Логотип Казан Утлары
Хикәя

КИЧКЕ ДОГА


лдан ук әйтеп керешәм әзрәге хикәя, әзрәге очерк булыр моның. Ничек кенә дисәм дә, мин аны әйтергә тиеш, әйтмичә калдыра алмыйм Шунсыз ул минем күңелемдә йөри, бүтән яңарак нәрсәләргә урын бирми.
1966 нчы елның жәй башында булса кирәк, сабан туйларында катнашу өчен, без—дүрт татар язучысы — Мамадыш районына киттек. Сабан туе булгач — сабан туе йоласын китерделәр, башкалар кыланганны ук кыландылар, арттырып жибәрү дә булмады, калышмадылар да. Минем сөйләргә жыенганым шул тантананың бер көне.
Әйе. бер көнне безне шушы районның Олыяз авылына алып ниттеләр Анда ул көнне Ватан сугышында һәлак булган корбаннар шәрәфенә истәлек-обелиск ачылырга тиеш иде. Киттек. Алай-болай сүз әйтергә кирәк булса дип, арадан беребез речь тә әзерләде. Дөресен әйтергә кирәк, бәйрәм күтәренкелеге белән бергә үк күңелдә моңсулык хисе дә кузгалган — һәйкәл ничек кенә шәп булмасын, кешеләр үзләре исән калып, монда, безнең белән бергә сабан туе ясап йөрсәләр, әлбәттә, күңеллерәк булган булыр иде.
Күрше авыллардан да күп килгәннәр, Казан кунаклары да житәр- лек, районның җитәкче хезмәткәрләре дә шунда — халык бик ишле, авыл уртасындагы мәйдан көнбагыш кыры кебек тирбәлеп тора иде һәйкәл әлегә япма астында, әмма күзләр инде анда, җыелган халык тавышсыз-тынсыз гына күзәтә, көтә, кайдадыр трибуна артында оркестрантларның әллә нитә бер трубаларын кычкыртып куйганнары гына ишетелгәләп куя иде.
Менә кызыл материя җәелгән президиум өстәле янына колхозның могтәбәр кешеләре, район агайлары, кунаклардан берничәсе чыгып утырды Менә шул көнне генә өр-яңа нарат тактадан корыштырган һәм яныннан бер өзлексез чаер исе аңкып торган трибунага формадан киенгән, күкрәкләре сугыш орденнары белән тулган военком меиеп басты. Җыелган .халык бер чайкалып кунды һәм шулар арасында — ачылачак һәйкәл әйләнәсен, койма өсләрен, автобус кузовларын тутырган, агач ботакларына менеп кунаклаган күп санлы кешеләр арасыннан минем күзем кечерәк кенә гәүдәле, чуар шәльяулыклы бер әбигә төште Бу хәтле күп халык арасыннан нишләп нәкъ ул әбине «тотып алганымны» мин хәзер аңлата да алмыйм, ул вакытта сорасалар, ул вакытта да аңлата алмаган булыр идем. Бәлки, шул ч\ар шәльяулыгы аркасындадыр, әллә, халык арасында уңайсыз кысылып, ничек булса да күбрәкне ишетеп-күреп калырга тырышып, шул ук вакытта, татар хатын-кызларына хас кыюсызлык белән, ничек тә яны беләнрәк, авызын томалабрак басып торхы игътибарымны җәлеп ит-теме?— Белмим, белмим...
Хәер, ул вакытта бик алай нечкәртеп торырга ирек тә бирмәделәр, военкомның мнгингны ачык дип игълан итүе булды, мәйданны яңгыратып оркестр уйнап җибәрде
... Военком сүзен дәвам итте, аның әйтә торган сүзе бетмәгән булган икән һәм ул аны әйтә дә белде. Бәлки, бу шыгрым тулы мәйданга
А
кычкырыбрак, бугазны киеребрәк әйтергә кирәк булгандыр. Чал чәчле карт сугышчы, сугышта үзен ничек тотканлыгын күкрәгендәге орденнары күрсәтеп тора, бәлки, бугазны киеребрәк кычкырырга бу очракта аның хакы да булгандыр, ләкин юк, кычкырмады Гади генә итеп башлады, моннан егерме биш ел элек кузгалып, безнең жиребез өстеннән гөрселдәп узган ул дәһшәтле вакыйганың — сугыш дигән зилзиләнең безнең халкыбызга китергән зарарларын искә төшерде. Ләкин озак- озак санап тормады, инде безнең ул яралардан котыла баруыбызны әйтте һәм шунда, көтелмәгән хәл, ораторыбызның тавышы кинәт сынып куйды...
— Ләкин бер вакытта да, бер вакытта да онытылмаслык һәм онытырга ярамый да торган, онытырга бирми дә торган яралар да бар, иптәшләр,—диде ул, тавышының йомшара төшкәнен мөмкин чаклы сиздермәскә тырышып. Ул инде мәйданга түгел, үзенә үзе сөйләгән кебек сөйли башлаган иде, — бу мәңге төзәлмәс яра: безнең сугышта башларын салган коралдаш дусларыбыз.
Нәкъ шул минутта, нилектәндер, мин тагы әлеге чуар шәльяулыклы әбигә күз төшердем. Аның баягы кыюсызлыгы беткән, ничектер ал- гарак калкып чыккан, ахры, русча сөйләгәнне бик үк аңлап та житми иде булса кирәк, янәшәсендә басып торучыларның әле берсенә, әле икенчесенә борыла, күрәсең, «нәрсә әйтте?», «нәрсә диде?» кебек сораулар бирә-бирә, үтә кызыксынып сораштыра иде. Мин анардан шактый ук читтә, аннары тагы күп кеше жыелган жирдә гөжләү дә бар, әбинең күршеләреннән нәрсәне ул хәтле жентекләп сорашканлыгын мин, әлбәттә, ишетмәдем, ләкин чамаладым: аның военком сөйләгәннәрдән ничек тә күбрәкне белеп, аңлап каласы килә иде булса кирәк.
Аннары һәйкәл өстеннән япманы төшерделәр. Алдыбызда өскә таба очлаеп калыккан һәм иң очына кызыл йолдыз беркетелгән конус рәвешендәге зур һәйкәл-обелиск басып калды. Ян-якларына жемелдәгән алтын хәрефләр белән, шушы тирә авыллардан китеп, сугыш кырларында башларын салган геройларның исемлеге язылган һәм, дөресен әйтергә кирәк, кечкенә-кечкенә генә авыллар өчен шактый зур иде бу исемлек. Шунда артымда басып торучы ике кешенең пышылдашып сөйләшкәне колагыма чалынып калды:
— Аның йолдызы төнлә янып торырга тиеш, — диде берсе.
— Ник төнлә генә? Гүпчи янып торырга тиеш ул, — дип, тегесенә каршы төште икенчесе.
Ярым хәрби төстә, хәрби оркестр яңгыравы астында башланып киткән бу һәйкәл ачу тантанасы, ничектер үзеннән-үзе диярлек, колхозның гадәттәге эшләре белән ялганып китте. Трибунада военкомны колхоз председателе алыштырды. Колхозның язгы чәчүдәге уңышлары, алдынгы кешеләре турында сүз китте. Ә бераздан алдынгыларны, берәм-берәм президиум өстәле каршына чакырып чыгарып, бүләкли дә башладылар. Бу турыда алдан сөйләшенү булгандырмы, юктырмы, әмма шунысы бик гыйбрәтле булды: үлгәннәрне олылау өчен дип район үзәгеннән китерелгән оркестр, ничектер бик табигый рәвештә, тереләрне олылау эшенә кушылып китте — бүләккә исеме аталган һәр кешене туш уйнап каршы ала. туш уйнап озатып кала башлады.
Бүләкләнүчеләр күп булды. Бригадирлар, гади колхозчылар, ферма кешеләре, балта осталары, механизаторлар — хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, эшләренә карата барысына да өлеш чыкты. Яшьләре дә, картлары да бар. Бер дә назландырып тормыйлар тагы үзләре, председатель әйтә тора, тегеләр оркестр уйнаганга тыз-тыз басып һәм күкрәкне мич капкачыдай киереп, президиум өстәле каршына чыга торалар .
Тик бер кеше генә эшне чак-чак боза язды. Колхоз председателенең:
— Язгы чәчү вакытында, кыр станында безнең тракторчыларыбыз- ны һич тоткарлыксыз тәмле-тәмле ашлар пешереп сыйлап торганы өчен өлкән колхозчыбыз сөекле Мәрвибану апа Хәйретдинова бер күлмәклек штапель белән бүләкләнә, килеп ал. Мәрви апа. — дип игълан итүе булды, оркестр яңгыратып уйнап жибәрде, ләкин... Мәрви апа чыкмады. Ул арада халык төркеме эчендә ыгы-зыгы купты, шау-шу китте, председательнең тагып бер әйтүе дә файда итмәде. Игътибар беләнрәк карасам, халык төркеме эченнән әлеге теге чуар шәлъяулык- лы апаны чыгарырга маташалар, Мәрвибану Хәиретдинова дигәннәре шул, имеш. Дөресен әйтергә кирәк, беразга әллә ничегрәк булып калды бу тантана. Оркестр уйнап тора бер якта Председатель хәтле председатель, беләгенә штапель төргәге салып, басып көтеп тора икенче якта. Мәрви апабызны эткәли-төрткәли президиум өстәле каршына чыгарырга маташалар өченче якта... Ә Мәрви апабыз, яулык почмагы белән авызын каплый биреп, кирегә таба тартылыпмы-тартыла.
— Әнә Гыйльминур чыгып алсын алайса. — диде ул, ахырда кызына ишарәләп, һәм колхоз председателенә, тавышы житкәнчә кычкырып әйтте—рәхмәтне соңыннан... өенә кереп әйтермен. Фәрди улым. Бу кадәр халык алдына чыгып, ямьсезлегемне күрсәтеп йөрисем юк, ошамаганны...
Тантананы башлагандагы киеренке рәсмилек болай да йомшый төшкән иде инде, Мәрви карчыкның бүләк алырга чыкмый тартышуы, аның тирәсендәгеләрнең төрлечә кыстап, эткәләп-төрткәләп әбине ничек тә президиум алдына чыгарырга маташулары жыелган халыкны бер мәл бөтенләй бушатып, гадәти хәленә кайтарды. Төрле яктан чыш- пыш сөйләшү, Мәрви карчыкның карышып азаплануын төрлечә юрау китте. Берәүләр моны әбинең мокытлыгы, иске тормыш калдыгы булуы дип аңлатсалар, икенчеләре, моның нәкъ киресен әйтеп. Мәрвине яклыйлар, аның башка вакытта да шулай балалар кебек тартынучан булуын, күзгә чәчрәп керергә яратмавын әйтеп үтәргә ашыгалар иде. Председатель Фәрди дә, бу икенчеләргә кушылып, мәсьәләне тизрәк уен-көлкегә әйләндерергә тырышты булса кирәк, колхоздашларына әйтүдән дә бигрәк, безгә —килгән кунакларга — аңлаткан бер төс белән:
— Шундый инде ул безнең Мәрви апа. фермада эшләгәндә бер чакны шулай сарык бүләк итеп тә, ник бирдек дигән көнгә төштек Элек алмыйча, алгач, бүләк сарык итенә кунакка чакырып теңкәгә тиде, — дип көлдерергә маташты.
һәм гомумән бер мәл иркенләп, тел шартлатып, уен-көлке сөйләшеп алдылар. Шушы ара —буш ара дигәндәй, безнең арттагы берничә яшь-жилкенчәк тагын обелиск башындагы кызыл йолдызга менеп кунаклагандай иттеләр:
— Беләсеңме, нәрсәдән ясалган ул йолдыз? —дип мәсьәләне китереп куйды берсе.
— Рубин. — диде икенчесе, озак баш ватып тормыйча.
— Рубин, капчыгыңны киң тот. Рубинның нәрсә икәнлеген белмисең алайса син. — дип чәчрәп чыкты өченчесе.
Бераз тынлыктан соң, арадан берсе, бәхәскә урын калдырмаска теләгәндәй, өзеп:
— Кремль башнясындагы йолдыз да шундый, сельхозвыставкага барганда Кремльгә ике мәртәбә кердем.— дип, яхшы ук яңгыратып, ярып салды.
Әллә бу «Кремльгә ике мәртәбә кергән» егетнең авторитетлы сүзе шулай бик үтемле булды, әллә үз авылларында үз геройларына куйган һәйкәлнең йолдызын Кремль йолдызына тиңләү егетләрнең кәефенә куш килде, шуннан соң аларның бәхәсе артык ишетелмәде.
Ләкин, дөресен әйтим, мин үзем бу мәсьәлә турында, балалар ке-* бек. кайта-кайта уйландым: чынлап та. нәрсәдән икән соң бу көндез дә болай. кызарып, янып тора торган йолдыз? Чын рубиннан дисәк... Күпме хәзер алар, андый һәйкәлләр, безнең авылларыбызда, поселокларыбызда. шәһәрләребездә! Аларның барысына да кайдан чын рубин житкермәк кирәк?
Моның хикмәтен мин соңыннан, шул көнне кичен, кеше аягы басылгач таптым. Дөресрәге, тапкандай булдым.
Сабан туе уңае белән филармония артистлары да килеп чыккан иде бу авылга Кичен клубта аларның концерты булды, халык яратып тыңлады. Аннары яшьләр клуб сәхнәсе белән рәттән, ләкин тышкы якта, такта җәеп эшләнгән ачык мәйданчыкта парлап уйнап торган баян көенә тәмам гарык булганчы биеделәр. «Ай-Һай ла, тузан туздырасыз!» дип эч пошырып торучы булмады, тузган тузан һавага оча барды. Кайсы туры юлдан туп-туры өенә, кайсылары өйгә кайтканчы кайбер кыйшык тыкрыкларда тукталып үбешә-үбешә. ниһаять, яшьләр дә таралышып беттеләр. Кыек-кыек басып чыгучы һәм капкадан чыгуга хужанын күңеле булсын өчен (янәсе, вәт сыйлады!), тавышы булса-булмаса. Сарман» көенә бер кычкырып жибәрүче кунаклар да инде күзгә чалынмый башлаган иде. Авыл төнен күзәтеп, ялгыз башым аргы очлардан урап кайтышлый, мин тагы, үзем дә рәтләп сизмәстән, көндез кешеләр белән кайнап торган үзәк мәйданга, әлеге теге геройлар истәлегенә ачылган һәйкәл^обелиск янына килеп туктадым. Аның очындагы әлеге кызыл йолдыз, нурын як-якка тигез генә сибеп, тын гына янып тора. Эчендәге лампочкага ут кабызганлыктан һәм, бәлки, әйләнә-тирәдәге кирәкле-кирәксез шау-шу басылганга күрәдер, бу төнге сәгатьләрдә ул, нур чәчү белән бер үк вакытта, ничектер, чак- чак кына моңсулык та чәчә кебек иде.
Нилектән икәнен аерып кына әйтә алмыйм, бәлки, көндезге ыгы- зыгыда рәтләп күздән кичерергә өлгермәгән исемлекне ай яктысында иркенләп күздән кичерү һәм. гын калып, бер уйлану өчендер, мин, һәйкәл тирәли куйган рәшәткәне үтеп, эчкә кер мәкче булдым.
Ләкин икенче берәү миңа караганда алданрак өлгергән иде инде. Күргәч, аптырабрак калдым, һәйкәлнең төбенә үк килеп җиргә тезләнгән бер хатын-кыз (башта мин аның тирбәлеп торган җилкәсен генә күрдем,) кулларын авыз каршына ук китереп куйган да бик бирелеп догага чумган һәм аның бу хәер-догасы очсыз-кырыйсыз дәвам итәдер кебек күренә иде. Мин, әлбәттә, тизрәк һәм мөмкин чаклы сиздермәскә тырышып, китү ягын карадым. Ләкин кеше дигәнең шундый догалы минутларда да гел кеше булып кала икән, бераз киткәч, кире борылып, рәшәткәнең каршы ягыннан изге теләкләргә чумган ул хатынга янә күз төшермичә булдыра алмадым. Ул — минем көндезге танышым: биргән бүләкне алмыйча тартышкан әлеге Мәрвибану карчык булып чыкты. «Күрәсең, аның да кеме булса да берәр якыны калгандыр .. Көндезге шау-шу белән генә күңеле булмаган, күрәсең», дип уйлап кайттым мин. Кеше күзеннән яшерелеп укылган шул төнге дога мине гаҗәеп бер ачышка китерде: «Тукта әле. егет, тукта. — дидем мин үзем белән үзем сөйләшеп, — шушы яшерен догалардан, анай карчыкларның догаларыннан, яшьләй тол калган китек күңелле ха-тыннарның кешегә күрсәтмичә түккән күз яшьләреннән янып тормыймы ул йолдызлар? һәйкәл башларындагы йолдызлар?»
Болай уйлау айнык реализм белән бик үк сыешып җитмидер, әлбәттә. Ләкин, нишләмәк кирәк, мин әнә шулай уйладым ул минутларда һәм шулай уйлау мина рәхәтлек биргән кебек булды.
Октябрь. 1967,