ШИГЫРЬЛӘР
Омтылыш
Уормыш — диңгез.
Анда барсы да бар:
Дулкыннар да.
Давыл,
Тын яр да...
Мин яратам дулкын кочагымда
Штормнар тавышын тыңларга.
Серле аваз гүя чакыру булып, Ашкындыра мине каядыр...
...Ярсып алга йезәм — Менә-менә
Ачармындыр тесле Яңа Җир!
Борчылу юк! —
Бу юл авыр булсын,
Хәтта булсын шомлы, куркыныч...
Шашкын теләк барда
мәңге шулай
Алга әйдәр мине омтылыш!
Шул да бәхет //иктер карыштың—бергәләп Болынны әйләнмәдең: Тартылдың читкә, езелеп Коелды сәйләннәрең.
«Эх, сәйлән җыйганчы бергә! Бу бәхет азмы сиңа!!»— Дидем дә иелдем җиргә Сеенөп язмышыма.
Син килмәдең
Бары безгә генә мәгълүм тешкә
Алданрак килдем. —
Кендегечә, сиңа юл күрсәтеп.
Фонареммы злдем.
Үзем көттем сине, үзем никтер Каушап качып тордым;
Я бер: сине озак торсын, дидем, Я бер: ашыктырдым...
Әмма син килмәдең... Бу көтүдән
Тик бер тойгы калды:
Төне буе фонарь түгел, гүя
Мәхәббәтем янды...
Тынгы белмим
^А^иде сәгать хезмәт белән
Кеше өчен дә, Күрше өчен дә
Тынгы бирми кешелегем!
Борчыламын: ник кешеләр һаман саран җылы сүзгә?.. Ник күршеләр
Тиенмиләр
Ачык чырай, якты йөзгә?!
Ә кайчакта фил булуы Өтек гайбәт әнчегенең Шундый итеп Авырттырып
Йөрәгемә чәнчи минем?!
Әгәр берәү ишетә икән
Хаксыз җавап.
Кискен җавап —
Бу барыбер миңа газап — Бар шатлыгым була харап...
Барысы өчен шулай янып, Тик.- -үземне онытканмын.
Чөнки шунсыз
Хисапланмас
Идем кеше булып та мин!..
Кем уйлаган
Боз элпәсе аша тышка карыйм. Бөтен дөнья ап-ак кар гына;
Кар яктысы гүя өшеткәндәй Йөрәгемә килеп кагыла.
Әйткән иде әле кичә генә: «Аерылабыз, бүтән эзләмә...» Кем уйлаган, кинәт кар явар дип, Икәү бергә йөргән эзләргә...
Бетми әле эшем минем:
Китмәскә иде
Л*үрешү емет итеп йергән чакта. Киткәнеңне белдем;
Шуңа көне буе урын тапмый
Ямансулап йөрдем.
Белсәм дә мин төп гаепнең бары
Синдә икәнлеген.
Күңелем барысын кичерергә әзер
Булган икән минем!
Үпкәләшү булган икән әле
Ярты кайгы гына.
Ә китүең гомерлеккә газап
Булып калды миңа...
АВЫЛЫМ кызына 7W ин кайттым сине саг^НЫП, Сөюем сүрелмәде... Элеккечә ялан аяк Каршыма йөгер әле! Йөгер әле, пар канаттай Кагынсын толымнарың. Йөгерүдән, шат көлүдән Кабынсын сулышларың! Килеп җит тә, елдагыча Сарылып муеныма, Сора: «Абый, нинди бүләк Алдың, — дип, — быел миңа?» Тик кая син, быел тагы Качтыңмы полосага? Чык тизрәк, я, булма, зинһар, Ел саен бала-чага!
Беләм инде: куркытмакчы Буласың мине юри... Чү! Кем ул басу түрендә Чәчәкләр җыеп йөри? Син икән бит, аяыпым кызы!.. Ахры, шулай итеп, Каршылыйсың мине быел Җитлегеп, буйга җитеп! Килче тизрәк, ашык кызый, Күземдә күрәсеңме: Ничә еллар зарыгып көткән Бүгенге сурәтеңне?!.
Сорамагыз
Сорамагыз: «Каян аласың,—дип,— Син бу кадәр моңны?» Мин ишетәм тормыш төбендәге Бабам чирткән кылны...
Сорамагыз: «Синең күңел ничек Шулай нечкә?» — диеп.
Димәк, әбкәм бик еш бирелүчән Булган хискә элек...
Сорамагыз: «Син ник ярсу. — диеп,— Болай көчле?»—диеп.
Соң мин дә бит яуда һәлак булган Абый төсле егет!
Вакыт үтә
Вакыт үтә...
Шуңа куеп торып
Кырылып яткан кырык эшемне.
Булышам мин кулдан килгән кадәр, Сөендерим, диеп, кешене.
Вакыт үтә...
(Үткән кире кайтмый.)
Менә бүген шуның өчен дә
Ашыгам мин: мөмкин чакта барысын Биреп калыйм, диеп, кешегә.
Вакыт үтә,
Үтә сизелмичә...
Тик үткәннәр кала хәтердә.
Шуңа ашыгам, кешегә җылы сүзне
Үз вакытында телим әйтергә!..
Дуслык хисе
Гали Хуҗиеека
Д'/c дигәнем дошман булып, кайчак Телгәләнгән чакта бәгырем, Син тагы да миңа якынаеп.
Арта гына бара кадерең.
Гүя минем йөрәк яраларым
Вакыт үткән саен яңара. —
Сүнмәс дуслык хисе белән шулай Калдырдың син мәңге янарга...