Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДИПНЕҢ УҢЫШЫ

Ибраһим Зинна г улы Нуруллин күп санлы тәнкыйть мәкаләләре, •Тукай
эстетикасы». 'Образлар дөньясында». <Ш. Камал иҗаты». 'XX йөз башы татар
әдәбияты» исемле фәнни хезмәтләре һәм 'Тукай Петербургта». 'Поэт из деревни
Кырлай» (Мәскэүдә «Детгиз» нәшриятында русча басылган), 'Тукай турында
хикәяләр» исемле әдәби әсәрләре белән киң катлам укучыларга инде күптән
таныш. Соңгы елларда ул яңа зур фәнни хезмәт—'Татар әдәбиятында критик
реализмның формалашуы һәм үсеше» дигән темага докторлык диссертациясе
язды. Ә 1967 елның икенче яртысында шул хезмәтен уңышлы яклап, филология
фәннәре докторы дигән фәнни дәрәҗә алуга иреште.
Шул уңай белән редакция И. Нуруллинга берничә сорау бирде. Түбәндә
докторның ул сорауларга биргән җавапларын урнаштырабыз.
РЕДАКЦИЯ.
СОРАУ. Ибраһим ага, кыскама гына булса да, үзегезнең автобиографиягезне сөйләсәгез иде?
ҖАВАП. Бу очракта гадәти автобиография кирәк булмас дип беләм. Бит каләм иясенең
биографиясе гадәттә аның иҗатына нисбәтән генә ниндидер әһәмияткә ия. Шуңа күрә мине
әдәбиятка нитергән һәм хезмәтемә билгеле бер юнәлеш биргән кайбер фактларга гына тукталып
китмәнче булам.
Мин әдәбиятка буразнадан килдем дип мактана алмыйм. Минем әти, авыл укытучысы булып,
Ш. Камалның Каюмы тибындарак бер неше иде.
Чаллыда үткәрелгән бу елымны киләчәк язмышымны билгеләгән бер эпизод итеп саныйм:
мин ул елда, район китапханәсендәге татар китапларын укып бетерүдән тыш, С. М. Киров үлеменә
багышланган беренче < шигыремне» язган идем.
Аннары тагын авыл мәктәбе. Куйбышевта чыгып килгән «Колхозчы» газетасы тәэсирендә бер
төркем укучыларның (мин дә шул исәптә) язарга нызынып йөрүләре. Моннан соң Казан, әдәби
җомгаларга йөрү, тере язучыларны күрү.
Аннары Беек Ватан сугышы. Солдат капчыгында — Свирский, Такташ, Гариф Галиев,
борынгы грек философлары турындагы китап. Госпитальдә бер ел: роиан артыннан рсман уку,
Белинский һәм Писарев хезмәтләрен ейрәнү, шигырьләр язу.
Аннары тагын авыл. Фатих Хесни кулыннан кичеп денья күргән беренче хикәя.
Укуымны дәаам иттерү нияте белән Казанга кайткач, минем алда уку йорты сайлау
проблемасы тормады: университет каршында татар бүлеге минем өчен ачылган диярсең! Ул арада
тагын берничә хикәям басылса да, тәнкыйть һәм фән белән кызыксыну көчәя барды. Егерме биш
битлен беренче мәкаләм мәрхүм К. Нәҗми редакцияләгәннән сең биш биткә калып журналда да
чыккач, тәнкыйтьчелек «нарьера»сы мине үзенә тартмый кала алмады.
Аннары аспирантура, диссертация яклау, гыйльми тикшеренү эшләре белән бергә бара торган
педагогик хезмәт. Менә шул.
СОРАУ. Язучылар җәмәгатьчелеге арасында да. журнал укучыларыннан килгән хатларда да
соңгы ике-өч ел эчендә әдәби тәнкыйть йомшара теште. әдәбиятыбызга тирән анализ ясаган
проблемалы мәкаләләр бик азайды дигән сүзләр ишетелә башлады. Сез бу мәсьәләгә ничек
карыйсыз? Згәр тәнкыйтьчеләребез, чыннан да. пассивлашканнар икән, моның сәбәпләре нәрсәдә
дип уйлыйсыз?
ЩАВАП. Соңгы ике-өч ел эчендә тәнкыйть йомшара төшканме-кжмы — әйтә алмыйм. Ихтимал,
шулайдыр да. Ә менә бүгенге нөн әдәби хәрәкәтенә юл күрсәтеп барырга тиешле тәнкыйтьнең
артта сөйрәлүе турында сөйләүнең куп еллык тарихы бар. Болай дип сөйләү вакыт-вакыт тирән
акыллы булып күренү рәвешен алса да. нигездә дөреслеккә туры килә.
Ник шулай, ник әдәби тәнкыйть үзе тәнкыйть объекты булып килә? Минемчә, гаеп атта да,
тәртәдә дә.
Бездә татар әдәбияты тарихын өйрәнә торган утызлап дипломлы галим бар. Змма тәнкыйть
арбасына җигелгәннәрен санау өчен бер кулның бармаклары да җитсә кирәк. Билгеле, үпкә сүзе иң
элек татар совет әдәбиятын махсус өйрәнүчеләр өстеиә төшә. Ләкин әдәбиятның элеккерәк
чорлары белән шөгыльләнүчеләрне азат итәргә дә ашыкмыйк. Ул гына да түгел, андый
иптәшләрнең иүбесо төпкә җигелеп тартырга тиеш дип уйлыйм мин. Ник? Чөнки әдәбият тарихы —
билгеле бер закончалыклар тәэсирендә хәрәкәт итә торган бер бөтен процесс. Әдәбиятның бүгенге
хәлен аның үткәне белән бәйләп карамый торып, аны аңлау һәм киләчәген чамалау гаять ныен.
Менә ни өчен кулына тәнкыйтьче канама алган әдәбият тарихчысының күзе, карчыга күзе кебек,
бүтәннәр күоә алмаганны да нүрергә мөмкин. Тагын шунысы бар: бүгенге әдәбияттан хәбәрдар
булмаган, аның турында уйланмаган галимнең мин тарихчы буларак та үз вазифасын тулы үти
алуына шикләнеп карыйм.
Бусы атта булды. Инде тәртәгә килик.
Әлеге өч дистә әдәбият белгечләре арасында арбага җигелергә теләүчеләр һам моңа
сәләтлеләрө дә юк түгел. Тик менә тәртә бераз кыскарак түгел микән дә тояк ларны вакыт-вакыт
канатмый микән?
Метафорасыз гына әйткәндә, эш болай тора. Бездә бер генә бертвк тә профессиональ
тәнкыйтьче юн. Тәнкыйтьчә саналганнарыбыз «производстводан аерылмыйча» гына эшләп
киләләр. 3 бит аларның үз «производство планнары» бар. алар өчен дә тәүлек 24 сәгатьтән генә
тора. Зйтин. Язучылар союзының идарәсе көннәрдән бер көнне, югары оешмаларга барып,
әйдәгез, галимнәрнең фән планнарына бүгенге әдәбият мәсьәләләрен хәл итүне дә кертик дип
әйтсә, ничек булыр иде? Минемчә, начар булмас иде.
Ярар, бу эш эшләнми. Киләчәктә эшләнерме, юкмы, бөлмим. Ичмаса, бар кебек тәнкыйтьче
галимнәргә карата кайгыртучанлык күрсәтү, аларга эш шартлары тудырырга тырышу булсын иде.
3 бу җитәрлек түгел. Зйтин. кемгә дә булса түбәндәгечә мөрәҗәгать иткәнебез бармы? Менә сиңа,
кадерле иптәш, командировка. Кит әйдә И. Газиның туган авылына. Табигатен күзәт,
замандашларын күр, кайтып, актарын, укы. уйлан да иҗат портретын язып бир.
Ниһаять, яшьлардән тәнкыйть кадрлары үстерү эше дә бездә юк дәрәҗәсендә. Филология
факультетларында укучы сәләтле студентларны табып алып, аларны тән»
ю»
кыйтькә юнәлтү һәм тәрбияләү буенча нинди чаралар күргәнебез бар? Атап әйтү кыен.
Шулай булгач, ике сүзнең берендә тәнкыйть артта сөйрәлә дип лаф ору белән эш тезеләчәкме?
Бик шиклэнәм.
СОРАУ. Үзегезнең киләчәккә фәнни иҗат планнарыгыз турында берничә сүз әйтсәгез иде?
ҖАВАП. Татар әдәбиятында критин реализмның формалашуы һәм үсеше проблемасының
әдәби-эстетин һәм иҗтимагый-политик яклары минем диссертациядә беркадәр ачыкланган дип
саныйм. Әмма критик реализм әдәбиятының найбер «кендек әбиләре > анда телгә генә алып
кителгән әле. Мин политэкономия, тарих һәм философия кебек иҗтимагый фәннәрне күздә тотам.
Критик реализм принципларының урнашуында шул фәннәрнең ярдәме конкрет төстә ни рәвешле
булган? Әнә шул сорау борчый мине хәзер. Әлбәттә, бу мәсьәләне хәл итү өчен шул өлкәләрдә
эшли торган иптәшләрнең катышы кирәк булачак. Бүгенге диалог андый белгечләрне табуда
беркадәр ярдәм итсә, мин бик шат булыр идем.
СОРАУ. Әдәбият галиме һәм укытучысы булу белән бергә, сез художестволы әсәрләр һәм
тәнныйть мәкаләләре дә язасыз бит әле. Бу өлкәдә эшләрегез ничек тора?
ҖАВАП. Соңгы 2—3 ел эчендә мәгълүм сәбәпләр аркасында тәнкыйтьтән китеб рәк торырга
туры килде. Яңадан кайтып, активрак эшләргә исәп бар. Хәер, иненче сорауга биргән җавабым
белән үз-үземне бәйләп куйгач, теләмасәң дә. эшләрсең хәзер. Здәби әсәрләр мәсьәләсенә
килгәндә, мине күптәннән бирле инде Тукай шәхесе дулкынландыра. Әгәр -Тукай Петербургта» һәм
Тукай турында хикәяләр^дәк башланган эш. повесть димме, роман димме, берәр күләмле әсәр
белән очланса, мин үземне бер зур социаль заказ үтәгән итеп санар идем.
СОРАУ. 1968 елда безнең журналга нинди материаллар тәкъдим итәргә ниятлисез?
ҖАВАП. Бу сорауга җавап бирү шактый хәтәр. Вәгъдә итәрсең — үти алмассың. Оят булыр.
Шулай да берничә мәкалә һәм рецензия астында үземнең фамилиямне күрермен дип өметләнәм.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт.