БАТЫРЛАР ЕЛМАЕП ҮЛДЕЛӘР
Өченче очерк
Рениеро Ланфредини — Муса
Җәлил һәм аның көрәштәшләренең
соңгы көннәрен күреп белгән бердәнбер
кеше. Ул берничә ай Берлиндагы
Шпандау төрмәсендә Җәлил һәм Фуат
Булатов белән бер камерада утырган.
Җәлилчеләрне үлемгә алып киткәннәрен
үз күзләре белән күргән. Ә төрмәдән азат
ителгәннән соң, үзе кичергән хәлләрне
тасвирлап, «Тоткынлыктагы көндәле-
гем» исемле бер китап та язган. Ләкин
аны дөньяга чыгара алмаган. Аның
язуына караганда, китап бастыру
Италиядә бик кыйммәткә төшә икән.
Минем үтенечем буенча, шул
көндәлекләренең җәлилчеләргә
кагылышлы өлешен Ланфредини
Казанга җибәргән. Аның язмалары белән
таныштыра башлаганчы, Рениеро
Ланфредининың үзе турында берничә
сүз.
Җәлил һәм җәлилчеләрнең фашистларга
каршы алып бар
Почтальон чит ил маркалары ябыштырылган зур гына бер хат китерде. Юка
кәгазьләргә юл араларын да калдырмыйча машинка белән язылган ул хат
Италиянең Кремона шәһәреннән, инде миңа таныш булган Рениеро
Рениеро Ланфредини.
ган тиңдәшсез көрәшләре мәгълүм булгач, алар хакында материал җыю эше башлана. Башта бу
эшкә татар язучылары Гази Кашшаф, Шәйхи Маннур, РУС язучылары Юрий Корольков,
Константин Симонов, Бельгия шагыйре Роже Бодар алына. Тагын күпмедер вакыт узгач, немец
публицисты, Советлар Союзының якын дусты һәм Муса поэзиясен чын күңеленнән яратучы
Леон Небенцаль дә кушыла. Ул элекке немец төрмәләре архивларыннан Җәлил һәм аның
көрәштәшләренә кагылышлы документларны эзләтә. Аның үтенече буенча, архив
хезмәткәрләре фашизм тарафыннан корбан ителгән кешеләрнең исемнәре теркәлгән йөзләрчә
томнарн».
Ланфрединидан иде.
карап чыгалар, җәзалап үтерелгән әсирләрнең меңнерчө карточкаларын тикшерәләр. Әмма бу
эзләнүләр көткән нәтиҗәне бирми. Хәер, моңа әллә ни гаҗәпләнерлек тә түгел. Бердән,
гитлерчылар тарафыннан юк ителгән миллионнарча корбаннар арасыннан берничә кешенең
документларын табу салам кибәненнән энә эзләү кебек читен һәм ышанычсыз эш. Икенчедән,
төрмә архивлары үзләре дә тулы сакланмаган. Кай- берләренә Берлинны утка тотканда зыян
тигән, ә каиберләрен качып киткәндә гестапочылар үзләре юкка чыгарганнар.
Архивларда эзләнү уңай нәтиҗә бирмәгәч, Леон Небенцаль башка юл белән китә. Ул Гитлер
төрмәләрендә рухани булып эшләгән кешеләрнең барысына да хатлар яза, алардан Муса Җәлил
һәм унике татар тоткыны турында сорый. Озак та үтми, Небенцальгә Шпандау тәрмәсенең элекке
рухвниы Георгий Юрыткодан җавап килә. Ул 1944 елның җәендә Шпандау төрмәсендә унике татар
тоткыны утырганлыгын яхшы хәтерли һәм аларның барысы да шул елның көзендә җәзалап
үтерелгән булырга тиешләр, дип җавап бирә. «Мин, — ди ул,—Муса Җәлилне дә хәтерлим. Католик
рухание буларак, аның янына кереп йөрдем. Аңа Гете китапларын алып килә идем. Яхшы күңелле,
тыныч табигатьле кеше булганга ихтирам итә идем мин аны. Мусаны Шпандау термөсендәге тоткын
иптәшләре дө бик яраталар иде. Камерада ул бер инженер белән утырды, ләкин мин анысының
исемен хәтерләмим ’. Җәлил миңа якташларын рус солдатларына каршы сугышмаска өндәгәне өчен
үлемгә хекем ителгәнлеген сөйләде».
Небенцаль җәлилчеләрнең ничек һәм кайда җәзалап үтерелүләрен сорагач, Юрытко бу
мәсьәләдә хәтеренә ышанып җитә алмавын өйтө. «Әмма, минем уемча, тоткын татарларның
барысын да аткан булырга тиешләр. Тоткыннарны, гадәттә, Шландаудан берничә километр кеньяк-
кенбатыштагы Зеебург тирында аталар иде», — ди.
Муса Җәлил турындагы романына материал җыю нияте белән, 1958 елда Шәйхи Маннур
Германиягә бара һәм Гатовта (Көнбатыш Берлин) яшәүче Георгий Юрытко белән очрашып сөйләшә.
Юрытко Шәйхи Маннурга да Муса Җәлилне бик мактап сөйли. Әмма шагыйрьгә шәхси
китапханәсеннән Гетенең «Фауст»ын алып килүен әйтүдән башка, телгә алырлык яңа мәгълүматлар
бирә алмый. Ш. Маннур Муса кулында булган «Фауст» китабын карарга тели, тик, кызганычка
каршы, Юрыткода ул китап сакланмаган икен. Сораштыра торгач, Юрытко Җәлил һәм Булатов белән
бор камерада алар кебек үк үлем җәзасына хекем ителгән, әмма хекем карары үзгәртелеп, соңыннан
исән калган ниндидер бер Италия солдаты да утырганлыгын әйтә. Әмма Юрытко ул кешенең исем-
фамилиясен хәтерләми. Ш. Маннур сораштыруын дәвам итә һем шунда, сүз арасында. Юрытко ул
итальянга Дантеның итальян телендә басылган «Илаһи комедияпсен укырга биреп торган булуын
исенә төшерә. Бәхеткә каршы, ул китап Юрыткода әле дә исән була. Бик җентекләп карый торгач, Ш.
Маннур әлеге китапның бер битендә карандаш белен итальянча язылган язу очрата. Утыз җиде
яшьлек хәрби әсир Рениеро Ланфредини булган ул Италия кешесе. Китапка Ланфредини үзенең
Италиядәге адресын да язып калдырган икән.
Ш. Маннур китапның Ланфредини язган битен Юрыткодан сорап ала һем аны Леон Небенцальгә
күрсәтә. Шул ук көнне Небенцаль Италиягә хат яза. Әсирлектән кайтканнан соң тору урынын сигез
тапкыр алыштырган булуына да карамастан, Италия почтасы барыбер ахыр чиктә Ланфрединины
эзләп таба һем хатны аңа тапшыра.
Үзенең элекке язмалары нигезендә. Рениеро Ланфредини Мусаның фашистлар
тоткынлыгындагы тормышын ачыкларлык кайбер яңа фактлар китерә. Шулардай иң әһәмиятлесе
җәлилчеләрне кайчан җәзага тарту мәсьәләсенә карый.
Мәгълүм булганча. Мусаның «Моабит дөфтәрләре-ндәге соңгы шигыре 1944 елның 1 январенда
язылган. Шуннан чыгып, Мусаларны 1944 елның январенда җәзалап үтергәннәр дип уйлаганнар иде
(Җәлил турындагы күп кенә мәкаләләрдә һәм фәнни хезмәтләрдә дә шул ук дата күрсәтелеп килде).
Әмма соңыннан. Мусаның дусты һәм көрештәшо Абдулла Алиш язган хат Бельгия аша туган илгә
килеп җиткәннән ары. бу датаның бик үк дөрес түгеллеге ачыкланды Алиш хатында «Суд 1944 елның
Сүэ Фуат Булатов турында бара — Р. М.
7 февралендә Дрезден шәһәрендә булырга тиеш», диелгән. Шулай ук кемнәр хөкем гә тартыласы
һәм ни өчен гаепләнәчәге дә әйтелгән. «Легионерлар дип аталып йөртелә торган татар хәрби
әсирләре арасында листовкалар таратуда гаепләнеп, 1943 елның августында кулга алындым.
Минем белән түбәндәге иптәшләр дә кулга алынды:
IMyca Җәлил — Казан шагыйре.
2 Гариф Шабаев — финанс хезмәткәре, Ташкенттан.
3 С ә й ф е л м ө л е к о в — Үзбәкстан сәүдә халык комиссары урынбасары.
4 Фу ат Булатов — Казан инженеры.
5 Әхмәт Симаев — Мәскәү журналисты һәм легионнан 20—25 кеше.
Без Берлин төрмәсендә ярты ел утырдык. Килдем, көрәштем, киттем. Күрәсең, безнең язмыш
шулайдыр инде. Без соңгы сулышыбызга кадәр үз халкыбызга турылыклы булып калабыз. Эх,
яшисе килә, сезне күреп баштан кичкәннәрне сөйлисе килә, кадерлеләрем... Бик күп язган һәм язарга
уйлаган әйберләр безнең белән китә...»
1944 елның 28 январенда язылган бу хаттан күренгәнчә, Абдулла Алиш судның кайчан булырга
тиешлеген яхшы белгән һәм үзләренә үлем җәзасы биреләчәгенә дә шикләнмәгән.
Шушы хатка нигезләнеп, җәлилчеләрне 1944 елның 7 февралендә үтерелгән булырга тиешләр
дип саный башлаганнар иде. Ләкин соңыннан, хөкем карары чыгарылганнан ары да, аларның ярты
ел төрмәдә ятканлыклары мәгълүм булды.
Леон Небенцаль, Роже Бодар һәм Константин Симоновларның эзләнүләре нәтиҗәсендә,
Моабит төрмәсендә шагыйрь белән бер камерада утырган Бельгия патриоты Андре Тиммерманс
табылды. Шуннан соң Җәлил тормышының ул чоры шактый ачыклана төште. Андре ААусаны 1944
елның январь ахырындамы, февраль башындамы Дрезден шәһәренә судка алып китүләрен һәм
шуннан соң берничә ай шагыйрь язмышы хакында берни дә белми яшәве турында сөйли.
Гитлерга һөҗүм ясалганнан соң, 1944 елның август башларында, башка политик тоткыннар
белән бергә, Андре Тиммермансны Моабиттан Шпандау төрмәсенә күчерәләр. Анда берничә көн
яшәгәч, төрмә ишек алдына алып чыккан вакытта, ул бер тоткынның төрмә тәрәзәсеннән пышылдап
кына нидер әйтергә чамалавын сизенә. Әмма кемгә мөрәҗәгать итүен төшенеп җитә алмый. Икенче
көнне шул ук тәрәзәдән тагын пышылдаган тавыш ишетә һәм шунда төрмәнең түбән катындагы бер
тәрәзәдән Муса йөзен күреп кала. Йөрергә алып чыккан вакытта әсирләргә тукталып торырга рөхсәт
ителмәсә дә, ботинка бавын бәйләгән булып, Тиммерманс шагыйрь йөзе күренгән тәрәзә каршында
берничә секунд тоткарланып тора. Шул арада Җәлил аңа, пышылдап кына, үзләренә суд
булганлыгын һәм тиздән барысының да башларын кисәчәкләрен әйтә.
Тиммерманс бу хәлдән соң ничек тә Мусаның үзен күрергә уйлый. Һәм ул бер көнне, ничектер
җаен туры китереп, Мусалар катындагы тоткыннар юына торган душка эләгә, һәм шунда, чыннан да,
шагыйрьне очрата. Алар ун минутлап бер душ астында юыналар. Надзирательләр карап
торганлыктан, әллә ни күп сөйләшә алма- салар да, Муса Андрега үзен дә, иптәшләрен дә үлем
җәзасына хөкем иткәнлеклә- рен тагын бер тапкыр әйтә.
Җәлилчеләрнең Шпандау төрмәсендәге хәлләре турында моңарчы билгеле нәрсәләр менә
шушылар гына иде.
Җәлилчеләрне кайчан һәм ничек үтергәнлекләрен сорап, Гази Кашшаф белән бергәләп
Ланфрединига хат язган идек. Җавап итеп ул безгә түбәндәге хатны җибәрде:
«Кремона. 24. I. 1967.
Хөрмәтле совет язучылары!
Кичә, 1967 елның 23 январенда. Сезнең хатыгызны алдым. Тоткарланмыйча җавап бирәм.
Шагыйрь Муса Җәлилнең үлгән көне шул элек мин әйткәнчә —1944 елның 25 августы. Аны мин
яхшы хәтерлим, чөнки нәкъ шул көнне, татар дусларымның
коточкыч хәлго дучар ителүләрен күргач,
үземә үлем карары чыгарулары турында
әйтеп, Берлиндагы Италия илчесе Анфузога
хат язарга карар кылдым.
1944 елның 25 аәгустында ир- тонге
сәгать алтыда безнең камерага төрмә
сакчыларыннан ике кеше килеп керде. Алар,
кулларындагы исемлеккә карап, өч татарны
чакырып алдылар һәм тиз генә киенергә
куштылар. Ни өчен киенергә кирәклеген
сорагач, сәбәбен белмәүләрен әйттеләр. Ләкин
татарлар соңгы сәгатьләре җитүен шундук
сизенделәр. Татарлар киенгәндә камерадан
чыгып торган сакчылар яңадан әйләнеп
керделәр. Татарларның берсе үзе белән кеч-
кенә фоторәсем алып китте. Чыгып
барышлый, инде беркайчан да кү-
решмәячәгебезне белеп, без дусларча
кочаклаштык. Ул арада башка камерадагы
татарлар да коридорга чыккан һәм үзара
борчылып сөйләшәләр иде. Мин ишеккә
килдем һәм Муса белән гадәттәгечә «сәлам» 5
дип исәнләштем. Аннары аларның барысын да
коридордан алып чыгып киттеләр.
Бераз вакыт үткәч, сакчылар
татарларның әйберләрен һәм төрле
кәгазьләрен алып киттеләр. Берәр сәгатьтән
башка сакчылар килеп, татарлардан калган
барлык әйберләрен: тәлинкәләрен,
кашыкларын, одеялларын исемлеккә
теркәделәр. Аннары ул исемлеккә миннән имза
куйдырттылар. Бу хәлләр дусларымны үлемгә
алып барган минутларда булды.
Сәгать унбердә минем камерага Георгий
Юрытко атакай керде һәм татарларның
барысы да сәгать унда асылганлыгын әйтте.
«Татар- икәнлекләрен әйттеләр.
Мин 1944 елның 25 августыннан соң да
Шпандауда тордым һәм, әгәр татарлар исән
калган булса, Юрыгко атакайданмы яки башка
кешедәнме ишеткән булыр идем. «Башка
төрмәгә күчермәделәр микән?» дип сорыйсыз.
Белмим. Алай булырга тиеш түгел. Юрытко
атакайдан башка, татарларны белгән кешене
хәтерләмим. Мин белгән
5 Бу сүз Ланфредини хатында да татарча язылган.
Фашисглар төрмасгндзге камераларның
берсе. Хәзерге күренеш.
лар үлгәндә дә елмаеп үлделәр», —
диде ул. Шул ук көнне җәлилчеләр белән бергә бер немец сержантын да асканнар.
Камерада өч көн бер үзем генә яшәдем һәм шунда, аш керткән вакытларында, терма
сакчылары миңа берничә тапкыр татарларның «аллее капут» (барысы да үле)
һәм үземнең «Тоткынлыктагы көндәлегем.дә язган барлык нәрсәм — менә шулар. «Көндәлек» хәзер
Римда, бер нәшрият карамагында. Бастырыл чыгарып булырмы — анысын киләчәк күрсәтер. Мин
үземне шактый яхшы хис итәм, әмма һәрвакыт врачлар күзәтүе астында яшим.
Немец төрмәләрендәге коточкыч хәлләрне тетрәнеп искә алам. Шул ук вакытта яхшы
дусларымны — әсир татарларны да онытмыйм.
Хөрмәтле язучы әф.энделер, шагыйрь Муса Җәлилнең хатынына һәм кызына миннән кайнар
сәлам тапшыруыгызны үтенәм.
Минем бик беләсем килә, шагыйрьнең тормышы турында китап яздылар микән?
Барыгызга да кайнар сәлам.
Хөрмәт белән, Ланфредини Рениеро».
Без Ланфрединидан Мусаларны үлемгә алып киткәннән соң Шпандауда күпме яшәоен сорап
язган идек. Ул менә болай җавап бирде: «Мин Шпандауда 1945 елның 6 январена кадәр тордым. Әгәр
татар дусларым Шпандау камераларында яисә коридорында булган булса, ул хакта я Юрытко
атакайдан яки башка дусларымнан ишетер идем».
Иреккә чыгу белән Ланфредини, Шпандау төрмәсендәге хәлләрне тасвирлап,
«■Тоткынлыктагы көндәлегем» исемле китап яза. Ә Юрытко көндәлек алып бармаган. Шунлыктан
аның язмаларында Юрытко белмәгән күп кенә мөһим мәгълүматлар бар. Аннары, Шпандауда көн
дә булып торган үтерүләргә инде ияләшеп беткәнлектән, Юрытконың җәлилчеләрнең үлеменә әллә
ни зур игътибар итмәве һәм күп нәрсәләрне оныткан булуы да гаҗәп түгел.
«Минем янга, 53 камерага, — дип яза Ланфредини,—Юрытко атакай атнага ике-өч мәртәбә
кереп йөри иде һәм һәрвакыт Муса Җәлил һәм аның иптәшләре белән бик ягымлы сөйләшә торган
иде. Һәм мин аңламыйм, нигә ул аларны үтергән көнне — 1944 елның 25 августын—хәтерләми икән?
Аларның үтерелгәнлеген шул ук көнне үзе миңа әйтте бит. Юрытко атакай ул көнне татарлар белән
бергә асылган католик сержант янына да керергә тиеш булган — бу хакта миңа үзе әйтте».
Сүз уңаенда, бу немец сержанты турында берничә сүз әйтеп китим. Җәлилчеләр белән бергә,
шулай ук листовкалар таратуда гаепләнеп, ниндидер бер хәрби немец та хөкем ителгән. Әсирлектә
булган кайбер кешеләрдән бу хакта моңарчы да ишетергә туры килгәләгән иде. Инде менә
Ланфредини да шуны раслый. Ләкин, кызганычка каршы, ул сержантның исем-фамилиясе дә,
язмышы да ачыкланмаган әле. Әмма шунысы игътибарга лаек: немец халкының үзе арасыннан да
фашизмга каршы көрәштә совет патриотларына ярдәм итүчеләр булган.
Җәлилчеләрнең кайчан үтерелүе хакында әйткән сүзләрен раслар өчен, Ланфредини 1944
елның 25 августында, үзен кичерүләрен сорап, Берлиндагы Италия илчесенә язган гаризасының
күчермәсен дә җибәргән. Аның төп нөсхәсе Берлиндагы Италия илчелегендә сакланган булган.
Ланфредини аны адвокаты аркылы соратып алган.
Шулай итеп, Ланфредини җибәргән материаллар Җәлил һәм аның иптәшләренең үтерелү
көнен ачыклауга мөмкинлек бирде. Ләкин бу датага икеләнүсез ышану өчен, аның тагын кайбер
документлар белән раслануы кирәк иде.
Германия Демократик Республикасының күренекле адвокаты доктор Кауль аркылы Леон
Небенцаль, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелгән кешеләрнең картотекаларын тикшерүне
үтенеп, Көнбатыш Берлиндагы Плетцензее төрмәсенә язу җибәртә. Нәтиҗәдә, чыннан да, йөзләрчә
кешеләрнең кәгазьләре арасыннан Әхмәт Симаев карточкасы да табыла. Бу карточкада һөнәре
буенча журналист, дине ягыннан— мөселман, 1915 елда туган Әхмәт Симаев дигән кешенең 1944
елның 25 августында иртәнге сәгать сигездә Плетцензее төрмәсенә китерелгәнлеге һәм шул ук көнне
иртәнге сәгать унда үтерелгәнлеге язылган. Шулай итеп, хәзер Ланфредини сүзләренең дөреслеге
тулысынча расланды.
Нигә бер генә карточка табылган? Башка татарларныкы кая китте икән?
Моның сәбәпләре торлечә булырга момкин.
Беренчедән, төрмә архивы, ихтимал, тулы түгелдер. Дөрес, Плетцензее доку
ментларына сугыш вакытында зыян килмәгән. Ләкин ул документларның бер елешен
америкалылар сугыштан соң Вашингтонга алып киткәннәр.
Икенчедән, Плетцензее төрмәсендә элек рухани хезмәтен башкарган һарольд Пельхауның
сөйләвенә караганда. 1944 ел август аеның икенче яртысыннан, ягъни Гитлерга һөҗүм булганнан
соң, фашист палачларына эш шундый күбәеп киткән, хәтта алар үтерелгән кешеләрнең
документларын тиешенчә тутырып торырга да өлгерә алмый башлаганнар. Шунлыктан алар 10-15
кешедән торган группадан нибары бер кешегә генә карточка язганнар. Көнбатыш Берлиннан
җибәрелгән Әхмәт Симаев карточкасының да бик ашыгыч тутырылганлыгы күренеп тора: утызга
якын графаның нибары биш-алтысына гына җавап язылган, ә башкалары буш калган.
Юрытко белән Ланфредини сүзләре арасындагы каршылыкны ничектер үзара бәйләү нияте
белән Шәйхи Маннур бу мәсьәләдә үз версиясен алга куя. Шпандау төрмәсеннән алып чыккач,
тоткыннарны, ихтимал, икегә бүлгәннәрдер, ди ул. Штатски кием киеп йөргән һәм элек «Идөл-Урал»
комитетында эшләгән кеше буларак. Әхмат Симаевны Плетцензеегә алып барып асканнар, ә
башкаларын Зеөбург тирында атып үтергәннәрдер, ди. Үзенең «Мусап романында да шул фикерне
үткәрә. Җәлил һәм аның иптәшләрен ничек атуларын җентекләп сурәтли.
Ләкин бу фикерне күпмедер дәлилләү өчен ике шарт кирәк. Беренчедән, җәлил- челөр
группасында бары тик бер генә кешенең штатски кием киеп ияргәнлеген һәм, икенчедән, атылу
«өстенлеге» хәрбиләргә карата гына кулланылуын ачыкларга кирәк.
Шушы турыда сорашып язгач, Ланфредини миңа татарларның яртысы хәрби киемнән,
яртысы, шул исәптән Җәлил дә. граждански киемнән иделәр дип җавап бирде. Соңрак язган
хатларының берсендә исә: «Хәтерем ялгышмаса. Әхмәт Сима- ес немец мундиры киеп йори иде«, —
дип язды. Ниһаять, Ланфредининың әйтүенчә, атып үтерелү «өстенлеге» бары тик очучыларга гына
бирелгән булган. Башка төр гаскәр сугышчыларын ничек телиләр — шулай үтергәннәр.
Җәлилчеләр группасындагы башка кешеләрнең карточкалары, бәлки, тиешенчә җентекләп
эзләнмәгәнгә табылмагандыр. Плетцензее төрмәсенә мөрәҗәгать ител караучылар Леон
Небенцольгә кадәр дә булды. Әмма һәрвакыт «югарыда күрсәтелгән кешеләр җәзалап үтерелгәннәр
исемлегендә юк» дигән җавап кына килә иде.
1967 елның мартында мин Германия Демократик Республикасында һем Көнбатыш Берлинда
булып кайттым. Шунда Леон Небенцальдән тагын бер тапкыр Плетцензее төрмәсенә мөрәҗәгать
итеп каравын сорадым. Нәтиҗәдә Җәлил группасындагы тагын бер к ешене —Гариф Шабаевны
үтерү турындагы карточка табылды. Шабаев та Өхмөт Симаев белән бер көнне һәм бер үк сәгатьтә
үтерелгән. Бу факт Рәниеро Ланфредини сүзләренең дөреслеген тагын бер тапкыр раслый.
Татарстан язучылар союзы Ланфрединины Советлар Союзына к илеп, Мәскәүнө һәм Казанны
күреп китәргә чакырган иде. Ләкин ул килә алмавын хәбәр итте.
«1963 елда мин инфаркт белән авырдым. Шуннан бирле врачлар күзәтүе астында яшим...
Минем гомеремне унбиш елга әлеге шул Германия кыскартты...» — дип язды ул.
1967 елның көзендә Ланфрөдинига икенче тапкыр инфаркт булган. Соңгы хатларын ул үзе яза
алмаган, больница палатасындагы иптәшенә әйтеп торып кына яздырган. Авыру булуына
карамастан, Ланфредини бер хатымны дз җавапсыз калдырмады. Күп санлы сорауларымның
барысына да тулы җавап бирә килде. «Шагыйрьнең соңгы көннәре турында дөресен сөйләүне үз
бурычым итеп саныйм. Мин Муса Җәлилне һәрвакыт хәтеремдә саклаячакмын, ченни ул минем
дустым, тормышым иң авыр чактагы дустым иде», — дип язды ул
Үзенең үтенече буенча, мин аңа, итальянчага тәрҗемә иттереп. Җәлил биографиясен һәм
альбомын җибәргән идем. Мусаның шундый зур хөрмәткә лаек шагыйрә булуын күреп. Ланфредини
бик сөенгән һәм гаҗәпләнгән «Мин Мусаны моңарчы д< зур шагыйрь дип исәпли идем. Ләкин
Казандагы иң зур театрларның берсе аның исемән йөртерлек дәрәҗәдә үк атаклы кеше икәнлеген
белми идем».-дип язды ул.
Альбомнан бер камерада утырган иптәшләрен — Муса Җәлил белән Фуат Булатов рәсемнәрен
шундук танып алган. Башка татар тоткыннарын да таныган, әмма аларның исемнәре аның хәтерендә
сакланмаган.
Рениеро Ланфредини хатыны Паола белән Кремона шәһәре урамында.
Без Ланфредини белән бер ел чамасы язышып тордык. Һәм менә 1967 елның августында
аңардан миңа алдан искәртеп киткән әлеге язмалар килеп төште.
Рим нәшриятларының берсендә әле һаман дөнья күрә алмый яткан «Тоткынлык тагы
көндәлегеминең үзе түгеп бу. Ланфредини үз язмаларының Шпандау төрмәсенә һәм Муса Җәлилгә
бәйләнешле өзекләрен генә сайлап җибәргән. Безнең үтенечебезне искә алып, Ланфредини үзе
турында кайбер мәгълүматлар һәм аның өстеннән алып барылган тикшеренү документларының
фотокүчермәләрен дә җибәргән. Аның язмышы икенче бөтен дөнья сугышы елларындагы катлаулы
вакыйгаларга катнашкан меңнәрчә итальяннар язмышына бик охшаш һәм шул ук вакытта шактый
гыйбрәтле дә.
Рениеро Ланфредини 1907 елның 9 апрелендә Виаданада (Мантуя) туа, белем ала, аннары
кечерәк кенә конторада эшли. Икенче бөтен дөнья сугышы башлангач, армия хезмәтенә алына.
1943 елда Муссолини хөкүмәте бәреп төшерелгәч, Бадольо җитәкчелегендә төзел гән яңа
хөкүмәт фашистик партияне тарата һәм официаль төстә Германиягә каршы сугыш игълан итә.
Бадольо армиясе сафларында Ланфредини туган илен басып алган фашистларга каршы сугышка
китә. Ләкин аңа озак сугышырга туры килми. Фронтка килүенең беренче көненд ә үк әсирлеккә эләгә
һәм, хәрби әсир буларак, Германиягә эшкә озатыла. Шундагы бер хәрби предприятиедә эшләгәндә
Ланфредини үзе кебек үк фашизмны күрәлмаучы берничә чех әсире белән танышып, дуслашып
китә. Ләкин ул саксызлык күрсәтә: фашизмга каршы нәфрәт б елдереп, бер чех дустына язулар язып
бирә. Шул язуларының, берсе гестапога эләгә һәм
Ланфредини кулга алына. Аны «немец халкының катгый ихтыярын — сугышны җиңү- гечә девам
иттерергә дигән теләген тоткарларга» тырышуда гаеплиләр. Ланфреди^ ниның чех әсир енә
адресланган язуларында, фашист судьялары фикеренчэ, аеруча «хәтәр» яңгыраган өзекләр аның
өстеннән алып барылган тикшеренү материалларында сакланган. Аларда гади итальян солдатының
ул вакыттагы уйлары, теләк-омтылыш- лары бик ачык чагылган: «Мин 1943 елның сентябрендә
Италиягә басып кергән немецларга каршы көрәштем. Үлсәм — үлем, әмма немецларның эсэс
гаскәрләренә хезмәт итмәячәкмен. Германиядә нинди коточкыч хәлләргә юлыгуымны язып
тормыйм. Нюрнбергта безгә номерлар бирделәр. Безне кеше ите белән сат у итүчеләр алдында
чишенергә мәҗбүр иттеләр. Без. итальяннар, Эфиопияне, Сицилияне, Ливияне югалттык. Берлинда
утыручы башкисәр һәм тиран аркасында безнең барлык шәһәрләребез җимерелеп бетте. Ул беренче
һөҗүмен Австриягә, аннары сезнең кадерле илегезгә — Чехословакиягә ясады. Аннары барлык
милләтләргә каршы китте. Никадәр фаҗига һәм кайгы китерде ул кешеләргә... Кая карама — ут, кан.
Әле сугыш бетмәгән, хәлләр тагын кыенлашыр әле. Һәркайда фәкыйрьлек, ачлык. Бөтен дөнья
әлеге шул Берлиндагы бер кеше аркасында сыкрана.
Гомуми дошманга карата мин дә Сезнең белән бер фикердә. Вакыты якынлашып килә.
Берлиндагы теге хәшәрәт үләчәк. Сезнең илегез — героик Чехословакия өчен дә азатлык сәгате
сугар.
Хәзер мине көненә уникешәр сәгать эшләтәләр, ләкин алар барыбер җиңеләчәк. Италиядә
хәрби әсирләрне болай эшләтмиләр. Мин сеэне кайчакта заводта күргәли идем. Тик Сезнең белән
бер тапкыр да сөйләшкәнем булмады, ченки Сезне немецлар, алай гына да түгел, нацистлар дип
уйлый идем. Ләкин хәзер, сезне белгәч, миңа тормыш җиңеләеп киткән төсле булды».
Ланфредини үз эше буенча чыгарылган хөкем карарының копиясен дә җибәрде. Менә ул:
«Берлиндагы армия үзәк трибуналының немец халкы исеменнән хөкем карары.
1907 елның 9 апрелендә Виаданада туган, немец кораллы кечләре җиңеләчәк дигән коткы
таратуда гаепләнгән Италия солдаты (концентрацион лагерь XIII А Суль- цбаке Розембөрг) Рениеро
Ланфредини өстеннән алып барылган тикшерү нәтиҗәләрен карау өчен 1944 елның 23 маенда хәрби
трибунал җыйналды. Анда судья булып адвокат Земмехель, прокурор — капитан Моэаниец,
адвокат-яклаучы — адвокат Денике, секретарь — Шульц әфәнделәр катнашты.
Немец кораллы кечләре җиңеләчәк дип коткы тараткан ечен, гаепләнүче үлем җәзасына хөк ем
ителде.
Үлем карары чыгарылу турында илчелеккә шундук түбәндәге адрес буенча хебәр ителде:
Берлин — 8
Вильгельмштрассе
Шушы карарның күчермәсен фашистлар Германиясенең чит ил эшләре министрлыгы Италия
илчелегенә җибәрә һәм, алу белән, үзләренә хәбәр итүне сорый. Ч*нки, закон буенча, карар җиренә
җиткерелгәнче еч ай вакыт үтәргә тиеш, һәм бу вакыт карар чыгарылу көненнән түгел, бәлки илчелек
карарны алу кененнән исәпләнә икән.
«1944 елның февралендә, — дип яза Ланфредини. — мине Пассаудан Сульцбаке Роземберг
концлагерена күчерделәр һәм лагерь уртасындагы агач баракка яптылар. Бик ныклап саклана
торган ул баракта бельгиялеләр, французлар һәм югославлар да булып, алар барысы да хекем
карары чыгарылуын көтелер иде. Гамбургта хөкем ителгән есирләрнө Аусвихтагы үлем лагерена
җибәрделәр. Лагерьдагы тоткыннарны күршедәге Сульцбаке шәһәрендә эшләтәләр иде.
Рус солдя.ларын иҢ куриылыч һ.« иц сурлыклы ушл.рг. й.р-.л.р ИД. («•«лен, шлрсламый калган
Бомбаларлы скыкс һ. 6.).
Балга, лгал.аиларга һа» русл.рг. и.м.цл.р аарула палар карый ИЛ.- 6.Л..И- лалар һам
фралдусаор .ЛИЛ...И гамака галиакларан —■> р.сл.р.. Б.рГ ......................................................... ыс
ларым .л. да ис.мдэ Ул саккакларка д. «риаллап П...Л Булмый, иурс.л.р, .асар
атарга гына торалар иде. Руслар кебек үк, безгә дә Кызыл Хач бернәрсә дә җибәрми иде. Безгә
бирелә торган икмәк, әлбәттә, җитәрлек түгел, ә бельгиялеләргә һәм французларга Кызыл Хач атна
саен посылке) җибәреп тора иде.
Тикшеренү тәмамланганнан соң, 1944 елның апрелендә мине кулга алырга ордер килде. Мине
лагерь төрмәсенә яптылар һәм анда биш көн тоткач, Берлинга алып барып, Тегель төрмәсенә
яптылар. Микем камерага немец мундиры кигән бер русны кертеп ташладылар. Без аның белән өч
көн тордык. Аннары миннән кыскача гына сорау алдылар да яңадан әлеге концлагерь төрмәсенә
алып кайттылар. Лагерь ишек алдына йөрергә алып чыккан чакларда мин русларны да күрәм, ләкин
без күз карашлары һәм елмаюлар аша гына аңлаша идек.
1944 елның 23 маенда мине үлемгә хөкем иттеләр. 1944 елның 4 июнендә, үлемгә хөкем ителгән
немецлар белән бергә, мине Шпандау төрмәсенә алып киттеләр. Шпандау төрмәсе миңа куркыныч
һәм ерткыч кош төсле күренде. Ике-өч капка аша үткәннән соң, мине беренче каттагы беренче
коридорга алып керделәр. Камера ишекләренә үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең исемлеге язылган
карточкалар эленгән иде.
Яңа килгән тоткыннарны камераларга урнаштыра башладылар. Миңа да чират җитте. Барлык
әйберләремне алырга куштылар һәм, бер камерага кертеп, мине шунда бикләп куйдылар. Шагыйрь
Муса Җәлил һәм Булатов камерасы иде бу. Таныштык. Алар мине бик җылы каршыладылар.
Шагыйрь ябык, әмма шактый нык күренә, күз карашы үткен һәм акыллы иде. Чәчләре күзенә төшеп
тора. Киеме — граждански кием. Өстендә аксыл-коңгырт костюм. Булатов тәбәнәгрәк буйлы һәм
сәламәт йөзле базыграк кеше булып, өстендә солдат мундиры иде Муса да, Булатов та миңа бик
яхшы мөгамәлә күрсәттеләр, идәндә яткан салам түшәкне алып, урын-җир дә әзерләп куйдылар.
Каяндыр котелок сыман банка һәм кашык та табып бирделәр.
Беренче көн бик тынгысыз узды. Әле анда, әле монда чакыртып йөдәттеләр. Соңыннан складка
алып барып, сәләмә киемнәремне тапшырттылар. Бары шуннан соң гына камерага кайттым.
Шагыйрь үзен Әхмәт 6 7 дип атады, ләкин Булатов аның чын исемен һәм зур шагыйрь икәнлеген
әйтте. Булатов шагыйрьне бик хөрмәт итә иде.
Шпандауда көн тәртибе болай иде: йокыдан тору — сәгать алтыда. Җиденче яртыда кофе
эчәбез. Ләкин аның исеме генә кофе иде. Сигезенче яртыда камерада авырулар юкмы дип сорап
китәләр (авыру булса, врач чакырту өчен). Сәгать тугызда, уникешәр кешелек төркемнәргә бүлеп,
төрмә ишек алдына йөрергә алып чыгалар8. Йөрергә чыккач тоткыннарга үзара сөйләшү бик катгый
тыела. Шулай да кайчакта, җаен табып, азрак сөйләшкәләргә мөмкин. Йөргәннән соң, камераларга
алып керәләр. Әнә шул вакытта шагыйрь үзенең татар дуслары белән ниндидер язулар алыша һәм
татар телендә Булатов белән шул язулар хакында нидер сөйләшә. Соңыннан ул язуларны юк
итәләр. Сәгать унбердә — аш өләшү: биш кисәк бәрәңге салынган шулпа бирәләр. Көндезге сәгать
бердә почта китерәләр9. Почта өләшкәннән соң —
6 Муса «Идел-Урал» легионында тормаган һәм кулга алынганга кадәр граждански киемдә
йөргән. Аның кайбер иптәшләрен легионда кулга алганнар, шунлыктан алар немец мундирында
булган.
7 Бу башта безгә сәер тоелды Ланфредини Мусаны Әхмәт Симаев белән буташтырмый микән
дип шикләнгән идек. Ләкин алай түгеп икән. Рәсемнәрен күрү белән, Ланфредини Җәлилне дә,
Симаевны да шундук таныл алган. Теге чакта Муса, ихтимал, үзенең иптәшләре турында сөйләгән
булгандыр, ә Ланфредини, немецча тиешенчә белмәгәнлектән, аны ялгыш аңлагандыр. Сөйләвенә
караганда, Ланфредини ул вакытта, чыннан дә, немецча бик аз белгән.
8 Иртән йөрергә алып чыкканда тоткыннарга гимнастика ясау рөхсәт ителә торган булган.
Хатларының берсендә Ланфредини Муса Җәлилнең һәр көн иртән гимнастика ясавын әйтел язган
иде.
9 Ланфредини бер хатында: «Үлемгә хөкем ителгән кешеләргә кайбер өстенлекләр бирелә: без
немец газеталарын һәм китапларын укый алабыз... Хат язарга, хат алырга һәм өйдән яисә Кызыл
Хач тарафыннан җибәрелгән посылкалар алырга да рөхсәт ителә иде. Ләкин минем беркайчан да
бернәрсә дә алганым булмады», дип язган иде. Ә икенче бер хатында: «Муса төрмә кибетеннән
немец газеталары сатып алып укый һәм аларның эчтәлеген сөйләп бирә торган иде»,—дип язды.
Әмма хат язышу иреге совет әсирләренә рөхсәт ителмәгән булса кирәк. Чөнки, Юрытконың әйтүенә
караганда, шагыйрь үзенең бер-ике хатын төрмәдән аңа биреп чыгарган.
Шпандау термгсе.
яп. Әледән-әле коридорда кычкырган, сөйләшкән тавышлар ишетелеп тора, әмма кемнәр һәм ник
кычкырышканын беркайчан да белеп булмый. Безнең коридор конен-тенен сак астында тора иде.
Кичке сәгать дүрттә — кичке аш: өстене бер тамчы джем ягылган һем кечкенә генә маргарин кисәге
куелган юп-юка икмәк телеме. Кичке алтыда надзиратель килеп керә. Безне — үлемгә хөкем ителгән
кешеләрне — бөтенләй чишендереп. киемнәребезне коридорга алып чыга Аннары кулларыбызга
богау сала һәм без шул хелдә йокларга ятабыз. Иртән, богауларыбызны салдыргач, киемнәребезне
алып кереп бирәләр, һәр көн шулай зшленә. Кичке сигездә ут сүндерелә, һем камерада тынлык
урнаша. Бары тик надзирательләрнең аяк тавышлары гына ишетелеп тора. Тен уртасында кинәт ут
яндыралар һәм безне карап йөриләр. Үлемгә хөкем ителгәннәрне аеруча каты күзетәлер. Аерым үте
явызларын исәпкә алмаганда, сакчылар бик үк начар кешеләр түгел. Барысы да диярлек сугыш
инвалидлары: кайсының күзе, кайсының кулы юк.
Католик динендәге кеше булганга, бер кеине үз яныма термәдәге католик руха- ниы Юрытко
атакайны чакырттым. Георгий Юрытко шундук килеп житте. Соңыннан да килгәләп йөрде. Юрытко
шагыйрь белән озаклап сөйләшеп утырырга ярата иде. Термөдә протестант пасторл ары да бар иде
Әмма алар беркайчан да безнең янга кермәделәр...
Төрмәдә мөселман руханилары юк иде.
Аллагә ышануым ул авыр кеннәрде миңа бик ярдәм итте. Шул инану аркасында, миңа барлык
кешеләр дә туганнарым булып тоела иде.
Болар Сезнең ечен кызыклы булыр дип уйлыйм. Үз тарафымнан Сезгә аз булса да ярдәм итә
алуыма бик шатмын. Мин Сезгә бөтенесен дә тефтишләп, хәтта «Кен- дәлегемьә яэылмаганнарны
да естәп сөйләргә тырышам. Татарларның хәле ничек булганын бары мин генә беләм, ченки соңгы
көннәрдә бары мни гене алар белен берге булдым.
Шпандау термәсенде зшләр ничек иде соңГ Тоткыннарны китерү һем алып китүдән башка
дүшәмбе көнне анда бернинди дә яңалык булмый иде. Эшләре тикшерә-
леп, хөкем карары чыгарылган кешеләрне я башка термага, яисә концлагерьга озаталар иде ул
көнне. Сишәмбе көнне тагын шул ук хәл кабатлана иде.
Кайбер көннәрне иртанге сәгать тугызда камерага граждански киемдәге кешеләр керә. Минем
уемча, алар фабрика хезмәткәрләре иде. Алар кәгазь китерәләр, ә ул кәгазьләрдән без мармелад
төрү өчен каплар ясыйбыз. Шагыйрь эшен җиренә җиткереп, яратып эшли. Булатов алай ук түгел.
Атнаның из начар көннәре — чәршәмбе, җомга, шимбә. Үлемгә хөкем ителгән кешеләрне шул
көннәрдә җәзалыйлар. Чәршәмбе һәм җомга көннәрендә пехота солдатларын, шимбә көнне авиация
солдатларын.
Пехотачыларны Берлиннан егерме километр ераклыктагы Бранденбургка алып барып,
башларын чабалар, ә авиаторларны, Геринг боерыгы буенча, атып үтерәләр иде.
Ул көннәрне иртәнге сәгать биштә камерага кырыс кыяфәтле кораллы солдатлар килеп керә.
Хөкем ителгән кешеләрнең исемнәрен игълан итәләр һәм генерал Фроммның аларның үтенечләрен
кире какканлыгын, ягъни үлем карары расланганлыгын әйтәләр '. Җәзаланырга тиешле кешеләрнең
саны көненә биш-алтыдан алып тугызга кадәр була, һәр көн иртән менә ишек ачылыр да безнең
исемнәрне атарлар дип көтә идек. Сәгать алтынчы яртыда җәзаланырга тиеш кешеләрне
коридордан алып чыгып китәләр. Бу хәл тыныч кына үтми, каймакта ул тоткыннар бик нык тавыш
куптаралар. Хатыннары, әниләре, бала-чагалары хакына булса да исән калдыруларын үтенеп,
аллага ялваралар. Алар шундый җан өзгеч итеп ачыргаланалар — андый чакта таш йөрәк тә түзә
алмас иде. Кайчакта үлемгә баручыларның рухын күтәрергә тырышучы Юрытко тавышы да
ишетелгәләп куя. Кемнәрне үлемгә алып китүләрен иртән йөрергә чыккач кына беләбез, әле кичә
генә бергә прогулкада йөргән кешеләрнең кайберләре безнең арада булмый инде. Безне үтерү яки
үтермәү мәсьәләсе генерал Фроммга бәйле. Сине асаргамы, кичерергәме яисә эшеңне яңадан
карарга җибәрергәме— барысын да ул хәл итә. Үлемгә хөкем ителгән һәр кеше янына да Юрытко
атакай керә иде. 1944 елның 20 июленнән соң Фромм урынына Гиммлер билгеләнде. Татарларны
үлемгә ул хөкем итте. Үлемгә хөкем ителгән немецларны карар җирена җиткерелгәнче өч ай чамасы,
ә башка ил хәрби әсирләрен кайчакта еллар буена төрмәдә тоталар иде (мәсәлән, эшне кабат
тикшерү кирәк булса һ. б. :).
Төрмәдә эчке тәртипләр менә шулай иде. Хәзер шагыйрь Муса Җәлил һәм Булатов белән үзара
нинди мөнәсәбәттә булганыбызны сөйлим.
Мин аларга башымнан узган хәлләрне сөйләп бирдем. Мәсьәлә җитди икән, әмма кичерүләренә
һәм үлем карарын бүтән җәзага алмаштыруларына өметләнергә була, диде Муса.
Бадольо солдатын кичерү... Бу миңа һич тә мөмкин булмастай тоелды.
Шагыйрь камерада булмаган вакытларда (мунчага яисә врачка киткәндә) Булатов миңа аның
зур язучы икәнлеген сөйли иде. Муса һәрвакыт һәркемгә яхшы мөгамәлә кыла иде. Түземле, тыйнак,
беркайчан да кызмый, юкка кешене рәнҗетми. Ләкин үз дәрәҗәсен белә, хәтта надзирательләр
алдында да артык исе китми. Шагыйрь миңа
1 Бер хатында Ланфредини бу хакта тулырак итеп язган иде: «Сакчы хөкем ител гән
кешеләрнең исем-фамилияләре язылган исемлекне тотыл керә дә: «Синең көнең бетте — үлем
җәзасы расланган!» дип кычкыра. Шуннан соң хөкем ителгән кеше иптәшләре белән хушлаша да
коридорга, үзе кебек үк, үлемгә баручылар янына чыгып китә».
2 Хатларының берсендә Ланфредини бу турыда киңрәк, җентекләбрәк язган иде: «Үзенең
үтенече буенча, якшәмбе көннәрендә, төш вакытында, Җәлилне күрше камерадагы татар дуслары
янына да кертәләр иде. Ул анда берәр сәгать чамасы була. Алар камерасыннан Җәлил шатланып
һәм канатланып чыга һөм бик рухланып Булатов белән нидер сөйләшә иде. Якшәмбе көннәрендә
мине һәрвакыт күрше камералардагы итальян дусларым яки күрше татарлар чакыра (төрмә
алфавиты белән су трубасына шакып). Аларның соравы буенча, мин үз илемнең җырларын
җырлыйм, шулай итеп, аз булса да күңелләрен ачам. Соңыннан мин һәрвакыт изге митептв язылган
дини шигырьләрне җырлый идем.
үзен ничек кулга алуларын һәм ничек хөкем итүләрен дә сейләгән иде. Әмма хәзер, егерме елдан
соң, аның сүзләрен тулысынча хәтерләмим инде. Әгәр мин дөрес аңлаган булсам, шагыйрь башта
Берлиндамы, әллә Германиянең кайсыдыр башка бер шәһәрендәме иректә яшәгәнлеген сөйләде...
Анда ул нәрсә белән шөгыльләнгәндер, анысын хәтерләмим. Бары тик чагыштырмача иректә
булганын гына беләм. Сугышудан мәгънә юк, чөнки иртәме-соңмы сез барыбер оттырачаксыз, дип,
немецлар арасында листовка таратканнар. Аларны үз араларыннан берсе саткан. Аннары барысын
да кулга алганнар. Судка кадәр аларның төрлесе төрле төрмәдә утырган. Немецлар алар белән бик
каты кыланган. Җәлил миңа үз тәнендәге күп санлы җәза һәм кыйнау эзләрен күрсәтте. Әгәр мин
дәрес аңлаган булсам, татарларның барысына да суд Дрезденда ясалган һәм аларның барысын да
үлемгә хөкем иткәннәр. Судтан соң, Германиянең күп төрмәләре аша үтеп, Шпандауга килеп
эләккәннәр. Алар Германиягә һәм фюрерга каршы пропаганда алып баручыларны гаепкә тарта
торган параграф буенча хөкем ителгәннәр. Мин Шпандауга килгәндә татарлар анда елга якын
ятканнар иде >. Булатов белән шагыйрь үзләренең исән калуларына ышана башлаганнар иде инде.
Хөкем карары чыгарылганнан соң күп вакыт үткән, шунлык тан өметләнергә дә мөмкинлек калган
иде. Күңеле төшенке, уйчан чакларында шагыйрь бик күп яза иде - Нәрсә яза — анысын мин белми
идем. Язган әйберләрен кат-кат укый да ертып ташлый ул. Ә кайчакта тирән уйга чума.
«Немецларның да язмышы мөшкеллеккә калачак»,—дип куя. Ул миңа рус дәүләтенең тезелеше,
парламентның ике палатадан торганлыгын аңлатты. «Рус хөкүмәте башлыклары мондый
тоткыннарны беркайчан да кичерми калмас иде, гаеплеләрне. әлбәттә, җәзага тартырлар (Себергә
эшкә җибәрерләр), әмма гомерләрен саклап калырлар иде», — дигән сүзләре хәтердә калган. Ул үз
илен бик еш искә ала иде. Әгәр үлсәм, иләм мине онытмаска тиеш дия иде. Шагыйрь шулай ук
туганнарын — хатынын, кызын һәм анасын да бик еш телгә ала иде. Андый чакта күзләреннән
мөлдерәп яшьләр тама иде. Ашарга китергән бәрәңгеләрне бүлүне без һәрвакыт Мусага тапшыра
идек һәм ул һәрвакыт зуррак бәрәңгеләрне Булатовка яисә миңа бирергә тырыша иде.
Атна саен безгә җидешәр сигарет бирәләр (бары тик үлемгә хекем ителгәннәргә генә бирелә)
иде. Тәмәке тартмаганга күрә, мин үз элешемне шагыйрьгә яисә Булатовка бирәм '. һәр җомгада эчке
киемнәрне алыштырабыз. Ләкин минем ул турыда сөйлисем дә килми, чөнки бу кием алыштыру
түгел, бәлки үзе бер җәза иде. Мунча керү, медицина тикшерүе, эчке киемнәрне алыштыру — болар
барысы да формаль нәрсәләр иде. Камерага килеп керәләр дә. анадан тума чишендереп, бетен кием-
салымнарыбызны җентекләп тикшерәләр. Әгәр шунда рөхсәт ителмәгән берәр әйбер чыкса —
беттең... Кайчакта эсэсчы солдатлар да тентү ясап китәләр иде -.
Безнең бердәнбер юанычыбыз — төрмә стеналарындагы язуларны уку. Камера стеналары
төрле милләт кешеләре язып калдырган исемнәр белән чуарланган . Булатов аз сүзле иде, арада иң
куп сөйләшүче, әлбәттә, мин идем. Камерага кергән саен, Юрытко шагыйрьдән: «Итальян үзен ничек
хис итә?» —дип сорый. Шагыйрь аңа: «Ул яхшы кеше», —дип җавап бирә иде. Юрытко шагыйрь
белән бик озак гәпләшеп утырырга ярата иде бу атнада кемнәрне үтерүләрен һәм башка шуның ише
яңалыкларны сөйли. Шагыйрьнең язуларын да башка камерадагы татарларга шул Юрытко алып
китә һәм икенче кенне тегеләрнең җавапларын да ул алып килә иде. Чиста
9. .К У ■ м .1
1 Ланфредини Җәлилне дөрес аңламаган, күрәсең, кадәр
җәлилчеләр Шпандауда, күп дигәндә, ике аи гына чөнки, Дрезден
төрмәсе стенасындагы язуга караганда, алар әле Дрезденда булганнар.
Р Соңыннан җибәргән хатларының берсендә Ланфредини
__ с _____ ......... noiaiura кан ДӘ Я3'а«
Аның белән очрашканга
1944
1 Муса Җәлилнең беркайчан да тәмәке
Ланфрединидан «Әллә шагыйрь төрмәдә тәм «Юк,
тартмады. Сигаретларны ул күрше кам» җавап бирде
Шунлыктан мин
кәгазь, икмәк, теш щеткасы кебек әйберләрне дә безгә шул Юрытко алып бирде. Бик әйбәт кеше иде
ул.
Көннәрнең берендә шагыйрь итальян телен өйрәнергә теләвен әйтте. Мин аны өйрәтә
башладым. Сүзләрне ул бик тиз отып ала, аннары кабатлап йөри. Иртә-кич- ләреи мине итальянча
сәламли иде. 1944 елның 20 июлендә Гитлерга һөҗүм булганлыгын без төрмә сакчыларыннан
белдек. Күңелләребездә зур ышаныч туды... Ләкин, Һөҗүмнең уңышсыз булуын ишеткәч,
шагыйрьнең күңеле сүрелде *. Фюрер үлгән булса, шагыйрь, бәлки, исән калыр иде. Фромм эшеннән
алынганнан соң безнең эшләрне Гиммлер кулына тапшырдылар, ул аларның барын да бик тиз хәл
итте... Хәзер инде көненә унҗидешәр кешене җәзалый башладылар. Татарларны асып үтерергә
дигән карарга да шул ук Гиммлер кул куйды.
Камерада без бертуганнардай яшәдек. Камерабыз һәрвакыт чиста була иде. Хәтта төрмә
надзирательләре дә мактый иде. Бер-беребезне бик хөрмәт итә идек. Башка татарлар да миңа
шундый әйбәт мөнәсәбәттә булдылар. Күрәсең, аларга шагыйрь минем турыда сөйләгән булгандыр.
Без үзара «сәлам» дип исәнләшә идек. 1944 елның 15 августында надзиратель мине башка камерага
күчерде. Шагыйрь белән Булатов моңа бик гаҗәпләнделәр, әмма немецлар белән бәхәсләшеп
булмый. Мине күчергән камера Җәлилләрнекеннән ерак түгел иде. Тәрәзәсе ишек алдына карап тора.
Шуннан мин шагыйрьнең гимнастика ясаганын күрә идем. Йөрергә алып чыккан вакытларда мин
тагын шагыйрь һәм Булатов белән очраша башладым. Хәзер мин Абдулла, Батталов, Симаев 10 11
исемле татар дусларым камерасында тора башладым. Мин аларны элек тә яхшы беләм, чөнки
йөрергә чыкканда бер төркемгә эләгә идек. Алар өчесе дә хәрби киемнән. Барысы да мине якын
итәләр, шулай да миңа шагыйрь һәм Булатов камерасында яхшырак иде. Җае чыкканда мин
шагыйрь белән тәрәзә аша да сөйләшкәли идем...
Аннары 1944 елның 25 август көне килде. Иртәнге сәгать алтыда камерага керделәр һәм алдагы
хатларымда язган аяныч хәл булды. Нигә алтыда, ә биштә түгел? Анысын белмим. Татарларны шул
ук көнне сәгать унда асып үтергәннәр. Сезнең өчен, синьора Җәлил һәм аның кызы өчен, мин үзем
белгәннәрнең барысын да тулы итеп язарга тырыштым. Хәтта «Көндәлегем»дә боларның бөтенесе
дә үк юктыр дип уйлыйм.
Мин, бары тик мин генә шагыйрь һәм татарлар белән соңгы көннәрендә бергә булдым, аларны
үлемгә алып китүләрен күреп калдым. Алар минем белән итальянча һәм үзләренчә «сәлам» дип
хушлашып киттеләр. Алар үзләрен бик тыныч тоттылар. Юрытко атакай миңа: «Татарлар елмаеп
үлделәр», диде. Минем күңелемдә алар һәрвакыт бик кадерле истәлек булып саклана12.
Хөрмәтле язучы әфәнделәр, Юрытко атакай сүзләрен беркайчан да онытмагыз: «Татарлар
елмаеп үлделәр».
Бу язмаларымны язганда мин бик төгәл һәм гадел булырга тырыштым. Мин — язучы түгел.
Әдәби итеп яза алмаган булсам, гафу итегез. Бу аяныч вакыйгалардан соң егерме өч ел үткәч бер
файдам тияр дип һич тә уйламаган идем. Әгәр тагы
10 Алдан язган хатларының берсендә Ланфредини шагыйрьнең күңеле һәрвакыт
күтәренке, рухы көр булды, ул минем дә күңелемне төшермәскә, рухымны күтәрергә тырыша иде,
дип язды. «Ләкин аның да күңеле төшкән чаклары була иде. Мәсәлән, Гитлерга ясалган һөҗүмнең
уңышсыз чыкканлыгын белгәч, берничә көн бик борчылып, беркем белән дә сөйләшмичә боегып
йөрде».
11 Ул өч кеше — Абдулла Алиш, Абдулла Батталов һәм Әхмәт Симаев булган. Ланфредини
аларны Җәлил альбомындагы рәсемнәреннән таныды.
J Җәлилнең биографиясе һәм альбомы белән танышып чыккач, Ланфредини нигә тугыз гына
кеше күрсәтелгәнлеген сорап язды. Мин аңа җәлилчеләрнең өчесе әлегә билгесез булуын әйтеп
яздым. Шуннан соң ул миңа: «Җәзалап үтерелгән (1944 ел 25 августында) татарлар барысы унике
кеше иде. Җәлилдән тыш, журналистлар һәм инженерлар арасында анда немец хәрби формасы
кигән тагын өч кеше бар иде, ләкин мин аларның исемнәрен хәтерләмим. Тик аларның барысын да
«нацистлар режимына каршы пропаганда алып барганлыклары өчен» асканнарын гына беләм», —
дип язды.
берәр нәрсә кирәк булса — языгыз. Мөмкин кадәр тулырак итеп җавап бирергә тырышырмын.
Синьора Җәлилгә һәм Җәлилнең кызына кайнар сәлам тапшырыгыз.
һәр яклап уңыш телим Сезгә, әфәнделәр.
Ланфредини».
Алда әйтеп үтелгәнчә, җәлилчеләрне аскан көнне, ягъни 1944 елның 25 августында,
Ланфредини, үзен кичерүләрен үтенеп, Италия илчесенә хат язган. Илчелек, аның үтенечен яклап,
фашистлар министры Гиммлерга түбәндәге язуны җибәргән:
«Кулга алынган солдат Ланфредини Рениероны гафу итү турында үтенеч.
Италия фашистлар республикасы илчелеге немец кораллы көчләре җиңеләчәк диюдә
гаепләнгән, 1944 елның 23 маенда Үзәк Хәрби трибунал тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителгән
Италия гражданины Ланфрединины кичерүне үтенә. Хөкем карары илчелек аркылы 1944 елның 2
октябрендә алынды. Илчелек һич тә гаепләнүче тарафыннан фюрер дәүләтенә карата әйтелгән
сүзләрне зыянсыз һәм авыр җәзага хөкем итәрлек факт түгел дип бәхәсләшми. Икенче яктан, без ул
кешенең нинди шартларда булуын һәм шәхси үзенчәлеген исәпкә алуны үтенәбез. Ул шартларда
аның әлеге сүзләрне алдан уйлап әйтүе һәм әйткән сүзләренең максаты — немец гражданнарына
зыян китерү булуы мөмкин түгел. Безнең уебызча, трибунал мәсьәләнең шул якларын искә алмаган,
шуңа күрә хөкем карары юридик тәнкыйтьне күтәрә алмый. Безнең фикеребезчә, бу очрак
фюрерның 1939 ел, 16 Октябрьда игълан иткән кайбер әсирләрне кичерү турындагы боерыгына
туры килә.
Гаепләнүче әйткән сүзләр немец халкының хәрби рухына җитди к уркыныч тудырмый, чөнки
ул андый мөмкинлектән бик ерак торган: танышлары аз, алар белән дә турыдан-туры аңлаша
алмаган. Шундый куркыныч булса гына 5 статья буенча карар чыгару мемкин булыр иде.
Ланфредини язган хатларда немец гражданнарына йогынты ясарга омтылу юк. Болардан тыш,
хөкем ителгән кешенең бу хатларны язган чактагы рухи халәте үк андый нияте булуга юл куймый:
аның тормышы политикадан бөтенләй читтә һәм хатларының эчтәлеге дә вак-төяк нәрсәләр
турында гына. Ә начар ниятләрне тормышка ашыру өчен, мәсьәләне халыкка җиткерергә омтылыш
кирәк. Безнең уебызча, монда сүз бик үк җитди булмаган очрак турында бара һәм гаепләнүчегә
карата кирәгеннән артык җәза бирелгән. Шунлыктан без хөкем карарын яңадан бер кат тикшерүне
һәм гаепләнүчене кичерүне үтенәбез, (һич югында, төрмәгә ябу белән алыштыруны.)
Ланфредини хатларын мораль яктан бик төшенке вакытта язган. Италиядә ул сугышның
кешеләргә, аларның йорт-җирләренә һәм. табигый рәвештә, барлык итальяннарның горурлыгы
булган сәнгать әсәрләренә китергән бик зур зыяннарын күргән. Германиядә ул күнегелмәгән бик
авыр эшләрдә эшләгән, бик кыен шартларда яшәгән. Шунлыктан аның рухы төшкән һәм ул сугыш
китергән кыенлыклар турында сүз алып барган. Болардан тыш, ул үзенең мондый хәлгә төшүенә
немец хөкүмәте түгел, бәлки Бадольо гаепле булуын оныткан. Чөнки ул немец газеталарын
укымаган һәм немец радиосын тыңламаган. Шуңа күрә политик белеме ягыннан бик артка кал ган.
Ул бөтенләй диярлек немецча сөйләшә белмәгән һәм хәрби тәртипләрне өйрәнеп өлгерә алмаган.
Солдатта да нибары бер ай, Италия армиясе җиңелер алдыннан гына булган ул Һәм анда да
хәрби күнекмә ала алмаган.
Ул авыр эшкә һәм кыенлыкларга ияләшмәгән. Алты ай буена өеннән бернинди хәбәр алмаган.
Менә шушы хәлләрдән чыгып, Ланфредини теге хатлерны рухы төшенке. күңеле китек вакытта гына
язган дип уйларга була. Ланфредининың беркайчан да немец гражданнары белән бәйләнешкә
керергә һәм еларга үз фикерләрен әйтергә тырышмавы да аның файдасына сөйли. Киресенчә, ул
һереекыт алардан читтәрөк (102 битне карагыз) йөргән, димәк, бернинди дә тискәре тәэсир ясый
алмаган.
Менә шушы хәлләрдән чыгып, без Ланфредини Реки.роны кичерүне үтенеп мөрәҗәгать итү
нигезле дип саныйбыз.
Министр әфәнде, безнең адвокатка тиешле кеше белән очрашырга мөмкинлек бирсәгез, сезгә
бик бурычлы булыр идек. Берлин, 8. 11. 1944 ел».
Бик дини кеше булуын исәпкә алып, Юрытко да Ланфрединины кичерүләрен үтенгән. Нәтиҗәдә
үлем җәзасы 15 елга төрмәгә ябу белән алыштырылган.
Җәлил һәм аның иптәшләренең кичерелү мөмкинлекләре булганмы соң?
Әлбәттә, фашистлар җәлилчеләрнең Гитлер режимына аңлы рәвештә каршы баручы һәм
фашист армиясен таркату өчен күп эшләр башкарган кешеләр икәнлеген бик яхшы белгәннәр. Ләкин
нигә соң яшерен эш алып барган җәлилчеләрне фашистлар кулга алу белән үк юк итмәгәннәр, нигә
елдан артык төрмәләрдә тотканнар?
Фашистлар киләчәкне күз алдында тотканнар һәм политик максатлардан чыгып эш иткәннәр
булса кирәк. Гитлерчылар үзләре оештырган «Идел-Урал» легионын Совет Армиясенә каршы
көрәштә файдалану ниятеннән әле һаман кире кайтмаган булганнар, күрәсең. Җәлилчеләрнең хәрби
әсирләр арасында дәрәҗәләре зур булуын белеп, аларны үз якларына аударырга өметләнгәннәр.
Шул максат белән, гадел хөкем иткән атлы булып, ике тапкыр (Берлинда һәм Дрезденда) суд
комедиясен ясаганнар. Суд алдыннан җәлилчеләр камераларына адвокат (татар ак эмигранты) һәм
мулла кертеп, тоткыннарны судта гафу үтенергә дә үгетләп караганнар. Ләкин совет патриотлары
аларның ул кармагына эләкмәгән, дошман алдында түбәнлеккә төшүгә караганда үлемне артыграк
күреп, үгетләүчеләрне камераларыннан куып чыгарганнар.
Ланфредини 1945 елның маенда Совет Армиясе частьләре тарафыннан азат ителә. Әйтүенә
караганда, азат иткәннән соң бер рус полковнигы аның белән дусларча сөйләшеп тә торган һәм алар
шатлыктан бергәләп азрак рус аракысы да эчкәннәр. Аннары, сәламәтлеге начарлану сәбәпле,
Ланфрединины «үз эшләрен бик яхшы белүче ягымлы руслар» госпиталенә салганнар. Анда бераз
дәваланганнан соң, 1945 елның 10 июнендә ул үз иленә кайтып китә. «Русларга рәхмәтем һәм
хөрмәтем бик зур минем, чөнки җирдәге барлык кешеләр—бертуган»,—дип яза Ланфредини.
Муса Җәлилнең безгә билгеле соңгы шигыре 1944 елның беренче январенда язылган. Ләкин
шагыйрь шуннан соң да сигез айга якын исән булган бит әле. Шул сигез ай эчендә бер дә иҗат итми
тормагандыр ләбаса! Кая язды икән Җәлил шигырьләрен? һәм аның ул әсәрләрен табарга аз гына
булса да өмет бармы икән?
Ланфрединидан мин менә шул хакта сорашып хат язгач, ул болай дип җавап бирде:
«Мин Җәлил белән бер камерада утырганда төрмә дирекциясе унбиш көннән унбиш көнгә безгә
китаплар бирә иде. Немецча белмәвем сәбәпле, миңа, гадәттә, рәсемле журналлар бирәләр иде.
Шагыйрь исә, киресенчә, калын китаплар укый һәм немецча бик яхшы белә иде. Әнә шул үзе укый
торган китапларда берәр яки яртышар гына чиста бит тапса да, ул анда нидер яза иде. Төрмә
китапханәсеннән аның шул чакта язган берәр әйберен тапканыгыз бармы?»
Димәк, Шпандау төрмәсендә китапханә булган икән?! һәм ул китапханәдәге китапларда
Җәлилнең язмалары да булырга тиеш!
Бу безнең өчен бик мөһим һәм көтелмәгән яңалык иде. Мин яңадан җентекләбрәк сорашып хат
язгач, Ланфредини: «Шпандауда китапханә булганмы-юкмы — белмим, әмма һәр унбиш көн саен
төрмәне саклаучы немец солдатларының безгә китаплар кертеп һәм алдан китергәннәрен алып
китеп йөрүләре хәтеремдә. Берлиндагы Тегель төрмәсендә дә шул ук хәл иде. Димәк, һәр төрмәнең
үз китапханәсе булган булырга тиеш»,— дип җавап бирде.
Шпандау төрмәсендә китапханә булганмы, әгәр булса, аның китаплары кайда икәнлеген
әйтүләрен үтенеп, мин Көнбатыш Берлиндагы байтак кына официаль кешеләргә мөрәҗәгать иткән
идем. Кызганычка каршы, берсеннән дә уңай җавап алганым юк әле.
Җәлилнең берәр төрле блокноты булдымы икән? Нинди дә булса кәгазьләре калдымы икән
аның? Бу сорауларыма каршы Ланфредини түбәндәге җавапны язды: «Шагыйрь үзе укый торган
китапларда очраган буш битләргә яза иде. (Минем турыда да нидер язганлыгын әйтте ул бер вакыт.)
Ләкин аның бернинди дә куен дәфтәре юк, чөнки камерада һәр көн тентү үткәрелеп тора һәм безне,
үлемгә хөкем ителгән
нәрне, аеруча җентекләп тикшерәләр иде. Әгәр берәр герле язу тапсалар, каты җәзага тарталар иде.
Җәлил бик күп язды, ләкин соңыннан язган әйберләрен ертка- лап ташлый торган иде...»
Язган әйберләрен ертып ташлау шагыйрьгә бик кызганыч булгандыр, әлбәттә. Әмма кененә
өчәр-дүртәр тентеп торгач, башкача нишләсен соң?
«Шагыйрь миңа үзенең адресын да биргән иде. Ләкин бер тентү вакытында аны немецлар
алып китте», — дип язды Ланфредини. Шуның естенә, Мусаны үлемгә алып киткән вакытта
Ланфредини башка камерада булган, шунлыктан шагыйрь аңа соңгы үтенечен дә әйтә алмаган.
Шулай булса да, җәлилчеләргә кайбер кәгазьләр тотарга рөхсәт ителгән булса кирәк. Ченки,
миңа язган хатларының берсендә, Ланфредини үлемгә киткәндә тоткыннар үзләренең барлык
кәгазьләрен камерада калдырыл киткәнлекләрен әйтел язган иде.
Бәлки, ул кәгазьләрдә Муса Җәлилнең шигырьләре дә булгандыр, дип уйлаган идек без. Хәзер
ышанып әйтә алабыз: әйе, чыннан да. булган икән.
Эзләнә торгач, шагыйрь төрмәдә утырган вакытта аның янына төрмәгә Илдар Идриси дигән
бер татар килгәләп йөргәнлеге билгеле булды. Илдарның ата-аналары әле революциягә кадәр үк
Германиягә күчеп киткән булганнар. Илдар үзе Германиядә туган, әмма шулай да үз илен, туган телен
сагына торган кеше булган. Җәлилне дә шуңа хөрмәт иткәндер, күрәсең. Илдар шагыйрьгә берничә
талкыр икмәк, чиста эчке киемнәр һәм кәгазь алып килгән. Ә соңгы килүендә (1944 елның август
ахырында була бу хәл) надзиратель аңа барлык татарларның да җәзалап үтерелүен әйтә һәм
Җәлилнең әйберләрен алып чыгып бирә. Шул әйберләр арасында шагыйрьнең төрмәдә төшкән
рәсеме, чүпрәккә төрелгән һәм вак кына хәрефләр белән язылган егерме битләп шигырьләре дә
була.
Ул шигырьләр һәм Илдар Идриси нинди язмышка дучар булгандыр — анысын бүгенгә тикле
белә алганыбыз юк әле. Илдар үзе дә. фашистларга каршы эш алып баруда гаепләнеп, төрмәгә
ябылган, имеш, диген хәбәрләр дә бар. Әгәр ул исән калган булса, барыннан да элек, аны Төркиядән
эзләргә кирәктер, чөнки аның атасы, Галимҗан Идриси, Төркия подданные булган. Бу юнәлештә
эзләнүләр алып барылса да, кызганычка каршы, әлегә уңай нәтиҗә биргәне юк.
Автордан. Бу материал басылып яткан көннәрдә И талиядән күңелсез
хәбәр килде. 1967 елның 12 декабренда Рениеро Ланфредини инфаркт
авыруыннан үлгән. Тоткынлыкта Муса Җәлил белән бер камерада утырган. •
соңгы елларда шагыйрь турында кыйммәтле мәгълүматлар биргән Р.
Ланфредини тормышының ахыргы көннәренә кадәр безнең дустыбыз булып
калды. Без. татар язучылары. мәрхүмнең хатыны Платаның кайгысын чын
күңелдән уртаклашабыз.
Шул ук көннәрдә Германиядән тагын бер мәгълүмат килде еИзвестия»
газетасының Бврлилдиеы уз хәбәрчесе С. Тосунян Леон Небенцальнең
җәлилчеләр турында яңа документлар тапканлыгын хәбәр итте. Төрмә
архивындагы рәсми язу буенча. Муса Җәлилне 1944 елның 25 августында унике
сәгате IS минутта гильотинода үтергәннәр. Әхмәт Симаев. Әхәт Аднашев.
Абдулла Алишев. Сәлим Бухаров. Абдулла Батталов. Фуат Булатов. Зиннәт
Хәсәнов. Гайнан Курмашсв. Гариф Шабаен. Фуат Сәйфелмөлековларны да шул
ук көнне юк иткәннәр Бу яңа мәгълүматның әһәмияте әйтеп бетергесез зур.
Чөнки бу Җәлил һә и аның иптәшләренең кайчан җәзалап үтерелүләрен төгәл
күрсәтә торган рәсми документ. Л Небенцаль тапкан документларның тагын
бер әһәмияте шунда, аларда моңарчы билге- /е булмаган ике патриотның исе ч-
фамилиясе күрсәтелгән. Алар: Әхәт Аднашев һәм Сәлим Бухаров Кемнәр алар?
Кайда туып-үскән- нтр> Бездә әле бу хакта бернинди мәгълүмат та юк Бәлки,
безнең журналны укучылар арасында ул кешеләрне белүчеләр килеп чыгар*
Берлинда табылган бу яңа документлар турында тулыраң мәгълүматлар
журналыбызның алдагы саннарында биреләчәк.