Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
Узган елның декабрь аенда Казанда яшь
язучыларның 111 конференциясе булып үтте.
Конференциягә Башкорстаннан.' Чу- вашстаннан.
Удмурт. Мари республикаларыннан, Чилабе,
Пермь өлкәләреннән һам Татарстан
районнарыннан, шәһәрләреннән йөздән артык
яшь язучы катнашты Алар барысы да завод-
фабрнкаларда, колхоз- совхозларда эшлиләр,
төрле уку йортларында укыйлар, шул ук вакытта
әдәби ижат эше белән дә шөгыльләнәләр. Кай-
берләре хикәя, повесть яза, икенчеләре поэзия
жанрын өстенрәк күрә, ә өченчеләре драма,
очерк жанрларында көчләрен сынап карый.
Конференцияне Тукай исемендәге клубта
Татарстан язучылаоы союзы идарәсе пред-
седателе Мирсәй Әмир ачты. Ул әдәбият
мәйданына беренче адымнарын атлаучы яшь
авторлар алдында торган борычлар турында
сөйләде, аларга янадан-яна иҗади укышлар
теләде
Аннан соц сүз ВЛКСМнын Татарстан өлкә
комитеты секретаре Р. Фәрхневкэ бирелде. Аныц
комсомол эше һәм әдәби ижат мәсьәләләре
турындагы чыгышын яшь язучылар
кызыксынып тыңладылар.
казан дәүләт университеты доценты, шагыйрь
һәм тәнкыйтьче Зәет Мәжитов. конкрет
авторларның әсәрләренә тукталып, яшьләр
ижатындагы уңышлы һәм кимчелекле яклар
турында эчтәлекле доклад ясады.
Конференция вакытында 9 секциядә кырык
авторның әсәрләое тикшерелде. Бу әсәрләрне
тикшерүдә X. Туфан, С. Хәким, И. Туктар, Ә. Исхак,
Ф Хөсни, Ә Еники, А Расих, Г. Галиев. Г Минский,
Н. Дәүлн, II Арсланов, Ә Юныс, башкорт шагыйре
Г Әмирн, X. Вахит, Б Гыйззәт, Ш Галиев, Л.
Ихсанова, Г Ахунов. С Сабиров, Г. Мө-
.хәммәтшин һ. б.лар кебек тәҗрибәле прозаиклар,
шагыйрьләр, драматурглар һәм тәнкыйтьчеләр
катнашты
Моннан тыш яшь язучылар поэзия үзен-
чәлекләре турында филология фәннәре докторы
профессор Хатип Госман. Татарстан т.чрихы
буенча тарих фәннәре докторы профессор
Рәфикъ Пәфнков, тел-стнль мәсьәләләренә
карата филология фәннәре кандидаты X
Курбатов лекцияләрен тыңладылар Н. Исәнбәт
әдәби мирас. Г Баширов талант һәм әдәби тел
мәсьәләләре турында сөйләде. Ф Хөсни үзенең
язу тәж* рибәсе белән уртаклашты.
Соңыннан конференциягә катнашучы барлык
язучылар Тукай исемендәге клубка йомгаклау
җыелышына килделәр
Беренче сүзне шагыйрь С. Хәким алды. Ул Р.
Харисов. 3. Гбмәрова, К Мостафнн әсәрләренә
аерым-аерым тукталды, конкрет мисаллар
китереп, алар иҗатындагы үзенчәлекле якларны
күрсәтте.
«Ул яхшы шигырьләр яза. Анын ши-
гырьләрендә тормышыбыз сулышы яңгырап
тора». — диде X. Туфан яшь шагыйрь Г. Рәхим
турында, шулай ук ул Ф Шә- фигуллин. А. Хәлим.
Т. Камалиевларнын да конференциядә
тикшерелгән әсәрләренә уңай бәя бирде.
Бу җыелыш конференция вакытында
эшләнгән эшләргә отчет бирү формасында
барды Шуңа күрә бик табигый чыгыш ясаучылар
күбрәк үз группаларында тикшерелгән
авторларның иҗатына тукталдылар Мәсәлән, Ә
Исхак, үзеннән алда сөйләгән С. Хәким белән X
Туфан кебек үк, үз группасындагы яшь
шагыйрьләрнең X Хөснуллин, М. Газизов. X.
Гатнн. Р Шакиров. Ә. Сннегулов әсәрләрен ана-
лизлады. ә Н. Арсланов исә Ә Ихсанов. Ш.
Маннапов. 3. Самигуллин. Р. Вәлнева. X. Әюпов
әсәрләренә күзәтү ясады, алар- ны өлкән
шагыйрьләрнең унышлы үзенчәлекләрен дәвам
иттерергә чакырды
Ф Хөсни яшь прозаиклардан Р Батул- лнн. М.
Харисов, А. Хәсәнов иҗатларына хас булган
уртак сыйфатларны күрсәтте. «Алар өчесе дә
өметле, каләмле егетләр. — диде ул. — Аларда
схематизм юк. кеше күңеле белән эш итә беләләр
Телне сөя беләләр. Ләкин әдәби ижат эшенең
җитдилеген тулысы белән күз алдына китереп
җиткермиләр. Әсәрләрендә гражданлык хисе
җитеп бетми Аннары аз язалар Үз өсләрендә бик
нык эшләргә кирәк»
А Расих яшь шагыйрьләрне проза жанрында
да көч сынап карарга чакырды, аннары М
Маликова. Р Фәезоа. А Тн- мергалин әсәрләренә
тукталды, аларның һәрберсе иҗатындагы
унышлы һәм кимчелекле якларны әйтте
Апае районнан килгән М Рафикоаиың
«Чүрәкәй» исемче китабына Г Ахунов уңай бәя
бирде. Шулай ук ул Д. Вагыйзовиын «Казан
утлары» журналында басылып чыккан
«Принцип», «Балыкчылар» очеркларының телен,
аларда сурәтләнгән образлармы
мактап телгә алды һәм яшь прозаик М.
Хәбнбуллин әсәрләренә дә киң тукталды.
Болардан тыш җыелышта Г. Мөхәммәт- шин. II.
Туктар һәм М. Хәсәнов та Р. Исаев. Р. Фазлыев. Ф
Гыйльметдинов, 3. Шакиров. Ә. Галиев, Н.
Идрисов. Р. Кә- рәмиев әсәрләре турында
фикерләрен әйтеп. чыгыш ясадылар.
Җыелыш ахырында Татарстан язучылары
союзы идарәсе председателе М. Әмир йомгаклау
рече белән чыкты.
Конференция көннәрендә яшь авторлар радио,
телевидение буенча чыгышлар ясадылар
Язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында
үткәрелгән чираттагы «Әдәби җомга» да алар
иҗатына багышланды. Бу кичәдә яшь язучылар
үзләренең әсәрләрен укыдылар.
ДУСЛАР ХАТЫ
Татарстан язучылары союзына, идарә
председателе исеменә бер хат килеп төште.
«Кадерле Мирсәй Мөсәлимович/ — дип башлана
ул хат. — Сезне Бөек Октябрьның 50 еллыгы
белән котларга рөхсәт итегез. Узган ел без —
Леон Небенцаль. Вилли Ловин һәм мин — Сездә
кунакта булган идек. Сибгат Хәким белән Гази
Кашшаф бездә. Г ермания Демократик
Республикасында, булдылар. Немец язучылары
союзы һәм Татарстан язучылары союзы
арасында дусларча элемтә ныгый бара. Без
сездә күп кенә шагыйрьләр, прозаиклар һәм
әдәбият белгечләре белән таныштык.
Аларның барысына да чын күңелдән
сәламәтлек, бәхет һәм иэуади эшләрендә яңа
уңышлар телибез.
Татарстан язучыларына багышлап. «Аврора»
залпы» исеме астында кайбер фикерләремне
язып җибәрәм.
Дусларча сәлам белән.
Сезнең Эр их Мильштат.
«АВРОРА» ЗАЛПЫ
«Аврора» залпы иске, черек дөньяны җимерде.
Бөек Октябрь үз сүзен әйтте.
Моңа ярты гасыр вакыт узды. Бу еллар
тиңдәшсез хезмәт, җиңү еллары булдылар.
Халык. Ленин партиясе җитәкчелегендә, үзенә
мәңгелек дан яулап алды.
Ил гүзәл ил булып әверелде, тормыш үзгәрде.
Кырларда куәтле тракторлар бай уңыш әзерли
Суканы инде музей экспонаты буларак кына
күрергә мөмкин.
Халык Совет җиреннән төрле илбасарларны
себереп түкте...
Ленин иле җиңелмәс, куәтле ил булып әверелде.
Аның нигезендә совет фәненең бүгенге
казанышлары ята... Ильич утлары, якты кояш
кебек, бөтен дөньяга үзенең сафландыргыч
нурларын сибә.
Анда да. Зөһрә йолдызда да мәңге үлмәс гимн
яңгырады:
«Кузгал, уян, ләгънәт ителгән
Коллар һәм ачлар дөньясы...»
Бу гимн, күкрәү авазы булып, бөтен җир шары
тирәли әйләнде. Пентагондагы джентльменнар,
Бонндагы әфәнделәр күңеленә курку төште...
Ә совет халкы, бөтен прогрессив кешелек
дөньясы белән берлект*. Бөек Октябрьның 50
еллыгын бәйрәм итә...
Җир яшәрде, дөнья яңарды».
ТАТАРСТАН КОМПОЗИТОРЛАРЫ
СОЮЗЫНЫҢ VIII ПЛЕНУМЫ
Татарстан композиторларының 1967 елның
декабрендә җыйналган VIII пленумы. РСФСР
композиторлары союзы секретариаты утырышы
белән берлектә, Казанда үткәрелде. Пленумга
Мәскәүдән — В. Фере, С. Баласанян;
Ленинградтан — А. Петров; Ростов-Доннан —
Артамонов. Баш- корстаннан — 3. Исмәгыйлов.
музыка белгече Мәсәгутов; Чувашстаниан—Ф.
Лукин һәм шулай ук Әзербәйҗан, Төркмәнстан,
Казагыстан композиторлары катнашты.
Пленум Казан консерваториясенең яңа салынган
Актлар залында симфоник музыка концерты
белән ачылды. Икенче көнне шунда ук
республика композиторларының камера
музыкасы әсәрләреннән төзелгән концерт
булды. Офицерлар йортында тамашачылар яна
җырлар, төрле музыка кораллары өчен язылган
әсәрләр тыңладылар. Муса Җәлил исемендәге
Татар дәүләт опера һәм балет театры пленум
көннәрендә «Түләк һәм Су-Сылу», «Җәлил»,
«Шүрәле» спектакльләрен күрсәтте.
Концертларга танылган сәнгать осталарыннан:
М. Булатова, В. Шәрипова, Р. Бн- лялова. й.
Гыйззәтуллин, И. Шакиров. Э. Җәләлетдинов, Г.
Ильясов; консерватория педагогларыннан: М.
Әхметов. Г. Ходжаев, И. Халитов. В. Тонча, В.
Столов, профессор Н. Рахлин, дирижер А. Мона-
сыйпов һ. б.лар катнашты. Ленин исемендәге
Культура сараеның Бөтенроссия смотрында
диплом алган татар хоры (җитәкчесе С. Шаһиева)
программасын да тамашачылар яратып
тыңладылар.
Татарстан композиторларының төрле жанр
әсәрләре белән танышканнан соң. Россия
Федерациясе һәм тугандаш республикаларның
күренекле музыка эшлеклелә- ре татар совет
музыка культурасының бүгенге торышы, аның
алдында торган бурычлар турында фикер
алыштылар.
ЯҢА ЦИРК
Узган елның декабрь аенда Казанда В. И. Ленин
исемендәге ^зәк стадион янында яңа цирк
бинасы файдалануга тапшырылды. Аның
залына ике мең ярым тамашачы сыя. Манежны
400 прожектор яктырта.
Циркны ачуга багышланган тантаналы
җыелышны Казан шәһәр Советы башкарма
комитеты председателе А. Бондаренко ачты.
КПССның Казан шәһәр комитеты секретаре Р.
Мусин тамашачыларны, төзүчеләрне бу
шатлыклы вакыйга белән котлады. Аннары сүз
Мәскәү'дән килгән «Союзгосцирк» берләшмәсе
директоры Ф< Бардианга бирелде. Ул бу бинаны
дөньяның иң яхшы циркларыннан берсе, дип
б әяләде.
Татарстан культура министры Б. Гыйз- зәтуллин
бу гүзәл бинаны житкерүләре ечен төзүчеләргә
рәхмәт әйтте.
Соныннан төзүчеләргә илебезнен танылган
сәнгать осталары цирк тамашалары күрсәттеләр.
МУСА РОЛЕНДӘГЕ АРТИСТ
КАЗАНДА
Укучыларга билгеле булганча. хәзер «Ленфильм»
киностудиясе «Моабит дәфтәре» исемле нәфис
фильм өстендә эшли Бу фильмда герой шагыйрь
Муса Җәлил ролен РСФСРнын халык артисты
Петр Григорьевич Чернов башкарачак. Күптән
түгел П. Г. Чернов Казанга килеп китте. Ул рес-
публикабыз башкаласына Муса турында күбрәк
нәрсә белергә, ана кагылышлы документларны
өйрәнергә, аны күреп белгән кешеләр белән
очрашырга, татар халкының тормышы белән
якыннан танышырга килгән иде. Шул максат
белән ул Татарстан дәүләг музеен карады.
Культура министрлыгында булды, татар
язучылары белән очрашты.
ТАТАРСТАН ДӘҮЛӘТ МУЗЕЕНДА
Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә
Мәскәү язучылары Чнстай шәһәрендә яшәде.
Шул елларда Чистайда яшәгән врач Д. Авдеев
алар белән якын аралашкан Бу врачның улы
биология фәннәре докторы В. Авдеев П.
Павленко. Н Асеев, К. Федин, Л Леонов. К. Тренев
һ. б. язучыларның Чистайда 1941—43 елларда
төшерелгән рәсемнәрен Татарстан дәүләт
музеена тапшырды.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНЫҢ
ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ
Әлмәттә яшь язучылар семинары үткәрелде.
Семинарда Әзһәр Габидн (Сарман), Флера
Гыйвзәтуллнна (Карабаш). Мөсә- гыйт
Хәбнбуллин (Азнакай). Азат Ганиев (Габдрахман
авылы) әсәрләре укып тикшерелде.
Семинар җитәкчеләре Г. Афзал. Ә маликов, Р.
Төхфәтуллин. Г Ахунов үзләренең
чыгышларында әдәби осталык мәсьәләләренә
киң тукталдылар, сюжет төзү, портретлар бирү,
тел-стнль чараларын ничек файдалану турында
өлкән язучыларның әсәрләреннән мисаллар
китереп сөйләделәр.
Семинар эшенә КПССныц Әлмәт шәһәр
комитеты секретаре С. К. Хакимова. Татарстан
китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе
мөдире С. Сабиров һәм Татарстан язучылар
союзының әдәбиятны пропагандалау бюросы
җитәкчесе Т. Мин- куллин катнашты.
Ә. Габидинен «Аланнарда балан» исемле
шитырьләр җыентыгын, А. Ганиевнең хикәяләр
китабын һәм М Хәбибуллннның «Җиде юл
чатында» дигән повестен нәшриятның 1969 ел
планына тәкъдим итәргә. Ф Гыйззәтуллина
шигырьләрен яшь шагыйрьләр җыентыгында
бирергә дигән карар кабул ителде.
Семинар эшләгән көннәрдә Әлмәтнен икенче
китапханәсендә Татарстан китап нәшриятының
1968 елгы тематик планы турында фикер алышу
үткәрелде. План белән нәшриятның матур
әдәбияты редакциясе мөдире С. Сабиров
таныштырды. Утырышта шәһәрнең
китапханәчеләре, китап сәүдәсе хезмәткәрләре,
язучылар катнашты.
Семинардан сон Әлмәт район культура йортында
зур әдәби кичә булды. Кичәне Гариф Ахунов
алып барды, ул. Бөек Октябрьның 50 еллыгы
уңае белән, татар әдәбияты ирешкән уңышлар
һәм илдәге хезмәт күтәренкелеге турында
сөйләде. Г. Афзал, С. Сабиров. Ә. Маликов, Р.
Төхфәтуллин. С. Сөләйманова. М. Хәсәнов. Ә.
Габидн. Ф. Гыйззәтуллиналар яна әсәрләрен
укыдылар. С. Сабиров шулай ук Татарстан китап
нәшриятының 1968 елгы тематик планы турында
да сөйләде.
Кичә район хезмәт ияләренең үзешчән
сәнгать концерты белән тәмамланды.
1967 елның 22 октябрендә Әлмәттә Габдулла
Тукайга һәйкәл ачылды. КПССныц Әлмәт шәһәр
комитеты беренче секретаре В В Ермаков
Тукайның лөнья әдәбиятында тоткан урыны
турында әйтеп, хезмәт нялә- SCH нефтьчеләр
каласында бөек шагыйрьгә лйкәл ачылу белән
котлады. Әлмәт шәһәр Советы башкарма
комитеты председателе урынбасары К Ханнанов
«Восход» кинотеатрына «Тукай» исемен бирү
турындагы карарны укыды. Татарстанның
атказанган укытучысы Мирза Таһнров, Тукай
премиясе лауреаты С. Өметбаев речьләр белән
чыктылар Беренче номерлы урта мәктәп укучы-
лары Тукайның «Туган тел» җырын җырладылар.
Аннары Г. Афзал. С. Сөләйманова, Ә.
Маликов Тукайга багышланган шигырьләрен
укыдылар.
Әлмәт театры һәм Татарстан язучылары
союзының Әлмәт бүлеге драматург Сәег
Кальметовның «Тайгак тау» исемле яна
пьесасын укып тикшерде Пьесаны театрның
репертуарына алырга карар кабул ителде.
Әлмәт районы, Миңлебай авылы клубында
зур әдәби кичә үткәрелле. Кичә «Казан утлары»
журналына багышланган иде. Г. Ахунов
журналның тарихы, анда катнашкан күренекле
татар язучылары һәм журналда басылачак
әсәрләр турында сөйләде. Г. Афзал. Р
Төхфәтуллин. Ә. Маликов журналга тәкъдим
нтәчәк әсәрләреннән өзекләр укыдылар.
Соныннан «Казан
утлары»па язылу буенча лотерея уены уйналды.
200 лотерея билеты сатылган иде, 14 кеше ярты
еллыкта журнал подпискасы һәм байтак кына
кеше Әлмәт авторларының китапларын оттылар.
Әлмәт бүлеге лотерея уйнау юлы белән журналга
яздыруны узган елны Әлмәт районының
Габдрахман авылында шагыйрә Энҗе Me-
эминова инициативасы белән башлаган иде. Бу
чараның бик кызыклы икәнен тормыш раслады.
* ♦ *
«Нефтяник» совхозының Югары Мактама
бүлегендә совхоз эшчеләре белән очрашын.
Әлмәт язучылары зур әдәби кичә үткәрделәр.
Кичәдә Г. Афзал. Р. Техфәтул- лин, С.
Сөләйманова һәм Г. Ахунов катнашты. Биредә
шулай ук кичә соңында лотерея уеннары белән
«Казан утлары» журналына язылу оештырылды.
12 эшче ярты еллык подписка. 17 кеше китаплар
отты.
ЭКСПЕДИЦИЯ НӘТИЖӘЛӘРЕ
1967 елда Казан дәүләт университеты
Казагыстанда яшәүче татарларның халык авыз
ижатын өйрәнү өчен фәнни экспедиция
оештырган иде. Университетның тарих-
филология факультеты студентларыннан торган
экспедиция членнары, доцент Н. Юзиев
җитәкчелендә. республиканың Күк- чәтау һә.м
Төньяк Казагыстан өлкәләрендәге Мәүлет. Имән-
Tay. Колҗан. Җил-Тау исемле татар авылларында
булып, халкыбызның тарихына, көнкүрешенә,
шигъри һәм музыкаль иҗатына кагылышлы бик
күп яңа материаллар тупладылар.
Экспедиция эшенә Күкчәтауда яшәүче татар
язучысы Ибраһим Салахов та актив катнашты.
Аның катнашында Мәүлет һәм Имән-Tay
авылларында әдәби кичәләр үткәрелде.
Күптән түгел университетның тарнх-фи- лология
факультеты каршындагы татар телен һәм
әдәбиятын фәнни өйрәнү түгәрәгендә фәнни
экспедициянең йомгаклары тикшерелде, шул
мәсьәләгә карата студентларның докладлары
тыңланды.
ОЧРАШУЛАР. КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР
Казан шәһәренең 10 нчы интернат-мәк- тәбендә
«Китап — белем чишмәсе» дигән темага әдәби
кичә үткәрелде. Бу кичәдә шагыйрь Шәүкәт
Галиев үзенең балалар өчен язган шигырьләрен
укыды. Аннары укучылар шагыйрь
әсәрләреннән үзләре оештырган
инсценировканы уйнап күрсәттеләр.
Казандагы 35 нче мәктәптә Ш. Галиев һәм яшь
шагыйрь Р. Мингалимов «Яшь ленинчы»
газетасы укучылары белән очраштылар.
үзләренең балалар өчен язган шигырьләрен
укыдылар, автографлары белән китаплар
саттылар.
Республика күчмә театры. Совет властеның 50
еллыгына багышлап. Г. Мөхәммәт- шинның
«Тынгысыз төн» исемле комедиясен күрсәтте.
Кукмарада бу спектакль буенча автор
катнашында тамашачылар конференциясе
үткәрелде.
КПССның Кукмара район комитеты һәм район
Советы башкарма комитеты театр коллективын
«Мактау грамотасы» белән бүләкләде.
И Юзеев һәм Г. Мөхәммәтшин Казан дәүләт
педагогия институтында татар теле һәм
әдәбияты укытучылары һәм студентлар белән
очрашып, татар язучыларының хезмәтләре
турында сөйләделәр, яна әсәрләрен укыдылар
һәм автографлар белән китапларын саттылар.
Менделеевск (Бондюг) шәһәренең культура
йорты каршындагы үзешчән драмтүгәрәк язучы
Э. Касыймовның «Ходай йомышчысы» дигән
комедиясен сәхнәгә куйды.
Фольклор мотивларына таянып язылган бу
комедияне тамашачылар яратып карадылар.
Спектакльне тикшерүдә әсәрнең авторы Э.
Касыймов та булып, үзешчән артистларга үзенең
кайбер киңәшләрен әйтте һәм рәхмәт белдерде.
«КҮҢЕЛЛЕ ОЧРАШУЛАР КЛУБЫ»НДА
«Казан утлары» журналы редакциясе
каршындагы «Күңелле очрашулар клубы»- ның
чираттагы утырышына археологлар — тарих
фәннәре докторы А. Халиков һәм СССР Фәннәр
академиясенең Г. Ибраһн- мов исемендәге тел.
әдәбият, тарих институты фәнни хезмәткәре Р.
Фәхретдинов килде. А. Халиков клуб утырышына
катнашучыларны башта археологларның эшләре
белән таныштырды.
«Археологлар үз фәнни хезмәтләре өчен
фактларны кабинетларда утырып түгел, кырлар
гизеп, көрәк белән җир актарып эзлиләр». — диде
ул. һәм жнр астыннан табылган, беренче карашка
бернигә яраксыз кебек тоелган әйберләрнең,
фольклор әсәрләре, теге яки бу халыкның
сөйләм теле. көнкүреше элементлары, тарихи
фактлар белән тәңгәл китереп карасаң, зур фәнни
ачышларга дәлил булырга сәләтле икәнлеген бик
куп мисаллар белән күрсәтте. Мәсәлән, татар
халкының килеп чыгышын моңа кадәр башлыча
болгарларга бәйләп аңлаталар иде. Соңгы
еллардагы археологик табылдыклар, төрле
көнкүреш, бизәнү әйберләре, эш кораллары һ.
б.лар Идел — Кама буйларында болгарларга ка-
дәр үк югары культуралы төрки кабиләләр
яшәгәнлекләрен дәлиллиләр. Бу бик табигый да:
чөнки Идел —Кама буйлары*
нык табигате матур, җирләре уңдырышлы, иген
игәргә дә. терлек асрарга да уңай, урманнары
җәнлеккә, сулары балыкка бай Болар татар
халкының килеп чыгышына киңрәк планда
карарга мөмкинлек тудыралар.
Казан археологларының эшчәнлеге елдан* ел
киңрәк колач ала бара Моннан ун гына ел элек
бездә гыйльми дәрәҗәсе булган бер генә
археолог бар иде Хәзер инде алар дистәдән
артык. Хәзер инде меңнәрчә еллар дәвамында
җир астында яшеренеп яткан нәрсәләрне—
халкыбызның ерак үткәненә бәйләнешле бик
әһәмиятле әйберләрне эзләп табарга, зур фәнни
әһәмияткә ия булган проблемаларны хәл итәргә
мөмкинлек бар.
Шәһри Болгарга кадәр ике йөз еллар чамасы
Болгар дәүләтенең башкаласы булып торган
Биләр шәһәре турында моңа тикле без бик аз
белә идек Чөнки жир өстендә бу шәһәрнең
калдыклары да. хәрабәләре дә сакланмаган. 1236
елда монголлар тарафыннан җимерелгәннән һәм
яндырылганнан сон. ул яңадан торгызылмаган.
Узган ел анда археологлар казу эшләрен
башладылар. Гаять зур шәһәр булган ул Шәһәр
урыны 700 гектар мәйданны биләп тора Биләр
шәһәренең кремле хәзерге Казан кремленнән ике
мәртәбә зуррак булган.
Биләр шәһәре урынында табылган йорт
нигезе, морҗалы мич калдыклары анда яшәгән
халыкның көнкүреше, культурасы шактый югары
булуы турында сөйли Алар бакырдан, алтын-
көмештән бик затлы әйберләр ясаганнар. Меңнән
артык бизәк төшерелгән алтын чулпы гаҗәп зур
осталык белән эшләнгән Бизәкле алка эченә
авызына энҗе капкан кош сыны ясалган
Бакырдан коеп эшләнгән йозак та бик кызыклы
Кулына бала тотып, бүрегә атланган хатын-кыз
гәүдәсеннән гыйбарәт бу йозак.
Болар икесе дә Болгарга ислам днне кергәнче —
9 — 10 гасырда ясалган әйберләр булырга тиеш...
Аннары сүз Р. Фәхретдииовка бирелде. Ул
археологик эзләнүләр вакытында табылган
материаль культура калдыклары буенча Болгар
дәүләтенә кертергә мөмкин булган шәһәрләрне
картага төшерүнең барышы турында сөйләде.
Хәзерге вакытта картага төшерелгән 150 гә якын
шәһәр болгар халкының күбрәк Кама аръягында
яшәгәнлеген әйтеп тора. Болгар дәүләтенә кергән
шәһәр калдыкларын эзләү хәзер дә дәвам итә.
Соңыннан галимнәр татар, чуваш, башкорт
халыкларының килеп чыгышына башка тарихи
мәсьәләләргә кагылышлы бик күп сорауларга
җавап бирделәр.
Бу җанлы әңгәмәдән утырышка катнашкан
язучылар да. журнал редакциясе хезмәткәрләре
дә. кунаклар үзләре дә бик канәгать калды.
Алабуга культура-агарту училищесында менә
берничә ел инде «Кызыклы очрашулар клубы»
эшләп килә Аның җитәкчесе укытучы Һаҗәр
Тохтамышева
Клубның чираттагы очрашу кичәсе язучы 3.
Касыймов иҗатына багышланды. ТаҮар
әдәбияты укытучысы Динә Каюмова язучының
ижаты турында сөйләгәннән сон. студентлар
аның аерым әсәрләренә карата үзләренең
фикерләре белән чыктылар
Кичәгә язучы үзе дә катнашты һәм бик күп
сорауларга җавап биреп, үзенең иҗат эше белән
таныштырды.