Логотип Казан Утлары
Очерк

УНӨЧЕНЧЕ


Икенче очерк
«Идея ягыннан ышанычлы, мораль яктан тотнаклы...»
елның 2- апрелендә Кустанай өлкәсенең Воровски сельпосында председа- 1?У(Э1Ртепь урынбасары булып эшләүче Мәхмүт Нурмөхәммәт улы Җамалетди- новны кулга алалар. Бу хәл Җамалетдиновның хезмәттәшләре өчен дә. туганнары һәм танышлары өчен дә бик сәер тоела. Чөнки ул эшендә дә. өандә дә, семьясында да тыныч, тыйнак, тәртипле һәм бик төгәл кеше була. Председатель урынбасары итеп билгеләнгәнгә кадәр склад мөдире вазифасын башкара. Анда да бөтен эшен пөхтә алып бара, бер тиенлек әйберсе артык та, ким дә чыкмый. Менә шул гаделлеге өчен аны хөрмәт итәләр һәм, әйбәт эшләвен искә алып, берничә мәртәбә бүләклиләр, премия дә бирәләр. Тикшерү органнарына биргән характеристикасына да: "Тапшырылган эшләрне тырышып башкара, җәмәгать эшләрен үти, идея ягыннан ышанычлы, мораль яктан тотнаклы», дип язалар.
Кыскасы, Җамалетдинов һәр яктан уңган, булдыклы хезмәткәр саналып йөри.
Ләкин, шулай да, кайбер шактый сәер яклары була аның. Әйтик, ул ничектер йомык характерлы кеше була һәм эшеннән соң буш вакытларында беркем белән дә аралашмый. Кунак чакырмый, үзен чакырсалар да барырга яратмый. Эш сәгате бетүгә өенә кайтып китә, хәтта кинога һәм концертларга да бик сирәк йөри. Хатынын да тыеп тора; өйдән чыгып йөрмәскә, кешеләр белән аралашмаска куша. Ихтимал, нервлары какшаган булгангадыр, әгәр кеше күрсә, куркынып, агарынып кала. Аннары үзе артында кем дә булса басып яисә утырып торганны һич яратмый. Хәтта җыелышларда һәм президиум өстәле артында утырырга туры килгән вакытларда да гел арткы рәткә посуны җайлы күрә. Әгәр дә артында берәр кеше утыра икән, минут саен аңа борылып карый һәм, ахыр чиктә, барыбер иң артка күчеп утыра. Хезмәттәшләре аның бу сәер гадәтләрен белсәләр дә әллә ни зур игътибар бирмиләр: сугышның башыннан ахырына тикле диярлек дошман тылында партизанлыкта йөргәннән калган гадәтедер дип кенә уйлыйлар.
Кайберәүләр кебек зуррак урынга ирешергә дә атлыгып тормый Җамалетдинов. Склад мөдиреннән председатель урынбасары итеп күтәрү хакында сүз чыккач та бик күп мәртәбәләр үгетләгәннән соң гына риза була. Сугышта күргәннәре турында сөйләвен үтенеп, пионерлар аны үзләренә чакырган вакытларда да тыйнаклык күрсәтә минем алай зурлап сөйләрлек батырлык эшләгәнем юк, дип очрашуларга бармый кала.
Кылыч борынлы, кара чәчле, ябыграк озынча йөзле, урта буйлы, тыйнак, әмма зәвык белән киенгән менә шул кеше хәзер кулга алынган һәм тикшерүче каршында утыра. Түгәрәк тимер боҗралы иске модалы күзлеге аңа интеллигент кыяфәте биреп тора. Тыштан караганда, сәүдә эшчесеннән бигрәк, укытучыга охшаган ул. Гадәттән тыш җитди кыяфәтле булганлыктан, әле егерме тугызда гына булса да. шактый олы яшьтәге кеше кебек күренә.
Җамалетдинов, һич гаепсез кеше кебек, үзен бик тыныч тота. Тикшерүченең сорауларына бер дә ашыкмыйча, артык вакланмыйча, әмма тулы итеп җавап бирә.
Тикшерүче шулай ук ашыкмый Кулга алынучының үзеннән сорашып, фамилиясен, исемен, атасының исемен, туган елын һәм урынын, якын туганнарының фамилияләрен һәм адресларын язып куя. Аннары биографиясен сөйләргә куша.
Җамалетдиновның биографиясендә бер дә алай шикләнерлек нәрсә юк. 1921 елда Кустанай өлкәсенең Семиозерка поселогында туган. Кустанай шәһәрендәге урта мәктәпнең сигез классын тәмамлаган. Шунда комсомол сафына кергән. Аннары нотариаль контораның секретаре булып эшләгән. 1940 елда армиягә алынган. Беренче көннәреннән алып, Ваган сугышында катнашкан. Яраланган, чолганышта калган һәм партизаннарга кушылган. Алар белән 1944 елга кадәр дошманга каршы сугышып йөргән, аннары безнең армиянең регуляр гаскәрләре сафына күчкән. 1945 елда демобилиэа- цияләнгән һәм шуннан бирле сәүдә эшендә эшли. Өйләнгән. Өченче яшенә чыккан малае бар. Хатынь' икенче балага узган.
— Чолганышта ничек калдыгыз? Аннары партизаннарга ни рәвешле юлыктыгыз? Шул хакта тулырак сөйләгез әле!
Җамалетдинов ялт итеп тикшерүчегә карап ала да сүзен дәвам итә.
Сугыш башланганда Балтик буенда булган. Дошманның беренче һөҗүме алар частена туры килгән. Бик тырышып каршылык күрсәтүләренә карамастан, немецларның частьлары Җамалетдиновлар частен флангтан әйләнеп үткән һәм сугышның өченчеме яки дүртенчеме көнендә болар камалышта калган. Шул көннәрдә Җамалетдиновның сул аягы каты яраланган. Аяк сөяге сынган аның. Әмма аны иптәшләре ташлап калдырмаган, үзләре белән күтәреп алып киткәннәр. Урман һәм сазлыклар аша ай ярым чамасы көнчыгышка таба барганнар. Әмма, һәркайда немец патрульләре очрап торганлыктан, алга бару һаман саен кыенлашкан. Шунлыктан сугышчылар ике- өч кешелек вак группаларга бүленеп хәрәкәт итәргә карар кылганнар. Ә Җамалетдиновның аягы һаман да ныграк шешә барган. Авыртуына түзә алмыйча кычкыра, саташа ук башлаган. Ахыр чиктә иптәшләре аны кечерәк кенә бер поляк хуторыида калдырып китәргә мәҗбүр булганнар
Йорт хуҗалары бик әйбәт кешеләр булып чыккан: аны бик яхшы караганнар, ашатканнар һәм эчерткәннәр, кирәкле даруларны табып бир'эннэр. берничә мәртәбә доктор да алып килгәннәр. Җамалетдинов акрынлап терелә башлаган. Аннары йорт хуҗалары аңа поляк партизаннары отрядына кушылырга ярдәм иткәннәр. Сөйләвенә караганда, 1944 елның җәенә кадәр Җамалетдинов поляк партизаннары отрядында немецларга каршы сугышып йөри. Бик күп мәртәбә сугыш операцияләрендә катнаша, диверсион эшләр башкара, җаваплы заданиеләрне үти. Аннары, руслар группасы белән бергәләп (анда аларның барысын — татарларны да, украиннарны да. белорусларны да. грузиннарны да руслар дип йөрткәннәр), подполковник Золотарев, ягъни партизаннар атал йөрткәнчә Золотарь, җитәкчелегендәге совет партизаннары отрядына кушыла. Бу отрядта Җамалетдинов әллә ни озак тормый. Тиздән фронт Белоруссиягә килеп җитә һәм әлеге отряд Совет Армиясе частьларына кушыла.
Тикшерүче аның сүзен бүлдермичә генә тыңлый һәм сөйләгәннәрен язып бара. Барысы да дәрес, барысы да Җамалетдиновның анкетасына теркәлгәннәргә сүэгә-сүэ туры килә. Ә иң мөһиме шул Җамалетдиновның барлык сүзләре документлар белән раслана. Менә партизан отряды командиры Золотаревның имзасы куелган һәм, бик үк ачык булмаса да, печать белән расланган бер белешмә. Җамалетдиновның, чыннан да. 1944 елның җәй һәм көз айларында Золотарев җитәкчелек иткән отряд белән бергә сугышып йөрүе хакында әйтелгән анда Менә поляк телендә язылган һәм берничә кәшә имзасы белән беркетелгән тагын бер белешме. Анда шулай ук Җамалетдиновның гадел хезмәт итүе турында әйтелгән. Датасына караганда, белешмә ул поляк отрядыннан киткән көнне бирелгән. Тик шунысы сәеррәк: киткән көне күрсәтел*
гән, ә отрядка кайчан килгәнлеге әйтелмәгән. Тикшерүче шул турыда сорагач. Җа- малетдинов җилкәсен сикертеп куя да:
— Немец поездларын шартлаткан чакларда безгә ул хакта белешмә бирмиләр иде,—ди. — Беләсезме, анда бюрократизм белән шөгыльләнеп торырга вакыт булмады. Хәтта сөйгән кызыңның рәсемен йөртергә дә рөхсәт ителми иде. Ә бу белешмәне алырга Золотарь отрядындагы элек махсус бүлектә эшләгән бер кеше акыл бирде. Без, диде, сезнең поляклар белән бергәләп батырларча сугышканыгыз- ны беләбез, әмма алдагы көнегездә, бәлки, документның кирәге чыгар, диде. Шуннан соң без, инде китәргә кузгалгач, кире полякларга килдек тә, шулай-шулай дип мәсьәләне аңлатып бирдек. Алар көлделәр, әмма сораган белешмәне бирделәр. Бер миңа гына түгел, барыбызга да шушылай язды алар. Бик нык оялдык без ул чакта, җир тишегенә кереп китәрдәй булдык. Ләкин соңыннан. 1945 елнын маенда тикшерү пунктына эләккәч, теге акыл биргән кешегә бик күп рәхмәтләр укыдык. Югыйсә, үзебезнең гаепсез икәнлегебезне ничек раслый алыр идек? — ди.
— Кемнәр соң ул «без»? — ди тикшерүче. Җамалетдиновның сүзен бүлеп.
— Соң мин инде... һәм башкалар—
Болары да дөреслеккә туры килә. Сугыш вакытында фашистик Германия оккупациясенә эләккән барлык совет гражданнары кебек үк, Җамалетдиновның да 1945 елның маенда Львов шәһәре янында тикшерү пункты аша үткәнлеге һәм бернинди дә гаебе табылмаганлыгы турында да белешмә бар аның анкетасында.
Тикшерүче тагын кайбер нәрсәләрне сораша да кинәт:
— Муса Җәлил исемле шагыйрь хакында ишеткәнегез бармы? — дип сорый.
— Муса Җәлилме? — Җамалетдинов уйга калып, кашларын җыера. — Юк— Хәер, бар шикелле. Әйе, искә төште. Белүен белмим мин аны, әмма әсирлектә булган кешеләрдән — татарлардан андый шагыйрь булганлыгы хакында ишеткәнем бар. Сугышка кадәр үк әле Татарстан язучылар союзы председателе булган. «Алтынчәч» операсын язган, шулаймы?
— Аның турында ниләр беләсез?
— Әйбәт сөйләмиләр иде аның турында, — ди Җамалетдинов, көрсенеп. — Үзе теләп әсир төшкән, ә аннары фашистларга хезмәт итә башлаган дип әйттеләр. Аларга татар легионы төзергә ярдәм иткән, фашист газеталарында эшләгән. Аның немец формасын киеп йөрүен дә күргәннәр. Сатлык җан булып чыккан, күрәсең...
Тикшерүче байтак вакыт текәлеп Җамалетдиновка «арап тора. Ышанамы ул аңа, әллә юкмы — әйтүе авыр.
— Әйткәннәрегезгә өстисе нәрсәләрегез юкмы?
— Юк.
— Алайса имзагызны куегыз. Менә монда — һәр битнең аскы ягына. Аннары менә монда — азаккы биткә.
Үзе сөйләгән һәр сүзне ятлап калырга теләгәндәй, Җамалетдинов башта беркетмәне бик зур игътибар белән берничә мәртәбә укып чыга. Аннары тикшерүчедән кайбер вак-төяк төзәтмәләр кертүне үтенә. Бары шуннан соң гына боргалап-сыргалап имзасын куя.
Муса Җәлил шәһитлеге
Хәзер Җамалетдинов кулга алынганга кадәрге хәлләрне күздән кичереп үтик.
1946 елда Татарстан язучылар союзына озын буйлы, киң җилкәле бер кеше килеп керә. Исемен, фамилиясен дә әйтеп тормастан, союзда эшләүче бер хезмәткәрнең өстәленә кызыл кәгазьгә төрелгән төргәк куя да:
— Бу — һәлак булган татар шагыйренең шигырьләре. Бик күп куллар аша. ут һәм тәмуг аша, төрмәләр һәм концлагерьлар аша үткән алар. Мин аларны мәрхүмнең үтенече буенча китердем. Миннән бүтән берни дә сорашмагыз, — ди.
Әлеге сәер кеше чыгып киткәч, төргәкне актарып карыйлар. Аннан битләре вак кына гарәп хәрефләре белән язып тутырылган кечкенә блокнот килеп чыга. Дуслары Муса Җәлилнең почеркын шундук танып алалар. Моабит дәфтәренең беренчесе илгә әнә шулай әйләнеп кайта. Тагын бер елдан соң элекке Моабит тоткыны Андрэ Тиммерманс Брюссельдәге Совет илчелегенә Муса Җәлилнең икенче дәфтәрен тапшыра.
Теге беренче дәфтәрне туган илгә чем алып кайтканлыгы байтак вакыттан соң гына ачыклана- Нигъмәт Терегулов дигән кеше була ул. Ләкин бу хәл ачыкланганда Терегулов үзе үлгән була инде. Шулай итеп, шагыйрьнең әсирлектәге тормышын тулырак ачыкларга ярдәм итәрдәй бик әһәмиятле ул җеп тә өзелеп китә.
Бу мәсьәләдә бердәнбер чыганак булып, Моабит дәфтәре үзе генә кала. Соры катыргы кәгазьдән ясалган ул дәфтәрнең тышлыгына шагыйрь үзенең васыятен язып калдырган.
«...Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил... 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115нең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул.
Муса Җәлил. 1943 Декабрь *
Шушы васыятеннән соң, шагыйрь үзе белән бергә хөкем ителгән яшерен оешма членнарының исемлеген китергән һәм: «Болар татар легионын таркатуда, күмәк качу оештыруда гаепләнәләр». — дип язып куйган. Менә ул исемлек:
Гариф Шабаев — бухгалтер.
Муса Җәлил — шагыйрь.
Әхмәт Симаев — журналист.
Абдулла Б а т т а п — Казан.
Курмашев Гайнан—
А. Алиш — язучы.
Фуат Булатов — инженер.
Сөйфелмелеков —
Хисаметдинов — ветеринария врачы.
Мичурин — юрист.
Ә м и р о в — җырчы.
Шөрипов —
Аннары исемлек астына калын сызык сызылган һем кыйгачлап, эре хәрефләр белән:
«Хыянәтче — Җәләлетдинов, Үэбөкстаннаи'», — дип язылган.
Хыянәтченең фамилиясе исемлектә унөченче булганлыктан, аны. шартлы рәвештә, «унөченче» дип атап йөртә башлыйлар. Җәлил шәкертләреннән, ихтимал, исән калган кеше юктыр, алар фашист палачлары тарафыннан үтерелгәндер. Ә хыянәтче... Әллә нинди кабахәтлекләр эшләү бәрабәренә булса да, үзенең пычрак җанын саклап калган, хәтта илгә («Туган илгә» дип әйтәсе дә килми, чәнки хыянәтченең иле юк аның!) кайткан булырга да бик мөмкин.
Менә шул фикердән чыгып, шагыйрьнең дуслары тикшерү органнарына мөрәҗәгать итәләр һәм хыянәтчене эзләүне үтенәләр.
Үзбәкстанда Җамалетдинов фамилияле кеше табылмый. Кустанай өлкәсендә сәүдә эшендә эшләүче Мәхмүт Җамалетдинов дигән бер кешене табалар табуын. Әмма аны «унөченче» дип санарга һич тә нигез булмый, чөнки ул. документларына караганда, сугышның башыннан ахырына кадәр диярлек партизаннар белән бергә дошманга каршы сугышып йоргән Өстәвенә, заманында фильтрация пунктында да тикшерелгән. Шуларны искә алып, ул кешенең үткәндәге тормышы белән артык төпченеп тормыйлар.
Айлар, еллар үтә. Кайдандыр Җәлилгә яла яга торган имеш-мимешлөр тарала башлый. Фашистларга сатылган икән, җаны-тене белән аларга турылыклы хезмәт
1 Муса Җәлил хыянәтчене якыннан белмәгән, күрәсең. Шунлыктан аның фамилиясен ялгыш язган. Хәер, төрмә шартларында Мусаның барысын да тегел итеп бөлеп бөтерә алмавы гаҗәп тә түгел.
иткән икән, дип тә сөйлиләр- Хәтта, Муса әле исән, америкалылар ягына чыккан да, хәзер кайдадыр Көньяк Америкада качып йөри икән дип сөйләүчеләр дә табыла. Тик мондый ялаларның чыганагы озак вакытлар билгесез кала килде. Бары бернәрсә — кемнеңдер шагыйрь исемен пычратырга тырышуы гына ачык иде.
Ялган сүзләр арту белән бергә, Муса Җәлил һәм аның иптәшләренең дошман тылында батырларча яшерен көрәш алып барулары турында да материаллар җыела торды.
Нюрнберг процессы фашизмның кешелеккә каршы алып барган бик күп пычрак җинаятьләрен ачты. Әнә шул әшәке җинаятьләрнең берсе, бөтен халыкара конвенцияләрне бозып, хәрби әсирләрне үз илләренә каршы сугышырга мәҗбүр итү була.
Сугыш башланган көннәрдә үк Гитлер командовекиесе яшерен приказ бастырып чыгара. Ул приказ буенча, фашистларга әсир төшкән барлык еврейләр, комиссарлар Һәм азиатлар юкка чыгарылырга тиеш була. Татарлар, үзбәкләр, кыргызлар, казакълар. төрекмәннәр, башкортлар һәм башка халыклар «азиатлар» төркеменә кертелә. Ләкин ул приказ, бигрәк тә аның «азиатлар»ны күздә тоткан өлеше, озак яши алмый. Совет Армиясенең каты һөҗүме нәтиҗәсендә бик күп сугышчылары кырыла башлагач, гитлерчылар теге приказларын үзгәртергә мәҗбүр булалар. 1942 ел башында алар хәрби әсирләрдән милли легионнар оештырырга керешәләр. Беренче булып, Урта Азия әсирләреннән Төркстан легионы төзелә. 1942 ел ахырында әзербәйҗан, грузин, әрмән легионнары һәм «Идел — Урал» исеме астында татар легионы оештырыла башлый. Ә рус әсирләреннән иленә хыянәт иткән генерал Власов командалыгында «Рус азатлык армиясе» оештырыла.
Гитлерчылар ул легионнарга зур ышаныч баглыйлар. Шуңа күрә дә алар белән җитәкчелек итүне явыз разведчик, «рус мәсьәләләре буенча белгеч», элек Мәскәү- дәге Германия илчелегендә хәрби атташе булып эшләгән җитмеш яшьлек Эрнст фон Кестрингка йөклиләр. Ә «азиатларга рухани» итеп, үзенең бетен җарияләре белән Иерусалимнан «бөек мөфти» Сәид Мөхәммәт Әмин әл Хөсәенне чакыртып алалар. Легионерларга идеологии «тәрбия» бирү эшенә көнчыгыштагВ1 оккупацияләнгән җирләр министры Альфред Розенберг җитәкчелек итә. Розенбергның көнчыгыш министрлыгы каршында хәрби әсирләрне үгетләү һәм җыйнау буенча эмигрантлар комитеты, шул исәптән «Идел — Урал» комитеты да, төзелә. Ул комитетка элекке Оренбург сәүдәгәре, революциядән соң Төркиягә, аннары Германиягә качып киткән ярым надан, әрсез һәм юньсез Шәфи Алмаз җитәкчелек итә.
Фашистлар командованиесе Идел буенда «ирекле, бәйсез татар дәүләте» төзергә вәгъдә итә. Бу вәгъдә эмигрантлар күңеленә бик хуш килә. Комитетка «Идел — Урал» дигән исем әнә шул һавадагы торнаны күздә тотып бирелә Дөньяда булмаган ул дәүләтнең җирен «юмарт» фашистлар бик зурдан «билгелиләр»: Иделдән алып Уралга һәм тКазаннан алып Астраханьга кадәр җәелә аның чикләре. Татар хәрби әсирләре менә шул идеологии «прәннек»кә омсынып сугышырга һәм үләргә тиеш була. Ә легионга язылырга теләмәүчеләрне фашистлар коточкыч кыенлыкларга дучар итәләр. 1941—1942 елларда гына да йөз меңнәрчә кеше үтерелә.
1943 ел башында Польшадагы Едлино станциясеннән ерак булмаган Радом шәһәрчегендә татар легионының беренче батальоны төзелеп (немец документлары буенча 825 нче), фронтка җибәрелә. Фашистлар ул батальонны зурлап, оркестрлар уйнатып, бик хәтәр речьләр сөйләп озатып калалар. Һәм алар, эшләре уңышлы чыккан тәкъдирдә, менә күрегез, «руслар тарафыннан изелеп килгән» Идел татарлары, «немец туганнары» белән иңгә-иң торып, үзләренең ■■бәйсезлекләре'. өчен ничек яхшы сугышалар, дип бөтен дөньяга акырырга да әзер булалар.
Ләкин, әле фронтка җитмәс борын — Витебск районында ук, алдан эшләнгән план нигезендә, батальон баш күтәрә, немец офицерларын һәм сакчыларын юк итә дә. барлык тупларын, пулеметларын алып, тулысы белән белорус партизаннары ягына чыга. Шулай итеп, баштанаяк коралланган 1200дән артык кеше фашистлар тоткынлыгыннан азат ителә.
«Ул әшәке азиатларга» ышаныч баглаганы өчен, фон Кестринг соңыннан чәчләрен йолкый-йолкый үз-үзен каһәрләгән дип сөйлиләр.
Әсирләрнең баш күтәрүе легионда көчле яшерен оешма яшәвен ачык раслаучы факт була. Моны фашистлар да яхшы аңлыйлар һәм 1943 елның 10—12 август көн
нәрендә татар легионының барлык бүлекчәләрендә һәм Берлиндагы «Идел — Урал» комитетында күпләп кулга алулар башлана. Җитмеш-сиксән кеше кулга алына. Шулерның уникесен соңыннан төрмәдә җәзалап үтерәләр. Берничә кешене иреккә чыгаралар. Калганнарын, төрлесен-төрле вакытка хөкем итеп, төрмәгә ябалар. Әмма алар- иың да бик азы гына исән кала.
Сугыштан соң фашистлар архивында табылган материаллардан күренгәнчә, татар легионерлары "иң ышанычсыз», ә «Идел — Урал» легионындагы хәлләр «чын мәгънәсендә катастрофа» дип саналган '.
Шулай итеп, Гитлер һәм Розенбергның хәрби әсирләрне үз илләренә каршы сугыштырырга ниятләгән идеяләре барып чыкмый.
Еллар үткән саен, фашистик Германиянең нәкъ үзәгендә яшерен оешманың героик көрәш алып барганлыгын раслый торган яңа фактлар арта барды. Муса Җәлил һәм аның иптәшләренең батырлыгы хакындагы материаллар күбәйгән саен, җинаятьченең кабахәтлеге дә күбрәк ачылды.
Сугыштан соң берничә ел үткәч, Җәлил калдырган исемлектә күрсәтелгән кайбер кешеләрнең үтерелмәгәнлеге мәгълүм була. Әйтик, ветеринар врач Рушат Хисаметди- нов (Ош шәһәреннән) исән калып туган илгә кайткан. Җәлил җитәкчелек иткән яшерен оешмадагы кайбер хәлләрне ачыклауга оның шактый зур ярдәме тиде.
Р. Хисаметдинов хезмәт иткән часть 1942 елның июнь аенда чолганышча эләгә. Сугышчылар, ваграк төркемнәргә бүленеп, дошман боҗрасыннан чыгып котылырга карар кылалар. Соңгы патроннарына кадәр атып бетергәч, ач килеш, урман һәм сазлыклар аша, алар көнчыгышка таба юнәләләр. 14 июль таңында Хисаметдиновлар төркеме (алар барлыгы сигез кеше була) дошман патоуленә юлыга. Төркемне шундук немец автоматчылары урап ала. Аларның берсе Хисаметдиновны төркемнән читкә сөйрәп чыгара да, автоматын төзәл:
— Комиссарен?—дип кычкыра. Хисаметдиновның петлицаларына төртеп күрсәтә.
— Нейн!—дип кычкыра безнең сугышчыларның берсе. — Ветеринария врачы ул.
Немец автоматын иңенә элә.
Хисаметдинов фашистлар кулына әнә шулай эләгә һәм 1942 елның көзендә аны Демблиндагы хәрби әсирләр лагерена китерәләр. Екатерина заманында ук Висла елгасы буена тезелгән борынгы крепостьта оештырылган ул лагерьны фашистлар бик нык саклыйлар. Крепостьның калын таш стеналары өстенә чәнечкеле тимер чыбык тотылган, ул чыбыклар аша электр тогы үткәрелгән, почмакларына сакчылар өчен каланчалар ясалган, анда пулеметлар куелган. Крепостьның өч ягы Висла суына орынып тора, ә дүртенче ягына тирән канау казылган һәм аңа да су тутырылган.
Ашатыла торган бөтен ризыклары юылмаган бәрәңге кабыгы яисә чөгендер сабагы салып пешерелгән сасы баланда һәм шырпы кабыннан чак кына зуррак эрзац икмәк кисәгеннән генә гыйбарәт булганлыктан, тоткыннар бик нык ябыгалар. Сакал-мыек баскан, айлар буена мунча кермәгән һәм тере скелетка әйләнеп калган әсирләр хәтта крепость ишек алдында үскән үләннәрне дә ашап бетерәләр. Алар арасында тиф һәм дизентерия тарала. Авыруларга бернинди медицина ярдәме күрсәтелми. Көн саен йөзләрчә кеше үлөп тора. Лагерьдагы йөз кешелек «капут-команда»—күмү командасы мәетләрне җирләп барырга чак-чак өлгерә. «Җирләү» дигәне дә чын мәгънәсендә җирләү түгел әле. Кабер-фәлән казып тору юк. Зур һәм тирән ител казылган чокырга гына тутыралар мәетләрне. Сасый-таркала башламасыннар өчен, көн саен мәетләр өстенә хлор сибел баралар да соңыннан, чокыр тулгач, аны күмеп куялар.
Менә шундый кыен шартларда Хисаметдинов Гайнан Курмаш белән дуслашып китә. Әгәр Курмашны очратмаган булса, ихтимал, аның гәүдәсен дә капут-команда чокырга илтеп ташлаган булыр иде. Хикмәт шунда, Гайнан Курмаш кухняда эшли. Фашистлар тентеп чыгаруга да карамастан, ничек тә җаен табып, эштән я чи бәрәңге.
1 Немец язучысы Леон Небенцаль бор немец офицерының сугыш чорында язып барган көндәлеген тапкан. Ул көндәлектә «татар легионнарын һич кичекмәстән коралсызландырырга» дигән яшерен приказ барлыгы турында да әйтелә. Приказ 1943 елның унынчы августында, ягъни яшерен оешма членнарын кулга алган көнне, игълан ителгән.
я чөгендер яфраклары, яисә маргариннан бушаган кәгазь кисәкләре (ул кәгазьләрме учак өстендә тотсаң, азрак май тамчылары эретеп алырга мөмкин) эләктереп кайта, шул рәвешле Хисаметдиновка ярдәм итә.
Бер көнне Гайнан Курмаш ымлап Хисаметдинооны чакырып китерә дә урта буйлы, каратут йөзле, иске шинель, уңып агарган пилотка, агач башмак кигән һәм бик ябык, хәлсез, күз төпләре шешенеп салынып төшкән кешене күрсәтә.
— Шагыйрь Муса Җәлил бу, — ди Курмаш.
Аннары Казанда яшәгән вакытта Муса белән таныш булганлыгын әйтә. Хисамет- динов үзенең дә шагыйрь белән танышырга теләвен әйткәч, Курмаш Мусаны дәшеп ала. Хисаметдинов үз исемен атагач, Муса да кулын суза:
— Гумеров,—ди ул. Аннары сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куя.
Шул көннән башлап, алар еш кына бергә йөри башлыйлар. Җәлил Хисаметдиновка Казан турында сөйли, шигырьләрен укып күрсәтә. Аның ул шигырьләрен башка әсирләр язып алалар, яттан өйрәнәләр.
Кичләрен әсирләр тоткынлыктан ничек котылу хакында да еш кына сүз кузгаталар. Барысы да, аерым-аерым качарга ярамый һәм мөмкин дә түгел, дигән фикерне яклый. Чөнки лагерь фронт сызыгыннан бик ерак, меңнәрчә километрда. Иртәме- соңмы, фашистлар барыбер тотып алачак. Мисалга ерак барасы түгел: качкыннарны тотып алып кайтып, әледән-әле атып торалар. Димәк, бары оешкан тоста генә уңышка ирешергә мөмкин.
Шулай сөйләшә-серләшә торгач, Муса Җәлил белән Кур-маш тирәсенә сыналган, бернинди дә шик тудырмый торган ышанычлы кешеләр группасы — булачак яшерен оешманың үзәге туплана.
Күренекле шагыйрь Салих Батталның энесе Абдулла Баттал үзәкнең ышанычлы члены була. Шат күңелле, зарлануның нәрсә икәнен дә белми торган һәм азрак аксап йөрүче бу кеше Тукай, Такташ, Җәлил шигырьләренең бик күбесен яттан белә һәм аларны еш кына иптәшләренә дә сөйли. Хәтта иң кыен вакытларда да шаян сүз һәм уен-көлке белән иптәшләренең күңелен күтәрә. Шунлыктан тоткыннарның күбесе аның үзен дә шагыйрь дип уйлыйлар.
Җәлил тирәсенә тупланган кешеләрдән Зиннәт Хәсәнов исә үзенең ныклыгы, куркусызлыгы белән аерылып тора. Иптәшләре аны аяусыз, тәвәккәл булганлыгы өчен хөрмәт итәләр. Яшерен оешма карары буенча, бервакыт Хәсәновны немецларга хезмәткә урнаштырмакчы булалар. Ләкин ул байтак вакыт моңа ризалык бирми.
— Холкымны беләсез бит! Ачу ара берәрсенең ипи шүрлегенә менеп төшеп, барыгызны да харап итеп куюым бар, — ди ул.
Шулай да соңыннан музыкаль капеллага «артист» булып урнашырга күндерәләр үзен.
Җәлил фикердәшләренең кайсын гына алып карасак та, йөз кызартырлык түгел. Менә базык гәүдәле, зур йодрыклы, яхшы тавышлы Гарәф Фәхретдиноө. Дошман лагерьларыннан өч мәртәбә кача ул. Өчесендә дә фашистлар аны эзләп табып, бик нык кыйныйлар һәм яңадан элекке урынына кайтарып ябалар. Опера театрын гына түгел, хәтта Казанның үзен дә гомерендә бер күргәне булмаса да, Гарәфне немецларга «татар опера театры солисты» дип тәкъдим итәләр... Яки менә кирәген генә сөйләшә торган сабыр холыклы, һәркайда пөхтәлек яратучы, экономист Фуат Сәйфелмөлеков... Үзе әле бик яшь, әмма иптәшләре өчен җанын бирергә әзер торучы Фәрит Солтан- бекое- Бик күп укыган, политик яктан зур әзерлекле, һәр мәсьәләне тәнкыйть күзе аша үткәрергә омтылучы юрист Мичурин—
Җәлил — Курмаш группасында шушындый ышанычлы кешеләр унбишләп була. Дөрес, алар әле ант белән дә, устав белән дә бәйләнмәгән. Әмма бер-берләрен ярты сүздән үк аңлыйлар инде.
Җәлил — Курмаш группасы әнә шулай ныгый барган көннәрдә, Дөмблинга башка лагерьлардан татар, башкорт, чуваш, мари һәм Идел буенда яшәгән бүтән милләт ссирләрен китереп тутыралар. Аннары Берлиннан ниндидер татар эмигрантлары килеп төшә, барактан баракка йөриләр, әсирләрме кызганган булып кыланалар, ярым гарәпчә, ярым татарча нотыклар сөйләп, легионга язылырга өнди башлыйлар. «Монда интегеп үлүдән ни мәгънә бар?-диләр алар. - Без сезме кызганабыз, тормышыгызны саклап калырга телибез. Легионда сезне ризык белән дә. кием болән дә тәэмин итәчәкләр,
барлык шартлар тудырылачак... Сезне фронтка җибәрмәячәкләр, тылда гына эшләтәчәкләр...»
Әсирләрнең күпчелеге бу фашист агитаторларын тыңларга да теләми. Әмма, шулай да, кайбер кешелоргә тәэсире була аларның.
Немецлар лагерьны икегә бүләләр. Бер яртысында әсирләр ачлыктан һәм тиф аяыруыннан йөзәрләп-йөзәрләп үлә тора. Ә икенче яртысында — анысы ярым легион Дил атала — көненә өч тапкыр ашаталар, мунча кертәләр, чиста күлмәк-ыштан һәм иске булса да әле шактый нык француз киемнәренә киендерәләр. Ярым легионга күчү мәсьәләсе дә бик ансат була: кул кую да кирәкми, телдән ризалык бирүнең дә хаҗәте юк, телисең икән — тот та күч шул якка. Һәм бу «күргәзмә» агитация тәки үзенекен итә; кайбер всирләр, иптәшләре күзенә күренмәскә тырышып, кача-поса, тәмле исләр таратып торган поход казаннары ягына юнәлә. Ә анда немецлар аларның хәллерәкләрен, ныгракларын сайлап алып, Едлинога — татар легионы оештырылып яткан урынга озата торалар.
Әмма әсирләрнең күбесе легионга барырга алай ашкынып тормый. Легион оештыру эше артык озакка сузыла башлагач, немецлар хәтта әлеге формаль рәвештә «үз ихтыярына кую»дан да баш тарталар. Татар һәм башкорт әсирләрен туп-туры легион оештырыла торган җиргә алып киләләр дә барысын да «көнчыгыш иренлеләре» дип игълан итәләр. Бары тик, азрак шарты килсен өчен, кем легионда хезмәт итәргә теләми дип кенә сорыйлар. Теләмибез, диючеләр дә була. Аларны шундук атып үтерәләр.
Беренче (825 нче) батальон әнә шулай оештырыла. Аннары ашыгыч рәвештә икенче батальонны төзергә керешәләр. Җалилчеләр алдына бу хәлгә карата үз мөнәсәбәтләрен ачыклау мәсьәләсе килеп баса. Үзләре «чиста» калып, иптәшләрен Туган илгә каршы сугышка җибәргәнне карап торыргамы? Әллә, немецларга хезмәт итәргә ризалык биргән булып, легионга барырга да аны эчтән таркату һәм легионерлар кулындагы коралны фашистларның үзгәренә каршы юнәлтү ечон көрәшергәме?
Моны хәл итү җиңел булмый.
Дөмблин лагеренда Муса белән таныш булган фельдшер Н. В. Толкачев бу хакта менә нәрсә сөйли. Лагерь госпиталенең өлкән врачы Аркадий Львович Лев бервакыт яралар бәйли торган бүлмәдә легионерларга мөнәсәбәт мәсьәләсендә Муса Җәлил белән сүз кузгата. Аркадий Львович та. Муса да бер-берен бик яхшы беләләр, шунлыктан ачыктан-ачык сөйләшәләр. Шунда Муса легионга китүгә чын күңеленнән каршы булуын әйтә. Иреккә чыгу өчен бер генә юл бар — ничек булса да, лагерьдан качарга кирәк, ди ул. Ә Аркадий Львович икенче фикерне яклый; очрактан файдаланып легионга китәргә, шулай итеп, халыкны үлемнән саклап калырга, ди. Аннары аларны. бәлки, үзебезнең якка алып чыгарга да мөмкин булыр. Чыга алмаган тәкъдирдә дә ачлыктан һәм тифтан үлүгә караганда кулга корал тотыл үлү мактаулырак һәм ил өчен дә файдалырак булыр, ди? «Командирның солдатларны язмыш кулына ташлап калдыруы — дезертирлыкка тиң!» — ди.
— Дошман мундирын кияргәме? Беркайчан да киячәк түгелмен! — ди Җәлил.
Башта күп әсирләр шулай уйлый.
Яшерен оешма членнарының нинди хәлдә һәм кайчан немецларга «хезмәткә» китәргә карар кылганлыклары бүгенгә кадәр тегәл билгеле түгел әле. 1942 елның ахырында Хисаметдиновны кинәт кенә башка лагерьга күчерәләр һәм ул иптәшләре белән бәйләнешен югалта Тик соңыннан Едлинога эләгеп, башка татар хәрби әсирләре белән бергә «Идел — Урал» легионы составына кертелгәч кенә, Җәлил һәм аның группасындагы иптәшләрнең гитлерчыларга -хезмәттәшлек» итәргә риза булганлыкларын ишетә. Мусага әсирләр арасында кул»тура-агарту эшләре белән җитәкчелек итүне тапшыралар. Абдулла Алиш «Идел —Урал» газетасы редакциясендә, Әхмәт Симаев радиопропаганда бүлегендә эшли башлый. Яшерен группаның ышанычлы кешелерен- нән «Идел — Урал» комитетына эләгүчеләр дә була.
Хисаметдиновны үз һөнәре буенча—ветеринария врачы итеп куялар. Ул музыкантлар белән бер баракта яши башлый. Озак та үтми, Берлин комитетыннан озын буйлы Солтан исемлә бер кеше килеп төшә. Комитет легионда музыка капелласы оештыру турында күрсәтмә биргән икән. Музыкантлар, легионда андый капелла төзергә яраклы кешеләр булмавын әйтеп, сукраныша башлыйлар
— Муса Демблиннан артистлар алып килергә киңәш итә,—Ди Солтан.
Хисаметдинов шундук төшенеп ала: Муса үз тирәсенә ышанычлы кешеләрне тупларга ниятли.
— Демблинда бик озак булдым мин, андагы музыкантларны яхшы беләм,—ди ул.
— Алайса, аларны үзең алып килерсең, — ди Солтан.
Хисаметдинов Демблиннан унөч кеше алып кайта. Аларның берсе дә профессиональ артист булмый. Аның каравы, һәркайсы ышанычлы кешеләр. Капелланың художество җитәкчесе итеп, Берлин комитеты Рушат Хисаметдиновның үзен раслый. Гайнан Курмаш режиссеры итеп билгеләнә.
Лагерьда шактый ирекле йөри алганлыктан, Рушат Хисаметдинов башта качарга да ниятли. Ләкин Курмаш Берлинга барганда Муса Җәлил белән бу хакта сөйләшеп кайткач, качмаска була, чөнки аның бу уен Җәлил хупламый.
— Берәмләп качарга кайчан да өлгереп булыр, — дигән Муса Курмашка. — Хәзер безнең алда җитдирәк бурыч тора — легионны тулысы белән үзебезнекеләр ягына алып чыгарга кирәк. Ил каршындагы бурычыбызны бары шулай гына үти алабыз!
Менә шул бурычны күздә тотып, яшерен оешма членнары беренче батальонга рота һәм взвод командирлары итеп үз кешеләрен куярга тырышалар. Билгеле, яшерен группа башкарган барлык эшләрне Хисаметдинов белмәгән һәм конспирация шартларында белә дә алмаган. Ләкин баш күтәрергә әзерлек алып барылуын сизенгән ул. Менә шуңа күрә дә ул һәм башка «артистлар» Көнчыгыш фронтка озатылган беренче батальоннан түземсезлек белән хәбәр көтәләр Ниһаять, ул хәбәр килә: кәефләре бик нык кырылган немец офицерларының өзек-өзек сүзләреннән легионер-ларның, немец сакчыларын юк итеп, Витебск районында бөтен батальоны белән партизаннар ягына чыкканлыгы мәгълүм була. Бу хәбәр шундук бөтен лагерьга тарала. Беренче зур җиңү була бу! Легионерларның күңелләре күтәрелеп китә.
1943 елның май башында музыка капелласы Берлинга экскурсиягә бара. Капелла «артистларпын Муса елмаеп каршылый. Бер яктан, дуслар белән очрашуга куанса, икенче яктан, фашистларның теләге барып чыкмауга бик нык шатлана ул. Берлин зоопаркын карап йөргәндә. Муса Хисаметдинов белән Курмашны читкәрәк дәшеп ала. Алар маймыллар читлеге янында тукталып калалар.
— Маймылларга карагыз, — ди аларга Муса, — һәм игътибар белән мине тыңлагыз. Бүгеннән башлап, сез яшерен оешма членнары. Һәр тамчы каныбызны илгә багышлыйбыз, дип ант итегез.
Тегеләр тантаналы ант итәләр.
Муса аларны кыскача гына фронттагы хәлләр белән таныштыра һәм оешма алдында торган төп бурыч — татар легионының бүтән частьларын да үзебезнекеләр ягына чыгарырга әзерләү икәнлеген әйтә. Аннары эшне ничек оештыру мәсьәләсендә киңәшләр бирә. Каршылык группасы, ди ул, зур булмаска тиеш, өч-дүрт, күп дигәндә, биш кешедән дә артмасын. Яшерен оешманың гади членнары башка группалардагы кешеләрне белмәсен, алар бары тик үз җитәкчеләре биргән күрсәтмәләрне генә үтәсеннәр. Кулга алу була калса — шушылай кирәк. Яшерен эшләр капелланың ачык эшләре белән үрелеп барсын: тоткыннар алдында чыгыш ясаган вакытларда, саклык белән генә, немецларга сиздермәслек итеп кенә, илгә турылыклылык һәм ирекне, кулга корал тотып, үзебез яулап алу кирәклеген алга сөргән фикерләр үткәрелергә тиеш.
Кайтып китәр алдыннан Муса Хисаметдинов белән Курмашка ике төргәк листовка бирә. Русча язылган һәм ахырына «IV комитет» дип куелган ул листовкаларда соңгы көннәрдәге Совинформбюросы хәбәрләре һәм легионерларны фашистларга каршы көрәшкә чакырган өндәмә басылган була.
Берлинга барып кайтканнан соң Хисаметдинов группасының эше шактый җанланып китә. Шул ук вакытта яшерен эш алып бару да кыенлаша башлый. Чөнки немецлар легионерларга элеккечә ышанмыйлар, шикләнеп карыйлар. Элек легионерларны тизрәк фронтка озату турында гына кайгыртып йөргән фашистлар, хәзер һәр кешене бик җентекләп тикшерәләр. Күзәтү көчәйтелә, кулга алулар башлана.
1943 елның июль ае ахырында Муса Җәлил тагын Едлинога килә һәм яшерен үзәкнең яңа карарын аңлата. Беренче батальон восстаниесеннән соң немецлар татар легионы частьларын фронтка җибәрергә шикләнеп калганнар. Шуңа күрә легионның үз эчендә баш күтәрергә һәм, якында урнашкан әрмән легионы һәм поляк парти-
заннары белән кушылып, һөҗүм итеп килүче Кызыл Армиягә кушылырга кирәк була. Әлбәттә, бик тәвәккәл план бу. Ләкин мондый шартларда әнә шундый зур тәвәккәллек белән генә уңышка ирешергә мөмкин.
Җәлил Едлинога «Шүрәле» исемле яңа музыкаль комедиясен сәхнәгә куйдыру сылтавы белән килә. Моңа ул Берлиннан рвхсәт алган була. Комедиягә репетиция ясаган булып, яшерен оешма членнары баш күтәрергә бик ныклап әзерләнә башлый.
Соңгы киңәшмә августның сигезендәме, тугызындамы үткәрелә. Анда Җәлил, Курмаш, Сәйфелмөлеков һәм Хисаметдинов катнаша. Муса иптәшләренә партизаннар белән элемтә булдырылганлыгын әйтә. Аннары восстание вакытында кем нәрсә эшләргә тиешлекне хәл итәләр. Сәйфелмөлеков группасы легион командованиесен юк итәргә, Хисаметдинов группасы корал һәм атларны кулга төшерергә тиеш. Курмәшка лагерь сакчыларын кырып бетерү эше, Фәхретдинов белән Мичуринга элемтәне езү бурычы йөкләтелә. Баш күтәрү 14 августка билгеләнә.
Ләкин 11 августта иртән иртүк барлык «артистларпны ашханәгә чакырталар. Музыка коралларын да алып килергә кушыла, имеш, легион командованиесе комедиянең соңгы репетициясен карамакчы.
Ашханәгә якынлашу белән Хисаметдиновиың йөрәге жу итеп китә: ашханә бинасы немец солдатлары белән уратып алынган, һәр тәрәзә каршына кораллы сакчылар куелган була.
Ашханәдә артистларны легионның разведка начальнигы капитан Линкес каршы ала. Авызыннан төкрекләр чәчә-чәчә сүгенеп, ул легионда татар һәм немец халыкларының дошманнары булуы һәм, фюрерның ышаныч белдерүеннән файдаланып, аларның бөек рейхка каршы җимерү эшләре алып баруы турында акырынырга тотына. Аннары күкрәк кесәсеннән исемлек алып, кулга алынучыларны берәмләп сафтан чыгара башлый.
Иң башта Гайнан Курмашны алып китәләр. Аның артыннан Хисаметдиновны. Ашханәнең бер бүлмәсенә алып керүләре була — кемдер бик каты итеп сугып та ега. Аннары баштанаяк чишендерәләр, бик җентекләп тентиләр, бил каешын һәм легионер кнәгәсен алалар да Хисаметдиновиың үзен стенага йөзе белән каратып бастырып куялар. Ул күз кырые белән генә Хәсөнов, Батталов, Әмироә, Мичурин һәм башка иптәшләренең дә шундый ук хәлгә төшүләрен күреп кала. Әмма Муса Җәлил анда булмый. Курәсең, аны аерым алганнардыр.
Сорау алганнан соң тоткыннарга богау салалар һәм көчле сак астында Варшава төрмәсенә озаталар. Ул көнне Едлинода барлыгы утызлап кеше кулга алына.
Төрмәдә аларның барысын да бик каты җәзалыйлар: тимер чыбыклар, резин таяклар белән кыйныйлар. Аңын югалткан тоткыннарны салкын су сибеп аңына китерәләр дә яңадан сорау алалар һәм тагын кыйныйлар.
Хисаметдинов тикшерүчегә берни дә әйтми. Үзен җәзалаган вакытта тик бор генә нәрсә ханында уйлый ул: кем икән сатлык җан?
Берәр ай чамасы вакыттан соң тоткыннарны Берлинга алып киләләр. Ничектер җаен туры китереп, Хисаметдинов Батталдан:
— Безне кем сатканын белмисеңме? — дип сорый.
— Мәхмүт Җамалетдинов.— ди Баттал.
Озынча йөзле Җамалетдинов дигән яшь кенә бер легионерны исенә тешорә Хи- самотдинов Заманында культвзводка кергәли, үзешчән сәнгать түгәрәгенең эше белән кызыксына, сугышка кадәр кичәләрдә үзе дә шигырьләр сөйләгәне булуын әйтә ул. Музыкаль капеллага урнашырга чамалап йөргәндер, күрәсең. Әмма аны капеллага алмыйлар. Аннары Җамалетдинов пропагандист булып эшли. Хисаметдинов шуннан башка аның турында берни белми.
Рушат Хисаметдиновиың моннан соңгы язмышы турында зур бер роман язарга мемкин булыр иде. Германиядә һәм Франциядә төрмәләрдә утыра ул, аннары, ниһаять, җаен табыл, кача да француз партизаннарына барып кушыла һем шулар сафында кәрәшеп йөри.
Хисаметдиновның әйтүенә караганда, Җәлил калдырган исемлектәге кешеләрнең тагын берсе — юрист Мичурин да исән булырга тиеш. Легионда пропагандистлар группасына җитенчелек иткән Мичурин сугышның беренче сәгатьләрендә үк чик буендагы заставада әсир ителгән кеше була. Немецлар аны да яшерен оешма членнары белән
бергә кулга алалар, әмма ике ай тотканнан соң төрмәдән чыгаралар. Шуңа күрә яшерен группаны ул сатмады микән дигән шик тә туа.
Соңыннан ачыкланды: Мичурин, чыннан да. илгә исән әйләнеп кайткан икән. Тикшерүче сораштырганда Мичурин үзенең легионда булуын да, пропагандистлар группасына җитәкчелек итүен дә яшерми. Үзенең Муса Җәлил оешмасында тонуын да раслый. Ә төрмәдән тиз азат ителүенең сәбәбен фашистларның аны фаш итә торган бернинди дә фактлары булмавы белән аңлата. Җәлилчеләр үзләреннән сорау алганда бик нык торалар, берсе дә иптәшләрен сатмый. Яшерен оешмада торганлыгын расларлык дәлилләре булмагач, гестапочылар Мичуринны төрмәдән азат итәләр. Дөрес, аны элекке эшенә кайтармыйлар, эшче ротага җибәрәләр.
Тикшерүче, Муса Җәлил группасын кем сатканын беләсеңме, дип сорагач:
— Бик яхшы беләм — Мәхмүт Җамалетдинов ул, — дип җавап бирә.
Аннары аңа берничә фоторәсем, шул исәптән Кустанай өлкәсендә яшәүче Мәхмүт Җамалетдинов рәсемен дә күрсәтәләр. Мичурин, һич икеләнмичә, хыянәтчене рәсеменнән танып ала. Кемгә ышанырга соң бу очракта? Элекке «фашистлар пропаган- дистыянамы? Әллә «батырлыклар эшләгән лартизанягамы?
Мичурин Җамалетдинов белән күзгә-күз очраштыруларын таләп итә.
Күзгә-күз очрашу
Эшиең болайга ук китәрен Җамалетдинов уена да кигерми. Тикшерүче каршында үзен бик тыныч тота, хәтта соңга таба шаяргалап, төрле юк-бар сүзләр дә сөйләшергә тотына. Менә шул чакта Мичуринны дәшеп кертәләр. Җамалетдинов, сүз әйтергә ачкан авызын ябарга да онытып, Мичуринга текәлә.
— Мине монда очратырмын дип көтмәгән идеңмени, кара елан? Инде дөньяда үзеңне белүчеләр юктыр, җепнең очын табалмаслар дип уйлаган идеңме? Кабахәт, сатлык җан! — ди Мичурин, аны күргәч.
Бу хәлдән тәмам коелып төшкән Җамалетдиновның йөзе мәетнекедәй агарып китә һәм ул, бер сүз дә әйтә алмыйча, башын аска ия.
— Йөзеңне читкә борма! — ди Мичурин, ачуын тыя алмыйча кычкырып. — Легионда чакта мин беркайда да югалмыйм дип мактанганың хәтереңдәме? Җавап бир менә хәзер, кара елан!
— Шаһит Мичурин!—ди тикшерүче, аның сүзен бүлеп.—Гаепләнүченең гаебе расланмаган әле, сезнең аны кимсетергә хакыгыз юк. Утырыгыз. Тәртип белән җавап бирегез: каршыгызда утыручы бу кешене таныйсызмы?
— Әйе, мин ул еланны мең кеше арасыннан да таный алам...
— Исегезгә төшерәм: кимсетүсез генә сөйләгез. Әгәр беләсез икән, аның фамилиясен, исемен, атасының исемен әйтеп бирегез, кайда һәм ничек күргәнегезне сөйләгез!
— Җамалетдинов Мәхмүт бу. Атасының исемен хәтерләмим. Мин аны «Идел — Урале легионында бергә хезмәт иткән вакыттан беләм.
— Гаепләнүче Җамалетдинов, каршыгызда утыручы бу кешене таныйсызмы?
Инде үзен кулга алырга өлгергән Җамалетдинов Мичуринга салкын караш ташлап ала, гамьсез генә булып күренергә гырышып:
— Юк, белмим, — ди.
Мичурин ачуыннан тәмам кызып китә.
— Ничек инде белмисең? — ди ул, тегенең өстенә очып кунардай булып. — Бергәләп шнапс эчкәнне оныттың дамыни? Легионда пропагандист булып эшләгәнеңне дә оныттыңмы? Сине анда әллә ничә кеше күрде бит. алардан сорарга була...
— Үзара ачуланышканыгыз булмадымы? — дип сорый тикшерүче.
— Ул сатлык җан белән нинди уртаклыгым булырга мөмкин! — ди Мичурин, кулын селтәп.
— Мин бу кешене белмим,—ди Җамалетдинов. һаман үз сүзләрен куәтләп.
— Ярый алайса, — ди тикшерүче, беркетмәнең рәсми өлешен төгәлләп. — Хәзер, шаһит Мичурин, шуны сөйләгез: Җамалетдиновны беренче мәртәбә кайда күрдегез һәм аның фашистларда әсирлектәге эше хакында ниләр беләсез?
— Мин аның белән беренче тапкыр 1943 елның маендамы яки июнендәме таныштым, — ди Мичурин.
Беренче батальон үзебезнең якка озатылганнан соң була бу хәл. Ул батальонны әзерләгәндә Мичурин роталарга пропагандистларны үзе сайлап ала. Дөрес, ул сайлаган кешеләрне соңыннан батальон командиры һәм разведка начальнигы раслый әмма ул формаль раслау гына була. Шулай итеп, Мичурин беренче батальонның барлык роталарына үз кешеләрен урнаштыра.
Ләкин бу юлы аның фикерен сорап тормыйлар. Батальон командиры Мичуринны үзенә чакыртып китерә дә аңа яңа бер пропагандистны — егерме ике яшьлек унтер- офицер Җамалетдиновны тәкъдим итә.
— Монымы? — дип сорый тикшерүче, башын иеп утыручы Мәхмүткә ымлап.
— Әйе, — дип җавап бирә Мичурин.
Шул ук кичне, бер җаен туры китереп, Мичурин бу хакта Курмашка әйтә. Курмаш аңа яңа пропагандист белән сак булырга һәм яшерен оешманың планнарын һич тә сиздермәскә киңәш итә. Шуннан Мичурин Җамалетдиновны күзәткәләп йөри башлый. Г аепкә алырлык бернәрсәсе дә сизелми Мәхмүтнең: һәр эшне тырышып, үз вакытында башкара, юкка-барга бәйләнми. Сугышка кадәр комсомол сафында булганлыгын да яшерми. Башка пропагандистлар белән сөйләшкән вакытларда немецларга тел-теш тидереп алырга да тартынмый һәм, яшерен оешмачылардан аның сүзләрен җөпләүче булмаса да, немец кома^дованиесе биргән сводкаларның дөреслегенә шикләнүе хакында да сөйләштергәли.
Шулай ике ай вакыт үтә.
Июль ахырларындамы яки август башларындамы Гайнан Курмашка культвзводтан бер кешене Берлинга командировкага җибәрергә боерык бирелә. Ничек итеп Берлиннан антифашистик листовкалар алып кайтырга дип, яшерен оешмачылар үзләре дә баш ватып яткан көннәр була бу. һәм Курмаш, бик теләп, бу эшкә Абдулла Батталкы билгели. Батталга Берлинда Абдулла Алиш белән очрашу, аңа баш күтәрүгә әзерлекнең барышы турында үзәккә мәгълүмат бирү һәм берничә мең данә листовка алып кайту бурычы йәкләтелә.
Баттал юлга чыгарга торганда гына батальон командиры аңа тагын бер легионерны — Мәхмүт Җамалетдиновны ияртә.
Алар Берлинда өч-дүрт кен булалар. Баттал яшерен оешманың барлык заданио- ләрен үти, татар һәм рус телләрендә гитлерчыларга каршы корал белән баш күтәрергә өндәгән листовкалар да алып кайта. Ул листовкаларны иртәгә баш күтәрәсе дигән кенне таратмакчы булалар. Мичурин: "Листовкалар алып кайтуыңны Җамалет- динов сизмәдеме соң?» — дип сорагач, Баттал бер дә исе китмичә:
— Ә мин аның үзенә дә бер төргәк листовка бирдем, — дип җавап бирә.
Эчкерсез, саф күңелле Баттал юлда барганда Җамалетдинов белан ачылып сей- ләшеп китә. Шунда, сүз арасында, Мәхмүтнең сугышка кадәрге тормышын һем комсомол булуын белгәч, очрактан файдаланып, аны үз ягына аударырга уйлый. Дәрес, яшерен оешма булуы хакында аңа берни дә әйтми, оешма членнарыннан берәүнең дә исемен атамый. Әмма, ихтимал, тиздән немецларның эше кыенлашыр дип сиздереп куя.
Берлинга баргач, Җамалетдинов Абдулладан бер адым да калмыйча тагылып йөри. Минем бу шәһәргә беренче генә килүем әле. адашырмын, зинһар, үзеңнән калдырма, ди ул. Моннан барыбер яшереп булмас дип, аннары, аны ышанычлы кешедер дип, Баттал Берлиннан кайтышлый Җамалетдиновка бер төргәк листовка бирә. Тергәктә нәрсә икәнен әйтми, тик тентү-фәлән була калса, аны сиздермичә генә вагон тәрәзәсеннән ташларсың, дип кисәтеп куа—
Яшерен оешмачылар менә шундый кыен хәлгә дучар булалар. Эшләр болайга киткәч, Җамалетдиновны да үзләре белән бер сүздә булган итеп күрсәтмәкчо булалар, чәнки, шулай иткәндә, ул да бу эштә катнашкан булып чыга бит. Җамалетдинов листовкаларны алып кайтып биргәч. Курмаш аңа йомышны уңышлы башкарып кайтканы ечен рәхмәт белдерә Аннары Мәхмүтнең үзенә дә сиксәнләп листовка санап бирә дә аларны матрасы астына яисә мендәре эченә яшереп куярга куша.
— Курыкма, без берничә тапкыр шулай иттек инде,—ди аңа Курмаш.
Мичурин кен буе Җамалетдиновны күзәтеп йөри Теге үзен бик тыныч тота, бер-
кая да читкә китеп йерми. Лакин төнлә, нигәдер, күңеле тынычсызланып уянып киткәч, Мичурин Җамалетдиновның урыны буш икәнлекне күреп ала. Ярты сәгатьләп югалып тора Мәхмүт. Аннары ыңгырашып, эчен тотып кайтып керә. ■•Иптәшләрне кисәтергә кирәк», — дип уйлый Мичурин, күңеле тагын да ныграк борчыла башлый. Ләкин ул кисәтергә өлгерми кала: иртәгесен барысын да кулга алалар.
Соңыннан Мичуринга мәгълүм булганча, теге чакта үзләрен ашханәгә алып киткәч, баракларда тентү ясала. Листовка табылган кешеләрнең барысын да шундук кулга алалар. Хәвеф-хәтәр булса, берәр иптәшне саклап калдыру нияте белән иптәшләре Мичуринга листовка бирмәгән булалар. Шунлыктан немецлар аңа бәйләнерлек дәлил таба алмыйлар.
Мәхмүт Җамалетдинов та яшерен оешмачылар белән бергә кулга алына. Ләкин тоткыннарны Варшава төрмәсенә алып барганда ул алар арасында булмый инде.
Мичурин Мусаны ничек кулга алуларын күрмәгән. Варшавага тоткыннарны алып барган машинада да булмаган ул. Мичурин Варшава төрмәсендә ике немец сакчысы бик каты кыйнап ятканда гына күргән аны. Дагалы итекләр белән таптый-таптый, автомат түтәләре белән суга-суга кыйнаганда да бөтен битенә кан савып, күгәреп чыккан, авыз-борыныннан кан агып торган Муса фашистларга бер сүз дә эндәшмәгән, бары тик ара-тирә ыңгырашкалал кына куйган Күрәсең, фашистлар бу төрмәгә аны алданрак алып килгәннәр, һәм башкаларны куркытып, тел яздыру нияте белән шушы «спектакль»не уйнарга булганнардыр.
Ике ай буена көненә берничә мәртәбә сорау ала-ала, һәр сорау алу вакытында бик нык кыйнап, тәмам хәлсезләндереп, ябыктырып бетергәннән соң, ниһаять, Мичуринны төрмәдән чыгаралар. Ул легионга әйләнеп кайткан чакта аның урынына, пропагандистлар группасы җитәкчесе итеп, Җамалетдинов билгеләнгән була. Аз гына шикле кешеләрнең берсен дә немецлар элекке урыннарына кайтармый торган булалар. Ә листовка чыккан кешеләрне үлем җәзасына хөкем итәләр. Урын-җиреннән листовка табылган булса да, нигәдер Җамалетдиновны исән калдырганнар, алай гына да түгел, хәтта зуррак, дәрәҗәлерәк эшкә дә билгеләгәннәр. Шактый сәер тоела бу хәл Мичуринга.
Җамалетдинов үзе дә бик нык үзгәргән була инде. Элекке тыйнаклыгы һәм тәмле теллелегенең эзе дә калмаган. «Көнчыгыш иреклеләре өчен» өченче дәрәҗәле бронза медале тагылган күкрәген киереп, бик горур атлап йөри ул хәзер. Бары тик немецларга гына элеккечә тыйнаклык һәм куштанлык күрсәтә. Шулай да Мичуринның ачыктан-ачык дошмани карашы Җамалетдиноеның күңелен борчып торган булса кирәк. Чөнки ул бер нык кына салган көнне Мичуринны чакырып ала да. имеш, исән калуың өчен син гүргә кергәнче миңа рәхмәт укырга тиешсең, әгәр мин яклап алып калмаган булсам, сине дә теге бунтчылар язмышы көтә иде. дип сөйләргә тотына. Яшерен оешманы мин .табып бирмәгән булсам, немецлар аларның заговорын мәңге ачачак түгелләр иде, дип тә ычкындыра.
Тиздән, башка легионерлар белән бергә, Мичуринны Франциядә, Ле-Пюи лагерена күчерәләр. Анда бераз торгач, күпчелек легионерлар кебек, ул да, лагерьдан качып, француз партизаннарына кушыла һәм алар сафында сугышның ахырына тикле фашист оккупантларына каршы көрәшеп йөри. Җамалетдинов белән бүтән очрашмый.
Мичурин белән әсирлектә булган, ул сөйләгән сүзләрне раслый алырдай кешеләрнең исем-фамилияләрен язып алганнан һәм, гомумән, үзе кирәк тапкан аерым детальләрне ачыклаганнан соң, тикшерүче Җамалетдиновка мөрәҗәгать итә:
— Шаһит Мичурин әйткән сүзләрне раслыйсызмы?
Җамалетдинов бер агара, бер кызара Тозакка эләккән бүре сыман боргалана, авыр итеп көрсенеп куя. Аннары, йөзен читкә борып;
— Юк, расламыйм, — ди.
«Гаебемне таныйм...»
Тикшерү дәвам итә.
Юкка гаепләрен танымый маташа Җамалетдинов. Җинаятьләремне белгән кешеләр инде исән түгелдер дип. юкка гына өметләнә. Тикшерә торгач, Җамалетдиновны бел- гән-күргән кешеләр тагын табыла. Тикшерүче аларның кайберләрен Мәхмүт белән
күзгә-күз очраштыра, ә кайберләрнең язма рәвештә җибәрелгән шаһәдәтнамәләрен укып күрсәтә. Барлык шаһитлар дә Мичурин сөйләгән хәлләрнең дөрес булуын раслыйлар. Алай гына да түгел, хәтта Жамалетдиновны фаш итә торган яңа мәгълүматлар да бирәләр. Шулай итеп, Жамалетдинов тикшерүчегә сөйләгән уйдырма фактлар тулысынча юкка чыгарыла. Ахырдан хыянәтченең җәлилчеләрне сатканнан соңгы язмышы да ачыклана.
Элекке хәрби әсир Н. С. Басаркин Жамалетдиновны күрү белән танып ала һәм бу кеше белән 1943 елда легионда очрашканлыгын сөйләп бирә. Басаркин 829 нчы укчы батальон составындагы дүртенче ротаның өченче взводына эләгә. Унтер-офицер Мәхмүт Жамалетдинов шул взводның командиры һәм шул ук вакытта рота пропагандисты була. Мәхмүт гитлерчыларга бик турылыклы хезмәт итә, политзанятиеләр вакытында Гитлерны һәм фашистлар тәртибен үтереп мактый, кулы астындагы кешеләргә карата үтә каты һәм таләпчән була: юк кына гаепләре өчен дә башта аларны үзе тотып кыйный, аннары гауптвахтага утырта. Легионерлар аның охранка белән бәйләнештә булуын сизенәләр. Бервакыт Жамалетдинов ике әсирнең немец армиясе җиңәчәгенә шикләнеп сөйләшүләрен ишетел кала. Бу вакыйгадан соң күл тә үтми, теге кешеләр каядыр юкка чыга. Ә фашистларга турылыклылыгы шикле булган икенче берәүне Жамалетдинов штраф батальонына җибәргтерә.
1944 ел башында Жамалетдинов командалык иткән взводны кинәт кенә Краков шәһәренә күчерәләр. Анда легионерлар каравыл хезмәтен башкаралар, складлар саклыйлар. һөҗүм итеп килүче Кызыл Армия гаскәрләре Краковка якынлаша барган саен, взвод командиры да «әйбәтләнә» һәм йомшара бара. Үз кулы астындагы кешеләргә элеккеге кебек җикеренми, киресенчә, алар алдында ялагайлана башлый. Хәтта «ил каршындагы гаепне аклау» турында да сайраштыргалап куя.
1944 елның җәендә, үз взводындагы унҗиде легионер белән бергә, Жамалетдинов кинәт юкка чыга. Соңыннан аларны партизаннар ягына качып киткән икән дил сөйлиләр. Ләкин Басаркин моның дөреслегенә бик үк ышанып җитми, чөнки бик ансат качып китә Жамалетдиновлар. Немецлар да зур гауга куптарып тормый һәм качкыннарны эзләү дә өстән-естән генә үткәрелә. Хәтта аларны эзләргә этләр дә чакыртып тормыйлар.
Ләкин элек Жамалетдинов кул астында булган есирләрдән Ф. И. Наумов һәм И. С. Рәҗәповның әйтүләренә караганда, башта ул, чыннан да, алар белән бергә поляк партизаннары янына качып киткән, аннары Золотарь җитәкчелегендәге совет партизаннары ягына чыккан.
Шулай итеп, Жамалетдиновның партизаннар ягына чыгу вакыты тәмам ачыклана Үзе бик тырышып расларга тырышканча, 1941 елда түгел, бәлки 1944 ел уртасында була бу хәл.
Менә шушы дәлилләрдән соң да карышып азаплануның мәгънәсе калмый. Жама- летдиновның гаебе тулысы белән расланганлыгын әйтеп, тикшерүче кисәтеп куя һәм аның гаебен азрак йомшарту өчен бары тик бер чара, ул да булса — дөресен түкми- чәчми сөйләп бирү чарасы гына калганлыгын әйтә. Ниһаять, ахыр чиктә Жамалетдинов дөресен сөйләргә ризалык бирә.
__ Дөресен әйтим, — дип башлый ул, тикшерүче һәр сүзен язарга өлгерсен өчен ашыкмыйча гына, — эшләгән җинаятьләрем өчен җаеаплылыктан куркып, тикшерү барышында, биографиямдәге кайбер моментларны чыннан да яшереп калдырдым мин. Хәзер гаебемне тулысынча таныйм һәм бары тик дөресен генә сөйләп бирергә телим. Барысын да нәкъ булганча сөйләп бирергә үзем теләп риза булуымны беркетмәдә күрсәтүне үтенәм...
Моңарчы бик озак дәшми йөргәнлеген акларга теләгәндәй, хәзер инде Жамалет- динов чамадан тыш ачылып китә. Тикшерүченең соравын да кетеп тормастан. кирәген дә, кирәкмәсен дә сөйли. Аның сөйләгәнкәре. нигездә, түбәндәгеләргә кайтып кала.
Сугыш башланганда ул, чыннан да, Балтик буенда була (бу хәл башка чыганаклар белән дә раслана) һәм аягы яралануы да дерес (монысын медицина эксперти- □асы раслый).
Кыскасы, иптәшләре калдырып китмәнгә кадәрге вакыйгаларның барысын да дөрес сөили. Ә менә шуннан соңгылары... Беренчедән, иптәшләре аның үзен генә түгел, бәлки үзе шикелле ике-еч яралы сугышчы белән бергә калдыралар. Икенчедән,
поляк хуторында түгел, бәлки Литва җирендәге Паберже дигән урында була бу. Алар шунда бер төн куналар. Ә иртән аларны кулларына автоматлар тоткан Литва полицайлары типкәләп уята. Җамалетдинов фашистларга әсирлеккә әнә шулай эләгә.
Немецлар, гадәттә, авыр яралыларны шунда ук атып калдыралар яисә, хәрби әсирләр лагерена илтеп, шунда газапланып үләргә дучар итә торган булалар. Әмма, әйтерсең, киләчәктә үзләренә турылыклы хезмәтче буласын сизеп, бу юлы Җамалет- диновка карата миһербанлык күрсәтәләр — Тильзит шәһәре тирәсендәге лагерь лазаретына эләгә ул. Лазареттагы әсир совет врачы (Җамалетдинов аның фамилиясен хәтерендә сакламаган) аңа бик зур ярдәм итә: болай да бик кечкенә булган паегын бүлеп ашата, кайдандыр дарулар табып, бик яхшы дәвалый. Шулай итеп, ул врач ҖамалетДиновның гомерен генә түгел, аягын да саклап кала.
Дүрт ай ятканнан соң, бөтенләй төзәлеп, Җамалетдинов лазареттан чыга. Аннары аны, башка әсирләр кебек үк, Лагерьдан-лагерьга күчереп йөртә башлыйлар.
Әйтүенә караганда, 1943 ел башында аны Едлинога китеоәләр һәм көчләп «Идел —Урал» легионына кертәләр. Сигез класс белемле һәм русча яхшы сөйләшүче кеше буларак, аны отделение командиры итеп билгелиләр, аннары, озак та үтми, унтер-офицер дәрәҗәсе бирәләр.
Шушы урынга җиткәч, фикерен тупларга теләгәндәй, Җамалетдинов озак кына тукталып тора.
Тикшерүче:
— Әйдә, сөйләгез, гестапочылар сезне ничек ялладылар? — дигәч, яңадан сүзен дәвам итә.
1943 елның июнь урталарында, кичке сәгать унда штабка чакыртып, рота командиры немец Кох бик нык орышырга тогына аны. Отделениеңдә тәртип юк, легионерлар теләсә кайда буталып йөриләр, киләчәктә дә шулай булса, каты җәзага тартачакмын, дип яный. Аннары Җамалетдиновны гестапочы Миллер квартирасына алып китәләр. Тәрҗемәче аша, Миллер аның Совет армиясендә политрук булу-бул- мавы хакында төпченергә тотына. Җамалетдинов политрук булмавын әйтә. Ул, чыннан да, политрук булмый. Бу хәл гестапочыны тәмам чыгырыннан чыгара. Аяк тибеп, пистолетын селки-селки акырынырга тотына ул, Мәхмүттән политрук булдым дип әйттерергә тели. Әмма Мәхмүтнең һаман үз сүзендә калуын күреп, аны атарга алып китәргә боера.
Җамалетдиновны лагерьдан 300 метр чамасы читкә алып китәләр дә, кулына керәк тоттырып, үзенә кабер казырга кушалар. Җамалетдинов тәрҗемәче аркылы, миннән нәрсә таләп итә соң алар, дип сорый. Мин әле бик яшь, кызганыгыз, үтермәгез, дип ялына. Үзара киңәшеп алганнан соң, немецлар аны кире алып кайталар.
Аннары Миллер квартирасында яңадан шул ук хәл кабатлана. Миллер Җамалет- диновның Совет армиясендә политрук булуын танырга куша, ә теге инкарь итә.
Җамалетдиновны тагын атарга алып китәләр, тагын кабер казырга кушалар. Җа- малетдинов яңадан үтермәгез дип ялына. Үтермәсәгез мин барысына да риза, ди. Аны тагын Миллер квартирасына алып кайталар.
Бу юлы кайтып кергәндә. Миллер янына татар ак эмигрантлары комитеты «Идел — Урал» җитәкчеләренең берсе Гаяз Исхакый да (Җамалетдинов моңарчы аны Польшада Сувалки лагеренда татарларны легионга керергә өндәп йөргәндә күргән) кереп утырган була.
Исхакый Җамалетдинов белән татарча сөйләшә башлагач, Миллер белән тәрҗемәче бүлмәдән чыгып китәләр.
— Совет Армиясендә политрук булдыңмы син? — дип сорый аннан Исхакый.
— Юк, — ди Җамалетдинов.
— Ышанам, — ди Исхакый, аның белән килешеп.— Син әле бик яшь, шунлыктан политрук була алмагансың. Әмма синең политрук булуың хакында Миллердә ниндидер мәгълүматлар бар икән — сиңа аны тану мәгъкуль булыр.
Ләкин Җамалетдинов танырга теләми. Немецларның барлык политрукларны да шундук атуларын бик яхшы белгән ул.
Шуннан соң Исхакый немецлар белән нидер сөйләшә дә, бу хакта бер сүз дә әйтмәскә кушып, Җамалетдиновны казармасына кайтарып җибәрәләр.
Икенче көнне аны тагын Миллергә чакырталар. Гестапочы янә Җамалетдиновның
тйиуын таләп итә. Ә теге һич тә танырга теләми. Шуннан соң Миллер Жамалетдиновны русчалатып сүгә һәм атарга алып китәргә куша. Тагын шул ук хәл — көрәк, кабер казу, исән калдырыгыз дип ялвару һәм Миллер квартирасына кайту.
Миллер янында аны тагын Гаяз Исхакый көтеп ала. Немец аяк тибеп акыра, атам, дип пистолетын селки, ә Исхакый, киресенчә, йомшак кына, ягымлы гына сойләшә һәм Жамалетдиновны политрук идем дип әйтергә үгетли. Ул төнне дә. Гаяз Исхакый соравы буенча. Жамалетдиновны казармага кайтарып җибәрәләр.
Бу хәл биш төн рәттән дәвам итә.
Алтынчы тәнне. Җамалетдинов һаман әле политрук булдым дип әйтергә теләмәгәч, Миллер пистолетын чыгаре да атып җибәрә. Ату тавышына Гаяз Исхакый йөгереп керә. Миллер пистолетын икенче мәртәбә, әмма бу юлы Жамалетдиновның нәкъ күкрәгенә атарга төзәп торганда килеп керә ул. Исхакый немецча нидер әйтә һәм Миллер, пистолетын кесәсенә тыгып, ачулы адымнар белән бүлмәдән чыгып китә.
Аннары Исхакый Җамалетдииовның аркасыннан кагып, ярый әле вакытында кереп өлгердем, югыйсә ул сине, һичшиксез, атып үтергән булыр иде. ди. Без икебез дә татарлар, шулай булгач, без бергәрәк булырга, кирәк чакта бер-беребезне бәладән коткарырга тиешбез, ди. Үзенең максаты —• рус большевикларыннан азат булган һәм татарлардан гына торган ирекле «Идел — Урал» республикасы төзү икәнлеген әйтә. Легионда әлегә хәтле большевиклар сакланып келган һәм ул дөнья болгаткычлар культвзводка да оя корганнар, ахрысы, ди. Эшне шулар бозды, беренче батальонны большевиклар ягына шулар озатты, ди.
Аннары Гаяз Исхакый Жамалетдиновка фашистларга каршы яшерен аш алып баручы кешеләрне ачыкларга тәкъдим итә.
— Моны ничек итеп эшли алырмын соң мин? — дип сорый Жамалетдинов.
Исхакый янә бер тапкыр аның аркасыннан кагып ала да, синнән күп нәрсә теләп ителми, үзең күргән һәм ишеткәннәрне Дәрес итеп сөйләп барсаң—беЗго шул бик җиткән, ди. Мин тиздән китәм, ә сине шушы көннәрдә пропагандист итеп билгеләрләр һәм син гестапочы Миллер белән элемтә тотарга гиеш булырсың, ди.
Аннары, бер литр аракы һәм закуска тОтып. бүлмәгә Миллер үзе килеп керә. Жамалетдиновны сигарет белән сыйлый, аркасыннан соя. Жамалетдинов белән Исха- кыйга тутырып берәр стакан аракы бирә, ә үзе стаканның төбенә генә сала. Өчесе чәкештереп эчкәннән соң, Жамалетдиновны казармасына кайтарып җибәрәләр...
Жемалетдинов сөйләгән саен кыза бара. Ничек итеп үзенең түбәнлеккә төшү юлларын шундый теләп сөйли ул, әйтерсең, шуннан ниндидер тәм, ләззәт таба. Үзе сөйли, үзе, ышанамы-юкмы икән дип, өледән-әле тикшерүчегә күз ташлап ала. Ләкин тикшерүченең кыяфәте шундый сабыр, шундый тыныч—ачың ни уйлавын һич тешенә алырлык түгел.
— Акрынрак сөйләгез, — ди аңа тикшерүче
Жамалетдинов тагын сөйләргә кереше.
— берничә көннән, — ди ул, — миңа медицина тикшерүе үткәрделәр, иске ярам аркасында строевой хезмәткә яраксыз дип таптылар һом пропагандист итеп куйдылар. Алдан сөйләшү буенча, җиде көннән соң төнге сәгать уникедә Миллер квартирасына бардым. Тәрҗемәче аркылы Миллер нультвзводта мине ничек кабул итүләрен сорашты. Гайнан Курмаш сиңа ышаныч белән карыймы, дип сорады. Мин ана әлегә барысы да әйбәт булуын һәм үземне яхшы каршылауларын әйттем.
Аннары Миллер Жамалетдиновка штаб тирәсендә көндез беркайчан да чуалмаска, үзе янына бары тик төнлә, хаҗәтен үтәргә чыккан булып кына килергә кушкан. Курмаш нәрсә кушса, шуны эшләргә, яшерен оешмага керергә тәкъдим итсәләр һәм берәр төрле задание бирсәләр — аңа да риза булырга киңәш итә. Ун көннән тагын очрашырга булалар.
Әмма, бер атна чамасы үткәч, Жамалетдиновны янә рота командиры чакырта. Ул Кох кабинетына килеп кергәндә Миллер һәм тәрҗемәче дә шунда була. Кох аларның үзләрен генә калдырып чыгып китә.
Миллер Жамалетдиновка тиздән Берлиннан большевикларның күренекле шагыйре, элекке политрук һәм коммунист Муса Жәлил — Гумеров киләчәген әйтә. Ул. ди Миллор, зур белемле һәм бик хәйләкәр кеше, ихтимал, культура эше белән шөгыльләнгән булып, рейхка каршы коткы таратадыр.
Шуннан соң Миллер Җамалетдиновка Җәлилнең һәр адымын күзәтеп йөрергә һәм шул хакта һәр көн үзенә хәбәр итеп торырга боерык бирә. Очрашу урыны итеп, Кох кабинетын билгели.
Тиздән Җәлил Едлинога килә. Өстенә граждански кием: эшләпә, көрән костюм, ак күлмәк кигән һәм галстук таккан. Кулында плащ һәм кечкенә генә чемоданы да бар. Аның белән тәбәнәгрәк кенә буйлы, пләшләнә башлаган башлы, монголларныкына охшашрак кысык күзле, эчкечеләрнеке кебек кызыл борынлы, шулай ук граждански киемдәге тагын бер бәндә килә. Җамалетдинов соңыннан белә: дөньяда булмаган ■■Идел—Урал» дәүләтенең «президенты» Шәфи Алмаз булып чыга ул.
Җәлил легионда озак булмый, нибары өч-дүрт көн генә тора. Музыкаль капелланың эше белән кызыксына, репетицияләрдә катнаша, легионерлар өчен зур үзешчән сәнгать кичәсе оештыра. Мусаның кемнәр белән очрашуын һәм нәрсәләр хакында сөйләшүен Җамалетдинов түкми-чәчми Миллергә җиткерә бара.
Бер айдан соң Җәлил тагын, бу юлы шактый озак вакытка, легионга килә. Җамалетдинов тагын бер адым да калмыйча күзәтеп йөри аны. Бу чорларда Миллер аеруча таләпчән һәм түземсез була башлый. Аяк тибеп, фаш итәрлек дәлилләр табуын сорый ул Мәхмүттән. Дәлил тапмасаң, җаныңны алам, дип яный. «Легионда коткычылар һәм совет агентлары оя корган, ә син шупарны яшереп торасың!»—дип акыра. Җамалетдинов кулыннан килгәнчә тырыша, әмма яшерен оешмачыларның эзенә һич кенә дә төшә алмый. Бары тик Баттал белән бергә Берлинга командировкага барганнан соң гына, ниһаять, ул яшерен оешманың чыннан да яшәп килүен раслый торган реаль дәлилләр табып китерә.
Берлиннан кайтканнан соң беренче төндә үк Җамалетдинов Миллер янына килә дә күргән һәм ишеткәннәренең барысын да сөйләп бирә, үзе белән алып килгән листовкаларны да күрсәтә. Миллер аны разведка начальнигы капитан Линкеска алып бара һәм сөйләгәннәрен тагын бер кат кабатларга куша. Гестапочылар Җамалетдинов- ның бу хәбәреннән бик канәгать булалар: аны мактыйлар, аракы белән сыйлыйлар һәм иртән, серне ачмас өчен, аны да башкалар белән бергә кулга алачакларын, әмма озак тотмаячакларын әйтәләр, һич тә борчылмаска кушып, казармасына кайтарып җибәрәләр.
Икенче көнне барысы да нәкъ Миллер әйткәнчә эшләнә. Башка яшерен оешма членнары белән бергә, Җамалетдинов та кулга алына һәм батальон гауптвахтасының бер кешелек камерасында төн үткәрә. Ә иртән бер гестапочы аны, җиңел машинага утыртып. Радом шәһәреннән 15—20 километр чамасында урнашкан Едлино лагерена илтеп куя. Едлинода аны Гаяз Исхакый елмаеп каршы ала. Исхакый нидер әйткәч, эсэсчы, машина утыргычы астыннан алып, Җамалетдиновка легионер кнәгәсен һәм бил каешын бирә.
Шуннан соң Җамалетдинов Гаяз Исхакый белән Берлинга китә. Башта Исхакыйның Берлиндагы квартирасында, аннары шәһәр чигендәге дачасында яши. Анда ул берни дә эшләмичә ял итә, кинога һәм рестораннарга йөри. Берәо айдан соң Исхакый дачасына легион командиры майор фон Зиккендорф килеп төшә. Немец командавание- сенең заданиесен уңышлы үтәп чыкканлыгы өчен. Җамалетдиновның «Көнчыгыш иренлеләре өчен» өченче дәрәҗә медале белән бүләкләнүен әйтә һәм шундук аның күкрәгенә әлеге медальне тагып та куя. Исхакый да, майор фон Зиккендорфка кушылып, котлау сүзләре әйтә.
Аннары Җамалетдиновны яңадан легионга китерәләр. Кайда болай озак югалып тордың дисәләр, ди аңа Миллер, Варшавада тикшерү төрмәсендә утырдым дип әйтерсең. Җинаятемне таба алмагач, соңыннан азат иттеләр, диярсең, ди.
Легионга кайткач, батальон командиры Җамалетдиновны кулга алынган Мичурин урынына пропагандистлар группасы башлыгы итеп билгели, ә өч-дүрт айдан соң взвод командиры итеп куялар. 1944 ел башында аның взводын Краков шәһәренә каравыл хезмәтенә күчерәләр. Әйтүенә караганда, Җамалетдинов эшләгән хыянәтләре өчен әнә шул көннәрдә үкенә башлый. Үз кул астындагы кешеләргә ярашырга тырыша һәм качып китү чараларын эзли. Аннары бер поляк картыннан партизан отряды урнашкан җирне сорашып белә дә, алгы сызыкны ныгытырга барабыз дигән сылтау астында, үзе белән ышанычлырак дип тапкан унҗиде легионерны ияртеп, башта поляк партизаннары ягына кача, соңыннан белорус партизаннарына кушыла.
Алдашу нигә кирәк булган соң?
Тикшерүне шунда туктатырга да мөмкин булыр иде. Чөнки Җамалетдиновның гаебе шаһитлар тарафыннан да, гаепләнүченең үзе тарафыннан да тулысынча расланды бит. Җамалетдинов эшләгән кабахәтлекләрнең уннан бере генә дә аны үлем җәзасына хөкем итү өчен җитеп ашкан булыр иде.
Әмма тикшерүче аның эшен ябарга ашыкмый.
Җамалетдинов сөйләгән хикмәтләр, билгеле, реаль һәм инде дәлилләнгән фактларга нигезләнгән, әмма аның сөйләве урыны-урыны белән гадәттән тыш шома, гадәттән тыш дөрес яңгырый. Шуңа сәерсенә тикшерүче. Әлеге гадәттән тыш дөреслек Җамалетдинов эше белән нәкъ менә шушы чакта танышкан язучы Юрий Корольковны да буташтырып җибәргән. «Кырык үлем аша» исемле китапны укыган кешеләр хәтерлидер, анда Җамалетдинов (китапта Ю. Корольков аны Мәхмүт Ягулдин исеме астында сурәтләгән) сөйләгән вакыйгалар бөтенләй диярлек үзгәртелмичә бирелгән.
Әйе, тикшерүче эшне ябарга ашыкмый. Җамалетдинов телгә алган һәр фактны, һәр исемне җентекләп тикшерү башлана. Болай итү хыянәтчене хөкемгә тарту өчен генә түгел, бәлки, барыннан да бигрәк, Муса Җәлил җитәкчелегендәге яшерен оешма башкарган эшләрнең асылын ачыклау өчен кирәк була.
Тикшерүче кабат-кабат чакырып сөйләштерә, сораштыра торгач, Җамалетдинов- ның хәрби әсирләр лагерьларының исемнәрен буташтыоуына, ул лагерьларда үзе кайчан булганлыкны төрле вакытта төрлечә әйтүенә, лагерьлардагы хәлләрне сөйләп бирә алмавына, хәтта үзе белән булган кешеләрнең берсенең дә исемен белмәвенә игътибар итә. Җентекләбрәк тикшерү нәтиҗәсендә Җамалетдиновның, Тильзиттан башка, бер генә лагерьда да булмаганлыгы ачыклана.
Гаебен танып сөйләгән вакытта Җамалетдинов Гаяз Исхакыйны телгә алгач та, тикшерүче үзенең блокнотына ул исемне язып, зур-зур берничә сорау билгесе куя.
Гаяз Исхакый революциягә кадәр татар язучыларының берсе саналып йөри, эсерлар партиясе члены була. Революциядән соң эмиграциягә китә һәм ак эмигрантлар, буржуаз милләтчеләр идеологының берсенә әверелә. Менә шул «эмигрант баганасы» Җамалетдинов кебек вак-төяк агент белән нигә пычранып торсын икән?
Тикшерә торгач, Җамалетдиновның Гаяз Исхакый турында сөйләгәннәре барысы да тикшерүчене бутар өчен генә уйлап чыгарылганлыгы ачыклана.
Моннан тыш, архив документлары нигезендә, легион штабы разведкасында Миллер дигән фамилияле кешенең дә булмавы раслана. Димәк. Гаяз Исхакый катнашкан теге романтик тарих, төнге сынаулар һәм ату белән янаулар барысы да чеп-чи ялган булып чыга '.
Тикшерү барышында әле «Идел — Урал» легионына кергәнче үк Мәхмүт Җамалетдиновның унтер-офицер чинында булганлыгын һәм «Көнчыгыш иренлеләре ечен» медале тагыл йөргәнлеген күргән кешеләр дә табыла. Шулай итеп, Зиккендорфның Исхакый дачасына (ә аның дачасы гомумән булмый!) килүе һәм Җамалетдиновка шунда медаль тапшыруы турындагы хикәя дә баштанаяк буш сүз булып чыга.
Бу ялганлау нигә кирәк булган соң Җамалетдиновка? Бердән, үзен яллаган һәм эшкә җиккән чын хуҗаларының исемнәрен каплап калдырырга, икенчедән, үэ биографиясендәге ямьсез фактларны читләтел үтәргә чамалаган ул.
Лазареттан чыгу белән Җамалетдинов, үзе теләп, фашистлар тарафыннан төзелгән Теркстан легионына язылган. Сум, Харьков өлкәләрендә совет партизаннарына каршы оештырылган җәза отряды экспедицияләрендә катнашкан, талап, яндырып, көчләп йөргән. Нәкъ менә шул хезмәтләре өчен фашистлар аны унтер-офицер чинына күтәргән һәм «Көнчыгыш иренлеләре өчен» медале белән бүләкләгән дә инде.
1 Сүз уңаенда әйтеп китик: Ю Корольков китабында хыянәтче үэе сөйләгәнчә күрсәтелә. Ш. Маннурның «Муса» романында (анда ул Мәхмүт Ямалтаев исеме белән бирелә) бу мәсьәлә дөрес сурәтләнә.
Тыныч халыкка каршы алып барылган канлы походларның берсендә Җамалетдинов венерик авыру эләктереп кайта һәм госпитальгә керә. Әнә шунда Исхакоа фамилияле тәбәнәк кенә, ябык кына бер фельдшер белән (Казагыстан ССРның Кызыл-Урда өлкәсеннән) таныша ул.
Алар үзара дуслашып китәләр, еш кына немецлардан яшереп, медицина спирты да эчәләр. Аннары Исхаков Җамалетдиновны госпитальгә санитар итеп урнаштыра. (Батырлыгы «зур» булса да. яңадан партизаннар пулясы астына китәсе килми тегенең!) Күптәнге гестапо агенты булган әлеге Исхаков аркылы фашистлар Җамалетдиновны үзләренә эшкә яллыйлар. Куркытып та, көйләп-чөйлэп тә торырга туры килми аны. Исхаков бу эше өчен күпме түләячәкләрен, җәза отрядында катнашкан кешегә барыбер иленә кайту юлы юклыгын аңлатып бирү белән үк, Җамалетдинов гестапо агентына әйләнеп китә.
Беренче батальонда баш күтәргәннән һәм лагерьда еш кына листовкалар табыла башлаганнан соң, Берлиндагы империя куркынычсызлыгы идарәсе, теләсә ничек ител булса да, татар легионындагы яшерен оешманы ачуны таләп итә. Менә шул көннәрдә Җамалетдиновның арзанга гына сатылуы фашистлар өчен бик тә әйбәт була.
Исхаков белән бергә аны Едлинога «Идел—Урал» легионына күчерәләр һәм Исхаковны медпунктка фельдшер, Мәхмүтне исә отделение командиры итеп куялар. Гонореясен дәваларга йөргән атлы булып, Җамалетдинов барлык заданиеләрне дә Исхаков аркылы ала. Ә бу эшкә Блок дигән фельдфебель җитәкчелек итә.
Тикшерүчегә Җамалетдинов ул фельдфебельнең тышкы кыяфәтен дә сөйләп бирә. Аның әйтүенә караганда. Блок урта буйлы, пеләш башлы, соры йон каплаган беләген һәрвакыт сызганып йөрүче кеше булган. Сүз арасында Мәхмүткә үзенең Кенигсберг шәһәреннән икәнлеген дә әйткән. Әнә шул билгеләре буенча фикер йөрткәндә, атаклы фашист бүресе, кара эшләр остасы доктор Блок булырга тиеш ул.
Блок — әле Гитлер власть башына менгәнче үк, Кенигсберг шәһәрендәге бер фабрика морҗасы башына свастикалы флаг менгереп кадаган һәм аннан төшешли морҗадагы баскыч басмаларын суырып алып төшкән, шуның белән дан казанган иеше. Баскыч булмаганлыктан, теге флагны байтак вакыт ала алмыйлар. Әнә шуның өчен нацистлар Блокны, Германия өстенә беренче мәртәбә фашист флагын күтәргән кеше буларак, бик нык мактыйлар. Доктор Блок фашистлар разведкасының аеруча мөһим һәм җаваплы заданиеләрен үтәп йөри. Империя куркынычсызлыгы идарәсенең легионга әнә шул атаклы һәм ышанычлы кешене җибәрү факты үзе генә дә Муса Җәлил җитәкчелегендәге яшерен оешманы фаш итүгә нацистларның бик зур әһәмият бирүләре хакында сөйли.
Җәлил, Курмаш һәм яшерен оешлчаның башка членнарын күзәтү дә әлеге Блок күрсәтмәсе нигезендә башлана. Җамалетдинов һәм Исхаковның күзәтү нәтиҗәләре турындагы хәбәрләрен дә ул үзе тыңлый. Яшерен оешманы фаш иткән төнне дә листовкаларны Блокка Җамалетдинов илтеп бирә.
Үзенең фашистларга сатылу тарихын ялганлап сөйләве белән Җамалетдинов бер атуда ике куян үтермәкче була.
Беренчедән, хуҗаларының «беркайчан да, беркемгә дә гестапо агентларының һәм сотрудникларының чын исемнәрен әйтмәскә», дигән күрсәтмәләрен үти.
Икенчедән, үзен беркатлы мәхлук итеп күрсәтергә һәм гомерен саклап калырга ниятли.
Ә Исхакый дачасындагы тормышы һәм Зиккендорф килүе турындагы икенче уйдырма нигә кирәк булган соң аңа? Азрак бөясен күтәрергә ниятләвен искә алмаганда, шулай ук дөреслекне яшереп калдыру өчен кирәк булган. Тикшерү барышында Җамалетдинов үзе дө, яшерен оешма членнарын сатканлыгы өчен, бик зур сумма акча алуын һәм аннары Австриягә ялга җибәргәнлекләрен әйтә. Тикшереп караганнан соң бу хәлнең дөреслеге раслана. Ләкин, шулай да, хыянәтче бер бик мөһим моментны яшереп калдырган. Анысы Җамалетдиновның эше ябылганнан һәм ул инде тиешле җәзасын алганнан соң мәгълүм була.
Муса Җәлил яшерен оешмасы члены, культвзвод «артисты» Фәрит Солтанбеков бу хакта менә нәрсә сөйли: легионда кулга алулар башланудан берничә көн элек
Квнэ Курмаш Солтанбековка Балтик диңгезе буендагы Узидом утравына (легионның вл йорты шунда урнашкан була) барыл, концерт куел кайтырга куша. Аннан кайтышлый Фәрит Берлинга кагылырга һем Абдулла Алиш белән күрешергә тиеш була. Әмма Узидомга килгәч үк, аны кулга алалар һәм Берлинга илтәләр. Ике көн төрмәдә тоталар. Өченче көнне, әйберләрен кулына тоттырып, төрмәнең түбәнге катындагы иетел тору бүлмәсенә алып керәләр. Солтанбеков килеп кергәндә, ертык гимнастеркадан һәм каешсыз килеш, Җамалетдинов та шунда була. Алар үзара сөйләшеп алалар һәм Солганбеков легиондагы кулга алулар турында беренче тапкыр Мәхмүттан ишетә.
Аннары аларны машинага утырталар да каядыр (Варшава төрмәсенә булып чыга ул) алып китәләр. Юлда барганда Җамалетдинов кулга алу турында бик тәфтишләп сөйләргә тотына. Солтанбекоаның үзен ничек кулга алганлыкларын сораша. Сүз арасында гаҗәпсенеп кашларын җыера, немецларны сүккән була һәм, шул рәвешле, акрын-акрын «иптәшләрдән» иректә кемнәр калганлыгын, кемнәр кулга алудан котылуын ейттермәкче була. Әмма Солтанбекоә, Курмашның бу кеше белән бик сак эш итәргә кирәк дип кисәтүен хәтерләп, артык җәелеп китми. Арестантларга үзара сөйләшергә гомер рөхсәт итми торган немецларның бу юлы нигәдер бик игътибарсыз кыланулары да сагаерга мәҗбүр итә Солтанбекоаны. «Белмим», «күрмәдем» дип кенә җавап бирә бара ул тегеңә. Аннары, башым авырта дигән сылтау белән, бөтенләй җавап бирми башлый.
— Син ничек уйлыйсың: безне ни өчен кулга алды икән аларГ — ди Җамалетдинов, һаман сагызлануын дәвам итеп.
— Хыянәт иткәнгәдер! — ди аңа Солтанбеков, кискен генә итеп. Күрәсең, нәрсәгә ишарә ясавын аңлагандыр, шуннан соң теге, ниһаять, тынып кала.
Варшава төрмәсенә килеп җиткәч, Солтанбековны конвой белән камерага алып кереп китәләр, ә Җамалетдинов машинада кала. Ихтимал, башка кулга алынган кешеләр янына да шушылай утыртып йөрткәннәрдер аны.
Төрмәгә зләккәннән соң Солтанбеков Гайнан Курмаштан язу ала. Ул кәгазьгә бары тик бер генә сүз — «Мәхмүт» дип язылган һәм аның янына фашист билгесе ясалган була. Хәер, аның сатылган җан икәнлеген Солтанбеков үзе сизенеп өлгерә инде.
Димәк, 11 августтан соң Җамалетдинов чыннан да Берлинда булган. Әмма, үзс ойткәичә, ялда түгел, болки «эштә» йөргән.
Ниһаять, Җамалетдиновның шаһитлегендә тагын бер шикле урын — аның партизаннарга качуы. Тикшерүнең ахырына тикле «гаебемне аз гына булса да аклау өчен» партизаннар янына качып киттем дип расларга тырышып килә ул. Ләкин аның бу сүзләренә ышану кыен. Советлар Союзына кайтса, ачда үзен нәрсә көткәнлеген бик яхшы белә Җамалетдинов. Эзен югалту һәм кабахәт җанын саклап калу өчен генә булса да, башка хыянәтчеләр шикелле үк, каядыр Көнбатышка, америкалылар ягына таба сызу ягын карар иде ул.
Ихтимал, гестаподан яңа задание алгандыр Җамалетдинов. Шулай булган тәкъдирдә, аның нигә алай көтмәгәндә Краковка — үзен беркөм дә белми торган урынга күчеп китүе аңлашыла, Немец формасы кигән офицерга «поляк кдртыаның партизан отряды кайда урнашканлыгын аңлатуына да бик үк ышанып җитәсе килми. Мөгаен, ул мәгълүматларны аңа фашистлар үзләре биргәннәрдер, шулай итеп, хәвефсез- хәтврсоэ генә «качарга» мөмкинлек тудырганнардыр. Ихтимал, бары тик безнең гаскәрләрнең зур тизлек белән дошманны кысрыклап килүе аркасында гына Җамалөтдн- ноа бүтән җинаятьләр эшләргә өлгерә алмый калгандыр.
һәрхәлдә, бу мәсьәлә ачык кала әле. һәм, дәлилләр җитәрлек булмау сәбәпле, бу пункт гаепләү нәтиҗәсенә дә кертелмәгән
Менә шушы .терне күз алдыннан кичергәч, Җамалетдиновның ни өчен шагыйрьнең пакь исемен пычратырга маташуы бик яхшы аңлашыла. Әгәр Җәлилне хыя- н <че дип санасалар, ихтимал. Җамале гдиноены бәркем дә тепченеп тикшереп тормас иде бит.
1950 елның 16 Октябренда Хәрби трибуналның ябык утырышы үткәрелә. Анда Җамалетдинов эше карала.
Суд тикшерүчеләр тарафыннан әзерләнгән документларны һәм материалларны тикшерә, шаһитләрне тыңлый.
Үзен фаш итүче материалларны кире кага алмаган хыянәтче барлык күрсәтелгән пунктлар буенча да гаебен тулысынча таный. Ул бары тик бер мәсьәләдә генә үз фикерен алга сөрә: мин, ди ул, гаепләү кәгазендә күрсәтелгәнчә 70—80 кешене түгел, бәлки нибары 7—8 кешене генә саттым, һәм, шул нигездә, судтан үзен исән калдыруларын үтенә
Судта шаһит буларак чыгыш ясаган Мичурин:
— Нинди кешеләрне харап итте бит, эт, нинди кешеләрне! — дип, яшен тыя алмыйча елап җибәрә.—Дөрес,—ди ул, кулга алынучыларның барысын да турыдан- туры Җамалетдинов сатмады. Әмма яшерен оешманың эзенә гестапо бары тик аның хыянәте аркасында гына төште.
Суд киңәшмәгә китә. Аннары шул ук көннең кичендә хөкем карары укыла. Хыянәтче иң зур җәзага — атарга хөкем ителә. 1951 елнын 19 январенда суд карары җиренә җиткерелә.
Җамалетдинов эше буенча үткәрелгән тикшерү аның хыянәтче икәнлеген ачып бирүгә генә кайтып калмады, бәлки Муса Җәлил җитәкчелегендәге яшерен оешма башкар- ан күп кенә эшләрне белергә /тә ярдәм итте. Хыянәтчене хөкем иткәннән соң күп тә үтмәде, шагыйрьнең үлемсез батырлыгы бөтен дөньяга мәгълүм булды.