Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЙБЕР ИСТӘЛЕКЛӘР


Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңүе татар әдәбияты мәйданына яңа яшь талантларны китерде. Һади Такташ. Нәкый Исәнбәт, Муса Жәлил, Гадел Кутуй, Хәсән Туфан кебек язучылар әнә шул вакытта күтәрелде. Алар арасында Мәхмүт Максуд та бар иде. Аның да бөтен тормышы, бөтен әдәби эш- чәнлеге, бу юлдагы барлык хезмәте Бөек Октябрь җиңешләре, коммунизм өчен барган бөек көрәш белән бәйләнгән иде.
Язучының шәхси архивында аның автобиографиясе сакланган. Гөлсем ханым Максутова-Җиһаншина бу кыйммәтле документны журналга тапшырды. Без аның түбәндә тулы текстын урнаштырабыз.
фиясеиэ алып кердем. Көлделәрме, юкмы, хәтерләмим, «Ак юл»га барырга куштылар. Ял көне иде бугай, миңа беренче әсәремне редакциягә тапшырмыйча, Кибәхуҗа- га кайтып китәргә туры килде.
Әтием, бер әсәремдә әйтелүенчә, «аз һәм үз сүзле, эре һәм кире табигатьле» кеше иде. Ләкин мин кайчакта бераз хәйләгә бирелә идем. Мәсәлән, бервакыт минем яңачарак киенәсем килде. Әти, мин озын җиңле камзул тектерергә уйлаган идем, нишлим икән? — дидем. Ярый, бик яхшы, — диде әти. Ул үзе кыска җиңле камзул кия иде. озын җиңленө бик хуп күрде бугай? Шулай итеп мин беркөнне тегүчедән (безнең авыл — тегүчеләр авылы иде) менә дигән тужурка киеп кайттым. Әти ачуланмады, әмма көлгәнен дә хәтерләмим.
Мәсьәлә тужуркада түгел иде. белемле кеше буласы килә иде. Моны әтигә әйтү мөмкин түгел. Фәннең кайсысыдыр кешене дәһри ясый, ди ул. Хисаптырмы, җэгърәфия- дерме, тарихтырмы, — анысын белмим, — дип өсти. Билгеле, ул минем җәдитчә укуыма риза булачак түгел.
Мин өйдән качып китү уена килдем. 1914 елда җәй көне Оренбургка Хөсәения мәдрәсәсенә китәргә җыендым. Ләкин шул вакыт башланган беренче бөтендөнья сугышы минем планнарымны җимерде.
Кышкар мәдрәсәсендә яз көне, белмим ни сәбәпледер, һәр елны бер-ике ай буе Фарсиз уку гадәте бар иде. Ягъни без үлгән кешенең малын бүләргә өйрәнә идек, 1915 елның язында мин әтигә Фарсизны яхшы белүемне сөйләп. Казанга китеп русча укырга рөхсәт алдым. Аңа кадәр дә бер-ике ел үзлегемнән. Һади Максудиның «Рус- стап» дигән дәреслеге буенча укыган идем. Шулай ук Кышкарда русско-татарская школа да бар иде. Мин Габдулла учительгә бераз укырга йөрдемме, әллә йөрү теләге бик көчле булганга күрә, «йөрдем»гә әйләнеп хәтердә калганмы, ачык әйтә ал-мыйм. һәрхәлдә, мәдрәсәнең үзендә үземнән өлкәнрәк шәкерт Әтнә Абдулдан русча өйрәнгәнемне хәтерлим. Аның үзенең белүе ни дәрәҗәдә булгандыр, һәм ул минө нинди дәреслекләр буенча укыткандыр, анысын әйтә алмыйм.
1915 елның язында мин Казанда (расход күплеге сәбәпледер) бер-ике айдан артык укымадым. Яңадан авылыбызга кайттым. Ләкин шул елны мин гаҗәп зур бер җиңүгә ирештем. Әти мине Арчадагы ике класслы рус-татар мәктәбенә укырга җибәрде. Дөнья белеме турында әтинең фикере һич тә үзгәрмәгән иде, ләкин мәсьәлә менә нәрсәдә: шунда ике еллык мәктәп бетерсәң, муллалыкка указ алу өчен русчадан имтихан бирәсе калмый. Эше бетеп торсын дип уйлады әти, ул мәктәптә мулла малайлары байтак кына укый иде. һәм учитель Ибраһим абый эшнө үзе өчен дә, укучылар өчен дә җайлы итеп юлга салган иде: без аңа аена икешәр сум өстәмә акча түлибез, шуның бәрабәренә ул ике классны бер кыш эчендә тәмам иттерә, ягъни мәктәпне тәмам итү турында яз көне, әлбәттә, кәгазь бирә. Указ алу турында түгел, белем алу турында уйлаганга күрә мин бик яхшы укыдым. Пушкин, Лермонтов. Толстой әсәрләрен эләк тәрҗемәдә генә укысам, хәзер инде рус телендә укыл ләззәт ала башладым. Яз көне имтихан комиссиясендә Арчаның бик зур ак сакаллы врачы катнашты. Миңа мактау кәгазе бирделәр һәм минем өчен бик кадерле бүләк — Тургеневның «Записки охотника» исемле әсәрен бирделәр Шуңа күрәдер инде, Тургенев минем иң яраткан язучыларымның берсе булды, әле дә шулай.
Арчадан майда кайтканмындыр. Июньдә инде мин өйдән китәргә җыендым. Урманга утынга барганда күзгә чыбык бәрелгән иде. Арчага, врачка баруны тиеш таптым. Арча базарына баручы яшь крестьян Низами белән сүз куештык. Өйдәгеләргә күрсәтмичә, аңа бер төен әйбер илтеп куйдым. Матур таң беленер алдыннан без юлга чыктык.
Шул китү минем туган өй белән бәхилләшүем булды. Табигый, мин Арчада врачка күренеп йөрмәдем. Малмыж ягына сәфәр иттем. Конфет алып кайтырга дип әни миңа акча биреп җибәргән иде, ул мескен мине көткән, конфет көтеп чәон дә бик озак эчми торган.
Мин кайтмадым, киттем. Балтачка хәтле атта бардым. Тугым төяген арбада биектә тугым эченә утырып бару бик күңелле булды. Аннары күршедәге Сосна авылына шә- ригем Мазһар янына кердем. Өйдә туры килмәде. Төенемне анда калдырып, җәяүләп кенә Малмыжга китеп бардым.
Барысын да озын итеп язарга вакытым юк әле. Картая төшкәч, озынрак язарга да ярар. Ә хәзергә эшем күп! һәм моны мин санаторийда, врач эшләргә рөхсәт итмәгәнгә күрә генә язам.
Малмыжда мин ике ай хәзерләнеп, высше-начальное училищеның өченче классына кердем. Имтихан бирә аямасам, эш харап иде, яшем зур булганга күрә, мине икенче класска алмаячаклар иде. Имтиханны бик яхшы бирдем. Тургеневның бер нәсере буенча (чыпчык турында) сочинение яздым. Арифметика, хәтта геометрия дә уңышлы үтте.
Малмыжда укыган елларымны сагынып искә алам. 15 —16 дагы яшүсмерләр бик шук булалар бит. Кыш көне читек һәм кәвеш киеп йөргәндә, минем кыяфәтем шактый көлке булгандыр. Ә шулай да миннән берәрсенең көлгәнен һич тә хәтерләмим. Гомумән, милләтчеләр кабарткан тупас милли тойгылар, чит милләтне яратмаулар простой кешеләргә бөтенләй ят нәрсә ул. Моңа мин соңыннан гражданнар сугышы чорында Армиядә һәм аннары Мөскәү университетында укыганда тагы да ныграк ышана төштем.
Малмыжда укытучыларның барысы да мине яраталар иде. Мин аларны әле дә истә тотам. Тарих һәм рус теле укытучысы Вячеслав Иванович Пустовойтовны аеруча тирән бер хөрмәт белән искә алам. Ул миңа укырга китаплар бирә иде. Кайбер сочинениеләремне класста укый иде. Бер көнне ул минем турыда класста: «зародыш будущего писателя», диде. Куандым һәм кызардым.
Февральне дә, Октябрьны да мин, билгеле, бөтенләй политик хәзерлексез килеш каршы алдым. Февральдән соң ярлыларны да, мөгаллимнәрне дә, муллаларны да тырышырга өндәп, шигырь яздым. 1917 елның көзендә без Малмыжда мөселман укучылар союзы төзедек, «Яшьлек көннәре» дигән кулъязма журнал чыгара башладык. Редакторы мин идем. Сә- гыйт Фәйзуллин, Габдулла Хәбиб, Нәкый Бәхтияровлар катнашалар иде.
1917 елның җәендә переписьта эшләдем. Тирә-юньдә татар авыллары күп булу сәбәпле, кадерем зур булды. Өс-баш бөтенәйде.
Ике кыш эчендә мин бик күп әдәбият укыдым. Вячеслав Иванович ярдәмендә рус әдәбиятын гына түгел, дөнья классикларын да укый башладым, мәсәлән, Гюго- ның кайбер калын романнарын укып чыктым.
Рәхмәт сиңа, хөрмәтле укытучым!
Малмыжда яшәүче педагог һәм язучы Габделхак Динмөхәммәтнең Галимҗан Ибраһимовка тәкъдим итүе буенча, мин 1918 елның июнь башында Мәскәүгә килеп, «Чулпан» редакциясендә сотрудник тәрҗемәче булып эшли башладым. Көн дә «Правда» уку минем политик белем дәрәҗемне бик тиз күтәрде. Газетада эшләү белән бергә, мин бик актив рәвештә төрле брошюралар да тәрҗемә итә башладым. Шул җәйне минем тәрҗемәдә «Мәүла Хафиз», русчасы «Мулый Гафид персиядская, (легенда, посвященная рабоче-крестьянской Красной Армии, авторы күрсәтелмәгән)» басылып чыкты. Ахырында Якуб Малышевның ике шигыре дә кушылган бу әсәр безнең совет матур әдәбиятыбызда китап итеп чыгарылган беренче тәрҗемәдер дип уйлыйм.
Менә шул вакыттан бирле мин татар совет матбугатында эшлим.
1918 елның ноябрь башында «Чулпаннда үземнең беренче әсәрем — «Бәйрәм җитә» басылып чыкты.
1919 елның февраль башында мин яңадан Малмыжга кайттым, «Ярлылар тавышы» газетасында эшли башладым. Шигырьләр яздым. Комсомолга кердем. Уком члены итеп сайландым һәм май башында, башка комсомолецлар белән бергә, үзем теләп фронтка китеп бардым.
Биографиямнең дәвамын әсәрләремнән укырга мөмкин, хәзер аерым язып торуны тиеш тапмыйм.
Яза башлавыңа кем сәбәпче булды? дигән сорау биргәлиләр. Минемчә, моның иң дөрес җавабы:
— Тукай сәбәпче булгандыр, Тукай димләүче, ендәүче булгандыр.
Мулла .ала муэмла коралы кармаса да (хаар, мии кубма ,«карга айр.кдам, атид.и «сиар.п талаян гармонь сатыл алдым, аны курш. Хулҗ.мал түтил.рг. кар... куйдым), авыл егетләренең һәм кызларының җырлары, Тукай моңы белән бергә кушылып, минем каныма сеңгән. Демократ, прогрессив татар язучыларының әсәрләре минем яшь йерәгемдә халыкка хезмәт итү дәртен уятты, акыл җырчысы Пушкин минем юлымны яктыртты. Революциядән соң Ленин комсомолы сүнмәс ялкын дөрләтте.
Тукай, Фатих Әмирхан һәм Галимҗан Ибраһимов минем тел остазым булдылар. Редакциядә беренче тәрҗемәләремне Галимҗан абый карап үткәрде.
Революциянең беренче елларында матбугат кадрларыбыз бик аз иде. Күп кенә язучылар берьюлы төрле жанрда эшләүнең сәбәпләреннән берсе шул булса кирәк.
Кичен шигырь язсаң, көндезен газета ечен хәбәрләр тәрҗемә итәргә туры килә иде. һәм 1921 елда ук инде мин беренче рецензияләремне дә яза башладым. Барысын бергә җыеп әйткәндә, мин унсигез елдан артыграк нәшрият һәм газета- журнал редакцияләрендә эшләдем. Редактор исә, теләдеме-теләмәдеме, тәнкыйтьче дә була. Гомумән, совет язучысының, бигрәк тә коммунист язучының, тәнкыйтьче булмавы, ягъни әдәби тормышның теге яки бу мәсьәләсе һәм аерым әсәрләр турында үз фикерен матбугатта әйтмәве мөмкин түгел. Миңа да тәнкыйть елкәсендә беркадәр эшләргә туры килде.
Шулай да жанрларның чиратлашуында дип әйтимме, үзенә бертөрле законлылык бар кебек һәм турыдан-туры тормыш таләпләре чагыладыр кебек. 1919 — 20 елларда мин комсомол ялкыны белән шигырьләр яздым. Күп еллар шигырь язмый торганнан соң, 1936—37 елларда Мәскәудәге Студия өчен (Муса Җәлил тапшыруы буенча) «Фауст» һәм «Евгений Онегин» либреттоларын тәрҗемә иттем. Шул ук елларда Гейненың «Германия»сен дә тәрҗемә иттем. Аннары 1939—1940 елның кезендә-кышында. Көнбатыш Белоруссияне азат итү походында дивизия газетасында эшләгәндә, яңадан шигырьләр яза башладым. Газета өчен материал җыю теләге белән полктан полкка җәяү йөрергә туры килә иде. Буш вакыт күл. Ләкин юлда барган килеш (бигрәк тә инде буранлы көннәрдә) бернәрсә дә языл булмый. Менә шуннан инде зиһендә беремләл- икешәрләп шигырь строфалары тезелә башлый. Дөрес, рус телендәге солдат газетасына татарча шигырьләрнең кирәге юк, ләкин үземне, кайда гына булсам да, «Совет әдәбияты» журналының бер авторы дип исәпләргә гадәтләнгәнмен. Менә шулай итеп мин Казанга «Кара төнне җиңгән кояш турыидааны җибәрдем. Мусаның Союзда председатель вакыты иде. Ул, бер дә иренмичә, миңа бик озын һәм бик җылы хат язды. Һәм әсәр журналда басылып чыкты.
Бөек Ватан сугышыннан соң мин бигрәк тә очерклар жанрында эшләдем. Мәс- кәүнең 800 еллыгына багышлап балалар ечен шигырь белән озын хикәя яздым, шулай ук тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлетемне активлаштырдым.
Пушкин һем Лермонтов бездә сугышка кадәр үк инде шактый күп тәрҗемә ителгән булсалар да, шагыйрьләребез ни эчендер, Некрасовка бик вз мөрәҗәгать иткәннәр иде, бетен байлык 700 юллар чамасындагы кечкенә генә бер китаптан гыйбарәт иде. Некрасов иҗатын, беренче буларак, азмы-күпме киң күләмдә татар укучыларына җиткерү шәрәфө миңа насыйп булды. Некрасов әсәрләреннән мин бетенәсе 14 мең юлдан артыграк тәрҗемә бирдем.
Кайбер иптәшләр минем шигырь язуымны да, шигырь тәрҗемә итүемне до ки- лешмәгәнрәк бер эшкә санамакчы булалар. Ләкин мин моны җитди дип әйтә алмыйм. Әгәр мин үземнең шигырьләрем белән укучыларны коммунизм идеяләре рухында тәрбияләү максатына азмы-күпме хезмәт итә алам икән, бу начармыни? 1943 елда миңа дошманнан азат ителгән Украина җирәндә снайпер Әхтәмов белен очрашырга туры килде. Мин аңа «Совет сугышчысы» газетасының берничә номерын бирдем. Әхтәмов минем имзасыз басылган һем еч кенә куплеттан торган «Разведчик җыры»н үзенең куен дәфтәренә күчереп алды. Сугышчының куен дәфтәре кадерле була. Минем өчен зур мекафәт иде бу. Кайбер шигырьләремне (мәс. «Сею турында бер сөйләшү». «Диңгез җиле». ■ Чәчәкләр нәрсә Сөйләде», «Күгәрчен») шигъри яктан һич тә зәгыйфь дип уйламыйм, һәм талантлы шагыйрьләребеэдөн дә бу турыда бик җылы сүзләр ишеткәнем бар. Быел мин очраклы рәвештә бер фактны бел.*ем Мина
таныш булмаган композитор Шәмсетдинов 1918 елда язган бер шигыремне («Кыза- рып-кызарып кояш баткан чакта») музыкага салган. Тыңлаучылар яраталар, ди.
Шигырь тәрҗемәсе мәсьәләсе тагы да ачыграк. Әгәр мин татар шигырь теленең хәзерге таләпләре югарылыгында тәрҗемә бирә алам икән, бүтән шагыирьләребезнең тәрҗемә хезмәтенә минем хезмәтемне дә өстәү культурабызның үсеше өчен файдасыз эшмени? 1947 елда бугай, нәшрият өчен язган бер рецензиясендә, Сибгат Хәким Некрасовның «Кырык тартмачылар»ын Муса Җәлил яхшы тәрҗемә иткән, дип әйткән иде. Сибгат кебек шагыйрьнең минем тәрҗемәне Мусаныкы дип кабул итүе нәрсә турындадыр сөйли булса кирәк. Гомумән Сибгат Хәким минем байтак тәрҗемәләремне редакцияләде һәм һәрвакыт яхшы карашта булды.
Бу турыда язу ваклык түгелме соң?
Түгел. Сүз бездә әле принципиаль характерда булмаган фикер йөртүләрнең һәм «хөкем чыгарулар»ның бетеп җитмәгән булуы турында бара. Хезмәтең турында җылы сүз ишетергә теләү һәркем өчен дә табигый бер нәрсә. Мин бик ачы тәнкыйтьтән дә курыкмыйм, ләкин ул нигезле булырга, аргументлы булырга тиеш.
Тәрҗемәгә «җиңел кәсеп» итеп караганым юк. Җиңел гонорар эзләгән кеше «Кола Брюньон» кебек, тәрҗемә өчен чамадан тыш авыр бер әсәргә якын да бармас. «Фаустины да мин бик җиңел генә эшләмәдем. Минем немецча белүем бик шәптән түгел бит. Еш кына сүзлеккә мөрәҗәгать итеп булса да, оригиналына тиешенчә төшенеп эшләдем. Шуның өстенә Холодновский һәм Брюсов тәрҗемәләрен өйрәндем, башка тәрҗемәләргә дә күз салдым.
Проза тәрҗемәсенә дә өстән генә карамыйм. Аңлашылмаган урыннар очрый икән, мин моны аңлап җиткерә алмыйм, дип әйтүдән курыкмыйм. Тәрҗемә ителә торган әсәрнең үзендә дә каршылыклы яки аңлаешсыз моментлар булырга мөмкин. Андый очракларны да аныкларга тырышам. Мәсәлән, миңа Ажаев һәм Семушкинның үзләре белән сөйләшергә туры килде. «Ана»ны тәрҗемә иткәндә Горький музеенда консультация алдым. «Сугыш һәм тынычлыкины тәрҗемә иткәндә Гослитиздат редакторыннан һәм Толстой музееның гыйльми секретареннан ярдәм алдым, шулай ук кайбер принципиаль мәсьәләләр һәм аерым моментлар турында академик басма редак-торларыннан карт текстолог Родионов белән сөйләштем. Шагыйрь Антокольскийның да, мәрхүм Пришвинның да аерым мәсьәләләрдә миңа ярдәм күрсәткәннәре бар.
Тәрҗемәләремдә кимчелекләр бик аз булыр дип уйларлык дәрәҗәдә акылсыз кеше түгелмен. Ләкин кайбер иптәшләрнең барлык кимчелекләрне (һәм шул җөмләдән бәхәсле моментларны да, хәтта уйдырма кимчелекләрне дә) ашыгу нәтиҗәсе дип кенә аңлатырга теләүләренә кайчакта күңел рәнҗи. Дөрес, мин сугыштан соңгы елларда бик күп тәрҗемә иттем, ләкин бездә күп эшләгән өчен түгел, бәлки аз эшләгән өчен яки начар эшләгән өчен генә шелтәләргә мөмкин.
һәрбер совет язучысы кебек, мин дә үземне бәхетле кеше саныйм. Биографиямнән зарланыр хәлем юк. Тормышка хәзерләнүемне Кышкар мәдрәсәсе шәкерте сыйфатында башлаган булсам, соңыннан яшьлек елларымда Мәскәүнең данлыклы университетында коммунист галимнәрдән беЛем алу бәхетенә ирештем. Үз гомеремдә ике тапкыр Ленинның сөйләгәнен тыңладым. Мәскәүнең партия оешмасы мине тәрбияләде, социализм һәм коммунизм төзү өчен көрәшче итеп чыныктырды. 1918 елда беренче тапкыр Мәскәүгә килгәч, берничә ай татар эшчеләренең — наборщикларның гомуми торагында яшәдем. Икенче тапкыр мин Мәскәүгә 1921 елның январенда, Комсомол Үзәк Комитетының чакыруы буенча, «Яшь эшче» газетасында эшләргә килдем. Шул вакыттан бирле Мәскәүдә яшим, Һәм 1941 елда сугыш башланганга кадәр Мәскәүнең һәм Мәскәү өлкәсенең татар эшчеләре арасында (ә 1931, 1932, 1933 елларда өлкәдәге рус авылларында да) партиянең Мәскәү комитетының агитаторы, пропагандисты булып эшләдем.
Язучы буларак та мин үземнең азмы-күпме хезмәтемне агитаторлык, пропагандистлык хезмәте дип кенә аңлыйм һәм шуны үзем өчен горурлык саныйм.
Әле эшкә ашырылуны көткән иҗат планнарым байтак бар. Алар минем хыялымда, берсен-берсе этешеп-төртешеп, чиратта алдынрак урын алырга ашыгалар кебек.
Ләкин язмышның көтелмәгән шаяруларын беркем дә алдан белеп бетерә алмаган. һәрхәлдә, мин якын еллар эчендә планнарымның кайберләрен тормышка ашыру мөмкин булыр дип өмет итәм.
Коммунизм төзүнең җидееллык грандиоз планы язучыны яшәртә, яңа көч бирә, күбрәк һәм яхшырак эшләргә ашкындыра.
1958 ел, ноябрь.