Гиз эль-Габиднең тууына 50 ел
XI9I8—1955Х
Бу шигырь юлларының авторы —бетен яшьлеген Совет Армиясе сафларында хезмәт итүгә
багышлаган фронтовик-шагыйрь Гнз эль-Габнд иде.
Татарстан кнтап нәшрияты чыгарган «Алар сафта» исемле китаптан анын хакында
түбәндәгеләр мәгълүм:
Гнз эль-Габнд 1918 елның 7 февралендә Оренбург елкәсе Свердлов районы Саннов- ка
(Хөсәен) авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Күрше авыл мәктәбендә 7 классны
тәмамлагач, 1935—37 елларда ул Оренбургтагы педагогия техникумында укый. Шул елларда
Оренбургта чыга торган «Коммунист» газетасында беренче шигырьләре басыла башлый.
1938 елда Гнз эль-Габнд Совет Армиясенә чакырыла. Себердә, Забайкальеда. Монголия Халык
Республикасында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә Ленинградта, соңыннан
Карелиядә. Мурманскнда, Финляндиядә һәм Төньяк Норвегия дә сугышчан заданиелар үтәүдә
катнаша, фронт газетасының корреспонденты булып эшли.
Бөек Ватан сугышы елларында яшь шагыйрьнең ижат эшчәнлсге бермә-бер активлашып,
көчәеп китте. Кыска гына вакыт эченә утызга якын әсәр бирде. Җиңүгә тирән ышаныч, оптимизм
хисләре белән сугарылган ул шигырьләрнең күбесе бүген дә актуаль янгырый. бүген дә
укучыларны сөендерә, дулкынландыра ала.
Узган сугыш дөнья халкына күпме кайгы, күпме сагыш китерде. Сугыш узган юлларда күпме
корбаннар ятып калды. Үзенең «Вәхшиләр» исемле шигырендә, фашистларга тирән нәфрәт
бөлдереп, Г. Габид болай ди;
Фронтларның барында да
Үтәгәч ил кушканны. Тын океан
ярында да Тез чүктердек
дошманны.
Чымырдата нәфрәт тамырларны, Кан сабыша янган күзләргә. Йөрәкләрдән
ташкай кискен ачу Сыя алмый гади сүзләргә...
Гиз эль-Габиднең сугыш каһарманнарына багышлап язылган әсәрләре арасында аеруча
игътибарга лаеклысы «Исемсез күл» дигән шигыре. Шагыйрь бу әсәрен Карелия фронтында
батырларча көрәшеп үлгән мәшһүр разведчик Кәрим Зәбиров истәлегенә багышлый.
Батыр сугышчының исемен мәңгеләштерү .максаты белән язылган шигырь шундый юллар
белән тәмамлана:
Исемсез күл — әйе, исемсез...
Атсыз кабер — әйе, атсыз ул.„
Батыр сугышчыга һәйкәл булып, Мәңге-мәңге җәйрәп ятсын ул.
«Рыбачийда» исемле көчле романтик рухтагы икенче бер шигырендә Г. Габид совет
сугышчысының үлгәндә дә елмаеп үлүен тасвирлый. Шагыйрь үлем белән бугазлашучы авыр
яралы сугышчыны табигать белән параллель сурәтли. Болай эшләү батыр сугышчының Тугай ил
табигатенә булган мәхәббәтен ачарга ярдәм итә. Шигырьнең беренче өлешендә дәһшәтле сугыш
ураганнары белән каенның көрәше тасвирлана. Каенның да язмышы авыр, яралы сугышчыныкы
кебек. Ләкин ул чыдам, бирешми... Шул урында шагыйрь сюжетта кискен борылыш ясый:
Бер сугышчы үткер ташлар арасыннан Шуды әрнеп, янып.
Шул ташларга саркып дүрт-биш ярасыннан Акты кайнар каны,
һуштан язды...
һәм укучыда элек авыр тәэсир калдырып килгән шигырь шунда ук балкып китә, оптимистик көч
ала.
„ Соңгы кабат ачып күзен Шул каенны күрде.
Киң елмаю нурландырды кансыз йөзен — Әйтерсең, җан керде.
Үз әсәрләрендә шагыйрь лирик-интим хисләргә дә шактый урын бирә. Андый шигырьләре
эчке җылылык, көчле сагыну хисләре белән аерылып тора.
Бу җыр, хатым кадәр, кайнар түгел, Тик син кичер, аны хат дисәм.
Хат юк чакта, аны көйләп, син бел: Мин — синеке, мин сау һәм исән!
Сугышчы хаты... Ул, солдатның үзе кебек үк, авыр көрәш юлларын уза.
Ул хатларның гомерен пуля кисеп куюы бар. Кайчакта солдатның хат язарга яки язылган хатны
салырга да вакыты булмый. Чөнки, сугыш...
Хәвефләнмә, бәгырем, күз-яшь түгеп, Миннән озак хатлар бармаса,
Хатларымның юлы гади түгел — Алар үтә ут һәм кар аша.
(<Хавефлэнмэ, бәгырем» )
Гиз эль-Габид
Гиз эль-Габид фронт юлларын сугышның башыннан ахырына кадәр солдат булып үтте. Шуңа да
ул совет сугышчысының эчке кичерешләрен, аның патриотик тойгыларын тирән һәм дөрес
чагылдыра алды.
Көрәшнең иң авыр көннәрендә дэ совет кешеләре үзләренең җиңеп чыганакларына нык
ышандылар. Чөнки алар немец илбасарларының безнең илебезгә каршы тора алмаслыкларын
яхшы беләләр иде. Г. Габид әсәрләрендә сурәтләнгән геройларда да җиңүгә ышаныч көчле
булды...
Ул күрешү булыр кайсы вакыт, Кайсы
җирдә, кайсы урында — Әйтү читен, әмма
көн күк ачык: Күрешербез жиңү кырында!..
(гБатыр дусларга».)
Сугыш елларында Гнз эль-Габид Мифтах Вәдүт, Демьян Фәтхи, Мансур Гаяз, Касыйм Вахит
кебек күренекле фронтовик язучылар белән бер сафта барырлык шагыйрь булып җитеште.
Г. Габид сугыштан соң да көрәшче, тыныч хезмәт җырчысы булып калды. 1916 елда Армия
сафыннан демобилизацияләнгәч, ул, Урта Азиягә барып, Үзбәкстандагы Карши һәм Шәһрисябз
шәһәрләрендә укытучы булып эшлн. Ләкин сугышта алган яралары шагыйрьне 1955 елда безнең
арадан алып китә.
Ул иҗат иткән әдәби әсәрләр сугыш чоры татар поэзиясен баеттылар, бу шагыйрьнең зур
фикерләр һәм тирән тойгылар җырчысы булып өлгерүен күрсәттеләр.