвирлана.
Аппакова «Кечкенә Бануның тарихы» (1938 ел) әсәре белән укучылар арасында киң танылды. Бу
повесть рус, татар, үзбәк, хәтта инглиз телләрендә басылып чыга. Әсәрдә Бөек Октябрь
революциясенә кадәр татар авылларындагы батракларның тор мышы чын художникларча
чагылдырыла. Автор кечкенә Бану образы аша балаларның үткәндәге күңелсез язмышларын бирә,
көрәшеп яуланган бәхетле, азат тормышның матурлыгына куана.
1943 елда Дәрҗия Аппакова Казанга кайта. Биредә яшәгәндә «Илдус», «Тапкыр егет», «Бишек
җыры», «Үлмәс» һәм «Камыр батыр» пьесаларын яза, «Дүрт әкият» исемле җыентыгы басылып
чыга.
Язучы үзенең энергиясен, иҗат көчен балалар әдәбиятына багышлады. Аның ба лаларга эстетик
тәрбия бирү ягыннан зур әһәмияткә ия булган «Илдус», «тапкыр егет» кебек пьесалары мәктәп
сәхнәләрендә кабат-кабат куелып киләләр. Хикәя, әкиятләре балалар тарафыннан сөелеп укылалар. Д.
Аппакованың иң яхшы әсәрләре «Шыгырдавыклы башмаклар» (1948), «Хикәяләр һәм пьесалар» (1953)
дигән сайланмаларына тупланганнар. Татарстан китап нәшрияты аның әсәрләрен рус телендә дә
бастырып чыгарды. Аның халык легендалары мотивларына нигезләнеп язылган «Тап кыр егет»
драмасы республика театрлары сәхнәләрендә күп еллар буенча зур уңыш белән барды
Дәрҗия балаларның эчке дөньясын, тормышка карашларын, тойгыларын, теләкләрен,
үзенчәлекләрен тирәнтен өйрәнгән талантлы язучы иде Аның әсәрләрендә без Ватанга, партиягә
бирелгән патриотлар, хезмәт сөючән, үзара дус яшәүче мәктәп балалары белән очрашабыз, мәктәп,
пионер отрядлары тормышы белән танышабыз, совет халкының героик хезмәтен күрәбез.
Ләкин вакытсыз үлем аны 1948 елда безнең арабыздан алып китте.
Нур ГАЙСИН.
РАХМАН ИЛЬЯС
л,.^ек Ватан сугышында батырларча һә гак иапяН t^\ap Сиает
аучысы Рахман Ильяс ,J4'3) ү3енең кыска гына им-ат гомерендә
әдәбиятыбызга матур матур әсәрләр калдырды Нахман
Ильяс әдәбиятка утызынчы елларда u.ien керә. Г розный
нефтьчеләре тормышын чагылдырган хикәя һәм очерклар
яза Драматургия өлкәсендә дә эшли. Аның гӘндәр карт»,
ядәанүш дускай». •Танышлар». •Фонтан», •таулар тетри»
исемле әсәрләре өлкән буым укучыларга яхшы таныш Р
Ильясның 1Уд5 елда • Таулар арасында». 1941 елда •Кавказ
хикәялә
МӨХӘММӘТ
ГАЛИ
Татар халкының әдәбиятын һәм культурасын үстерү юлында
кырык елдан артык эшләп килгән күренекле язучы Мөхәммәт Галинең
тууына 24 мартта 75 ел тулды.
Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр ук авыл
тормышы турында язган хикәяләре белән танылган, революциянең
беренче елларыннан башлап совет матбугатында актив эшләп килгән
күренекле язучы Мөхәммәт Галинең (1893—1952) ижаты татар совет
культурасының бик кул тар чакларында якты эз калоырган. Лиыц сан ягыннан әллә ни күп булмаган
ләкин гаять үзенчәлекле стильдә имат ителгән хикәяләре. очерклары. драма әсәрләре. Ту^ай. Г Камал,
111 Камал турындагы истәлекләре һәм әдәбият тарихын өйрән\гә багышланган фәнни хезмәтләре
бүгенге көндә дә әһәмиятләрен югалтмаганнар.
ФАТИХ СӘЙФИ-КАЗАНЛЫ
Фатих Сәйфи-Казанлы — әдәбиятыбызга утыз ел буенча
турылыклы хезмәт иткән әдип Ул күп кенә мәкаләләр,
хикәяләр, драма һәм комедияләр авторы Аның әсәрләрендә
халкыбызның тормышы һәм культурасының үсеше
үзенчәлекле рәвештә чагылып килде Сәйфи-Казанлы үзенең
әсәрләре һәм тәнкыйть мәкаләләре аша татар әдәбиятының
демократик һәм социалистик юнәлештә үсешен,
җәмгыятьтәге дечократик һәм социалистик тенденцияләрне
яклап килде
Шушы елның март аенда тууына 80 е< тулган Ф Сәйфи-
Казанлының •Талак». •Зимагур». •Крушниклар». •Двор өендә».
•Һани». fh.iaH токымы». •Кызыл эшелон». гКорбый иптәш».
•Беренче адыинар» исемле хикәя тәре һәм повесть тары
вЖәмәгать хадиме». • Ямьсез тормыш». •Дошманнар».
•Зөбәрҗәт» исем те драма һәч комедияләре еле хәзер дә
актуаль яңгырыйлар һәм укучылар тарафынннан яратып
укылалар.
ре» исемле хикәяләр җыентыклары басылып чыкты Аның
нефть промышленносте эшчеләре тормышын сурәтләп
язылган •Горизонт» исемле повесте совет чоры татар
әдәбиятында производство темасына язылган әсәрләр
арасында, хаклы рәвештә, күренекле урыннарның оерсен
алып тора.
Шушы елның 25 мартында Рахман Ильясның тууына 60 ел
тулды