МӘГЪРИФӘТ ТӨБӘКЛӘРЕ ҺӘМ ӘДӘБИ БАГЛАНЫШЛАР
|*^аркайеы6ызга иагълүм Сулганча, татар халкы Идел йуе. Урал. Кннбатыш Себернсң төрле почмакларына таралып, башка халыклап белән аралаш урнашкан хәлдә яши. Бу хәл. әлбәттә, культурабызның үсеш тарихына, әдәби-мәгънә- пи мирасыбызның күләме һәм сыйфатына да зур йогынты ясаган, тнрән эзен салган. Брак-ераклардан агып килгән елгаларның бер җиргә коюыннан диңгез хасыйл булган шикелле, төрле төбәкләрдә туып-үскән иҗат ияләренең эшчәнлеге бергә кушылуы, бер үзәк тирәсенә иҗтимагый берләшүе, туплануыннан зур бер иҗтимагый куәт һәм шул куәтнең иҗат җимеше булган рухи хәзинә барлыкка килгән. Әгәр без язучыларның туып-үсү һәм тору, эре әсәрләрнең язылу-басылу урыннарын географик картада нокталар белән билгеләп чыксак, татар әдәбиятының картасы — әдәби карта хасыйл булыр иде. Бу картага күз төшергәндә төбәкләрнең төрлелеге аермачык күренә. Татар әдипләренең иң күпчелеге Казан һәм аның тирәләре белән бәйләнгән. Мөхәммәдьяр, Мәрҗани, Курсави. Насыйри, Тукай. Галнәсгар Камалларга — татар әдәбият күгендәге иң якты йолдызларга бишек булган җир бу. Иделнең урта агымындагы, уң як ярдагы төрле җирләрдә яшәүче мишәрләр арасыннан күтәрелгән Г. Кандалый. М. Акъегет, Г Коләхметов. Ш. Камал. К. Тиичурин, Һ. Такташ. Г. Кутуй кебек зур иҗат ияләренең дә әдәбиятыбыз үсешендәге рольләре һәркемгә мәгълүм. Ока суы буендагы Касыйм татарлары XVII гасыр башында әдәбиятыбызга «Жәмигь-эт-тәкарих» исемле тарихи әсәр биргәннәр. Казаннан көнчыгышка таба барганда. Уфа. Оренбург. Уральск. Троицк, Чиләбе кебек шәһәрләргә килеп чыгабыз. Бу туфракта тучан әсәрләребез тагын да куп. Бигрәк тә XVIII гасыр урталарыннан башлап, бу төбәктән дистәләрчә шагыйрьләр, әдипләр чыккан, анда йөзләрчә әсәрләр язылган Исмәгыйл Бикмөхәммәг угылы, Әбелмәннх һәм Һибәтулла Каргали. Мөхәммәт! али Чокрый. Әхмәт Уразаев- Кормашн. Акмулла, Дәрдмәнд. Мәҗит Гафури. Сәгыйт Рәмиен. Рита Фәхретдин. Фатыйх Кәримн кебек әдип, шагыйрьләрнең тормышы һәм мичәидете шушы як белән бәйләнгән. XIX гасыр аза!ы. XX гасыр башында томумтатар әдәбиятына һәм иҗтимагый фикер хәрәкәтенә билгеле бер өлеш кергкән эшлеклеләр Астрахань һәм Себер татарлары арасыннан да чыккан.
Әдәбият — иҗтимагый-тарихи күренеш. Ул халык тарихы белән аерылгысыз рәвештә бәйләнгән. Татар әдәбияты әсәрләренең һәм аларны иҗат игүче әдипләрнең төрле төбәкләргә баглы булулары да халык тарихы белән бәйләнгән, һәм әлеге әсәрләрнең иҗат тарихын, мотивларын һәм үзенчәлекләрен аңлау өчен әнә шул халык тарихын азмы-күпме төпченү кирәк. Бу — фән өчен зарури бер нәрсә. Чөнки ансыз әдәби әсәрне - конкрет бер тарихи-ижтнмагый продуктны тану юк. таныган хәлдә дә бик сай. тар. беренче нәүбәттәге яктан түтел. ниндидер икенче, өченче чираттагы бер яктан гына тану була. Әдәбиятыбыз тарихы буенча соты елларда чыккан китаплар, аянычка каршы, менә шушы тар тануга бик күп мисал бирәләр. «Борынгы татар әдәбияты» китабында, мәсәлән. «Жәмнт ь-зт-гәварнх» әсәре хакында да. «Исмәгыйл сәяхәте» турында да кыска һәм аз сөйләнгән дип әйтеп булмый. Әсәрләрнең төзелеше, теле хакында төгәлмс-түгелме күзәтүләр бар. Әмма аларның нинди мохит җимешләре булуы, нәкъ менә шул мохитның бу әсәрләриен фикрн-иҗтимагый йөзен билгеләм
хакында күңел өчен генә булса да бернәрсә дә әйтелмәгән. Димәк, ин әһәмиятле нәрсә игътибардан читтә калган. Әсәрне конкрет тарихи җирлегеннән аерып алып, бары бер генә яктан — әдәби факт итеп кенә карау XIX һәм XX йез татар әдәбиятына багышланган башка күп кенә хезмәтләрдә дә сизелә. Моннан исә аерым бер күренеш — тебәк тарихы түгел, гомумән, татар әдәбияты тарихы гына зыян күрә.
Болар бвтенесе безнен әдәбият тарихы фәненең тикшеренү методларында, мирасның принципиаль мәсьәләләрен хәл итүдә җитди кимчелекләр булудан килә. Шуңа күрә күп гасырлык әдәби мирасыбызның социаль мәгънәсе ачылып җитми. Әдәбиятыбызның, халык тарихына бәйләнешле рәвештә, үсә, тврлеләнә, байый килүе, киң иҗтимагый йогынтылы зур кечкә әверелү процессы, бу процессның катлаулы динамикасы, аны хәрәкәткә китерүче һәм тоткарлап килүче көчләрнең нисбәте әлегә хәтле тиешенчә таны.тып-беленеп беткәне юк.
Бәхеткә каршы, безнең тарих фәненең беренче этабында бу өлкәдә бик күп анык документланган материал туплап калдырылган. Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның эшен дәвам иттерүче Ризаэтдин Фәхретдин үзләренең <Мостафад-ел-әхбар> һәм «Асар» исемле биографик-библиографик энциклопедияләрендә, тарихи шәхесләргә характеристика биргәндә, территориаль һәм хронологик төгәллеккә, документальлеккә җитди игътибар итәләр. Бу китапларда тарихи конкретлык принцип буларак гамәлгә ашырыла, шулай ук этник моментлар да игътибарга алынып, «мишәр таифәсе», типтәр, ханкирмәнле (Касыйм татары), Астрахань татары рәвешендә күрсәтеп барыла. Беренчел чыганаклардан — борынгы кулъязмалардан алынган оригиналь текст һәм фактларны эченә алганлыктан, Ш. Мәрҗани һәм Р. Фәхретдиннең бу хезмәтләре мирасыбызның һичкайчан искерми, мәгънәсен югалтмый торган алтын фондын тәшкил итәләр. Р. Фәхретдин үзенең остазы — Мәрҗаниның кулы җитмәгән Оренбург тирәсе әдәбиятын аеруча җентекләп тикшерде, нәтиҗәдә «Сәгыйт» (1897), «Исмәгыйл сәяхәте» (1903) китаплары дөньяга чыкты. Патша хөкүмәтенең рәсми политикасы алга сөргән тенденциоз карашлар йогынтысына бирелмәгән рус галимнәре дә татар язма культурасын өйрәнүгә зур өлеш керттеләр. Аерым төбәкләр буенча Октябрьга кадәр түбәндәге галимнәрнең хезмәтләре чыкты:
Казан арты һәм Тау ягы язма культурасы (Ш. Мәрҗани, X. Әмирхан, К. Насый- ри, Р. Фәхретдин, Г. Әхмәрев, Н. Березин. К. Фукс һ. б.).
Касыйм татарларының язма культурасы (В. Вельяминов-Зернов, X. Фәезханов, Н. Березин һ. б.).
Урал татарларының язма культурасы (С. Күкләшев, Р. Фәхретдин, Р. Игнатьев һ. б.).
Себер татарларының язма культурасы (Р. Фәхретдин, Н. Катанов һ. б.).
Совет чорында мирасны тану буенча гаять әһәмиятле казанышларга ирешелде. Бигрәк тә 20 нче елларда, Казандагы иҗтимагый фән белгечләренең башында Галимҗан Ибраһимов торган вакытларда, гомумтзтар иҗтимагый-культура хәрәкәтләре, әдәбияты, матбугаты буенча зур хезмәтләр иҗат ителде. Боларда, татар халкының барлык төбәкләре бербөтен итеп алып каралган хәлдә, аерым төбәкләрнең дә материалы конкрет рәвештә тикшерелеп, үзенчәлекләре белән ачып бирелде һәм. нәтиҗәдә, төпле фәнни гомумиләштерүләр ясалды. Октябрьга хәтле үк бу мәсьәлә белән махсус кызыксынган Г. Ибраһимов татар әдәби мирасын төбәкләп тикшерү принцибының фәнни эшләнүендә, нигезгә куелуында гаять зур роль уйнады. Ул үзенең «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» исемле китабында (1925) төбәкләп өйрәнү принцибын эзлекле төстә гамәлгә ашырды. Гали Рәхим, Габдерахман Сәгъди. Сәет Вахи- диләр. мирасны тикшергәндә шушы юлдан барып, фән тарихында җуелмас эз калдырдылар.
Аерым төбәкләрнең әдәбияты буенча да кызыклы гына тикшеренүләр булгалады. Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Заһит Шәркый Оренбург төбәге татар әдәбияты һәм иҗтимагый хәрәкәтләре буенча аерым китаплар чыгарды Сәйфи Кудаш үзенең «Хәтердә калган минутлар» һәм «Яшьлек эзләре буйлап» исемле мемуар әсәрләрендә Урал татарларының 1910 еллардагы әдәбнят-сәнгать тормышын җанлы нтеп тасвирлап бирде, 1 Оренбург краенда татар әдәбияты тарихы. Оренбург. 1928 ел; Оренбургта революция көннәре. Оренбург. 1926 ел.
боларнын бер яктан Казан ягы белән, икенче яктан казакь даласы белән багланышларын ача торган бай фактик материал теркәде.
Димәк, татар әдәбияты тарихын аерым төбәкләр буенча өйрәну өчен шактый бай материал тупланган. Әмма бу бай мирасны махсус фәнни тикшерү тәҗрибәсе әле зур түгел. Язма әдәбиятны тикшерү буенча эш шулай тора. Әмма халык мирасынын башка тармакларын өйрәнә торган белгечләрнең бу өлкәдәге унышлары зуррак һәм. һичшиксез, әдәбиятчыларга үрнәк булырлык. Татар тарихчылары, этнографлар, фольклорчылар һәм тел галимнәре бөтен территориаль-этник комплексны иңли торган әһәмиятле хезмәтләр бирделәр'. Телче-диалектологлар, татар сөйләм теленең җирле диалектларын өйрәнеп, диалектологик сүзлекләр һәм фәнни очерклар чыгардылар. Хәзерге көндә алар, үзләре туплаган бай фактик материалны карталарга салып, диалектологик атлас төзеп яталар. Шуна күрә территориаль принципны гамәлгә ашыру ягыннан алар бүгенге көндә безнең фәннең иң алдынгы сафында баралар дисәк, бер дә ялгыш булмас төсле. Алар башкара торган эш халык тарихы өчен әһәмиятле материал булачак.
Аерым төбәкләр буенча махсус тикшеренүләрнең татар халкының төрле халыклар белән бәйләнешләрен ачу өчен дә әһәмияте әйтеп бетергесез зур.
Безнең әдәбият фәнендә бу өлкәдә күп еллардан бирле филология фәннәре докторы Мөхәммәт Гайнуллин кызыклы хезмәтләр биреп килә3 4 5. Ләкин, безнеңчә, галимнең тикшеренү ысулында кимчелек күзгә ташлана: әдәби багланышларны халыкларның реаль тарихи-иҗтимагый мөнәсәбәтләре җирлегенә куеп карау җитми. Нәтиҗәдә, әдәби мөнәсәбәтләр бөтен тирәнлеге һәм реальлеге белән ачылып бетми кала.
Без бу мәкаләдә Урал татарларының язма культурасы һәм китап әдәбиятына караган кайбер тарихи-әдәби мәсьәләләргә тукталырга уйлыйбыз. Әһәмияте белән Казан ягыннан кала икенче дәрәҗәдәге, аерым дәверләрдә хәтта төп йорт — Казан һәм Казан арты культурасына җитди йогынты ясаган, аны баеткан төбәк ул. Бу төбәкнең килеп чыгуы, ягъни татарларның бу төбәккә төпләнү һәм эзлекле рәвештә иҗтимагый үсә килү тарихы белән бәйләнештә караганда гына Урал татарларының гомумтатар культура хәзинәсенә керткән хосуси өлеше һәм аның специфик үзенчәлекләре ачылырга мөмкин.
Идел буеннан Уралга таба...
һәркемгә мәгълүм булганча, татар һәм башкорт халыклары иәсел-ыруглары белән бик якыннар. Шуңа күрә тел галимнәре, төрки телләрне нхел-ыруг ягыннан төркемләгәндә. боларнын икесен дә кыпчак-болгар төркемчәсенә кертеп йөртәләр. Бу ике тел, бср-берсенә бик якын булуы белән, башка кыпчаклардан (казакъ, каракалпак, нугай, кумыклар) һәм башка болгарлардан (чувашлардан) да аерылып тора, практик тормышта исә тәрҗемәсез-нисез аңлашу тәэмин ителә. Бу якынлык телдә генә түгел, билгеле бер дәрәҗәдә фольклор һәм гадәт-йолаларда да күзәтелә. Әмма менә бу табигый стихияләрдәге берлек, кардәшлекне, уртаклыкны иҗтимагый күренеш булган мәгърифәт, китап әдәбияты һәм язма әдәби телгә карата механик рәвештә күчереп карарга ярамый. Сөйләшү телендәге уртаклык йогынтыдан түгел, тумыштан, нәселдән килсә, мәгърифәт һәм язма әдәбиятнын торышы исә һәр халыкның үзенә генә хас иҗтимагый үсеш, иҗтимагый эшчәнлек дәрәҗәсе белән билгеләнә. Башка факторлар — территориаль якынлык, политик язмышта бердәмлек булу, иҗтимагый-экономик мөнәсәбәтләр туры килгәндә генә, әлеге табигый якынлык иҗтимагый якынлык булып реальләшә ала. Хәтта үзе үк мона актив йогынты ясый, тизләтә торган фактор ролен уйнарга мөмкин. Тагар һәм башкорт халыкларының җиде-сигез гасырлык тарихы — табигый якынлыкның иҗтимагый якынлык
3 Р. И. Нафнгов. Формирование и развитие п-редовой татарской общественно
политической мысли Рус телендә. Казан. 1964 ел. 11 — 12 битләр. I! И. Воробьев. Этнические группы татар Среднего Поволжья н Приуралья. Итоговая научная сессия К.з.оского институт. языки, литературы К историк АН СССР д. 1963 год (краткой содержание докладов! Рус гелсида. Киан 19Ы Н. И. Воробьсп
Поволжские татары. Народы СаронеЯскоЯ час г и СССР. Рус ге.геи.и II то. Мккау. «Наукам нәшрияты 19Ы ел. 631-636 битләр; М Ннгъматжанов Ерак чыганаклар.
М"бн5ты. ж -риалы 1965 ел I сан 134-140 битләр. Ф С. Ф - ее» Краткий грамматический справочник пиарского языка *Тат«РСко.русский словарь. Мәскәү «Советская энциклопедия» нәшрияты !%<• ет М»-в1! битләр
4 М Гайнуллин Вопросы изучения взаимосвязи и взанмообогашення литератур
нлротоа Птяи. **м*дип> «»"“■
туГ. я.’ак., лнтср.ттры и и. горчи АН СССР л. IW.I гот (крап.., до. ...
1-ус тмендд. РАН Ы IA-.А> «•»«* 4 1 •»">«»"»“« шушы Г... буткч. ср.™ г,.„ я . г.р .. S - .1 . . . ". коммунисты.. -Соисг адмби.гыж .Дружб, и.ро-
io." кебек журила тарда багы.™, м.ки.т ■, .рс бар Кыскалык «чу.. ..................................... .... ....
булып реальләшү юнәлешендә үсә килү тарихы ул.
XVI гасырның урталарына кадәрге дәверне болгар-татар һәм башкортларның иж- тимагый-культура багланышларының борынгы баскычы итеп карарга була. Аянычка каршы, бу чордан язма истәлекләр дә. фольклор материаллары да аз сакланган. Бер дәүләт составында яшәгәнлектән, башкортларның, бигрәк тә көнбатыштагыларынын, ыруг аристократиясенә бу дәвердә үк Болгар һәм Казан кебек мәгърифәт үзәкләренең тәэсире зур булган. Әмма әле бу заманда ике халыкның иҗтимагый якынаюына ирек бирми торган тенденцияләр дә үзен сиздереп торган. Башкорт ыруглары арасында Казан ягыннан килгән феодаль изүгә, авыр ясаклар түләтүгә каршы күтәрелүләр булып торган '. Башкорт халык иҗатында, социаль психологиясендә үз мөстәкыйльлеге өчен көрәш мотивлары көчле булган. Мәсәлән, бу «Жик-Мәргән» эпик хикәясендә гәүдәләнә, мондый мотивлар көнбатыш башкортларның шәҗәрәләрендә дә очрый.
XVI гасыр уртасын һәр ике халык иҗтимагый һәм культура үсеше икесенеке ике төрле булган хәлдә каршы ала. Аларның Россия дәүләте составына керүләре дә үзгә формада бара. Казан ханлыгы Мәскәү дәүләте кул астына кереп, илдә татарларны экономик кысрыклау, дини җәберләүләр башлангач, татар халкы, төркем-төркем булып, үзенең төп ватанын ташлап, башка җирләргә, көнчыгышка таба күчеп утырырга, башкорт туганнары арасына сыенырга мәҗбүр була6 7. Баштарак, ак патшаның «киң күңеллелеге» аркасында, башкорт ыругларына зур-зур итеп җирләр бүлеп бирелеп, документлар белән беркетеп куелганлыктан, җир мәсьәләләрендә дә иркенлек сизелә һәм күчеп килгән татарларны кабул итүдә әллә ни каршылык булмый. Әмма колониаль властьларның йогынтысы торган саен көчәя бара, җирле, төп халыкның хокукы кысылу күчеп килүчеләргә дә, татар һәм башкортларның иҗтимагый-экономик мөнәсәбәтләренә дә эз салмый калмый. «Кара сакалын кая барсаң да калмый» торган булып чыга. Колониаль властьлар «качак» татарларны (документларда алар шулай исемләнә) кабул итмәскә, куып җибәрергә указлар чыгаралар. Чөнки аларны. менәрләп- меңәрләп качу аркасында, Казан ягында хөкүмәткә ясак түләүчеләрнең саны бик тә кимүе борчый. Шулай да татарларның күбесе төпләнеп кала. Моның нсә татарлар өчен генә түгел, җирле башкортлар өчен дә йогынтысы була. Элегрәк башкорт ыруглары. күчмә тормышта көн итеп, мал асрау белән генә шөгыльләнсәләр, хәзер инде
' Р. Кузеев. Б. Юлдашбаев. 400 ел рус халкы белән бергә. Башкорт телендә. Уфа. 1957 ел. 21 һәм 26—27 битләр. 7 Башкортстанга татарларның кайчан һәм ничек килеп чыгуы, төпләнеп китүе фәндә әле тиешенчә өйрәнелмәгән Кайбер галимнәр мондагы татарларны XII—XIV тасырларда килеп төпләнгән болгарларның варисы итеп карыйлар. (Г. В. Юсупов. Введение в булгаро татарскую эпиграфику. Рус телендә Мәскәү. СССР Фәннәр академиясе нәшрияты 1960 ел. 131—132 битләр; Вопросы диалектологии тюркских языков. Материалы второго регионального совещания по диалектологии тюркских языков. Рус телендә. Казан. 1960 ел. 169—173 битләр.) Бу караш бик бәхәсле. Безнеңчә, татарның феодаль түрәләре, мәсәлән, тарханнар башкорт арасында XVI гасыр урталарына хәтле үк берән-сәрән яшәгән. Әмма киң катлау татар массасының авылы-авылы белән күченүләре, төпләнеп китүләре соңрак башланган. Бүгенге көндә Башкортстанда булган татар авылларының күпчелегенең тарихы XVI гасыр урталарыннан да борынгыга китми. Бу мәсьәләне татар (типтәр), мишәр һәм башкорт шәҗәрәләре, авыл халкының үз тарихы хакындагы риваятьләре, эпиграфик истәлекләр һәм архив документлары буенча конкрет өйрәнү бик файдалы булыр иде. Бу хакта Р. Фәхретдиннең «Асар»ында һәм XIX—XX гасырда чыккан күп кенә татар китапларында, вакытлы матбугат битләрендә бай гына документаль фактик материал теркәлгән. Уфада татар телендә чыга торган «Кызыл таң» газетасы бу турыда даими рәвештә материаллар биреп бара.
алар утрак тормышка күчә башлыйлар, игенчелек белән шөгыльләнергә тотыналарг. Хужалыктагы менә бу жнтди үзгәрешләр нәтижәсендә, көнбатыш башкортлары арасында патриархаль-ыруглык гадәт-йолалары зәгыйфьләнү, кимүгә таба юл ала, рухи тормышка да яна сыйфатлар керә бара. Татармын башкорт һәм Башкортстан белән мөнәсәбәте Казан ягының ясаклы крестьяннар катлавы белән генә түгел, өстен, изүче сыйныфлар — «йомышлы татар»лардан булган мирзалар аша да гамәлгә ашырыла ». Мирзалар, Мәскәү колониаль властенын агенты буларак, башкорт белән идарә итү, администрация «йомыш»ларын үтиләр, тылмач, писарь, шымчы, гаскәри отряд башлыклары булып эшлиләр, иткән хезмәтләренә күрә, зур титул, байлык һәм жир казаналар. Мондый кешеләрне, «башкорт илкәйләрен утка тотып яурынын алтынлаган», ягьнн иненә генераллыкның алтын погонын таккан гаскәри Тәфкилев ише кан эчкеч түрәләрне, башкорт халкы үзенең жырында да ләгънәтләде. Димәк, милли-колониаль политика гамәлгә ашырылган шартларда, татарларның сыйныф-сословие һәм этника ягыннан төрлелегенә бәйле рәвештә, Башкортстанга килеп чыгу мотивлары да, төпләнеп китү, административ-сословне ягыннан теркәлү формаларында да төрлелек бар. Башкортстанга мишәрләрнең күлчелеге патша хөкүмәте тарафыннан XVII гасырның урталарында Иделнең уң ягы— Тау ягындагы төрле төбәкләрдән китерелә һәм. күз-колак булу, шымчылык итү, кораллы кузгалышлар була калганда тизрәк бастыру өчен, башкорт авыллары арасына утыртыла. Бервакыт патша хөкүмәте башкорт старшиналары яныиа секретарь итеп мәжбүри рәвештә мишәрләрне куя, чөнки соңгыларына, язу-сызу эшләре белән бергә, шымчылык итү бурычлары да йөкләтелә '.
Менә монда инде патша хөкүмәтенең өч этник төркемнең (башкорт, Казан татар, мишәр) үзгәлегеннән, үзгәрәк тарих кичерүеннән, ижтимагый психологияләрендәге аерымлыклардан үзенең политикасы өчен файдалануы, берсен икенчесенә каршы котыртуы күренә. Ике бертуган халыкның — татарның һәм башкортның үзара мөнхәбәт- ләренә, якынаюына һәм туганлашуына каршы төрлечә тоткарлык ясала. Мхәлән, 1736 елның февралендә чыгарылган Указ буенча, башкорт белән татарның бер-берсе белән никахка керүенә каршы киртә корыла, яшьләр губернатор рөхсәте белән генә, бер яхшы ат биргән очракта гына ганлә кора алган•.
Өч этник төркем арасында төрле яклап иң күп зыян күргәне, иң нзелгәие Казан татарлары булган. Ижтимагый шартлар аларны хәтта үзенең төп этионимын (этник исемен) югалткан формада төпләнергә, башка атама белән рәсми теркәлергә мәжбүр итә. «Типтәр» дигән административ-сословие термины белән йөртелгән катлауларга күчеп килгән халыклар, башлыча Казан татарлары белән бергә чуваш, мари, удмурт, мордвалар һәм өлешчә башкортлар, мишәрләр дә кереп китә, һәм монда барган этник процесслар нәтижәсендә, XIX гасыр урталарыннан башлап инде «типтәр» дигән атама Башкортстан татарларын гына белдерә5. Безнең XIX һәм XX гасыр язма әдәбиятында да һәм Урал татарларының үзендә дә бу атама әнә шул соңгы мәгънхеидә кулланыла.
Җирле булу омтылышы Казан татарларының бер өлешен «башкорт» дип язылырга да мәҗбүр иткән *.
Татар белән башкортны бер-берсеннән аерып тотар һәм үзара ызгыштырыр өчел, патша хөкүмәте нинди генә чаралар куллануга да карамастан, уртак тарихи-иҗтимагый язмыш, бер үк политик режимда көн кичерү аларны торган саен якынайтты, тигезәйт- те, бердәм иҗтимагый омтылышлы итте. Безне, әлбәттә, бу иҗтимагый шартларның рухи культурага ясаган йогынтысы кызыксындыра. Көнбатыш башкорт ыругларының утрак тормышка күчүе мәгърифәт, язма әдәбият белән шөгыльләнергә уңайлы шартлар тудыра. Казан ягыннан зур әдәби-мәгънәви байлык алып килгән татар укымышлы- лары — абызлар башкортлар арасында төрле юнәлештә мәгърифәт эшчәнлеге җәелдереп җибәрәләр. «Татарларның килеп утыруы башкортлар арасында грамоталылыкның үсүенә йогынты ясады»8 9 10 11, — дип тәкъдир итәләр хәзерге тарихчылар бу эшчәнлекне. «Башлап безнең кызларны хат язарга, «Иосыф-Зөләйха» әсәрен укып, егетләргә «китап-ча» гашыйк булырга бигрәк тә әнә шул Казан өйрәтте», — ди башкорт галиме Әхнәф Харисов з. XVII гасырларда ук татар абызлары, авылдан-авылга күчеп йөреп, башкорт балаларына әлифба танытканнар, аларны белем дөньясына тартканнар <. Менә мондый укый-яза белгән кешеләрнең күбәя торуы исә, үз нәүбәтендә, борынгы әсәрләрнең яна күчермәләрен эшләтү, элгәреге мирасны киңрәк тарату өчен дә, замандаш вакыйгаларны гәүдәләндерә торган яңа әсәрләр иҗат итәрлек каләм ияләренең тууы өчен дә киңрәк мөмкинлекләр биргән.
Дөрес, башкорт феодаль аристократиясенең элегрәк тә, XVI гасыр урталарына хәтле үк, аерым төр язма әсәрләре, мәсәлән, шәҗәрәләре булган12. Әмма башкортларда мәгърифәтнең, язма культураның шакгый киң җәелеп, тотрыклы бер төс ала башлавы XVII гасырның II яртысы. XVIII гасырның I яртысы белән бәйле. XVIII гасырның I чирегендә инде Башкорстанда мәдрәсәләр ачыла башлый13. XVIII гасырның II яртысында исә башкортлар арасыннан әдипләр һәм шагыйрьләр дә күтәрелеп чыга. (Мәндеш Котыш улы, Таҗетдин Ялчыгол һ. б.)
Борынгы язма культура, китап әдәбияты тарихы — документаль фән ул. Бары тик язма хатирә генә бу өлкәдә чыганак була ала. XVII—XVIII гасыр татар-башкорт әдәби багланышлары да, тарихта булган бер хәл икән, конкрет хатирәләр белән расланырга тиеш — шул вакытта гына без тарихи хакыйкатьне таный алабыз. Аянычка каршы, бу дәвергә караган язма истәлекләр, ягъни турыдан-туры шул төбәктә күчерелгән китаплар, иҗат ителгән әсәрләр бик аз сакланган, тарих өчен берән-сәрән фактлар гына торып калган. Шулардан берсен күрсәтеп китүне кирәк саныйбыз. Бу — 1600 елда Гәйнә ягында күчерелгән «Төхфәи мэрдан» кулъязмасы. Нибары 50—60 ел элек кенә ханлык башкаласы — шәһре Казанда иҗат ителгән киеренке рухлы бу әсәрне нинди язмыш Көнбатыш Урал урманнары арасына китереп ташлаган соң? Китапны күчерүченең «Кәмннә» кушаматын йөртүе дә очраклы гына түгелдер (кәминә — кимсетелгән, түбәнсетелгән дигән сүз). Чын-чынлап уйландыра торган факт бу. Гәйнә ягы язма культурасындагы башка төр әсәрләр дә безгә бу китапның халык белән
8 С. Бикбулатов. Башкирские восстания и татары. «Вестник научного общества татароведения». Рус телендә. 9—10 саннар. 1930 ел. 70 бит; Н. Г. Гурвнч. Справочная книжка Уфимской губернии. Рус телендә. Уфа. 1883 ел. 371—372 битләр; Җ. Алмаз. Башкортстан Дүртнле һәм Илеш районнары татарларының сөйләшенә карата. Татар теле һәм диалектологиясе мәсьәләләре (Казан дәүләт университеты. Гыйльми язмалар. 119 том. VI китап). Казан. 1959 ел. 155—157 битләр. Башкортстандагы төрле этник төркемнәрнең бик тә катлаулы иҗтнмагый-экономик һәм этник мөнәсәбәтләрен тикшерү безнең төп бурычыбыз түгел, бу —тарихчы һәм этнографларның эше. Әмма бу тарихны белү Урал татарларының язма культурасын, фольклорын, диалектын өйрәнүчеләр өчен дә кирәк. Шактый күп, бай документаль материалның инде бастырылган булуы тикшеренүченең эшен шактый җиңеләйтәчәк.
9 Башкорт АССР тарихы буенча очерклар. I том. I кисәк. Уфа. 1956 ел. 139 һәм 285 битләр.
10 Ә. Харисов. Башкорт халкының әдәби мирасы. XVIII—XIX гасырлар. Башкорт телендә. Уфа. 1965 ел. 16 бит.
11 МИБ. I том. 169. 292, 294 битләр; 111 том. 493—494 битләр.
6 Ә. Харисов, исеме аталган китап. 209—210 битләр.
13 Шунда ук. 160 бит; Башкортстан АССР тарихы буенча очерклар. I том. I кисәк. Уфа. 1956 ел. 285 бит.
бергә үткән юлын ачыхларга ярдәм итә. Бу ялгыз бер факт Без белми торган, хәтта белә алмаслык хәлгә килгән, әмма канчандыр чынбарлыкта булган шушындый фактлар күпмедер?!
Татар абызларының башкорт арасына яңалыклар китерүенә, халыкның иҗтимагый психологиясендә дә үзенчәлекле мотивлар хасил булуына колониаль идарә әһелләре нгьтибар итми калмаган. Чөнки алар монда үзләре үткәрә торган политикага хуш килми, бик үк ярап бетми торган тенденцияләр сизгәннәр һәм аның йогынтысын чикләү, тоткарлау, көчсезләндерү өчен мөмкин булганның бөтенесен эшләгәннәр. Үзләренең сыйнфый ихтыяҗларыннан чыгып, алар татар һәм башкорт халыкларының әдәбият- мәгърифәт багланышларын бер яклы, бср-берсеиә йогынтысын гел тискәре генә итеп күрсәтергә тырышканнар. Шул чорның тарихи документларында бу хакта кызыклы мәгълүматлар бар. Уфа вице-губернаторы П. Д. Аксаков 1743 елда башкорт халкының иҗтимагый хәленә бәя бирә торган бер язмасында, Казан татарлары аркасында, башкортлар арасында грамоталы кешеләр күбәюен әйтә һәм үзенең сыйнфый-тенденцноз позициясеннән торып булса да, грамоталы кешеләрнең иҗтимагый психологиясендә дә үзгәрешләр килеп чыгуын объектив рәвештә таный'.
Менә мондый карашлар башка түрәләргә практик чара күрү өчен кулланмага әверелгән. Һәм ике халык арасында уртак рухлы әдәби әсәрләрнең — кулъязма китапларның таралуын тоткарлау өчен төрле киртәләр корылган. Менә шуның бер факты: 1737 елда көнчыгыш Башкортстанда (Себер юлында) хөкүмәт эшләре белән йөргәндә, полковник Тәфкилсв бер башкорт кулында «Чингизнамә» исемле татарча тарихи әсәрнең кулъязмасын күрә. Бу кулъязманың азагында китерелгән вәкаигьнамәнең әле яңа гына булып үткән замана хәлләре — башкорт яулары турында хәбәр бирүе Тәфкнлевне бөтенләй куркуга төшерә. Ул, янында йөрүче йомышлы татар — тәрҗемәче Арслан Бнкмәт углыннан (Бәймәтевтән) текстның русчага тәрҗемәсен эшләттереп ала да. бу әсәрнең зарарлы, үзе әйтмешли, «коткы сала торган ялган» («возмутительный пасквиль») булуын билгеләп, 1737 елның 4 ноябренда хөкүмәт сенатына рапорт язып җибәрә һәм бу китапны күчерүче Мостафа Котлугъ-Әхмәт углыи (Тәфкилсв аны «вор» дип кенә атый) тизрәк эзләп табып кулга алырга һәм җәза бирдерертә тәкъдим итә. Шунысы кызык, әлеге татарча кулъязманың да дүрт кәгазе (8 битлек текст) умырып алынып, документ буларак рапортка теркәлеп җнбәрелә. Архивта кулъязма оригинал да. русчага тәрҗемә дә һәм рапорт та бергә сакланып калганнар ’ Һәм алар инде бүгенге көндә, татар әдәбияты әсәрләренең хөкүмәт кешеләре тарафыннан күптәннән бирле эзәрлекләнеп киленүен раслый торган документлар буларак, бик тә әһәмиятлеләр.
Үз дәверенең фикер ияләре буларак, татар һәм башкорт абызларының халыкка йогынтысы аз булмаган һәм аларның иҗтимагый эшчәнлеге белән бәйле башка әһәмиятле фактлар да бар. Билгеле булганча, XVII гасыр һәм XVIII гасырның I яртысындагы Башкортстан һәм Татарстан тарихына фсодаль-колонналь изелүгә каршы халык хәрәкәтләре, тарихка «башкорт болалары» исеме белән кергән восстаниеләр хас. Башкортлар белән бергә, бу кузгалышларда татарлар (типтәрләр, мишәрләр) да катнашкан һәм менә шушы зур вакыйгаларда аларның дуслыгы ныгыган, иҗтимагый психологиядә дә элеккерәк дәверләргә хас этник йомыклык, чнкләнүчәнлектән арынып, гомуми сыйфатлар формалаша барган. Татар абызларының бу кораллы яуларда актив катнашуы тарихи документлар буенча ачык күренә: халыкны җәлеп итәр өчен яуга күтәрелү мотивларын нигезләп, төшендереп бирә торган өндәмәләр иҗат итү. анын нөсхәләрен күбәйтү һәм киңрәк территориягә тарату эшен абызлар алып бвра. Яулар басылып, халык күңелендә генә калган вакыйгаларны тарих итеп китапка язма рәвештә теркәп калдыру, вәкаигънамәләр (хроникалар) иҗат итү дә. башлыча, татар абызларының эше. Югарыла телгә алынган Тәфкнлев сенатка җибәргән вәкангьнамә ике халыкның да - башкортның да. татарның да бер булып көрәшү фактларының иң әһәмиятлсләрен ачып бирә. Бу әсәр фәндә XIX йөз башыннан. Ибраһим Хәлфин бастырганнан бирле, билгеле. 1735-1741 елгы Акай Күсүм улы җитәкчелегендәге баш-
' Документның оригиналында менә бодай әйтелгән «Токмо кто грамотен, тот и хитрее к наживе обманами, которых уже ныне грамотей больше развелось от казанских тагар..» (МИБ. Ill том. 527 биг) 3 ВАҮДА. Хөкүмәт сенаты фонды. 1164 эш. 895, 900-905 кәгазьләр.
корт восстаниесе турындагы вәкангънамә дә кызыклы '. Батырша Алеев тарафыннан 1755 елның июлендә тезелеп халыкка таратылган зур хитапнамә-программа безгә бу чор укымышлыларынын иҗтимагый аңы. тарихка мөнәсәбәте турында куп нәрсә сөйли2. Хәер, мишәр һәм Казан татар абызларының үзенчәлекле роль уйнавын колониаль властьлар да бик яхшы сизгән һәм, бу кузгалышларның чыганагын корытыр өчен, 1740—1750 еллардан башлап кискен чаралар күргән’. Шул сәбәпле, күтәрелешләр заманының күп тарихи һәм әдәби әсәрләре безнең көннәргә хәтле килеп җитә алмаган.
XVII—XVIII гасырларда Башкортстан мә1ърифәтендә һәм администрация эшендә язма татар теленең функциясенә килгәндә, шуны әйтергә кирәк: тел үзенең характеры белән сыйнфый күренеш булмаганлыктан, шушы ук тел капма-каршы ике сыйныфка да — хезмәт ияләренә дә, эксплуататорларга да бердәй хезмәт итте. Башкорт һәм татарны изүчеләргә каршы кулына корал алырга әйдәгән хитапнамәләр дә татарча иде, икенче, каршы яктан, хөкүмәт, патша гаскәре ягыннан җибәрелгән кәгазьләр дә, патшага күндәм, тугры булырга үгетләгән һәм төрле вәгъдәләр белән юмалаган язулар да татар мирзалары һәм йомышлы абызлар тарафыннан языла иде.
Җыеп кына әйткәндә, башкорт һәм Урал татарларының XVII—XVIII гасырның беренче яртысындагы үзара багланышлары бик кызу рәвештә иҗтимагый якынаю юлы белән бару һәм бу юлга корылган тоткарлыкларның зарарлы йогынтысын киметә килү белән характерлы. Моннан соңгы баскыч шуның тагын да көчәйгән дәвамы гына булды.
Җаек даласы—халыклар капкасы
Бу чорның иң беренче һәм әһәмиятле факты — 1745 елда Оренбург шәһәре янында, Сакмар суы буенда Сәгыйт (Каргалы) бистәсе нигезләнү. Монда, үзләренең ихтыяры белән, Казан тирәсендәге татар сәүдәгәрләреннән зур бер төркем күчеп килә һәм төпләнеп китә. Алар тиз арада Каза)ыстан. Урта Азия (Бохара. Хива). Көнчыгыш илләре белән нҗтимагый-экономик мөнәсәбәтләр сферасына тартылалар «. Идел буендагы Мәкәрҗә ярминкәсе татар сәүдәгәрләренең товар-акча мөнәсәбәтләрендә һәм капитал туплауда нинди роль уйнаган булса, Оренбургның алмашу базары һәм Эрбет ярминкәсе дә шундый ук роль уйный. XVIII йөз азагында Оренбург шәһәрендә сәүдә эшен, башлыча, Сәгыйт бистәсе татарлары алып бара һәм аларның саны башка милләт сәүдәгәрләреннән, атап әйткәндә, руслардан 6 тапкыр күбрәк була ’. Бу дәвердә Идел — Урал буеның үзенең төрле төбәкләрен, шәһәрләрен, авылларын тоташтыра торган эчке экономик багланышлар тагын да көчәеп китә. Чит илләр белән бәйләнеш исә татарның аерым катлаулары эшчәнлегенең географик һәм этник сферасын тагын да киңәйтеп җибәрә. Элегрәк татарлар бары башкортлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар белән генә бәйләнгән булсалар, хәзер инде алар казакъ, үзбәк, таҗик, каракалпак, төркмән, кыргыз, уйгурлар белән нҗтимагый-экономик багланышларга керәләр. Россиянең көньяк-көнчыгыш чикләре киңәюгә нисбәтле рәвештә, Казан ягы татарларының аерым катлаулары Казагыстан һәм бераз соңрак Урта Азиядәге шәһәр һәм авылларга күчеп утыралар, төпләнеп калалар. Уральск, Чиләбе, Троицк. Кызылжар (Петропавловск). Семипалатинск шәһәрләрендә татар бистәләре барлыкка килә. Мәгълүм булганча, бу процесс XX гасыр башларынача дәвам итте. Татар әдәбиятының әлеге халыклар әдәбияты белән мөнәсәбәтләре дә — татарның бу халыклар белән реаль мөнәсәбәтләренә нигезләнгән, шул процессный нәтиҗәсе буларак туган бер күренеш.
«Җаек даласы — халыклар капкасы» дигәнебез менә шушы вакыйгалар белән конкретлаштырыла. Әлбәттә, алда әйткән бу иҗтимагый процесс бик катлаулы формада
1 Тексты «История Татарии в документах и материалах» (Мәскәү. 1937 ел. 402—406 битләр) исемле китапта басылган.
2 А. П. Чулошников, шул ук китап, 39 һәм 55 бит.
3 Шунда ук. 36 бит.
« Г. Гобәйдуллин. Татарларда сыйныфлар тарихы. Казан 1925 ел. 50—54 битләр; Г. Газиз. Татар тарихы. Мәскәү, 1925 ел. 227 бит.
6 Н. Г. Аполлова. Особенности возникновения и развития городов Оренбургского края в XVIII в. «Города феодальной России». Сборник памяти Н. В. Устюгова Рус телендә. Мәскәү. 1966 ел. 461 бит.
барган, чөнки татарның башка халыклар белән мөнәсәбәтләренең көчәеп китүе, экономика һәм культурасының үсеп китүе хөкүмәт һәм идарә кешеләренә бу юлга төрле киртәләр, тоткарлыклар корырга мәҗбүр иткән. Алар хәтта, бераз соңлабрак булса да, Сәгыйт бистәсе татарларының иҗтимагый эшчәнлегенә тоткарлык ясарга тырышып караганнар '... Әйе. тарих шома гына бармаган. Бу тарихн-нҗтимагый мәсьәләләрне тикшерүне тарихчыларга калдырып, бу хәлләрнең язма әдәбиятта ничек чагылуына күз төшереп китик.
Казан ягы мәгърифәтенең тотрыклы традицияләрен үзе белән алып килгән Сәгыйт бистәсе тиз арада бик көчәеп китә һәм бөтен Идел — Урал буена, шул исәптән Казанның үзенә дә, теге яки бу дәрәҗәдә йогынты ясый торган бер төбәккә әйләнә. Сәгыйт бистәсе сәүдәгәрләре Исмәгыйл Бикмөхәммәт улының 1751 елларда һнндстан һәм Гарәбстанга сәяхәтен тасвирлаган документаль-әдәби очеркы3, Гобәйдулла Әми- ровның Һиндстанга сәяхәт көндәлекләре (татарча оригиналы әлегәчә табылганы юк) әдәбиятның дөньяви, заманча эчтәлек белән байый килүен күрсәтә торган беренче әсәрләр булып торалар. Элегрәк әдәбият дөньясында башлыча руханилар эш алып барган булса, инде феодаль түрәләр дә. сәүдәгәрләр дә кулларына каләм алалар, әдәби сүз аша үзләренең карашларын үткәрәләр. Мәсәлән, бу чор шагыйрьләре арасында безгә шигырьләре белән генә түгел, җәмгыятьтә кылган эшләре белән дә мәгълүм булган мишәр старшинасы Габделмәннан Мөслимов шәхесе бик кызыклы. Ул үзенең шигырьләрендә түбән катлауларның иҗтимагый хәрәкәтләренә мөнәсәбәтен белдергән3. XVIII гасырның соңгы чиреге, XIX йөзнең I яртысында Урал төбәгендә яна әдипләр, шагыйрьләр күтәрелә һәм җанланып киткән эчке ижтимагый-экономик мөнәсәбәтләр боларның әсәрләрен Идел — Урал буендагы бәтеи төбәкләрнең әдәби байлыгына әверелдерә, баштарак кулъязма китаплар, соңрак Казан басмалары аша татар һәм башкортлар арасында популярлык казануына китерә. Төп чыгышлары белән Казан ягы татарларыннан булган *, Сәгыйт бистәсе мохитында яшәгән Әбелмәних Каргали, Һибәтулла Салихов кебек шагыйрьләр әнә шундый язмышка очрады. Төпченә китсәк, без бу төбәктә иҗат ителеп тә, Казан ягы мәгърифәте һәм әдәбиятында зур әһәмият казанган тагын башка төр әсәрләр, күп фактлар саный алыр идек. Мәсәлән, тарихи материаллар «Шәраит-ел-нман» исемле беренче татар әлифбасының да. укымышлылар фольклорын — хикәяләрне эченә алган әдәби җыентыкның да шушы Каргалы бистәсе мохитында төзелүе турында мәгълүмат бирәләр.
Менә бу әдәби фактларның тарихи мәгънәсе бар: алар Идел — Урал буенда ори- ■ нналь әдәбиятның процесс булып, көчле агым белән үсә баруын күрсәтәләр. Бераз алгарак китеп әйтсәк, шушы процесс, XIX йөзнең 60 елларыннан яна баскычка үрләп, яна дәвер сыйфатлары алып, 1905 елга хәтле килә. Яисә ачыграк итеп әйткәндә, без монда Оренбургта чыккан татарча пролетариат, большевиклар газетасы — «Уралвга хәтле китергән иҗтнматый-фикри. әдәби үсешнең озын һәм катлаулы юлына керәбез
Безне монда башлыча бу процессның баштагы чоры кызыксындыра. Хәзерге көндә инде XVIII йөз азагы, XIX гасырның I яртысындагы әдәбиятының төп вәкилләре дә. характерлы әсәрләре дә билгеле. Дөрес, әле бездә әдәбиятны киң мәгьнхеидә айлап, төрле фәнни-популяр һәм практик әсәрләрне дә бергә алып өйрәнү җитми. Бу дәвер
• Башкирия в русской литературе. Рус телендә. I том. Уфа 1961 ел. 393-3M. 446 »Сонгы вакытта бу сәяхәтнең документлары басылып чыкты: ^сско^инднйские отношения в XVII! веке. Мәскәү «Наука» нәшрияты. 1965 ел. 34.-343 битләр. 180 а ^Гал'и Пугачев хәрәкәте турында кайбер әдәби материаллар «Совет әдәбияты» журналы. 1948 ел. 9 сан. 104-107 битләр. Борынгы татар әдәбияты Казаи. ‘26^я,7>,ы"Т.р.ык биограф». фмгарыи терига». «... .«y»ein>.P»» тииего Лайда танмый торган кайбер авторлар, мхәлән. Оренб)рг ягын өйрәнүче Л I .1 <свев ?КИ» V Ь.шк.р»» . «,ш..р no «пин пр.,.»».. > «
„эмпгенл, боляриын ииялаши «Ряш.орт» дип в.яггяаигм Х.яв.яя, б>
яны. .?.<ы К.». РК.»П
I *М11 11 жить» Оренбзрг 1901 ел 44—43 оит. г_әгыя. лани {*897 ел 7 бит 111 Мәржаин Мостафад ел әхбөр II кыйсем Казан 1900 ел 127 бит). Һибәтулланың әтисе чГист.й өвзе Такталы авылыннан «үчеп ышан (Асар. II җндх XIV җөзьэ. Оренбург. 1907 ел. 444 бит. Сәгыйть. 22 бит).
татар авторларының тарих, фәлсәфә, хокук гыйлеме, география, математика, астрономия, медицина кебек фәннәргә караган әсәрләре кузгатылмаган килеш ята. Шуна курә моннан соңгы дәвернең иң эре эшлеклеләре булган Мәрҗани һәм Насыйриларның эшчәнлеген тикшергәндә дә аларнын үз халкыбызның мәгърифәт һәм гыйлем туфрагында элгәредә ук борын төрткән традицияләрне үстереп җибәрүләре бөтен тулылыгы белән ачылмый кала. Монысы киләчәк эше. Әмма инде без таррак, гадәттә сәнгатьчә, күркәм сүз һөнәре мәгънәсендә аңлана торган әдәбиятны өйрәнүдә соңгы елларда уңышларга ирешеп киләбез. Бүгенге көндә фән дөньясы бу әдәбиятның билгеле бер заман, халык, җәмгыять белән бәйләнмәгән булуы турындагы ялгыш карашлардан арынып килә. Хәер, фәннең үткән этапларындагычарак фикер йөртүләр анда-санда әле бүген дә кабатланып куярга мөмкин, әмма андый хәлне китереп чыгара торган бер генә сәбәп—әдәбиятның үзен, текстларны чынлап торып тикшермәү булыр.
Г. Кандалый, Утыз Имәни кебек заманча иң алдынгыларына кагылып та тормас- тан, Һибәтулла Каргали, Әбелмәних Каргали, Шәмсетдин Зәки кебек суфи шагыйрьләрне дә без Россия гражданлыгыннан мәхрүм итә алмыйбыз. Алар, дөньяга гомуми карашлары белән суфи булган хәлдә дә, конкрет бер халыкның — татарның тормышы турында, аның да нәкъ менә үзләренә замандаш дәвере хакында хөкем йөртәләр, шушы халык җәмгыятенең бөтен катлауларының — «гавам»ының да (масса), «голамә»сенен дә (укымышлылар), баеның да холкын-фигылен тикшерәләр, төрле күренешләргә, хәлләргә үз мөнәсәбәтләрен белдерәләр. Һибәтулла Каргали үзенең остазы Дәүләтшаһ Гадслшаһ углына (1831 елда үлгән) багышланган мәрсиясендә замана хәлләрен тас-вирлый, суфи әхлагына каршы тел озайтуга хәтле барып җиткән бер «фетнәче» авызыннан «Бу фетнә заманыдыр, бу дар, — көффар мәкамыдыр, тыярга юк дорыр нмкян» дигән сүзләрне әйттерә икән, инде бу үзе генә дә шагыйрьнең кайсы ил гражданлыгында булуын белгертеп тора.
Бу дәвер әдәбияты тормышны реаль детальләр белән гәүдәләндерүгә җитди игътибар бирә. Мәсәлән, Утыз Имәни татар авылы тормышын җанлы итеп тасвирлап бирә: җыеннар, хатыннарның каба-орчык күтәреп утырмага йөрүләре, аулак өйдә урын аш пешерүләр, кубыз уйнау, биюләр, байларның баллы чәй мәҗлесләре, ишек төбеннән уза алмый торган фәкыйрьнең туны тишек булудан көлүләре, күрше рус авылыннан килгән Гришка белән төне буе әңгәмәләшүләр — менә бу конкрет детальләр бөтенесе дә безгә чынбарлыкны танып белергә ярдәм итә. «Игенчеләр гошер бирмәс, гани- ләр ашка өндәмәс, фәкыйрьләр өмәгә килмәс...», — ди әлеге мәрсиясендә Һибәтулла. Ярлыларны тамак ялына эшләтү — өмәләр үткәрү шулай ук элекке татар авылының үзенчәлекле бер күренеше. Димәк, татар суфиларын замана, җәмгыять хәлләре белән бәйләнеше булмаган, ниндидер бер суфичылык сахраларында гизеп йөри торган дәрвишләр генә итеп күз алдына китерергә һичбер нигез юк.
Бу дәвер татар язучыларның географик мохитлары да, иҗтимагый мохитны күз алдына китерүләре дә шактый киң. Исмәгыйл Бикмөхәммәт улы кебек һиндстан, Га- рәбстанда да йөргән, Утыз Имәни һәм Әбелмәних кебек Урта Азия, Әфганстанда да булганнарының карашында географик киңлек булуы табигый. Г. Кандалый да үз авылы яисә үзе укыган мәдрәсәләр мохиты белән генә калмый. Ул үз халкының иҗтимагый мохитын бөтен киңлеге белән, аның эре-эре экономик һәм административ пунктлары белән конкрет рәвештә күрә.
Иҗтимагый аңның икенче бер мөһим моменты — халык тарихына мөнәсәбәт, бүгенге заманны гына түгел, үткәнне дә күз алдына китерергә тырышу. XVIII гасырның II яртысында татар укымышлылары арасында җирле тарих, мирас белән кызыксыну көчәйгән, бу темага күп кенә әсәрләр язылган. Суфичыл карашлы булу гына, мәсәлән, Таҗетдин Ялчыголга тарихи әсәр язуга комачаулык итмәгән, Болгар, Казан шәһәрләренең тарихын, анда күренекле кешеләр торуын «Тарихнамән болгар» исемле әсәрендә (1805 ел) тасвирлаган.
Бу чор әдипләренең иҗтимагый карашлары киңәю телгә дә тәэсирсез калмаган: яңа, заманча күренешләр китереп чыгарган. Алар, татарның традицион китап әдәби теленең күп сыйфатларын саклаган хәлдә, халыкның җанлы сөйләшү теленә хас көнкүреш сүзләреннән (каба, орчык, утырма, урын аш, өмә шикеллеләр) иркен файдаланалар.
«Тематикасының төрлелеге, идея позициясенең каршылыклы булуы, әсәрләрендә дидактика һәм реализм алымнарының бергә аралашуы белән Утыз Имәни урта гасырчылыктан яна гасырга кучу чоры шагыйре булып куз алдына килә. Аның әсәрләрендә бер яктан, XV—XVII йөзләр әдәбияты өчен характерлы алымнар кулланылса, икенче яктан, XIX. хәтта XX йөз башы әдәбияты өчен узлекле булган алым һәм мотивлар да очрый. Димәк, Утыз Имәни иҗаты тагар әдәбияты тарихында билгеле бер этапны гәудәләндеруче әдәби мирас булып тора»— дип яза шагыйрь иҗатын җентекләп тикшерүче Үлмәс Беляева. Бу сузләр, минемчә, шул дәвер әдәбиятының башка вәкилләренә карата да кулланыла ала һәм халыкның бөтен бер гасырлык мәгърифәт, әдәбият тормышы, иҗаты урта гасырлыктан яңа заманга кучу чоры итеп характерлана ала.
Мирас һәм аның варислары
Урал татарлары әдәбиятының җирле спецификасын өйрәнү мәсьәләсенең безнең әдәбият фәнендә бөтенләй куелганы юк Дияргә була. Бу җирле үзенчәлекләрнең шактый зур өлешенең татарларның башкортлар белән аралашуы нәтиҗәсендә килеп чыккан булуын искә алсак, әлеге мираска башкорт халкының ни күләмдә өлеш кертүе һаман ачыкланмаган килеш кала килә. Аерым фактларга куз төшереп караганда, шушы ике халыкның багланышларын чагылдырган чыганакларга — әдәби текстларга фәнчә мөнәсәбәт җитеп бетмәү күренә.
Безнең халык авыз иҗатында «Рус-фраицуз сугышы бәете» исемле бер тарихн әсәр бар. Исеменнән үк сүзнең нәрсә турында баруы аңлашылып тора. «Урамнарын тутырса да французлар Мәскәүиең, унике типтәр бетерде французның гаскәрен», — диелә анда. Икенче бер строфасында: «Французлар монда килгәч, таныдылар үзләрен, уңда — башкорт, сулда — типтәр, таба алмыйлар эзләрен». — диелә. Без моны бәетнең кулъязма нөсхәсе буенча укыйбыз ’. Ә менә СССР Фәннәр академиясенең Казан тел, әдәбият, тарих ннституы әзерләп бастырган «Бәетләр» җыентыгында (Казан. I960 ел. 07—68 бит) «башкорт», «типтәр» сүзе кергән строфаларның берсен дә күрмибез. Оригиналдагы шундый биш строфаның бншссс дә һичнинди нскәртүсез-нисез төшереп калдырылган. Без башта кигергән строфадагы «типтәр» сүзе «солдат» белән алышты- рылган. Шулай итеп Башкортстаи татарларының — «тнптәр»ләрнең башкортлар белән бергә ил дошманнарына каршы корәш документы танымаслык хәлгә китерелгән. Реаль тарихны, бабаларыбызның хәтта француз генералларын да таң калдырган батырлыгын гәүдәләндергән бу текстның ни үзенчәлекле урыннарын бу рәвешле «редакцияләү»не. әлбәттә, һичнәрсә белән дә аклап булмый.
Билгеле булганча, башкорт арасында туып-үскән яисә торган татар язучылары үз әсәрләрендә башкорт халык иҗатын киң файдаланганнар. М. Гафури, Ф Вәлнев. С. Сөнчәләй кебек күп язучыларның шундый әсәрләре бар. Ф Вәлиевның 1916 елгы «Ан» журналында «Җик-Мәргән» (халык хикәясе) исеме белән басылган әсәренең сюжеты татар әдәбияты һәм сәнгатендә билгеле бер резонанс алды Татар фольклор материаллары белән бергә, М. Җәлил бу сюжетны «Алтынчәч» драматик поэмасында файдаланды.
Язучыларның кайсы халыкның фольклорыннан булса да ижадн файдаланулары, әлбәттә, аклана-бу әдәбиятны баета гына Әмма менә борынгы әдәбият тарихчы- лар»..»» Ну «н.а.нс XV—XVI гасыр «аер .«.«»»'“ һа» op»»»» fcp асар, »сс„ саамны нсуларс- һич та .алрны»». Бу бары Башаорт «.ла» арасында сын. суа „р.л. ал* юрга» сшжс.. а«». «"“» 1«с»чалсн«с еррмыш-амау ртшс. «»ы. гадат- йолалары гаулаланган. Эһ«с»нн мо.ч.о.ри «аш.ор, «.«.»»»» »•“«. тар асарлар. Иасалан, ш.,«аралар, «сла» «а «оауыенс.аа ра.сшса расла». М Гафур»»»» шуа уа .Боры...» та.ар а»аб»ат».»а аертелга» ала» ««aa.ee »«»с»ч«. Р«а..р,.р»»» »«»• ,алларга а.р.ы «арашс» ту™. «ал.» ».Р« сонгираа •.».»Р«л.р»»«
нугай хаанмнарсна а.ршы «арашс» гаухаламч». Әабат.а, М Гафур» данаКй ла.
ЗйЭ—3S3 вятлар.
8. .К. У.* 3.
Ф. Вәлиев хикәясе дә, мотивларының каян алынуына карамастан, XX йөз башы татар әдәбиятының әсәрләре булып торалар һәм әдәби-тарихи фән дә аларны үз урынына куеп, шул дәвер эчендә генә өйрәнә ала. Әдәбиятыбызның XV—XV! гасырдагы хәлен өйрәнүгә килгәндә исә, анда, соңгы заман әкиятләре белән тутырмаган хәлдә дә, болай да әсәрләр җитәрлек, бары тик булган хәтлесенең мәгънәсен таба белергә генә кирәк.
Татар әдәбиятының башкорт халкы белән багланышын өйрәнүнең кайбер моментларын карап үтик.
Татар әдәбиятының үсешенә өлеш керткән әдипләр, шагыйрьләр арасында нәселе- ыругы белән башкорт булганнары бар Мондый хәл бигрәк тә XVIII гасырның II яртысында башлана һәм Октябрь революциясенә кадәр дәвам итеп килде. Башкорт милли әдәби теле 1917—1924 елларда гына төзелде һәм шул арада башкортча китап, газета, журналлар күренә башлады. Ана хәтле башкорт халкы татар әдәбияты белән яшәде, җәмгыятьтәге язма тел ихтыяҗын да татар теле үтәп килде. Мәктәп һәм мәдрәсәләрдә дә, татарлар белән бергә, татар телендә укыдылар. Башкортлар арасында бу гадәти бер хәл итеп кабул ителде. Моның тарихн-иҗтимагый сәбәпләре бар иде: «Бер яктан, гомуми милли үзаңның, үзеңне милләт итеп тану хисенең җитлекмәгән булуы һәм шуның өстенә, икенче яктан, татарча сөйләү, шулай ук әдәби теленен башкорт теленә якын, хәтта бөтен башкортларның өчтән бер өлешеннән дә күбрәге өчен асылда туган тел булуы башкорт шәкертләрендә, гомумән интеллигенция санында йөрүчеләрдә татар мәдрәсә һәм мәктәпләрендәге укыту политикасы җитди ризасызлык тудырмады», — дип яза бу хакта Ә. Харисов
Совет дәверендә милләт булып формалашкан, милли әдәбиятын төзегән башкорт халкы үзенең әдәби үткәненә ничек карарга тиеш? Анын мирасы бармы? Бу хакта соңгы ярты гасыр эчендә кайбер фикерләр әйтелгәләде14 15. Бигрәк тә 20 елларда башкорт милли әдәбиятының беренче буын вәкилләре бу мәсьәләгә игътибар бирделәр. Күренекле башкорт филологы Сәгыйт Мирасов XVII—XIX гасыр татар-башкорт язма әдәбиятының сыйнфый асылы хакында аеруча кызыклы тикшеренүләр ясады. Әмма вульгар социологик, догматик карашлар хакимлек иткәнлектән, башкорт халкы гадәттә Октябрьга кадәр язусыз, әдәбиятсыз булган халыклар исәбеннән, иҗтимагый үсеше белән примитив дәрәҗәдәге халыклар белән беррәттән йөртелде. Хәлбуки, бу дөрес түгел иде. Алда ук әйтелгәнчә, башкортлар язулы һәм әдәбиятлы иде, татар телендәге әдәбиятка өлеш керткән үз вәкилләре дә бар иде һәм татар телендәге әдәбиятны башкорт халкы тулысынча үз әдәбияты итеп таный иде.
Сонгы елларда башкорт халкының әдәби мирасы белән кызыксыну көчәйде. «Башкорт халкының әдәби мирасы» төшенчәсенә галимнәр, гадәттә, Уралда булган татарча әдәбиятның кайбер өлешләрен, бигрәк тә нәсел-нәсәбе белән башкорт булган әдипләрен алалар һәм, әлбәттә, моның «уртак мирас» булуын, ягъни шул ук әдәбиятка татар халкының да варис булуын икърар итәләр.
Башкорт галимнәренең генеалогик моментларга, Урал төбәге әдәбиятының тематикасы, мотивлары, тел-стилендәге кайбер үзенчәлекләргә, бигрәк тә бу үзенчәлекләрнең башкорт этникасының стихиясе белән бәйләнгәннәренә игътибар юнәлтүләре дә әһәмиятле һәм бу, дөрес нигездә алып барылганда, фәнне яна күзәтүләр белән баетырга мөмкин. Әмма кайбер хезмәтләрдә башкортка гына хас булмаган һәм генетик яктан да башкорт белән генә бәйләнмә! ән элементларны да башкортныкы итеп күрсәтергә тырышу тенденциясе сизелә. Мәсәлән. Ә. Харисов татар шигыренең остасы Дәрд- мәнд шигырендәге «шоңкар», «шоңкар чөю» кебек сүз һәм тәгъбирләрне башкорт теле стихиясеннән килә дип исәпли. «Шонкар» — төрки телләр арасында бигрәк тә башкорт теле өчен хас сүз, ә «шоңкар чөю» дип әйтүне фәкать башкорт авызыннан гына ишетергә мөмкин»,—ди ул һәм мисаллар китерә (42 бит). Чынбарлыкта исә бу тәгъбир татар телендә дә бар һәм бик борынгы заманнан бирле килә. «Толпардан
14 Ә. Хармсов, исеме аталган китап, 45 бит.
15 Башкирская литература. «Литературная энциклопедия» Рус телендә. I том. Мәскәү. 1929 ел. 373—376 нчы багана. Башкирская АССР. Литература. «Большая Советская энциклопедия* Рус телендә. 2 басма. IV том. Мәскәү. 1950 ел. 354—355 битләр, Башкортстанда революциягә тиклем әдәби башлангыстар «Башкорт совет әдәбияты». Уфа. 1955 ел, «Краткая литературная энциклопедия» 1 том. Мәскәү. 1962 ел. 480 багана.
тояк калыр, шоңкардан кыяк калыр»; .Ике шонкар талашса, «ер каргага «им тө- ,а„р н.нзлм.ренд. ■ и1р,.ба.,.р каба,„ны„ т„.р ха„ц һам
блблллры гомер буе утра« тормыш,а лте.л.р аа. а„р„ еуаар,ыш. „ булмаган. Болгар. Казан кебек хезмәт бүленеше бик алга киткән киң бер дәүләттә, бер почмагында таш йортлар салып, фән. әдәбият белән шөгыльләнсәләр, икенче бер төбәгендә, шонкар чееп, сунарчылык иткәннәр. Язма истәлекләр шуны раслый Борын- (Ы бер язма дастанда да бу сүз очрый’. 1522 елда Нократ татарлары арасында язылган эпнграфик истәлектә безем өметләр «мәгәр шоңкар булып очты» рәвешеңдә очравы инде бу сүзнең, бик озак кулланып, чарланып «итүе, күчерелмә мәгънәле тәгъбир — тел бизәгенә әверелүен күрсәтә. Халык авыз иҗатында мәкаль һәм дастаннарда бу сүз гадәттә «толпар» сүзе белән рифмалашып йөри. Дәрдмәнднен дә болар- ны нәкъ әнә шул формада куллануы шагыйрьнең татар халык иҗаты хәзинәсеннән иркен файдалануы турында гына сөйли. Бу сүз һәм тәгъбирне Уралдагы татар әдибенең теленә башкорт теленең йогынтысы итеп карау өчен бернинди нигез юк. Ә. Харисов «башкорт сүзләре» дип китергән исемлектәге (42 бит) һәр сүзнең татар телендә дә булуын, аның сигез-ун гасыр буе язылып килгән китаплары зчендә дә очравын, өпнтафик ташларына да уелган булуын, һәм. ниһаять. Уралдан ерак «ирләрдәге татарларның сөйләшү телендә дә кулланылуын югарыдагыча документаль рәвештә күрсәтеп торырга бу урында ихтыяҗ юктыр дип беләм. Әлбәттә, без татар әдипләре язган әсәрләрдә башкорт теле элементлары бөтенләй юк. була алмый дип әйтергә җыенмыйбыз. Андый элементларның булуы бәхәссез. Сүз боларны чын чынлап төпченеп, төгәл фәнни ысуллар белән тикшерү кирәклеге турында бара
Башкорт әдәби мирасын тикшерүчеләрнең генеалог иясе, нәсел-нәсәбе белән башкорт булган язучыларның этник психологиясенә игътибар итүләре дә аларныц гаять әһәмиятле, иң нечкә, специфик моментны танып белүгә таба юнәлеш алуларын күрсәтә. Ә. Харисов Б.тшкортстанның көнбатыш төбәгендәге башкортлар һәм алар арасыннан чыккан әдипләр хакында менә болай ди: «Монда шунысы бик кызык һәм мөһим: көнкүреш, тел һәм культураларының уртаклыгына карамастан, бу региондагы татарлар үзләренең татар халкына, ә башкортлар башкорт калкына караулары белән горурланыр булганнар. Хәтта әсәрләрендә халык теләкләреннән аерылган, күбесенчә «теге дөнья» уе белән яшәгән Таҗетдин Ялчыюлов һәм Гали Чокрый сымак суфн язучылар да үзләрендә башкортлык тойгысын горур саклаганнар» (40 бит). Әйе. 1. Ялчыгол башкортның Әйлс ыруыннан. Ә. Харисов аны «халык теләкләреннән аерылган, күбесенчә «теге дөнья» уе белән яшәгән, дип характерлый. Безнеңчә, болай әйтү бик үк төгәл түгел. Тарнхн шәхесне, әдипне үзе яшәгән иҗтимагый шартка куеп, шул заман җәмгыятенең төрле катлауларының ихтыяҗлары белән бәйләнештә карагайда гына аның иҗатының, әсәрләренең мәгънәсе ачыла ала. Бу—тарнхн фәннәрнең вле- ментар таләбе, тарихи конкретлык принцибы. Гадн бер башкорт кызы Газизәнең үте-нүе буенча әсәр язган, бик катлаулы әхлакый категорияләрне үсмер кызлар да аңларлык телдә төшендереп биргән. XIX гасыр башкорт һәм татар мәгърифәтендә үзенең тарнхн миссиясен намус белән үтәгән бу әдипне болай гына «теге дөнья» - «ахирәт» үлчәве белән генә үлчәү мираска вульгар социологик мөнәсәбәттән башка нәрсә түгел. Монысы-бер момент. Безне монда бигрәк тә икенче момент - әдипнең өтиик ггси хологинее хЫ,Ыһ,мнлирн. БНЛГВЛВ бул.хнчх. ..." м.-.дх хн-н .«.рл.ре буенм хехеи йорт.л.р. Соннвлх пск.оло.и.иен Л.р МрМНГМ буЛГНН „НИ. HCHMUJOIH. х. һ.р .длинен и.р.тершд. г.уд.л.нл, Бе. хлмрм Т Ялнввгмиыа .Т.р.хмн.л бо.охр. иеемле .е.р ...и» теле. лл.хн нден. Әдн» .»» хнл». »"Р'“ '■₽" лееендл-
л.р һ.и борышы ..т.пллрл. очры» wpr.H ..«бер Ы.ГМуы.М.р »>.«.. .«.• >л увенен н.е.л-и.е.п „.«.ревел. .б.ш.ор.. булу». to Ә— ->»•' "•>' б.Лл.нсшр.р.н Бол.хр. Вулер. К.шм I... Квхлнхвгы «у ренеме ««.лер Бел.. БЛл. һе» йен. бу болмр.мр. птнрлнр. «ел.л б.бл.у теил.ли.ох .« м. На,.в«и|. этник психологиядәге «болгарлык» Мәрҗани һәм Насыйриларнын замандашы һәм фикердәше Мөхәммәтгали Мокрый иҗатының йөзен билгели торган лейтмотивка әверелә. Ә. Харисовның аны да «теге дөнья» уе белән яшәгән дип бәяләве шагыйрьнең әсәрләреннән таныла торган чынлыкка бөтенләй туры килми. Әлбәттә, Гали Мокрый да үзенең нәсел-нәсәп шәҗәрәсен, Табын ыруына һәм бу ыругның кайсы буынына каравын яхшы белә. Әмма ул бөтен әсәрләрен үзенең замандашларына «болгар», ягъни татар, мәгърифәт эшлеклеләренә багышлый, аларның халыкны агарту өчен эшләүләрен мактый. Болгар шәһәрен ул мәгърифәт, гыйлемнең башы итеп карый, мондагы тормышка зыян китергән чит ил баскакларын, замандаш дошманга мөрәҗәгать иткәндәй, ярсулы рух белән сүгә, ачына. Шагыйрь борынгы Болгар белән генә түгел, бәлки Казан шәһәре һәм үзенең замандашлары — төрле кәсеп ияләре белән горурлана. «Җиһан халкы мәдех саздыр!» — «дөнья халкы алдында мактаулы», — ди ул Казан һәм аның халкы турында. Димәк, Ә. Харисовның Мокрый хакында «башкортлык тойгысын горур саклаган» диюе генә тулы характеристика түгел. Шагыйрьнең әсәрләре бөтен иҗаты аша кызыл җеп булып үткән соцналь-этник психологиясен бары «болгарлык» (шагыйрь хәтта үзенең нисебен дә «Болгари» дип йөрткән), ягъни «татарлык», дип кенә билгеләргә була.
Көнбатыш башкортлар арасыннан чыккан бу әдипләрнең «болгарлыгы» каян килә соң? Борынгы китаплар арасына чумган, халыктан ерагайган берән-сәрән укымыш- лының гына хыялы түгелме соң бу? Түгел. Бу тарихн-иҗтимагый зарурлыктан килеп чыккан. Тарих фәне бу әдипләр яши торган иҗтимагый мохитны менә ничек аңлата: «Башкортстанның көнбатыш районнарындагы башкортлар күп гасырлар буе тел һәм культуралары бик якын булган татарлар белән тыгыз мөнәсәбәтләрдә булдылар. Татарларның озак дәвам иткән һәм торган саен көчәя барган йогынтысы нәтиҗәсендә башкортларның күпчелеге инде XIX гасыр урталарына татар телен һәм татар культу-расының күп элементларын кабул иткән иде» *. Заманында бу мәсьәләгә Галимҗан Ибраһимов та игътибар итеп, «тарихи агымның зарури нәтиҗәсе» булган бу объектив процессны тәэмин иткән политик, социаль-экономик һәм культура факторларына тари- хн-матерналнстик анализ ясаган иде. «Моңа кем дә булса хезмәт итмәде, бәлки адәм теләкләренә илтифатсыз бара торган тарихи агымның зарури нәтиҗәседер. Хәзерге әдәбият — бу фактор түгел, бу сәбәп түгел, бәлки хәяттагы табигый куәтнең адәм теленә, сүзгә керүе генәдер»,—дигән иде әдип 1915 елда.
Алда әйтелгәннәрдән кыскача нәтиҗә ясыйк. Урал төбәгендәге татарча әдәбиятның, һичшиксез, башкортка нисбәтле специфик моментлары бар. Әмма әлегә ул үзенең фәнчә танып белүчесен, төрле яктан төпченә-төпченә тикшерүчесен көтеп ята. Моны тикшерү һәр ике халыкка да — татарга да, башкортка да үзенең тарихи мирасын тану өчен кирәк, һәм бу аларга менә дигән итеп уртаклашып эшләр өчен киң бер мәйдан булып тора. Аянычка каршы, кайбер галимнәрнең хезмәтләре, атап әйткәндә Ә. Харисовның китабы, бу изге теманы тагы да эшләүгә зур файда китерерлек хезмәт булмады. Шуңа күрә аның фактларсыз, дәлилсез чыгарылган хөкемнәре коры дәгъва, декларация төсен ала.
«Уртак» дию белән генә түгел...
Менә бу үзенчәлекле нокта — специфик момент дигәнебез — асылда зур бер гомумилекнең бер өлешенә генә мөнәсәбәт дигән сүз бит әле. Бу зур гомумилек — татар халкының күп гасырлык әдәби мирасы. Урал төбәгендәге татарча әдәбият - аның килеп чыгышы белән татар булганы да, башкорт булганы да әнә шул гомумн- лекнең бер җирле хосусый күренеше генә булып тора. Хосуси күренеш гомумига мөнәсәбәтсез генә тикшерелә алмый. «Мөнәсәбәт» дигән төшенчәне урын-ара мәгънәсендә конкретлаштырганда без Урал төбәгенең Казан төбәге белән багланышларын, заман мәгънәсендә конкретлаштырганда исә тарихның билгеле бер дәверенең үткәнгесе, эл- гәрегесе (ретроспектива) белән яки аның дәвамы, нәтиҗәсе, соңы (перспектива) 1 Башкиры. Народы Европейской части СССР. Рус телендә. II том. Мәскәү, «Наука» нәшрияты. 1964 ел, 684 бит.
б“’" багланышларын анлыйбмт. Әдәби куречешларие -еиа туши ач заманлы чичбарлич эченла Жанлы бар „арса карагайда тыча берәр тарзе чыгапып бәла.
Инра без Ә. Харис», китабыи.а меиа бу гомумига меихабатиек булуы турында бер-ч.е суз айтел китмакче бузабыз. Хаер. „очы, „дары. „„ китерелган коикрет фактларда» ук белел була. Хосусый куреиешләрдә фа, лри». Дилларыннан тайпылу - гомумине анлаута да зыян катару даган суз. Башкорт фолкк- лорына караган икенче бүлекне исәпкә алмаганда, Ә. Харисов китабының язма әдәбиятка караган 300 битлек елешс менә шуның ачык мисалы. Урал төбәгендәге татарча әдәбиятка башкорт халкының да варислыгын, димәк, уртак мнрас булуын билгеләүдә гомумине хосусый белән бәйләп карый алмау бик ачык күренә. Автор болай ди:1 <Башкортстандагы иске кулъязма һәм басма әдәби комарткыларның 3 бер мөһим үзенчәлеге шунда, алар башкорт культурасына карау белән бергә күп ягы белән татар культурасына да керә. Шуңа күрә аларны бары тик башкорт яки. киресенчә, татар милке итеп кенә күрергә тырышу тарихи дөреслек белән бөтенләй исәпләшмәү булыр иде. Монда теге яки бу поэтик күренешнең ике халык культурасы өчен уртак булуын тану гына җитми әле. Әнә шул уртаклыкның характерын, аның айышын3 ачык күрә белергә дә кирәк. Чынлап та. Шәмсетдин Зәки—урпрогрессив идеяләрен ихлас чагылдырганы өчен икс халыкның уртак һәм бердәй якын язучысы. Димәк, Гафурн үзенең иҗаты белән ике якны да — башкортны да, татарны да — берьюлы зәвыкландыра, рухи канәгатьләндерә алганы өчен уртак әдип. Шәмсетдин Зәки исә, элек аны күпме генә Урал — Волга буйларының Фөзулне дип йөртмәсеннәр, асылда бер якка да була алмаганы өчен, үзен бер халыкның да күңел җырчысы итеп күрсәтә алмаган өчен иске поэзиядә «ургак» күренеш. Мондый «уртаклык» билгеле, бертуган ике халык тормышын, гомумән, реаль дөньяны аңлаудан һәм аны чагылдырудан килми, ә шагыйрьнең иҗади аморфлыгыннан, үзара аралашып яшәгән башкорт белән татарга аларның иҗтимагый тормышыннан, иҗтимагый фикер һәм теләкләреннән чыгып түгел, бәлки дин уртаклыгыннан чыгып, «гомуми мөселманлык» позициясеннән торып караудан килә» (5 бит). «XIX гасырда Волга — Урал буе «төркн»ендә таралган «дәбиятта да башкортларның өлеше бар. Монда да куп нәрсә уртак — нке әдәбиятның да мирасына карый. «Өлеш»не билгеләгәндә, уртаклыкны күрсәткәндә, монда да күренешләргә үз сыйфатларыннан чыгып якын килергә, аларга тарихи күзлектән карарга кирәк...» (39 бнт).
Менә монда нке нәрсәне аерырга кирәк: I) мәсьәләнең принципиаль теоретик куелышы, фәнни критерий билгеләү; 2) шушы мәсьәләнең конкрет әдәби фактларда, күренешләрдә (Т. Ялчыгол, Ш. Зәки, Г. Мокрый, М. Гафурн. Ш. Бабич) конкрет хәл
буенча гына бара. .
.Ур.акли.нин характеры. ...а» әйбер. ■"«<« акла—ча. .ар.х.нжт.ыапай х.шенча. Ягк..н ике халыклы., (б.шклртчын һәм ...арчык) ..иче. „ел .«..магма „ыкашынык. икеееиек да ..теше карган чдзби байлыклар .... „ар... «Д.з ак.ту тарихы. ачу д.ган еуз. Оерда- .......ый-кулктур. .аяла........ .Л» аиткаряк булуы.. к.йеыгынын ne„o.«....e~K ча.ыауы Ьз. »'16"~17 18
аиа шул сокиала пскаешогиакек •’> *■'“ Монда һ'.’
’Айыш — асыл, төп сыйфат.
1 Без бу мәкаләнең 1 бүлегендә әлеге катлаулы тарихның кайбер якларына тукталдык, киләчәктә бу юнәлештә җентекләүле тикшеренүләр булыр дип уйларга кнрәк.
Гах^кео. «.табыннан .тамга, епеч.фих башкорт сузан .аклаган анам, татарча китерелә. Китерелгән өземтәләрдә курсив безнеке.
18 К о м а р т к ы — истәлек.
тарихи
МӘГЪНӘ
таклыкның бер күренеше, ә Мәҗит Гафури — бөтенләй башка күренеш. Гафурн үзенен әсәрләрендә башкорт белән татар ярлыларының зарлы тормышын, үз заманының
ителеше, ничек тикшерелүе.
Ә. Харисов үзенең гыйльми максатын билгеләгәндә фәнни терминнарны («уртаклыкның характеры», «аның асылы», «әдәбн күренешләрнең үз сыйфатлары», «аларга тарихи күзлектән «арау.) д.рее билгели. Әмма шуны.ы кызык. ул базарны. беренче- «на һәм ил әһәмиятлегенә — «уртаклыкмын характеры. - «ктмбарны юнәлтми. аны ташлап «аздыра Дареграге, шуны багеаләй икенче нарга - «әдәби ауренешләрнел гийфаты. тешенчхе белән алмаштырып. «.«тыгын «батааунык бердәнбер аргументы, ча әверелдерә һәм «„аллык буенн.н-буена >"■»«< нр.кгак.еыида аа бары шукыа
ике этниканың — татарник да, башкортның да иҗтимагый үсешен, эшчәнлеген аерып, конкрет-тарихи күз алдына китерә алу, боларны якын иткән тарихи хәлләрне политик, социаль-экономик, сыйнфый моментлары белән күрә белү таләп ителә. Монын өчен XVIII гасырнын урталарына кадәрге дәверне, ягъни ретроспектив моментны яхшы белү кирәк. Хәлбуки, бу — Ә. Харисов китабында юк. 40—41 биттәге 20—30 юллы аңлатма идиллия характерында гына, конкрет тарих түгел Автор хәзерге Башкорт- стан туфрагында «адым саен... укый белсән, канлы көрәш, яулар пичәте», дәвер эзләре ята дисә дә (25 бит), конкрет эше, фактлар, документлар белән шул эзләрне күрсәтеп бирә алмаган. «Кыйссан Йосыф» ише Болгар — Казан ягыннан Уралга килгән әдәбият турында сөйләгәндә дә Ә. Харисов үз фикерләрен документ белән дәлилләргә, бу әсәрләрнең башкорт арасында эшләнгән кайсы гасыр күчермәләре булу хакында мәгълүмат бирергә тиеш иде.
«Бохарадан кәрван килә» дигән бүлектә Уралның Урта Азия белән экономнк- культура багланышлары тәфсилле һәм кызыклы итеп тасвирланса да (155—158 бит), бу мөнәсәбәтне алып баручылар башлыча Казан татарлары булуы, Уралда башланып киткән мәгърифәт, әдәбият тормышының да йогынтылы көчләре татарлар булуы бөтенләй диярлек ачылмый кала.
Инде «әдәби күренешләрнең сыйфагы» дигән төшенчәне алыйк. Бу да әдәби-тарихн төшенчә. Гадәттә беренче — тарихи-ижтимагый нигезне таныганнан соң гына әдәби әсәрне эчтәлек һәм форма ягыннан дөрес өйрәнеп була. Теләсә нинди төр танып белү дә тарихи моментны үз эченә алганлыктан, бу ике төшенчә гадәттә бер-берсе белән органик рәвештә багланган. Ягъни төп игътибар әдәби әсәрнең фикерен һәм тел-стилен тануга, тикшерүгә генә юнәлтелгән хәлдә дә — әгәр бу тану алдан уйлап куелган, кайдандыр алынган уйдырма караш өчен мисал эзләү, иллюстрацияләү юлы белән түгел, бәлки фактлар җыелмасын тарихи конкрет, фәнни объектив тикшерү юлы белән хәл ителә торган булса — узеннән-үзе әдәбиятның тарихи-ижтимагый нигезен аңлау ихтыяҗын китереп чыгарыр иде. Шулай итеп, димәк, беренче нокта да игътибардан төшмәс иде. Ә. Харисовның XIX гасырның I яртысындагы Урал төбәгенә карата (текстларның эченә кереп тормыйча гына) бары тик вульгар карашлардан гына чыгуы аны үзеннән-үзе кайсы халыкның иҗтимагый продукты булуы, кемнең үсүенә хезмәт итүе кебек мәсьәләләргә якын да китермәгән. Урал төбәгендәге «әдәбиятның сыйфа- ты»н тану өчен, аны Казан ягы әдәбияты (Г. Утыз Имәни, Г. Курсави, Г. Кандалый һ. б.) белән бәйләнештә карау кирәк иде. Хәер. Урал төбәгендәге әдәбият та бөтен вәкилләре (Исмәгыйл Бикмөхәммәт угылы, Габделмәннан Мөслнмов) һәм бөтен төр әсәрләре белән файдаланылмаган. Башлыча нәзым белән язылган әсәрләргә генә күзәтү ясалган. Әмма аннан, тарих белән исәпләшмичә, еш кына шигърилек таләп итү сизелгәләп китә. Урал төбәгенеке генә булмаган, авторлары да, иҗат ителү вакытлары да бик үк билгеле булмаган аноним поэзия белән мавыгу да төп темадан һәм үзенчәлекле мәсьәләләрдән ерагайта гына. «Илаһи әйләмә мохтаҗ, шу дүрт адәм капусына» (219 бит), «Күңелдән кидәрер өч нәснә кайгу» (226 бит) кебек Г. Утыз Имәни шигырьләренең аноним әсәрләр исәбенә кертелүе, бу әсәрләрнең байтагысының инде күптән бастырылган, фәндә билгеле булуларының исәпкә алынмавында да текстология мәсьәләләренә игътибарсызлык күренә.
Тикшерү ысулындагы кимчелекләрнең нинди аяныч хәлгә китерүен Ә. Харисовның сөземтәләреннән аермачык күрәбез: «XVIII—XIX гасырларда поэзия башкорт җәмгыятенең көзгесе, идеологиянең системалы бер күренеше булып үсү төсен алмаган иде әле. Дөньяви шигырьләр языла, укыла, тыңлана һәм кулъязма рәвештә тарала килгән. Әмма аларның авторлары «шагыйрь» дигән исемне дәгъва итмәгәннәр, билгесез булып кала килгәннәр. Авторларны шигырь язарга дәртләндергән нәрсә дә, күпчелектә, иҗтимагый үсештә үз-үзеңне тою һәм танудан, үзең вәкиле булган башкортларны яки татарларны үз тарихы, үз язмышы белән аерым халык итеп тою һәм шуның белән горурланудан килмәгән. Шуңа күрә шагыйрьләр — исемнәре мәгълүм булмаганнары да, мәгълүм булганнары да — гадәттә гомуми мөселманлык рухында (берәүләр динн
юнәлештә, икенчеләр дөньяви юнәлештә) кешелекнең мәнгелек темаларына - мәхәббәт, әхлак, яшәү һәм үлем мәсьәләләренә багышлап шигырьләр язганнар» (238 бит).
Бу сөземтә Ә. Харисовның үзе тапкан һәм әсәрендә файдаланылган бнк тар даирәле материал — интим һәм дидактик шигырьләр өчен генә дөрес Шулай итеп. XVIII гасырның урталарына хәтле Башкортстанда булган иҗтимагый эчтәлекле әдәбият бөтенләй игътибардан читтә кала. Ә. Харисов бу чорда «Башкортстанда берсен икенчесе алмаштырып, әдәби эстафета каләмен кулдан-кулга тапшыра килгән язучылар булмады» дип (15, 25 26 битләр) катгый хөкем чыгара. Мондый әдәби эстафетаныц һәм «уз язмышы булган халык» итеп тою, көрәш рухы белән сугарылган әдәбиятнын булганлыгы, аның патша түрәләре тарафыннан даими рәвештә эзәрлекләнеп торуы, шуна күрә әсәрләрнен кулъязмалары да аз саклануы яки бөтенләй сакланмавын белер өчен укучыга үзе эзләнеп табарга гына кала (бу хакта без журналның 5 иче санындагы мәкаләдә һәм монысының баштагы бүлегендә азмы-күпме мәгълүмат бирәбез).
Ә. Харисовнын XIX йөз татар-башкорт поэзиясенең идея-тематик даирәсе, сәнгатьчә үзенчәлекләре хакында йомгагы да (378-380 бит) әдәби фактлар җыелмасыннан чыгарыла торган тарихи дөреслеккә туры килми. Авторның элгәреге татар әдәби теленә карашы тагын да сәеррәк. Ул болай яза: «Шикайәтләр «төркичә», соңрак татарча язылган» (37 бит), «һәрбер язма комарткы әдәби тел күренеше була алмый әле. Моның өчен югарылыгына «күтәрелгән», әдәби «иләктән» үткәрелгән булуы шарт. Мәсәлән, татар теленең кулъязма текстлары моннан берничә гасыр элек барлыкка килгән, әмма татарга аңлаешлы татар әдәби телендәге тәүге китаплар XIX гасырның икенче яртысында гына күренә башлый» (34 бит). «Таҗетдин Ялчыголов белән Әбел- мәних Каргали язган әсәрләрнең телләре башкорт та. татар да тиз генә аңламый торган тел, чамадан тыш гарәпләштерелгән «төрки» (40 бит).
Боларның бөтенесендә дә бер фикер үткәрелә: Идел — Урал буе «төрки» теленә хәзерге татар теленең дә, башкорт теленең дә мөнәсәбәте бер үк төрле, тигез икән (янәсе, ул бүгенге көндә икесенә дә— аңлашылмый, «төрки тел» бер нәрсә, «татар теле» исә бөтенләй икенче нәрсә, гүя ки «төрки тел»дән «татар геле»иә эзлекле күчеш булмаган). Монда язма әдәби гелгә үзгәреп, үсеп, баеп тора торган иҗтимагый-та- рихи бер күренеш итеп карау җигмн. Хәлбуки, бу язма тел татар халкының иҗтимагый үсеш ихтыяҗлары нәтиҗәсендә туды. Шундый ук ихтыяҗлар нәтиҗхеидә үсә килде, хәтта аерым шартларда ул бик тә катлауланырга, башка телләр (гарәп, фарсы, төрек, үзбәк) белән мөнәсәбәткә керергә, алар йогынтысына бирелергә мәҗбүр булды. Монысы да тарихи зарурилык, иҗтимагый үсеш ихтыяҗы сәбәпле иде һәм. ниһаять, заманы, шарты килү белән үзенең күп гасырлык үсешенең логик нәтиҗәсен дә бирде: яна сыйфат әверелешенә кереп, халыкның яна иҗтимагый үсеш этабының теленә әверелде — безнең хәзерге татар әдәби теле әнә шундый диалектик үсеш нәтиҗәсе ул. Идел буе «төрки»се — билгеле бер дәвердә татар халкы сөйләшкән телнең лингвистик хасыятьләрен чагылдыра. Әмма ул, культуралашкан, язма әдәби тел буларак, берничә төрле стиль үзенчәлекләре алып, шушы ук халыкның (һәм бары тик аныкының гына') катлаулы иҗтнмагый-тарихи мөнәсәбәтләрен, халыкның иҗтимагый үсеш, ан-белсм дәрәҗәсен дә чагылдыра. Шуның белән ул кннрәк социаль мәгънәгә ия һәм ниндидер анадан тума, бишектәге хәлендә калмаган, һәм бу телнең борынгы хатирәләрен тикшергәндә дә әнә шундый тарихн-иҗтимагый аи белән карый белергә кирәк. Автор менә шушы «төрки тел»гә башкортның да мөнәсәбәте татарныкы шикелле үк булуын, уртаклыкны «исбатлый», һәм шушы телнең XIX гасыр урталарына хәтле Башкортстаи- да да кулланылуын күздә тотып, андагы иҗтимагый функциясенең татарлар белән бәйләнешле булуын инкарь итәргә тырыша һәм татар теленең Башкортстандагы функциясен бары XIX гасыр урталарыннан гына башлый. Китапның буеинан-буеиа бары тик «төрки тел» дигән терминның гына кулланылуы да һичничек тә акланмый. Бу исем билгеле бер халык телен белдерми, бәлки «роман теле», «славян теле» дигән шикелле бер төркем телләр ыругының нәсс.т-нхәп атамасы буларак йөртелгән һәм. башка ыругдан булган телләр (мәсәлән, гарәп, фарсы) белән бутамас өчен, шушы гомуми терминны үз язма телләренә карата үзбәкләр дә. төрекләр дә һәм татарлар да кулланган. Бу мөстәкыйль өч халык, өч регионның язма теле лексик-грамматик нормалары, диалекталь нигезләре белән катгый аерылып торуына карамастан, һэркайсының үзенә генә хас исеме булмау, борынгы заманда, әлбәттә, принципиаль әһәмияткә ия булма-
ган. Әмма хәзерге көндә башкача: фәндә борынгы телнен исемен дә шул телнең иҗатчысы, иясе һәм варисы булган халыкның исеме белән миллиләштереп алу кабул ителгән. Әйтик, XIII—XIX гасыр Идел буе «төрки тел»ен гадәттә фәндә «борынгы татар теле» дип алалар
Китапта Ә. Харисовның әнә шул Идел буе «төрки»се хакында бердәм, төпле фикере юклыгы күренә. Бер урында Идел — Уралның үзенә генә хас язма теле булуы хакында әйтелсә (21 бит), икенче урында Идел — Урал буена язма телнең бары Урта Азиядән генә китерелүе хакында сөйләнә (50 бит). Болар бит бер-берсен юкка чыгара торган ике фикер, һәм фәндә инде аның соңгысының дөрес түгел дип ташланганына да берничә дистә ел гомер үтте.
1905 елга кадәрге татар әдәбиятының тарихи-иҗтимагый мәгънәсе, сәнгатьлелек дәрәҗәсе чамалы гына булуы хакында фикерләр элегрәк тә аз әйтелмәде. Әдәбиятның халык, җәмгыять, замана белән бәйләнмәгәнлеге, «мөселманлык» рухында гына булуы, язма әдәби телнең дә татарның үз иҗаты гына булмыйча, кайдандыр эшләнеп китерелүе, корама гына булуын билгеләү кайчандыр гадәткә кереп киткән иде. һәм мондый нигилистик караш, төрле объектив тарихи-иҗтимагый һәм субъектив сәбәпләр аркасында, аклана да иде. Әле ул вакытта чын мирас тарих тузаны астына күмелгән хәлдә ята иде. Шуңа күрә татар әдәбияты һәм әдәбият белеменең зур авторитетларының (Г. Тукай, Җ. Вәлиди, Г. Сәгъди, Г. Рәхим һ. б.) әсәрләрендә дә инде бүгенге көн өчен әһәмиятен югалткан, тарихи дөреслеккә туры килми торган кайбер ялгыш фикерләр булуы безне дә бер дә гаҗәпсендерми. Ә. Харисов исә үз китабында еш кына аларнын менә шундый бүгенге көн өчен искергән фикерләрен файдалана, аларның әсәрләреннән өзекләр китереп, үз карашын үткәрер, куәтләр өчен бер чара, дәлил итә (мисал өчен 21—22, 29 битләрдә Г. Тукай фикерләрен ничек аңлау һәм аңлатуны карагыз). Мирасны тану һәм халыкка кайтаруда зур уңышлар дәвере булган соңгы 10 ел өчендә чыккан хезмәтләр тиешенчә файдаланылмаган.
Ә. Харисовның 1905 елга кадәрге татар поэзиясенә һәм татар әдәби теленә карашының дөрес түгеллеге инде безнең матбугатта азмы-күпме тәнкыйть ителде19 20. Әйе, мондый төпле, дәлилле тәнкыйтьләр дә бик кирәк һәм алда һәр мәсьәлә буенча тагын да тәфсиллерәкләре булыр дип өмет итәбез. Әмма бу китапка икенче төрлерәк; авторның тикшеренү методларындагы кимчелекләр, аның мәгълүм концепцияләрне нинди алымнар белән иллюстрацияләве ягыннан тәнкыйть күп өлеш кызыклырак һәм файдалырак булачак.
Вульгар концепциянең нинди арсеналдан алынуы ягыннан бигрәк тә, мәсәлән, XIX гасырның I яртысындагы Казан тагар китапчылыгына күзәтү кызыклы (205— 206 бит). Ә. Харисов бу китапларның «иң зур өлеше кешене дин сөреме белән исәң- герәтүгә, аны дөньядан биздерүгә исәп тоткан», — дип нәтиҗә ясый (205 бит). Безне, нәтиҗәдән бигрәк, бу хәлнең сәбәпләрен ничек аңлату кызыксындыра. Ә. Харисов моның ике төрле сәбәбен ачып бирә: беренчесе — татар байлары һәм руханиларының «грамотасыз халыкны эксплуатацияләү һәм башын каңгырату өчен басма сүздән намуссыз файдаланучылар» булуы. Ә. Харисов бу хөкемне Казан китапчылыгына күзәтү характерындагы мәкалә белән чыккан профессор В. Д. Смирновтан ала. Аннан берничә цитата китерә һәм азакта «бик дөрес әйткән» дип үз бәясен кушып куя. Икенчесе — татарлар арасында «кулъязма китап кына — чын китап ул» дигән караш булуы, басма китапка кырын караулары, аннан йөз чөерүләре, һәм, шул сәбәпле, күп кенә әсәрләрнең бары тик кулъязма хәлендә генә йөрүләре, басмага үтмәүләре (199, 205 бит). Бу фикер дә В. Д. Смирновтан алынган.
Татар китапчылары арасында чын-чынлап үз халкын дөньяви, заманача мәгърифәтле итәргә тырышучылар аз булмаган. Әмма аларга 50—60 ел буе башлыча дини китаплар гына бастырып ятырга туры килгән икән, без моны татар китапчыларының
19 Бу турыда тәфсиллерәк мәгълүматны түбәндәге хезмәтләрдән алырга мөмкин: Хорезми. Мухаббатнаме. Мәскәү. 1961. Ә. Нәҗип язган сүз башы. 7—10 һәм 16—21 битләр; Н. А. Баскаков. Тюркские языки. Мәскәү. 1960 ел. 160—161 битләр; Ә. Нәҗип. Татар әдәбиятының һәм әдәби теленең кайбер онытылган язма истәлекләре турында. «Совет әдәбияты» журналы. 1957 ел. 12 сан. 87 бит. Шул ук елгы 4 сан. 94—95 битләр.
20 Шакир Абилов. Борынгы татар әдәбиятын өйрәнүнең өлгергән проблемалары. «Казан утлары» журналы. 1966 ел. 6 сан. 136—137 битләр. Хатип Госман. Татар поэзиясе тарихында Тукайның урыны. Шунда ук, 1966 ел. 10 сан. 112—123 битләр.
сыйнфый максатлары белән генә түгел, бәлки алар өстеннән хакимлек итеп торган, йогынтылырак көч булган патша монархиясе тәртипләре, аның катгый цензурасы белән аңлатабыз. Димәк, әлеге ике сәбәп тә нигезле түгел. Әйтелгән сүзнең мәгънәсендә әйтүчесенен иҗтимагый йезе чагылу мәгълүм бер хәл. Әлеге сүзләрне әйтүче
B. Д. Смирнов кем сон ул? Петербург университетының Квнчыгыш факультетында Теркин тарихы һәм әдәбияты буенча профессор. Төркн халыкларның телләрен, әдәбиятын, тормышын гыйльми нечкәлек белән белүен ул Петербург цензура комитетында татар китабы буенча цензор булып торганда тулысынча файдаланган, деньяви эчтәлекле, заманы ечен әһәмиятле бер генә иҗтимагый фнкерне дә үткәрмәгән, сөзеп, кызыл белән сызып торган. Ш. Мәрҗани, Р Фәхретдин, Ф Халиди, Т. Яхин кебек татар авторларының китаплары да бу язмыштан читтә калмаган '. 20—30 ел буе татарча китап өлкәсендәге алга омтылышлы фикерләрне буып ятучы В. Д. Смирновка Казан татар китапчылыгына <фәннн> күзәтү-очерк язып чыгу нн өчен кирәк булган соң? Рус җәмәгатьчелегендә татарлар хакында ялгыш фикер тудыру, патша хөкүмәтеннән һәм аның цензурасыннан гаепне төшереп, бөтенесен бары бичара татар китапчыларына гына аударып калдыру өчен эшләнгән бу. Аның цензор буларак эшчәнлеге милли-колониаль изүне мөһим бер өлкәдә практик гамәлгә ашыруы булса, «фәнни очерк» белән чыгуы исә әнә шул изүгә теория юлы белән хезмәт итү була. Бу очерк чын, академик фән белән бернинди уртаклыгы булмаган официоз, апологетик «фәннең» сыйнфый асылын һәм фальсификация методларын өйрәнү өчен генә әһәмиятле.
Ә. Харнсов менә шушындый типтагы берничә автордан өземтәләр алып файдалана да, «бик дөрес әйткән», «без моңа кушылабыз» дип үзенең мөнәсәбәтен белдереп куя (мисал өчен карагыз: проф. М. В. Флорннскийдан файдалану. 28 бит; татар халкының музыкага, имештер, сәләтсез булуы хакындагы уйдырма караш тарафдары
C. Г. Рыбаков фикерләрен файдалану, 58 бит).
Дөрес, Ә. Харисов китабында кызыклы һәм әһәмиятле генә сәхифәләр дә юк түгел. Бу бигрәк тә татар гыйльми мирасындагы кайбер казанышлардан файдалана белүдә күренә. Мәсәлән, Мәрҗани һәм Фәхретдин әдәбиятны мәгърифәт йортлары — мәдрәсәләр белән бәйләнештә карыйлар иде. Ә. Харнсов та мәдрәсәләр тарихына кагыла, мәдрәсәдәге кулъязма китапчылыкка киң туктала. Р. Фәхретдиннең «Асар»ын- дагы фактлар нигезендә ул бик кызыклы очерклар язган. Гәрчә анын күзәтүләре сай, өстән-өстән генә булса да, әлегә мондыйларының да булмаганлыгын искә алганда, әһәмияте юк түгел. Күренекле әдип, публицист, тарихчы һәм фикер иясе Р. Фәхретдин мирасын тәкъдир итү буенча да Харнсовның эше игътибарга лаеклы.
Татар гыйльми мирасыннан иҗади рәвештә файдалана белү китапның икенче бер моментында да ачык күренә. Бу — татар халкы арасында Урта һәм Кече Азиядән алып кайтылган, әмма тора-бара үзебезнеке шикелле булып үзләшеп киткән төркн әдәбият әсәрләренә мөнәсәбәт мәсьәләсе. Боларны татар халкы вәкилләре иҗат итмәгән, әмма аерым тарихи-иҗгимагый шартларда читтән үзләштерү һәм сайлап алу үзе генә дә бер иҗат төсен алырга, читтән кергән әсәрләр билгеле бер дәвернең әдәби зәвыгын, фикер дәрәҗәсен чагылдыра торган, халык тарихының аерылгысыз бер элементына әверелгән бер байлык тәшкил игәргә мөмкин. Заманында Г. Ибраһн- мов та бу мәсьәләгә мөнәсәбәтен белдереп, болай дигән иде: «Дәхи бар башка туфракта туып та үз әдәби малыбыз кабиленнән’ булып киткән әсәрләр. Боларның бер груһы’- Рабгузи. Бакыргани. Ясәви кебек - чыгытайдан •. бер груһы - «Мөхәммәдия», «Сәед-Баттал» кебек - госманлылардан1 безгә керде Болар бездә гаммәнең» кыйммәтле җан азыгы - үзләшкән әсәрләр булганга, әлбәттә шул вакытның тарихын тулы белү өчен безлә өйрәнелергә, дәреслеккә керергә, әдәбият тарихыбызда кайдан килүләре әйтелеп тикшерелергә тиешләр» («Безнең юл» журналы. 1922 ел. 2 сан. 44—45 битләр). Әдәбиятыбыз тарихын шушы принцип буенча беренче тикшерү-
• Груһ — төркем
• Ч ы гыт а й — борынгы узбәк теле.
• Госманлы — төрекләр.
• Гаммә — масса.
• Бу турыдагы фактларны кара Н И Лоба^"^ем'НА27 ffK-K кулъязмаларының тасвирламасы V чыгарылыш Казаге I960 ы. 21, 40-41. би, о. о» битләр; Шул ук. X чыгарылыш Казан 19Ъ2 м. 22, 4J— Р
’ Кабиленнән — категориясеннән.
челәр Гали Рәхим һәм Газиз Гобәйдуллин булды. Алар бу стабиль репертуардагы әсәрләргә генетик
классификация ясап, һәр әсәргә аерым-аерым характеристика бирделәр Шунысын да әйтеп китик,
соңгы елларда бу принцип башка тугандаш халыкларның әдәбият тарихы фәнендә дә кулланыла.
Мәсәлән, үзбәк галимнәре үзләренең әдәби мирас хәзинәсенә атаклы әзербәйжан шагыйре Фөзулины
да кертәләр’. Димәк, Ә. Харисов китабының «Классик Көнчыгыштан кергән әдәби комарткылар» дип
аталган бүлеге безгә әдәби мирасның кызыклы бер почмагына якты төшерә.
Әмма мондый бер-ике уңай сыйфат кына Ә. Харисов китабының тулаем кимчелеген каплап кала
алмый. Ул татар телендәге Урал әдәбиятының специфик күренешләрен тикшерүдә дә рациональ
тәҗрибә бирми, тагын да зуррак, киңрәк гомуми- леккә — гомумтатар әдәби мирасына карашы да
тамырыннан ялгыш булып тора.
Шуның белән Ә. Харнсов башкорт халкының да әдәби үткәнен бозып күрсәтә һәм, нәтнжәдә,
башкорт укучысы тарихи дөреслекне танудан мәхрүм хәлдә кала. Ижтимагый йөзе ниндидер абстракт
«мөселман», «төрки» нтеп кенә тәкъдим ителгән әдәби мирасны башкорт укучысының үзенеке итеп
кабул итмәве һәм мондый китапның чыгуына ризасызлык белдерүе мөмкин.
Мирасны фәнни хәл итүнең икенче яклап та әһәмияте бар. Уралдагы язма әдәбият мирасына
мөнәсәбәт ул китапханә яисә архив тузаны кунып беткән, гасырлар буе хәрәкәтсез яткан, иясе
билгесез борынгы кулъязмаларга мөнәсәбәт кенә түгел. Бу — әнә шуларның төп ижатчысы, иясе һәм
варисы булган, бабалары нжат иткән рухи байлыкны саклап һәм үстереп килә торган татар халкына
да мөнәсәбәт. Анын өчен мираста «өлеш билгеләү» мәсьәләсе гормый, чөнки ул моны инде күптән
эшләгән, аны чын-чынлап фәнчә тикшерү эшенә дә моннан йөз ел элек үк тотынып, эзлекле рәвештә
аны танып, бәяләп, үзенең үсеше өчен кирәк күләмдә файдаланып килә. Гасырлар буе Уралда гомер
сөреп килгән, бүгенге көндә дә шунда яши торган татарлар бу төбәктә иҗат ителгән әдәби хәзинәнең
тере варислары булып торалар. 1959 елгы халык исәбе алу мәгълүматлары буенча, Башкортстанда
768,6 мең татар яши — бу БАССРдагы бөтен халыкның 23%ын тәшкил итә. Шуның өстенә 348,7 мен
башкорт, ягъни башкортларның гомуми санының 35% ы туган теле итеп татар телен исәпли һәм татар
телендәге әдәбиятны үз туган әдәбияты итеп күрә3. Әлеге әдәби мирасның ижтимагый йөзен дөрес
аңлатмау, бозып тәкъдим итү, бертуган, игезәк ике халыкның бер-берсенә мөнәсәбәтләренә ялгыш
тон бирүе мөмкин, туганлык, дуслыкка файда итмәве мөмкин. Шагыйрь әйтмешли, «Өфе белән Казан
арасы — ике дус кул сузган арасы» гына бер жирдә мирасны өйрәнүдә Башкортстан белән Татарстан
арасында ике төрлелек булырга тиеш түгел, киресенчә, уртак мирасны чын-чынлап уртаклашып
өйрәнергә тиешбез.
Җыеп кына әйткәндә, татар мәгърифәтен, әдәбиятын төбәкләр буенча конкрет тарихи өйрәнүнең
гаять зур фәнни әһәмияте бар. Мондый тикшеренүләрне төпле нигезгә кую өчен эшлисе эшләр күп:
Ш. Мәржани, Р. Фәхретдин, Г. Ибраһимовлар- ның гыйльми мирасын ижадн рәвештә файдаланырга,
билгесез яткан язма истәлекләр исәбенә чыганаклар базасын киңәйтергә, баетырга, тикшеренүләрне
төрле яклап, күпкырлы итеп алып барырга кирәк. Киләчәктә эшләнәчәк мондый хезмәтләр гомум -
татар әдәби мирасын тануга жнтдн өлеш булып керерләр дип ышанасы килә.