Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЭМАНЫҢ БАРЫР ЮЛЛАРЫ


җтимагый тормыш шартлары үзгәрүгә,
халыкның сәнгатьчә фикерләве. рухи
таләпләре үсүгә бәйле рәвештә, илленче
елларның урталарыннан поэма жанрында
да «яңарыш» чоры башланды. Эпик поэзиянең
моңарчы онытылып торган терлөре яңадан
активлашып китте, милли традицияләргә игъти-
бар үсте; яңа эчтәлек, кешенең рухи деньясына
тирәнрәк үтел керергә омтылу поэманың тасвир
чараларын бермә-бер баетып җибәрде
Соңгы унъеллыкта поэма жанры нигездә теп
ике юнәлештә үсте. Беренчедән, язмышлар
бәрелешенә, вакыйганың эзлекле үсешенә
нигезләнгән традицион поэма, мегълүм
үзгәрешләр кичереп, алга таба үсешен дәвам
итте. Икенчедән, поэма жанрында субъектив
башлангыч бик нык кечәйде. Матбугат
битләрендо шәхеснең уй-кичерешләрен
сурәтләүгә багышланган һәм еш кына лирик
монологлардан торган, иркен композицияле
лирик-фәлсәфи поэмалар күренә башлады.
Стильләр герлелегенә омтылу, әзер
схемалардан качарга тырышу, поэманың яңа
мөмкинлекләрен эзләү матур бер традициягә ей-
ләнде.
Поэманың үсеш юлын гадиләштереп, туры
сызык рәвешендә күз алдына ките- pepie
ярамый, әлбәттә.
Соңгы елларда поэма жанры үткән юл
шактый сикәлтәле булды Капма-каршы
тенденцияләр, герле характердагы эзләнүләр,
әдәбиятның башка жанрлары белән аралашып
китү очраклары әнә шул турыда сейли.
Лирик поэма илленче елның урталарында
зур бәхәсләр уятты Аны кайнар яклаучылар да.
бетенлой инкарь итеп чыгучылар да булды. Бу
кылыч чәкештерүләрнең әле бүген дә
тукталганы юк. Әмма хәзер бер нәрсә ачык:
соңгы еллар татар поэзиясен С. Хәкимнең
«Языгыз, җир уллары». «Үрлер аша...», И.
Юзеевның «Тынлык белән сейләшү», Р.
Әхмәтҗановның «Йолдызстан». Ш. Галиевнең
«Әткәйгә хат» шикелле лирик-фәлсәфи
поэмаларыннан башка күз алдына китереп
булмаячак.
Поэма жанрында шәхси-лирик башлан-
гычның кечәеп китүен һәм акрынлап алгы
сызыкка чыгуын очраклы бер хәл, дип кенә
аңлатып булмый. Ул татар поэзиясендә һәм
бетен совет әдәбиятында барган катлаулы эчке
үзгәрешләрнең табигый чагылышы иде. Совет
демократиясенең тагын да чәчәк атуы. Ленинча
тәртипләрнең яңадан гамәлгә керүе лирик
поэзиянең үсеп китүенә нык ярдәм итте: хискә
чикләнмәгән ирек бирелде. Лирика үзенең
игътибарын кеше күңеленә юнәлтте, шәхеснең
рухи камилләшүен. чәчәк атуым сурәтләде.
Чынбарлыкны тасвирлау алымнары күп
мәртәбә катлауланды, терлелән- де Иҗади
активлык рухы елмән шагыйрьләр поэзиясендә
дә, яшьләр иҗатында да ачык сизелде. X. Туфан
лирикасы яңа сыйфатларга баеп үсеп китте. G
Хәким үзенең фикергә һәм хискә бай иң уңышлы
лирик парчаларын нәкъ шул елларда иҗат итте.
И Юзеее. Ш Галиев. Г Афзал. Ә- Баянов, X
Камалов шәкелле сәләтле
И
яшьләр тавышы да татар укучыларына лирика
д улкынында килде.
Ләкин бу әле — поэмаларга булган ихтыяҗ
кимеде, зур полотнолы әсәрләр иҗат иту
мәсьәләсе көн тәртибеннән төште, дигән суз
тугел. Шагыйрьләр, эпик поэзиянең
мөмкинлекләрен киңәйтергә омтылып, яңа
сукмаклар эзләуне дәвам иттеләр. Матбугат
битләрендә шигырьгә бик якын торган беренче
лирик поэмалар күренде. Ш. Галиевнең «Әткәйгә
хат», И. Юзеевның «Әнкәй», М. Шабаевның бераз
соңрак язылган «Сине эзлим» кебек
поэмаларында лирик шигырь белән уртаклык
бик ачык сизелә. Аларда төгәлләнгән вакыйга да,
катлаулы характерлар да юк диярлек. Бу
әсәрләрнең үзәгендә лирик настроениеның
алышынуы, кичерешнең эзлекле усеше,
шәхеснең уйланулары ята.
Илленче елларның икенче яртысыннан
лирик поэзиядә яңа сыйфатлар төсмерләнә
башлый. Чынбарлыкны эмоциональ буяулар
аша гына сурәтләү хәзер инде шагыйрьләрне
канәгатьләндереп бетерми. Илдә, дөньяда
барган хәлләрне акыл көче белән дә аңларга
тырышу тенденциясе көчәя. Бу исә фикер
поэзиясенең үсешенә, интеллектуаль
башлангычның көчәюенә алып килә. Сюжетлы
шигырьләр күбәя, лирик характер эпик
төсмерләр алып үсеп китә. Дәлилгә С. Хәкимнең
«Хәйрулла», «Мари карты Филипп», «Имәт»,
«Артиллерист Гыйльфан», «Усал диләр мине»
кебек шигырьләрен китерергә мөмкин. Мондый
«объективлашкан» образлы әсәрләр X. Туфан, Ә.
Давыдов, Г. Хуҗиев, Ш. Галиев, И. Юзееелар
иҗатында да шактый.
Чорның олы проблемаларына, масштаб-
лырак вакыйгаларына таба борылу лирика
белән поэма арасында торган «синтетик»
жанрлар үсешенә алып килде. Баллада, кечкенә
поэма, шигъри цикллар күбәйде. С. Хәким «Суд
залында», Ә. Давыдов «Себер трактында
квартал», X. Камалов «Туган җирдә» исемле, Ш.
Маннур нефтьчеләр тормышына багышланган
шигъри цикллар иҗат иттеләр. X. Туфан һ. Так-
таш истәлегенә багышланган шигырьләр
бәйләмен төгәлләде.
Тематик уртаклык, идея-эстетик һәм
интонацион якынлык, кичерешнең эзлекле үсеше
бер циклга кергән аерым әсәрләрне бер бөтен
шигъри тукыма итеп кабул итәргә мөмкинлек
бирә. Тәнкыйтьче Н. Юзиев С. Хәкимнең «Суд
залында» әсәрләрен цикл итеп карауны хуплап
бетерми. Шигъри бәйләмгә артык кырыс
таләпләр белән килгәндә, тәнкыйтьче белән
килешергә дә мөмкиндер. Ләкин С. Хәкимнең
лирик поэзия формаларын киңәйтеп җибәрергә,
жанр киртәләрен аударырга һөм аңлы рәвештә
цикл тудырырга омтылуы — игътибарга лаек
күренеш иде. Шигъри бәйләмнәр, балладалар,
сюжетлы озын шигырьләр лирик поэзия белән
поэма арасында күпер ролен үтәделәр. Бер
мәлне лирик һәм эпик поэзия арасындагы чик,
жанр формаларына хас үзенчәлекләр югалып
калды. Баллада белән кыска поэма, шигъри цикл
белән поэма арасындагы чикләрне билгеләү
шактый кыенлашты. Шигъри жанрларны
өйрәнүгә зур көч куйган әдәбият галиме Н.
Юзиев, мәсәлән, С. Хәкимнең «Сары капкалы
йорт» әсәрен бер урында баллада, икенче
урында кыска поэмалар рәтендә карый. Э.
Межелайтисның «Кеше», М. Кәримнең «Европа —
Азия» шикелле кеше язмышы, аның уй-
кичерешләре аша дәверне сурәтләгән әсәрләрен
бер очракта поэма, икенче җирдә шигырьләр
циклы дип атыйлар.
Лирик поэзиянең интенсив үсеше поэма
жанрына торгынлыктан чыгарга булышты, һ.
Такташның «Алсу», «Мокамай» поэмаларыннан
соң тукталып торган кыска поэма жанры яңа
шартларда кабат терелде. Ш. Галиев
«Хупҗамал», М. Шабаев «Конрад», «Ди татарише
фрау», «Шәймәт карт», Э. Мөэминова «Ефәк
яулыгым», И. Юзеев «Язылмаган поэма» кебек
үзенчәлекле әсәрләр яздылар.
Кыска поэма, вакыйганың үзен сурәтләүдән
бигрәк, үзәккә кешене куя. Шәхес үз
тормышының иң хәтәр, борылыш момент-
ларында алына һәм кискен, ачык буяулар белән
сурәтләнә. И. Юзеев үзенең «Язылмаган
поэма»сында, вак детальләрдән, тәфсилле
хикәяләү алымнарыннан баш тартып, эре
романтик сызыклар, киеренке хис аша татар
халкының батыр улы, шагыйрь Хәйретдин
Мөҗәйнең соңгы минутларын гәүдәләндерә. М.
Шабаевның «Шәймәт карт» поэмасында кеше
рухы һәм тормыш күренешләре күңел көрлеге,
уйнаклап торган юмор, көлү аша тасвирлана.
Мәгънәсез, буш сүзләрдән качарга тырышу,
фикер тыгызлыгына омтылу — бүгенге
поэманың бер әһәмиятле үзенчәлеге. «Кешенең
язмышын ачкан, аның психологик портретын
ачык буяуларда күз алдына бастырган кечкенә
күләмле эпик форма гомумән поэзиядә
активлашып бара»1.—дип, Н. Юзиев бик дерес
я за.
Лирик поэма да бер урында тукталып
калмады, акрынлап иҗтимагый эчтәлеккә,
әһәмиятлерәк вакыйгаларга таба борылды,
сәнгать, әдәбиятның башка төрләре ирешкән
казанышларны үзенә «сеңдерергә» омтылды.
«Чорлар чатында» поэмасында Ә. Давыдов
публицистика тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итте, Р.
Әхмәтҗанов фәнни фикерләү алымнарын
игътибар белән өйрәнде, И. Юзеев, кеше
күңеленең матурлыгын, рухи катлаулылыгын
тирәнрәк ачып салу нияте белән, поэмага
шартлы символлар, аллегорик образлар алып
керде. С. Хәкимнең «Үрләр аша...» поэмасында
баллада жанрының шифалы тәэсире ачык
сизелә. Ватан сугышы герое Янар Ярулланың
психологик портретын иҗат иткәндә, шагыйрь
баллада жанрына хас тасвир чараларыннан
шактый иркен һәм оста файдалана.
Дөрес, лирик поэма элек-электән килә торган
традицион сыйфатларын да югалтып бетерми.
Элеккечә үк ул — күләме буенча зур түгел,
вакыйганы эзлекле тәртиптә ачып бирергә
омтылмый, әһәмиятсез детальләрне, гади
көнкүреш ваклыкларын сурәткә кертми, лирик-
шәхси башлангыч поэманың төп эчке хасияте
булып кала бирә. Әмма лиризмның чыганагы
һәм функциясе үзгәрә. Хәзер ул, барыннан да
бигрәк, авторның үз шәхесе белән бәйләнгән,
шагыйрьнең олы дөнья белән актив мөнәсәбәткә
керүе нәтиҗәсе буларак барлыкка килә. Кеше һәм
чор язмышы турындагы сөйләмдә шигъри
киңлек белән лиризм үзара аралашып китәләр.
«Әнкәй» поэмасы И. Юзеев өчен дә, гомумән, ли-
рик поэма өчен дә үтелгән чорга әйләнеп кала.
Кайчандыр ачыш саналган «лирик поэма»
термины үзе дә, жанрның салават күпередәй
тосләр байлыгын чагылдырудан бигрәк,
традиция буенча гына сөйрәлеп йөрүче шартлы
атамага өйләнә. Метафорик, фәлсәфи,
публицистик, гиперболик һәм башка терминнар
белән аталучы поэмалар күбәя. Ә. Давыдовның
«Чорлар чатында» әсәрен, мәсәлән, нигездә
лирик поэма алымнарына таянып язылган
булуына карамастан, фолсәфи-публицистик поэ-
ма дип йөртәләр. Бу — тәнкыйть капризы гына
түгел. Бу әсәрдә шәхес кичерешләрен
• Н. Юзиев Традицияләр яңарганда. Татарстан
китап нәшрияты. Калан I960 u 169 бит.
сурәтләүдән бигрәк, заман һәм чынбарлык
турында уйланулар, шигыйрьнең төп идеясен,
әйтергә теләгән фикерен раслап килүче төрле
күренешләр, публицистик чигенешләр
әһәмиятле. «Тыныч мәхәббәт», «Яңгырлы таң»,
«Ферма кызы» поэмаларында башлаган
эзләнүләрен дәвам ител, шагыйрь публицистика
белән художестволы образ арасындагы уртак
ноктаны табарга, тормыш, яшәеш законнарына
тагын да тирәнрәк үтеп керергә омтыла.
Поэма: «Беләсеңме, тормыш нәрсә ул?»;
«Беләсеңме, бәхет ул нәрсә!» кебек сорауларга
җавап эзләү рәвешендә язылган. Болар яңа
сораулар түгел, билгеле. Әмма һәр чор ул
сорауларга үзенчә җавап бирә. Егерменче
гасырның икенче яртысында бәхет төшенчәсе
дә, тормыш төшенчәсе дә бик нык үзгәрде.
Дөньяда иминлек, тигезлек, дуслык юк икән,
кеше чын мәгънәсендә бәхетле була алмый, ди
шагыйрь. Бәхет турындагы фәлсәфә авторны
иҗтимагый-политик мәсьәләләр турындагы
уйлануларга алып килә. Поэманың аһәңе, сурәт
алымнары да үзгәрә. Музыкальлек, гармония
публицистик интонациягә. фикер энергиясенә
юл бирә.
Кыскасы, «Чорлар чатында» поэмасы —
лирик поэма тукымасында барган үзгәрешләрне
чагылдыруы ягыннан да. күтәргән мәсьәләләре
буенча да алтмышынчы еллар башы өчен ачыш
иде. Әмма ул сезон җимеше булып калды,
акрынлап онытылды. Тел сәбәп — авторның,
образлы тәкъбир- ләрдән, ачык һәм тесле
буяулардан баш тартыл, иҗтимагый хәллергә
иярүендә, аларны санап чыгу юлына басуында
булса кирәк. Авторның вакыйгаларга һәм күре-
нешләргә шәхси бәясе җитеп бетми. Шагыйрьнең
тормыш, бәхет турындагы фәлсәфи сорауларга
җавабы да. тулылыгы һем яңалыгы
ноктасыннан караганда, бәхәс уятырга мәмкин.
Яшь шагыйрь ечән бу поэма, һичшиксез, шигъри
ачыш булыр иде Ләкин тәҗрибәле һәм колачлы
шагыйрьдән олырак һәм яңарак фикер ишетәсе
килә икән, бу да —табигый нәрсә.
«Чорлар чатында» поэмасы белән бер ук
вакытта һәм. бигрәк тә аңардан соң,
«эреләндерелгән» образлы, ачык буяулы, иркен
сулышлы поэмалар еш күрене башлады. Ә-
Баянов. Р. Әхмәтҗанов. И. Юзеев. Ш. Галиев. М.
Шабаевлар җиң сызганып лирик поэманың
мемкинлеклерен киңәйтү эшенә керештеләр.
Дерес. аларнь.ң эзләнүләре һәр очракта да
уңышлы булмады.
Төрле стиль юнәлешләрен бергә кушарга
омтылу шигъри индивидуальлекнең югалуына
китерде, вак әйберләр турында зур фәлсәфә
куерту декларативлыкка, фикер сайлыгына
этәрде. Бу яктан Р. Әхмәтҗа- мовның
«Йолдызстан» поэмасы аеруча характерлы. Ул
яшьләр иҗатына хас уңышларны да, кимчелекле
якларны да күрсәтерлек мисал була ала.
Поэма космосны яулау романтикасын
җырлауга, чордашларыбызга хас әхлаки
үзгәрешләрне күрсәтүгә багышланган.
«Йолдызстан»га романтик күтәренкелек,
патетика һәм эмоциональлек хас. Шагыйрь,
символик образлар, шартлы-романтик сурәтләр
аша, чорны иңләргә, йолдызстанга үтеп керергә,
замандашы турында матур һәм калку фикерләр
әйтергә тырыша. Төрле яссылыкта яткан
төшенчәләр, төрле тарихи чор вакыйгалары,
ассоциатив метафора ярдәмендә, бер төенгә
җыелалар. Галилей. Брунолар батырлыгы
турындагы сөйләм бүгенге кешеләр язмышы
хакындагы уйлануларга алып килә. «Кызу аты-
лып янган йолдыз сыман, Коперниклар янган бу
юлда», ди шагыйрь. Тора-бара ул сурәт киңәя,
бүгенгә тоташа, «йолдыз булып атылып янам
икән, нуры булып сиңа кайтырмын», дигән
романтик төсмерле яңа метафора тууга җирлек
әзерли.
«Йолдызстан» поэмасының шигъри ту-
кымасында, ачык булып, ике стиль агымы
сизелеп тора. Беренче агым шагыйрьнең
үзенчәлекле ачышлары белән бәйле. Ул
авторның заман, кеше турындагы уйлануларын,
самими, эмоциональ хисләрен укучыга ачык һәм
төгәл итеп әйтеп бирергә булыша. Икенче
стилистик агым китап романтикасына барып
тоташа. Автор, бер төркем яшь рус шагыйрьләре
үрнәгендә, поэмасын аңлы рәвештә
катлауландыра, эстетик эзлеклелектән баш
тартып, фикерен ассоциацияләр болыты,
«ертык» образлар өермәсе астында күмеп
калдыра. Шул урыннарда фәлсәфи тирәнлек
күпсүзлелек белән алмашына, синтетик
фикерләүне абстракт гыйбарәләр ташкыны
күмеп китү куркынычы туа, поэзиянең
йолдызстаны — кеше йөрәге арткы планга күчә.
Нигездә уңышлы язылган бу поэманың укучы
тарафыннан төрлечә кабул ителүе дә, бәлки,
нәкъ менә шул агымнар төрлелеге, алар- ны
берләштерә алмау белән аңлатыладыр Да-
P. Әхмәтҗанов, үзенә якын интонацияне
эзләп, Такташ поэзиясенә, Ф. Бурнаш, И. Йосфи,
Ш. Фидаи кебек шагыйрьләрнең романтик
ачышларына, фольклор сурәтләренә
мөрәҗәгать итә, А. Вознесенскийиың
эксперименталь лабораториясенә ишек кага.
Шигъри горизонтын киңәйтергә омтылуы —
куанычлы хәл, билгеле. Ләкин шагыйрьнең
тәҗрибәләр чоры озаккарак сузылды шикелле.
«Чорлар аша» һәм «Йолдызстан» кебек
әсәрләрдән күренгәнчә, лирик поэма шәхеснең
интим хисләрен сурәтләү яисә шагыйрьнең үзе
хакында уйлануларын күрсә- ту белән генә
чикләнми икән. Аны аерым бүлекләре арасында
бернинди бәйләнеш булмаган, кирәк икән теләсә
күпме һәм теләсә нинди юнәлештә кыскартырга
да, сузарга да ярый торган поэманың җиңе-
ләйтелгән төре дип күз алдына китерергә
ярамый. Кичерешләрнең эзлекле үсеше, фикер
логикасы, эстетик төгәлләнгәнлек, сөйләмнең
буеннан-буена сузылган эчке идеясе
булмаганда, әсәр поэма санала алмый, лирик
шигырьләр бәйләме булып кына кала. Шул яктан
караганда С. Се- ләйманованың «Язылмаган
җырлар» әсәре, мәхәббәт хисен, сагыну
сагышын шактый матур чагылдырган өлешләре
булса да, поэма булу дәрәҗәсенә күтәрелә
алмаган, лирик шигырьләр циклы, җырлар
бәйләме булып калган. Бер генә кылдан торган
уен коралы катлаулы көйләрне башкара алмый.
Ә поэма бары тик катлаулы көйләрне генә
уйнарга тиеш. Ахыр чиктә, хәзерге лирик поэма
конкрет образлардан да, вакыйга сюжетыннан да
баш тартмый. Ул үзенә төрле яссылыкта яткан
гаять күләмле күренешләрне һәм хәлләрне, әһә-
миятле вакыйгаларны бик җиңел сыйдыра ала.
Лирик поэманың яңа сыйфатларга баюы,
шигъри эпоска тартымлык күрсәтүе С. Хәким
әсәрләрендә бик ачык төсмерләнә. С. Хәким эпик
поэзиядә күптәннән эшләп килә. «Бакчачылар»
поэмасында шагыйрь төп игътибарын кеше
язмышын сурәтләүгә, характер тудыруга
юнәлткән иде. «Дала җыры» поэмасында ул
масштаблы вакыйгаларны, ил йөрәгендә тирән
эз калдырган хәлләрне иңләргә, аларны калку
сурәтләрдә чагылдырырга омтылыш ясады.
Шул ике юнәлештә эзләнүләр алып бару белән
бергә, С. Хәким лирик эпос традицияләренә дә
мөрәҗәгать итте. «Ленин фәрманы белән»,
«Үрләр аша...» һәм кайбер башка поэмалары әнә
шул турыда сөйли.
«Үрләр аша...» поэмасы тезүчеләрнең
фидакарь хезмәтен данлауга, халыклар
арасындагы дуслыкны җырлауга багышланган.
Әмма шагыйрь «вакыйга һәм факт» дөреслеген
күрсәтү белән генә канәгатьләнми, поэманың
офыгын бик нык киңәйтә, иҗтимагый-фәлсәфи
нигезен тирәнәйтә. Әсәр, язгы чәчәк шикелле,
һаман ачыла, тармаклана бара, хис төрле
тирбәлеш- үэгәрешләр аша үтә, фикер киңәя,
полифоник тесмер ала бара. Поэманың ишек-
тәрәзәләрен чынбарлыкка һәм тарихка таба
борып куеп, шагыйрь фикер агышына төрле
юнәлеш бирә, сөйләмнең тонын һаман
җанландыра тора. Әсәрнең умыртка баганасын
авторның тормыш һәм кеше турындагы
уйланулары тәшкил итә. Торбалар салып Халидә
бара, ул ераккарак киткән, Көнбатышка атлаган
саен, уйлануларның яңгырашы үзгәрә, кискен
интонация беренче планга чыга. Бөрсен-бер:е
кысрыклап килгән өермәле хисләр лирик
геройны үткәнгә, зур тарихи вакыйгаларга алып
кереп китә. Поэмадагы лирик-эмо- циоиаль
башлангыч драматизм белән алмашына,
тойгыга, лирик хисләргә урын җитми башлый...
Батырлык һәм үлемсезлек турындагы уйлар
туган ил, халык һәм аның характеры турындагы
тирән фәлсәфи фикерләргә алып килә:
Халкым минем, болай бер карауга Бик
тынычсың, енн бик юашсың.
Кирәк чакта трассалар өчен
Син айкыйсың тирән су астын...
Бу фикерләр гомуми дә. абстракт та түгел.
Шагыйрь аларны Ярулла һәм Халидә тормышы
мисалында раслый.
Шагыйрь Халидәнең бары татар милләтенең
күпчелегенә хас иң гомуми, җыелма
сыйфатларын гына ача, башка үзенчәлекләре
укучы хыялы белән тутырыла. Гому-
миләштерелгән образларга, романтик сурәтләүгә
таянып, дересрәге, аларны реалистик сәнгать
таләпләренә буйсындырыл, автор бөркет
очышы биеклегеннән җир шарына караш
ташлый, тарихны бүгенге чынбарлык итеп
тоярга мәҗбүр итә. Шагыйрьнең уйланулары,
эмоциональ кичерешләре, үткенгә сәяхәтләре
тар вакыйга Чикләрен җимереп чыгалар һәм
«Үрләр аша...» поэмасын лирик-фәлсәфи
әсәрләр рәтенә кертергә мөмкинлек бирәләр
Поэманын кайбер җитешсезлекләре турында
матбугатта әйтелде инде Яңа вариантында да
эсер «таплардан» азат түгел
Кайбер иптәшләрнең киңәшен тотып, фабула
канвасын дәвам иттерергә омтылу, вакыйганы,
проза әсәрләрендәге шикелле, ахырына чаклы
илтеп җиткерергә тырышу поэмага зур яңалык
өстәмәгән. Киресенчә, әсәрнең иҗтимагый-
фәлсәфи ягын, чор һәм тарих турында
уйланулар өлешен көчәйтергә кирәк иде
шикелле. Әмма ничек кенә булмасын, «Үрләр
аша.-» поэмасы — татар поэзиясенең яңа уңышы.
Ул егерменче йөз лирик эпосының камил форма-
ларын эзләүнең, аерым кеше язмышы белән
тарихи чор арасындагы аһәңдәшлекне яңача
күрсәтергә омтылуның нәтиҗәле адымы булды.
Бай традициясе, ерак гасырлардан килә
торган олы тәҗрибәсе булган эпик поэма
каршына тормыш тагын да катлаулырак
таләпләр куйды. Шуның белән бергә, «сюжетлы»
поэманың яңа сыйфатларга баюы гаять зур
каршылыклар һәм эчке көрәш аша барды.
Сугыштан соңгы поэманың аерым
үзенчәлекләрен турыдан- туры кабатлау,
вакыйганы сүзге-сүз сөйләп чыгу белән мавыгу,
эпик поэзиянең үсешен гаять ааырлаштырды.
Моны шагыйрьләр үзләре дә ачык төшенделәр.
Чорга хас форма эзләү өзлексез дәвам итте. Эпик
поэма әдәбиятның башка төрләре ясаган
ачышларга, бигрәк те роман, повесть, новелла
ачышларына мөрәҗәгать итте. С. Батталның
«Олы юл буйлап» повестеның яңа варианты.
«Чирмешен буйларында» исемле шигъри
романы, Ш. Маннурның «Җир-оңкәнең сылу
кызы» исемле тезмә повесте, Ә. Давыдовның
«Су-юлы», ■Уяну» поэма-ноаеплалары. Н.
Арсланое- ның «Егет яуда сынала» дигән поэма-
хикөясе һем шундый характердагы башка
әсәрләр басылып чыкты. Сүз дә юк. эпик
поэзиянең тормышны иңләбрәк сурәтләргә
омтылуы игътибарга лаеклы күренеш иде. Әмма
бер ачыш икенче урында югалтуга да алып килде
Ниндидер «гибрид» жанр барлыкка килде, элик
поэзиядән романтик рух югалды, аны югары
сәнгать тере иткен кул кенә башке үзенчәлекләр
нык төссезләнде яки бөтенләй диярлек юкка
чыкты. Ш. Маннурның «Җир-еңкөнаң сылу
кызы» шигъри повесте, оста ювелир кулы белән
эшләнгән һем иореккә үтәп керерлек аерым
урыннәры булуга карамастан. киң тормыш
күренешләрен тасвирлау ноктасыннан караганда
да. хара» юрларны
тормышчан, ышандырырлык итеп сурәтләү
ягыннан да шул ук темага багышланган проза
әсәрләренә нык оттыра. Үткән ел С. Батталның
«Чирмешән буйларында» исемле шигъри
романы дөньяга чыкты. Роман төп ике сыйфаты
белән күңелне җәлеп итә. Беренчедән, С. Баттал
хәтергә сеңәрлек характерлар тудыруга
ирешкән. Икенчедән, революция алды еллары
татар тормышы, өермәле чор турында, үзенчә,
«Батталча» оста итеп сөйләп бирә алган.
Шул кадәресен дә әйтергә кирәк: роман тигез
язылмаган. Кайбер урыннарда әсәргә лирик
киеренкелек, табигыйлек җитми. Әсәр
революция алды еллары «татар тормышының
экциклопедиясе» дәрәҗәсенә күтәрелсен өчен
(роман дип аталган, безнең аңа шундый таләпне
куярга хакыбыз бардыр), романны әһәмиятсез
һәм чырайсыз күренешләрдән тазартырга, «олы
юл буйлап» кыюрак атларга кирәк булгандыр
шикелле. Прозада һәм драматургиядә күптән
күренгән образлар, тешне камаштырып бетергән
ситуацияләр (мәсәлән, мулла маҗаралары)
белән артык мавыгу, ясалма күренешләр хакына
булса да укучыны көлдерергә тырышу да әсәргә
ямь өстәми.
Эпик поэманың проза алымнарына мө-
рәҗәгать итүе бер безнең әдәбият өчен генә хас
үзенчәлек түгел. Илленче елларда, мәсәлән, рус
поэзиясендә дә күп санда тезмә романнар,
повестьлар язылды. Е. Долматовскийның
«Добровольцы», В. Саяновның «Колобовы»
шикелле проза принципларына ияреп язылган
шигъри романнары, хаклы рәвештә, тәнкыйтькә
очрады. Әлбәттә, поэма-роман, поэма-повесть,
поэма-хикәя язуга гомумән каршы килеп
булмый. Әдәбият тарихы бу юлда да гүзал
ачышларны белә. Әмма һәр жанрның үз эчке
законнары бар. Башка жанрларның
казанышларын «күчереп утырту» һәр очракта да
уңышлы чыкмый.
Проза жанры үзенчәлекләре белән мавыгу
вак детальләр, әһәмиятсез эпизодлар белән
тулы оэын-озын әсәрләр күбәюгә китерде. Бу
нәрсә Г. Хуҗиев, Ә. Давыдов. Ш. Мөдәррис. С.
Баттал шикелле тәҗрибәле, өлкән шагыйрьләр
иҗатында да, Ә. Баянов, М. Шабаев кебек яшьрәк
буын авторлар иҗат иткән әсәрләрдә дә сизелә.
Фәлсәфи нигезнең йомшаклыгы, киң
гомумиләштерүләрдән, вакыйгаларны куер-
тыбрак сурәтләүдән баш тарту К. Фәсә- ховның
«Пәрәвез», X. Камаловның «Яну», А.
Сәләхетдинов белән К. Фәсәховның «Мишә
җыры» поэмаларына байтак зыян китергән.
«Мишә җыры»нда тормыш материалы ничек бар,
XXI <Совет әдәбияты» журналы. 5 сан.
1964 ел. 139 бит.
шул килеш әсәргә кертеп утыртылган.
Чынбарлыкны туры сызык буенча гына
сурәтләү әсәргә натуралистик Детальләр һәм
артык гадиләштерелгән ситуацияләр алып
кергән, кешенең суда чагылган шәүләсен
хәтерләткән схематик образлар тууга сәбәпче
б улган.
Заман темасына багышланган, әхлак, яңа
тормыш төзү мәсьәләләрен күтәргән эпик
поэмалар идея-эстетик яңгырашлары, форма
өлкәсендәге ачышлары буенча, тарихи-
революцион, биографик, гражданнар һәм Ватан
сугышлары темасына багышланган әсәрләр
белән берничек тә ярыша алмыйлар. Җанлы
хисләре, тера уйлары, матур хыяллары белән
сурәтләнгән чордашыбыз образы укучы белән
бик сирәк, сагындырып кына очраша. Тематик
чикләнгәнлек, вакыйга һәм традиция колы булу,
характер тудыру алымнарында схематизм
яшьләр иҗат иткән поэмаларда аеруча нык күзгә
ташлана. Поэмаларыбыз- ның тематик яктан
сайлыгы турында тәнкыйть фикере әледән-әле
әйтелеп тора. «Вакыйгага нигезләнгән
поэмаларда гаҗәп бертөрлелек күзгә ташлана,—
дип яза 3. Мәҗитов. — М. Шабаевның «Кына
көле», X. Камаловның «Зәй буенда», А. Сә-
ләхетдиновның «Үкенү», Ә. Баяновның «Челтәр
аша» поэмалары әнә шундый»XXI. Болар бары тик
бер әдәби ел эчендә «ясалган» әсәрләр. Бу
күңелсез исемлекне тагын да арттырып булыр
иде. Югарыда искә алынган поэмаларда мәңге -
картаймый» һәм һәркемне дулкынландыра, уй-
ландыра торган әхлак, мәхәббәт мәсьәләләре
күтәрелә. Темага җитди һәм яңача килгәндә,
алар, һ. Такташ, М. Җәлил поэмалары шикелле,
зур әдәби вакыйга дәрәҗәсенә күтәрелә
алырлар иде. әлбәттә. Кызганычка каршы, бу
әсәрләргә теманы яңача хәл итү, чынбарлыкны
үзенчә күрү һәм яңалык җитми. Тормышның
фаҗигале якларын гына җыеп, аны мелодрама-
тик юнәлештә үстерү, шигъри зәвыгы түбән
укучыга җайлашып, аның эмоциясе белән шаяру,
кирәксә-кирәкмәсә буяуларны куерту, күз яше
чыгарырга тырышу әлеге әсәрләрдә шигъриятне
күмеп китә, поэма озын һәм күңелсез
рифмалашкан юлларга әйләнә. Ул әсәрләрнең
фабуласы да мелодраматизмның классик
схемасын-
нан ерак китмәгән. Мәсәлән, «Кына гелеин алыйк.
Анда Рәшидә белән Галимҗан бер- берсен ошатып
йөриләр. Шагыйрьнең төрле могҗизалар ясарга
сәләтле «илһам таягы» Галимҗанны юлдан алып
ташлый. Рәшидә яратмаган кешесенә тормышка
чыга. Мәхәббәт җимерелә. Башка поэмаларның
үзәгендә дә шушындый ук фабула дияргә була.
Шулай итеп, төрле сәбәпләр аркасында,
күләмле эпик поэма беркадәр югалып калды,
үзенең элеккеге абруен саклый алмады. Ләкин
бетен поэзиядә зур сыйфат үзгәреше барган бер
вакытта характер поэмасы да үткәндәге
казанышларны «җанландыру», күптән үтелгән
үрләргә яңадан әйләнеп кайту белән генә
чикләнмәде. Тәҗрибәләр, эзләнүләр булып торды,
һәм алар төрле юнәлештә алып барылды. Бу,
барыннан да бигрәк, поэмаларның темати-
касында, эчтәлегендә күренде. Яңа эчтәлек исә
тасвир чараларын баетуны, булганнарын барлап
чыгуны таләп итте. Халкыбызның героин
үткәненә, тарихи-револю- цион вакыйгаларга
багышланган поэмалар күбәйде. Бу юлда С. Хәким,
Г. Хуҗиев, Ш. Мөдәррис шикелле өлкән буын ша-
гыйрьләр үрнәк күрсәттеләр. Р. Әхмәт- җанов, М.
Шабаев. X. Камалов, Ә. Бая- новлар иҗатында яшь
кешенең дөньяга карашы, характеры формалашу,
әхлак, яңа тормыш төзү мәсьәләләренә игьтибар
үсте.
Эпик поэма өлкәсендә күренгән барлык
яңалыкларга тукталу мөмкин түгел, әлбәттә.
Биредә поэманың турыдан-туры жанр
үзенчәлегенә, эчке хасиятенә караган бор
тенденция турында гына әйтеп үтәсе килә.
Без эпик поэмаларның беришосендә
романтизм тенденцияләренең, лирик-шәхси
алымның көчәеп китүен күэ алдында тотабыз.
Лиризмның эпик поэма тукымасына үтеп керүе
образлы фикер тыгызлыгы белән вакыйга
тирәнлеген, кеше язмышы Селен чор хакыйкатен
бергә иңләп бирү юнәлешендә яңа мөмкинлекләр
ачты. Сәләтле шагыйрьләр үткәндәге ачышларны
кабаглаган поэмалар белән бәхәскә керделәр һәм
шигырь, лирик поэма ачышларына сукмак
салдылар. Әлбәттә, лирик тасвир чараларына йөз
тотуны шигырь сыйфатларына механик иярүгә
генә кайтарыл калдыру беркатлылык булыр иде.
Халкыбызның героик үткене, шәхеснең яшьлеге,
мәхәббәте турында сөйләгәндә психологик
анализ, рухи деньяны сурәтләү алымнарын да
читләтеп ү»еп булмый.
Ахыр чиктә, романтик-лирик башлангычның
көчәеп китүенә карап кына, эпик поэма үзенең эчке
хасиятен, традицион билгеләрен югалтмады.
Шулай да. әдәби юнәлешләр, стильләр, жанр
төрләре арасында аралашу соңгы еллар
поэмасының төп бер үзенчәлеге булып тора.
Безнеңчә, хәзерге лирик поэма белән эпик поэма
арасында, илленче еллар уртасындагы шикелле,
үтеп булмаслык чик, кытай стенасы юк инде.
Эпик поэмада субъектив башлангычның
тернәкләнеп китүе милли традицияләргә, шул
исәптән халык иҗаты гәүһәрләренә, игътибарны
арттырды. С. Хәким, Г. Хуҗиев, Ш. Мөдәррис. И.
Юзеевлар халык җырларының әлегәчә
күрелмәгән матурлыкларын. яңа эстетик
мөмкинлекләрен ачтылар. С. Хәким «Ленин
фәрманы белән», Ш. Мөдәррис «Үлемсезлек»
поэмалары белән, җыр алымнары ярдәмендә,
жанрның формасын баетып җибәрделәр, яид
тасвир чараларына ишек ачтылар «Үлемсезлек»
һәм «Ленин фәрманы белән» поэмалары,
интонацияләре һәм стиль үзенчәлекләре
арасында аерма зур булуга карамастан, бер
ноктада керешеп китәләр. Икесендә дә бүлекләр
җыр дип аталган. Ни өчен соң шигырьләр
утызынчы еллар поэмасында ук киң кулланылган
традицияне кабат яңарталар? Безнеңчә, бу алымга
мөрәҗәгать итүнең тел сәбәбе — темаиың
үзенчәлекле булуында һәм аны яңача чишәргә
омтылуда, Гражданнар һәм Бөек Ватан
сугышлары көрәшчеләренең батырлыгы, җырның
тылсымлы канатында, үләм- сезлеккә гасырларга
китәргә тиеш Мондый фаҗигале һәм героик
вакыйгалар, искиткеч кешеләр турында гадоти
рәвештә генә сөйләү мөмкин түгел, алар хакында
акыннар шикелле җырлап кына була. Беренче
карашка әһәмиятсез генә күренгән яңалык
поэмаларның яңгырашын үзгәртеп җибәрә,
азатлык өчен көрәшнең драматизмын күрсәтү,
геройларның психологиясенә тирәнрәк үтеп кору
һәм элик сурәтне лирик поэзия, фольклор
кәэаяыш- лары белән бизәкләп бару өчен эур
мөмкинлекләр ача Шагыйрьләрне җыр жанрының
киң (вралган булуы һәм гаять сыйдырышлы
мәгънәсе җәлеп итә. Поэманың тышкы
формасына тына караган үзгәреш. ахыр чиктә
әсәрнең эмоциональ рухына, яңгырашына тәэсир
итә, сурәтнең офыгын киңәйтә һәм тел-стиль
алымнарын төрлеләндерүгә мөмкинлек бирә.
Ә Баянов та «Сез аңларсыз минея поэ
масының астына тикмәгә генә «истәлек-
ләр дәфтәреннән» дип язмаган. Шагыйрь шәхси
башлангычны ассыэымлап үтәргә, укучының
игътибарын әсәрнең үзенчәлегенә юнәлтергә
тели.
Соңгы еллар поэмасында шагыйрьнең үз
шәхесенә, үз язмышына игътибар үсте. Еш кына
шагыйрь үзенең тормыш юлына мөрәҗәгать итә,
үзен җәмгыятьнең бер индивиды, материянең
җанлы кыйпылчыгы буларак тикшерә, шәхси
биографиясе аша чор хакыйкатен сурәтли. Бу
юлда В. Луговскойның егерме дүрт поэмадан
торган «Гасыр уртасында» китабы зур ачыш
булды. Шәхси аша гомумине чагылдырырга
омтылу тенденциясе С. Хәким, И. Юзеев, Ә.
Давыдов, Ш. Мөдәррисләр иҗатына да хас. «Сез
аңларсыз мине» поэмасында табигатьнең
матурлыгын, тормышның ямен, тәмен аңлый
белә торган малайга чынбарлык үзенең кайгы-
хәсрәт- ләрен, «ачы даруларын» кызганмыйча
та- тыта. Авырлыклар аның характерын чы-
ныктыралар, кешелек сыйфатларын тагын да
үстереп җибәрәләр. Иң хәтәр минутларда да ул
кешеләргә ышанычын югалтмый. Менә әсәрнең
иң драматик моментларыннан берсе... Сугыш
вакыты. Ачлык. Көтмәгәндә өй талана, «чөйләр
моң кала». Бала шунда да анасын юатырлык
сүзләр таба:
Урлагандыр кирәк булганга.
Бездән ул күп, бик күп ярлырактыр. Гафу
итик, әни, елама.
Поэманың оста кул белән эшләнгән матур
урыннары аз түгел. Уңышлары яктылыгында
җитешсезлекләре дә ачыграк күренә.
Тәнкыйтьтә әйтелгәнчә, соңга таба әсәрнең
драматизмы, ышандыру көче кими төшә. Шәхес
культы чорын сурәтләгәндә, «тамды минем тик
бер тамчы яшем» дип, геройны үз чорыннан
акыллырак итәргә тырышу — ышандырмый һәм
бу темага язылган әсәрләргә яңалык өстәми.
Нәкъ шул урыннарда кичерешнең киеренкелеге
кими, лирик-эмоциональ ташкын сүрелә.
Поэманың күләм буенча биләгән мәйданы да
вакыйга киңлегенә һәм фикер тыгызлыгына
җавап бирми, һ. Такташ үзенең «Мокамай»
поэмасында ике яшь кешенең рухи һәм драматик
биографиясен бик аз мәйданга сыйдыра алган.
Шулай да. Мокамай, типик образ булып, халык
күңеленә мәңгегә сеңде. Ә. Баянов тудырган
лирик геройның киләчәге исә оптимистик тойгы
уятмый.
Киләчәктә поэма жанры ниндирәк юнәлештә
үсеп китәр соң? Бу сорауга җавап бирүе кыен.
Лирик поэманың да, соңгы елларда яңадан
терелеп, җанланып киткән лирик эпосның да,
эпик һәм «миниатюр» поэмаларның да иҗат
мөмкинлекләре зур. Поэманың барлык төрләрен
дә гаять бай һәм катлаулы чынбарлык үзе
тудыра. Хәзерге поэзиядә В. Белин- скийның
классик билгеләмәсенә тәңгәл килгән яисә
әһәмиятле вакыйгаларны сурәтләгән, тормыш
күренешләрен идеаль моментында тотыл алган
әсәрләр белән бер- рәттән, гади көнкүреш
хәлләренә корылган, фольклор сюжеты
нигезендә язылган, бер интим кичереш үсешен
сурәтләгән поэмалар да, сатирик, новеллистик,
гиперболик әсәрләр дә язылып тора. Даими
рәвештә камилләшә баруы гына поэманың
«үзгәреш кичерми» торган «төп законы» дип
дөрес әйтәләр.
Күптән түгел «Казан утлары» журналында И.
Юзеевның «Тынлык белән сөйләшү» исемле яңа
поэмасы басылып чыкты. Яңгырашы белән дә,
композициясе буенча да әсәр үзенең күп санлы
кардәшләреннән аерылып тора. И. Юзеев поэма-
ның онытылып торган төрен иҗатка кайтара,
жанрның үсеш юлларын киңәйтел җибәрә.
Автор, шартлы-романтик алымнарны реалистик
сәнгать казанышлары белән синтезлап, тезмә
белән чәчмә юлларны аралаштыра бара, сәнгать
белән тормыш арасындагы тәңгәллекне яңача,
киңрәк аңлап, бөтен кешелекне борчыган про-
блемалар турында үз сүзен әйтә.
«Тынлык белән сөйләшү» сугышка һәм
явызлыкка каршы язылган поэма. И. Юзеев
безнең әдәбиятта күп тапкырлар яктыртылган бу
теманы ачуда тапталган юлдан китми. Ул
шартлы, аллегорик образларны «эшкә җигә».
Шагыйрьнең кыю каләме тынлыкны
«йокысыннан уята», аны кеше язмышы һәм чор
турындагы әңгәмәгә катнашып китәргә мәҗбүр
итә. Поэмада индивидуальләштерелгән
образлар да, реаль ситуацияләр дә юк шикелле.
Ләкин тирәнрәк карасаң, аның безнең әдәбиятта
киң таралган бик күп урта кул поэмалардан
тормышчанрак әсәр икәнен күрәсең Автор,
романтик поэзиянең, импрессионизмның иң
яхшы казанышларына таянып, шартлы
символлар аша тормышның һәм тарихның гади
күзгә күренми торган катламнарына үтеп керә.
Поэманың бик үзенчәлекле һем тиран фәлсәфи
нигезе бар. Шагыйрь кешелек тарихын, шәхесне
революцион гуманизм позициясеннән торып
сурәтли. Ул дөньяның киләчәгенә шикләнеп
караучылар белән бәхәскә керә. Поэмада
гамьсезлек белән гуманизм, киләчәктән куркып
яшәү идеясе белән актив революцион көчләр
арасында кискен көрәш бара... Ахыр чиктә
сәламәт башлангыч җиңеп чыга. Ул дөньядагы
җәбер-золым турында фикер йәртә башлый һәм
зур югалтулар, корбаннар аша булса да, көрәш
юлына баса. «Сак йоклагыз, туганнар», дип
үзенең кардәшләрен уятырга, чаң сугарга юлга
чыга.
И. Юзеев поэманың иҗат мөмкинлекләрен
киңәйтү юнәлешендәге эзләнүләрен буш урында
алып бармый, әлбәттә. Ул татар поэзиясенең иң
гүзәл казанышларына таянып эш итә. Шагыйрь
һ. Такташ, М. Җәлил ачышларына киң таянган.
Драматизм белән фәлсәфи киңлекнең, лиризм
белән шартлылыкның синтезына омтылып,
автор «Җир уллары трагедиясе», «Алтынчәч»
әсәрләренең, Ә. Фәйзи поэмаларының
ачышларын үзәккә ала, шулар аша совет
поэзиясенең соңгы еллардагы кыю эзлә-
нүләренә таба юл тота.
Авторның фантазиясенә, хыял кеченә
чикләнмәгән мөмкинлекләр ачкан реалистик
шартлылык, төрле яссылыкларда яткан
күренешләр арасында якынлык күрергә
мемкинлек биргән романтик аллегория,
символика хәзерге поэмада яңадан тиешле
урынын алды. Мәсәлән, якын арада гына Литва
шагыйре Ю. Марцинкявичюсның проблемасы
буенча да, яңгырашы белән дә И. Юзеев
поэмасына якын торган «Стена» исемле әсәре
рус телендә басылып чыкты. Укучы беренче
юллардан ук явыз көчләрне символлаштырган
фантастик диназавр яисә стена шикелле аллего-
рик образлар ташкынына килеп әләге. Лекин
үзенең яңгырашы, фәлсәфи тирәнлеге һәм
эстетик кыюлыгы белән поэма тормышчан һәм
актуаль әсәр булып кабул ителә. Шагыйрь
яхшылык белән явызлык, гуманизм белән
вәхшилек арасындагы каршылыклар көрәшен
үзенчә, яңача гәүдәләндерүгә ирешкән.
Поэма чынбарлыктагы гомумирак һәм
әһәмиятлерәк вакыйгалар турында сөйләргә,
шагыйрьнең башка жанрларда, бигрәк тә лирик
поэзиядә алып барган эзләнүләренә,
уйлануларына нәтиҗә ясарга тиеш. А. Блок, В.
Маяковский. А. Твардовский, һ. Такташ, Ф.
Кәрим, М. Җәлил, Ә. Фәйзи поэмалары менә шул
сыйфатлары белән үлмәс әсәрләр рәтенә
керделәр. Хәзер безнең, С. Хәкимнең «Үрләр
аша...», И. Юзеевның «Тынлык белән сөйләшү»
шикелле, поэзия үсешенә билгеле бер йомгак
ясап, яңа, тапталмаган юллар ачкан әсәрләребез
аэ түгел. Эпик поэзиядә сискәндерә, уйландыра
торган урыннар күл. Дерес, сан буенча поэма,
җылы яңгырдан соң күтәрелгән гөмбә шикелле,
бик тиз үсә. Ләкин сыйфат үсеше бүгенге эстетик
таләпләрдән калыша. Эпик поэзиянең уңышлы
үрнәкләре жанрның «серенә төшенеп» язылган
әсәрләр белән янәшәдә шагыйрьләр үзләре
«поэма» дип куйган, «илһам миченнән» пешеп
җитмичә алынган тезмә әсәрләр арасында аерма
җир белән күк арасын хәтерләтә Бу хәл
шагыйрьләрнең үз һенәрләренә җавапсыз
караулары, гаэета-журналларның,
нәшриятларның талымсыз булулары.
тәнкыйтькә «эстетик усаллык» җитмеү белән
аңлатыла. Шулай да мәкаләне кара буяулар,
төшенке хис белән тәмамлау дөрес булмас иде.
Эпик поэзия үзенең тарихи юлында бик күп
каршылыкларны үтте. Гасырлар сынавын үткән
тормышчан һәм үзенчәлекле жанр буларак,
поэма социалистик реализм методының иң гүзәл
ачышларына таянып, укучысын яңа күркәм
ачышлары белем шатландырыр дип ышанасы
киле.