Логотип Казан Утлары
Очерк

ДЕПУТАТ

М. Васютин. Җ. Рахимов 

ченче сменамы озатып, икенчесен каршы алган Карабаш тенге йокыга талган. Тик икенче промысел конторасы тәрәзәләренең берсеннән генә ут кәлтәсе беркелә. Ишегенә «СССР Верховный Советы депутаты» дип язылган иң түрдәге бүлмәдә Габделбәр Сәетгәрәев естәл лампасыннан төшкән яктылыкта дәфтәренә нидер яза.
Ул кичә генә Мәскоүдән, СССР Верховный Советы сессиясеннән кайтып төште. Промыселны гомер күрмәгән кешедәй, бүген көнозын скважиналар янында йөрде. Кичен инде депутатны нефтьчеләр, колхозчылар көтә иде. Мәскәү тәэсирләре. Сессия карарларын уртаклашып йереп, әле генә ялгыз калуы. Авылдашларының — Зәй- Каратай халкының—ой түбәләре ябу өчен материал сорап язган «атлары буенча тиешле документларны әзерләсә, бүгенгә зше бетә.
Әйе. эше муеннан хәзер нефть остасының. Хәер, депутат ител сайланганчы да эшсазлектән интекмәде. Киресенчә, тәүлеккә сәгатьләр өстәрдәй булып яшәде. Бүген исә теп хезмәте янына яңа мәшәкатьләр, исәп-хисаплар, йокысыз төннәр өстәлде, һәр хезмәт иясенең йомышы бар аңарда хәзер. Әле төштән соң гына дистәдән артыграк хат алды. Аларның мәктәпләр, колхозлар, аяыл Советлары исеменнән язылганнары да. гади нефтьчеләр, колхозчылар жибергоннере дә бар. Берәүләре ой түбәсе ябу эчен материал сорый әнә. икенчеләре авылга су кертү очен трубалар табуда ярдәмләшүен үтенәләр, еченчелере тагын әллә нәрсә. Күпме мәсьәләләр хәл итәсе! Аларның кайсыларына күп көч куясы да түгел, кайберләренә исә сабыр итүләрен сорап хат язарга туры килә Кайсының очына чыгу өчен бер учреждениедән икенчесенә барасың, әллә ниткән холыклы «хуҗалар» белән очрашасың. Сорыйсың, үтенәсең, таләп итәсең. Карабаш эшчеләр поселогын газификацияләү эчен генә күпме коч сарыф итәргә туры килдо. Эшнең әле һаман да җайланып киткәне юк. Нибары берничә кварталда гына зәңгәр ялкынга рәхәтләнәләр. Алда исә эшнең тагын да катлаулырагы.
Поселок территориаль яктан Бөгелмә районына керә- Ә андагы предприятиеләрнең күбесе Лениногорск, Өлмәт идарәләренә. трестларына буйсыналар. Хуҗалар җитәрлек. Тик менә поселоктагы йортларны ремонтлау мәсьәләсе күтәрелгәндә генә кемгә мөрәҗәгать итәргә белмисең.
Шуңа ачынып район Советы башкарма комитетына да, Әлмэткә. «Татнефть» бер-ләшмәсенә дә кат-кат барды Габделбәр. Өмме күңелен тынычландырырлык җавап тапмады. «Иртәгә үк тагын «Татнефтьакө барырга кирәк», — дип уйлады ул һәм эшен бетереп урыныннан кузгалды.
Ә алда уйлануны, хәл итүне көтеп яткан мәсьәләләр никадәр әле. Промыселларны автоматлаштыруны гына ал. Аның белән ун- унбиш елдан бирле маташалар. Тау-тау эшләр башкарылды. Ә файдасы? Диңгездән бер тамчы. Объектларны автоматлаштыруга ел саен дистәләрчә мең сум акча тотыла. яМено бу автомат нчмвсам», диярлек системалар исе бик аз әле. Бер системаны сынал бетермиләр икенчесенә тотыналар.
Ө
Бу турыда кискен сүз әйтергә, тиешле тәртип кертергә бик вакыт бит инде.
Инде берничә елдан бирле промыселларда пыялаландырылган трубалар куллана башладылар. Эчтән стенасына пыяла ябыш-тырылган мондый трубаларга парафин утырмый, скважинага кыргыч төшереп азапланасы, өзлексез ремонтлап торасы юк. Ул трубалар төшерелгән скважиналардан иң арзанлы нефть алына. Әмма әнә шуның экономик файдасын «капшап» караган юк бит әле. Андый скважиналар нефть мәйданнарының төрле почмагына чәчелгән. Габделбәрләр участогында да унбишләп бар алар. Барын бер операторга бирәсе иде шуларның, бер үзе хезмәт күрсәтсен иде. Менә шул чак «капшап» булыр иде трубаларның файдасын. Юк шул, кем әйтмешли, берсе мәгърибтә, берсе мәшрикътә аларның. Унбише унбиш оператор кулында. Алардан алынган нефть тә сыек алтынның уртак агымында югалып кала. Пыялаландырылган трубаларны нигә бер тирәдәге скважиналарга куймаска?
Депутат буларак, шулар турында уйлануы бер бүген генә түгел Габделбәрнең. Ялгызы калдымы — шул турыда баш вата...
Культура сарае янындагы таш мәйданда әнә шулай бераз уйланып торды да Габделбәр, бөтенләй башка якка — Карабаш сусаклагычы буена атлады. Күңеле борчулы чакларны бер ялгызы яр өстендә торырга ярата ул.
Әле бая гына таулар арасында шаярып сызгырып йөргән җил тәмам котырган. Менә ул Каравыл тавы белән Тамбикә арасындагы чагылдан ыжгырып килеп төште дә шадраланып торган су өстен болгатты. Ул да булмый, сажень биеклеге дулкыннар бер-берен узып Карабашка таба йөгерешә башладылар. Башта бер җайга гына чабышкан дулкыннар акрынлап ярсый, усаллана баралар, ярга һаман биегрәк күтәреләләр. Ләкин алар, егет-җайдак кулындагы йөгәнле чаптар кебек, ярсыйлар-ярсыйлар да ты-нып торалар. Аннан яңа көч белән ярга, плотинага ташланалар.
Нефть якларында «Диңгез» дип даны таралган шушы буа, илебез чикләрендәге су бассейннары белән чагыштырганда, фил янындагы тычкан кадәр генә булса да, вакыты-вакыты белән ничек дулый. Ул да шашынган тиле көчкә, гайрәткә ия. Күр ничек кайный, шаулый, ярына сыймыйча каядыр омтыла. Куәт тә бар соң инде үзендә!
Әле 1955 елга кадәр генә теләсә кай җиреннән кичеп чыгарлык елга иде бу Зәй. Нефтьчеләр теләген үтәп, бирегә гидроте- зүчеләр, йөзләгән машиналар, земснарядлар, бульдозерлар, экскаваторлар килде, Олы болын белән Чүмәле тау арасында плотина калкып чыкты, күз күреме җитмәс сусаклагыч барлыкка килде.
Җәйге матур көннәрдә Карабаш диңгезе дә тыныч, күндәм. Анда Әлмәт, Ленино- горск, Бөгелмә һәм Карабаш нефтьчеләре ял итәләр: су коеналар, балык каптыралар. Ә менә шушындый җил-давыллы көнне якын килмә инде син аңа. Андый чакларны сусаклагыч баш бирмәс аждаһага әверелә, моңарчы яшереп торган дуамаллыгын күрсәтеп ала. Исемнәре дә телгә алынмый торган инеш-елгалар бергә туплангач, әкәмәт зур көчкә ия булалар икән. Бердәмлектә шул хикмәт. Дәрман зур инде ишле суда. Нефтьчеләр Карабаш диңгезенә җыйналган ишле суның бу көченнән файдалана белделәр. Зәй суы куәтле насослар белән җир астына кудырыла, сусаган дивонның сусавын баса, миллиардлаган тонна хәзинәне җир өстенә этеп чыгара. Әйе шул, Исмәгыйл бабай әйтмешли, көчне, куәтне төрлечә кулланып була — аны кая юнәлтәсең бит™ Шулчак Габделбәрнең хәтеренә бала чагында булып үткән бер вакыйга килеп төште. Шуңа ялганып, бөтен тормыш юлы күз алдыннан үтте.
...Кайдадыр, көнбатышта, дөньяга ут капкан, кан коела, җәһәннәм кисәве дөрләгән чак иде. Беренче класска укырга керәм дип торганда, әнисе үлеп китте, йөрәк ярасы йомылып бетмәде, әтисенең сугышта һәлак булу хәбәре килде. Туйганчы ипи ашаган көннәр татлы төш булып калды. Тамагы һич тыңгылык бирмәгән әнә шун-дый җәйге көннәрнең берсендә дусты Галимҗан Исмәгыйл бабайның кыярын басарга котыртты. Габделбәр андый эшкә маһир түгел иде. Икеләнде, шулай да ризалашты. Тамак дигәнең берни белән дә хисаплашмый икән шул. Ләкин койма төбендә сакта торудан артыгына йөрәге җитмәде аның. Монда эш катлаулы түгел, кеше-кара күренү белән, әче итеп сызгырасың гына. Калганы Галимҗан эше.
Тик киртә буенда торуның да рәте бар икән. Дусы бакчага кереп югалуга күп булса биш минут үткәндер. Әнә куе яфракларны кыштырдатканы да ишетелә инде. Габделбәр исә аяк очына баса-баса аны карый. Шул чак кемдер йомшак кына итеп аның колагыннан эләктереп ала.
— Ә-ә-ә, тишек борын, әйдә әле.
Исмегыйл карт, колактан авырттырмый да, җибәрми дә тоткан хәлдә, малайны капкадан алып кереп китте. Галимҗан качты, ә ул эләкте. Менә хәзер карт аны эскәмиягә йезтүбән яткырыр, киндер ыштанны күрше кызларын оялтмаслык кына итеп төшерер дә аннан мурда үрергә әзерләп куйган тал чыбыгы чыжлар. Габделбәрнең аркалары эсселе-суыклы булып китте, маңгаена тир бәреп чыкты.
Ләкин вакыйга бөтенләй икенче төс алды Исмәгыйл карт аны өенә үк кертеп, өстәл артына утыртты һәм алдына эре-эрө яшел кыярлар китереп куйды. Аннан өстәл тартмасына тыгылды, аптырап калган малайга зур гына ипи сыныгы китереп тоттырды.
— Аша, — диде ул, аталарча ител. Аннан үзе дә Габделбәр каршына килеп утырды һәм тәҗрибәле укытучы кебек салмак кына тезә башлады:
— Син, апаем, ярыйсы гына буй җиткерел килесең, — диде бакчачы. — Беләгеңдә көч. йөрәгеңдә гайрәт арта. Синең кебек чакта әнә шул көч-куәт һич тынгы бирми, тик тотмый. Шундый сөаль туа: шул пырдымсыз егәрлекне кая куярга? Башсызрак- лар аны теләсә нинди эшкә — яхшымы ул. яманмы — тота башлыйлар. Әйтик, кыйнашалар, кеше әйберенә кул сузалар.
Габделбәр ашаудан тукталып, башын иде- Исмәгыйл карт исә. малайның авырткан җиренә кагылуын сизеп, хатасын төзәтергә ашыкты:
__ Тартынмый гына тамагыңны туйдыр син. Кунак иткәндә ашау — урлашу түгел ул. Андый чакта сыйлануның һич ояты юк. Нәрсә сөйли идем әле? Әйе. Гакыллы баш һич алай итмәс, көченә дөрес юл бирер. Укырга форсат юк икән, бүген иң дөрес юл — авылдашларыңа булышу. Колхозда беләгеңә күрә эше табылмый калмас, председатель Вогыйз абыең белән үзем сөйлә-шермен. Шулай. Хезмәтнең тире ачы, җимеше татлы була аның. Күңел биреп хезмәт итсәң, тамагың да туяр, ас-башың бөтенәер, үзен кешө булырсың. Эш күрсәткән ирне ил онытмас диләр. Ват.»
Бакчачы картның киңәше бик ярады Габ-делбәргә. Шул вакыйгадан соң «Уңыш» колхозында кулыннан килгәнчә эшләде Габ-делбәр. Авыл халкының кайгы-шатлыгын уртаклашып яшәде. Зәй-Каратайлылар хез-мәтчел халык. Алярның эшчәнлеге аркасында «Уңыш» колхозы авыр сугыш елларында да өшәнмәде, Татарстандагы алдынгы, бай колхозларның берсе булып калды, «миллионер колхоз» диген аты чыкты. Әнә шул мактаулы, уңган, сер бирмәс колхозчылар сөеп үстерделәр аны. Иң мөһиме — хезмәттән ямь табарга, эшкә күңел куярга өйрәттеләр
Габделбәр теше-тырнагы белән җиргә ябышып ятучы авылдашларын, язларын шо-мырт чәчәкләренә төренеп, купшы таллар арасыннан агып яткан Каратай елгасын, айлы төннәре белән тыныч авыл кичен калдырып армиягә китте. Әйләнеп кайткач, аларның байтагын тапмады. Каратай суы һәм Зәй буендагы бөдрә таллар, тау битләрендәге миләшләр, чытырманлыклар каядыр чигенеп, бу яклар өчен ят булган корыч манараларга, пудра ягынган резервуарларга урым биргәннәр. Тау төбәкләренә тынгысыз буровойлар менеп басканнар. Кичләрен авыл өстендә, ерак басуларда, Зәй көзгесендә йолдызларны көнләштереп, электр лампочкалары җемелди. Урмаи-кыр- парны, үэән-каенлыкларны ярып асфальт юллар, югары вольтлы электр линияләре, өстә калган кызыл балчыгы белән «без монда» дип кычкырып ятучы нефтепровод-лар үткәрелгән. Зәй буенда яңа калалар, зур-эур поселоклар үсеп чыккан. Машина дигәнең чебен-черкидән дә күбәеп киткән.
Авылда халык бермә-бер ишәйгән. Йорт-ларның берсеннән йомшак рус сөйләме ишетелсә, икенчесендә думбра кыллары чыңлый, татарларга аңлаешлы әзербәйҗан сүзләре яңгырап китә.
Авылдашларның да байтагын алыштырып куйганнар диярсең. Элегрәк телләреннән «буразна» белән «ферма» сүзләре төшмәгән Зәй-Каратай егетләре «буровой» да «нефть» дип кенә җибәрәләр. Байтагы инде әнә шул «ду» кубып нефть чыгаручылар белән аралашып та беткәннәр. Эштән кайткач та. мазутлы киемнәрен салмыйча, «мин кем» дигәндәй горурланып йөриләр.
Шулар бары бергә кичәге сержантның күңелен иләсләндерел җибәрделәр Кунак булып озак йермәстеи. ул чагында Леиино- горск якларында бердәнбер булган промыселның җитәкчеләре янына килде. Шәмдәй егетләрнең кирәк чагы иде. Шулай да мондагы абзыйлар, иң элек, килүченең буй- сынына түгел, машина чамасын белүенә, электр серләре белән танышлыгына карадылар. Габделбәрнең танкист булуын, электр тирәсендә дә тешәп калганнардан түгеллеген белеп алгач, күтәрел йөртердәй итенделәр».
Писмән, Зәй-Каратай һәм Карабаш якларында бораулау эшләренең тәмам кызган вакыты. Бораулаучылар скважиналарны берәмләп түгел, дистәләп тапшыралар. Мондый чакта иң әһәмиятлесе — скважиналарны үзләштерү, хәзинә юлларын тизрәк чистартып, аларны илнең кан тамырына тапшыру. Габделбәрне дә скважиналарны үзләштерү бригадасына билгеләделәр. 1952 елның шул көненнән башланды инде егетнең тынгысыз хезмәте. Машиналар да менә алмаган тау башларына җиһазларны күтәреп ташу дисеңме, суы ташыган чагында Зәй аша йөзеп чыгу, яисә шундагы чытырман әрәмәлекләр аша яңа скважиналарга юл салу дисеңме, нефть хәзинәсен һаман юллый алмый скважиналар янында кунып- төнеп яту дисеңме — берсе дә калмады. Аның каравы үзләштерүчеләр үткән юлларда фонтаннар симфониясе көчәя, үсә торды. Хөкүмәтебезнең зур бүләге — «Почет билгесе» орденын шушы елларда алды инде Габделбәр.
Скважиналар, яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләрдәй, күзгә күренеп ишәйделәр. Инде Габделбәр дә, үзләштерү бригадасыннан китеп, күңеле тарткан Зәй буйларында — Карабаш промыселында калды.
Нефтьчеләр аның киң күңелле, эшчән, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килүче чын дус икәнен күптән беләләр иде. Шунлыктан егетнең өлкән оператор итеп билгеләнүенә биш куллап куаныштылар.
*
* *
«Лениногорскнефть» идарәсендә скважи-наларны автоматлаштыруның иң беренче «САТ-1» системасы Габделбәр эшли торган участокта монтажланды. Ләкин идарәнең автоматлаштыру цехы эшне җиренә җиткермәде. Цех тагын да эффектлырак булып күренгән системалар белән мавыгып китте — 1 нче промысел скважиналарын ра- диодиспетчерлаштыруга һәм катламга су кудыра торган куст-насос станцияләрен автоматлаштыруга бөтен көчен бирде. Карабаш промыселындагы «САТ-1» системасы онытылып калды. Аны эшкә яраксыз, уңышсыз эксперимент, дип ташларга җыенучы-лар да күренгәли башлады. Чөнки бу система өстәмә мәшәкатьләр тудыра, җәен, аз- маз яшенле көннәр булса да идарә итү линиясенең узеллары янып чыга. Аларны төзәтүгә байтак кына көч һәм вакыт таләп ителә иде.
Әмма Габделбәр белән мастер Пилипенко башка фикердә булдылар. Рационаллаш- тыручы-оператор Габдрахман Миңлебаев, нефть осталары Әфләтунов һәм башкалар да автоматларны ходка җибәрү ягында иделәр. Бервакыт, үзара сөйләшеп утырганда, мастер мәсьәләне кабыргасы белән куйды.
— Сезнеңчә ничек, автоматны аякка бастыра алабызмы? — диде ул янындагыларга.
— Теләсәк, булдырабыз, — диде Миңлебаев, — тик моның өчен дүрт-биш кешене бер-ике айга башка эшләрдән азат итәргә кирәк.
— Юк, бу кустарьчылык була, — дип сикереп чыкты Габделбәр.— Эшне кем башлаган, шул ахырына да җиткерергә тиеш. Без аларга булышырбыз.
Мастер да Габделбәр сүзен җөпләде.
— Шулай дөресрәк булыр, — диде ул. — Система автоматлаштыру цехы балансында тора ич. Җитәкчеләр аны безгә чын хуҗаларча тапшырсыннар.
— Ике ел маташтылар инде. Барыбер...— дип сукранды кемдер.
Таралышканда мастер «беразга кал» дип Габделбәр Сәетгәрәевкә ым какты.
— Ә син бу системаны списать итәргә җыенуларын беләсеңме? — диде ул, борчылып. — Юк шул менә. Автоматлаштыру цехы кешеләре бирегә бүтән килмәячәкләр. Нефтепромысел идарәсендәгеләр дә шул фикердә. Безгә цехның партия оешмасына мөрәҗәгать итүдән башка чара калмый. Бәлки, файдасы тияр.
— Алай да ярый, — диде Габделбәр,— ятып калганчы, атып кал.
...Автоматчылар кунакларны ачык йөз белән каршыладылар. Теге яки бу цехта мөһим мәсьәләләр хәл ителгәндә күршеләрдән дә вәкилләр чакыру “Лениногорск- нефть» идарәсенең партия-профсоюз оешмаларында гадәткә кереп киткән иде. Шулай да сагаеп калдылар. Бу юлы нефть чыгаручылар чакырусыз һәм көтмәгәндә килеп керделәр бит. Җитмәсә, сүз дә алар промыселына кагылмый, беренче промыселны автоматлаштыру мәсьәләләре тикшерелә.
Габделбәр белән Пилипенко тын гына утырдылар. Мондый шартларда үз фикереңне яклауның никадәр кыен булачагын сизенәләр иде алар. Шулай да бәхәскә әзерләнеп тордылар.
Көн тәртибендәге мәсьәлә тикшерелеп беткәч, цех начальнигы Әхтәм Шәйхуллин, аларга таба борылып:
— Бәлки, кунакларның әйтәсе сүзе бардыр, — дип куйды.
— Бар. — дип урыныннан кузгалды Пи-липенко, — һәм сүз зурдан булыр. Сез хәзер генә скважиналарны автоматлаштыруның яңа системасы турында бәхәсләштегез. Ә безнең промыселдагы система турында оныттыгыз. Шуны исегезгә төшерергә иде исәп.
— Кирәге бармы икән? — диде Шәйхул- лин. — Иске нәрсә. Без аңа борылып кайтмаска булдык.
— Нефтьчеләр исә башка фикердә, — дип сүзгә кушылды Габделбәр. — Автоматларга тотылган акчаны артыгы белән кайтарып алырга кирәк. Промысел егетләре системаның эшләячәгенә ышаналар. Тик сездән ярдәм булсын.
— Нинди ярдәм? — дип бүлдерде Шәй- хуллин.
— Берор айга өч кеше бирегез, — диде Пилипенко. — Калган ягын үзебез карарбыз.
— Ул кешеләрне каян алырга соң?
— Анысы инде сезнең эш.
Җыелыш кабат кызып китте. Сүзгә яңа- дан-яңа кешеләр кушылды. Күпчелек бу мәсьәләне башка вакытка, Зәй-Каратайда диспетчерлаштыру эшләре беткәч, карау ягында иделәр. Ләкин промысел вәкилләре үэ сүзләрендә нык тордылар. Цех начальнигы бәхәсне тәмамларга ашыкты.
— Яхшы,—диде ул. — Берничә көннән ике кеше барыр.
Системаның яңадан тууы әнә шул шау- шулы вакыйгадан соң башланды. Иң элек аңа 40 скважина ялгадылар. Аннан участоктагы скважиналарның барысы да диярлек тоташтырылды. Диспетчерлык пунктының эшен койлөп җибәрделәр Габделбәрлор, рационаллаштыручы Миңлебаев, Әфләту- ноолар системаның эшләү мөмкинлекләрен арттыру турында уйлыйлар иде инде.
Хәзер операторларның куллары бушады. Участок инде яңа скважиналарны естомә эшче көчләрдән башка гына кабул итеп ала башлады. Егетләр элеккеге кебек өчәр-дүр- тәр скважинага түгел, һәрберсе 7—10 скважинага хезмәт күрсәтүгә керештеләр.
Автоматларның җайга салынуын күргәч, промысел җитәкчеләре дә ярдәмнәрен арт-тырдылар. Ниһаять. 5 нче промыселның мастер Пилипенко участогы Татарстанда беренче булып бер сменалы эшкә күчте.
Тенге сменадан бушаган операторлардан диспетчерлык пункты каршында ремонт группасы оештырылды. Бу — бригаданың тел көченә әверелде. Ремонтчылар скважиналарның туктаусыз эшләвен тәэмин итү белән бергә, линияләрне, җайланмаларны алдан әзерләп тордылар, башка төр перспектив мәсьәләләрне хәл иттеләр. Бу исә нефть чыгаруны киләчәктә тагын да арттыруга китерде. Хезмәтне автоматлаштыру һәм механикалаштыру ягыннан участок республикада беренче урынга чыкты. Аның тәҗрибәсен өйрәнергә күрше Башкортстан- нан һәм Куйбышев өлкәсеннән әледән-әле килеп торалар.
Нефть чыгаруда яңалыклар, резервлар эзли-эзли, Габделбәр җитәкчелегендәге коллектив үсә, ныгый барды. Нефтьчеләрнең байтагы, дөньяга шуның өчен генә килгәндәй. операторлык хезмәтенә ансат өйрәнделәр. Кайсылары исә, мәшәкатьле эшнең җаена тешә алмый йөрделәр. Демоби- лизацияләнгән лейтенант Марат Сәфәров белән шулай булды. Тәмам аптырады аның белән Габделбәр. Теләк тә бар кебек егеттә. Ләкин эшкә күңел куеп җиткерми. Бәлки, эшен ошатып җиткермидер. Мастер белән киңәшеп, Маратка зуррак поручение бирергә булдылар. Электриклар курсына җибәреп укытып кайтардылар да, алты скважинага хуҗа итеп билгеләделәр.
— Монысын булдыра алсаң, унбиш скважина бирербез. — диделәр аңарга.
Иптәшләренең игътибары Сәфәровны үзгәртел җибәрде. Ул уртак эш өчен янып- кееп йөри башлады. Шулай да тәҗрибәле Габделбәрнең янында булуы һәрчак кирәк аңа.
Бервакыт Марат әлсерәп, арыл-талыл үзәк культбудкага кайтып егылды. Эш көне тәмамланган чак, инде биродә кемне дә булса очратырмын дип өметләнмәгән иде. Өстенә чиста киемнәрен киеп маташучы Сеетгәрәевне күргәч:
— Мерниклардан нефть акмый, — дип карланырга тотынды ул. — Өч скважинаны төнлеккә ябыл калдырдым.
— Чарасын тапкансың икән,—диде Габ-делбәр, кашларын җыерып. — Мәшәкатьләнеп тормагансың.
— Сынал карамаган әмәлем калмады инде. —дип акланды Марат, — көнозын шулар янында маташтым.
— Калмады дисең, алайса, — Габделбәр әле генә салып куйган эш киемнәренә үрелде, — барып карыйк әле.
Марат юл буе үзагымны булдыру өчен ниләр эшләве турында сөйләп барды. Газ ташлагычларны тикшөрә-тикшерә байтак бардылар алар. Мерниклар янында озак-
озак тукталып, нефть килүен көттеләр. Әмма ул, туңгандай, бер урында тора иде. Төп җибәрү япкычларын ача-ача, алар үз дигәннәренә ирештеләр. Нефть юл алды, мерниклар бушый башлады.
Алар бетен скважиналарны җибәреп, культбудкага кайтканда төн уртасы җиткән иде инде. Ләкин мәшәкатьле көн моның белән тәмамланмады әле. Карабашка кадәр 15 километрлап араны җәяү тәпиләделәр. Зур эш башкарылды ул көнне. Әмма бу турыда участокта да, промыселда да берәү дә белмәде. Иртән эш башлануга Габделбәр участокта иде инде.
Иптәшләре белән мөнәсәбәттә намуслылык, эшкә чың хуҗаларча иҗади караш коммунист Сәетгәрәевнең төп сыйфатларыннан берсе- Нефтьчеләрнең Габделбәргә тиңләшергә тырышулары юкка гына түгел шул. Теге яки бу эшне ансатлашть'руга, җайга салуга багышланган дистәләрчә рационаллаштыру тәкъдимнәре кертте ул. Татарстанда беренче булып нефтьне салкын килеш сусызландыру чарасын да ул уйлап тапты.
Сәетгәрәевнең бу эше күпләрне кызык-сындырды. Хәзер «Иркеннефть» идарәсенең фәнни-тикшеренү лабораториясе аны тагын да камилләштерү өстендә эшли.
...Инде хәзер Василий Дмитриевич Пили- пенконың участок начальнигы булып, ә Габ-делбәрнең мастерлыкка күтәрелүләренә һәм 5 нче пррмыселның «Иркеннефть» идарәсенең икенче промыселына әйләнүенә дә байтак вакытлар үтте. Алар коллективы «кара алтыноны иң күп бирүче буларак, промыселда гына түгел, бөтен Татарстанда дан тота...
...Төн уртасы җитеп килә иде инде Габделбәр папирос чыгарып кабызды да өенә таба атлады. Әйе, тәүлек узды, ләкин Сәетгәрәевнең эше бетеп җитмәгән иде әле. Иртәне нәкъ шуннан, тәмамланмаган эшеннән башлап җибәрергә ниятләде ул. Кичкә таба булган иде ул хәл.
Габделбәр участоктан кайтып, бүлмәсенә керергә өлгермәде, үзен өлкән яшьләрдәге бер агай туктатты. Карабаш нефтьчеләренә таныш кеше ул, Әкъдәс Әминов. Габделбәр белгәннән бирле поселокта участок милиционеры булып эшләде. Соңгы вакытта ни сәбәпледер формасын граждански костюмга алыштырган иде.
Кул биреп күрешкәч, бүлмәсенә чакырды аны Габделбәр. Әминов утырды, шактый гына тын торды. Аннан соң гына:
— Эшсез йөрим бит әле, Габделбәр Бариевич, — дип куйды. Аның тавышында ук ниндидер дулкынлану, ачыну сизенгәч, Сә- етгәрәев ипләп кенә сораша башлады.
Әминовның да бала чагы авыр елларга туры килгән. Уку дигән нәрсә юньләп эләкмәгән. Шулай да үзенең тырышлыгы белән шактый гына үсә алган. Дөньяны гөлгә бизәргә, аны бөтен начарлыклардан азат итәргә омтылган аның күңеле. Шул теләк аны милиция эшенә алып килгән. Әмма заманалар үзгәргән саен белемсезлегенең чабудан тартуын ныграк сизенгән ул. Хәзерге чорда милиция работнигы өчен чын педагог булу, марксистик-ленинчыл тәгълиматны тирән белү шарт икәнен тәмам аң-лаган. Шуңа газапланып озак йөргән һәм, ниһаять, эштән чыгаруларын сорал гариза биргән. Аның үтенеченә каршы килмәгәннәр. Ә хәзер «Иркеннефть» идарәсенең ав-тохуҗалыгына слесарь булып килмәкче икән. Ләкин нияте тормышка ашмаган. Салкын канлы, игътибарсыз начальникка туры килгән Әминов.
Автохуҗалыкка барып, менә шул мәсьәләне хәл итәргә кирәк иде Габделбәргә.
...Ул килгәндә, тынгысыз шоферлар ашкынулы юлларга чыгарга өлгермәгәннәр иде әле Габделбәр начальник кабинетына узды һәм кыска гына итеп йомышын сөйләп бирде Чыннан да, уз сүзле кеше икән бу Горбашкин. Башта «лимит юк» та, «фәлән дә төгән» дип сөйләнде, төрле сәбәпләр эзләп маташты. Тик Габделбәрне бик ансат урап уза алмасын аңлагач кына, кар-тасын ачып салды:
— Кирәкми, алмыйм мин аны, — диде ул- — Теге чакны да дүрт-биш шоферны унбиш суткага утыртты. Шуның аркасында гына коллективта хезмәт дисциплинасы түбән булып күренде, премиясез калдык.
Габделбәргә бу кешенең балаларча хөкем йөртүе гаҗәп тоелды.
— Соң ул мәсьәләдә кем гаепле? Мили-ционермы? Әллә коллективы белән эшләмәгән җитәкчеме? — диде ул, көлемсерәп. Горбашкинга озак кына мораль укырга туры килде. Ләкин тегенең үз туксаны туксан, һаман үзенекен сөйли:
— Алмыйм. Өйдәге бөтен чүпне урамга ташып бетерер.
Г орбашкинны автомашинага утыртып, Лениногорскига «Иркеннефть» идарәсенә барырга туры килде. Эминовны эшкә алу турында гаризага резолюция салынгач кына, Карабашка борылды Габделбәр.
Кояш төшлеккә күтәрелгәндә нефть мастерының җитез газигы таныш үзәннәрдән чаба иде инде. Юл уңаена ерак рәтләрнең
оорсенә — Үзбәк авылы янына барып чыгарга булды ул.
Зур юлдан читтә, начальство күзе сирәгрәк тешә торган участок бу. Шунлыктан, һәр скважинада диярлек булырга, операторлар белән сөйләшеп, күрсәтмәләр бирергә туры килде.
Ииде китәргә генә дигәндә, аны нефть- че-оператор Зәбир Максутов туктатты:
— Яныгызга барырга идем әле, Габделбәр абый, — диде ул, үртәлгән тавыш белән. — Китәм мин моннан. Өлкән оператор яшәргә ирек бирми. Гел бәйләнә, иң кыен зшләргә куша.
Егетнең рәнжегәне әллә каян сизелеп тора. Чыннан да, нидер булган болар арасында.
Габделбәр Максутовны күптән белә. Про-мыселда ун елга якын эшли ул. Өченче разрядлы операторга кадәр күтәрелде. Эшнең остасы булып килә. Бу гади авыл малаен нефть чыгару серләренә өйрәтү эчен күпме көч куелган. Биредән китеп кая бара да, кемгә күпме файда китерә. Барын да ер-яңадан башларга кирәк ич. Үзенә дә зыян, җәмгыятькә дә.
Максутовның иңеңә кудын салып, өнә шулерны сөйләп бирде Габделбәр. Өлкән операторны кисәтәчәген әйтте, егетне тынычландырып, урынында калырга күндерде.
Автомобиль асфальт юлга чыгып, Карабашка борылгач та, Максутов турында уйланудан тукталмады ул. Китәм, имеш. Күңел ярсулы чакта үлчәмичә әйтелә шул. Ә соңыннан терсәкне тешләп булмый. Бервакыт әле өлкән оператор булып эшләгән чагында, ул үзе дә утырган ботагына балта күтәрмәдемени?
Скважиналарда чисталык өчен көрәшнең иң кызу көннәре иде. Габделбәр иртүк егетләргә эш бүлеп бирде дә юл буендагы ике көпшәле скважинада калды. Җиңнәрен сызганып трап-мерникларны юарга кереште Шул вакыт, гөнаһ шомлыгына каршы дигәндәй. промыселның өлкән инженеры Нәҗип Байков килеп чыкты.
— Өлкән операторга трап юудан башка эш калмаган икән,—диде ул, әче көлеп. Шуннан китте кызып. Имеш, син оештыра белмисең. Имеш, син өлкән оператор түгел. Промыселдан куарга гына сине!
Инженерның болай котырынуы тикмәгә генә түгел иде. Берничә ай элек уздырылган җыелышларның берсендә үзен Сәет- гәрәев тәнкыйтьләп чыкканнан бирле шулай бәйләнә иде ул. Габделбәрнең һәр адымыннан чи эзли, аны кимсетергә маташа. Ул көнге кыланмышы аеруча тәэсир итте Габделбәргә. Шул ук кичне эштән алуларын сорап гариза язды.
Промысел мөдире Николай Николаевич Ким үтенечне өстәл тартмасына салып кунды да Сәетгәрәев янына килеп утырды һәм гадәттәге йомшак, ләкин ышанычлы тавышы белән сөйләп китте. Сәетгөрәевнең үпкә- рөнҗүләре бөтенләй юкка чыкты.
Китмәде, калды промыселда Габделбәр һәм зур хатаны ясамый калды. Әйе. әнә шулай анда-монда бәрелми-сугылмый бер урында тир түгеп иҗади эшләве аны — гади игенче улын—-дәүләт эшлеклесеиә кадәр күтәрде Аны гынамы?.. Оператор Вазыйх Арсланов, Наил Шәрифуллин һәм Әнәс Мөхсиновлар инженер дипломнары алдылар, җир асты ремонты мастеры дәрә-җәсенә күтәрелделәр. Гади нефтьче Фәхрие лам Ямалетдинов — Габдрахман авыл Советы, Закуан Рәкыйпоә — Карабаш поселок Советы депутатлары булып сайландылар. Алар участогында гына дүрт депутат хәзер? Дөньяны ямьгә бизәүче хезмәт бул- маса, әнә шулай үсәр идеме соң кешеләр? Эш күрсәткән ирләрне ил онытмый шул.