Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨЛҮ—ҮТКЕН КОРАЛ


Г| иһаять, татар азучыларының сатира һәм
юмор әсәрләре аерым китап булып басылып
чыкты. Шундый бер китапның кирәклеге
хакында сүэ күптән бара иде. Әмма җыентыкта
сатирабыз тарихы, калу һәм аның теориясе, һич
югында бүгенге татар сатирасының торышы ту-
рында гына булса да кыскача кереш мәкалә
урнаштырылмаган. Аның хәтта нинди максат
белән чыгарылуы турында да берни дә
әйтелмәгән. Кирәк иде.
Җыентыкта тупланган әсәрләр белән тонышып
чыккач, тазүчеләр алдыма шактый кыен бурыч
куелганлыгын чамаларга мемкин. Аңа терпе
чорда иҗат иткән 66 авторның 137 исемдәге
сатира-юмор әсәре һәм халык мәзәкләре
урнаштырылган. Авторлар, күрәсең, татар
сатира тарихыннан үрнәк әсәрләр сайлап аерым
китап чыгарырга теләгәннәр. Димәк, бу җыентык
сатира-юмор әдәбиятыбызның якты кеэгесе.
эталоны булырга тиеш иде. Чынлыкта исә
мәсьәләнең бу ягы башка- чарак хәл нылынган.
Җыентыкны доньяга
1 Юмор һәм сатира. Казан. 1966 ел.
чыгаручылар «һәр автордан ике-оч әсәр
булсын» дигән принциптан чыгып эш иткәннәр
кебек. Шуның нәтиҗәсе буларак, сатира һәм
юмор олкәсендә әле тәҗрибә генә ясаучы
авторларга да киң урын бирелгән. Ш. Бабич
кебек колү осталары ның әсәрләре исә
ботеиләй читтә калган. Җыелган материалны
чорларга бүлеп урнаштыру. жанрлар ягыннан
классификация ләү мәсьәләләренә игътибар
бирү дә файдалы булыр иде. Ләкин бу эш тә
эшләнмәгән.
Инде тупланган кадәресенең идея-те- матик
ягына, аерым әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеш
дәрәҗәсенә күз салыйк. Социаль-политик сатира
үрнәкләре ботеиләй читтә калган, тормыш-
кенкүреш мәсьәләләренә багышланган сатира-
юмор әсәрләренә җиңелче мәзәк дип карау
тенденциясе сизелеп тора Бездә еш кына колү
тешенчәсен сатира белән алмаштыралар.
сатираны тәнкыйтькә якынлаштыралар.
Тәнкыйть сүэе исә -чыбыркылау». «кеидерүгә»
дә кайтып кам. Ләкин сәнгатьчә оста
эшләнгәндә, кәшә newДимәк,
ноленә торган объектның иҗтимагый
зыянына карап, авторлар көлүнең терле
төсмерләрен кулланалар икән. Шул ноктадан торып
якын килгәндә, бездә эш ничегрәк тора соң!
Әйткәнебезчә, татар әдәбиятындагы социал-
политик сатира үр- нәкләре бу китапка аз кертелгән:
Г. Тукайның «Китмибезме, М. Гафуриның «Сахибе
кәрамәте», һ. Такташның «Нәни разбойнигы».
Октябрь революциясеннән соңгы чордан социаль-
политик сатира әсәрләре бөтенләй юк. Кайберәүләр
бу мәсьәләгә карата да икеләнү белдерәләрдер,
бәлки. Янәсе, социализм әдәбиятында андый
сатирага җирлек бармы икән!.. Хәлбуки, җир
йозендә сыйныфлар көрәше — социаль-политик
көрәш дәвам итә. Бөтендөнья күләмендәге
прогрессив көчләрнең реакцион көчләргә каршы
көрәшендә Советлар иленең тоткан урыны һәм ул
керешнең экономика, идеология өлкәсендә төрле
формаларда баруы ачык бер хакыйкать. Бу исә
социаль-политик сатирага эш әле күп булуы
турында сөйли. Алай гына да түгел, дөньяның һәр
почмагында халыкларның капитал коллыгыннан
котыла баруы, аларның социаль казанышлары һәм
шул юлдагы көрәшләре — эпохабызның иң
характерлы үзенчәлеге. Сизгер һәм тәҗрибәле
авторлар заманыбызның бу җитди һәм актуаль
мәсьәләләренә үзләренең әсәрләрен
багышлаганнар. Мисал өчен бу китапка керми
калган берничә әсәргә игътибар итик. Ш.
Мөдәрриснең «Янки базары яхут яңадан-яңа
Кисекбаш», «Дагессонның көндәлеге», «Ревизор»,
«Сыңар колак вакыйгасы» һәм Ә. Исхакның «Мещан
базары яхут киселгән тел», «Татар бае ниләр күрми
яхут Кабан күле тиз кибәрме», «Колонизатор зары»
кебек әсәрләре әнә шундыйлар. Күрәсез, бөтен-
дөнья куләмендәге конфликтларны иңләгән
социаль-политик сатира үрнәкләре бездә дә бар
икән. Һәм алар монда саналган әсәрләр белән генә
дә чикләнмиләр.
Китапта дингә каршы язылган сатира әсәрләреннән
матур гына үрнәкләр бар. Ф. Әмирханның «Хәзрәт
үгетләргә килде», Г. Газизнең «Чалбар», Ш.
Камалның «Сәмруг кош», И. Рәмиевнең «Сәбитский
намаз», X. Туфанның «Козырь туз», Ә. Исхакның
«Динсез дүртюллыклар». Ф. Хөснинең «Бал мичкәсе
бушады» кебек әсәрләрен күрсәтергә мөмкин.
Җыентыкка кергән әсәрләрнең иң күбесе — тормыш-
көнкүреш темаларына караган сатира-юмор
үрнәкләре. Алар
хологиясен белеп, этика, эстетика законча-
лыкларым тоеп язылганда гына сатира- юмор
әсәрләре укучының таләпчән зәвыгын
канәгатьләндерә ала. Шул шартлар үтәлмәгән икән,
тема актуальлеге дә, форма яңалыгы да келү
әсәрен уңышсызлык- тан коткара алмый. Көлдерми
торган әсәрләрне без бу җыентыктан да байтак таба
алабыз. Мисалга Б. Рәхмәтнең «Кен дә иртәгә», Ә.
Ерикәйнең «Исе китми», Г. Латыйпның «Кешесенә
карата» кебек шигырьләрен күрсәтергә мөмкин.
Колу әсәренең кече, билгеле, авторның келә
белүендә. Ә нәрсә соң ул колу! Келү ничек, кайчан
барлыкка килә! Аның нинди закончалыклары бар!
Атаклы рус тәнкыйтьчеләре һәм сатириклары келү
белән келү арасында зур аерма күргәннәр һәм ике
терле келү яшәвен күрсәткәннәр. Аның берсен алар
буш, мәгънәсез көлү дип атыйлар, ә икенчесен,
нигезендә искелек белән яңалыкның диалектик
көрәше яткан комик каршылыклысын, югары келү
дип йөртәләр. Сатираның да, юморның да һәм
башка көлү төсмерләренең дә нигезендә көлке
каршылык ята, аларның барсында да теге яки бу
дәрәҗәдә искелекнең яңалыкка каршы көрәше
гәүдәләнә. Искелекнең мәгънәсез каршылыгы
безнең күңелдә үзенчәлекле эмоциональ тәнкыйть
формасы — көлү уята. Монысы барлык көлү
әсәрләренең дә нигезендә яткан уртак сыйфат. Ә
соң сатира белән юморның аермасы нидә!
Билгеле, сатира белән юмор арасына кискен чик
сызу җиңеп эш түгел. Монда бер яктан икенче якка
дәвамлы күчеш процессы бара. Шулай да, сатира
һәм юмор әсәрләре турында сүз барганда,
күренекле әдәбият галиме Ю. Б. Борееның
түбәндәге фикерләре белән килешми булмый:
«Сатира, — ди ул, — алдынгы политик, эстетик һәм
әхлакый идеалларга туры килмәүче һәрнәрсәне
аяусыз фаш итүче, аларның тулысынча тормышка
ашу юлында торучы һәрнәрсәдән нәфрәтле көлү.
Сатира көленә торган күренешне тулысынча инкарь
итә һәм аңа ул күренештән читтә торучы идеалны
каршы куя. Юмор исә үз обьектында идеалга туры
килерлек кайбер уңай якларны күрми кала алмый».1
1 Ю. Б. Борев. Основные эстетические категории.
Рус телендә. Мәскәү. 1960 ел. 243 бит.
саранлык, ваклык, икейөзлелек, мин-минлек,
азгынлык, әшнәлек, бюрократлык, ялагайлык,
битарафлык, кирелек, күз буяу, куркаклык һәм
башка шундый тискәре күренешләрне фаш итүгә
багышланганнар. Мондый әсәрләр арасында
«Сәмигулла абзый» (Ф. Әмирхан), «Исерек» (Г.
Газиз), «Язмаган ризык» (Ә. Фәйзи), «Сәдака» (М.
Әмир), «Әзер хикәя» (Ә. Еники), «Гөлкамал апа
чәй эчерә...» (Г. Галиев), «Тактика» (А. Расих),
«Мин ничек өлкән инженер булдым» (С.
Сабиров], «Бүләк» |А. Гый- ләҗев) кебек
үзенчәлекле кыска хикәяләр бар. Шул ук вакытта
тормыш- көнкүреш мәсьәләләренә багышланган
са- тира-юмор әсәрләре арасына ялгыш кер-
телгән хикәяләр дә күзгә ташлана. Г. Бә-
шировның «Мыек Шәмсетдин», Г. Мин- сиийның
«Четерекле сорау», К. Фәсәхов- ның «Уртач
Сайфуллин», X. Сарьянның «Хәерсез» кебек
әсәрләренә игътибар итегез. Сүз аларның
яхшылыгы, начарлыгы яки сәнгатьчә эшләнеш
дәрәҗәләре турында бармый. Хикмәт аларның
көлү әсәре булу-булмввында. Без беләбез: ха-
лык тапкыр, зирәк, мәзәкчән ул. Аның бу
сыйфаты, һичшиксез, төрле жанр әсәрләрендә
чагылал Әмма тукымасында көлү элементы
очраган һәр әсәр сатнра- юмор әсәре булып
бетми. Көлү әсәрләренең специфик үзенчәлеге,
аларга куела торган махсус таләпләр бар. Шуңа
күрә югврыда исемнәре саналган әсәрләрнең
кайберләрен без тукымаларында көлү элементы
чагылып киткән гади хикәяләр дип. ә
икенчеләрен уңышсыз көлү үрнәкләре дип
бәяләү ягында торабыз. Тормыш-көнкүреш
мәсьәләләренә багышланган әсәрләрдә тема
бертөрлелеге һәм кабатлаулар нык сизела.
Шушы бер китапта җиде әсәр исерек кеше, унбер
хикәя һәм шигырь көлке хәлгә калган гашыйклар,
алты әсәр иркә бала, унөч әсәр уңайсыз хәлгә
калган карт кешеләр турында. Билгеле, алар
арасында бик әйбәтләре дә бар. Теманы төрле
алымнар ярдәмендә чишәргә омтылу да үзен
нык сиздерә. Әмма ике су тамчысыдай бер-
берсенә ошаганнары да байтак. Бу исә ав-
торларыбызның бер телгә кергән җитешсезлек
тирәсендә таптану, вакланулары турында сөйли.
*■ Бу мәкаләдә без укучы игътибарын күбрәк
китапның һәм аңа кергән әсәрләрен җитешсез
якларына юнәлтүне кирәк таптык. Моның уз
сәбәпләре бар. Сати- ра-юмор әдәбиятыбыз
күптәннән аксап, өстерәлебрәк килә.
Партиябезнең XX һәм XXII съездларыннан соң
сатира күге болытлардан арынды, жанрга киң
мөмкинлекләр ачылды? Эмма татар язучылары
бу юлдан һаман да кыюсыз атлыйлар, көлүнең
мөмкинлекләренә, көченә икеләнеп, шикләнеп
карау бетеп җиткәне юк. Татарстан китап
нәшрияты чыгарган әлегв китапта да шул нәрсә
күзгә ташлана.
Әмма ни генә булмасын, җыентыкның чыгуын
сатира һәм юмор файдасына зур бер эш дип
санарга кирәк. Бу матур баш- лангыч киләчәктә
дәвам ителер, татар әдәбияты тарихыннан төрле
характердагы һәм төрло чор сатира-юмор
әсәрләре сайланып, көлү үрнәкләренең яңа,
фундаменталь җыентыклары тезелер дип
ышанасы килә
Н. ХАНЗАФАРОВ.