Логотип Казан Утлары
Публицистика

Линейка-рецензент


Г ”ер пинейча сызымнар тикшерә. Лекало
эшенә рецензия язып бирә: — Кәкре дә
бөкре итеп сызгансыз Һәм шуның белән
эшне бозгансыз. Сызымнарны кабат карап
чыгыгыз, Сызыкларыгызны туры сызыгыз.
ин хатынның кушканнарын
Үтәп киләм һәрчак тегәл.
«Дәшмә миңа!» —дип акырды Киңәшемә каршы бер мәл.
Ул дәшсә дә, дәшмим хәзер. Тиздән инде атна тула, Дәшәр идем
(исәп тә бар). Хатын сузен бозу була.
Чәч турында такмаклар
(Эстрада өчен)
Ц
1 эчнең була үргәннәре, Була үрмәгәннәре.
— Таракны көн дә күргәне. Бер дә күрмәгәннәре.
— Чәчнең була сорылары Һәм була каралары.
— Чүмәлә күк өйгәннәре (Соңгы мода алары).
— Чәчнең юлларын ачалар:
Турысын һәм кыегын.
— Кайберләре салындыра Баштан «бия койрыгы»н.
— Озын толымлы чәчләр бар.
Бусы — үрә торганы,
— Очрап куя юк-барга да Бик тиз үрә торганы.
— Чәчләр чәчкә бәйләнәләр. Очынабыз бусына.
— Кайчак теене нык булмый. Борчылабыз шунысына.
Бергә: — Теләгәнчә чәч йертегез,
Ирек һәрбер иптәшкә, Тик мәхәббәт учагының Көле кунмасын
чәчкә.