Логотип Казан Утлары
Публицистика

КУЛЪЯЗМА МИРАСЫБЫЗНЫҢ КАЙБЕР МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ


инди кулъязмаларны татар халкынын язма мирасы дип карый алабыз? Аларныц
үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? Кулъязма мирасыбызның күпме өлеше безнең көннәргә
кадәр килеп җиткән? Язма әсәрләрне туплау, саклау һәм өйрәнү өлкәсендә нәрсәләр
эшләнгән, ниләр эшлисебез бар?.. Бу мәкаләдә шул сорауларның кайберләренә генә булса да
тукталып үтәсе, җавап табасы килә. Кайберләренә генә дибез. Чөнки кулъязма мирасыбызга
караган мәсьәләләр бик күп. Аларны санап кына чыгу өчен дә озак вакыт, күп урын кирәк булыр
иде. Сүзне кулъязма әсәрләрнең ничек саклану мәсьәләсеннән башлыйк.
Билгеле булганча, инде XI—XIII йөзләрдә үк Болгар дәүләте Европадагы иң алдынгы илләрдән
саналган. Биредә мәһабәт сарайлар төзегәннәр. Европада беренче буларак чуен койганнар.
Болгарда мәктәп-мәдрәсәләр булган, сынлы сәнгать осталары, галимнәр, шагыйрьләр яшәгән,
кулъязма китаплар язылган. Әмма Болгар галимнәре Ногманның <Болгар тарихы», Борһанетднн
Болгариның медицина буенча язган хезмәте, Сәмәркандинең «Әдәб»е, башка әдип һәм галимнәрнең
кулъязмалары түгел, хәтта күчермәләре дә безгә килеп җитмәгән. Ярый әле: кайбер Болгар
галимнәренең исемнәре һәм аерым хезмәтләре гарәп сәяхәтчеләре тарафыннан теркәлеп калган.
Югыйсә аларны да белмәгән булыр идек '. Аксак Тимер. Болгар шәһәрен алгач, үзенә хезмәт итүдән
баш тарткан өчен генә 36 галимне үтерткән г. Аңа хезмәт итәргә ризалык биргәннәре дә аз
булмагандыр...
Ни өчен соң Болгар мәдәнияте, болгар китаплары безнең көннәргә хәтле килеп җитмәгән?
Моны кайбер кешеләр шул чорларда булып торган сугышлар, янгыннар белән аңлаталар.
Дөрес, янгыннар, сугышлар аркасында да бик күп язма мирас мәңгегә юкка чыккан. Ләкин бу
рәвешле генә аңлату тулы булмас иде. Төп сәбәп — язманың материалында. Безнең бабаларыбыз
IX йөздә үк язу өчен күбрәк кәгазь кулланганнар. Кәгазьнең гомере исә бнк чикле. Агачтан ясалган
кәгазь 100 елга түзә, чүпрәк-мамык- тан ясалганы — 400—500 ел. Болгар чорындагы кулъязма
китапларның уттан-судан имин калганнары да җитәрлек булгандыр. Аларның язмышы кәгазь
гомеренә бәйле. Әнә бит төрки руник язмалар шактый күп сакланган25. Моннан 1500 еллар элек
язылганнары да безнен көннәргә хәтле килеп җиткән. Чөнки таш кыялардагы руник язмаларны
вакыт та, табигать стихиясе дә җимерә, юкка чыгара алмаган. Нык материалдагы язмалар Болгар
дәүләте чорыннан да байтак калган. Мәсәлән, кабер ташлары, металлдан, сөяктән ясалган бизәнү
әйберләрендәге, алтын-көмеш акчалардагы язмалар. Шундый ук истәлекләрнең Казан ханлыгы
дәверенә караганнары да, XVII—XVIII йөзләрдән сакланып кал>аннары да күп кенә.
1 Д. А. Хвольсон. Известия о хазарах, буртасах, булгарах, мадьярах, славянах и руссах... Спб.
Рус телендә. 1869 ел. 87 бит.
2 Материалы по истории Татарии. Вып. 1. Рус телендә. Казан. 1948 ел. 208 бит.
3 С. Е. Малов. Памятники древнетюркской письменности. Рус телендә. 195! ел. 451 бит; С. Е.
Малов Енисейская письменность тюрков. Рус телендә. 1952 ел. 116 бит; И А. Батманов и А. Г Кунаа.
Памятники древнетюркской письменности. Рус телендә. Кызыл. 1962—1965; Г. Рәхим һәм Г. Газиз.
Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар җыю юлында бер тәҗрибә. Казан. 1923 ел. 175 бит; X.
Курбатов. Идел буе болгарларында гарәп язуына кадәр булган алфавит. «Совет әдәбияты»
журналы. 1957 ел. 10 сан. 112—117 битләр: ДА. И Артамонов. Надписи на баклажанах
Новочеркасского музея и на камнях Маяцкого городища. «Сов. археология», т. XIX. 1954 ел Рус
телендә. 266—268 битләр.
ли
Н
Язма мирасыбызның кәгазьдәге өлеше ничек сакланган, күпмесе безнең көннәргә килеп
җиткән? Әлегә бу сорауга тулы җавап биреп булмый. Моның өчен, илебез китапханәләрендә
сакланган меңнәрчә әсәрләрне өйрәнү-тикшерүдән тыш, чит илләр26 27 дә1е барлык шәрык
кулъязмалары белән танышып чыгу, шуның өстенә халык кулында сакланып калган
кулъязмаларны белү кирәк булыр иде.
Болгар китаплары сакланып калмасалар да, ул чорда иҗат ителгән әсәрләрнең кайбер
күчермәләре әле дә исәннәр. «Кыйссам Посыф», «Кисек баш», «Бәдәвам» кебек әсәрләр шул чордан
калган. Болар янына, Бакырганинын «Ахырзаман китабы», Рабгузиның «Кыйссаи әнбия»се, Әхмәд
Ясәвинең «Хнкмәтләр»е кебек, болгар-татарлар арасында киң таралган аерым әсәрләрне китереп
кушарга мөмкин.
Алтын Урда чоры татар әдәбияты истәлекләреннән дә безнең көннәргә хәтле сак ланып
калганнары бар. «Нәһҗел фәрадис», «Гөлстан бит төрки», Котбинең «Хөсрәү вә Ширинке, Хисам
Кәтибнең «Җөм-җөмә солтан*ы, Хәрәзмннын «Мәхәббәтнамә»се шундыйлардан '. Татарстан дәүләт
музеенда 1532 елда, ягъни моннан 436 ел элек, язылган Сәхип Гәрәй хан ярлыгы саклана. 1964 елда
Пермь өлкәсендә шагыйрь Мөхәммәдьярның «Нуры сыдур» исемле поэмасының күчерелмәсе
табылды. Ул 1600 елда, моннан 368 ел элек күчерелгән. Казан ханлыгы чорыннан Хисаметдин
Мөслнмн- нең «Тәварихи Болгари», XVII йөз галиме Кадыйр Галннен «Жәмигъ әт-тәварнх» исемле
хезмәтләренең күчермәләре, шагыйрь Утыз Имәни әсәрләре, XVIII—XIX йөзләрдә язылган күп санлы
кулъязмалар сакланып калган. Исән калган язма мирасыбыз әдәби һәм тарихи әсәрләр белән генә
чикләнми, әлбәттә. Алар арасында халык авыз иҗагы әсәрләре, сүзлекләр, календарьлар,
шәҗәрәләр, сәяхәтнамәләр, мединнна, математика, ботаника, космогония, формаль логика,
астрономия, фәлсәфә, сәнгать тарихы, поэтика, этика буенча язылган хезмәтләрнең күчермәләре
күп. Шулай ук дини эчтә- леклеләре, пәйгамбәрләр тарихына караганнары да җитәрлек.
Татар кулъязмаларының күпчелеге, һичшиксез, илебез китапханәләрендә саклана. Казан
университеты китапханәсендә генә дә аларның саны 12 мең чамасы. Ленинград университеты, Азия
һәм Африка халыклары институтының Ленинград бүлеге китапханәләрендә дә татар кулъязмалары
шактый күп тупланган. Мирасыбызның бер өлеше Уфа, Саратов, Ташкент, Одесса, Киев, Харьков,
Львов, Ереван, Алма-Ата. Дүшәнбе, Вильнюс, Кишинев китапханәләренең шәрык кулъязмалары
бүлегендә очрый. Алар чит ил китапханәләрендә дә байтак. Австрия фәннәр академиясе,
Голландиянең Ленднн университеты, Англиянең Британия музее китапханәләрендә, Венгрия,
Польша, Франция. Төркня һәм Румыниядә татар кулъязмалары саклануы турында матбугат
битләрендә хәбәрләр басылды. Татар кулъязмаларының башка илләр китапханәләре һәм архив-
ларында да булуы билгеле. Мирасыбызның байтак өлеше, мәсәлән, Чехословакия'', Италия',
Кыгай', Болгария , АКШ °, Швеция', Бельгия", Финляндия’ һәм башка илләрнен китапханәләрендә,
бу илләрдәге кайбер ориенталистларнын шәхси фондларында сакланып килә. Бу исемлекне дәвам
итәргә мемкнн булыр иде. Ләкин китерелгән кадәресе дә кулъязмаларыбызның күп булуын һәм киң
таралуын расларга житә кебек.
‘ Э. Наджнп. Кипчакско огу зский литературный язык мавлюкского Египта XIV века.
Автореферат. Рус телендә. Мәскәү. 1965 ел. 38—39 битләр.
27 Arabishe, lOrkische und perslshe Handschriften der Universitatsbibllothek In Bratislava.
Bratislava, 1961. 550 S.
Илебез китапханәләрендә татар кулъязмаларының ничек туплануын артык анла- тып торунын
кирәге юк. Алар, нигездә. Россия галимнәре, татар халкынын үз вәкил ләре тарафыннан жыеп
тапшырылганнар. Чит илләргә исә алар терле юллар белән таралган. Бер өлешен IX—XVIII йөзләрдә
Европа илләренә күчеп киткән болгарлар, кыпчаклар үзләре белән алып чыкканнар дип карарга
мөмкин. Кыпчаклар арасында миссионерлык эше алып барган чиркәү әһелләре, төрле сәбәпләр
белән Россиягә килеп чыккан чит нл сәяхәтчеләре, биредә яшәгән әсирләр дә көнчыгыш
кулъязмалары белән кызыксынганнар Польшадагы татар кулъязмаларынын бер өлеше, мәсәлән,
Россиядә сөргендә булган поляклар тарафыннан алып кайтылганг.
Кулъязма китапларның теле мәсьәләсе бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Ә бу, үз чиратында,
шактый күңелсез хәлләргә дә кнтергәли. Шәрык халыклары, шул исәптән болгарлар да. алдынгы
гарәп культурасы, аның графикасын үзләштереп, кабул итеп кенә калмаганнар, телен дә бик әйбәт
өйрәнгән булганнар 28 29 30. Гарәп теле шәрыкнын «латины» саналган. Татарның элек барлык диярлек
фәнни, дини әсәрләре шул телдә язылган. Соңга таба поэзия өлкәсендә фарсы теле дә киң
кулланыла башлый. Шуңа күрә татар кулъязмалары арасында фарсы, бигрәк тә гарәп телендә
язылганнары аерата күп очрый.
Буржуаз орненталнстлар язма әсәрнең кайсы халыкныкы булуын анын теленә карап кына
билгеләделәр һәм билгеләп киләләр. Кызганычка каршы, бу формаль теориягә иярүчеләр совет
ориенталистлары арасында да күренгәлн. Моннан берничә ел элек СССР Фәннәр академиясе
«Персидские и таджикские рукописи института народов Азии Академии наук СССР» исемле бер
хезмәт чыгарды. Биредә Институтның Ленинград бүлегендә сакланучы фарсы телендәге
кулъязмаларының тасвирламасы басылган. Исеменнән үк күренгәнчә, андагы кулъязмаларның
барысы да тажик һәм фарсы халыкларының язма мирасы итеп бирелгән. Хәлбуки, тасвирламага
кергән 4680 кулъязманың 568 данәсе татарлар тарафыннан язылган яки күчерелгән, алар- ның
шәхси китапханәләреннән жыеп алынган. Аларны Идел буе татарлары арасыннан И. Готвальд, X.
Френ, А. Казембек, В. Акчурин, М. Зарипов, А. Самойлович һәм башка кешеләр, төрле вакытларда
жыеп алып, Фәннәр академиясенә тапшырган. Шундый ук хәлне әлеге Институтның башка
хезмәтләрендә дә очратып була. «Каталог арабских рукописей института народов Азин» сериясе
белән чыгарыла торган кулъязмалар тасвирламасының беренче һәм икенче чыгарылышларында
татарлар31 тарафыннан язылган, алар арасыннан жыйнап алынган матур әдәбият, география
буенча хезмәтләр, сәяхәтнамәләр дә, гарәп телендә язылган булуларыннан чыгып кына, гарәп
әдәби мирасы дип аталган32 33!
Әгәр кулъязмаларның хужасын билгеләүдә мондый формаль теориягә таянып эш итә
башласак, Казан университетының фәнни китапханәсендә сакланучы гарәп, фарсы телләрендәге
8000 гә якын язмаларның барысын да гарәп, фарсы халыклары мирасы дип карарга тиеш булабыз
түгелме соң? Бу теориянең тагын бер зыяны шунда: мондый караш халкыбызның гарәп, фарсы
телләрендә язылган мирасына салкын карауга,
28 С. К Булнч. Очерки истории языкознания в России. Т. 1. Спб. Рус телендә. 1904 ел.
202 бит.
29 J. D. Pearson. Oriental and Asian bibliography. London. 1966, pp. 69—85.
30 922 елда Багдад хәлифәтенен илчесе Болгарга килгәч. Алмаз хан бу илче алып килгән хатны
тәржемәсез укый. (П. Савельев. Мухамеданская нумизматика в отношении к России. Спб. Рус
телендә. 1847 ел. 21 бит.)
31 А Б. Халидов. Вып. 1. Художественная литература. Рус телендә. 1962 ел;
А. И. Михайлова. Вып. 2. Географические рукописи. Рус телендә. 1961 ел.
33 Дөрес, барлык галимнәр дә мондый жиңел, объектив ук булмаган алымнар белән эш
итмиләр, билгеле. Әйтик, шул ук институт галиме А. М. Мугинов үзенең «Описание уйгурских
рукописей института народов Азии» дигән китабында борынгы төрки, уйгур, гарәп, фарсы, татар
телләрендәге кулъязмаларның тасвирламасын китергән һәм аларны уйгур язма мирасы дип атаган.
Ни өчен? Чөнки алар барысы да уйгурлар арасыннан жыелган. алар тарафыннан язылган яки
күчереп алынган һәм уйгур халкына хезмәт иткән.
культура тарихыбызны ярлыландыруга, аларны тиешенчә өйрәнмәүгә китерә. Татар әдәбияты
тарихында бары тик терки телләрдә язылган кулъязмаларны гына өйрәнүнең теп сәбәбе менә
шушыннан килә дә инде.
Татар кулъязмаларының теле гаять катлаулы. Күреп үткәнчә, алариын күбесе 1арәп, фарсы
телләрендә язылган. Хәтта кайбер <татарча> язылганнарынын да татарчалыгын, С. Кукляшев
әйтмешли, жөмлә ахырында очраучы ярдәмче фигыльләрдән генә билгеләп була. Әйтик, әсәрнен
авторы Урта Азиядә укыган булса, ул күбрәк чыгытай, Анатолиядә укыган булса — госманлы
элементларын куллана. Хәтта Казан губернасының кайсы мәдрәсәсендә тәрбияләнүенә карап та
авторларнын телләре бер берсеннән нык аерылган. Шуна күрә кулъязмаларыбызның тел
чуарлыгын һәрвакыт истә тотарга кирәк. Аерым әсәрләрнен теге яки бу телдә язылуларыннан,
госманлы яки чыгтай телләренә якын булуларыннан чыгып кына бу безнен кулъязма түгел дип
мөһер сугарга ярамый.
Язма мирасыбызны барлаганда, татар кулъязмаларына гына хас башка үзенчәлек ләр дә искә
алынырга тиеш. Беренчедән, күп очракларда татар кулъязмаларынын исеме күрсәтелмәгән була.
Шуннан чыгып, бер үк әсәрне төрле исемнәр белән йертү очраклары күренә. Кол Галинен әдәбият
тарихында шактый кнн вйрәнелгән «Иосыф кыйссасы» да төрле вариантларда язылып йөри:
«Йосыф китабы». «Йосыф кыйссасы» һ. б. Икенчедән, татар кулъязмаларында еш кына әсәрнен
авторы, язылу елы һәм урыны күрсәтелми. Авторы күрсәтелгән очракларда да. исеменә карап кына
анын кайсы халык вәкиле булуын һәрвакыт дөрес билгеләп булмый. Билгеле булганча, борынгы
заманнарда ук татарлар арасыннан чит илләргә барып укучылар, сәяхәтчеләр шактый булган.
Биографияләрендәге шушы моментларны күрсәтү өчен, алар исем- фамилияләренә үзләре укыган,
сәяхәттә булган шәһәрләр, илләрнен исемнәрен дә кушып йөрткәннәр. Татар авторлары
арасындагы Хәрәзми, Бохараи, Дагстани. Сәмар- каиди, Багдади, Мисыри, Һинди, Дәһләви кебек
фамилияләр әнә шуннан килә.
Кулъязма мирасыбыз турында сөйләгәндә, аны туплау, саклау, шулай ук өйрәнү турында да
бер-нке сүз әйтми үтү мөмкин түгел. Яхшымы, яманмы. — бу өлкәдә элекке чорларда шактый зур
эш башкарылган. Күп кулъязмалар китапханәләргә тупланган Моның өчен рәхмәттән башка сүз юк.
Сокгы елларда Казан университеты тарафыннан оештырылган археография экспедициясе, шулай
ук универентетнын фольклор, диалектология экспедицияләре Рязань, Пермь. Оренбург. Астрахань,
Ульяновск. Горький өлкәләрендә, Чувашстаи һәм Башкортстанда яшәүче татарлар арасында
сакланган йөзләгән кулъязмаларны табып алып кайтты. Бу эш белән СССР Фәннәр академиясе
Казан тел, әдәбият һәм тарих ннститутынын диалектология, фольклор һәм этнография
экспедицияләре дә шөгыльләнә башлады. Ләкин университет та, институт та бу эш белән
системалы рәвештә шөгыльләнә алмыйлар. Хәтта алар кулъязмалар жыю эшен кнн күләмдә, актив
алып барсалар да. илебезнең һәм Европа, һәм Азия өлешләрендә шактый киң таралган татар
авылларын айкап чыгу өчен дистәләгән еллар кирәк булыр иде. Гарәп язуын укырлык буын бетеп
бара. Шунлыктан бу графика белән язылган кулъязма китапларның кадере дә шактый кимеде. Ә бу.
үз чиратында, халык кулында сакланып калган кулъязмаларның тизрәк югалуына китерә. Шуның
өчен дә кулъязма мирасыбызны туплау актуаль мәсьәләгә әйләнде. Аларны саклап калу өчен
җәмәгатьчелекнең актив ярдәме кирәк. Бу эштә халык белән ин якын элемтәдә яшәүче авыл
интеллигенциясе, бигрәк тә укытучылар, зур ярдәм күрсәтә алалар.
Мирасны жыю кем эше?—дип сораулары бар. Бу барыбызның да намус эше. Ләкин, ничек
кенә булмасын, анын оештыручысы, бер үзәге булырга тиеш. Җитәкче булу, оештыру Казан тел,
әдәбият һәм тарих институты җилкәсенә төшәргә тиештер, билгеле.
Хәзер басма китап заманы. Ләкин бүгенге көндә дә кулъязма әсәрләр туып тора
Язучыларыбыз. галимнәребезнен кулъязмаларын җыйнарга хәзер үк керешсәк, начар булмас иде.
Дөрес, Тел. әдәбият һәм тарих институты бу өлкәдә шактый зур эш алып бара. Ләкин барысын да
эшлн дисәк, бик үк дөрес булмас. Хәзерге көнгә хәтле Г. Тукай. Ф Әмирхан. Г. Ибраһимов. М Фәйзи.
М. Җәлил кебек классикларыбызны^ кулъязмалары, алар ижатына бәйле материалларның бер
өлеше әле һаман да аерым кулларда сакланып килә.
Дәүләт һәм фән учреждениеләренә тупланган байлыкның саклану мәсьәләсенә дә игътибарны
арттырырга кирәк кебек. Дөрес, Казан университеты китапханәсендәге кулъязмалар тулысынча
документаль каталогларга кертелгәннәр, аерым папкаларга салынып, тимер ишекләр ясалган
бүлмәләрдә, шкаф эчләрендә сакланалар. Ләкин кәгазь гомере бик чикле бит. Шуның өчен
кулъязмаларның борынгыларының, кәгазьләре картанганнарының фото-микрокопияләрен
ясатырга, кәгазьләрен химик юллар белән ныгытып, реставрацияләп, оригиналларының гомерен
озайту эшенә керешергә кирәк. Ә бу юнәлештә бездә бер нәрсә дә эшләнми диярлек.
Татарстан дәүләт музеенда сакланучы кулъязмаларыбызның язмышы аеруча борчый.
Саклану шартлары тиешле таләпләргә җавап бирми. Биредә кулъязмаларның бер өлеше хәтта
дәүләт учетына да кертелмәгән. Аерым кулъязмаларның югалу очраклары да билгеле.
Кулъязмаларыбызның тасвирламаларын басып чыгару да көн тәртибенә баскан
мәсьәләләрнең берсе. 1950 елларның уртасында Казан университеты, бу эшкә шактый актив
керешеп, анда сакланучы 12 меңләп кулъязманың 500 енең тасвирламаларын да чыгарган иде.
Ләкин шуннан соң бу китапханәнең безне яна тасвирламалар белән куандырганы юк. Ә бит инде
безгә Казаннан тыш сакланучы кулъязмаларыбызның тасвирламаларын да хәзерләргә вакыт
җитте. Мондый тасвирламаларсыз мирасыбызны белү, тиешенчә өйрәнү, шулай ук әдәбият,
культура һәм халкыбызның тарихын тирән яктырту авыр булачак.
Биредә язма мирасыбызның тарихи, теоретик, практик мәсьәләләренең бәхәсле
моментларына да кагылып үтелде. Мәкаләнең төп максаты да шул: мона хәтле күләгәдә калып
килгән кулъязма мирас мәсьәләләрен, бу өлкәдә яшәп килүче бәхәсле моментларны,
җитешсезлекләрне күрсәтү иде. Кулъязма китапларның язма ысуллары, стильләре, сәнгатьчә
бизәлеше, аларның язылу, җыелу тарихлары кебек специфик сораулар биредә каралмады. Алары
турында палеографлар, сәнгать белгечләре үз фикерләрен әйтерләр.
Кулъязма мирасыбыз — халкыбызның байлыгы, культурабызның хәзинәсе, энҗеләре. Аларга
булган карашны үзгәртәсе иде.