Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘХЕТ БИРГӘН ҖИРЕМ...


алык тормышын тирәнрәк аңлыйсың килсә, аның җырларын өйрән, диләр. Чыннан да, халкыбыз тормышының иң әһәмиятле сәхифәләре борын- борыннан җырларда теркәлә килгән. Җырларда халыкның рухи байлыгы, аның моң- зарлары, сагыш-шатлык.тары, алай гына да түгел, бөтен бер тарихы чагыла. Ил өсте- нә кайгы килеп, яуга барганда да, җиңү көне килеп, чиксез шатланганда да кешеләр җырны юлдаш иткән.
Әнә шуңа да композиторларыбыз халыкның бай музыкаль фольклорына, гасырлар буена иҗат итә килгән гүзәл җырларына аерым бер хөрмәт һәм игътибар белән карыйлар: аны өйрәнәләр, тагын да баета һәм тулыландыралар. С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров, 3. Хәбибуллин кебек композиторларыбыз белән бергә, бу эшкә Александр Сергеевич Ключарев та күп көч куйды. Аның татар халык җырларын җыю. өйрәнү һәм эшкәртү юлындагы хезмәтләре тәкъдир итүгә һәм хөрмәткә лаек. Композитор буларак та, Александр Сергеевичның иң күркәм сыйфатлары нәкъ менә җыр жанрында аеруча калку һәм тулы ачылды. Республикабызның музыка сәнгатен Ключарев иҗатыннан, аның аһәңле җырларыннан башка күз алдына китерү кыен булыр иде.
Шикләнмичә әйтергә мөмкин: А. Ключарев иҗатына уңай тәэсир ясаган вакыйгаларның берсе һәм әһәмиятлесе Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле оештырылу булды. Тиз бер ара эчендә яшь композитор ансамбль белән тыгыз элемтәгә керде, коллектив өчен бик күп халык җырларын эшкәртте, үзе яңа көйләр язды. Еллар узган саен бу дуслык һаман ныгый, тирәнәя бар-ды. Ансамбль өчен Ключарев кебек күл көч куеп һәм тырышып эшләгән композиторларыбыз, ихтимал, берничә генәдср.
Композиторның ижат эшчәнлеге утызынчы еллардан башлана. Аннан бирле никадәр әсәр язылган. А. Ключарев тарафыннан иҗат ителгән җырларның гына саны да йөзгә якын. Ул җырларда гүзәл замандашыбыз. аның кайнар дәрт белән тасвирланган эчкерсез хисләре, тормышыбызның иң әһәмиятле вакыйгалары чагыла, аларда бик күп тема һәм проблемалар күтәрелә.
Партиягә багышланган җырларында Ключарев музыка дөньясындагы гимн тра-дицияләрен уңышлы дәвам итә. Салмак темп һәм тантаналы яңгыраш аларга үзгә бер төс. яңа бер аһәң бирә. Менә М. Сад- рн сүзләренә язылган «Синең белән көч- лебез» исемле җыр. Бнредә композитор юлбашчыга ода җырлау белән генә чикләнми. Ул, барыннан да бигрәк, Ленинның гадилеге һәм кешелеклелеге, тирән акыл иясе булуы турында сөйләргә телн. һәм композитор үз максатына ирешкән дә.
Туган илгә, Татарстанга багышланган көйләр А. Ключарев иҗатында аерым урын алып тора. Шундый көйләрнең берсе — «Туган җирем—Татарстан» нсемлесе — республика радиосының чакыру сигналына әверелеп, көн саен Советлар Союзының бөтен почмакларына тарала:
Кая гына китеп.
Канларга бармадым. Сагынып кайттым Иделем таңнарын...
Барыбызга да таныш бу шигъри юлларда туган илгә булган олы мәхәббәт хисләре дә. аерылу моңсулыгы, кавышу шатлыгы да яңгырый. «Туган җирем — Татарстан» бер Ключарев иҗатында гына түгел, ә бөтен татар музыка сәнгатендә иң танылган, иң популяр җырларның берсе, дняргә була.
М. Хөсәен сүхтәренә язылган «Яна Казан» маршы турында да шул ук сүзләрне әйтергә мөмкин. Ул башкалабызның музыкаль эмблемасына әверелде
Х
Дөньяда иң күп таралган жырлар, әлбәттә, мәхәббәт хакында, яшьлек турында. Алар Ключарев иҗатында да аз түгел. Бу темага багышлап язган җырларында композитор дәртле, тормыш сөючән яшьлекне раслый, мәхәббәткә дан җырлый. Әмма урынына, текстның эчтәлегенә карап, ул көйләрнең аһәңе, яңгырашы һаман үзгәрә, төрлеләнә бара. Шагыйрь М. Садри тарафыннан иҗат ителгән «Яз җыры»ның сүзләре гади генә.
Зөя суын эчеп үстек бергә, Саубуллаштык Идел ярында, Саубуллаштык алтын көз көнендә, Сайрар кошлар киткән чагында, Сайрар кошлар киткән чагында...
Композитор язган көй дә җырда сөйләнгән вакыйгаларга хуш килеп тора. Ниндидер уйчанлык, җылы, йомшак һәм моңсу авазлар өстенлек итә бу көйдә. Инде «Мулланур Вахитов», «Давыл алдында» кебек татар халкының алдынгы улларына, бөек вакыйгалар эчендә кайнаган батыр йөрәкле революционерларга багышланган көйләрдә композиторның тавышы тагын да көрәя төшә, көй пафослы, югары яңгырашлы була бара.
А. С. Ключаревның татар музыкасын башка милләтләрнең музыкаль казанышлары исәбенә баетуда да өлеше аз түгел. «Бохара-Урал», «Җайдак казакъ кызына» исемле җырларда без композиторның үзбәк һәм казакъ халык музыкасы элементларына мөрәҗәгать итүен тоябыз. «Хезмәт сөюче яшьлек»тә исә рус халык җырларына хас интонацияләр өстенлек итә. Әмма ни генә булмасын, Ключарев иҗатының нигезендә татар халык көе, татар моны ята.
Александр Сергеевич үзен киң диапазонлы, бай палитралы композитор итеп танытты. Еш кына бер үк җырда ул төрле жанр элементларын янәшә куллана. Әгәр «Синең белән көчле без», «Туган җирем — Татарстан», «Идел җыры», «Безнең дуслык» җырларында җиңел көн һәм эпиклык берләштерелсә, «Идел дулкыннары». «Сәлам сиңа, Куба» җырларында эпиклык белән борынгы Венеция җырларына хас көй агышы — баркарола өстенлек итә. Төрле алымнарны бергә кулланып, музыка сәнгате традицияләреннән кыю файдалану Ключарев җырларына яңа һәм матур бизәкләр, үзенчәлекле аһәң өсти.
Композитор үз җырларында төрле музыка коралларына да зур урын бирә. Курай, гармун яки скрипка авазлары көйгә көтелмәгән бизәкләр, яңа борылышлар өсти, аны баетып, тулыландырып жибәрә. Бу — композиторның бик күп әсәрләренә хас үзенчәлек. Ул ритмикада да, гармониядә дә, авазлар чиратлашуында да татар музыкасының бай мөмкинлекләреннән ир-кен файдалана. Образ төзүдә фортепьяно партиясе дә зур роль уйный. Ключаревта ул музыкаль картиналарны аңларга булыша. Җырда нинди дә булса елга турында сөйләнсә, аккомпанемент су чайкалган, дулкыннар йөгерешкән авазлар чыгара. «Кама буйлары» җырындагы пароход гудогы, «Яна ел белән»дәге курантлар чыңы картинаны тагын да ачыграк күзалларга ярдәм итә. «Яна Казан» дигән бәйрәм җырының фортепьяно партиясендә демонстрациягә чыккан халык ыгы-зыгысын тойгандай буласын. Болар барысы да композитор тарафыннан уңыш белән, җентекләп һәм яратып эшләнгәннәр. Ключарев фортепья- ноның бөтен мөмкинлекләрен белеп эш итә.
Ниһаять, композитор үзен музыкаль кереш остасы итеп тә танытты. Аның инструменталь керешләре гаять образлылар. Ләкин җырны, төп образны күмеп китмиләр. Киресенчә, ачарга, тулыландырырга ярдәм итәләр. Ключарев җырларының кереш өлешләре еш кына җырның бөтен рухын билгели һәм күңелдә эмоциональ атмосфера тудыра. Кайчакта җырның төзелеше башкачарак була: кереш өлеш белән куль-минация тәңгәл киләләр. Шуңа иң тәэсирле һәм хәтердә калучан өзек җырның икенче бер өлешендә инде таныш кебек яңгырый. Ләкин бу шулай тоела гына. Чынлыкта исә кульминацион интонация икенче тапкыр кабатланганда гына бөтен тулылыгы белән яңгырый.
Татар халкының гына түгел, ә күпмилләтле совет халкының массовый җыр жанрына зур өлеш керткән талантлы композитор Александр Сергеевич Ключарев иҗатының гомуми сыйфатлары әнә шулар.
Яраткан композиторыбыз 60 нын өске ягына чыкты. Ләкин ул хәзер дә актив иҗат итә. Аның киләчәктә тә безне берсеннән берсе матуррак жырлар белән куандырачагына ышанып калабыз.
3. СӘЙДӘШЕВА.