Логотип Казан Утлары
Повесть

ВӨҖДАН


(Ышанып сөйләү)
гемне шунда үткәрдем, хәтта беренче мәхәббәтемне дә шунда кичердем Туып-үскән жирем дә Казаннан ерак түгел . Кыскасы, минем үз шәһәрем ул. туган-туфрагым кебек үк якын, кадерле ул мина Әмма шулай булуына карамастан, минем юлым Казанга күптән өзел де Сугышка чаклы бөтенләй кайтасым да килмәде, ә сугыштан соң бер генә тапкыр кайткан идем, анда да дүрт—биш көннән артык тора алмадым (отпускамның ахыры иде) Ләкин син, Казанга минем ниндидер үпкәм бар икән дип, уйлый күрмә. Казан үзе. әйткәнемчә, мина якын, кадерле, сагынам да, онытмыйм да мин аны . Ә ташлап китүемнең. аннары кайтмыйча йөрүемнең сәбәбе исә башкада
Менә шул сәбәпне мин сиңа сөйләргә җыенам, Бәкер дус' Үзең беләсең, безнең арада кайчандыр кыска вакытлы, әмма шактый якын, керсез дуслык булып алды. Снңа ничектер, ләкин мина калса, яшь чактагы дуслыктан да ныграк, сафрак дуслык юк шикелле Олая башлагач туган дуслыклар нигәдер ул хәтле бик тирәнәеп, ныгып китә алмын. Күрәсең, яшь чакта без ихласрак, эчкерсезрәк, саф кү ңеллерәк була ала торганбыздыр Шуңа күрә безнең дуслыгыбыз да һәртөрле исәп-хисаплардан өстен торгандыр инде
Ләкин озак еллар күрешмәгәч, мондый дуслык әкренләп суына, сүнә бара, әмма бөтенләй үк онытылмый, ничектер үзеңнең ерак яшьлегең төсле һаман күңелдә саклана Без дә, Бәкер, синең белән бик ераклаштык. ике төрле кешегә әйләндек, уртак нәрсәләребез дә калмады диярлек Ә шулай да менә хәзер мин сиңа үземнең, русча әйтсәк, нс- поведымны (бу сүзнең татарчасы юк та шикелле) язарга керешәм.
ЙБәкер дус. ялгышмасам, менә утыз биш ел инде без- нен очрашканыбыз юк Уйласаң, шактый гаҗәп бит бу'.. Син Казанда, мин Ташкентта — бу ике араны безнең халык гел йөреп тора, аннары йөрү үзе дә хәзер бик ансатлашты -самолетка утырсаң, биш- г алты сәгатьтән, әйтик. Казанда буласын Ә шулай '■ да без күрешә алмыйбыз.өчен, сәбәп нәрсәдә? Күрәсен, кеше әле бары үзе теләгәнчә генә йөри алмый Я сылтавы табылмый, я җае чыкмын, я вакыты булмый Чин үзем, мәсәлән, С.ебердәи алын, Кавказга чаклы күп кенә шәһәрләрдә булдым, ә менә Ташкенттан кул сузымында гына торган күрше Фрун зеда була алганым юк Барып күрәсем бик килүгә дә карамастан
Казан исә минем өчен башка исәптәге шәһәр, кайта алмавымның сәбәбе дә башкада. Казанда мин укыдым, эшләдем, нртә яшьле
Чөнки мин яшьлегемә кайтам, ә яшьлегемдә ин якын дусларымның берсе булып син торасын. Ерак булсаң да, үзгә булсаң да сиңа сөйләү минем өчен җиңелрәк.
Аннары соңгы вакытларда безнең хат языша башлавыбыз да ничектер минем телемне чиште. Ул хатлардан син инде минем кайда, кем булып эшләвемне беләсең. Шулай ук минем өйләнмичә ялгызак бер кеше булып калуым да сиңа билгеле. Бу соңгы хәл синдә зур кызыксыну уятты булса кирәк, менә икенче тапкыр инде миннән: «Хәбиб, ничек ул алай килеп чыкты, нишләп өйләнмичә калдың, сәбәп нәрсәдә?» дип сорап язасың... Әйе, бик четрекле сорау, үтә шәхси, нечкә, авыр мәсьәлә бу минем өчен... Моның сәбәбен мин бервакытта да, беркемгә дә сөйләмәдем. Теләгем дә булмады, кирәк дип тә тапмадым. Дөресен генә әйткәндә, баштарак сиңа да язасым килмәгән иде. Ләкин син, Бәкер, үзеңнең хатларың белән ничектер минем еллар күмеп киткән, бик иске дәфтәр шикелле каядыр тик кенә яткан хатирәләремне кузгаттың, һәм менә котылгысыз рәвештә шу ларны, ниһаять, сиңа сөйлисем килү теләге туды... Бел, бары сиңа гына ..
Әлбәттә, мин бөтен үткән гомеремне сөйләргә җыенмыйм—бу хәзергә мөмкин эш түгел. Мин бары башымнан кичкән бер вакыйганы гына сөйләп чыкмакчы булам. Ләкин бу вакыйга үзе дә сиңа минем ни өчен Казаннан китүемне, озак еллар кайтмыйча йөрүемне, ниһаять, ни өчен өйләнмичә калуымны да аңлатып бирер дип ышанам...
Ә хәзер вакыйганың үзенә дә күчәргә була.
Утызынчы елның җәй башында мин, ниһаять, рабфакны бетереп чыктым. Яхшы укыдым, яхшы тәмамладым. Билгеле, мин шат идем. Шактый биек тауга менеп җиткәндәй ничектер җиңеләеп бер сулыш алдым, әмма шул ук вакытта мина бераз ямансу да иде Дүрт ел гомер үтте дә китте... Дүрт ел буена ияләшкән, күнегеп беткән нәрсәләрдән — рабфак бинасыннан, класс-ауднторияләрдән, тулай торактан, шул торак белән рабфак арасын бергә таптаган иптәшләрдән аерылыр көн дә килеп җитте. Аерылышыр вакыт җиткәч, кешегә вак кына, юк кына әйберләр дә бик якын булып тоела башлый икән. Ничектер, аларны тиз генә онытып булмас кебек... Мәсәлән, шул ук торакны (элеккеге «Франция» номерларын), аның иләмсез биек түшәмле, ун— унике кеше сыярлык зур бүлмәсен, бүлмә уртасындагы кара белән буялып, пычак белән тамгаланып беткән озын, шәрә өстәлен, бакыр чәйнеген, калай кружкаларын, ниһаять, тар, шыгырдавык тимер караватын... Бигрәк тә шушы капчык матрацлы, соры одеаллы, уртасы батып төшкән алама карават бер дә онытылмас кебек иде... Чынлап та ул замандагы, әллә лазаретлардан, әллә казармалардан җыеп китерелгән төрле иштәге, әмма барысы да иске, студент караваты берәр музейда сакланмыймы икән? — рәхәтләнеп үзенә тагын бер карар идем. Күпме хыяллар, күпме татлы уйлар, сагыш-уфтанулар, матур һәм ямьсез төшләр күреп уздырмадык без шул туйдырып бетергән, үзе шыгырдавык, үзе чыдам караватыбыз кочагында!..
Әйе, боларның барысы да искә төшереп сөйләргә генә калды. Син беләсең инде, рабфак — укуның ярты юлы гына, аны бетергәч тә ВУЗга китәргә кир ж. Теләсәң кайсына — рабфак бетерүчеләр өчен бөтен җирдә ишекләр ачык. Ләкин мин, уйлап тордым да, бу мөмкинлектән файдалануны бер елга кичектерергә булдым. Ник дисәң, дүрт ел буена баш күтәрмичә уку шактый ялыктырды, аннары иң начары — матди яктан бик бетеренгән идем. Стипендия такы-токы ашаудан артмады, беркайдан, бернинди ярдәм юк, очы-кырые күренмәгән өз-
лексез кытлык Бигрәк тә кием-салым бик хөртиләнде аякта ямаулы ботинкалар белән ертык галош, өстә иләнә-иләнз аркау җепләре чыга башлаган пинҗәк-чалбар, ә кышкы пальто инде ул. бичара, студентның үзе кебек чыдам — икенче шәхсеңә әйләнеп дигәндәй өстендә йөри дә йөри. Алыштырып-янартып җибәрергә һич рәт юк. Син дә хәтерлисеңдер әле. мин жәйге каникул вакытларында авылга әнине күрер өчен бер-ике атнага гына кайтып килә идем дә, аннары көзгә чаклы диярлек пристаньдә яки станциядә йөк бушатып. өс-башлык акча эшләргә тырыша идем Тик рәхәтләнеп эшләрлек эше генә гел булып тормый иде. Кыскасы, чынлабрак акча табасы. ВУЗга кергәнче ничек тә бер бөтенәеп, янарып аласы килде. Болар өстенә тагын шундый уй да бар иде. гел уку да уку. ә тормышны юньләп күргән юк. ул әнә ашыга- ашыга ничектер читләтеп үтеп бара. Бер елны югалтканнан ни булыр? Ичмасам, чын хезмәт дигән нәрсәне татып, үзем теләгәнчә бер торып та алырмын. Бәлки, бу мина киләчәк профессияне сайлау мәсьәлә сендә дә ярдәм итеп куяр Әнә шулай унлап, мин, әйткәнемчә, ВУЗга китүне бер елга кичектереп, эшкә керергә булдым
• *
Ул елларда безнең Казанда мехлар эшкәртү производствосы бик кызу гына үсә башлаган иде Кыска гына арада Яна Бистәдә берничә мех фабрикасы ачылды. Гел татарлар гына тыгызланып утырган бистәдә чын фабрикалар ачылу — бу. һичшиксез, зур вакыйга иде Бистә тормышына, политэкономия теле белән әйтсәк, яна производство мөнәсәбәтләре керде Анда яшәгән җыен кустарь, ломовой, вак сәүдәгәр халкын шул фабрикалар үз эчләренә тарта башладылар «Кайда эшлисен5» дигәч, «меховойда!» дни кенә җибәрүчеләрне еш очратырга була иде... Газеталар да меховойлар турында мактап һәм мактанып а «к. у • м 1х
язарга тотындылар...
Менә шуның тәэсиренә бирелеп булса кирәк, мин дә Яна Бистәгә таба юнәлдем. Яна җир, яна эш, мин әйтәм, хезмәт юлымны шуннан башласам, начар булмас дим. Ләкин мехның нәрсә икәнен әзрәк кенә белсәм дә (әти мәрхүмнең читенә кама тоткан туны бар иде), анык ничек эшләнүе турында һичбер хәбәрем юк иде Яки болан дип кенә белә идем: матур-мамык тиреле җәнлек урманда чабып йөри, аны атып якн капкынга эләктереп алалар да. шуннан соң тиресен сыдырып, иләп-йомшартып якага куялар Менә шул Ә фабрика чаклы фабрикада аны нишләтәләр, бу кадәресен күз алдыма китерә дә алмый идем
Ул вакытта инде фабрикалар белән идарә итәр өчен «мехкомбннат» дигән нәрсә дә оештырылган иде — мин менә шунда барып кердем Август башларында булды бу — аңарчы авылга, әни янына кайтып килгән идем... Мехкомбннатта мине яхшы каршы алдылар. Сорашты лар, документларымны карадылар, ләкин яна гына рабфак бетергән, моңарчы әле бер җирдә дә эшләмәгән «яшел» егет белу ымны белгәч бераз уйга калдылар Кая. нинди эшкә алырга5.. Белеме бар, әмма бернинди тәҗрибәсе юк кешегә лаек эш табу, күрәсең, җиңел түгел дер . Мин үзем исә теләсә нинди эшкә керергә, хәтта өйрәнчек булып эшли башларга да риза идем. Шулай да бераз уйлашканнан сон мии.л әйттеләр: сезне фабриканың берәр цехына кара эшче яки өйрәнчек итеп алудан мәгънә юк. чөнки рабфак бетергән кешене кара эшче нтеп алу просто килешми, ярамый, ә өйрәнчекнең хезмәт хакы бик кечкенә.. Шуңа күрә без сезне, әгәр риза булсагыз, мехбазага җнб »- рәбез. анда укыганрак егетләр кирәк, эше дә чистарак, диделәр
Ә нәрсә ул «мехбаза» һәм кем булып мин анда зшләргә тиешмен5. Мехбаза ул бөтен фабрикаларның эшләп чьи арган әзер проду кцияләре керә торган җир икән. Анда әзер мехларны сортларга бүләләр, кләй •
17
сугалар, сорты-сорты белән бәйләп, ящикларга салып, алдан килгән наряд буенча төрле шәһәрләргә озаталар. Мехларны дөрес итеп сортларга аеру шактый нечкә, җаваплы эш икән. Чөнки аларнын күп өлеше экспортка китә, имеш. Бу эштә зур квалификацияле белгечләр эшлиләр икән.
Мин менә шул мехбазанын каракүлләр цехына өйрәнчек булып барырга тиешмен. Андагы өйрәнчекләрнең хезмәт хакы да, фабрика өйрәнчекләренә караганда, шактый өстен икән. Шул ук вакытта мине цех начальнигының ярдәмчесе итеп тә билгеләделәр,—әлбәттә, аерым хезмәт хакы белән. (Өйрәнчекне бер үк вакытта начальник ярдәмчесе итеп кую хәзер бик сәер тоелыр, ләкин ул заманда һәм яна оешкан производствода андый хәлләр була иде, моның үз логикасы, үз политикасы бар иде.)
Озын сүзнен кыскасы, әнә шулай эшкә урнашып, мехчы булып киттем мин Мехчы абзагызнын матди ягы да бер ай эчендә диярлек шәбәйде, кырык сум да алтмыш сум — барлыгы йөз сум, ә бу ул заманда шактый зур акча иде. Сентябрь башында ук инде мин хәзерге Куйбышев урамындагы бер марҗадан кечкенә бүлмә табып, рабфак торагыннан шунда күчтем. Бүлмә ишек алды түрендәге иске генә агач йортта иде, тыныч, аулак, урам шау-шуы бөтенләй ишетелми диярлек. Кровате, өстәле, урындыгы, хәтта трюмо көзгесе дә бар,— прәме җәннәт! Минем бит әле үз гомеремдә беренче тапкыр аерым бүлмәдә торуым — рәхәт нәрсә икән ул. Дөрес, башта минем белән шул ук мехбазадан Вафа исемле егет тә торды Ләкин озак түгел — бер ай, ай ярымнан үзенә бүлмә табып, чыгып китте.
Голчоктан мин бер тотылган будильник сатып алдым (Каплап куйсак гына йөри торган иде.) һәр кичне үзен сәгать алтыга борып куям, һәр иртән шуның калтырана-калтырана чәрелдәвенә уянып ки- тәм. «җитәр, көчек!» дип тиз генә сикереп торам, әйбәтләп салкын с' белән юынам, аннары кухняда гына Серафима түтәйнең берәр стакан куе чәен эчәм дә, салкынча тын иртәдә гаҗәеп бер тән һәм җан жиңел леге тоеп, батыр басып, эшкә юнәләм. һәрхәлдә, бүгенге язмышымнан мин бик канәгать әле...
« *
Мехбаза Бауман урамындагы элекке ломбард йортына урнашкан иде. Бу — шәһәрдәге иң зур, биек йортларның берсе. Анда кайчандыр ломбард булуын без инде белмибез,— бөлгенлеккә төшкән чакта актык киемеңне илтеп салып, бурычка акча алып тору күптән бетерелде, ләкин йортның һәр катындагы ялан кадәр заллары үзләре үк аларнын кеше малын, кеше күз яшен җыяр өчен махсус ясалган булуын әйтеп торалар иде. Менә шул йортка хәзер һәркөнне Казан мех фабрикаларыннан эшләнеп чыккан «йомшак алтын» йөге-йөге белән килеп керә һәм безнең куллардан үтеп, чит илләргә, төрле шәһәрләргә китә тора.
Мехбаза, әйткәнемчә, күптән түгел оештырылган үзенә бер мөстәкыйль хуҗалык иде ул. Аның үз җитәкчесе (управляющие), үз конторасы, үз штаты, үзенең партия һәм профсоюз оешмалары бар. Банк белән дә турыдан-туры үзе эш итә. Кешеләрне эшкә алу яки эштән чыгару да аның үз кулында — мехкомбинат бу очракта тәкъдим итүче, җибәрүче генә.. Тагын шуны да әйтергә кирәк, мехбаза фабрикаларның әзер продукцияләрен алып торучы гына түгел, аларны чимал белән тәэмин итеп торучы да иде... Моны снабсбыт диләрме? Кыскасы, биреп эшләтүче һәм эшләткәнен сатып ятучы бик бай бер фирма сыман оешма иде ул. Ике йөз иллеләп кеше эшли иде үзендә...
Мехбаза яна оешкан бер хуҗалык булгач, аның бетен коллективы да, билгеле, яна иде. ягъни бер вакыттарак җыеп алган кешеләрдән тора иде Боларнын бер өлеше мехкомбинаттан килгән, сайлап куелган, билгеләнгән җитәкче кадрлар, икенче зур өлеше төрле җирләрдән чакырылган квалификацияле белгечләр һәм шуларга өйрәнчек итеп алынган яшь егетләр, яшь шмар I - . ш танучы* ♦ лар, мехны сортларга бүлүчеләр, аларга бәя куючылар . Мехбазанын тоткасы алар. Нинди мех кайсы сортка керә, кайсысын экспортка җибәрергә ярый — бары алар хәл итә Тагын иң кызыгы шунда, бу белгечләрнең күпчелеге, бигрәк тә бөтен каракүлчеләр Мәскәү. Ленинград тирәсеннән табып, чакыртып китерелгән мишәрләр иде Мама- ф тов, Ишмаметов, Байтирәков, Ширинскин кебек ничектер ихтыярсыз- = дан хөрмәт кузгата торган фамилияләр .. Болар, һичшиксез, зур оста- х лар, кайчандыр Мәскәү фабрикаларында (мәсәлән, Ирзиннарда) һәм = Ленинград аукционында эшләгәннәр, ә кайберләре элегрәк үзләре дә щ мех белән сәүдә иткәннәр. Хәтта аларның берсен, Ишмаметовны. Бо- = хара әмиренең каракүлләрен чит ил купецларына сатып торучы бул- < ган диеп тә сөйлиләр иде Болар инде, иптәшкәй, каракүл нәкышләрен * нәфис гарәп язуын укыгандай укый-таный беләләр Шуңа күрә дә Z мехбаза алариын күбесен, һәркайсы белән аерым договор төзеп, зур з хезмәт хакы бәрабәренә чакырып китергән иде.
Шунысы гаҗәп, Казан үзе борын борыннан тире яры. мех эшләре белән танылган шәһәр булса да, җирле татарлардан чын мехчылар юк дәрәҗәсендә аз иде. Чимал складында сарык тиреләрен сортлаучы ике татарны исәпләмәгәндә, әзер мехта эшләүче бер генә белгеч тә юк иде. Бигрәк тә каракүл танучылар. Ни өчен бу болай, булып та таралып, югалып беткәннәрме — әйтүе дә читен. Кыскасы, ул чакта чын мехчылар—мишәрләр, бу эш тулысымча алар кулында идеI.
Инде менә без, моңарчы мәче тиресе белән куян тиресен дә аера белмәгән яшь егетләр, яшь кызлар, шул мишәр дәдәйләрдән мех сортлауның нечкә серен өйрәнергә һәм тора-бара аларны акрынлап алыштырыр! а тиеш идек.
Ләкин мин бит әле өйрәнчек кенә түгел, цех начальнигының (ул вакыттагыча әйтсәк, мөдиренең) ярдәмчесе, әлеге шул зур белгечләргә беркадәр баш кеше лә... Баштарак мондый хәл миңа шактый сәер, чигеп, унайсыз да булып тоелган нде. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән цех ишегеннән беренче мәртәбә атлап кер, берни белмә, үзең нибары өйрәнчек кенә бул. ә шулай да ниндидер начальник кисәге булып йөр'. Әллә ничек бер уен төсле бу Ләкин озак та үтмичә, мин үз хәлемнең алан ук искитмәле түгел икәнлеген күрдем минем вазифам бик гади һәм бик кечкенә нде.
Иң элек цех начальнигының үзе турында берничә сүз. Бу кырык* кырык бишләр тирәсендәге Васильев дигән бер кеше иде Тутырып әйткәндә, Василий Иванович Васильев Үзе бик ябык, күкрәге тар. калак сөякләре беленеп тора, ә куллары озын, авыр... Аз сүзле, сүлпән хәрәкәтле, елмаюны белми яки бик сирәк кенә, ничектер көчәнеп кенә елмая, ә эчкә баткан күзләре жнрән куе кашлары астыннан зәгыйфь бизгәк уты белән янып, шул ук вакытта уйчан-хәлссз карыйлар Беренче күргәч тә мин бу караңгы чырайлы сөмсер кеше белән эшләве бик авыр булыр дип борчылган идем Характеры начарга ох
I Сүз биредә мехны эшкәртүчеләр түгел, ә әзер чехны танучылар, сортлаучы тар турында бара Ю'ыйсэ мехны эшкәрткән фабрикаларда татарлардан эур гына белгечләр бар нде.
ВОҖДАН
шый, эшемнән бер дә канәгать булмас, гел гаебемне табып, тиргәп кенә торыр дип курыккан идем. Ләкин бик тиз мин бу борчылу- куркуның нигезсез икәнен аңлап алдым. Тышкы кыяфәтләре белән әнә шулай шомландырса да, Василий Иванович асылда шактый йомшак, ипле һәм эчкерсез бер кеше булып чыкты. Ул, бичара, бик авыру икән (чахотка кимерә үзен), һәм аның сөмсерлеге дә, сүлпәнлеге дә, күзләрендәге бизәк уты да әнә шунардан килә икән.
Кыска гына арада мин аның хакында мехбазага элегрәк кергән кешеләрдән дә, шулай ук Василий Ивановичның үзеннән дә күп кенә нәрсә ишетеп белдем. Ул бик түбәннән чыккан, укуны юньләп күрмәгән дә, әмма тормышның авыр, каты мәктәбен үткән. Дүрт ел буена Герман сугышының пычрак һәм салкын окопларында аунаган, шуның бөтен фаҗигасен, газабын кичергән, 1917 елда ук большевиклар партиясенә кергән, октябрь көннәрендә кызыл гвардеец булып, Петроградны яклаган, аннары гражданнар сугышын башыннан ахырынача узган.. Ләкин хикмәт анда гына түгел. Мине барысыннан элек жәлеп иткәне шул булды,— Василий Иванович бу мактаулы эшләре белән һич тә мактана белми иде. Иң гади, иң тыйнак кеше булып йөри бирә, әмма эчке иманы нык, таза булырга тиеш .. Шулай сизә идем мин аны
...Аның мехбазага килеп эләгүе дә ул вакыт өчен шактый кызыклы. Әйтүенә караганда, Василий Иванович кайчандыр яшүсмер чагында тире иләүчедә өйрәнчек малай булып эшләгән икән, һәм менә шушы «һөнәрен» белгәч, аны тотканнар да мехбазага цех начальнигы итеп җибәргәннәр.
— Нишлисең, башына төшкәч, башмакчы буласың,— ди ул үзе, ялкау гына елмаеп.
Хәер, мәсьәлә бик ачык тире иләүчедә өйрәнчек малай булып эшләве түгел, ә ышанычлы коммунист булуы аны бирегә кигергән. Яна производство, иске белгечләр — монда инде, һичшиксез, коммунист күзе, коммунист кулы кирәк була.
Ләкин Василий Иванович, авыру сәбәпле, үзенә бик ныгытып ярдәмче сорый башлый Татар булсын ди (чөнки безнең цехта күпчелек татарлар), укыганрак, аңлырак кеше табарга куша. Шулай итеп мине, моңарчы мех дигән нәрсәне иснәп тә карамаган яшь егетне, бу гаять тыйнак, ипле-сабыр агайга ярдәмче итеп куялар.
Мех эшен әкренләп өйрәнер, анысы качмас, ә хәзер җитәкчелекне ныгытырга кирәк дип уйлаганнардыр инде. Чынлап та мактанып әйтүем булмасын, Васильев өчен мин бик кулай ярдәмче булып чыктым. Иң элек аның бер дә яратмаган, кая эләксә шунда тыгып йөрткән яки кечкенә өстәлендә чәчелеп яткан язу эшләре — төрле ра-портлары, докладнойлары, нарядлары —барысы да миңа күчте Шулай итеп мин аңа бик әйбәт писарь булдым. Аннары фабрикадан кайткан мехларны вакытында цехка китерү, сортланып эшләре беткәнне тизрәк цехтан озату да мйием өскә төшә башлады ГОМУМӘН һәртөрле йөгерү-чабу белән бәйләнгән эшләргә Васильев агай гел мине җигә торган булды. Шуның өстенә тагып тәнәфес вакытларында беседалар үткәрү, газеталар уку кебек агарту эшләрен дә УЛ тизрәк миңа йөкләде. Мин, билгеле, боларның барысын да рәхәтләнеп үтим, чөнки мин яшь, мин яңа кеше, аннары Васильев агам да гадәтенчә боерык биреп түгел, ә арган, йончыган кеше сыман уз итеп кенә: «Давай, брат, син генә эшлә инде» дип куша торган иде.
Тагын шуны да әйтергә кирәк, аның үзен көн дә диярлек һәр төрле утырышларга — я управляющийга, я бюрога, я фабкомга чакырып кына торалар. Кайчагында көннең яртысын ул шуларда утырып уздыра. Ул югында инде мин цехта баш кеше булып калам, бөтен эшкә һәм бөтен кешегә күз-колак булып торам Менә минем ярдәмчелек вазифам
асылда шулардай гыйбарәт иде. Күргәнеңчә, әллә ни катлаулы, кыен эш түгел, һәм мин аларның барысына да бик тиз өйрәнеп, күнегеп киттем.
*
* *
Начальник ярдәмчесе булгач, мин тиз арада мехбазаның югары жи- = тәкчеләрен дә күреп, белеп өлгердем Цехтан үткәндә алар туктап со- < рашыи китәләр, я булмаса чакырып алып, берәр боерык бирәләр, х кайчак исә управляющий кабинетына утырышка-фәләнгә дә чакыра- а лар. Әйтергә кирәк, аның кабинетына кереп, утырып чыгу бу минем ф өчен үзенә күрә бер дәрәжә иде. Калын, гөмбәз аяклы, яшел постаулы зур өстәл торган биек, якты кабинеттан мин ничектер үсеп киткәндәй “ булып, хәтта бераз горурлана да төшеп чыга идем.
Кабинетның хуҗасы. ягъни мехбаза управляющие, Решевский ди х гәп кеше иде. Юлий Давидович Решевский Башта мин аны поляк “ түгелме икән дип уйлаган идем, ләкин поляк булып чыкмады ул. = Хәер, хикмәт анда түгел Нинди генә милләттән булмасын, әмма ул * үзенә бер гажәеп оригиналь кеше иде. Аны Казан мехбазасына управ °- ляюший итеп Мәскәү җибәргән. Бирегә килгәнче ул «Главпушннна»да f зур урында эшләгән һәм чит илләргә дә чыгып йөргән диләр һәм о моңа бер дә икеләнмичә ышанырга була бөтен кыяфәте, килеш-килбәте, өс-башы аның чит илләр белән эш итүче югары белгечләр арасында кайнаган, шуларның купшылыгын һәм бәйсезлеген отып алган, коеп куйган интеллигент бер кеше булуын әйтеп тора иде Кечкен » җыйнак гәүдәле, нәфис ак чырайлы, салкын соры күзле, бармаклары да кызларныкыдай нечкә-озын, җитмәсә, шул бармакларның берсендә бриллиант кашлы алтын йөзек тә уйнаклап тора Ә бит ул заманда алтын йөзек кияр өчен чыннан да бик бәйсез кеше булырга кирәк иде Кием-салымын инде әйткән дә юк безнең Казан кышына үч иткәндәй ул бик затлы тегелгән кыска драп пальтодан, калын кепкадан, сары штиблетлардан, тик муенына эре шакмаклы мамык шарф кына урап йөри торган иде
Мин аңа бик кызыксынып, хәгта беркадәр сокланып та карый идем. Мех эшендә аны зур белгеч диләр, чит ил фирмалары белән эш итүче оста коммерсант диләр. Ә бит ул шактый яшь әле. утыз бишләр тирәсендә генә булыр Кай арада үскән, кай арада бу дәрәҗәгә ирешкән диген! Күрәсең, бик башлы кеше, сәләтле кеше Аннары Мәскәүд.» аның зур элемтәсе, зур таянычы да булырга тиеш, һәм моны барысы да беләләр дә иде шикелле .. (Җәяләр эчендә генә тагын шуны да әйтим ул Шетннкнн гостиницасында ике бүлмәле номер алып, шунда ялгызы гына тора иде. Семьясы Мәскәүдә —бер айны үзе кайтса, икенче айда хатыны килеп, торып китә икән. Күргән кешеләр, аның хатынын да гажәп сылу, матур һәм искиткеч шәп киенгән бер асыл сөяк дама дип сөйлиләр.)
Решевскийның II н беренче кайгысы — мехларны мөмкин кадәр экспортка күбрәк чыгару иде. Еш кына ул безгә «Онытмагыз, илгә валюта кирәк, барысыннан элек валюта өчен эшләргә тиешсез!» дип әйтә торган иде. Аның бу' хакта үзенә чакырып сөйләшкән, киңәшкән кешеләре дә күбрәк әлеге белгеч мишәрләр бела торган иде. Шуларга таяна, шулардай таләп итә Мехбазаның башка төр эшчеләре белән аның алыш-биреше аз иде Инде коллектив тормышына килгәндә, ул бу турыда кайгыртуны тулысынча партия, профсоюз җитәкчеләренә тапшырган иде.
һәм бу урында мехбазаның тагын бер җитәкче кешесе — партоешма секретаре (бер үк вакытта кадрлар бүлегенең мөдире) турында да әйтеп китәргә тиешмен Бу—Перов Федор Николаевич — урта яшь
ләрдәге кеше. Пөзе чиста-матур, ләкин чәчләренә чал керә башлаган инде, күз төпләре дә йончыган кешенекедәй шешенке, ә күзләре менә бик тере, ничектер өстән генә капшап узгандай җитез карыйлар. Гомумән янын, кыяфәте гел шулай ике төрлерәк тәэсир калдыра торган иде. Бәлки, миңа гына шулай тоелгандыр, белмим, тик күрә башлагач, мин бер нәрсәгә игътибар иттем: ул һәрвакытта Решевский янында була— нәкъ менә командир янындагы комиссар сыман. Управляющий кабинетында үткәрелгән утырышларның берсеннән дә калмый, сүзгә аз катнаша, күбрәк тыңлап кына утыра. Анын каравы, гомуми җыелышларда ул күп сөйли һәм, әйтергә кирәк, бик кайнар сөйли һәркөние газеталарда язылып барган политик мәсьәләләр белән аның яхшы таныш булуы күренеп тора, һәм шуны ул тыңлаучыларга бик оста җиткерә до белә.
Цехка кергәндә дә ул култык астына бер кочак газета кыстырып йөри, шулардай берәрсен цех начальнигына яки аның ярдәмчесенә тәнәфес вакытында кычкырып укыр өчен биреп калдыра. Мине дә ул бу эшкә бик тиз җикте. Беренче танышкач та:
— Менә бик яхшы, безгә сезнең кебек грамотный егетләр кирәк тә,— диде үзенең әз генә нечкәрәк тавышы белән.— Монда халык яна, бик чуар, пропаганда эше беренче чиратта торырга тиеш. Ә Василий Иванович үзе — авыру кеше, аннары грамотасы да чамалырак, так что бу эш сезнең өстә, кем, иптәш Юлдашевмы әле?..
— Әйе, Юлдашев.
— Менә шулай, иптәш Юлдашев... Ә нәрсә укырга кирәклеген мин үзем сезгә күрсәтеп бирермен.
һәм шулай итә дә торган иде. Мин дә аның күрсәтеп биргәннәрен цехта укып чыгарга тырыша идем (болар күбрәк бишьеллыкны үтәүгә, колхоз төзүгә, корткычларны, сыйнфый дошманнарны фаш итүгә багышланган материаллар була торган иде), шуның өстенә, әгәр вакыт җитсә, чит ил материалларын да укымыйча калдырмыйм, чөнки бу тема тыңлаучыларны һәрвакытта кызыксындыра торган иде.
Кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен тиз генә белү бик читен. Минем үземә парторг Перов гомумән ошый иде. ләкин менә безнең Василий 14ванович аны ни өчендер бик үк өнәп бетерми... Бер-ике мәртәбә мин аңардан. «Ялтырарга ярата бу кеше!» дигән сүзне дә ишеткәләдем. Башта моңа гаҗәпләндем, аннары аңлаган кебек тә булдым. Василий агай үзе аз сүзле, тыйнак кеше булгач, тегенең, кешеләрдән читтәрәк һәм өстәрәк торып дигәндәй, күп сөйләргә яратуын ошатмый иде, күрәсең.
Кыскасы, безнең мехбазаның ике җитәкчесе — управляющие белән парторгы — әнә шундый, берсе үз-үзенә бик нык ышанган, бик тәкәллефле—горур, икенчесе — шактый шома телле, тынгысыз, өлгер кешеләр иде.
Смена башланып, цехтагы эшләр бетә төшкәч, мин үзем дә өйрәнчеккә әйләнеп, каракүл сортлау өчен киң, озын өстәл янына баса идем. Минем өйрәтүчем Әмин әкә Маматов. Нишләптер мин аңа «әкә» дип дәшәргә өйрәнеп киттем. Ул үзбәк түгел, үзбәккә охшаган җире дә юк, чыкылдап торган мишәр. Ләкин мин үзем Үзбәкстанда бераз яшәгән кеше, ә анда үзеңнән олы кешегә аеруча хөрмәт йөзеннән «әкә», «әкә җан» дип дәшәләр. Менә мин дә, шул гадәт буенча, үземнең остама «абзый» диясе урында «әкә» дип дәшә башладым. Бу ипчектер бик табигый килеп чыкты, хәтта миңа ияреп бүтәннәр дә аңа шулай дәшә торган булып киттеләр. Ул үзе дә моны бик тыныч, бик табигый кабул итте.
Әмин әкә бик таза гәүдәле, кызыл чырайлы, аю сыман алпан-тилпән атлап, ашыкмыйча гына йөри торган бер кеше иде. Ләкин гаҗәп шат күнелле, уен-көлке ярата торган кеше, кызыл чыраеннан бервакытта да елмаю төшми, һәм юк кына кызыктан да балаларча рәхәтләнеп, корсагын селкетә-селкетә көлеп җибәрә иде Аннары җыр дигәндә үлә дә китә торган иде; ул үзе бер көй, бер авыз җыр белми, әмма ♦ инде кеше җырлаганны эреп, чәчеп дигәндәй көне буе тынларга да = әзер. Күршесендә өйрәнчек булып эшләүче Бибинур исемле кызны да g ул һаман «Канатым, яле бер сәк кенә, ваты минем өчен генә «Алия- 3 бану»ны күләп ал!» дип кыстап кына тора Кыскасы, беренче карашта ® Әмин әкәне чынлап кайгыра да, борчыла да, хәтта кәефсезләнә дә бел ф мә гәп гаҗәп ваемсыз, пошамансыз бер кеше диярсең' һәм шушы s кеше, әйткәнемчә, безнең мехбазаның ип зур белгече иде Баш белгеч х Мәсәлән, үзе кебек оста белгечләр тарафыннан экспортка әзерләнгән = каракүлләрне ул, управляющий белән «Главпушннна» вәкиле алдында. “ яңадан бер карап уздыра, һәм аның кулыннан узган мехларның берсе дә инде кире әйләнеп кайтмый иде. <
Аның янында эшли башлагач, мин башта бик аптырый идем өстәлдә к өелеп яткан каракүлләр минем өчен барысы да бер төсле, ничек итеп £ аларны бер-берсеинән аерырга — һич акылым җитми иде. Ә ул шул s каракүлләрне, бизәкләренә карап, уналты, унсигез төрлегә аерып га сала да һәркайсының ишен табып, өсти генә бара. Бик нечкә эш бу Каракүлдәге бизәк шәкелләрен, бердән, асра, икенчедән, ишен таба белү өчен, ничек дим, рәссам күзе кирәк. Әмин әкәдә нәкъ менә шундый күзләр булган инде, күрәсен!
Мишәр абзыйларның бүтәннәрен баштарак мин аерып бетә алмыйча йөрдем. Аларнын кайсысы Ариф абзый да кайсысы Алим абзый — аптырабрак калгалый идем Ничектер яшьләре белән дә, буй-сыннары, хәтта характерлары белән дә алар барысы да бер төслерәк иде. Барысы да диярлек кырык-кырык бишләр тирәсендә, эре-тазалар, ба- сынкы-салмаклар . Биредә шуны да әйтеп китәргә кирәк, минем элегрәк мишәргә карашым нн сәбәптәндер бик үк шәптән түгел иде. Ләкин бергә эшли башлагач, бу карашның никадәр хата булуын бик тиз аңладым Яман белән яхшы һәр милләттә, һәр кабиләдә була ул. бер яклы гына хөкем итү һич тә ярамый икән Минем янымдагы мишәрләр исә барысы да диярлек бик әйбәт кешеләр иде. Ничектер менә бөтенесенә дә бер үк дәрәҗәдә хас булган тыйнаклык һәм әдәплелек бар иде аларда Үзләренең шул каты телләре белән йомшак кына сөйләшәләр, берәүгә дә тупас кагылмыйлар, бервакытта да кычкырышмыйлар, киресенчә, бер-берсенә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер торалар. Гомумән бик бердәм халык Ихтимал, бу кадәресе аларнын гел читтә, читләр арасында эшләп йөрергә мәҗбүр булуларыннан килә торгандыр инде.
Мишәрләр гадәттә бик әче, бик әшәке итеп сүгенергә яраталар дип ишеткәнем бар иде, ләкин минем бу дәдәйләремдә андый нәрсәнең эзе дә юк иде. Тик кәефләре бик кырылган чакта гына «явил», «сатана», «брамат» дип кенә җибәргәлиләр иде. Олы кешеләр, алама сүзгә өйрәнмәгәннәр
Эшкә килгәндә алар бик дисциплиналы халык, бик гаделләр, бик күндәмнәр, сменага һәрвакыт яшьләрдән алда киләләр һәм звонок булганын да көтмичә, аерылып торган китапларына тотынган шикелле, тизрәк каракүлләренә ябышалар иде. Эшләрен бик яраталар, һәм безне дә чын ихластан өйрәтергә тырышалар иде.
...Мишәрләрдән бер коммунист та бар иде Вафа Янбулатов Утны- суны кичкән, бик үткен, бик башлы егет . Алдарак күргәнсеңдер, ул минем бүлмәдә бер ай ярым чамасы торып та киткән иде Ләкнн Вафа үзенең үткәне белән дә пәм хәзерге вакыттагы эше белән дә бездәге мишәрләрдән шактый аерылып тора иде. Ул барысыннан да яшь. Кызыл
Армиядә хезмәт иткән. Урта Азиядә басмачыларга каршы сугышып йөргән һәм шунда партиягә дә кергән булса кирәк. Аннары бездәге мишәрләрнең күпчелеге әзер мехта (мехбазанын үзендә) эшләсәләр. Вафа Пләтәндәге чи тиреләр складының мөдире булып эшли иде. Шу на күрә ана үз токымнары белән артык аралашып йөрергә туры да килми иде...
Мишәрләр турында тагын нәрсә әйтәсем калды?.. Алар ике-өчесе бергә. Сукониыйдагы берәр апаның бүлмәсенә кереп, шунда үзләре чиратлашып пешергән уртак казаннан ашап, эшкә йөрүдән башканы белмичә тыйнак кына торып яталар. (Җәяләр эчендә генә әйтим, алар мишәрчә, итне бик мул салып, ашны бик тәмле пешерә торганнар иде...) Барысының да диярлек семьялары Рәзән-Касыйм тирәсендәге авылларда,—болар алган хезмәт хакларының күп өлешен шул семья-ларына җибәреп торалар. Элек-электән үк ул шулай килгән инде: үзләре каядыр читтә, еракта эшләп яки алыш-биреш итеп йөргәннәр, ә хатыннары, бала-чагалары белән, болардан килгән акчага үз авылларында тук. тыныч кына яши биргәннәр. Порт-жнрләре, сизүемчә, таза-бай булырга тиеш.
Ләкин соңгы бер ел эчендә авылда зур вакыйгалар башланып китте: анда колхозлашу бара, җирләрне, малларны кушалар, кулакларны бетерәләр, көрәш гаять кискенләшкән, төрле шомлы хәбәрләр йөри. Бу хәбәрләр безнең мишәр абзыйларны да куркуга салган иде. Үзләре производствода эшләүче булсалар да. алар, табигый, авылдагы семьялары. йорт-җирләре өчен борчылалар, уйланалар, эчләреннән генә кайгыралар иде. Күрәсең, авылда купкан өермә кайберләренен семьяларына да кагыла башлагандыр,— күбесе мехбазада эшләүләре турында белешмә алып, үзләренең авыл советларына җибәрделәр. Ләкин борчылуларын тыштан сиздермиләр, күп сөйләнмиләр, хәтта авыл хәлләре турында бик төпченеп сорашудан да тыелалар
Бездә эштән сон еш кына төрле җыелышлар була торган иде. Мишәрләргә бер әйтү җитә, барысы да түбәндәге зур контора бүлмәсенә бөтенесеннән алда диярлек төшеп, озын эскәмияләргә күгәрченнәр шикелле тезелешеп утыралар. Тыгызлыктан тирләп-пешеп бетсәләр дә. кузгалмыйлар, чыгып йөрмиләр, кыскасы, өйләренә ут капса да. җыелыш ташлап китү ю^. Ә җыелыш озакка сузыла, ялкынлы сүзләр күп була.— сүзләр дә күбрәк зур мәсьәләләр, ягъни чорыбызның бөеклеге, илдә бөтен фронт буйлап капитализм калдыкларына һөҗүм башлануы, сыйнфый көрәшнең кискенләшүе, һәр җирдә уяу булырга кирәклеге турында бара һәм моны башлыча ни өчендер әлеге шул иске белгечләргә— сакаллы мишәрләргә карап сөйлиләр иде кебек .. Белмим, бу сүзләр мишәр абзыйларда ниләр уяткандыр--әйтүе читен, чөнки алар бер вакыт га да copay-фәлән бирмиләр, чыгып сөйләмиләр, бары тик бик игътибар белән тыңлап кына утыра торганнар иде.
Әйе, мишәрләргә ышанып бетмиләр иде. һәм алар үзләре дә моны сизәләр ндс шикелле. Шуңадыр инде бик тыйнак булырга, гадел эшләргә, сак сөйләшергә тырышалар иде. Ләкин бу гына җитми иде. ахрысы. Эчләрендә ни, заманга ничек карыйлар, хәзерге үзгәрешләрне кабул итәрләрме, юкмы — менә нәрсә шикләндерә, менә нәрсәне беләселәре килә. Кайберәүләр фнкеренчә, алар — иске белгечләр, капиталга хезмәт иткәннәр, хосуси милекчелек белән агуланганнар, бай яшәгәннәр, кыскасы, безнең заманга күпмедер дәрәҗәдә үги кешеләр. Бәс. шулай булгач, аларга карата һәрвакытта уяу булырга кирәк.
Билгеле, мин дә уяулык кирәктер шул дип уйлый идем, ләкин ях- шымы-начармы бер гадәтем бар — кешегә һич сәбәпсездән ышанмыйча шикләнеп карый алмыйм, яратмыйм алай карауны Кеше яхшы эшли, гадел эшли бернинди кыек эше сизелми, берәүгә дә зарары тими.' ә син тот та аның турында бу алама кеше булырга тиеш дип, аңар
дан шикләнеп, аны сагалап йөр, имеш Юк, әллә ничек менә табигатем кабул итә алмын моны...
Уяулык күрсәтү җәһәтеннән бездә бик тырышып йөрүче Басыйр Рәжәпов дигән бер шадра егет бар иде. Бездән бер катка түбән, пушнина цехында эшли... Моңарчы мин белгән шадралар барысы да ничектер бик сөйкемле, тыйнак була торганнар иде, ә бу, ничек кенә дип ♦ әйтергә, әллә нинди усал, зәһәр шадра иде. Үзе бик астыртын, һавалы, = шуның белән бергә шактый әрсез дә. Җитмәсә, өйрәнчек кенә булуына ~ карамастан, ни сәбәптәндер, билгеле бер хөрлек белән дә файдалана. § ягъни эш вакытында цехлар буйлап йөрергә ярата иде. Сынаганын ® бардыр инде, шадра кешеләр гадәттә бик төз-спай гәүдәле булалар ф Бу да нәкъ шундый — нечкә гәүдәсен бик төз, ә башын ата каз ши- _ келле текә тотып, еш кына безнең цехтан узгалый торган иде. Башта х мишәрләр янында тукталып, аларнын эшләрен карап тора, аны-моны = сораштыра, аннары мине бер читкә әкрен генә дәшеп ала
— Я, эшләр ничек? — ди бу, серле генә итеп. =
— Эшләр яхшы бара,— мин әйтәм. <
— Яхшы микән соң? х
— Ник яхшы булмасын. Мехларны, күпме керсә дә. сортлап кына торабыз, цехта озак яткырмыйбыз, вообщем, абзыйлар шәп эшлиләр ~
— Эшләмичә хәлләре юк,— ди Басынр, авыз кырые белән генә ° елмаеп.
— Ә алардан тагын ни кирәк? — дим мин, ачуым килә башлап — Җырлап-биеп тә торсыннармы әллә?
Басыйр, кылыйрак күзләрен кыса төшеп, мина бераз карап тора да әйтә:
— Алар өчен синең үзеңә биергә туры килмәсен, парин!
Мин дә аңа батырып карыйм:
— Сүзеңне ачык әйт, нәрсә болгатып маташасын
Басынр нишләптер кинәт кенә йомшарып китә:
— Я, я. мин уйнап кына... Син бит монда начальник кеше, үзебезнең кеше, вәт мин сина дусларча әйтәм: син ул мишәрләргә бик ышанып бетмә, күзеңне ачыбрак кара, беләсең хәзерге вакытны.
— Минем аларга ышанмаска хакым юк.
— Белмисең әле син бер нәрсә дә, белмисен,— ди бу сузып кына
— Барысын да бик яхшы белам, ләкин син, Рәжәпов, кычытмаган жирно кашып йөрисең, менә шул.
— Шулаймы?!. Ярый, без моны син әйткәнчә теркәп куйыйк. Соңыннан кемнеке кычыта башлар, күрербез.
Минем ана отыры саруым кайный, кырт кисеп кенә үзенә: «Бар, кит моннан. » дип әйтәсем килә, ләкнн ул шуны үзе үк сизгәндәй китәргә ашыга һәм, ике арадагы күперне сакларга теләгәндәй, иптәшләрчә генә әйтеп китә:
— Вообщем. бүдәнә сугыштырмыйк әле без, парин, син миңа, мин сина кирәк булырбыз. Ә пока!
Баштарак аның мина шулай каты гына бәрелүе берничә тапкыр кабатланды Ләкин минем бер дә курыкмыйча нык торуымны күргәч, tier шактый йомшарды Хәтта дуслык та күрсәтә баниады Яхшы ьтланып, үз итеп, минем бүлмәгә дә килгәләп йөрде. Лшап-эчеп утырган чаклар да булды Билгеле, мин дә аңа кырын тормадым Бергә эшләгән иптәш үзе теләп якыная икән, нигә анардай качарга яки нигә аны читкә тибәрергә?.. Яшьлек, үзен беләсең, читләшүдән бигрәк якынаерга, дуслашырга ярата. Аннары янын белән бергә утыру да күңелле булып кала торган иде. Ул чыкылдап торган Казан егете, сүзгә бик жор, өзеп-чатнатып әйтә белә, һәм яңгыравык тавыш белән матур гына жырлый да. Шушы яклары өчен булса кирәк, мин ача шактый
ияләшеп тә киткән идем. Әмма шулай да чын ихлас дуслык безнең арада урнаша алмады Нигәдер менә күңел дигәнең ышанып бетми иде бу кешегә, һәм тикмәгә генә булмаган икән ул.
Югарыда әйткәнемчә, безнең цехта әлеге каракүлче мишәрләрдән башка, шуларга өйрәнчек итеп куелган күп кенә яшьләр эшли иде. Ә аларның яртысы диярлек кызлар иде. Менә шул кызларның берсе белән... Хәер, бу хакта сүз башлаганчы, мин үз хәлем турында әйтеп бетерим әле.
Цехтагы яшьләр арасында мин яшькә дә олырак, уку-белем ягыннан да өстенрәк идем. Шуның белән бергә цех начальнигының ярдәмчесе дә. Ә бу нәрсә инде мине башкалардай аерыбрак куя, миңа инде начальник итебрәк карыйлар. Минем кечкенә генә булса да властем бар. бүтәннәргә куша, боера алам, зур гына хөрлек белән дә файдаланам — йөрим, карыйм, тикшерәм Кешеләр миңа йомышлары, зарлары, үте-нечләре белән киләләр Цех начальнигына әйтәсе сүзләрен дә күбрәк минем аша җиткерәләр, чөнки Васильев агайның миңа ышанганын күреп торалар.
Карт белгечләр белән дә, яшьләр белән дә минем арам гомумән яхшы иде. Яшьләр өчен мин — үз тиңнәре кебек үк дияргә була, ә мишәрләр миңа «үзебезнең татар малае» дип карыйлар иде. Әлбәттә, мин моның белән барына да бертигез ошый идем, барысы да миннән бик канәгать иде дип әйтергә җыенмыйм. Бервакытта да алай булмый ул. Эчләреннән көнләшүчеләр дә, яратып бетермәүчеләр дә бул-гандыр, һичшиксез, булгандыр Мона бер дә искитәргә ярамый — коллективта бит кырык төрле кеше. Мин үзем дә һәркемгә бер үк дәрәҗәдә ошарга, ярарга тырышмый идем,— тырышсаң да ничектер булдырып булмый аны . Тик шуны гына әйтәсем килә, цехта эшләгәндә миңа берәү белән дә дошманлашырга, ачыктан-ачык бәрелешергә туры килмәде.
Инде хәзер яңадан теге кызларга кайтыйк. Әйе, безнең цехта кызлар күп иде. һәм озак та үтми, шул кызлар арасыннан берсенең миңа шактый игътибар итүен сизә башладым. Минем буем-сыныммы, укыган егет булуыммы, әллә начальник кеше булып йөрүемме кызның күңелен җәлеп иткәндер инде, белмим, әмма ул миңа очраганда күзләрен тутырып, озаграк итеп карый иде, янына килеп сөйләшкәндә дә күзләремә туры карарга тырышып, сөйкемле елмаеп һәм бик теләп сөйләшә торган иде. Хәтта яныннан китеп бэр!ач та мин аның артымнан карап калуын сизә идем. Бу бит башка берәүгә дә түгел, ә миңа гына! һәм мин моны тоймыйча, моңардан беркадәр исереп китмичә кала алмый идем, һәм, билгеле, минем дә аңа игътибарым көннән-көн әкренләп көчәя бара иде. Ул кыз Ариф абзый Бантирәковта өйрәнчек булып эшли. Исеме аның Хафаза иде
Моңарчы кызлар белән танышып, яратышып йөрүдә минем тәҗрибәм бик аз иде әле. Укыганда, үзең беләсең, кыен эш ул. Дөрес, әле берәү, әле икенче белән дигәндәй мавыгып киткән вакытларым булгалады. Озата барулар да, капка төбендә суыктан таптанып торулар да, көчләп кочарга, үбәргә азапланулар да булмады түгел, булды. Ләкин эш тиз сүтелә торган иде. Әлеге шул студент хәерчелеге,— өс-баш хөрти, кесәдә акча юк, акча булмагач, кызыңны теләгән җиргә илтеп тә. күпме- азмы сыйлап та булмый, шуннан тотасың да кулыңны селтисең! Боерган булса, укып бетергәч боларныц барысының да үчен алырмын әле дип үз-үзеңне юаткан буласың. Шулай ул ярлы студент хәле — мәхәббәтен дә, бәхетен дә кичектереп торырга мәҗбүр
Әмма хәзер минем хәл башка инде Акча бар. аерым бүлмәм дә бар. һәм, иң мөһиме, еллар буенча буылып, тынгылык бирмичә килгән мәхәббәткә көчле сусау да бар. Кемнедер ярата башларга вакыт иде, кирәк иде. Ләкин... ләкин шулай да мин бу Хафаза туташка егылып китүдән баштарак тыелып маташкан булдым Ул өйрәнчек кенә, ә мин, нй әйтсәк дә, начальнигрәк кеше, үзеңә күпмедер буйсынган * кыз белән роман башлау килешмәс, ярамас дигән уй мине тотыбрак = торды Андый нәрсәне бик тиз сизеп алалар, сүз китәчәк, берәр кү- 5 келсез эш килеп чыгуы да мөмкин. Аннары тагын кызның миңа туты- g рып караулары, елмаеп сөйләшүләре минем башымны әйләндерсә дә. “ мин аңа карата үземнең чын хисләремне ачык кына белми идем әле ♦ Нәрсә бу, кыз үзе миңа шулай йөзен борганга күрә генә туган хислә- = нүме, әллә чын яратуның туа башлавымы''* һәрхәлдә, беренче караштан х ук түгел. =
Кызны сина ничек кенә сурәтләп күрсәтергә? Дөресен генә әйт- * кәндә. аның ул хәтле һуштан егарлык матурлыгы да юк кебек иде. Буйга i кечкенә, аяклары да бик үк туры-спай түгел, йөргәндә — әз генә чайка- s лыбрак йөри, кыскасы, буе-сыны белән ике бистә арасында үскән » кызларга бик охшаган иде. Ә син беләсең инде, Казанның бу начар, сасы һавалы жирендә үскән кызлар арасыннан чын сылулар сирәк очрый... Әмма мине сихерләгән гүзәллеге анын йөзендә, йөзеннән дә бигрәк күзләрендә иде.
. Ничек кенә итеп язсам да, сурәтләп бирә алмам кебек Болай: йөзе аның түгәрәк, бит урталары әз генә чокыраеп тора, елмайганда энжедәй вак кына тигез тешләре ачыла һәм бит чокырлары тирәнәеп китә; маңгае чиста — ак, ә кашлары нечкә—кара, борыны кыска, жәенкерәк, ә иреннәре яңа гына ачылган иртәнге чәчәктәй кечкенә, йомшак, тәмле-сусыл кебек.. һәм, ниһаять, күзләре озынчарак зур күзләре — ничек кенә дип әйтим — антрацит күмердәй чем-кара иде Ләкин хикмәт анда гына да түгел. Хафазаның ул күзләре һәрвакыт диярлек юка гына дым пәрдәсе белән өретелгән була иде. һәм бу дым пәрдәсе аларны, бер карасаң, ерак-томанлы итеп күрсәтә, ә икенче карасаң, ничектер юып алгандай, ачыкландырып-яктыртып жибәрә иде. Әйе, хикмәтле күзләр!
һәм менә шул кечкенә буйлы, йомры гына кызый үзенең ходай биргән сихри күзләре белән цехтагы барлык кызлар арасында диярлек ijii чибәрләрдән санала иде Бигрәк тә безнең мишәр абзыйлар ана мөкиббән китеп гашыйк булганнар иде. Сөеп карыйлар, сөеп кенә дәшәләр, ике сүзнең берендә: «Хафаза, якты күзем'», «Хафаза, ак канатым'» дип кенә торалар. Билгеле, алар бервакытта да әдәп киртәсеннән чыкмыйлар, андый-мондый нәрсә сиздермиләр, бары гажәеп бер гөлгә карагандай, ана соклануларын яшерә алмыйлар. Әйтергә кирәк. Хафаза да үз бәясен яхшы белә иде. Шаркылдап көлми, чытлыкланмый, сырпаланмый, тик кызларга кирәк кадәр генә үзен азрак һавалы, азрак кына нркә-назлы итеп тота .. Шуңадыр инде мишәрләр Хафазаны акыллы кызга саныйлар иде.
Баштарак мин, әйткәнемчә, сагаеп һәм сакланыбрак маташтым. Ләкин ензәм, керә... керә кызый әкренләп йөрәккә. Берни эшләр хәл юк, һәркөнне сигез сәгать без бер цехта, һәркөнне мин аның яшерен генә дәшеп караган дымлы-якты күзләрен очратам, һәркөнне энжедәй тешләрен күрсәтеп, елмаеп кына әйткән сүзләрен ншетэм. Мин аның кечкенә буен, кыска аякларын күрми башлыйм, ә йөзе-күзе, сөйкемле елмаюы бөтен бер кыяфәтенә әверелеп, минем хыялымнан чыкмый башлый. Мин инде аны көтеп алам, цехка килеп кергәнен күрмәсәм дә.
сизом һәм ялгышмыйм. Әгәр дә авырып-нитеп эшкә килми калса, мин аны бик юксынам, борчылам, тынычлыгымны югалтам. Алай гына да түгел, мин Хафазаның үзенең дә шундыйрак хәл кичерүен — мине күрергә теләвен, мине эзләвең, мин булсам аңа да яхшы, булмасам — аңа да күңелсез булуын тоеп торам. Шулай итеп, безнең йөрәкләр арасында ниндидер бер бик нечкә, әмма бик нык жеп сузылды. Без инде әкренләп, бер-беребезнең серен укый алган кешеләргә әйләндек... Бу хәл вакыт- вакыт мине һаман әле борчып куйгалый иде, әмма моңа, бу хәлгә, каршы тору мөмкин түгел иде инде.
Менә шулай, дус кеше!.. Килде мәхәббәт, миңа да килде Ни әйтим? Бәлки, өстәп, тагын шуны әйтәсе калгандыр: мәхәббәтнең килүе төрлечә булырга мөмкин — беренче караштан, әкренләп йөри торгач, ләкин дә аның тагын бер этәргече бар икән, бу — кеше сүзе, кеше димләве... Ышанасыңмы шуңа? Әлбәттә, кеше димләве белән генә чын мәхәббәт бервакытта да туа алмын, әмма шулай да йөрәккә төшкән чаткыны көйрәтеп, көчәйтеп җибәрергә кеше сүзе җитә кала. Әлеге мишәр абзый-лар. нидер сизенеп булса кирәк, Хафазаны миңа үтереп мактый башладылар мировой кыз — акыллы, әдәпле, инсафлы, сөйкемле, чибәр, матур, роза, ласточка, шикәр, бал —тагын әллә ниләр. Кыскасы, бер сандык хәзинә! Мин ни... кызарам, җилкәне кашыган булам, ә үзем әйе дим инде, телдән әйтмәсәм дә күңелемнән гел әйе дип кенә торам, Хафаза бит ул!., һәрбер тиле гашыйк төсле мин дә Хафазамны бары яхшы итеп кенә, пакь итеп кенә, гүзәл итеп кенә күрәм. Җитмәсә әле, кешеләр дә аны әнә шундый итеп күрәләр икән. Я, иңгә кунган асыл кош түгелмени ул!!
Алга йөгеребрәк булса да тагын шуны әйтим Хафаза белән без күз карашып, сынашып йөрүдән узып, инде артык яшеренмичә шактый якынаеп йөри башлагач, шул ук мишәр абзыйлар моны бик тиз күреп алдылар һәм кызны миңа чынлап торып димләргә дә тотындылар. Бу җәһәттән бигрәк тә Әмин әкә мине яман кысрыклый башлады. Бер генә түгел, әллә ничә тапкыр бу миннән тота да сорый.
— Син, кәбәм, үләнмәгән егетме?
— Үләнмәгән егет,— мин әйтәм.
— Соң шулай булгач, ник авызыңны ачып йөрисең?
— Аңламыйм, Әмин әкә!
— Аңламыйсың?.. Мин сиңа, Хафазаны ычкындырма, дип атәм. ҮләН шуңа, үлән!
— Ә ник мин аңа үләнергә тиеш әле? — дигән булам инде мин.
— Их, брамат,—ди Әмин әкә, ботын чабып.— Шундый кызга да үләнмәгәч, сине кем дип кенә әтергә?! Үзе красавица, үзе умница, ан- дыйны вет син, парии. көндез чыра яндырып та таба алмыйсың. Үлән, ычкындырма, акылың булса!
— Ычкындырма, ычкындырма!.. Әйтерсең, эш миннән генә тора... Хафаза үзе ни уйлыйдыр бит әле.
— Ә син анысы өчен хафаланма. Үзебез аның белән сүләшербез. Күр дә тор, ике куллап риза булыр... Без вез сизәбез.
— Белмим шул,—дим мин, бу юлы җилкәне чынлабрак кашып.
— Беләсе юк, рисковать кирәк. Туеңны да үзебез күтәрешербез. Мин инде монда үзебезнең братлар белән сүләшкәләдем...
— Рәхмәт, Әмин әкә, рәхмәт!..
Хәер, чын күңелдән рәхмәт әйтсәм дә мин мондый сөйләшүләрне баштарак уенга гына алган идем. Ләкин күрәм, мишәрләрем минем белән уйнап кына сөйләшмиләр. Хәтта бервакыг Әмин әкә миңа мон- дыйрак нәрсә дә әйтеп ташлады: әгәр синдә Хафазага өйләнү теләге булмаса, кызның башын юкка әйләндереп йөрмә, үзебез бүтән яхшы кеше табабыз — әнә Арифның Касыймда җиткән \лы бар, чакырып китерәбез дә шуңа сватать итәбез, янәсе.
Бу инде ультиматумга охшый иде. Гажәп. безне болар көчләп диярлек өйләндерергә тырышалар! Ни өчен?. Чынлап та ни өчен’.. Озак •.а үтми моның сере ачылды, алар фикеренчә. әгәр мин өйләнмәсәм. Хафаза кебек шундый әйбәт кызның әллә нинди юньсез кешегә эләгеп куюы бар,—менә нәрсә аларны бик борчый икән! Кызык Яхшы ат * белән яхшы кызны яман кулга җибәрмәү — бу татарның борыннан килгән гадәте булса кирәк.
Ә мин уйланам, көн-төн борчылып һәм сөенеп уйланам шулай ук 5 Хафаза минем өчен генә яратылган кыз микәнни, шулай ук язмыш g безне мәхәббәт җепләре белән гомерлеккә бәйләп куяр микәнни?!
Әйе, Хафаза белән безнең дуслык көннән-көн көчәя, тирәнәя бара. = Мин үзем кызлар белән йөреп шомарган егет түгел, ләкин аның кирәк- м леге дә сизелми, ничектер үзеннән үзе бик табигый рәвештә без бер- = беребезгә һаман ияләшә, якыная барабыз Көн дә мин цехка иртәрәк < киләм һәм тегесен-монысын эшләп йөргән арада да ишектән күземне х алмыйча аны көтәм. Ул гадәттә башына эре кара чәчкәле кызыл яулык = бәйләп, кулына бик кечкенә чемодан тотып ^шкә килә иде Күз кырыем * белән генә күреп калсам да, мин аны шул яулыгыннан танып алам һәм ‘ аз гына тыелып торганнан соң янына барып, кечкенә йомшак кулын кысам «Нихәл, кадерлем. килдеңме’» дим әкрен генә Аның дымсу күзләре шунда ук яктырып китә, бит алмалары да алсуланып китә, ә үзе сөенеченнән бары тик башын гына кагып куя Аннары якын тирәдәге кешеләрдән уңайсызлангандай; «Кара, минем каракүлләрем күп калмаган икән.— дигән була,—син, Хәбиб, миңа тизрәк яңаларын китерерсең, яме! » Ә бераздан смена башлана Мин аңардан өч өстәт аша гына эшлим, ләкин аның ягына еш карый алмыйм — каракул игътибарны үзенә бик нык бәйли, әмма барыбер уем анарда, аны тоеп эшлим Нәкъ шушындый ук хәлне ул да кичерәдер кебек, күзләре каракүл бизәкләрендә булса да күңеле гел миндәдер кебек- мин моны да сизеп торам шикелле... һәр сәгать саен биш минутлык тәнәфес булып ала Егетләр, кайбер мишәр абзыйлар ишек төбендәге махсус урынга тәмәке тартырга китәләр, ә кызлар аякларын ял иттерер өчен өстәлләренә менеп утыралар. Мин ул вакытта тәмәке тартмый идем әле. шуңа күрә, әгәр Хафаза ялгыз гына калса, тизрәк зның янына барам, әгәр кызлар җыелып өлгерсә, шул тирәдәрәк утырган Әмин әкә яки Ариф абзый янына барып, сөйләшеп торган булам, һаман бер нәрсә инде — пичек тә Хафазага якынрак буласым, аны күреп һәм ана күренеп торасым килә
Ләкин болай яшеренеп, тыелып маташуның мәгънәсе юк иде. әллә ничек уңайсыз да иде — барыбер күрәләр, беләләр Без инде, смена беткәч, еш кына бергә кайтабыз, җыелышлар вакытында да гел генә бер тирәдәрәк утырырга тырышабыз . Аннары безнең һич ничек тә яшерергә мөмкин булмаган үзара мөнәсәбәтебез, күз карашларыбыз, сөйләшүләребез барысын да әйтеп, кычкырып тормыймыни” Юк. яше-ренү мөмкин түгел иде инде, һәм без. ниһаять, берәүдән дә качмый- яшеренми башладык.
Безнең мехбазадагы яшьләрнең күпчелеге татар кызлары, татар егетләре иде Күбесе Казанның үзеннән. . Азар арасында Хафазаны электән үк белүчеләр бар икән. Шу ларның берсе — әлеге Басыйр булып чыкты Ул еш кына Хафаза янына бара, бик үз кешедәй аның белән көлеп, сөйләшеп тора Баштарак бу хәл минем эчемне пошыра иде. Көнләшү дип әйтмәс идем мин моны, чөнки хатынлы Басыйрның Ха- фатны үзенә карта алуына ку целом һич ышанмый. ЛӘКИН шчлай да аның кыз тирәсендә артык сырпаланчы миңа ничектер шикле курена
иде. Кыскасы, яратмый идем мин ул кешенең Хафаза тирәсендә чебен шикелле әйләнүен... Ахырда моның сәбәбен белер өчен туп-туры Хафазаның үзеннән сорарга булдым.
— Әйт әле, Хафаза.— дидем,— нишләп бу Басыйр бик еш синең яныңа килеп йөри? Берәр серегез бармы?
Соравым дорфарак чыкты, күрәсең, Хафаза миңа гаҗәпләнгәндәй бер карап куйды. ,
— Нигә алай дисең, Хәбиб? — диде ул, сузып кына.
— Просто беләсем килгән өчен генә,—дидем мин, уңайсызланыбрак.
— Без бит бер мәктәптә укыдык. Аннары кайчандыр бер үк урамда торган да идек. Күптәнге таныш, бары шул гына .
— Алай икән, мин моны белмәгән идем... Нәрсә, бер үк класста укыдыгызмы?
— Нишләп инде бер класста булсын, ул бит миннән күп олы... Мин беренче класска килгәндә, Басыйр әллә өченчедә, әллә дүртенчедә укый иде шунда. Бөтен шәрпкләре арасында ни зур малай иде. Мин аны куып та җитә яздым — дүртенчегә күчкәндә, ул һаман бишенчедә утыра иде. Ләкин шуннан ары укымады, китте... Ул бүрек тегүче малае. Бер урамда торган чакта мин аның да бүрекләр күтәрел, базарга киткәнен күреп кала идем. Аннары без Акком астыннан Болак буена күчтек...
— Шуннан соң очратмадыгызмы?
— Юк, очраштык... Бик кызык булды ул. Ике елмы, артыгракмы вакыт узгач, безнең мәктәпкә өр-яңа юнг-шторм кигән бер бик төз буйлы егет килде. Бу кем дип карасак, аптырап киттек: безнең Басыйр! . Чәчләрен уртадан ерып, ике якка тарап җибәргән, биленә таянып кына сөйләшә — шадрасы булмаса, Басыйр дип тә белмәссең!.. Мин хәзер комсомолда эшлим, менә сезгә җыелыш үткәрергә килдем әле ди бу... Кызык!.. Бөтен кызлар, малайлар аны тыңлар өчен бер зур класска дөбердәшеп тулдык... Шәп сөйләгән иде шул чакта Басыйр. Ул бит начар укыса да. сүзгә бик оста малай иде. Комсомолның агымдагы бурычларын ярып кына салды безгә... Менә бит кеше ничек үзгәрә!..
Әйе, бу минем өчен дә кызык кына иде. Басыйрның кем икәнен, нинди юллар узганын тагы да ачыграк белә төштем. Хәер, аның начар укып та шәп сөйләүче булуына артык исем китмәде. Төрле кешедә төрле сәләт. Фәнгә теше үтмәгән, җитди.тирән белемне сеңдерә алмаган. ләкин кеше сүзен, китап сүзен өстән генә эләктереп ала белгән шома телле егетләрне минем күргәнем бар иде инде. Андыйлар гадәттә көндәлек политика белән бик мавыгып китәләр һәм җәмәгать эшендә яки комсомол эшендә кайчак бер ялтырап та алалар. Әмма алар- ның ялтырап узулары, минемчә, озакка бармый, чатыр-чотыр ут-төтен чәчрәткән фейерверк шикелле бик тиз сүнәләр.
Ләкин бу очракта мине бер нәрсә шактый гаҗәпләндерде: комсомолда эшләгән, хәтта мәктәпләргә барып, җыелышлар үткәреп йөргән егет ни өчен, ничек итеп хәзер безнең мехбазага гади өйрәнчек булып килеп эләгә5.. Сәбәбе нәрсәдә5.. Моны минем беләсем килде, һәм туры гына шуны Хафазадан сорадым.
— Нигә.— диде Хафаза, бик гади генә итеп.— Кеше гел бер урында гына эшләми бит инде.
— Анысы шулай, ләкин кеше үз теләге белән зур эштән кечкенә эшкә күчәме соң?.. Әллә комсомол аны безгә җибәргәнме?
— Мин ул кадәресен белмим. Юктыр, чөнки аның комсомол эшеннән китүенә шактый булды инде.
— Ә ни өчен китте соң ул? — дип сорадым мин.
Хафаза җавап бирергә аз гына икеләнеп торды — гүя аңа бу ту-
рыла сүз алып баруы кыен иде. Әмма мин сорагач, әйтмичә дә мөмкин түгел Тотлыга биреп
— Ни . Басыйр, дөресен генә әйткәндә, үзе китмәде, аны . чыгардылар,— диде ул, ниһаять.
— Ни өчен'-*
— Синең бик беләсен киләмени? — диде Хафаза, нигәдер борчылып ♦ Бу хәл миңа бик сәер тоелды Хафазаның миннән яшерерлек нәрсәсе х
булырга мөмкинме?!. Аптырадым, ни әйтергә дә белмәдем, ахырда коры g гына - Ихтыярың!» дип куйдым Шушы сүз ана житә калды булса § кирәк, ашыгып, хәтта ялваргандай «
— Син ачулана күрмә, бәгырем! —диде ул — Басыйр бу хакта сиңа •
әйтмәскә кушкан иде. ләкин мин әйтәм, әйтэм тик ике арада гына калсын, яме! х
— Алламыйм мин сине. Хафаза!—дидем мин. отыры гажәплә- =
неп.— Ни өчен мондый кисәтү’.. Әгәр сиңа кеше серен ачу кыен икән. ® зинһар, әйтмә1 Монын өчен мин сиңа һич ачуланмаячакмын Тик.. мина ышанмавың гына... <
— Юк. ышанам, әйтмә! — диде ул, тизрәк минем сүземне бүлеп — х II җаным. сер днярлеге дә юк анын, күпләр беләләр дә инде аны... Тик 2 син яна кеше, шунын өчен генә Басыйрнын белгертәсе килмәгәндер Z Бик ямьсез нәрсә бит. Эш болай Басыйр авылдан килгән яшь кенә a бер кызны үзенә ала. Өч ай да тормыйча бичараны куып җибәрә— янәсе, кызның атасымы, агасымы шунда раскулачивать ителгән, имеш... Шуннан соң озак та үтми, тагын бер чибәр генә шәһәр кызына өйләнә .. Күпмедер торгач, бусын да аерып жнбәрмэкче була, ләкин бусы инде теге авыл кызы кебек җебегән булып чыкмый Бара да әйтә. Шуннан тикшерү башлана Комсомолда эшләгән кеше өчен бик начар оят эш ич бу, көн дә хатын алыштыру.. Дөрес, моның өчен Басыйрны комсомолдан ук чыгармыйлар чыгаруын, ләкин райкомнан куалар Менә аның бөтен тарихы шул.
— Алай икән,—дидем мин. уйга калып, һәм янымда гаепле кеше сыман ничектер уңайсызланыбрак басып торган Хафазага беравык сүзсез генә карап тордым. Уйларым яктыдан түгел иде Әнә нинди козгын әйләнә икән минем кечкенә Хафазам өстендә! Әмма ул үзе шуны сизәме?.. Куркамы ул шул козгыннан’., һәм гомумән шушы хәлдән соң Басыйр белән аның арасында нинди генә мөнәсәбәт булырга мөмкин?
— Әйт әле. сөеклем. Басыйрнын ул эшләренә син үзең ничек карыйсын? — дип сорадым мин. ниһаять.
Хафаза чын ихластан үпкәләгән тавыш белән:
— Сорыйсың тагын!—диде.— Билгеле, бик начар карыйм. Япь- яшь кенә кызны алдау — бик зур кабахәтлек ич'
«Ә сине дә алдамасмы сон ул?» дип әйтәсем килде минем, ләкин тыелып калдым Анын урынына
— Син үзең Басыйрдан ку рыкмыйсынмы’— днп сорадым.
Хафаза балаларча беркатлылык белән күзләрен зур ачып, сузып кына: , и
_ Менә әкәмәт, нишләп мин анардан куркыйм,— диде — пншләтә ала ул мине’.. Син дә инде...
— Юк, шулай да’
— Нәрсә шулай да?
— Гел синең тирәндә әйләнә бит әле ул.
Хафаза кычкырып көлеп җибәрде.
— Тиле, ni.ic’.. Әллә көнләшәсең дәме’.. Куй. кеше көлдермә, жаным!.. Бел. өч тиенгә дә кирәкми ул мина, өч тиенгә дә' Электән таныш булгач, килеп йөри инде шунда, кешене куып җибәреп булмый бит.
Мпн дәшмәдем, мин бары аның күзләренә — әлеге шул сабый баланыкыдай зур, дымсу, саф күзләренә генә гөбәлеп карадым: бу күзләрдә ялган булмаска тиеш иде, әйе, булмаска тиеш!., һәм Хафаза да минем бу минутта ниләр кичергәнемне сизде булса кирәк:
— Борчылма юкка! —диде, кулыма әкрен генә, орынып.—Сине борчырлык бер нәрсә дә юк. бәгырем, ышан' Басыйрны -мин, бәлки, яныма якын да китермәс идем, тик ул да бит сине мактый. '•
— Мактый? — дип ычкындырдым мин. үзем дә сизмәстән. .
Хафаза мина тагы да якыная төшеп, бәхетле көлемсерәгән-йөзен күгәреп, аз гына шукланып әйтте:
- Ь1шанмыйсың?1. Билләһи менә мактый шул. әйбәт ер?т, укыган егет, ди. анын белән дус булырга ярый, ди.. Әллә ышанмыйсын?
Юк, нигә ышанмаска Басыйр белән без бер-беребезне иснәп, танып алырга өлгердек инде Соңгы вакытта, әйткәнемчә, ул үзе "үк мина елыша башлады. Әзрәк мактаса да. гаҗәп түгел . Тик нинди максат белән мактый икән ул?— менә хикмәт нәрсәдә Бу минем өчен шактый серле табышмак. Ишеттегез инде. Басыйр бер күтәрелеп, түбән тәгәрәгән һәм бик ямьсез рәвештә тәгәрәгән кеше булып чыкты Бу нәрсә анын хәзерге гамәлен бераз аңлата да кебек шөһрәтнең, карьераның тәмен бер татыган кеше «тәгәрәп төшүе» белән, әлбәттә, килешмәячәк. Димәк. ул яңа җирдә яңадан күтәрелергә тырышачак — теләсә ничек, теләсә нинди юллар белән... Әмма ләкин анын бу максаты өчен без нигә кирәк, нәрсә көтә, нәрсә өмет итә ул бездән?., һич анлый алмыйм... Тик сизәм. мактавы да аның тикмәгә түгел, юк. түгел Әмма, нң кызганыч, шул чакта мин нидер сизенсәм дә, ул кешенең кара эчен күрә белмәдем, Бәкер дус!
» * *
Хәер, бер Басыйрдан нигә ул хәтле шикләнеп-шүрләп торырга’.. Хафаза әйтмешли, кем ул. нишли ала ул безгә’ (Шулай тынычландырдым мин үземне.) Безнең тирәдә яшьләр күп, иптәшләр күп. барысы белән дә арабыз яхшы Яратышып йөрүебезгә дә ничектер җылы теләктәшлек белән карыйлар төсле... һәрхәлдә, берәүнең дә көнләшүен, яман күзен сизмибез — чын яратуны кеше анлый. хөрмәт итә белсә кирәк.
Безнең үзебезнең дә иптәшләр арасыннан чыкканыбыз юк. гел бергә ... бергә эшлибез, бергә күңел дә ачабыз Төрле компанияләр үтел юра. җыелышлар бик еш булып тора — берсен дә калдырмыйбыз Ул елларда илдә барган зур вакыйгаларны без күңелебезгә бик якын ала идек, шулар белән рухлана идек, шуларга сөенә идек Бигрәк тә төрле җирдә башланган зур-зур төзелешләр безне куандыра, безне хәйран калдыра иде. Әлбәттә, бу әле тормышта барысы да ал да гөл, безне борчыган мәсьәләләр, аңлавы читен хәлләр юк иде дигән сүз түгел һәр замандагы шикелле, ул чакта да бар иде алар, хәтта артыгы белән, ләкин без ул авыр мәсьәләләрдән, ул аңлавы чиген хәлләрдән «вакытлы гына бу. тиздән барысы да әйбәт булачак» дни ансат кына үзебезне юата торган идек.
Аннары без яшь идек бит әле. бик яшь идек, шайтан алгыры!.. Ә яшьлекнең хыял күге, үзең беләсең, һәрвакытта аяз була, яшьлек, өзлексез искән җил төсле, кара болытларга баш өстенә җыелырга ирек бирми — гел куалап кына тора. Безнең мәхәббәткә сусаган чагыбыз, безгә уен-көлке кирәк, шау-шу кирәк, дәрткә дәрман кирәк... Безнең арада матур гына җырлаучылар, биючеләр, оста гына гармунда уй-научылар. мандолина чиртүчеләр дә бар иде. һәм озак та үтми, без бер драмтүгәрәк сыман нәрсә дә оештырып җибәрдек, һәр эшнең үз остасы табыла дигәндәй, бу эшкә дә дәртләнеп тотынучы үзенең һә-
вәскәре табылды Ул — мехбазаның конторасында ниндидер бер бик кечкенә эштә утыручы Мостафа исемле егет иде. Үткән-сүткәндә мин анык гел энә-җеп тотып, кәгазьләр тегеп утырганын күреп уза идем. Аннары ул көн дә цехларга менеп, газеталар таратып төшә иде. Ба- сыйрнын әйтүенә караганда, ул Казанның бик зур бер мәшһүр баенын малае, имеш, ләкин әтисен ташлап чыккан да ярлы гына кешенен ф кызына өйләнеп, хәзер шулар семьясында яши, имеш. Моңа бер дә _ икеләнмичә ышанырга мөмкин, чөнки аның кыяфәте үк шуны раслан < тора иде: нечкә озын буйлы, ап-ак чырайлы, аксыл чәчле, төскә чибәр, 2 шуның өстенә кызлардай тыйнак, оялчан гына егет иде ул. Гүя ана g кемнәрдер дөньяда яшәргә рөхсәт иткәннәр дә, бу шуңа гаять сөенеп, рөхсәт итүчеләрнең ачуын китермим, югыйсә яшәүдән тагын мәхрүм * итеп куярлар дигән төсле мыштым гына, куркып кына йөри иде ке- = бек... һәм шушы егет театрдан шактый хәбәрдар, үзе дә чибәр генә 3 уйный белүче булып чыкты. (Кайчандыр аларның өйләренә зур ар- = тистлар җыела торган булган, ул шуларны күреп үскән икән.) Сәхнәдә “ Мостафа үзен, киресенчә, хөр. иркен, кыю тота иде, чөнки бу чын тор- я мыш түгел, бары тик уен гына Без аны түгәрәкнең режиссеры итеп * куйдык. Мин дә, билгеле, читтә торып калмадым. Цех начальнигының ь ярдәмчесе булгангадыр инде, мине сайлап тормыйча гына бу түгәрәк- ’ нең җитәкчесе итеп таный башладылар. Репетиция көннәрен билгелим. £ халыкны җыярга кушам, аннары Мостафа белән икәү генә рольләр бүләбез — шуның белән минем эш тә бетә. Калганы инде Мостафа өстендә. Хәер, минем өстә тагын суфлерлык кала, мин бик әйбәт суфлер, әмма үзем, әллә килештермәгәнгә, әллә кулымнан килмәгәнгә күрә, бервакытта да роль алмый идем. Хафаза да, билгеле, шунда, ул да уенга катнаша, һәм аңа еш кына рольнең әйбәтен бирәләр. Ни өчен икәнен әйтеп тормасам да аңлашыладыр...
Менә шулай башланып китте безнең эш... Башта көчне сынар өчен бер-ике пәрдәлек кенә әйберләр куйгаладык. Ярыйсы гына чыкты кебек, халык та гомумән канәгать булып калды, ә мишәрләрне инде әйткән дә юк,— ни генә һәм ничек кенә уннасаи да алар бик кәефләнеп карыйлар... Аннары, бер ныгып алгач, без «Галиябану-ча тотынырга булдык. Моныи да сәбәбе аңлашылса кирәк. Беренчедән, «Галиябану»— бик танылган әсәр, халык аны гаять яратып карын, икенчедән, һәрбер драмтүгәрәк «Галиябану»ны уйнап тамашачы алдында үзенчә имтихан тота, шуны ерып чыга алса, ул инде тагы да зуррак әйберләрдән ку- рыкмый башлый, өченчедән. «Галиябану» — уйнар өчен бик күңелле бик мавыктыргыч нәрсә. Кыскасы, бөтен клублар, бөтен түгәрәкләр уйнап күрсәткән әйберне нигә безгә дә куеп карамаска дидек бет һәм, азаплана торгач, куйдык та. Әйтергә кирәк, бик кызыклы, бик әкәмәт килеп чыкты безнең «Галиябану»ыбыз'.. Әлбәттә, зур газаплар белән ирештек без бу «уңышка» Ип элек, һәрбер түгәрәктәге шикелле үк, бездә дә һәртөрле ризасызлыклар. үпкә-рәнҗуләр рольләрне бүлүдән башланып китте. Төп героиня — Галиябану роленә ике кызыбыз бар иде- Хафаза һәм әлеге Бибинур Хафаза Галиябану булырга жан атып тора, ләкин Бибинур буе-сыны, матуррак җырлавы белән Галиябануга күбрәк килә төш.» Мостафа белән без шактый кыен хәлдә калдык. Икебездә Галиябануны Бибинур уйнарга шешлеген белеп торабыз, ләкин шуны туры гына әйтергә Мостафа, бичара, миннән курка, ә мнн Хафазадан шүрлим Аның теләгенә каршы килеп, үпкәләтәсем килми иде (Шунда белдем, һәвәскәрләр һәм гомумән артистлар арасында роль өчен талаш бишектән үк башлана ахрысы ) Инде бу мәсьәләне тиз генә чишә алмагач, бет Хәлил роленә күчтек Хәлилгә исә безнең яраклы кешебез юк иде Кемнән уйнатыргаJ Мостафа үзе буе-сыны бет.HI бик туры кнлә. һәм әйбәт уйнаячак та ул, әмма җыр юк, җырдан бөтенләй мәхрүм... Нишләргә инде дип аптыраган чакта.
з. «к. Ул м 12.
33
кемдер Миңнулла исемле егетне безнең псебезгә төшерде’ Миңнулла бар бит, коеп куйган Хәлил, менәтерә!—диде. Чынлап та безнең түгәрәк тирәсендә йөргән, ләкин моңарчы бер спектакльдә дә катнашмаган андый егет барын белә идек. Дәшеп алдык үзен. Җырлатып карадык. Көчле, матур тавыш — шәп жырлый, каһәрең!.. Менә дигән Хәлил, артыгын эзлисе дә юк. Ну... кыяфәт суя!.. Тәбәнәк, юантык, аяклар да кылтый-былтын, бите дә шанхайчарак. Ничек ярата алыр икән Галиябану мондый Хәлилне — ай-һай?! Ләкин Миңнуллага конкурент юк, үзе дә «һи, уйныйм мин аны!» дип кенә тора (Хәлилне кем генә уйнамас') Җилкәләрне кашыдык тз егеткә рольне бирергә булдык. Грим, кием, биек үкчәле итекләр егетне тартып-сузып Хәлил ясамасмы, дидек.
Сөйгән егете Миңнулла буласын белгәч, Хафаза да бик тиз сүрелде. Мин дә аның колагына әкрен генә: «Көнләшәм, иркәм, мин сине Миңнулладан» дигәч, ул бөтенләй Галиябану роленнән баш тартты. Ә Бибинур — күндәм кыз, берсүзсез риза булды, һәм. әйтергә кирәк, Миңнулланы бөтен йөрәге белән яратырга тырышып, бик матур жыр- лап, елатырлык итеп уйнап та чыкты.
Исмәгыйльне Мостафа уйнады. Дөрес, башта ул, күңеле нидер сизенгәндәй, бу рольгә бик каршы торды, ләкин без инде аны көчли- көчли дигәндәй ризалаттык. Безнеңчә, ул үзе дә бай малае, ана бай малае булып кыланасы юк, чыгасы да уйныйсы гына... һәм без, билгеле. ялгышмадык: сәхнәдә тере Исмәгыйль үзе иде! Буй-сын шәп, кием шәп, ә уен? — судагы балыкмыни — йөзә генә егетең!.. Әмма моның нәтнжәсе нәрсә булып чыкты диегез?.. Су буе күренешендә Мостафа- Псмәгыйль белән Миннулла-Хәлил беренче тапкыр очрашкач, тамашачы аптырый да кала. Тора-бара бу аптырау чын-чынлап гажәпләнүгә әйләнә: күпләр, бигрәк тә хатын-кызлар, ачыктан-ачык: «Чистый юләр икән бу Галиябану, шундый сөлек кебек егетне яратмыйча, бер бүкәнгә гашыйк булган, тиле!» дия башлыйлар . Бичара Миңнулланың бик киерелеп, бик матур итеп жырлавы да тамашачыны үз ягына аудара алмый (хикмәт жырлый белүдәмени), хәтта бай малаеның аны атып үтерүе дә гомуми тәэсирне үзгәртми диярлек.
Шулай итеп, спектакль Исмәгыйль файдасына бетте Минемчә, бер генә театр, бер генә түгәрәк тә мәшһүр «Галиябанужны болай уйнап күрсәтмәгәндер әле... Әлбәттә, бу мактану түгел, киресенчә, без барыбыз да шактый хафага төштек, бигрәк тә /Мостафа үзе ниндидер ярамаган эш эшләгән кешедәй бик борчылып йөрде. Мин аның хәлен анлый идем: менә үзе бай малае булгач, Исмәгыйльне нинди шәп итеп уйнады дип әйтүләреннән курка иде ул, мескен! Асылда исә монда беркемнең дә гаебе юк. Исмәгыйль табылды, ә Хәлил — юк, бары шул гына. Хәер, алай дисәң, Миңнуллабыз Хәлилне уйнавыннан башын чөеп, бик Һаваланып йөрде. Драмтүгәрәкләрдә шулайрак ннде ул — уйнау важно, ә ничек итеп уйнау түгел... Озын сүзнең кыскасы. «Га- лиябану»ны куеп, без, кемдер әйтмешли, бик әйбәт кенә фәс кидек. Аның каравы, шактый тәжрнбә туплап калдык, хәзер ннде тагы да зуррагына тотынырга була.
Ярый, бу хакта күбрәк сөйләп ташладым, ахрысы. Сине, билгеле, Хафаза туташ белән минем ара кызыксындыра, шуның ни белән беткәнен тизрәк беләсең килә торгандыр. Ышан, минем үземнең дә шуңа тизрәк барып житәсем килә, әмма капкадан кермичә өйгә узып булмый дигәндәй, монда да азрак кереш ясамыйча һич тә мөмкин түгел.
Яратышып йөрүнең һәр көнебезне отыры ныграк бәйли — якынайта бара. Без хәзер гел бергә — эштә дә, урамда да. өйдә дә... Яшеренеп торулар бетте. Күпләр инде безнең исемнәрне «Хәбиб-Хафаза» дип
иде.
Шулай да аның миңа сыенып назланган чагында үзеннән бер сорады м.
— Хафаза, әйт әле, миңа кадәр синең берәр яраткан кешең бул- дымы-*
— Булды,—диде ул, һич икеләнмичә,
— Кемне?
— Башта Рәүф исемле бер класста укыган малайны.
— Башта!.. Ә соңыннан ■*
— Соңыннан Гали исемле егетне... Җизнинең энесен ..
— Хуш, тагын кемне?
— Бүтән юк.
Тиледән сорама үзе әйтер . Кәефем әзрәк кырылса да, ләкин ни гажәп. апа ачуым килмәде, һаман әле ыдныч кына сорашкан булдым.
— Я шуннан, синең ул ике егеткә гашыйк булуың ни белән бетте инде?
— Берни белән дә бетмәде.
— Ничек ул алой?..
— Менә шулай... Алар бит бер нәрсә дә белмәделәр. Үзеннән-үзе үтте дә китте.
Валлаһи, аның бу кадәр ваемсыз, хәйләсез сөйләвенә аптырап. UHH ни дияргә дә белмәдем. Шактый дәшә алмын торгач, ул үзе башын минем күкрәгемә терәп, пышылдап кына сорады:
— Син ачуланмыйсыңмы?
— Юк,—дидем мин. аз гына көттереп.— Хәер Синең гашыйкларын арасында өченче кеше булу минем өчен бик үк күнелледән түгел
— 1!п сөйлисең?! — диде Хафаза, курыккандай — Син беренче, син минем беренче мәхәббәтем, мин хәзер генә яратуның нәрсә икәнен белдем
— Ә тегеләр?
— Әйттем ич, үтте дә китте дип... Бер жүләрлэнү генә иде ул.
— Алдамыйсыңмы?
бергә кушып кына йөртәләр. Мишәр абзыйлар туй көтәләр. Әледәя- әле миңа күз кысыл: «Тизме инде, кайчанрак'» дип сорап кына торалар. Кайчак нидер сизенгәндәй: «Син, брат, бик сузма, кызуында сук!» дип тә куялар. Без үзебез дә, гәрчә өйләнешү турында өзеп сөйләшмәсәк тә, шуның буласына ышанып йөри башладык
Хафаза көн дә диярлек минем бүлмәгә килмичә калмый. Чакырганда яки ияртеп кайтканда гына түгел, ә теләсә кайчан ran-гади генә килә дә керә. Минем, Бәкер дус, синең алдыңда суфиланып (дөресрәге, ханжаланып) торасым килми... Егерме ике яшьлек егетнең хәлен беләсең, ул сөйгән яры янында чи агач булып кала алмый, ул аны сөяргә, назларга тиеш. Мәхәббәт үзе шуны сорый, кыз үзе шуны көтә, ниһаять, егетлек абруе шуны таләп итә. Без барыбыз да табигать балалары, тик «кеше» дигән зур һәм жаваплы исемебез бар... һәм бер дә рияланмыйча гади генә итеп әйткәндә, мин дә, дөньядагы барлык гашыйклар төсле үк, сөйгән ярымны коча да. иркәли дә, үбә дә торган идем. Шунсыз инде чын ярату гүя булырга мөмкин дә түгел. Хафаза өчен дә бу шулай — аңа да яратуны гел тоеп һәм яратуын гел сиздереп торырга кирәк.. Без оик якынайдык, бер-беребезгә тәмам ияләштек... Мәхәббәтнең бу гаять нечкә, яшерен ноктасына житкәч, кеше табигате кайчан һич көтелмәгән яктан ачылып куя.
Ничек кенә итеп әйтергә сиңа, минем Хафазам иркәләр-сөяр өчен шактый... йомшак кыз булып чыкты. Песи кебек дисәм, кимсетү булыр, һәрхәлдә, син аңлыйсыңдыр инде. Миңа гына ул шулаймы, чын. тирән яратуданмы бу?.. Вакыт-вакыт ямьсез шик күңелне тырнап куйгалый
— Ышанмасаң, менә йөрәгемне ачып кара. Аида сип генә, Хәбиб, син генә!..
һәм аның өзелеп әйткән бөтен сүзе, йөрәген ачарга теләгәндәй киерелеп миңа сыенуы бернинди шиккә урын калдырмый иде кебек.. Әмма шулай да нинди йөрәк, нинди жан соң бу кечкенә, иркә, йомшак кызда?.. Ләкин үзе кушканча, аның йөрәген ачып карап булмый лабаса!
— Ә син, дустым, миңа ышанасыңмы?—дидем мин, ниһаять.
Ул дымлы күзләрен тутырып, сәерсенеп мина карады:
— Аңламыйм... Нигә алай дип сорыйсың?
— Минем әйтәсем килә: әгәр мин сине алдасам, ташласам...
— Юк. юк,—диде ул, ишетәсе дә килмәгәндәй кабаланып.—Син мине алдамыйсын, син мине рәнҗетмисен. Мин сина ышанам, багы* рем, ышанам!
Менә хикмәт нәрсәдә икән!.. Ул миңа ышана, тәмам буйсынган хәлдә, актык чиккә кадәр ышана... Әйе, ул. минем Хафазам, бик нечкә күңелле, бик тиз хискә бирелүчән. сагаюны белми, әмма ләкин бу аның йомшаклыгымы соң?.. Кайбер җан иясе дә үзен шулайрак тота түгелме?.. Әйтик, яшь колын кешене үзенә якын җибәрә, муеныннан, сыртыннан сөйдерә, һәм. билгеле инде, ул кеше миңа кинәт нскәртыәс- тәи китереп сугар дип һич тә көтми... Минем Хафазам да әнә шундый* рак — ул да алдауны, явызлыкны көтми, аның булуына ышана алмый иде.
Сүз дә юк, Хафазаның миңа сабыйларча ышануы минем өчен бик кадерле иде. Учтагы кошчык шикелле сакларга кирәк иде аны... Безнең кавышыр көннәребез алда әле. ә хәзергә. . менә шулай саф килеш, пакь килеш яратышырга — моның үз ләззәте, үз матурлыгы да гаҗәеп бит!.. Ул сиңа буйсына, ә син аны саклыйсың — бу чын мәхәббәт өчен зур горурлык түгелмени, Бәкер дус?!
Билгеле инде, мин үзем дә Хафазага ышандым, беткәнче җаным- тәнем белән ышандым, алай гына да түгел, бөтен у й-фикерләремне бары аңа гына сөйлисем килеп тору минем күңел ихтыяҗына, ниндидер бер зарурияткә әйләнде. Хафаза минем мәхәббәтем, мин аның алдында көн кебек яп-якты булырга тиешмен дип уйлый идем... Шуна күрә күңелемә ни генә килмәсен, шунда ук мин аны Хафазама җиткерә торган идем. Барысын — зурысын да, вак-төяген дә... Хәзер инде авыз-дан ниләр чыкканын хәтерләп бетерү мөмкин дә түгел, ләкин шулай да сүзнең күбрәк мәхәббәт тирәсендә әйләнүен яхшы хәтерлим. Үземнен яратуым хакында бәлки күп тә әйтмәгән мендер («яратаманы еш кабатларга яратмый идем), ә менә мәхәббәт турында гомумән акыл сату күп булгандыр — бу бит гашыйкларның бер бәласе. . Аннары мин апа еш кына шигырь укый торган идем.— Гомәр Хәйямнан алып үзебезнең Такташка хәтле... Син беләсең инде, поэзия ул минем «чирем» иде.
Рабфакта укыган чакта ук соңгы тиеннәргә булса да зур шагыйрьләрнең шигырь китапларын алгалый идем; аннан минем бер калын дәфтәрем бар иде—менә шуңа күңелгә ошаган шигъри парчаларны, акыл ияләренең үткен, тапкыр сүзләрен, шулап ук үземнен кайбер күзәтүләремне, фикерләремне языл бара юрган идем. (Җәяләр эчендә генә әйтеп китим, Хафаза миңа килгән саен бу дәфтәрне бик кызыксынып актарып утырырга ярата иде...) Кыскасы, мин сөйгән ярым белән урамда йөргәндә дә, кара-каршы утырганда да. хәтта аны кочагыма алын сөйгәндә дә. iiaci роениегә карап дигәндәй, шигъри юлларның төрлесеннән әз-әзләп кенә аның нәни колакларына әйткәли тора идем. Хафазаның шуңа бик кәефе килә иде, гүя тәмле шәраптән авыз иткәндәй, әзрәк исереп киткән төсле дә була иде... «Яхшы!» дип куя иде ул еш кына, башын чайкап...
Әнә шулай шигырь КеләИ, ихлас сөйләшү һәм гөнаһсыз үбешүләр белән күңелле-.матур гына, рәхӘт-тату гына бара иде безнең бу дус- лык-мәхәббәтебез... һәм менә көннәрдән бер көнне кинәт барысы /кимерелде, бетте, юкка чыкты. Әйтерсең, минем аяк астымда җир упты — мин каядыр түбәнгә мәтәлеп төшеп киттем Син инде шаккатып калгансыңдыр, колакларыңа ышанмыйча «Бу ни хәл, ни булды?» дип ф куркынып, тизрәк сорыйсың киләдер Аз гына сабыр ит. Бәкер дус* _ Синең кебек исләре китеп аптыраучылар аз булмады, хәтта менә мин < үземдә күпме еллардан соң һаман да әле ни булганын ачык кына тө- -■? шенеп бетә алганым юк . Дөрес, теге чакта кайберәүләр миңа әйтте- i ләр, син Хафазага артык ышангансың, менә шунда синең хатаң ди- 4 деләр. Ләкин мин бу фикерне кире кактым, катгый рәвештә! Яраткан _ кешенә ышанмыйча мөмкин түгел, абсурд бу* Әгәр без яратуны ыша- Z нудан аерсак, дөньяда мәхәббәт дигән нәрсә бетәр, юкка чыгар иде = Юк, мин ышануыма үкенмим, Бәкер дус, һич тә үкенмим. Әмма ыша- 1 нуны кем ничек аңлый — бу инде бөтенләй икенче мәсьәлә
Сүз дә менә хәзер нәкъ шул турыда барачак Тик моңарчы сөйлә- ’ гәннәрдән шуны исеңдә тот мин Хафаза белән утызынчы елның җәй х ахырында танышып йөри башладым; көзге, кышкы айларда инде “ безнең дуслык бик тирәнгә керде, өйләнешү- теләге дә туды, гәрчә бу I хакта әзен кенә сөйләшмәсәк тә, эшнең шуңа таба баруын икебез дә я> бик яхшы белеп тора идек. Ләкин утыз беренче елның февраль баш-ларында миңа кинәт кенә авылга кайтып китәргә туры килде Әни карчык каты авырып киткән икән, өйдән чакырып язган хат килеп төште. Мин үз исәбемә бер атналык отпуска алдым да тиз генә Япанчыга китеп бардым.
Япанчы минем туган авылым шунда тудым, шунда үстем Туган авыл! Мактарга кирәктер инде аны, ләкин нәрсә дип мактыйм'-1 Зур да түгел, кечкенә дә түгел, ике мәчетле гадәти генә татар авылы. Җире- суы да тирә-як авылларныкыннан бер нәрсәсе белән дә аерылмый Үрләр, үзәнлекләргә җәелгән шәрә кырлар, чокыр-чакырлар, вак куаклыклар, үз урманы юк. Казна урманы авылдан биш чакрымда - без. малайлар, җыйнаулашып шул урманга җәеп какы, балтырган, җиләк җыярга, көзен чикләвеккә, баланга йөри идек. Хвылнын кечкенә инеше бар, түбән очтарак юкә бәйләмнәре, арба көпчәкләре, кисмәкләр батырырлык сай гына буасы да бар- без шуның пычрак суында, борып төбенә кара мыеклар чыкканчы, шапыр-шопыр коена торган идек Хәзер болар барысы да калын кар астында инде.
Картайды жиһаи!
Гелләр дә бетте.
Кнчмәктә тачаи — Кышлар да литте. Иелде ботгклар, Клрлар асылды: Таулар, болаклар — Бар да басылды _
Әйе, әнә шулай балалык хатирәләре дә акрынлап еллар астында күмелеп кала баралар. Туган авылым белән мине бәйләгән җепләр соңгы елларда бик нечк >рде. Сирәк кенә кайткалый торган кунак кына хәзер мин монда Хуҗалык бетте диярлек, чөнки хуҗа кеше юк. абый Ташкентта утырып калды, апайлар кияүгә чыгып киттеләр, мин дә укырга китеп бардым, шулай итеп, таралышып беттек. Кайчандыр түгәрәк, таза гына тормышның болай бетүгә йөз тотуы әткәй үлгәннән
сон башланды. Унсигезенче елны бөтен илгә таралган рәхимсез тиф алып китте аны... Шул чагында әнкәй дә авырды, апайлар да авырды (тик мин генә нишләптер авырмадым), барысы да әкренләп аякка бастылар. ә менә иллегә дә җитмәгән тап-таза ир күтәрә алмады — сынды да куйды. Миңа ун яшь иде. «ятим» дигән сүз иң кызганыч суз булып тоела иде — инде менә мин дә ятим калдым. Боегып, мескенләнеп йөрдем, кызгану көттем, ләкин кызганып, баштан сыйпап узучы булмады шикелле, чөнки вакыты ул түгел иде. бик буталчык, киеренке вакыт иде — кеше кайгысы киштәдә' Без үзебез дә югалту хәсрәтен тиз оныттык...
Әткәй үлмәс борын әле абыйны да Кызыл Армия сафына алганнар иде. Шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә безнең йорт ике кулсыз торды да калды. Моның нәтиҗәсен ничек кенә аңлатырга?.. Ике тәртә берьюлы сынгандай, безнең тормыш арбасы бик тиз түбәнгә таба тәгәри дә башлады... Башта әкрен-әкрен. аннары отыры кызурак... Күчәрдән тәгәрмәчләр берәм-берәм ычкынган шикелле, атайдан калган күпме- азмы мал-мөлкәт тә һаман югала-бетә барды Бер ел эчендә ике аттан бер алашага, ике сыердан бер сыерга калдык, сөрү, чәчүнен чиреген дә эшли алмадык, азык кытлыгы, курмы кытлыгы чынлап торып өебезгә керде... Ул арада егерме беренче елның ачлыгы да килеп җитте. һай. бу ачлык!.. Тәмам бетереп, очлап куя язды ул безне... Кыш кергәнче үк әле ак келәтне дә сатып ашадык, жирән алашаны да ашадык, тимерле тарантас та тамакка кереп китте, инде яшькелт-кара алабутадан башка ашар нәрсә дә калмады. Әни шешенде, апа шешенде, минем яңакларга тырпаеп соры төкләр чыкты; ахрысы, берәм-берәм сәкегә сузылып үләргә генә калды дигәндә, ярый әле. абый Ташкенттан кайтып, безне ачлык тырнагыннан йолып алды. Бай яктан шактый акча белән кайткан иде ул. бәясе-ние белән хисаплашып тормыйча, чувашлардан бер еллык печкән үгез дә алып суйды, күрше базардан берике капчык алабута оны белән ярты капчык арыш оны. тагын күпмедер тары да алып кайтып бирде. Шул рәвешчә атна-ун көн эчендә әниләргә кыш чыгарлык азык җыеп калдырды да. мине үзе белән ияртеп, яңадан Ташкентка китеп тә барды.
Бик озак бардык без Ташкентка — җүләр әйтмешли, әллә ике атна, әллә өч атна. «Икмәкле шәһәрнең» юлы ай-һай озын, ай-һай авыр икән лә. Самара станциясеннән ычкына алмыйча ничә көн җәфаландык. Галәмәт зур. биек вокзал эче ачлыктан качып баручы, бетләп беткән сәләмә агайлар, хатын-кызлар, бала-чагалар белән тулы. Аяк басар урын да юк. Шунда мин беренче тапкыр кешенең җан биргәнен күрдем. Абыйның чемоданы өстендә бөрешеп кенә утырып тора идем, миннән нибары нке-өч адымда гына таш идәндә чалкан сузылып яткан бер урыс карты, биек түшәмгә каерылып карагандай, әллә ничек тагы да сузыла төшеп, сакаллы ияген кииәт-кинәт кенә бер какты, ике какты да тынып та калды Шунда ук күзләре аларып. артка таба киткәндәй булды... Нишли икән бу дип. аптырап, куркынып тора идем, ул да булмый, янында утырган марҗасы: «Үлде!» дип чырылдап та җибәрде.. Ләкин аның бу ачы тавышы, коега төшкән таш кисәгедәй, гөж-ж итеп улап торган вокзал эчендә юньләп ишетелмичә дә калды. Борылып ка-раучы да булмады. Мәхшәр! Җылаш-талаш. акыру-бакыру. бәрелү- сугылу — кая монда кеше үлде дип аяк астына карап тору?! Тик минем генә миемдә уелып калды урыс агайның соңгы тапкыр ияк кагуы ... Озак газаплады ул мине...
Әмма Ташкент үзе безне чалт аяз күге, җылы кояшы белән каршылады. Кыш бит. ә нинди җылыкай! Икмәге авызыма эләккәнче шушы сары майдай җылысы минем ачтан кибеп күшеккән тәнемне рәхәтләндереп эретеп җибәрде. Гүя кояш эчемә үк кереп оялады, агна буенча мин шуны гына тоеп, шу на гына сөенеп йөрдем.
Аннары бераздан абый мине приютка. Рәсәйдән килгән ач балалар йортына урнаштырды... Монда алабутаны түгел. арыш ипиен дә белмиләр, ашаганыбыз — ап-ак калач та дөге боткасы. Өрек, йөзем, шыпталы. Өстә ак бүздән күлмәк-ыштан, башта—дупы (үзбәк түбәтәе)... Торган җиребез тәбәнәк дувал белән әйләндереп алган зур жимеш бакчасы — чылтырап арыклар ага, түгәрәк һәүзләр елтырап ♦ ята... Бөтенләй икенче дөнья!.. Бер кызык искә төште әле. кайчандыр а Бохара әмиренә: «Гали жәнап, фәлән илдә халык ачлыктан кырыла» S дип әйткәч, әмир бик гаҗәпләнеп: «Нигә сон ул халык плау ашамый | икән?»., дип сораган, имеш. Белмим, анын үз халкы плау гына ашап “ тордымы икән?., һәрхәлдә, әмирне куганнар Менә мин дә хәзер шуның « гөл багында яшим төсле... Кемгә рәхмәт әйтергә — абыйгамы, үзбәк халкынамы, совет властенамы?.. Әмма аңлый төшкәч, мин бу рәхмәт- х иең иң олысын әүвәл үзебезнең властька, совет властена, аннары кин s күңелле үзбәк халкына йөрәгемдә саклап йөрттем... Хәер, бер мин генә- = ме соң бу рәхмәтне йөрәгендә саклап йөртүчеләр?!
Мин инде приютта торганда кургән һәр төрле авырлыкларны, ямь- ~ сез якларны искә төшереп, сөйләп тормыйм. Җылы якта да бит гел * аяз, кояшлы көннәр генә булып тормый — сөякләргә үтәрлек салкын 5 томанлы, җепшек көннәр дә булгалый. Шуның төсле, кырык ата бала- ~ сы җыелган җирдә дә төрле хәлләр — талаш-ызгышлар да, сызланып а рәнҗүләр дә, хаксызга түгелгән күз яшьләре дә — һәммәсе булып торды. Ләкин адәм баласы гадәт тә начарын онытырга, яхшысын гына хәтерендә сакларга ярата.. Иң мөһиме шул — безне сакларга, укытырга, кеше итәргә тырыштылар.
Ике ел чамасы вакыт үткәч, буй җиткән үсмерләрне приюттан чыгарып, төрле җиргә эшкә яки уку йортларына урнаштыра башладылар. Шул чакта мин илгә кайтып китәргә булдым. Абый да каршы килмәде— ул үзе дә әле өйләнмәгән, кубрәк командировкаларга йөрүче ялгызак бер кеше иде. (Соңыннан минем абый ниндидер ике еллык курслар бетерел, юрист булып кипе) Кыскасы. Ташкент бик әйбәт, плау да бик тәмле, әмма авылны, өйне, әнине шулкадәр сагындым, күземә берни күренми башлады.
Өс-башны яхшы гына бөтәйтеп, шактый гына тансык күчтәнәчләр төяп, җәй башында кайтып төштем мин үзебезнең Япанчыга . Авыл, авыл . нинди тын һәм нинди буш!.. Әллә ничек сәер генә. Искерә дә төшкән, чүгә дә төшкән, боега да төшкән кебек.. Ишек-тәрәзәләре кагылган өйләр яки бөтенләй бушап калган ихаталар да очрый — ачлык елның галәмәтедер инде бу.. Ә шулай да никадәр таныш, никадәр якын ул миңа!.. Иик бер генә капкасы, бер генә агачы, бер генә сукма! ы онытылсын!
Бу ике елда мин буйга бик үсеп киткәнмен, ахрысы —әнкәй дә кечерәйгән, апай да кечерәйгән, хәтта өйалды ишегеннән дә бөкрәебрәк керергә туры килә. Ә авылдашлар танымыйлар да: «Бәй, синмени бу. Хәбиб3 Ирәме егет булгансың, малай'» диләр. Егет инде, егет, тик тавыш кына ныгып җиткәне юк әле, еш кына сынып киткәли, бигрәк тә көлгәндә «күклс-зәнгэрле» тавышлар чыгып куйгалый.
Минем кайтуыма өйдәгеләр бик сөенделәр Сөенмичә, «йорт башы» кайтты биг. . Ул җәйне миңа, хуҗа булып, җиң сызганып бик нык эшләргә туры килде Агай-эне ярдәме белән азрак бодаен да. тарысын да чәчтек, печәнне дә чабып җыйдык, тиресен дә суктык. Ара-тнрә кешеләргә дә эшләш гергәләдем Җәйнең үткәне сизелми дә калды, явымлы көз. аннары салкын кыш та килеп җитте. Менә шул чакта мин бер нәрсәне бик ачык аңладым күңел минем авылдан аерылган икән нидс Авылда каласы килми, хәтта калу куркыта мине. Хыялымда бер генә уй, бер генә теләк:У укырга кирәк, укырга, укырга' Авыл тормышы, крестьян эше минем өчен түгел, минем юлым башка булырга
тиеш. Заман үзе укырга өндәп, укырга чакырып тора. Ә минем сәләтем I бар, мин моны белом инде... Озын сүзнең кыскасы, әнә шулай урный- I нан купкан, һич тынычлана алмаган күңел белән тагын бер җәйне эш- | ләп үткәрдем дә. әнкәй бичараны бик кыенлык белән күндереп, бөрмәле капчыкны яңадан иңемә астым. Юлым Казанга, үзебезнең башкалага иде... Калган ягын син беләсең инде.
Туган авылга кайткан саен үткәннәр ни өчендер гел генә искә төшә. Гүя иске сукмаклардан тагын бер үтәргә туры килә. Менә бу кайтуымда да барысын искә төшереп, уйламаган җирдән сиңа да сөйләп чыктым.
Кайтсам, авыл, арба басып киткән кырмыска түмгәгедәй, мыжгып тора. Бу ни хәл?.. Әле утызынчы елның кышында ук безнең авылны тоташ колхозлаштырып куйганнар иде. Шул чакта халык бер кузгалып, чайкалып, дулкынланып алган иде инде. Сөреләсе кешеләр сөрелеп, колхоз, ниһаять, оешып беткәч, беренче өермә-давыл үтеп киткән дә шикелле булган иде, ләкин бөтенләй үк басылып бетмәгән икән әле. Эш нәрсәдә?.. Моның серен миңа кайтып төшкән көнне үк белергә туры килде. Башта, теләпме-теләмичәме, колхозга кереп тулган агайлар Сталин хатыннан соң кире агылып чыга башлаганнар. Тоташ колхоз яртыга, чиреккә калган. Бу хәл оештырып йөрүчеләрне нык кына борчуга салган булса кирәк, алар ашыгыч чаралар күрергә тотынганнар. Ин элек колхоздан башлап чыккан яки чыгарга өндәгән берничә кешене авылдан сөргәннәр. Аннары күп кенә агайларның кергән чакта биргән атын, эш коралын, орлыгын кире чыкканда үзләренә кайтарып бирми башлаганнар (баштарак биргән булганнар)... Шуның өстенә, билгеле, һәркайсын көн дә идарәгә чакырып аңлаталар, үгетлиләр, куркытып та карыйлар — кыскасы, үз файдасын белмәгән үҗәт мужикны ничек тә хак юлга кертергә тырышалар. Ә мужик ни өчендер аңларга теләми, ни өчендер һаман дүрт аягын терәп, карышып маташа... Менә шундый талаш-тартыш вакытына туры килдем мин. Әйтергә кирәк, бу тартыш агай белән идарә арасында гына түгел, һәр өй эчендә диярлек бара икән —хуҗа үзе икеләнебрәк булса да колхозга борыла башласа, хатыны дулап каршы тора, яки малае керик дисә, атасы тешен кысып, йодрыгын күрсәтә.
Минем үземә бу колхозлашу хәрәкәте, билгеле, турыдаи-туры кагылмый иде. Мин шәһәр кешесе. Атайдан калган өйне исәпләмәгән- - дә, авылда минем атым да юк, туным да юк. Шулай ук әнкәй карчыкта, бездән килгән ярдәм белән, ялгыз башы гына яшәүче — колхозга кирәк кеше түгел. Моңарчы әле аңа «кер» дип әйтүче дә булмаган.
Кыскасы, менә шундый хәл. Минем, билгеле, Япанчыдагы хәлләргә тыгылырга вакытым да, теләгем дә юк иде. Ләкин икенче көнне үк күрше-тирәдәге агайлар, туган-тумачалар миңа килә дә башладылар. Янәсе, шәһәрдәй кайткан егет, үзебезнең егет, укыган егет, берәр файдалы сүз ишетеп булмасмы’.. Киләләр, ачык йөз белән: «һи, Хәбиб туган, исән-сау гына кайттыңмы?» дип ике куллап күрешәләр, аннары ниндидер бер мескен кыяфәт белән ишек төбенә, мич буена чүгәлиләр. Ләкин зарларын әйтергә ашыкмыйлар, башта анысын-монысын, Казан хәлләрен сораштырган булалар, һәркайсы диярлек: «Мәскәүдән ни ишетелә, Мәскәү ни яза?» дип сорап куя. Мин инде Казан турында, Мәскәү турында белгәниәремне бер дә иренмичә сөйлим, әлбәгтә, мактап, зурлап сөйлим Шуннан соң берәрсе авыр гына сулап: «Каланың эше рәхәт!» дип куя. Бусы инде миннән: «Нигә, авылда начармыни’» дип әйттерер өчен... һәм сизә торып, шундыйрак сорауны бирәм дә:
— Нигә, авылда да бит хәзер зур үзгәрешләр бара, начармыни ул?
— Кем белсен алы' — ди әлеге хәйләкәре, уйлап тормыйча гына
— Баруын бара да бит. Хәбиб туган, ләкин хәерлегәме сон ул? — ди икенчесе, уйланыбрак.
Минем ачыграк әйтәсем килә:
— Әгәр сүз колхозлашу турында бара икән. ул. һичшиксез, хәер
легә булачак. *
Агайлар озак кына дәшми торалар Болай алдан ук өзеп әйтүне = яратмыйлар, ахрысы . Кайсы бүреген салып башын кашый, кайсы 3 тун кесәсеннән ашыкмыйча гына тәмәке янчыгын чыгара. Ләкин мин * тәмәке тарттырмыйм (түрдә, чаршау эчендә әнкәй авырып ята ) Хәер. “ алар үзләре дә моны беләләр — тәмәкеләрен төрәләр дә учларына гына ♦ йомып утыралар. Түземе беткәне генә өйалдыма чыгып, бер-ике суы- - рып керә. х
Тагын мина сүзне башларга туры килә
— Сез бит инде колхозга кергәнсез, шулай булгач нигә болай м
уфтанасыз? =
— Кергән идек тә чыктык. <
— Ни өчен?
— Керү ирекле дип әйтәләр бит
Бу сүзләре мине шактый аптырашта калдыра
— Кызык икән! — дим мин, ни әйтергә белмичә.
— Бик тә инде! — ди шунда берсе, ачулы киная белән.— Үкереп елыйсы гына, парии!
— Хәтта!.. Юк. сез ачык кына әйтегез әле. эш нндә сон?
Агайлар бср-берсенә карашалар Кем. ниһаять, аңлатып бирә мәсьәләне?. Гадәттә, элек мондый чакта арадан берәр олырак, тәҗрибәлерәк кеше барысы өчен әйтеп бирә торган иде Бу очракта исә берсе дә, әллә саклык йөзеннән, әллә авызы пешкәнгә күрә, андый вазифаны һич өстенә алырга теләми Әйтсә, бары ү» уен. үзенә кагылган кәдәре- сен генә әйтә. Мәсәлән, безнең күрше Гандәлиф абзый
— Мин колхозга каршы түгел,—ди, алдына карап кына,—мужет, ул бик файдалы нәрсәдер Тик мин белмим бит әле аны. колхозны әйтәм, сыналмаган эш Менә кергәннәр эшләп күрсәтсеннәр, карыйк, әгәр дә мәгәр, әйткәнегезчә файдалы нәрсә булып чыкса, керермен, ник кермәскә?!. Мин мондагы кеше, качып китәргә җыенмыйм, алла сакласын'
— Мөселманнар да Мөхәммәт пнгамбәргә барысы берьюлы иярмәгәннәр,—ди ана өстәп безгә туганрак тиешле Хисам абзый. Ул шулай китапчарак сөйли торган кеше инде
Ә менә күпер төбе Бәдрн абзыйны башка нәрсә борчый икән. Бу инде каннар, әтәчрәк кеше.
Менә кара,— ди ул. кинәт минем борын төбендә кәкре, керле бармакларын тырпайтып -Тигезме? Юк, тигезме?.. Шул шул. менә- терә, аппагым' . Ә кешеләрне тнгезләмәкче булалар. Тигезләрсең син л I ipni.i’ Әйтик, менә ми, \ | м ипләргә кирәк булса, милям иңде, җенен чыгарам, эшең генә чыдасын Ә әнә теге. кем. кылый Зариф. Сәхәпләр күршесе, ул бит, парии, аркылы ятканны буйга алып сала торган кеше түгел, иелеп чабатасын бәйләргә дә иренә, астына күн теккән оектан йөри Я. шундый кеше белән мин бер колхоз булдым, ди Мнн баш күтәрми эшләрмен, ә ул минем аркада бет симертеп ятсынмы? Булмый бит ул алан, туган, булмый!
— Шулай шул,—диештеләр абзыйлар, салмак кына.
— Туктагыз әле,— мин әйтәм — Колхозда бит эшеңә карап бирә торганнардыр, эшләсәң тия. эшләмәсәц — юк
— Анысы шулаен шулай да. әмма Зариф кебекләр дә эшләгән булып, селкенеп йөриләр, андыйларга да язарлар, ә бәрәкәге ни?..
— Аннары.— дип ялгап китә Гандәлиф абзый.— мәсьәләнең бу ягы да бар. Кергәндә, әйтик, берәү ике аты белән, берәү бер аты белән, ә берәү кысыр кәҗәсен җитәкләп керә. Бу да бит тигезлек түгел. Мал газиз, берәүгә дә буш килмәгән.
Озын сүзнең кыскасы. Бәкер дус. агайларның мондый зарлары, шикләре күп булды, әгәр барысын да язып китсәм, бик күңелсезгэ әйләнер иде. Үзең күрәсең, монда колхоз дигән яна, сыналмаган нәрсәдән курку да бар, ата-бабадан килгән, күнегеп беткән тормыштан аерыласы килмәү дә бар, «үземнеке» дип чат ябышып яткан мал-мөлкәтен кызгану да бар.— җыеп кына әйткәндә, авыл кешесенең чуар, каршылыклы характерына нәрсә хас булса, шулар барысы да бар.. Ни әйтергә, ни диеп җавап бирергә тиеш идем мин аларга? Колхозны әле мин үзем дә якыннан күреп белмим, ә болай акылым белән генә аның нәрсә икәнен күз алдыма кнтерәм. Шуңа күрә бөтен әйткәнем: «Абзыйлар, юкка борчылмагыз, төрле шнкләнүләрегезне ташлагыз, колхоз ул сезнең өчен, сезнең файдага, шуңа бик нык ышаныгыз!» — бары шул иде. Ләкин, билгеле инде, моның ише гомуми сүзләр аларныц бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга — чөнки минем кебек сакалсыз димләүчеләрдән алар аны бик күп ишеткәннәр (Арадан берсе: «Колхозны башлап йөрүчеләр дә бит җыен яшь-җилкенчәк, нәрсә белә алар?» — дип әйтеп тә куйган иде ) Чөнки һәркайсынын үз уе. үз исәбе бар. шуңа җавап көтә ул... Кызык бер момент: мин сөйләп беткәч. Гандәлиф абзый бүрегенең эченә карап, сакланып кына әйтә:
— һәркемнең җилкәсендә үз башы бар, нәрсә ана файдалы, нәрсә зарарлы, үзе хәл итәр, тик менә...— ләкин әйтеп бетерми.
— Тик... нәрсә соң. Гандәлиф абзый?
Гандәлиф абзый, авыр сүзне ничек чыгарырга белмәгәндәй, иреннәрен сәер генә кыймылдаткалап тора
— Тик... көчләмәсеннәр иде, туган! — ди ул, ниһаять.
— Көчләү?.. Нинди көчләү?
— һи... һи-һи,— дип көлештеләр агайлар.— Син юләр сатма инде, Хәбиб туган, бала түгелсен ләбаса!
— Юк, мин чынлап сорыйм,— дим. нигәдер уңайсызлана төшеп.
Шунда ук берсе тун кесәсеннән әллә пичәгә бөкләп тыккан иске газета тартып чыгара.
— Менә моны укыгансыздыр инде . Сталин хатын? — ди ул. тузып, тетелеп бетә язган газетаны сак кына ача башлап.
— Укыдым, билгеле.
— Соң шулай булгач3!. Монда бит крестьянны колхозга көчләп кертергә ярамый дип акка кара белән язылган. Көчләү булмаса, язар идемени?
— Ә сез хатның исеменә игътибар итегез «Укышлардан баш әйләнү» диелгән бит. Ягъни бөтен җирдә дә крестьяннар колхозга үзләре теләп, оешкан рәвештә керделәр, тик кайбер урыннарда гына тизрәк колхозлаштырып бетерү өчен көчләү юлына аяк басулар булды дип яза ич иптәш Сталин ..
— Бездә дә ул шулайрак булды...
— Ничек булды?
— Башта өеребез белән кердек... Берәүләр теләп, берәүләр ияреп, берәүләр куркып дигәндәй... Аннары менә кире чыктык.
— Ни өчен?
— Иптәш Сталин хаты күзебезне ачты. Теләмәсәң, кермәскә дә була икән...
— Димәк, сез колхозга бер дә керергә теләмисез инде?
Агайлар дәшмиләр. Аларның йөзләре ничектер шунда ук йомыла, иреннәре кысыла, күзләре каядыр читкә төбәлә — яратмыйлар алар бу сорауны, яратмыйлар!.. Тик болай дәшми тору уңайсыз була баш-
1йгач кына Бәдрн абзый, теш арасыннан чыгаргандай, мыгырданып әйтеп куя:
— Хикмәт анда түгел!
— Ә нәрсәдә соң?
һәм ул кинәт кенә кычкырып сала:
— Көчләү булмасын!.. Әйе, менә шул, кечләү булмасын! Ф
Апа тизрәк ярдәмгә килгән кебек башкалар да берьюлы шаулап _ үзләренекен әйтергә ашыгалар:
— Закон бозмасыннар! 5
— Без мужет иртәгә үк барып керербез, түлке үз аягыбыз белән.. = Ирекле дек ирекле!..
— Соң! Кәҗәне генә мөгезеннән сөйриләр. *
Агайларның бу сүзләрен ишеткәч, кылт итеп исемә төште: Горький = үзенең бер әсәрендә бер герой авызыннан мондый сүзләрне әйгтерә; = <Я не позволю тащить меня на веревке даже и в рай...» Күрдегезме. = кеше нинди ул?! х
Ләкин миңа агайларны ничек тә тынычландырырга кирәк иде: =
— Туктагыз әле,— дим,—башта кергәнсез, аннары үз иркегез белән «
чыккансыз, бу көчләү буламыни? -
Агайлар тагы да яманрак шаулап, ачулы-зәһәр итеп көләргә то- “ тыналар: а
— Их-хи-хи! Тә-тә-тә! Ну Хәбиб!.. Сөннәткә утыртылмаган баламыни'.. Белмисең икән, туганкай, безнең мондагы хәлләрне, гүпчем дә белмисең икән... Әй, егетләр!
Менә шуннан соң алар минем аптыраган башыма безнен Япанчыда булган көчләү-кысуларныи төрле мисалларын яудыра башлыйлар: кемнеңдер чыккан чакта атын бирмәгәннәр, ат урынына жнгәргә ярамаган тай биргәннәр; кемнеңдер, ниндидер сылтау белән, сыерын тартып алганнар; бик күбесенә орлыкларын һаман да бирмичә йөртәләр икән, барысына диярлек әллә нинди адәм күтәрә алмаслык заданиелар салып бетергәннәр... Ә җиргә килгәндә, берсен дә яңадан элекке үз басуларына чыгармаганнар, төрле ташландык түбә җирләрдән кисеп биргәннәр... Жалу белән йөрергә ярамый, йөрсәң — артыннан: «Бу кеше колхозга каршы коткы тарата» дип язалар да бирәләр — шуның белән эшең бетте, кодагый! Әнә түбән оч Шәрифулланы авылдан ук сөргәннәр. Ни өчен диген! Янәсе, өй борынча кереп, әйдәгез, уптым чыгабыз дип котыртып йөргән, имеш. Үзе дә юләр инде. Башы нужадан, аягы чабатадан чыкмаган бер йолкыш югыйсә, ә теле аркасында подкулачник булып китте дә барды.
Белмим, бу зарларның күпмссе ни Дәрәҗәдә дөрестер. (Авыл кешесе гомумән үзен кызгандырырга бик ярата.) Ләкин ничек кенә булмасын, алар юкны сөйләп утырмыйлар, алар башларына төшкән, үзәкләренә үткән нәрсәләрне — һичшиксез, күпмедер дәрәҗәдә булган нәрсәләрне — ачынып-әрнсп сөйлиләр. Моңа ышанмыйча мөмкин түгел, һәм. билгеле инде, минем дә бу көчләүләргә, бу хаксыз рәнҗетүләргә ачуым килә. Бигрәк тә үзебезнең халыкны, үзебезнең чын крестьянны көчләү-кысрсыту белән килешү һич мөмкин түгел, бу бик хәтәр-куркы пыч нәрсә!.. Мин моны белом, хаклы булуымны беләм. әмма менә хәзерге очракта мин нәрсә эшләргә тиеш, нәрсә эшли алам — монысына һич акылым җитми Каядыр, кемгәдер барып, турыдан-туры гына Япанчыда агайларны көчлиләр, кыерсыталар дип әйтеп булмый — моны фактлар белән исбат итәргә кирәк, ә фактларны башта әйбәтләп тикшерергә, белергә кирәк булачак. Моның өчен кайда вакыты, кайда шарты? Шуның белән бергә мин бер хакыйкатьне бик яхшы белеп торам колхоз яшәргә, колхоз ныгырга тиеш, һичбер нинди киртәләргә, һичбер нинди корбаннарга карамастан!.. Бу эшкә хәзер бөтен партия һәм совет органнары, милиция, суд, комсомол — барысы да җигелгән.
барысы да, тауга авыр йөк сөйрәп мендергәндәй, колхозны тарталар. Мондый гаять киеренке, буталчык бер вакытта гаделлек эзлим дип ак-караны аермыйча, белер-белмәс барып тыгылу — каш ясыйм дип күз чыгару гына булыр иде.
Хәер, агайлар үзләре дә миннән ходатай булып йөрүемне сорамадылар. Минем авыру әнкәй янына кыска гына вакытка кайткан кеше булуымны алар күреп торалар. Бөтен сөйләгәннәре эчләрен бушатыр өчен дә берәр акыллы киңәш ишетер өчен генә булды, ахрысы. Шулай да мин аларга бик ныгытып, сезне колхозга көчләп кертү булмаска тиеш, партия алай кушмый, партия аңлату, үгетләү юлы белән генә крестьянны колхозга тартырга куша, әле Ленин да урта хәлле крестьяннарны жәберләү-көчләүдән бик сак булырга кушып калдырган дидем, әгәр инде шуңа да карамастан сезне монда төрлечә кысалар икән, хаксызга кыерсыталар икән, сезнең бу турыда районга, Казанга хәтта Мәскәүгә чаклы язарга хакыгыз бар.—куркып тормагыз, дидем. Шуның белән бергә мин, билгеле, кабатлап алар өчен колхозның бик файдалы нәрсә буласын, нртәме-соңгы шуңа барыбер ышанырга туры киләчәген, хәзерге шикләнү-куркуларның нигезсез икәнлеген дә әйттем... Абзыйлар яңадан бәхәскә кереп тормадылар, йомылып сүзсез генә тыңладылар да авыр гына кузгалып, болай хәтер өчен генә: «Рәхмәт, туган!» дип чыгып киттеләр.
Әлбәттә, мин аларны нәрсәгә булса да ышандырдым, үзгәрттем дип һич уйлый алмыйм, чөнки Тукай әйткәнчә, шигырь (бу очракта — сүз| башка да дөньяны әйләндергән чыгыр башка!., һәркайсы үзенең ниндидер ихтыяҗы, ниндидер зары белән килгән булса, шул арны үзе белән, бүреге эчендә дигәндәй, кире алып та китте Шуңадыр инде минем күңелдә авыр бер төер утырып калды, һәм бу төер мина тынычлык бирми башлады.
Мин колхоз председателе Хәйрүш абзый белән сөйләшеп карарга булдым,— барыбер аның янына кереп, күрешеп чыкмыйча ярамас. Алдан шуны әйтим, минем әнкәй салкын тидерүдән үпкәсе шешеп авырган булган. Ул чакта бу күпләрне теге дөньяга алыһ китә торган хәтәр авыру иде. Ләкин, бәхеттән, мин кайтканда әнкәйнең кризисы узган, эш әкрен генә юнәюгә таба борылган иде. Әмма шулай да мин беренче көннәрдә бер яры да чыкмыйча гел аның янында булырга тырыштым. Аны өзлегеп-нитеп китүдән бик сакларга кирәк иде. Бер җирдән дә салкын-мазар үтәрлек булмасын дип, урынын да түр сәкенең тәрәзәдән ераграк почмагына күчердек, чаршау да кордык, әйләнәсенә өстәп ястык-мендәрләр дә салдык. Ярый әле, күрше авылдан кече апай да кайткан иде, ул авыруның төрле ихтыяҗларын үтәсә, мин аның аяк очыннан китмичә, әледән-әле пульсен капшап, кул сырты белән температурасын чамалап, бигрәк тә гел кибеп барган иреннәренә шикәрле җылы чәй эчереп тордым. Ул елларда хәзерге антибиотикларның берсе дә юк — кеше авыруны күбрәк үзе генә җиңә ала иде. Чыдам, сабыр, арык кына гәүдәле әнкәйнең моңа көче җитте — берничә көннән күзләре ачылды, сөйләшә башлады, әз-әз генә тамагына да каба башлады. Без дә апай белән бер иркен суладык — иншалла. куркыныч үтте шикелле... Ул арада минем китәр көнем дә килеп җитте.
Иртәгә китәм дигән көнне мин колхоз идарәсенә барырга чыктым. Авылны кар баскан, койма-чнтәннәрнең өстеннән үк калын көрт, тик капка аллары гына кереп-чыгып йөрерлек итеп көрәлгән, сукмаклар беткән — урам уртасындагы чана юлыннан гына барып була. Көн кояшлы, карга баткан авыл өсте гаҗәеп киң, иркен, якты, юл буйлап күксел табан эзе тонык кына елтырый, кыек читләрендә беренче тамчылардан сузылган бармак буйлык кына «сөңгеләр» җемелди, кайбер морҗалардан төтен тузгый, ишек алларында кояшка чыккан арык сыерлар күзләрен йомып, күшән торалар, бер абзар түбәсеннән икенче
абзар түбәсенә чыпчыклар фырлап очалар... Әле бу капкадан, әле теге капкадан чыгып киткән яки кайтып кергән берәр кара бишмәтле апай яки сары тунлы агай күренеп кала, ләкин каршыма туры гына берәү дә очрамый... Мин шушы карга күмелеп, әкрен генә кымшынып. сулап яткан тын. якты авыл өстенә карап, булачак очрашу турында уйланып барам.
...Хәйрүш абзый. Безнең Япанчыда колхоз оештыруны башлап йөрү- _ челәрпең иң беренчесе һәм колхозның беренче председателе — ничек < каршы алыр икән ул мине? Ул да мине, мин дә аны беләм. Шахтер, g коммунист кеше. Аның атасы Челән Хөснулла авылның бер ярлысы g иде. Җиргә артык ябышып ятмыйча, күбрәк Идел буена китеп, крүш- ник булып йөрде. Аты булмады, йорт-жирен рәтләп ’ карамады, ләкин * акча төшереп кайткан чакларында синкедән генә пешергән ак күмәч = ашады Ни өчендер минем әткәй мәрхүмне ярата иде. кайтты исә, мул- 5 лага бармыйча, әс.мүхә чәен, бер кадак шикәрен күтәреп, безгә х килә иде. а
Хәйрүш абзый да әтисе эзеннән китте. Егет дип әйтерлек яшькә = житкәч тә. шахталарга китеп йөри башлады. Әле дә күз алдымда * анып шахтадан кайткач, ялт иткән кара итек, кара чалбар, сары i сатин күлмәк киеп, билен өч каптырмалы киң брезент каеш белән буып. = урам уртасыннан бик фырт кына үгеп китүләре . Корыч чыбыктай нык сеңәрлс, какча, җыйнак кына егет иде. усал-кыю да булган дип әйтәләр. чынлап та бер кайтуында ул югары оч Шәмсетдин картның Рәхимә исемле кече кызын качырып кына үзе белән алып та киткән иде.
Егерме бишеиче-егермс алтынчы елларда Хәйрүш абзый әтисенең иске куышы урынына менә дигән алты почмаклы, такта түбәле йорт салдырып керде. Авылда бер йорт! Моңа исләре китүчеләр дә күп булды. Хәер, ул елларда шахтага йөрүчеләр акчаны бик мул төшерәләр икән дип сөйлиләр иде. Бигрәк тә өйләнәсе егетләр, бер-ике кыш барып, эшләп кайтсалар, я ат алалар, я бура торгызалар нде Шуның өстенә әле үзләре белән сандык-сандык чүпрәк-чапрак та төяп кайталар. Минем әнкәйнең дә сукранып мина. «Шул хәерче Казанга кигтең дә баттың, әнә шахтага йөрүчеләр, ичмасам, баеп кайталар» дип әйткән чаклары булгалады
Шулай да Хәйрүш абзый Япанчы җиренә тиз генә тамыр җибәрә алмады — яңа зур өенә хатыны белән балаларын кертеп утыртты да үзе һаман шахтага йөреп торды Яландай буш ихата эчендә шул ялгыз өеннән һәм читән абзарыннан башка аның бүтән каралты-курасы да. аш-туны да булмады Тик авылда зур үзгәрешләр башланыр алдын нан гына ул шахтадан бөтенләйгә кайтып, җнң сызганып дигәндәй, колхоз оештыру эшенә тотынды Ихтимал, авылның бердәнбер коммунисты булганга күрә аңа бу авыр, зур хәрәкәтне башлап җибәрергә
кушканнардыр да
Мин колхоз идарәсенә авылдан сөрелгән кибетче Сәгъдиләр өснең урам башына барып кердем Моннан бер ел элек кенә хуҗаларыннан бушаган бу таза, нарат өйгә казенный төс кермәгән дә кебек әле. ничектер гаилә тормышының исе. жылысы сизелә кебек — шул ук гади аш өстәле, шул ук пыяла шкаф, кара кәнәфи, шомарып беткән урындыклар. хәгга ишек төбендәге ләгән, чиләкләр дә хуҗалардан калган килеш тора шикелле.. Тик өйнең бер почмагын җиңел кулдан ак такта белән бүлеп куйганнар. Председатель бүлмәсе икән ул. мин шунда кердем. Хәйрүш абзый кызыл чүпрәк япкан кечкенә өстәл артында утыра иле Башта ул мине танымады, аннары танып алгач, урыныннан авыр гына торып, мина кулын бирде, утырырга кушты
Мин беренче тапкыр күргәндәй та карап торам — үзгәргән, бик үзгәргән Хәйрүш абзый Элек тә карасу йөзе хәзер көйгән касмак кебек кара-сары булып киткән, күзләренә дә сары йөгергән, кайчандыр
бик к\пшы йөрткән күперенке мыегы да нечкәреп, авызының ике ягымнан сәлперәеп төшкән. Күз төпләре шешенке, каш арасында тирән сызык. Зур, сөякчел куллары ничектер, иясенең ихтыярыннан тыш дигәндәй, өстәлдә .хәрәкәтсез ята. Күренә, абзый арган, йончыган, таушалган. Миңа килгән агайлар аның хакында сүз әйтүдән тыелсалар да, мин ишеткән идем инде: Хәйрүш бик усалланган, имеш, бер дә рәхим-шәфкать дигән нәрсәне белми, тоткан җиреннән шартлатып сындыра, имеш. Менә үзен күргәч, шуңа ничектер ышанасы килеп китте.
Шулай да сүз агай-энечә тату гына башланды.
— Кайттыңмы? — диде ул мина.
— Әйе, кайттым... Менә әнкәй карчык авырып киткән...
— Ишеткән идем... Озаккамы?
— Юк, тиздән китәм.
— Әнкәңнең хәле ничек соң?
— Рәхмәт, әкренләп терелә инде.
— Ярый алайса,— диде Хәйрүш абзый, аннары йокымсыраган сыман алдына карап, тынып торды. Инде мин сүзне ничек дәвам иттерәсе икән дип уйлана башладым, ләкин шул арада ул үзе яңадан телга килде:
— Калада нишлисең, укыйсынмы?
— Юк, хәзергә эшлим әле. Рабфактан соң бер генә ел булса да эшләп алырга булдым. Бераз материаль якны рәтлисе килде.
— Кайда эшлисең?
— Меховойда, дөресрәге — мехбазада.
— Нәстә эшлисең анда?
— Мехлар сортлыйбыз.
Хәйрүш абзыйның мыек астында «Тапкансың эш!» дигән төслерәк бер елмаю чагылып киткәндәй булды, ләкин ул бары:
— Ярый, бу да ярый,— дип кенә куйды.
Мин үзебезнең производствоны мактарга ашыктым
— Ишеткәнсездер инде, Казанда мехлар эшләп чыгару бик нык үсеп бара бит. Яна фабрикалар салына... Эшләгән мехларның күбесе заграницага китә, без менә шуларны...
Ләкин Хәйрүш абзый, тыңлыйсы килмичә, минем сүзне бүлде:
— Син. пария, кайткансың икән инде, рабочий класс исеменнән безнең колхозчыларга берәр докладмы-ниме шунда сөйләп китәр идеи. Менә бу бер дильни эш булыр иде.
Билгеле, аның болай дорфа гына сүзне бүлүе минем кәефемне дә кырды һәм шактый гына аптырашта да калдырды.
— Нәрсә турында? — дидем мин, аңлап бетмичә.
— Мало што нәрсә турында. Пример, каланың авылга ярдәме турында яки международный палажения... Крестьянның хәзер күпне беләсе килә.
Әлбәттә, Хәйрүш абзый белән сак сөйләшергә кирәк иде.
— Иртәгә китәм шул,— дидем мин, әз генә үкенгәндәй.— Алдан хәбәрләшеп тә булмады. Аннары...
— Аннары... нәрсә?
— Япанчыдагы хәлләр белән дә танышлыгым аз. Сездән кайбер нәрсәләрне сорашып беләве килгән иде, Хәйрүш абзый...
— Пример, нәрсәне?
— Ну, мәсәлән, авылның күпме хуҗалыгы колхозда инде хәзер?
— Җитмеш проценты, ә язга йөз проценты белән колхозда булачак, вәт шул.
— Алай, яхшы икән,— дидем мин һәм маңгаемны сыпырган булып, аз гына уйланып калдым, җитмеш процент булуы, әлбәттә, яхшы, ләкин Хәйрүш абзыйның язга йөз процент булачак дип кистереп әйт^е миңа
шактый сәер тоелды. Минем шунда ук ана иң төп һәм иң четрекле соравымны бирәсем килде, әмма, сизеп торам, ул аны яратмаячак Шулай да, үземчә йомшартырга тырышып, ярым сорау рәвешендә генә әйтеп куйдым. «Билгеле, агайлар барысы да үзләре теләп керә торганнардыр инде?..>
Хәйрүш абзый кызара төшкән күзләрен шунда ук мина төбәде: ♦
— Нигә алай дип әйтәсең? Без берәүне дә арканлап сөйрәмибез. = Юк, сөйләшү бу тонда киткәч, мина да артык сагайган булып, сүзне ~
икеле-микеле алып барырга ярамын иде. Әйткәч-әйткәч, ачык һәм туры g әйтергә кирәк — шунсыз булмый. Әлбәттә, кызмыйча гына. «
— Суз арканлап сөйрәү турында бармый, Хәйрүш абзый, ә кол хозга ирекле рәвештә керү принцибын саклау турында бара Иптәш _ Сталин хатында нәкъ шул хакта әйтелә бит. Ләкин, кызганычка каршы, 3 ирекле керү принцибын бозулар һаман да бар икән әле.
— Кайда? =
— Менә үзебезнең шушы Япанчыда ук.
— Кемнәр әйтә?
— Кемнәр әйтә дип, сүз иясе белән йөрми инде. х
— Юк, бу бик важны,— диде Хәйрүш абзый, кашларын усал жые- ~ рып.— Давай, ачык әйтеп сүлә!
— Мин ачык сөйләшәм, Хәйрүш абзый . Менә агайларның әйтүен э караганда...
— Кайсы агайларның?
— Ну шушы авыл агайларының.
— Аларның төрлесе бар, кайсын тыңлыйсын бит.
Күреп торам, председатель миннән ничек тә аерым кешеләрнең исемнәрен әйттерергә тырыша, ләкин минем һич тә әйтәсем килми иде.
— Мин дә шушы Япанчы егете, Хәйрүш абзый (.Хәйрүш абзыйчы еш кабатлыйм шикелле), кемнең кем булуын азрак белә.м Ләкин хикмәт анда түгел. Минем сездән әнә шул бозулар дөресме дип сорыйсым килә.
— Пример, иипди бозулар?
— Иптәш Сталин хатын укыганнан соң колхоздан кире чыккан кешеләрне төрлечә кысасыз икән... Нигә бу, чыкмасыннар, яңадан керсеннәр дипме?
— Тукта, ничек итеп кысабыз?.. Давай, примеры» китер.
— Иримсрлары күп аның, нигә миннән сорарга
— Юк, шулай да?
— Ну, әйтик, колхоздан чыккан чакта агайларның кайсына атын, кайсына орлыгын бирмисез икән.
— Кемгә, пример?
— Сон бит инде аларяы үзегез дә беләсез.
— Хәлүшләрнс әйтәсеңме?
— Кайсы Хәлүш?
— Теге Божыр Хәлүш Хәлиулла Дз. без ана атын бирмәдек, дт урынына ике яшьлек тай бирдек. Ник дисәң, атын суеп сатачак та яңадан колхозга буш кул белән киләчәк. Беләбез без ул агайларны!.. Орлык белән дә эш шулайрак. Яна чаклы бирми торабыз. ат\ ашап бетерәчәкләр. Алар бит берәм-берәм колхозга барыбер кире кайтачак...
— Ә кайтмаса. кайтырга теләмәсә?
— Кайтмаса —күз күрер. Ә пока ярамый, орлык бик кадерле нәрсә, һәр бөртеге исәптә.
Хәйрүш абзыйның ачыктан-ачык әйткән бөтен сузе һәм үзен шулкадәр бәйсез, хуже итеп тотуы мине бик гажәпләндерә иде Ул бит һич акланмый, акланырга уйламый да, гүя бөтен хакыйкать аның ягында'
— Ләкин бу законсызлык була түгелме соң? —дидем мин. яңа каршы торасым килеп.
— Закон! — диде Хәйрүш абзып. мыскыллы елмаеп.— Ә колхозны тарагын бетерсәк, ул законлы булачакмы?.. Сия. брат, абзан кебек адвокат булып кайткансың икән. Түлке кемне, нәрсәне яклыйсын?!.
Аның бу сүзләре, ниһаять, минем бәгыремә килеп кадалгандай булды. Ачуым килеп китте, нигә әле мин бу кешедән куркып торам дигән уй белән, кыза төшеп, туп-туры үзенә әйттем:
— Мнн партия боерыгын яклыйм, беләсегез килсә. Партия крестьянны, сездәге шикелле, төрле юллар белән кысып, көчләп колхозга кертергә кушмый, кушмый гына түгел, катгый рәвештә тыя.
Хәйрүш абзый кинәт кара янып китте, күзләрендә әллә нинди чәнечкеле утлар кабынды.
— һа! — дип куйды ул, тәмам ярсып.— Син әле, малокосос, безне өйрәтергә кайттыңмыни? Алайса, белеп тор: без партия кушкан иң зур эшне эшлибез, без колхоз төзибез. Безгә колхоз кирәк. Япанчы агайларына колхоз кирәк!.. Башка юл юк' . Инде кайбер тискәре беткәннәр, кулак коткысына ияреп, или анда еозианиеләре җитмәгәннән, киреләнеп маташалар икән, без үзебез белербез аларга карата нинди политика үткәрергә!.. Указ кирәкми. Монда ду раклар утырмыйлар... Белеп торабыз кемнәр сиңа барып сайраганын... Лучше син. егет, тыгылып йөрмә, кайткансың икән, кунак бул да әнә юлыңны кара!.. Ату...—Ул кинәт сүзен бүлде.
Әйе, бу инде үтереп хурлау гына түгел, ачыктан-ачык куркыту да иде. Минем бөтен эчемне диярлек ут алды, бер тезем үзеннән-үзе сикерергә тотынды, бугазымны ике яктан нәрсәдер буа башлагандай булды. Ләкин мнн курку дигән нәрсәне һич тә тоймадым, киресенчә, аның үзе кебек үк минем дә үчләнеп-ярсып жавап кайтарасым килде, тик менә әллә ничек бер мәлгә сөйләү куәтемне югалтып җибәрдем... Ә Хәйрүш абзый шул арада тун кесәсеннән керле кулъяулык чыгарып, сәлперәнгән мыегын сөрткәләде дә. алдында яткан кәгазьләрне актаргалап. шуннан бер дәфтәр битен миңа таба этәрде.
— Менә сиңа барып җылаганнарның берсе, күпер төбе Бәдрн, кичә гариза калдырып китте. Якадан колхозга алуны сорый ..
Мнн аптырадым да калдым, күзләремә ышанмый торам... Бу бит чынлап та әлеге шул миңа килеп «Көчләү булмасын!» дип ни нык шаулаган Бәдри абзый лабаса! Ни әйтергә, ничек аңларга бу халыкны?!
— Бик яхшы булган,— дидем мнн. инде шактый сүрелеп.— Ләкий нидән күрәсез сез анын яңадан колхозга кайтуын?
— Кая барсын ул йолкыш,—диде Хәйрүш абзый, ваемсыз гына — колхозга кайтмыйча...
— Ә сез миңа килгән ул кешеләрне эчлә нинди дошманнар итеп күрсәтмәкче буласыз.
— Үзләренә дошманнар.
— Соң ул чагында яхшылап аңлатырга, төшендерергә кирәк аларга...
— Их. энем, энем! — диде Хәйрүш абзый, ачынып-сабырсызла- нып.—Белмисең әле син мужикны, белмисең' Коры сүз белән генә аны бер нәрсәгә-дә күндереп булмый, көлә генә ул синнән, көлә генә! Менә син бер генә атна минем урында утырып кара, валлаһи дип әйтәм, ыштаныңны муеныңа урап, авылдан качачаксың! Кул кирәк монда, брат, кул! —һәм аның өстәлдә яткан зур. сөякчел кулы гүя үзлегеннән таштай йодрыкка әйләнде, аннары әкрен генә кире ачылды... Хәйрүш абзый йөзен читкә борып, басынкы гына өстәде.
— Ярый, җитәр, яхшы чакта аерылышыйк, туган!
Мин урынымнан тордым. Күңелдә әйтәсе күп сүзләр бар кебек, ләкин, юк. чыкмый инде, бетте, дөрестән дә, яхшы чакта китү хәерлерәк.
Без кул бирешеп аерылыштык.
Ют буенча үземне тиргәп кайттым... Ни пычагыма кирәк булгандыр мииа тыгылып йөрергә?.. Үз мәнфәгатьләрен акламаган, үз мәнфәгатьләрен.» каршы торган агайлар, иг.ларны хак юлга буып сөйри-сөйри кырысланып, усалланып беткән Хәйрүш абзый.— я. кем хаклы да кем .хаксыз монда — аерып, хөкем итеп кара' Әнә, төерле белен генә килеп . чыкты бу сөйләшүдән Күкелдә авыр юшкын гына утырып калды, хәерсез!. Ә шулай да мни әйткән сүзләрем өчен үкенмим, мин беләм — = алар дөрес сүзләр, хак сүзләр, ләкин шул ук вакытта Хәйрүш абзый- 5 нын да бөтен кырыс кыяфәтендә, кискен-усал сүзләрендә ниндидер бер S рәхимсез дөреслек бар иде — мин моны да сизмичә калмадым. Әйе, ® каршылыклы заман, катлаулыкешеләр! ♦
...Икенче көнне мин авылдан китептә бардым. я
• «
» « s
Мин Казанны, эшемне, иптәшләремне сагынып кайттым. Бигрәк тә ~ Хафазам — кара күзкәемне сагындым. Безнең бит әле беренче тапкыр я аерылып торуыбыз, ә аерылып тору мәхәббәтне иң нык сыный торган < нәрсә инде ул... х
...Тормыш кайда да киеренке, әмма шулай да безнең шәһәр жирен- z дә сулыш алуы жннелрәк икән. Аннары хезмәт үзе бик шифалы - нәрсә,— кайткач, шуңа тагын бер тапкыр инандым һәркөнне иртән о иртүк сине әлеге каплап куйган иске будильник чәрелдәп йокыңнан унга. Өстеңнән авыр йөкне селтәп ыргыткандай сикереп торасың, тизрәк салкын су белән бнт-күзеңне юасын, шунда ук примуска киң төпле чәйнекне куясын — анын шаулый башлавы бүлмәгә ничектер жан кертен жибәрә. Куе. кайнар чәйне шикәрләп, ипиләп эчкәннән сон, әйбәт кенә киенеп, әле яктырып та жнтмәгән. тапталмаган, пычранмаган кышкы буш. тын урамга чыгасын Тымызык, газа, салкын һава, дворниклар кыштыр-кыштыр урам көриләр, шәһәр өстендә йөзләрчә төтен баганалары әкрен генә һавага сузыла, тәрәзәләре туңган якты трамвайлар шалтырап уза. Бу вакытта эшкә баруы бик рәхәт Покы күптән качкан, тән җиңеләеп киткән, аяклар у зл әреннән-үзләре ашыгып, рәхәтләнеп атлыйлар... Яшь. таза ат кебек сизәсең үзеңне Юк. алай гына да түгел. Ходай бир.меш һәр иртәне менә шулай жппел атлап эшкә бару кешене ничектер янарта— яшәве, уйлавы, хис игүе өр-яңадай башлана кебек... һәм бу яңаруны син һәр эш иртәсендә татымыйча калмыйсын.
Әнә шулай башланып китте минем аз гына өзелеп торган хезмәт көнем. Цехта да иптәшләр мине бик ачык каршылады тар Аларның күбесе әчеп минем китеп торуым сизелми дә калган шикелле
— һн-н, Хәбиб малай, кайттың дамыни әле син?! — дип гаҗәпләнделәр
Беренче көнне үк яныма ап-ак тешле чалышрак авызы белән елмаеп. Басыйр да килен җитте.
— Нихәл, саумы. Хәбиб дус! —диде ул мина, кул биреп.— Кайттын1
— Кайттым,— мин әйтә.м
— Я. ниләр җимертеп кайттың? Авыл чибәр тәренең баш-күзләрен әйләндереп бетермәдеңме?
__ Вакыт булмады, малай, авыру әнкәй яныннан бер дә чыгып йөри алмадым.
— Шулаймыни, кызганыч'. Ну. авыл ничек соң?
— Авыл ничева,— мин әйтәм.
— Гөрлиме?
— Гөрли.
— Ярый,—диде ул гамьсез генә, аннары аз гына тукталып, сорап куйды - Бүген эш мн юн кая барасың?
— Нигә?
— Берәр җиргә кереп, сөйләшеп утырыр идек, күптән авыз чылаткан юк.
— Бүген булмый, Басыйр,— дидем мин.— Башка вакытта.
— Ә-ә, аңлашыла! — диде ул, ияк кагып.— Хафаза гөлкәй белән кавышасың бармы?
Мин дәшмәдем, ә ул миңа дусларча күз кыскандай итте дә китеп барды... Дөрес әйтә, шадра пәри, минем бүгенге кичем бары Хафаза өчен генә, мин Хафазаны үземә алып кайтачакмын. Без әле бүген иртән генә күрештек, кул һәм күзләр белән генә, әмма шунда ук никадәр сагынышуыбызны, тизрәк бергә буласы килүебезне аңлап-тоеп өлгердек. Смена гына бетсен!..
Бу урында шуны әйтеп китәсе килә, Басыйр үзенең «берәр җиргә кереп утырыйк» дигән чакыруын ни өчендер яңадан кабатламады. Оныттымы, әллә кирәк тапмадымы, һәрхәлдә, безгә икәүдән-икәү генә «авыз чылатып» утырырга туры килмәде. Дөрес, берме-икеме тапкыр, эштән чыккач, егетләр белән юл өстендәге сыраханәгә кереп, сыра эчкәләдек, ләкин анда да сүз юк-бар уен-көлкедән узмады. Аннары минем кичләрем дә буш түгел иде, кичләрем гел Хафаза белән тулы иде.
Бер уңайдан тагын шуны да әйтеп китәргә кирәк, минем йөреп кайтуым ни сәбәптер мишәр абзыйларда шактый зур кызыксыну уятты. Хәер, мин аларны аңлыйм,— күбесенең бит семьялары авылда, авыл хәлләре аларнын уйларын һәрвакыт биләп-борчып тора. Шулай да алар бик сак кына сорашалар. Әле берсе, әле икенчесе яныма килеп башта: «Нихәл, брат, амань гена йөреп кайттыңмы? Анай ничек, саумы? Ярый, ярый, алла мәдәт бирсен!» дип сүз башлый, бары шун-нан сон гына: «Я. салада хәлләр ничек соң, брат, колхоз нишли, агайларны абижат итмиләрме?» дип сораштырырга тотына. Күреп торам, миннән аларнын бик турысын гына ишетәселәре килә. Ләкин шулай да мин аларга капчыкны төбеннән үк тотып селекмәдем; ышанмаудан яки куркудан да түгел, ә бөтен ишеткән-күргәнне сөйләп, аларны артык борчырга теләмәдем. Борчылыр өчен сәбәп аларга болай да җитәрлек иде. Аяк астыннан чыккан бәла дигәндәй, мин югында безнең мех- базада шактый күңелсез бер вакыйга булып алган: көннәрнең берендә ГПУ работниклары килеп, базаның подвалында упаковщик булып эшләүче Гыйльметдин исемле бер татар агаен алып киткәннәр. Баксаң, ул ниндидер җинаять эшләп, авылдан качкан зур гына бер кулак, имеш. Чын исем-фамилиясе дә аның бүтәнчәрәк булган диләр. Эшкә дә ул ялган документ белән кергән икән. Кыскасы, тапкан дошман кереп посар урын!
Сортланган каракүлләрне подвалга төшергәндә мин бу кешене күр- гәли идем. Базык кына, таза гына, карап торырга гади генә бер авыл кешесе. Күп сөйләшми, кул аралашмый, тыныч кына үз эшен эшли бирә, хәтта әбәт вакытында подвалдан чыгып та йөрми, күбрәк шунда түкләр өстенә утырып кына, алып килгән бер шешә сөтен зур түтәрәм кара ипи белән ашый торган иде. Хәтерем ялгышмаса, безнең управляющий аны яхшы эшләгәне өчен бер бүләкләгән дә иде шикелле... Маң-гаена язылмагач, аның кем икәнен каян беләсең?!
һәм менә шушы < яхшы» у паковщикның көтмәгәндә, туп-туры эшләгән җиреннән кулга алынуы безнең мехбаза өчен шактый ямьсез бер ЧП—гадәттән тыш вакыйга була. Берәүләрне ул борчуга сала, икенчеләрне куркуга төшерә, ә кайберәүләрнең шик-шөбһәләрен көчәйтеп җибәрә Мәсәлән, шул ук Басыйр бу вакыйганы миңа сөйләгәннән сон. бик мәгънәле генә итеп «Бар әле аның койрыклары бездә. бар!"> дип әйтеп кунган иде... Тагын шул, бу ЧП өчен безнең Перовка да әзрәк эләккән шикелле, чөнки Гыйльметдин кулак аның кулы аша узган, ә күрсәткән документының ялган булуын бала да танырлык, имеш.
Менә шул Мин югында булган бер эш булгач, ана әллә ни зур игътибар да бирмәдем. Безнең көннәрдә аның ише хәлләрнең булга- лый торуы бер дә гаҗәп тугел иде Аннары минем уйларым бөтенләй башкада бит әле...
...Алдан вәгъдәләшкәнчә, мин шул ук көнне Хафазаны үземә алып кайттым Сменадан сон Хафаза түбәндә эшләремне бетереп, цехтан * чыгуымны көтеп торды Кайтышлый магазинга кереп бер шешә порт- = вейи да алып чыктым,— беренче кичебезне авылдан кайткан күчтә- 5 нәчләр белән бәйрәмчәрәк итеп үткәрәсем килде.
Бүлмәгә кайтып кергәч, мин аның пальтосын салдырып, кулыннан гына тотып, өстәл янына китереп утырттым, үзем дә урындык алып. ♦ каршысына утырдым... Өстендә кызыл сатин кофта, кара юбка, аяк- = ларында кечкенә кара киез итекләр — бик гади, хәтта ярлы дияр идем. - әмма үзенә бик килешә, ничектер җыйнак итеп күрсәтә үзен Менә ул Z утырган җиреннән генә киерелеп, ике кулы белән тузгый төшкән чәч- и ләрен рәтләргә тотынды... Мин һич орынмыйча аңа — аның алсуланып = янган йөзенә, энҗедәй ике генә төртке җемелдәгән зур кара күзләренә. < кечкенә, тулы иреннәренә, уртасы чокырлы йомшак иягенә, йомшак, ? шома муенына карап утырдым... Болар барысы да мина бик таныш. = бик якын, бик тансык Әгәр теләсәм, менә хәзер үк аны кочагыма я кысып, шул йомшак сусыл иреннәреннән үбә-үбә иркәли-сөя алам, ул ° үзе дә шуңа әзер, шуны көтеп утыра кебек, ләкин мин ашыкмыйм, ашыгасым килми. Юк, бу юри тыелып маташу да түгел, ә ничек дип әйтим, туйганчы бер карап, аны сыныйсым, беләсем, үземә тартасым килә. Ахырда Хафазам түзмәде
— Карама ул хәтле, оялтасың! — диде дә. йөзен яшерергә теләгәндәй, мина таба иелә төште.
— Кара чәчәгем син!—дидем мин, аның йөзен иягеннән күтәреп.
— Нигә... кара?..— дип кенә өлгерде анык иреннәре.
...Чынлап та нигә кара чәчәк? . Әллә моның берәр төрле хәтәр мәгънәсе бармы?.. Юк. мин һичбер нинди мәгънә салмыйча әйттем, бары күзләре, чәчләре кара булган өчен генә шулай назлап әйттем Кара роза чәчкәсен бик нәфис, бик матур диләр бит Шулай да һич уйламаганнан гына әйтеп ташлаган бу чагыштыруда хәтәр мәгънә булган икән — тик мин моны бик сонга калып белдем... Әйе, кара чәчәк...
Аннары мин горып, өстәл әзерли башладым Әнкәйнең хәзинәсеннән кече апа биреп җибәргән бер йомарлам ак майны, калай савыт белән балны, пешкән ярты казны, карарак бодай оныннан пешерелгән тәмле кабартмаларны алып кердем,— Хафаза шуларның барысын да матурлап өстәлгә тезеп куйды... Эмаль чәйнек белән чәй дә кайнатып керттем, портвейнны да. азаплана торгач, пәке очы белән ачып, өстәл уртасына куйдым. Табыныбыз гаҗәп мул, ямьле булып китте Шуңа сөенеп, Хафазамны кыстап-кысгап, сыйларга тотындым. Безнең әле болай икәүдән-икәү генә «байларча» сыйланып утырганыбыз юк иде Мин үзем әз-мәз эчкәләгән кеше булсам да, Хафазаның, әйтүенә караганда, вино дигән нәрсәне моңарчы авызына алганы булмаган икән әле... Шулай да. кыстый торгач, ул да бер ярты стакан чамасы порт-вейнны бүлгәләп кенә эчеп куйды Эчми эчкәнгәдер инде, аның йөзе шунда ук комачтай кызарып китте, күзләре дә дымланыбрак елтырым башлады, ә бераздан толе дә чишелде... Ботактагы кошчык шикелле, үэеннән-үзе җанланып һәм юктан да көлә-көлә ул мина бер атн i эчендә мехбазада булган вак-төяк хәлләрне сөйлән чыкты Мни аны бирелеп тыңлаган булдым, ара-тирә ярты сүзендә бүлеп, тәмле генә үбеп тә алгаладым. ләкин күбрәк сөйләвенә сокланып, карап утырдым Шул чакта һаман бер уй күңелгә килә торды аның миңа бу хәтле
ияләшүе, мина берсүзсез буйсынырга әзер торуы чын яратудан киләме икән соң?.. Нигәдер шушы шик вакыт-вакыт күңелне тырнап куя. шайтан алгыры!.. Ә бәлки ул минем яратуыма жавап рәвешендә генә яратам дип йөри торгандыр. Хатын-кызда нәкъ әнә шундый ярату күбрәк була, диләр. Ягъни, үзе башлап яратудан бигрәк, егет мәхәб-бәтенә буйсынып, яратып китә, диләр. Иярчен мәхәббәт, күндәм; мәхәббәт! Ләкин ни дәрәжәдә ышанычлы мәхәббәт — анысын белмим, әйтә алмыйм. Дөрес, Хафазаның үзеннән мин: «Яратасынмы?» дип күп тапкырлар сорап карады.м. «Ә син ничек уйлыйсың?» дип аның шаярткан чаклары да булды, «Яратам, бәгырем!» дип. кочагыма сыенып әйткән сүзләрен дә ишеттем... Бу чынмы? Бәлки чындыр, ә бәлки., каян беләсең, кешенең йөрәген ачып карау мөмкин түгел.
Ләкин ничек кенә булмасын, Хафаза — минем иң якын, иң ышанычлы кешем. Мин инде аны күрмичә, аны сөймичә, ана бөтен уй-хисләреыне ачмыйча тора алмыйм... Сулый торган һавам дисәм дә артык булмас. Әлбәттә, мин ана шушы беренче кичтә үк авылдан ишетеп, күреп кайт- каннарымны түкми-чәчми сөйләп бирдем. Беркемгә сөйләмәсәм дә, мин Хафазама сөйләргә тиеш идем, чөнки бу минем өчен бер зарурият— җан таләбе иде. Авыл төяп җибәргәннәрнең барысыннан-бары- сыннан да ничектер бушанырга кирәк иде. Мин агайларның мина килеп, нидән, нәрсә өчен зарлануларын да, колхоз председателе Хәй- руш абзый белән булган авыр сөйләшүне дә бөтен ваклыкларына кадәр җентекләп сөйләдем. Ул гына түгел, мин үземдә туган уйларны да. шикләрне дә. ниндирәк настроение белән кайтуымны да яшереп тормадым— сөйли бирдем. Гүя минем, Хафазага сөйләп, анын аша үземнең уй-шикләремне сынап беләсем килә иде. Сүз дә күбрәк колхозны оештыру эшендә көчләү бармы, булса — кирәкме ул, ярый торган нәрсәме — менә шул хакта барды... һәм, билгеле инде, безнең сөйләшүне һичкем ишетмәде, белмәде,— барысы да ике арада гына калырга тиеш иде.
Хуш. ә минем акыллы Хафазам мине ничегрәк тыңлады сон? Ничегрәк карады ул мин сөйләгәннәргә, ышандымы мина, килештеме минем белән, борчылдымы минем өчен? Безнең арада элек тә сүз күп була торган иде, әллә нәрсәләр турында сөйләшеп бетерә идек — гашыйклар теле тик тормый бит инде ул. Күбрәк мин сөйли идем, ә ул тынлый иде. һәм. әйтергә кирәк, тыңлый белә иде минем Хафазам Зур күзләрен балалар шикелле мина хәрәкәтсез төбәп, тулы иреннәрен ача төшебрәк, үзенчә бик игътибар белән тыңлап утыра торган иде. Мин сөйләгәнне ярата иде. ахрысы, сш кына үзе үк «Хәбиб, сөйлә берәр нәрсә!» дип әйтә торган иде һәм мин сөйли идем, бик теләп, рәхәтләнеп сөйли идем,— бу инде минем гадәтемә кереп киткән иде. Ничектер менә үземдә булганны аңа күчермичә тора алмый башладым. Ләкин ни генә турында сөйләшмик, безнең арада бервакытта да бәхәс чыкканы булмады. Ни генә әйтмим. Хафаза алдан ук шуның белән килешергә әзер иде кебек Вакыт-вакыт бу нәрсә әллә ничек сәер тоелса да. мине гаҗәпләндерми иде. Чөнки ул бик яшь иде әле. белеме дә чамалы гына, үзенчә уйларга, үзенчә аңларга өйрәнеп тә җитмәгән, кыскасы, үзеннән олырак һәм өстенрәк кешеләр авызыннан ни чыкса, аның шуңа ышанып, шуның белән килешеп яши торган чагы иде.
Ләкин бу очракта мәсьәлә бик җитди иде. четрекле иде. — мина кагылган, минем белән бәйләнгән мәсьәлә иде ул Биредә инде мин сөйләгәнне тутый кош шикелле тыныч-хәрәкәтсез генә тыңлап утыру җитми, ничектер борчылырга, уйланырга, мәсьәләгә үз мөнәсәбәтеңне билгеләргә кирәк иде. Баштарак мин сүзне дә Хафазам мине аңлар микән, минем белән килешер микән, дип шикләнебрәк тә башлагач идем. Ләкин юкка! Хафазам һаман шул әүвәлгечә күзләрен тутырып миңа караган килеш, иреннәрен ача төшеп, сабыйларча бирелеп днгән-
дэй. мине тыңлап утыра бирде. Гүя анын өчен минем нәрсә хакында сөйләвемнән бигрәк, пичек итеп сөйләвем кызыклырак иде. Хгайларнын зарларын сөйләгәндә ул көлтәләп тә алды, Хәйрүш абзый белән бхлган бәрелешне ишеткәндә куркып киткән төсле дә булды. Бер урында: «Әй жаным, нигә андый кеше белән сүз көрәштердең5!» дип әйтеп т . куйды Әмма мәсьәләнең үзе турында ләм-мим' Мәсьәлә үзе гүя * аны борчымый да, уйландырмый да иде. =
Мин анардан хәтта
Ләкин син әйт, бәгырем, кайсыбыз хаклы бу бәхәстә, минме, - әллә хәйрүш абзыймы? —дип тә сорадым.
Ул ике дә уйламыйча ♦
— Син инде, жаным, син! — диде. -
— Ни өчен мин? х
— Син бит, жаным, үзеңне якламагансың, кешеләрне яклагансың. =
Нигә, яклау гаепмени? а
Бу үзенә күрә резонно иде Ләкин шулай да минем аңардан иң = кирәген, ип мөһимен ишетәсем килә.
— Сүз бит, бәгырем, кемнәрнедер яклау турында гына бармый,— “ дидем мин, ничек тә гади генә аңлатырга тырышып,— мәсьәләнең. ничек дим, принципиаль ягы бар. Менә мин колхозга көчләп кертерги э ярамый дим, бу эштә көчләү булмаска тиеш дим. Менә син шуңа ничек карыйсың, дустым?
— Ничек карыйм? —диде Хафаза, шома маңгаен жыергандай итеп.— Син үзең яхшырак беләсең инде, жаным, ә мин нәрсә әйтим?
— Шулай да минем белән килешәсеңме син, мине хаклы дип табасыңмы?
— Әлбәттә, килешәм .
— Ни өчен?
— Ни өчен... ни өчен? Син булган өчен...
— Ә бүтән кеше шулай дип әйтсә5..
— йөдәтмә мине,—диде Хафаза, назлы ялварып — Сиңа ышанам, тагын ни кирәк?
Әйе, тагын ни кирәк5 Ышанам ди ич. син хаклы, жаным. ди ич! Аркасыннан сөеп, рәхмәт кенә әйтәсе Нишлисең, мәхәббәт дигәнен әнә шулай бер-берен белән килешеп кенә торырга куша, күрәсең' һәрхәлдә, Хафазама сөйләгәч, мина рәхәт, жииел булып калды Бердәнбер сердәшчем бит ул минем! Тыңлап кына хтырса да, мин бик канәгать идем Әнә шулай юандым мин. Шуннан башкасын уйлый да, күрә дә белмәдем
Мин авылдан кайтып, бер-нке атна үткәч тә Хафаза ничектер үзен сәеррәк тота башлады, ничектер йомыла, сагая төшкән кебек булды, ваемсыз, сәбәпсез көлүләр кимеде, кочагыма алып сөйгәндә дә элекке кебек эрен бармый, әллә ничек менә эчке бер тыелу сиздерә Хннары. иң гажәбе, үзенең һәрвакыт миңа тутырып карый торган хәйләсез саф күзләрен миннән яшерә башлады Мин күрмәгәндә генә карый, ә күзгә- күз очрашудан кача Әйтерсең, минем нидер сизүемнән курка Чин шуңа да игътибар итмәдем Әллә болар барысы да бик аз вакыг эчендә генә булганга, әллә күңелемдә бер генә бөргск тә шик булмаганга күрә, Хафазамдагы ул үзгәрешләрнең берсе дә мине уйландырмады, сагаерга млжбүр итмәде
Ә тагын бер атнадан Хафаза кисәк кенә мина килен йөрүдән туктады Мин аңардан «Бәгырем, сиңа ни булды5» — дип сорадым Ул түбәң карап, боек кына «Авырыйм*.— диде Мин борчыла калдым, чыннан да анын йөзе суырылган, саргайган кебек күренде Ләкин ул эшкә йөрүдән туктамады Мин ана бюллетень алырга куштым. Ул.
тсләр-теләмәс кенә: «Үтәр әле»,— диде Тәнәфес вакытларында, миннән яшеренгәндәй, гел кызлар арасына кереп, кысылып утырды, ә эщ беткәч, мине көтмичә, ашыга-ашыга китеп бара торган булды.
Ярабби, шул чакта да мин берни дә сизмәдем.
Бишенче апрельдә, дүшәмбе көн, безнең мехбазада ачык партия жыелышы булды. Мин авылдан март башларында кайткан идем, димәк, бу жыелышка хәтле нәкъ бер ай вакыт үтеп киткән икән.
Бездә моңарчы да төрле җыелышлар еш кына булып тора иде. Без моңа гадәтләнгән идек инде, халык бездә дисциплиналы, жыелышлар- дан качу юк, чакырган җиргә сәгатендә дәррәү кереп утыра торганнар иде.
Ләкин, шуңа да карамастан, мине бер нәрсә шактый гаҗәпләндерде Элек, мәсәлән, цехка белдерү элсәләр яки эш бетәр алдыннан цех начальнигы кешеләргә: «Жыелышка керегез!» дип кычкырып бер әйтсә. шул житә торган иде. Бу юлы исә, көн ахырына табарак, контора дан яшь бер кыз цехка менеп, кулындагы исемлек буенча һәркемнән кул куйдырып, чакырып йөрде. Кешеләр. «Ни өчен болай итәсез?» — дип сорасалар да, кыз «Белмим, миңа шулай куштылар»,— диюдән башканы әйтә алмады. Бу нәрсә булачак җыелышны ничектер серлерәк итеп җибәрде, кызыксынуны көчәйтте, төрлечә уйлау-юрауларга сәбәп булды.
Әйткәнемчә, мине дә бу хәл бик гаҗәпләндерде. Чыннан да ни өчен болай куллар куйдырып чакыралар? Берәр гадәттән тыш мәсьәлә каралмакчымы, әллә бик мөһим берәр хәбәр бармы? Әмма юрап кына кайдан беләсең?! Тагын шунысы, бу җыелыш хакында белдерү эленмәгән иде һәм аның көн тәртибе дә билгесез иде. Кызык, нәрсә булма кчы соң?
Эш бетәр алдыннан гына мин цехтан узып барган Басыйрны күрдем.
— Карале, Басыйр,—дип туктаттым мин аны —Бүген нинди җыелыш бездә?
— Нигә, әйтмәделәрмени? — диде ул миңа борылмыйча гына — Ачык партия җыелышы.
— Анысын беләм. Ә нәрсә каралмакчы, нигә кешеләрне атап чакыралар?
— Белмим, парин, белмим,— диде Басыйр һәм, каядыр ашыккандай, тизрәк китеп тә барды.
Басыйр белән безнең бу араларда юньләп очрашкан да, сөйләшеп йөргән-утырган да юк. Бик эшле кешедәй, ул соңгы көннәрдә ничектер артык җитдиләнеп, эреләнеп китте әле. Еш кына менә шулай, кешеләргә карамыйча, үрә каткан килеш туп-туры гына үтә дә китә. Мин кайткан чакларда көн дә диярлек Хафаза янына килмичә калмый иде. хәзер аны да нишләптер «күрми» башлады. Бу кешегә бервакытта да ышанып бетмәсәм дә, аның болай «үзгәрүенә» мин әллә ни игътибар итмәдем. Карьера яратучы кешеләр гадәттә шулай я бик ялагайланып, я артык эреләнеп китүчән булалар, һәм менә бүген дә аның, миннән качкандай, юньләп сөйләшмичә тизрәк китеп баруы әзрәк ачуымны китерсә дә, күңелемдә бернинди шик яки борчылу тудырмады
Гөнаһ шомлыгына каршы, бүген цех начальнигы Васильев та авырып эшкә чыкмаган иде. Шуңа күрә сменадан соң мина, цехтагы вак- төяк эшләрне бетереп, җыелышка соңгарак калып керергә туры килде.
Жыелышлар бездә икенче каттагы зур контора бүлмәсендә үткәрелә. Өстәлләрне бер почмакка күчереп куялар да, эскәмия-у рындыклар
тезеп, халыкны шунда тутыралар Кысан жир, ләкин хәзергә башка урын юк
Мин килгәндә жыелыш башланмаган иде әле. Халык бүген аеруча күп (кул куйдыргач, берәү дә китмәгән), бер-берсенә ябышып дигән* дәй, озын эскәмияләргә тезелгәннәр Башка вакытта Хафаза минем өчен үзе янында урын алып кала торган иде. бүген исә ул үзе дә алгы ♦ эскәмияләрнең берсенә, кызлар арасына кереп, кемнәндер поскан = шикелле, кысылып кына утырган. . Нигә мине онытты икән?.. Хәер, мин — ана урын алып кал дип әйтергә өлгермәдем, ә ул кызлар арасында ? минем өчен урын саклауны килештермәгәндер инде... Ахырда мнне ® Әмин әкә дәшеп алды. Ф
Каршыда, управляющий кабинетына керә торган ишек төбендә генә, кызыл япкан кечерәк өстәл. Өстәл артында ике кеше—партоешма S секретаре Перов белән мехбаза управляющие Решевский утыралар. = Өстәлнең уң як башына, тезләре өстенә иске кара портфелен куеп, = олы гына яшьтәге бер кеше урнашкан. Безгә таныш түгел. Ләкин җыелыш башлангач та белдек: ул райкомнан доклад сөйләр өчен килгән < кеше булып чыкты. Фамилиясе әллә Беляев, әллә Белов иде — хәзер * ачык кына хәтерли алмыйм инде “
Тагын бер нәрсә минем игътибарымны җәлеп итте. Өстәлдән аз ~ гына читтәрәк, ялгыз урындыкта, аягын аяк өстенә салып һәм залга о карап Басыйр утыра Ул шундый итеп утырган —аны президиумда дип тә уйларга була (чөнки йөзе белән безгә караган), шул ук вакытта өстәлдән бераз читтәрәк тә — теләсәң ничек аңла!. Аның болай утыруы мина шактый сәер тоелды.
Минем кереп утырганны гына көткән шикелле, партоешма секретаре Перов шунда ук торып, җыелышны ачык дип тә белдерде Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә — колхозларның бүгенге хәле турында доклад, диде һәм шул докладны сөйләр өчен райкомнан килгән әлеге кешегә сүз бирде. Докладчы урыныннан торды, портфеленнән бергә теркәгән кәгазьләр чыгарды һәм. шуларга караштырып, ашыкмый гына сөйләргә тотынды. Хәзер дә онытасым юк —аның доклады «Колхозларда икенче большевистик яз» дип аталган иде... Хәер, хикмәт исемдә түгел, мәсьәләнең үзендә. Ә мәсьәлә бик кызыклы, бөтен кешене диярлек кызыксындыра, мине исә аеруча . Дөрес, биредә, ни өчен әле шәһәрдәге бер кечкенә производство коллективына килеп, колхозлар турында сөйләргә кирәк булды? дигән сорау туарга мөмкин. Ләкин бу да бик аңлашыла: ул елларда авылдагы хәлләр белән шәһәр дә бик нык кызыксына торган иде Шәһәр җирендә авылдан чыккан кешеләр бик күбәйде, аларның күбесе үзенен авылы белән өзелеп тә бетмәгән (безнең шушы мехбааада да андыйлар шактый), шулай булгач, партия оешмаларының шәһәр кешеләренә авыл хәлләре турында сөйләүләре бик табигый иде...
Мин докладчыны бик игътибар белән тыңларга җыендым Ниндидер бер киеренкелек тууын сиздем үземдә. Нәрсә ишетермен? — дигән көтү иде шикелле бу
Докладчы башта бөтен ил күләмендә барган каты сыйнфый көрәштән сои колхоз төзелешенең тәмам җиңүе, крестьяннарның пи з\р күпчелеге үз язмышларын инде ныклап колхоз белән бәйләүләре турында сөйләде. Авылда социализмның нигезе салынды, диде ул Шуннан соң колхозларның бүгенге хәленә күчте. Колхозлар икенче большевистик язны каршылыйлар, диде, һәм бу язның алар өчен гаять әһәмиятле булуын сөйләп китте. Менә шунда инде докладчының сүзе, ничек дим. җылы яздан салкын көзгә авыша башлады. Шакгый җәелеп ул авылларда кискен сыйнфый көрәшнең һаман да әле дәвам итүе, төрле ярыкларга поскан кулак калдыкларының һәм кулак иярченнәренең колхозларга каршы тыпырчынып, көрәшеп маташулары, халык арасында
һәртөрле коткы таратулары, кайбер җирләрдә хәтта колхоз активларына кул күтәрүләре, кыскасы, сыйнфый дошманның барлык чаралар белән колхозларны ничек тә какшатырга, язгы чәчүне өзәргә, илне икмәксез калдырырга тырышулары турында сөйләде. Бу шомлы, куркыныч хәлләрнең мисалларын да китерде: фәлән районда кулак калдыклары колхоз амбарларын яндырганнар, фәлән авылда колхоз атларын агулап үтергәннәр, фәлән колхоз председателенең тәрәзәсенә төнлә белән таш тондырганнар... Болардан нәтиҗә: сыйнфый уяулыкны һәр җирдә көчәйтергә, кулак агентларын посып яткан җирләреннән казып чыгарырга һәм пролетариат хөкеменә тартырга, һәртөрле дошман коткысын таратучыларны, колхоз төзелешенә яла ягучыларны, гомумән партиянең бөек эшенә шикләнеп караучы елакларны рәхимсез фаш итәргә һәм большевистик тәнкыйть белән беткәнче көйдерергә кирәк. Тагын бер нәтиҗә: мондый бәндәләрнең, авылларда гына түгел, шәһәрдә дә, кайбер коллективлар эчендә дә булуын истән чыгармаска.
.. /Кыелыш тып-тын. Кешеләр селкенергә дә курыккандай гаять киеренке бер хәлдә утыралар. Бер-берсенә карамыйлар, дәшмиләр, гипнозга эләккәндәй, бары докладчының авызына карап катканнар. Ирексездән минем дә йөрәгемә салкын йөгерде Әйтерсең, шушы минутта котырып чабып килгән машина сине таптап-изеп китәчәк’ Моның өчен үзеңне гаепле дип белү дә кирәкми. Гомумән менә шулай рәхимсез көрәшкә өндәп, янап, куркытып сөйләгәнне ишеткәндә кеше дигәнең, минемчә, ничектер бер мәлгә ихтыярсыздан каушап, югалып кала, ниндидер билгесез шомлану аның бөтен җанын өшетеп җибәрә. Миндә дә шундыйрак рефлекс булды.
Докладчы сөйләп бетергәч, председатель өнсез тынып калган җыелышка карап «Я. иптәшләр, кем сөйләргә тели?» — дип сорады. Әлбәттә. залда утыручылардан берәү дә әле сөйләрлек хәлдә түгел иде. Ләкин председательнең әйтүе булды — шунда ук Басыйр торып та басты Шик юк, бу аның алдан ук сөйләргә әзерләнеп куйган булуын күрсәтә иде. (Бик хәтәр нәрсә әйтергә җыенган кешенекедәй, йөзе дә агарган, кашлары да тартылган, ә сул кулы әзрәк калтырый да кебек. I Гадәттәгедән дә үрә катыбрак һәм кычкырыбрак сөйли башлады ул, һәм. әйтергә кирәк, сөйли белә иде. шактый матур көр тавышы тыңлаучыны ихтыярсыздан үзенә тарта иде.
Ул колхозларның хәле, нәрсәгә мохтаҗ булулары, аларга нинди ярдәм итү кирәклеге турында бер сүз дә әйтеп тормады Туп-туры сыйнфый көрәштән башлады. Уяу булырга чакырды. Докладчы иптәш бик дөрес әйтте, кулак үзе яки аның агентлары безнең арада да бар әле алар, диде. Шуның мисалы игеп, күптән түгел генә мехбазада Гыйльметдин исемле кулакның табылуын һәм кулга алынуын искә төшерде. Ләкин Гыйльметдин белән генә эш бетте дип тынычлану дөрес булмас, аның койрыклары бездә тагын булырга тиеш әле, диде. Шуларның берсе, диде. һәм. эффект өченме, әллә бер генә секундка кыюлыгы бетепме, аз гына тукталып калды, аннары кычкыра биреп, минем исем-фамилияне әйтеп салды. Мин бер генә мизгелгә сискәнеп киттем, ләкин шунда ук бөтен дөньямны онытып, беркемне, бернәрсәне күрмәс булып, бары Басыйрның авызына карадым да калдым Ә чалышрак авыз бер ачыла, бер ябыла, ашыга-ашыга минем өчен искиткеч ят. сәер һәм куркыныч сүзләрне чәчә дә чәчә: имеш, мин колхозга каршы, имеш, мин кулаклар җырын җырлыйм, имеш, мин партиянең авылда үткәргән политикасы белән риза түгелмен! Кыскасы, мин сарык тиресе ябынган бүре икәнмен ләбаса! Менә аның дәлилләре дә: « — Ул,—диде әлеге минем күз алдымда өзлексез ачыла да ябыла торган авыз,— күптән түгел туган авылына кайтып килде. Ул анда крестьяннарны колхоздан чыгарга котырткан (?!). Ул, колхоз председателенә барып, нигә сез агайларны колхозга көчләп кертәсез, дип тавыш чыгарган (?!).
Ә монда кайткач, крестьяннар колхозга үзләре теләп кермиләр, барысы да колхоздан качарга гына торалар дип сөйләп йөргән (3!) (Шушы урында минем «Ялган!» дип бик каты кычкырасы килде, ләкин — ни гажән! — кычкыру түгел, селкенә дә алмадым ) Менә кем булып чыкты ул, рабочий битлеге кигән Юлдашев иптәш!. Я. без андый контр сүзләр таратучы кулак агентын үзебезнең арада тота алабызмы3 ♦ Юк. иптәшләр, андый кешегә безнең арада урын булмаска тиеш’ х
Иң элек бик табигый рәвештә минем күңелгә шундый ун килде ~ «Хәйрүш абзый язып жибәргән! Әйе, әйе, б\ бары тик аның эше!» f Ләкин шуның артыннан ук икенче бер уй да килде «Ә ул. Хәйрүш. ■ минем .монда кайткач ниләр сөйләп йөрүемне кайдан белә? . БУСЫ ф тагын кемнеке3 Басыйрның үз уйдырмасы гынамы3» һәм менә шул чакта минем башыма, әйтерсең, яшен китереп сукты: «Хафаза' Хафаза' . Я хода-а!» Мин берьюлы коелып төштем, ничектер бөрешеп, кечерәеп калдым, хәтта эчемнән генә — янымда утыручылар ишеткән - нәрдерме, юктырмы—ыңгырашып та куйдым... Бу, бу .әллә нәрсә бу. сүз юк, сүз таба алмыйм, акылга сыймый, ышанасым килми, дөрес булса да һич кенә бер ышанасым килми.. Коточкыч"
Ләкин хәзер үк, шушы минутта ук нидер эшләргә кирәк иде. Мин берни уйлап тормыйча ашыгып кулымны күтәрдем. Перов күреп алды да
— Сезгә нәрсә3 — диде.
Мин тордым. Минем уйлап куйган сүзем юк иде, минем бары бу коточкыч ялганны туктатасым килә иде Җыелышка мөрәҗәгать итмичә, туп-туры Перовның үзенә әйтергә ашыктым
— Монда ниндидер бик зур ялгышлык бар. болай ярамын, мин әйтергә тиешмен
Ләкин Перов мина әйтеп бетерергә ирек бирмәде, салкын-коры гына:
— Сез үз сүзегезне соңыннан әйтерсез,— диде
— Пи өчен соңыннан?.. Мин хәзер әйтергә телим
— Сез инде, пожалуйста, тәртип бозмагыз Вакыты житкәч, без үзебез сезгә сүз бирербез
— Ләкин бит...
— Бернинди «ләкиннәр» юк,—диде Перов, сабырсызланып — Тыныч кына утырыгыз!
Җыелыштан «сөйләсен'» дип бер генә тавыш бирүче дә булмады Җыелыш өнсез иде Мин утырдым Дөресрәге, мине баштан ук гаеп ләнүче сыйфатында утыртып куйдылар Кагыйдәсе шундый —мин түзә алган кадәр тыңлап кына утырырга тиешмен
Басыйрдан соң сөйләүчеләр күп булмады — әллә өчәү, әллә дүртәү иде шунда Араларында мине юньләп белмәгән, минем белән аралашмаган кешеләр дә бар иде Мәсәлән, Шәрипов дигән берәү чыгып, бик тотлыгып, әйтерсең, оятыннан, бик кызарып сөйләде Ә бит бу чи тиреләр складында эшләүче, озын кара керфекле матур егетнең минем белән, исәпләшеп узудан башка, туктап ике авыз сүз дә сөйләшкәне юк!..
Алардан соң безнең управляющий Решевскнй урыныннан торды Хның сөйләргә жыенуы залда берьюлы зур кызыксыну уятты булса кирәк, кешеләр пичектер аеруча тынып калдылар Мин инде бөтен барлыгым белән аңа төбәлдем. Шунда ук күңелдә жылы өмет тугандай булды: ул бит минем ни югары начальнигым, ул мине белә, эшем-не дә белә, ә үзе акыллы, төпле, жаваплы кеше — әлбәттә, ул мине болай ансат кына, сәбәпсез-нисез, хур итеп ташларга юл куймас, куярга тиеш түгел! һәм менә ул постау кепкасын кулына тотып, мамык шарфын ике иңеннән генә салындырып, өстәл янына туры гына басты да. залга зур салкын күзләре белән беравык тыныч кына карап торган
ӘМИРХАН ЕНИКИ
нан сон. ашыкмыйча, тигез тавыш белән сөйләп китте Ләкин ни ишет* тем мии, ни ишеттем?!. Уйлап кына карагыз: мәсьәләнең үтә җитдилеге, кеше язмышының хәл ителүе турында бер сүз әйтмәстән, ул... минем надан, рухи җитлекмәгән, бик кечкенә бер кеше булуымны исбат итәргә тотынды. Монын өчен нәрсәне файдаланды диегез? Иблис тә уйлап таба алмас—минем көндәлек дәфтәр тотуымны! Димәк. Хафаза шуны да җиткергән булып чыкты!.. Их, егетләр! һәм меаэ гомерендә күрмәгән шул дәфтәр белән Решевский мине тетеп кева тетә... Янәсе, көндәлек дәфтәр тотар өчен бик зур кеше, бик зур акыл иясе булырга кирәк. Мәсәлән, Лев Толстой кебек. Әнә ул гомере буена көндәлек язып барган, чөнки ул бөек художник, бөек философ — анык язар сүзе, язар фикерләре булган. Ә бу кем? Кичәге рабфак студенты, күкәйдән яңа гына чыккан бер чебеш! Нәрсә генә яза ул? Күп булса, үзенең буталчык, пешмәгән, хата уйларын, өч тиен дә тормас вак зарларын, яшь кызларны гына алдарлык (Ай-һай-һан!) сай, түбән хисләрен язып маташкан. Янәсе, күрегез, мин нинди кеше! Менә шул дәфтәр инде безгә аның черек җанын ачып та бирә. Эшчеләр казанында кайнап ныгыйсы, пролетариат тәрбиясе аласы урында бу егет, элекке елак гимназистлар шикелле, үзенең караңгы эчендә казынучы, үзен әллә кемгә санаучы, асылда исә бернигә яраксыз, берни күрми-анламый торган сукыр эгоист булып кала биргән... һәм шуның нәтиҗәсендә әнә нинди политический хата юлга да кереп баткан ул!
Решевскийның бу чыгышы мине шаккатырды дисәм генә аз булыр. Ул мине өнсез итте, һични аңлый алмаслык бер хәлгә китерде. Гүя сүз минем хакта да бармый!.. Чынлап та әллә икенче бер кеше белән бутыймы ул мине?.. Әле кайчан гына, мин авылдан кайткач кына бит, Решевский \'зе, үз авызы белән миңа: «Васильев — авыру кеше, цехны алып бара алмас, ахрысы, аның урынына, иптәш Юлдашев, сезне калдырырга туры килер, сез сәләтле егет, эшне тиз белеп алдыгыз, сезгә ышанып була», дип әйткән иде. Ә хәзер кем булып чыктым инде мин? Бернигә яраксыз, булдыксыз, ышанычсыз, череп таркалган сукыр эгоист! Гаҗәп, гаҗәп1.. Кичә генә яхшы идем әле мин, бүген исә әнә нинди әшәке кешегә әйләнгәнмен! Ә дәлиле, ә нигезе кайда?.. Ул бит минем шул дәфтәрне төшендә дә күргәне юк. Берәүнең әләгенә таянып кына кешегә шундый коточкыч гаеп тагу — бу бит әллә нәрсә. Юк, сыймый болар берсе дә минем акылга, сыймый, егетләр, теләсәгез нишләтегез!!.
Дәфтәр турында да сүз чыккач, Хафазаның миңа кылган хыянәте аеруча әшәке-җирәнгеч булып тоелды. Дөрес, мин әле бу хыянәтне аңлый да алмыйм, ул хакта уйлый да алмыйм, тик бер нәрсәне бөтен җаным белән тоям шушы минуттан ул кызый минем «чен үлде, бетте, юкка чыкты... һәм, тиле кешедәй, бер нәрсәгә сөенәм: ярын әле бүген безнең урыннарыбыз бергә туры килмәде,—нишләр идем мин югыйсә?!
Шулай ук мин тирә-юнемдәге кешеләрне дә күрми дә, сизми дә идем. /Хлар миңа карыйлармы, карасалар — ничегрәк итеп,— белмим, аңарда кайгым юк. Күзләрем минем каршыдагы өстәлдә генә, шул өстәл янына чыгып басучыларның авызларында гына . Вакыт-вакьп мин башымны түбән иеп тә тыңлыйм, ләкин кемнән дә булса оялудан түгел, ә гел бер хәлдә утырып арудан гына. Соңыннан миңа «Сия тыныч иден, тик. кәгазьдәй, бик агарындың»,—дип әйтүчеләрдә булды Белмим тагы, тик бер генә нәрсәне беләм — миңа энә белән чәнеч’сәлә[ дә берни тоймас идем шикелле... Нервлар, әйтерсең, тимер чыбыюн әйләнделәр.
Решевскийның шаккатыргыч чыгышы минем мәсьәләгә соңгы нок таны куярга тиеш иде, ахрысы. Чөнки ул сөйләп беткәч, председатель лек итүче Перов, гүя шуны аңлатырга теләгәндәй, бары «Бүтән сөй ләүчеләр юктыр инде», дип кенә әйтте дә миңа күтәрелеп карады Хәер
кыстаса да сөйләргә теләүче табылмас иде Кайдан табылсын андый кеше5.. Кешеләр миңем үзем шикелле үк тәмам аптырап, югалып, ничектер төсләре качып, шомланып калганнар иде
Ләкин шулай да берәү урыныннан күтәрелде. Бу — Вафа Янбулатов иде. Ул сүз сорады һәм өстәл янына чыгып тормыйча, баскан җирен- нән бик тыныч, ашыкмыйча гына сөйли башлады. Минем эчкә аз гына * жылы кергәндәй булды. Нидер әйтер, читләтеп кенә булса да минем = файдага^ нидер әйтергә тиеш дип көттем мин. Ә ул, мондагы сүзләрне 5 бөтенләй ишетмәгән бер кешедәй, тотты да безнен коллективный язгы ; чәчү өстендә колхозларга нинди ярдәм күрсәтә алуы турында сөйләп ~ китте, һәм бик эшлекле итеп, конкрет тәкъдимнәр кертеп сөйләде. ♦ Аның бу чыгышы миңа гына түгел, күпләргә шактый сәер булып тоел- - тандыр дип уйлыйм, чөнки ул кешеләрнең игътибарын мине талкудан х әзрәк башка якка борып җибәргәндәй итте. (Асылда бу докладнын “ тип темасына кагылган бердәнбер чыгыш иде.) Җыелышның һавасы а да ничектер җиңеләя төшкән кебек булды. -
Менә Вафа сөйләп бетте шикелле — артына борылып урындыгына < карап алды... Шулай ук бер нәрсә дә әйтмәс микәнни5. Юк, нидер * әйтергә жыена шикелле.. Аз гына тынып торды да башын күтәреп. = тыныч кына:
— Да, тагын шуны әйтмәкче идем,—диде — Биредә иптәш Юлда- ’ шев хакында күп сүз булды. Ләкин мине шактый гаҗәпләндерде бу сүзләр... Мин дә бит Юлдашсвны беләм. без кайчандыр бер бүлмәдә дә торган идек. Тик мин әйтергә тиешмен. Юлдашевның андый начар якларын мин беркайчан да сизмәдем, шулай ук анардан нинди дә булса ялгыш, зарарлы фикерләр дә ишетмәдем.
— Димәк, сездә уяулык җитмәгән,— дип кыстырды шул чакта Басыйр, әче генә көлемсерәп.
Вафаның моңа бер дә исе китмәде, һаман шулай тынычлыгын саклап:
— Уяулык, әлбәттә, кирәк нәрсә ул.— диде.— ләкин кешене болай гаепләр өчен дә бик җитди фактлар кирәк, мин менә шулармы күрмим.
Шулай диде дә ул ашыкмыйча гына урынына утырды. Җыелыш гаҗәеп тын иде. Тагын кем нәрсә әйтер дип. бик җигелеп көтеп тору сизелә иле. Әмма ләкин кузгалучы, авызын ачучы булмады.
Ахрысы минем үземә чират җиткәндер — Перов бая ук инде миңа карап куйган иде. Нәрсә дип әйтергә, ничек итеп5 Күңелдән мең төрле уй. мен төрле сүз өермәсе бөтерелеп узды, ә тулардан сайлап, әзерләп куйган бер нәрсәм дә юк диярлек Тик акылым мина әйтә «Тыныч бу тыныч бүл!» ли. Әйе. һичшиксез, тыныч булырга, каушамаска кирәк. Җылак җебегәнне бер вакытта да аямыйлар Мин бит биредә өстем- өелгән нахак гаепләрнең берсе белән дә килешмик.» тиеш — барысын да катгый рәвештә кире кагарга, себереп түгәргә!! Бу минем иң көчле теләгем, йөземне аклый алырлык бердәнбер теләгем!.. Тнк нервлар гына бирешмәсен иле
Ниһаять, председатель:
— Инде иптәш Юлдашевның үзен тынлап карыйк,—диде. Бу мина ошамады, алдан ук мина ышанмау белдергән шикеллерәк булып тоелды
Мин тордым, өстәл янына узмыйча б 1Дан чак кына -шт-
тәрәк чыгып бастым. Башымны иеп. аз гына тынып тордым Бөтен кешенең күзе миндә ген.», бөтен кеше гаять киеренке бер игътибар бел.ж миннән сүз чыкканын көт.» Бу хәл мине тагы д- богаулый төште, ләкин каушамадым, кешеләрнең миңа ят-дошман итеп карамач- ларын ничектер йөрәгем белән сизәм кебек. Башымны күтәреп карагач.
бик табигый рәвештә, ии башлап шуны әйттем: «Монда ишеткәннәрем минем өчен шулкадәр көтелмәгән бер нәрсә булды ки. мин менә хәзер генә ни дип әйтергә дә белмим, иптәшләр!» Аннары өстәл янында утыручыларга каран «Мин бик гажәпләнәм,— дидем.— сезнең минем белән алдан сөйләшмичә, сорашмыйча, мина шундый зур гаеп тагып, жыелыш алдында чыгуыгызга... мин моны просто аңламыйм!..»
Болай диюем председательгә бер дә ошамады булса кирәк, ул шунда ук миңа каршы төште:
— Сез. Юлдашев, бүтәннәрне гаепләргә ашыкмагыз. Иң элек уз гаебегез турында әйтегез.
— Нинди гаеп?
— Ник. ишетмәдегезмени?
— Ишеттем,—дидем мин һәм кинәт туган бер катгыйлек белән, хәтта кыза да төшеп туп-туры әйттем:—Минем бернинди дә гаебем юк. монда сөйләгәннәрнең барысы да чеп-чи ялган, берсе белән дә мин килешмим!..
Моның тәэсире булды, ахрысы, кешеләр ничектер кузгалышып куйдылар, ләкин Перов тизрәк шуны сүндерергә теләгәндәй:
— Сез әле авылга да кайтып килмәдем диярсез тагын?* —диде ясалма гажәпләнү белән.
— Юк. алай дияргә жыенмыйм,—дидем мин —Ләкин авылга кайткач. минем ни эшләвемне, кемнәр белән нәрсә сөйләшүемне сез белмисез бит?!
— Ә. бәлки, беләбездер,— дип куйды Басыйр, каядыр читкә карап кына.
Мин аның йөзенә нәфрәт белән кадалдым
— Беләсез? Ләкин кайдан, кемнән ишетеп?.. Минем үземнән сезнен бер авыз сүз дә ишеткәнегез юк!
Перов, чыраен сытып, алга табарак иелде.
■— Сез нәрсә,— диде ул, әкрен-усал итеп,-—монда обструкция яса- макчы буласызмы? Барып чыкмас бит ул!.. Мондый юл белән акланырга тырышу берни дә бирмәс сезгә. Юлдашев! Үз гаебегезне честный рәвештә өстегезгә алсагыз, яхшырак булмасмы?
Әйе, мин үземнең хәтәр юлга кереп баруымны, ниһаять, сизеп алдым. Бу рәвешчә үчләнеп каршы тору, әлбәттә, берни дә бирмәячәк. Әмма нинди дөрес юл бар?.. Алар миннән- Мин гаепле, кичерегез!» дигән сүзне көтәләр, көтмичә хәлләре юк. чөнки миңа гаепне тагып өлгерделәр инде. Ә мин моны әйтә алмыйм, әйтмәячәкмен' Инде бөтенесен — авылга кайтуымны, анда ниләр күрүемне, кайткач, кемгә нәрсә сөйләвемне сөйли башласам, бердән, бик озынга китәчәк, икенчедән, һичшиксез. Хафазаны телгә алырга туры киләчәк. Ә мин моны хәзер шушы жыелыш алдында ачарга теләмим. Әгәр ачсам, безнең арадагы бөтен кешегә билгеле дуслык, мәхәббәтне көлкегә калдыру, хур итү генә булачак — юк, мин моны эшли алмыйм, булмый, телем бармый, һәм шушы гаять киеренке минутта минем башыма кинәт бер фикер килде, бу фикерне мин үземчә бик хаклы дип таптым, шуны тизрәк әйтергә дә ашыктым.
— Сүз биредә минем язмышым турында бара, иптәшләр! Мәсьэлз бик житди. Әгәр минем берәр гаебем булса, мин аны яшереп тормас идем. Ләкин юк ул һәм мин үземнең гаепсез булуымны сезгә исбаз итәрмен, тик сездән бүген үк ашыгыч нәтижә ясамавыгызны, мине* мәсьәләне яңадан партоешмада каравыгызны һәм шунда мине яхшы лап гыңлавыгызны сорыйм. Кыскасы, миңа вакыт бирегез, мин барысьп да сезгә ачыктан-ачык сөйләрмен.
Шулай дидем дә урыныма утырдым.
— Ә нигә менә хәзер сөйләмисез? — диде кемдер.
— Бүген мин әзер түгел, кичерегез' — дидем мин. башымны күтәрмичә генә; дөресрәге, кире чигенәсем килмәде минем .
Җыелыш әүвәлгечә тып-тын утыра Кемнәр ни уйлый торгандыр — мин аны белә алмыйм, әмма әйткән сүзләремнән канәгать бчлмауларын ничектер сизәм шикелле .. Чыгышым минем, әлбәтгә, «уңышсыз» бслды. һәм председательлек итүче Перов үзенең йомгаклау сүзендә моны бик ♦ «оста» күрсәтеп тә бирде: -
— Без хәзер генә иптәш Юлдашевнын сүзен тыцладык.— диде ул. ~ гадәтенчә ашыкмыйча гына башлап, әмма отыры кыза барып.— Үзен 5 аклап, нәрсә әйтә алды ул. нинди дәлилләр китерде?.. Юк. кызганычка ® каршы, юк бит. бөтен сөйләгәне бернинди дәлилсез коры сүз генә 4 булып чыкты. (Ә нинди дәлил кирәк икән сон?) Киресенчә, ул бары- _ бызны да чеп-чи ялган сөйләүдә гаепләде... Уйлап кына карагыз, ■= иптәшләр, монда утыручылар, шул исәптән хәтта безнен управляющий = Решевский да. ялган сөйләүчеләр, тик аныкы гына дөрес, ул гына “ хаклы... Бу бит демагогия, иптәшләр, кычкырып торган демагогия' _ Шулай гына бәяләргә мөмкин аның бу чыгышын.. Димәк, иптәш < Юлдашев биредә ана карата әйтелгән ачык, таза тәнкыйтьне кабул и итми, үзенең бер генә, кабатлап әйтәм, бер генә хатасын да танырга “ теләми. Димәк, ул әле һаман да үзенең нинди ялгыш юлга кереп кит- у кәнен, нинди оппортунизм сазлыгына кереп батканын аңламый. Яки а аңларга теләми... Менә шундый гына нәтнжә ясарга туры килә, иптәшләр!
Мин шаккатып тыңлыйм Ихтыярсыздан. чынлап та шулай микәнни, дип хәйран калып уйлыйм Ничек итеп үз хәлеңне дөрес алларга соң? Алар әйткән сазлыкка мин кайчан, ничек кереп батканмын?.. Гаҗәп бит бу!.. Син үзең шуны белмә, бүтәннәр белсен, имеш! Җитмәсә әле. син үк акланырга да тиешсен! Ай-яй — кая таба китте эшләр!..
Ә председатель шул арада сүзен болай дип дәвам иттерде
— Монда чыгып сөйләүчеләр дөрес әйттеләр, кулак идеологиясен таратучыны без үз арабызда калдыра алмыйбыз, иптәшләр' Бигрәк тә үз хатасын танырга теләмәгән кешегә карата без либераллык күрсәтергә тиеш түгелбез... Рәхимсез сыйнфый көрәш бездән шуны таләп игә. (Бу урында ул Гыйльметдин кулак вакыйгасын да телгә алды. Вафаның фактлар юк дигән сүзен дә оста гына кире какты. Аныңча, уяулык дигән нәрсә коры фактлар жыюда гына түгел, ә шуның иң кечкенәсеннән дә политик нәтнжә ясый белүдә күренергә тиеш.) — Шуңа күрә мин үзем,—дип сүзен бетерде ул,—иптәш Юлдашевны эшеннән азат итәргә кирәк, дигән тәкъдим белән тулысынча килешәм. Администрация дә җыелышның бу теләген кабул итәр дип ышанам. Башка тәкъдимнәр юкмы, иптәшләр? Алайса, иптәш Юлдашевның эшеннән азат ителүен администрациядән сорарга дигән тәкъдимне тавышка куям... Кем дә кем...
һәм ул ип элек үзе башлап кулын күтәрде. Ана ияреп, өстәл тирәсендә утыручылар, залдагы кешеләргә бик төбәлеп, сынап караган килеш к\ i.iapbiii күтәрделәр. Мин залга, хәтта күршемдә утыручыларга да карый алмадым. Ләкин нәкъ шул чакта, әкрен жил исеп киткәндәй, кешеләрнең ничектер хәрәкәткә килеп, үзара пышылдашып алуларын сизеп калдым Ни булды дип күтәрелеп карасам, ишектән, ашыгып, бәрелә-сугылэ, Хафаза чыгып бара!.. «Түзмәде, мескенкәй'» диде артымда утырган кемдер берәү . Мин, әйтерсең, таш сынга әверелдем — шулкадәр хәйран итте бу хәл мине! Бары тик Неровный: «Каршылар юк!» дигән сүзен ишеткәч кенә айнып киттем.
Җыелыш бетте, кешеләр авыр гына урыннарыннан кузгалдылар Кысылып бер берсенә ышкылып, ашыкмыйча гына ишеккә таба агыла башладылар Шул чакта кемдер. Әмин әкә булса кирәк, сак кына
минем терсәктән кыскандай итте. Ләкин бу минутта миңа беркемнең җылы карашы да, кызгану ишарәсе дә кирәкми иде. Мин халык арасыннан тизрәк ычкынып, урамга чыгу, күздән югалуны гына тели идем. Ахрысы, якын иптәшләр үзләре дә моны сизгәннәрдер — мина иярүче, озата баручы булмады.
Шулай итеп, Бәкер дус, мин — бүген генә әле берни сизмичә цехта рәхәтләнеп эшләп йөргән, барлык иптәшләр өчен дип әйтерлек үз, якын булган кеше — шушы язгы жылымса-жепшек бер кичтә эштән, эштән генә түгел, тормыштан сөрелдем. Сөйгән кызыма, якын дусларыма, бөтен коллективка (ә бәлки бөтен жәмгыятькә) чит-ят кеше булып — очраганда хәтта кул бирергә дә ярамый торган хәтәр бер кешегә әверелеп калдым. Махау (проказа) авыруы йоктырган кеше мин хәзер! Хет үкереп ела, хет тилереп көл1
Ул кичтәге хәлемне мин ничек дип аңлатырга да белмим. Авырмы миңа?.. Белмим. Җиңел түгеллеген беләм, әмма авыр икәнлеген ничектер тоймыйм, тоя алмыйм. Уйлыйммы мин? Белмим. Миемнең бер генә күзәнәге дә эшләмичә тормаганын беләм, әмма конкрет нәрсә уйлавымны аңламыйм, аңлый алмыйм.
Тик бер нәрсәне беләм икән (аны да яткач кына сиздем): башым үземнеке түгел кебек, ул кабак хәтле булып зурайган, эче буш һәм бер өзлексез әкрен генә шаулап тора . Тагын шул, йоклаганда да мин җыелышта ишеткән-күргәннәрдән котыла алмадым — әлеге Басыйр, Решевский, Перовларның чырайлары күз алдымда гел селкенеп, тавышлары колагымнан китмичә азаплады.
Икенче көнне йокыдан торгач, әйбәтләп боздай салкын су белән юынгач һәм берни ашамыйча диярлек кайнар куе чәй эчкәч, мин иске хәлемә кайткандай булдым, һәрхәлдә, мина күпмедер дәрәжәдә сәламәт зиһенем кайтты. Билгеле, мин эшкә барып тормадым (куылган җиргә ни өчен барыйм?), кирәк булсам, үзләре чакырып алырлар дидем... Васильев та чыкмаган булса, цехның бөтенләй күз-колаксыз калуы мөмкин, хәер, анысы хәзер минем эш түгел инде... Шуңа күрә тар бүлмәмнән беркая чыкмыйча иркенләп, үземчә тыныч кына уйларга тотындым. Вакыт — чиксез, беркемнең — адәм заты гына түгел, бер этнең дә —киләсе юк. гарык булганчы уйла да уйла!., һәм мин утырып та. ятып та, ишекле-түрле йөреп тә «рәхәтләнеп» уйладым.
Билгеле инде, иң элек бик табигый рәвештә минем уйларым, экранга төшкән нур көлтәседәй, Хафазага төбәлде. Кечерәк буен да. тулы- тыгыз гәүдәсен дә, кара җимештәй зур күзләрен дә күрәм мин. ләкин боларның берсе дә хәзер минем сынар төгемне дә кыймылдатмый, ичмасам! Агачка караган шикелле карыйм мин аңа. һәм бөтен акылымны жигеп, тик бер нәрсәне аңларга тырышам: кем булып чыкты ул? Ничек итеп аңларга аның бу эшен?.. Әлбәттә, миңа Хафаза турында тыныч кына уйлау җиңел түгел, бер дә җиңел түгел.. Ихтыярсыздан бөтен эчемне тирән ачу-нәфрәт ялкындай каплап ала башлый. Әмма ләкин, вакыт-вакыт әнә шулап ярсып китүемә карамастан, мин аны ничек тә дөрес, гадел аңларга тырышам. Бигрәк тә кичә аның җыелыштан кинәт кубып, бәрелә-сугыла чыгып китүе мине бик нык уйга калдырды. Ничек аңларга аның бу эшен?.. Ни кылганын аңлап алдымы, намусына көч килдеме, әллә минем өчен куркып киттеме? (Ихтимал, ул болан ук булыр дип һич тә уйламагандыр.) Ләкин ничек кенә юрама, аның бу эше ниндидер бик тирән җан газабыннан туган булырга тиеш иде. Шулай сизәм мин моны, һәм шуңадыр инде, бәгырем бик катса да, ничектер менә рәхимсез хөкем итә алмыйм үзен . Жәлләү дә түгел бу,
гафу итү лә түгел, тик ничек кенә әйтергә15 Үзе лә бәхетсезлеккэ тешкәй кешене беркадәр аяу гына
Баштан ук бер нәрсә миңа бик ачык иде: бу эштә Хафаза үзе генә гаепле түгел, әлбәттә. Кемнәрдер аны бу хаинлык юлына этәргәннәр, көчләгәннәр, мәжбүр иткәннәр — һичшиксез, ул шулай' Сез беләсез инде Басыйр дигән бәндәнең соңгы вакытларда, миңа тыштан дус * булган булып, күбрәк Хафазага елыша башлавын Моның өчен сыл- = тавы да бар иде — янәсе, алар кайчандыр бер мәктәптә укыганнар 5 Әлбәттә, Хафазага елышуның төбендә бер генә максат—минем хакта | аңардан ничек тә күбрәк сүз алу булган дип уйларга кирәк Мин бит = үзем дә ул кешегә ышанмый идем, шикләнә идем Хафазадан анын ♦ турында сорашкан чакларым да булды, ләкин ни сәбәптәндер Хафаза- - ны кисәтеп куя белмәдем. Татарның кәгазьгә язып булмый торган бик х шәп бер мәкале бар. мәгънәсе аның шул: мин саф. миндә берни юк. ~ шулай булгач, Басыйр кебекләрдән куркып торуның кирәге дә юк... Z Мотлака шулай уйлаганмындыр Ә менә хәзер инде эшнең ничегрәк s булганын күз алдына китерүе читен түгел: авылдан кайткач, минем < борчылып сөйләгән сүзләремне Хафаза, ачык авыз, аны-моны абайла мыйча Басыйрга әйткәләгән булырга тиеш Ә теге җәсүскә шул гына кирәк тә инде: җепнең очын бер эләктереп алгач, ул. ычкындырмыйча һаман әкрен генә тартып чыгара барган. Шулай итеп, «дус» кыздан 3 шактый суыргач, Басыйр бөтен ишеткәннәрен Перовка жнткергән булырга тиеш
Ә шуннан сон?.. Шуннан сон Хафазаны Перов бүлмәсенә чакырып алганнардыр да минем хакта бетен белгәнен сейләргә кушканнардыо. Анда Перов белән Басыйрдан башка, ихтимал, управляющий Решевский да булгандыр. Мондый «авторитетлар» алдында Хафаза ничек итеп сөйләмәсен ди?.. Билгеле, кызыйдан бар белгәнен сөйләтер өчен аны үгетләү дә. төрлечә юмалау да, ә бәлки оста гына өркетү дә булган-дыр Яшь, тәҗрибәсез, куркак бер кызны сөйләтер өчен күпме кирәк сон5 Менә шулай күз аллыма китерәм мин бу эшне .. Менә шуна күрә дә анын сөйләвенә минем ул хәтле исем дә китми һәм әллә ни ачуым да килми — хәтта гафу да итә алыр идем мин аны. Әмма инде анын шушы эшен мина белдермәве, миннән яшерүе мине сон дәрәҗәдә гаҗәпләндерә. Дөрес, Басыйр аны «Белдермә!» дип бик нык кисәтеп куйгандыр, ләкин ул барыбер барыбер мпнл белдермичә түзәлмәскә. белдермичә калмаска тиеш иде' Бала түгел бит инде, яраткан кешесенә нинди зарар, нинди бәхетсезлек китерүен әзрәк чамаларга тиеш иде ләбаса! Белмим, белмим. Куркак булырга мөмкин, бөтенләй җебе гән, ихтыярсыз бер кеше булырга мөмкин, әмма 6v кадәр түбән төшәргә, бу кадәр намусыңны буарга мөмкинме сон?! Мәхәббәт хакына кешеләр ни эшләмәгәннәр, нинди генә корбаннарга бармаганнар! Ә ул нишләде5 Кылган әшәкелеген эченә яшереп, соңгы көннәргә кадәр диярлек минем яныма килеп йөрде, минем тезләремдә утырды һәм ләм мим дәшмәде! Кичерергә мөмкинме моны? Юк. бервакытта да' Ирек- сездән кылган хыянәте өчен генә дип әйтмим, ә кешенең ышануын җимергән өчен, ни кабахәт рәвешгә алдаганы өчен, ниһаять, мәхәббәт дигән ип изге, якты, кадерле бер хисне таптап, пычратып ташлаганы өчен кичерү мөмкин түгел!
Белмим, мин бәлки ана карата артык рәхимсезлек күрсәтә торган мыидыр! Бәлки болан \к каты булырга ярамыйдыр5 Төп гаеп тегеләр дә бит Әйе. лларның гаебе коточкыч! Алар бешен яратышып йөрүе безне беләләр иде бит. Шул \к Басыйр безне өйләнешергә димләп йөрүчеләрнең берсе түгелме5! Ә нишләделәр алар5 Бер яшь. куркак кызны яраткан егете өстеннән әләкләргә, яраткан егетенә яла ягарга мәжбүр иттеләр Барлык заманнарда, барлык халыкларда мәхәбб «т белән тугрылык аерылгысыз булган. Тугрылыктан башка мәхәббәт
була алмаган. Ә монда нәрсә? Мәхәббәт һәм донос' Я хода! Моны бит Басыйр шикелле бөҗәк аңламаса да, теге Лев 1олстой дип төкрегеа чәчкәй «интеллигент» Решевский айларга тиеш иде. Катгый рәвешта: «Ярамый бу, бернинди дә моральгә сыймый бу!» дип әйтергә тиеш иде бит ул... Мин дә көрәшне әзрәк аңлый торган кеше, көрәшнең бик рәхимсез нәрсә икәнен яхшы беләм. Әмма ләкин һәр нәрсәнең чиге булырга тиеш: мәхәббәт һәм донос, ата хакы һәм донос — бу әхлак һәм кешелек кагыйдәсеннән тыш нәрсә!.. Моны кабул итү мөмкин түгел!
Син, Бәкер дус, болар барысы да әле юрау гына, тәгаен ничек булганын ачык кына белмисен бит әле син, дип әйтерсең бәлки?» Ник тизрәк Хафазаны күрергә тырышмыйсың, ник аңардан барысын да сорашмыйсың, дип әйтәсең киләдер?.. Ләкин аңла, дустым, минем бүгенге хәлемдә бу мөмкин түгел, бүген мин аның йөзенә күтәрелеп тә карый алмыйм... Бер көннән, бер атнадан, бер айдан бәлки минем моңа көчем җитәр, әмма бүген юк. булмый . Артык якын ул миңа... Аннары, спектакль уйналды бит инде, Бәкер дус. шаккатыргыч, ялган, бозык спектакль (кичер, башкача мин аны атый алмыйм)—кем оештырган, ничек әзерләнгән ул — хәзер моның ни әһәмияте бар?!. Ә уйнаучыларын син күрдең инде. Кемнең нинди роль башкаруы да күз алдыңда һәм ни өчен башкаруын да аңлавы читен түгел, минемчә.. Мәсәлән, Басыйрның роле һәм ни өчен шуны «уйнавы» миңа хәзер көн кебек ачык: ул карьерист, аңа ничек тә күтәрелергә кирәк. Моның өчен ул теләсә кемне, хет туган атасын да батыра алачак. Бөтен гамәле аның шуны күрсәтеп тора.
Перовны да аңлап була. Гыйльметдин кулак вакыйгасыннан соң аның бер «кылыч ялтыратып» аласы килгәндер. (Бу вакыйганың җиле бераз аңа да кагылганын мин әйткән идем инде...) Моның өчен шарты да туры килә, сылтавы да табыла; менә берәү (ягъни, мин) авылына барып кайткан; кайткач, колхоз турында ярамаган сүзләр сөйләгән. (Ә сүзне төрлечә бозып, күпертеп була. Әйтик, мин агайлар зарлана дип әйткәнмен икән, аны минем дә үз зарыма әйләндереп җибәрү ни тора?). Җитмәсә, болар барысы да Хафаза кебек миңа иң якын кешедән. Басыйр кебек минем «дустымнан» алынган сүзләр . Я, моны игътибарсыз калдырырга ярыпмы соң?.. Перов үзе үк бит еш кына «Положение обязывает» дип әйтергә ярата торган иде... һәм менә бу юлы инде ул. ниһаять, «положение кушканча» эшләп тә куя Әлбәттә* ул моны минем гаепле, ә үзенең хаклы булуына ышанып эшләгәндер.. Хәер... бу кадәресе аның өчен әллә ни әһәмиятле дә булмаска тиеш. Монда төп максат әһәмиятлерәк. Ә төп максат шул хәзерге киеренке шартларда уяулык күрсәтү сылтавы белән мине «фаш иткән» булып, үзенең дәрәҗәсен күтәрү, урнысын ныгыту — бары шулай гына аңлыйм мин аның гамәлен .. Чөнки әгәр ул намусы кушканча һәм чын коммунистларча эшләргә теләсә, иң элек чын хакыйкатьне белергә тырышыр иде. Менә болай гына, миннән сорашмыйча-пптмичә, артымнан башыма казык белән китереп ормас иде.
Я. әйт, Бәкер, минем бу юрауларым нигезсезме, минем хәлдә калган кешенең башкача уйлавы мөмкинме? Миңа бик авыр Бәлки, рәнҗүдән. ялгызлыктан, артык ярсудан мин нәрсәнедер аңлап җиткермимдер, ниндидер детальләрне белеп бетермимдер, әмма мин у земнең гаепсез икәнлегемне беләм. мин гаепсез, һәм моңа ышанган кеше минем хәзерге хәлемне дә аңлар дип уйлыйм.
Көн бик әкрен уза. Эш юк. хәрәкәт юк — нишләргә? Мин моңарчы гомеремнең бер генә көнең дә менә болай эшсез тик ятып үткәргәнем юк иде әле /земне белә башлаганнан бирле я эш, я уку! Каникул вакытларында да ял итим дип тик ятмадым; авылга кайтсам, икенче көнне үк җиң сызганып әнкәйнең хуҗалык эшләренә тотындым, шәһәр-
дә калсам. Усиягә төшеп, баржалардан йөк бушатып йөрдем Инде андый эш таба алМасам. университет китапханәсенә барып, шунда сәгатьләр буенча утыра идем Гомумән эшсез-хәрәкәтсез тору бу, Туканга ияреп, «әйтергә мөмкиндер, кояш, айсыз тору»!.. Ләкин күпме генә болан торырга мөмкин? ' ' ' .
Ә тышта яз, абзыкаем, яз! «Назланып, сазлар чнргеп, уйный- _ җырлый яз килә» — ә мии шуны күрми торам . Әнә безнең көрт баскай < ишек алдыннан ак ерганаклар сикерә-сикерә уйнаклап храмга таба 2 чабалар. Ике малай актыгы такта кисәгенә чыра кадаган «көймәләрен» 3. абына-сөртенә агызып маташалар. Курше йортның кояшка караган баскычына зур бер ала песи кырын сузылып яткан—жылыкай рәхәт- * тән тәмам мәлҗерәгән, юньсез, шул тирәдә чыр-чу килгән чыпчыкларда = да гаме юк Ачык капкадан урамда үтеп-сүтеп йөргән кешеләр күренә, z Ирләр, хатыннар, егетләр, кызлар — гүя тормыш үзе язгы ташкындай = агып тора минем явымнан... «
Юк, болай ярамый. Болай яту — сазга бату! Көзге болытлардай s басып, каплап алган бу авыр, караңгы уйлардан пичек тә чыгарга. * котылырга кирәк. Аларның очы-кырые булмас. Бүгенге көнем ялгыз о. чүмәләдәй утырып янды инде, әмма әүвәл-ахырысы шул булсын = Җитте. Тизрәк яңа көн тусын .. Тегеләр үз эшләрен эшләделәр, мина ’ да хәрәкәт итә башларга кирәк Әйе. кирәк, ләкин ничек итеп? Бу сорау, тимер ыргактай, алдымда селкенеп тора. Башка бөтен уйлардан, нигә, ни әчеп дигән газаплы сораулардан котылып булса да, бу — кала, моңардан котылу юк: әйе. пичек, нәрсәдән башлап хәрәкәт итәргә? Моның өчен бит кайдадыр, кемнәрдер алдында Хафаза белән очрашырга туры киләчәк. Кичәге икс гашыйк бу ген ике дошман — менә кайда ул фаҗига!
Әйләнәм дә өстәлдәге иске будильникны килеп карыйм. Мнна тавыш биреп торучы бердәнбер «җан иясе»: гаҗәеп бер ваемсызлык белән ашыкмыйча гына минутларны, сәгатьләрне санын тора. Инде бишенче ярты да булган икән Бездә эш беткән вакыт. Кешеләр өйләренә таралалар бугай . Ә мин борчылам, көтүдән аерылган тай кебек борчылам. Эледәй-әле тәрәзәгә килеп карыйм Кемпе көтәм мин' Хафазанымы? Ул бит көн дә эштән кайтып ашагач-эчкәч. кнчкырын ашыгып миңа килә торган иде Шушы бүлмәгә, минем яныма, кулга ияләшеп беткән күгәрчендәй, килеп керә иде Бәхетле идем мин шул минутларда, тавышын гына ишетсәм дә. җиңел, куанычлы бер рәхәт татый идем йөрәккә керде бу бәхет, канга сеиде бу рәхәт. бәлки шуны оныта адмый.мдыр. шуны көтә торганмындыр? Авыр, бик авыр барысын да тиз генә йолкып ташлавы!
Тәрәзәгә бер килеп каравымда мин ишек алдында басып торган ике кызны күрдем Кемнәр болар? Кемгә килгәннәр? Ләкин минем тәрәч- ■ карап торалар бит болар, минем тәрәзәгә’ Ничектер тик кенә, кыюсы . гына карап торалар — һичшиксез, мина килгән кы i.iap' Тизрәк ашы гып тышкы ишеккә чыктым Карасам. Бибинур белән Сара! Бер мәлгә аптырап киттем, аннары кычкырып дәштем үзләренә:
— Кызлар!
Ишеттеләр дә йөгереп килделәр Кызарышканнар, каушаулары й- • ләренл чыккай, сүзләрен әйтә алмыйча аптырап мина карал торалар. Ахырда үзем
Нинди җилләр ташлады сезне? — ДИП сорадым
Кызлар инде нишлибез, нәрсә әйтәбез дигән төсле бер беренә карашын алдылар Азрак ык-мык итеп торганнан соң. ниһаять, Бибинур ашыгып, бер тыннан әйтеп кунды
— Сезне күрергә килдек
Мнп пигәдер чәчемне артка сыпырырга тотындым.
— Без бик борчылдык, Хәбиб абый.— дип өстәде Сара, әкрен генә б. «к. у.» м u
65
— Шулаймыни0 — дидем мин. хәзер генә исемә килгәндәй.—Әйд> гез, алайса керик.
Кызлар тагын карашып алдылар. Сарасы хәтта башын да селеккәндәй итте. Куркалар, ахрысы, куркалар, бичаралар!
— Без сезне тәрәзәдән генә күреп китәргә уйлаган идек,—диде Бибинур, гаепле генә елмаеп.
— Юк,—дидем мин катгый рәвештә,—керегез! Килгәч инде керәсез. кызлар! Әйдәгез.
Кызлар кыюсыз гына бүлмәгә уздылар Икесенә дә урындык биреп, утырырга куштым,— пальто төймәләрен дә ычкындырмыйча, аякларын кушырып кына болар утырдылар. Үзем тынычланыр өчен ишекле-түрле йөреп алдым, аннары каршыларына басып:
— Борчылмагыз, кызлар! — дидем.— Берни дә булмас, булырга тиеш түгел.
Кызлар дәшмәделәр Алар әле берни сөйләрлек хәлдә түгелләр иде, тик балаларча күзләрен тутырып, бик сәерсенеп мина карыйлар,— әйтерсең, мин теге дөньядан әйләнеп кайткан кеше' Әллә ничек аяныч та, әзрәк көлке дә булып китте аларның бу чырайлары...
— Я. сөйләгез инде,— мин әнтәм.— Ничек болай кинәт кенә Үзегез уйладыгызмы, әллә берәрсе куштымы?
— Юк, үзебез,— диде Бибинур, ашыгып.— Бары үзебез, берәү дэ белмәде дә.
— Рәхмәт, кызлар, рәхмәт!
— Без бик курыктык,—диде Сара, нигәдер кызарып.
— Кемнән, нәрсәдән?
— Сезнең өчен курыктык Берәр хәл булмады микән, я авырып китмәдегезме икән дип курыктык. Кичә сезгә бик начар булды бит. Ничек түзәр, Хәбиб абый, дибез, ничек түзәр? . Үзенә берәр нәрсә эшләп куймасын тагы дибез. Шуннан Бибинур әйтә. әйдә, ди, эштән чыккач барып карыйк, ди. Куй, мин әйтәм, Хәбиб абый күрсә, куып кына җибәрер Аннары кешеләрдән дә яхшы түгел, белсәләр, әллә ни уйларлар, дим.
Бибинур аның сүзен эләктереп алды
— Сара шундый инде, үзе миннән да күбрәк кайгыра, ә үзенен коты чыга
— Чыкмыйча... ни бит, кичә нәрсә эшләттеләр бит, бөтенләй, әйтергә куркыныч, контр ясап ташладылар.
— Ә сез шуна ышандыгызмы?
— Ышансак, килеп тә йөрмәс идек,—диде Бибинур, кыюланып.
— Юк, мин ул турыда уйламадым да,— диде Сара.— Тик бик ка» пыл булды бит, шулай ярыймыни, бөтен кешене аптыратып.
— Ләкин, кызлар,—дидем мин.—монда ул .хәтле аптырарлык эш юк. Тыныч булыгыз, мин алар әйткән кеше түгел. Тиздән мона бүтәннәр дә ышанырлар. Дөрес, миңа авыр булды, яшермим, ләкин шулай да бйшны ташка бәрергә җыенмыйм әле... Килүегез өчен сезгә тагын бер тапкыр бик зур рәхмәт! Батыр кызлар икәнсез. Менә миңа да ничектер берьюлы җиңел булып китте. Инде сөйләгез, цехта ниләр бар, кемнәр ни сөйли?
— Цехта барысы да искечә. Хәбиб абый,—диде Бибинур.—Кил» дек. урыннарыбызга бастык, эшли башладык. Тик сез генә юк. Моны барыбыз да сизеп торабыз, ләкин беркем берни сөйләми, башын игән, эшләвен генә белә.
— Бөтенесендә караңгы чырай,— дип өстәп куйды Сара.
— Арттырасың, Сара! — дидем мин.
— Билләһи менә, һич арттырмыйм,— диде Сара, тагын кинәт кенә кызарып.
— Дөрес. Хәбиб абый,— диде Бибинур, иптәшен яклап — Бигрәк тә приказны укыгач, әллә ничек бик күңелсез, авыр булып китте
— Нинди приказны?
— Шул инде, сезне эштән чыгару турындагы приказ . цехка кертеп элделәр.
— Шулаймыни? — дидем мин, ни әйтергә белмичә, мыгырданып ♦
кына. я
Бу хәбәр йөрәкне ничектер әрнетеп, телеп узды Каядыр күңел g төбендә, бәлки эштән үк чыгармаслар әле, дигән кечкенә бер өмет 5 чаткысы яши иде — менә шул кинәт кенә сүнде дә куйды Бер мәлгә “ зиһенем чуалып, ничектер югалып та калдым Ләкин бу хәлне кыз- ♦ ларга сиздермәскә кирәк иде. Көчләнебрәк, ясалмарак бер тавыш _ белән. 3
— Шулай да, кызлар мине эштән чыгаруның ул кадәр ни әһәмияте 2 бар, искитәрлек? — дигән булдым.
— Ник булмасын,—диде Бибинур, чын ихластан гаҗәпләнеп.— - Кичә генә безнең арада эшләп йөргән кешене бүген цехка кертмәсен- < нэр әле. Сез карак түгел ләбаса!
— Юк, син дөрес әйтмисең, Бибинур! — диде акыллы Сара —Ка = ракка бәлки тимәсләр дә иде Әнә, кем, Фәрдәнә дигән кыз ике кара ~- күл тиресе белән тотылган иде дә бит, чыгармадылар ич Ә монда эш ° бөтенләй башка. Кичә ишеттең бит. Хәбиб абыйга нинди зур гаеп тактылар, моның өчен, беләсеңме, эштән генә дә чыгарып калмыйлар. Тик кешеләр шуңа ышанып бетмиләр, дөресме сон бу? дип аптырый лар Менә эш нәрсәдә.
— Кызык әле бу,— дидем мин. маңгайны кат-кат ышкып — Кешеләрнең нәрсә уйлаганын кайдан беләсез, үзегез беркем, берни сөйлә ми дисез?
— Әйе шул. аптыраганга күрә сөйләмиләр Сезне гаепләп, дөрес эшләделәр дип әйтерләр иде — чынын гына белмиләр, ышанмыйлар. Дөрес түгел бу дип әйтергә дә аптырыйлар, ә бәлки курка да торганнардыр Аны сизен була бит инде.
— Беләсезме, Хәбиб абый,— диде Бибинур, тавышын әкренәйтә төшеп,— безнең цехка берничә мәртәбә Басыйр Рәжәпов кереп чыкты. Әле берәүләр янына барын түктала, әле икенчеләр янына Безнең янга да килде Нихәл, кызлар, дигән була, кәефләр ничек, эшләр барамы? имеш Ярый хәзергә, бара, дигән булдык Бүтән бер сүз дә әйтмәдек Ә ул һаман таптана, һаман пидер көтә, ә безнең аңа күтәрелеп карый сыбыз да килми. Сизәбез инде, сер алырга йөри Башкалар янына барса да шулай, дәшмнләр-сөйләшмнләр. эшләүләрен генә беләләр Дөрес бит, Сара?
— Дөрес, Бибинур!
Кызларның бу сөйләгәннәре минем өчен гаять дәрәҗәдә әһәмиятле иде Миңа, әйтерсең, шифалы су эчерделәр — берьюлы терелеп киткән дәй булдым. Эчемә җылы йөгерде, күңелемдә өмет уяна башлады Тик әле боларның барысына да ышаныргамы, юкмы дип куркыбрак торам Әмма ләкин кызлар дөрес сөйли торганнардыр бит, шайтан алгыры?! Аларныц кача-поса килүләре үзе үк дөрес сөйләүләрен, чын ихластан сөйләүләрен күрсәтмимени соң?! Бәлки азрак арттырып җибәрә тор Геннардыр, әмма барыбер дөресен белеп була бит! Ә дөресе, чын дөресе шул: кешеләр минем «контр булуыма» ышанмаганнар, кешеләр мине ансат кына эштән куып чыгару белән килеш мәгәннәр’ Димәк, мин беткән кеше түгел, мин яшәргә хаклы! Аннары кешеләрнең үзлә ренчә, үз намуслары кушканча уйлый белүләре дә гаять мөһим, куанычлы бер .хәл бит әле Димәк, дөньяга ышаныч бар, дөнья вакыт- вакыт караңгыланып китсә дә үзенең туры, якты юлын югалтмаячак!
Шулай уйладым мин бу минутта, шулай кабынып рухландым.! Кинәт аяк астымда тигез, каты җир тойгандай булдым. Димәк, аякларны нык терәп басып торырга була икән әле дидем. Ахрысы, шуңадыр, кызлардан артык төпченеп сорашасым да килмәде — ишеткән кадәре- се дә мина бик житкән иде. Хәер, кызлар, мин сорашмасам да, бөтен | алып килгәннәрен түкми-чәчми сөйләп бирделәр. Әмин әкәнең болар | тирәсендә нидер әйтергә җыенып, ләкин әйтә алмыйча ах-вах килеп | йөрүен дә (гомумән исә мишәр абзыйлар бик шым булып калганнар | икән), цех начальнигы авыру Иван Васильевичның бүген зур шарфка! уранып кына эшкә килүен, ләкин озак тора алмыйча кайтып китүея : дә, шуннан соң цехта баш булыбрак Ариф абзыйның калуын да ашык- пошык кына сөйләп уздылар. Миңа бигрәк тә Васильев турында әйткәннәре бик хикмәтле булып тоелды. Иван Васильевич Ариф абзыйга әйткән, имеш (Сара — аның өйрәнчеге, үзе ишетеп торган): «Мин управляющий Решевскийда да, Перов янында да булдым. Нишләдегез сез?» — дип сорадым. Юлдашев — минем ярдәмчем, мин беләм анык кем икәнен, миннән сорашмыйча аны эшеннән куарга сезнең ни хакы-гыз бар? дидем. Юк, әллә нәрсә ул! Башбаштаклык!.. Терелеп кенә чыгыйм, бу эшнең төбенә төшәм әле мин» — дигән... Әйтер. Васильевка ышанам мин, намуслы кеше. Ул инде, һичшиксез, гаделлек ягында булачак. Менә кем белән сөйләшеп карыйсы иде, тик кызганычка каршы, бик авыру шул (без инде аның чехотка белән җәфаланганын белә идек), әнә килгәч тә кире кайтып китәргә мәҗбүр булган. Шулай да аның әйткәннәре минем өчен бик әһәмиятле иде.
Кызлар мина тагын бер көтелмәгән хәбәр әйттеләр: Хафаза бүген эшкә чыкмаган, имеш! Сәбәбен белмиләр. Хәтта миннән: «Ни булды икән аңа, сезнең янга килмәдеме?» дип тә сорадылар. Бу хәбәр мине ирексездән борчып, дулкынландырып кунды, ләкин, күрәм, кызлар безнең арада ни булганын белмиләр, ахрысы Ничек тә сиздермәскә кирәк иде (андый начар эшне белми торулары яхшырак), шуна күрә мин аларга, Хафаза, мөгаен, авыргандыр, сез инде аның хәлен белешә күрегез, дип кенә әйттем.
Соңыннан алар миңа шактый читен сорау бирделәр: инде нишләргә уйлыйсыз, Хәбиб абый?
Мин күпме генә уйласам да. әйткәнемчә, нишләргә, кайсы очтан башларга кирәклеген белми идем әле. Дөресрәге, ни генә эшләргә җыенсам да, бу эшнең Хафаза белән бәйләнгән булуы мине бик борчый, аптырата иде. Шуна күрә кызларга да, менә ’ уйлыйм әле. дип әйтү белән генә чикләндем. Кызлар исә үз нәүбәтләрендә бик кайнарланып, бик ихластан мина: «Хәбиб абый, болан калдырмагыз, зинһар райкомга барыгыз, кирәксә, аннан да югарырак җиргә барыгыз, тип үзегезне ничек тә аклагыз!» дип киңәш бирергә тотындылар. «Рәхмәт кызлар, рәхмәт, киңәшләрегез өчен!» дидем мин аларга, ирексездәг күңелем белән нечкәреп. Шуннан сон алар, килгәндәге шикелле, cat кына миннән чыгып та киттеләр.
Мин тагын буш бүлмәдә берүзем торып калдым. Ләкин, юк, мш хәзер алай ук ялгыз түгел идем инде, минем хәлемә кешеләр керде, б’ караңгы баздан чыгарга алар мина гүя кулларын суздылар. Әйе. диде» мин, ишекле-түрле кызу атлап, кызлар хаклы, иртәгәдән үк хәрәкә итә башларга кирәк! Барырга, йөрергә, беркемнән, бернәрсәдән куркьи тормаска! Тик бу озын төн тизрәк үтсен дә яна көн генә тусын!
һәм ул көн туды. Ләкин нинди көн булып чыкты соң ул?
Алтыдан торып эшкә чабасы булмагач, мин будильникны кичтә борып, йөзтүбән каплап куймаган идем. Ләкин будильник ут капкан
дай калтыранып чырылдамаса да. мин өйрәнелгән гадәт буенча нәкъ сәгать алтыда күземне ачып җибәрдем. Әмма сикереп торырга ашыкмадым. Халык белән бер вакытта барып, цех ишеге төбендә кешеләрдән аерылып калу минем өчен бик авыр булачак иде. шхна күрә тар тимер караватымда түшәмгә карап, ялкау гына уйланып ята бирдем
Шуны әйтергә онытканмын, кичә минем хозяйка Серафима түтә» ф дә көн буе өйдә булмады.— каядыр Әмәт тавында торучы сенелесенә _ киткән иде. Аннан ул бик соң гына кайтты, һәм бер яктан бу яхшы да < булды әле —ичмасам, минем көн озын бүлмәдән чыкмыйча ни хәлдә 5 ятуымны күрмичә калды Ләкин бүген инде аның бик гаҗәпләнүе мөм- § кин: «Хәбиб, сезгә ни булды, нигә зшкә «бармыйсыз?» днп, һичшиксез, * сораша башлаячак Ә минем аңа берни дә сиздерәсем килми, аңа гына түгел, үз анама да мин ни булганын хәзер генә әйтә алмас идем. “ Димәк, болай бүрәнә шикелле сузылып ятарга ярамый, Серафим.1 = түтәй торып йөри башлаганчы тиз генә чыгып сызарга кирәк һәм = шулай уйлап, җәһәт кенә тордым да. ашык-пошык киенеп, битемне д J юып тормыйча, мыштым гына чыгып та киттем
Мехбазага барырга иртәрәк иде әле. Кы.зу-кызу атлап Кольцога х төшеп киттем Анда, Островский урамының башында, бик нртә ачылз 5 торган бер ашханә бар Эчендә гел пар йөзгән, стеналары һәрвакыт Z юешләнеп торган бу ашханәгә гадәттә ломовойлар. «барабыз»чылар о толчокчылар, һәр төрле баш төзәтүчеләр керәләр, чөнки анда кайчан гына керсәң дә аракы белән кайнар шулпа була Менә мин дә шунда кереп, үпкә-бавыр. тозлы кыяр турап пешергән бер ташаяк кайнар «рассольникны* аракысыз гына әйбәт ләп ашап чыктым Кәеф берләч яхшырып киткәндәй булды Кем әйтмешли, ашау бөек нәрсә ул - - бигрәк тә бер тәүлек «уразадан» соң Шул үпкә бавыр җылысы белән мин җинел генә мехбазага таба атладым
Хуш. ә нәрсә өчен барам соң әле мин анда? Мехбаза белән минем эшем беткән бит инде Приказ чыккан, цехка кертмиләр, сөйләшеп аңлашыр кеше дә юк һәм гомумән хәзер сөйләшүнең бер мәгънәсе д» калмады кебек — кем, нәрсәне үзгәртә ала? Болай берәр дус күргән кеше белән очрашып сөйләшер вакыт та түгел — барысы да нитәләр. Аннары мин үзем дә ул тирәдә буталып йөрергә, кемнәр беләнлер шунда сөйләшеп торырга һич теләмим Берәүнең дә күзенә күренәсем килеп тормый Алайса, ни өчен генә барам соң мин? Максатым әлег- лриказнын күчермәсен алу - ул мина кирәк булачак Мин бит үз хакымны монда түгел, башка җирдә дау ларга яки як iapra тиешмен
Менә шундый уйлар белән мин мехбаза конторасына барып кердем. Керүемә — кем белән лиегез! партоешма секретаре Неровный ую белән күзгә-күз очраштым һич көтелмәгәндә килеп чыкты бу. Һәм мин бер мизгелгә каушабрак та калдым: исәнләшергәме — юкмы? Ләкин шул арада Перов у «е минем белән исәнләште
— Сау мысы з. Юлдпшев?
— Саумысыз!—дидем мин дә.
Ул җәһәт кенә мина сынаулы бер караш ташлап алды.
— Килдегез?
— Килим. in 1< м мин
Шуннан сон ул аз гына дәшми торып, ни өчендер тирә ягын? каранып алды да. танышын әкренәйтә төшеп
— Минем янга керегез әле. диде һәм минем җавапны да көтмичә кызу гына алдап китеп тә барды
Болар барысы да бик гиз булды, барысы да бик сәер тоелды, ләкин шулай ла анардан азрак кала биреп (нигәдер шулай кирәктер кебек иде), артыннан иярдем
Анын кечкенә бүлмәсе коридор очып и ук НАС Барышлый, буен ааи-буена киң геиә барь р су ылган »ур бухгалтерш! б| гмасеи . . I
т\ры килде Барьер эчендә кара күзлекле баш бухгалтер Глеб Ефимович, аның ике ярдәмчесе, тагын күп кенә хисапчы кызлар утыралар. Шулар арасында дус егет Мостафа да утыра Минем узганны күбесе шәйләми дә калдылар, ләкин Мостафа күреп алды булса кирәк. Ул кинәт кенә башын күтәрде, болай да зур күзләре тагын да ныграк ачыла төште, һәм йөзенә гаҗәпләнү катыш куркумы, кызганумы чыккан төсле булды. Мин аңа чак кына баш кагып уздым.
Псров кечкенә бүлмәсендә мине көтеп утыра иде инде. Мина да якынрак килеп утырырга кушты. Менә без икәүдән-икәү генә, ләкин сүзне ул да, мин дә башлап китә алмыйча утырабыз. Мин, әлбәттә, аңардан көтәм — ул чакырды, ул башларга тиеш, һәм нәрсә әйтмәкче була ул миңа хәзер?..
Аның йөзендә мин усал кырыслык яки мине ачыктаи-ачык өнәмәү кебек нәрсәне күрмим күрүен, ләкин ул нигәдер тынычсызлана, миңа туры карамаска тырыша, алдында яткан кәгазьләрне дә анда-монда этәргәли. Шактый сәер иде бу. Ахырда суз башлар өчен генә булса кирәк:
— Я ничек соң? — дип кисәк кенә сорап куйды.
Мин бу билгесез сорауга каршы бары иңбашымны гына җыергандай иттем. Хәер, ул минем җавапны көтеп тә тормады, үзенең шул борчылуын әйтергә ашыккандай тагын:
— Да, шактый ямьсез эш килеп чыкты,— дип куйды.— Үзен гаепле. егет!
— Нәрсәдә соң минем гаебем? — д/1дем мин.
— Аны нигә миннән сорыйсың?.. Синең гаеп, син белергә дә тиешсең.
— Юк, белмим шул,— дидем мин, башымны селкеп.— Менә ике тәүлек инде бер туктаусыз уйлыйм, иптәш Перов, ләкин һич кенә дә белә алмыйм.
— Кызганыч!
— Миңа «кулак агенты» дигән гаеп .. тактылар Әмма ләкин бу гаепне мин ассагыз-киссәгез дә өстемә ала алмыйм, иптәш Перов! Моңа бит берәү дә ышанмый да.
— Анысына мин дә ышанмыйм.— диде Перов, кулын селтәп — Чепуха бу!
Мин авызымны ачкан килеш каттым да калдым. Нәрсә ишетәм мин? «Ышанмыйм», диде! Минем «кулак агенты» булуыма ул, Перов, ышанмыйм диде. Чынмы бу?.. Дөрес, ул моны уйлап тормыйча кызулык белән әйтеп ташлады, әмма чынын әйтте, һичшиксез, чынын әйтте! Хәтта «чепуха бу» дип тә ычкындырды. Димәк, мин анын карашында бүген дә, кичә дә, җыелыш вакытында да андый әшәке кеше булып саналмаганмын икән ләбаса! Бу минем өчен гаҗәеп бер ачыш, әмма бөтенләй үк көтелмәгән ачыш түгел... Әлбәттә, ул минем «кулак агенты» булуыма ышанмаска тиеш, бернинди нигезе юк анын ышанырга! Ләкин ул чагында ни өчен соң...
Перов минем умарта күчедәй кинәт котырып киткән уйларымны тизрәк бүлде. Ул саксызрак әйтеп ташлаган сүзләренең миндә ниләр кузгатканын сизенде булса кирәк, куе кашларын җыерып:
— Ләкин сезнең гаебегез бар, Хәбиб иптәш,— диде.—зур гаебегез бар. Моны инкарь итеп маташу сезгә бары зарар гына итәчәк.
— Нидән гыйбарәт соң минем гаебем, Федор Николаевич'3 Әйтегез, зинһар, әгәр дөрес икән, мин һич инкарь итеп тормаячакмын.
— Сез бит надан кеше түгел, рабфак бетергән егет, хәзерге ситуацияне үзегез дә аңларга тиешсез. Авылда кискен сыйнфый көрәш бара, кулак калдыклары, кулак иярченнәре бөтен көчләре белән колхоз эшенә аяк чалырга, халыкны колхоздан биздерергә, куркытырга тырышалар... Ә сез шундый чакта авылыгыздан кайткансыз да монда
«крестьяннарны колхозга көчләп кертәләр» дип сөйләгәнсез! Я 6v дош- ман тегермәненә су кою түгелме? Мондый сүзләр өчен хәзер баштан сыйпамыйлар, иптәш Юлдашев!
Миңа ничек тә тыныч булырга кирәк иде, ничек тә чын дөресен генә айлата белергә кирәк иде — беләм, бу сөйләшү гаять мөһим минем өче», яңадан кабатланмас та ул. ♦
— Федор Николаевич.— дидем мин, сабыр гына,— сез мине яхшы- =
лап тыңлагыз әле... Иң элек шуны әйтәсем килә, мин авылдан кайткач, £ беркемгә дә «крестьяннарны колхозга көчләп кертәләр» дип сөйләп § йөрмәдем. Бу дөрес түгел. Мин авылда күргән, ишеткәннәремне бары “ берәүгә, иң якын кешемә генә сөйләдем. Сез аны беләсез. ♦
— Берәүгә әйтү дә җитә, шуннан тарала ул. =
— Ләкин бит минем аңа ниләр сөйләгәнемне сез тәгаен генә белми- х сез. Сүзне бит аны төрлечә бозып, төрлечә җиткереп була. Шундый зур = мәсьәлә кузгалгач, сез башта минем үземне чакырып сорашырга тиеш ~ идегез.
Бу сонгы сүзләрем Перовка бер дә ошамады булса кирәк, аның < йөзе кинәт караңгыланып китте. и
— Сезнең мәсьәлә инде каралган, беткән, давай без аңа яңадан кайтып тормыйк,— диде ул, кырыс кына.— Сез приказны укыдыгызмы?
— Юк әле, ләкин ишеттем. °
— Приказ сезне эштән азат итү турында.
— Беләм.
— Шулай булгач, бәхәсләшеп торырга соң инде. Сезгә үз хәлегез турында уйларга кирәк.
Перовның сүзне болай кинәт кенә икенчегә борып, очлап куюы мине бик нык аптырашта калдырды. Мин әле әйтергә теләгәнемнең чиреген дә әйтә алмадым. Приказ чыккан, эш беткән булса да, минем бу олы яшьтәге абзыйга, коллективның рәсми кешесенә, үземнең гаепсез булуымны бик тә аңлатасым килгән иде. Ә аның бу хакта тыңлыйсы да килми... Алайса, ни өчен ул мине чакырып кертте, борчылып сүз башлады? Максаты нәрсәдә? Менә шундый аптырауга төшеп, мин күпмедер вакыт сүзсез калып утырдым. Перов та нидер көткән кебек, үзенекен әйтергә ашыкмый иде.
Ахырда мин, уйлап түгел, ә гаҗизлектән генә сорап куйдым.
— Нишлим сон мин? Нәрсә эшләргә кушасыз?
— Менә күптән сүзне шу нардан башларга кирәк иде,—диде Перов, жинелчә бер сулагандай итеп.— Мин биг сезнең хәлегезне аклыйм Сез яшь кеше, сезнең киләчәк көнегез бар, бу хакта уйламыйча булмый... Кыскасы, минем сезгә, кешеләрчә ярдәм итәсем килгән иде. әгәр кадерен белсәгез.. Тик бу ике арада гына калырга тиеш. Инде ничек итеп сезнең положениене төзәтергә мөмкин? Моның өчен бир генә юл бар сез партоешма һәм дирекция исеменә гариза язарга тиешсез.
— Нинди гариза?
— Әйтеп беткәнне көтегез... Сез үзегезнең гаризагызда яшьлегем һәм политик сизгерлегем җитмәү аркасында з\р ялгышлык эшләдем, гаебемне өстемә алам, киләчәктә төзәлергә һәм эшем белән моны нсбаг игәргә сүз бнрәм. тнк мине коллективтан аермагыз, кара эштә булса да калдырыгыз дип языгыз Ә мин управляющий белән сөйләшер мен, бәлки приказны үзгәртеп тә булыр. Аңладыгызмы3
— Димәк, сез миңа гариза язып, тәүбә итәргә кушасыз инде?
—•Тәүбәме бу, үтенечме — анысын теләсәгез ничек дип агагыз Ләкин сезнең бүтән чарагыз юк. Иелгән башны кылыч кисми, шуны белегез!
— Федор Николаевич,—дидем мин. ипчек тә сак булырга тырышып,—ә шулай да нинди гаепне мин өстемә алырга тиешмен? Җые-
лышта бит мина «кулак агенты», «кулак коткысын таратучы» дигәч гаеп тактылар, ләкин бу гаепкә сез үзегез дә ышанмыйсыз ич!..
— һай, аллам!—диде Перов, бик ачынып.— Мәсьәлә андамыни? Сезне эштән куалар, аңлыйсызмы? Ә мин сезгә шунардан котылуның i бердәнбер юлын өйрәтеп утырам. Кулак агенты булсагыз, мин моны эшләр идеммени?!.
— Анысы өчен рәхмәт сезгә, Федор Николаевич,— дидем мин, юаш* ланып.— Тик... тик нинди генә гаепне өстемә алыйм икән сон?
— Аптырыйм, укыган кеше ләбаса сез! Неужели, гариза да яза белмисез? «Мин кулак агенты идем» дип язу һич тә шарт түгел бит. Акламыйча, белмичә сөйләгәнмен дип язсагыз да житә бит.
— Ләкин... сөйләгәнем дә юк ич!
— Минем сүзем бетте,— диде Перов, шактый кпскен-дорфа итеп, һәм алдында яткан кәгазьләрен ачу белән тагын күчергәли башлады.
Әлбәттә, минем соңгы сүзем артык иде, эшне генә боза торган сүз иде. Ычкынды, хәерсез! Тезләремә таянып, азрак уйланып утырдым, аннары таш астыннан чыккандай акрын гына кузгалдым.
— Рәхмәт, мин уйлармын,— дидем, бер сүзсез чыгып китүне килештермичә.
Ләкин Перов дәшмәде.
*
* *
Мин Перов бүлмәсеннән генә түгел, мехбазадан ук чыгып киттем. Хәзергә эш калмады монда... Каядыр читкәрәк китәргә кирәк. Берәр аулак урынга барып, бу ишеткәннәрне ничектер сеңдерергә кирәктер инде. Ләкин кая барасыммы ачык кына белмичә, башта мин Бауман буйлап киттем, аннан ни өчендер Болакка таба борылдым, аны да узып Печән базарына барып чыктым. Базар, әлбәттә, мин эзләгән урый ту гел, аның таш кибетләре, тыз-быз чапкан кешеләре арасыннан тиз-рәк үтеп, Кабан күленә таба киттем. Күл буенда хөрти генә бер бакча кисәге бар, шуңа җитеп, чокыр-чакырлы юлыннан эчкәрәк уздым да арты каерылган бер эскәмиягә, ниһаять, килеп утырдым. Көн гаҗәеп җылы, кояшлы — язны камчылап ашыктыра торган көннәрнең берсе. Ярдан котырып шарлавыклар ага, күлнең читләренә тоташ су җәелгән, тик ярдап-ярга сузылган чана юлы гына сары сыртын кабартып, ярылып ята... Каршы яктагы икешәр катлы иске агач йортларның тәрәзәләре, әйтерсең, утта яна... Шулардай уңдарак, нурлы аяз күккә сузылган кара бармактай, «Спартак» фабрикасының нечкә тимер трубасы күренеп тора.
Ләкин бу күренешләр ничектер күңелгә кермичә, күзләремнән генә чагылып узды,— уйларым минем бөтенләй башкада иде. Бер дә көтелмәгән ситуация туды бит әле. Миңа ансат кына эшне җайларга була икән. Канларгадыр, кемнәргәдер барып йөрүнең кирәге дә юк, имеш. Шул ук мехбазага гариза гына язып илтәсе — һәм эш җайланачак. Әмма бу хәл мине ни өчендер бер дә куандырмый. Киресенчә, ул мине борчый, бик нык борчый. Пң элек Перовның миңа «изгелек» күрсәтергә теләвенең сәбәпләрен һич анлый алмыйм. Башта батыра, аннары тартып чыгармакчы була — ни өчен? Изгелекме бу, әллә берәр төрле мәкерлекме? Ягъни миннән «гаеплемен» дигән сүзне әйттерер өчен генәме! Тагын пң нык аптыратканы, уйландырганы шул — хермэтл'е Перов иптәш үзе минем чит, дошман кеше булуыма ышанмый икән, ә бит мине дошман кеше дип эштән кудылар,— ничек килеп чыга сон бу?.. Ышанмагач, кудырмаска кирәк иде, аның бит моңа көче җиткән булыр иде. Үз интересың, уз карьераң өчен генә кеше язмышы белән шулай шаярырга ярыймы?! Белмим, белмим, ничек дип атарга да белмим мин моны!
Ярый, бик тирәнгә кермик әле, югыйсә борылып чыгып та булмас. Бу четрекле мәсьәләне калдырып торыйк, болай да башка төшкән йөк бик авыр Менә минем алга бик конкрет мәсьәлә куелды, ШУЛ хакта тыныч, сабыр гына уйларга кирәк... Хуш, мин нишләргә тиешмен3 Хөрмәтле Перов иптәш мина ярдәм кулын сузмакчы, тик бер генә шарты бар: мин тәүбә итәргә тиешмен Нәрсәдән? Мина тагылган ял- * гая гаептән булмаганны булды дип. мин чынлап та ялгышканмын дип, = инде, зинһар, кичерә күрегез дип, баш иеп кичерү сорарга тиешмен, g Әгәр шулай итсәм, ягъни үземне гаепсез санаган хәлдә өстемә нинди- 5 дер гаеп алсам, алар мине кичерәчәкләр Бүре билеты тоттырып эштән ® чыгарып җибәрмәячәкләр. Ләкин юк гаепне өскә алып тәүбә итү— ♦ бу да ике йөзлелек күрсәтү була түгелме сон? Бу да алдашу юлына = басу, тиреңне саклау өчен намусыңны таптау — я, шуннан сон мин х кем булып калам? Вак җан, бөҗәк, типкән итекне ялаучы эт?!.
Хәер, нигә мин бу кадәр коточкыч әшәке итеп уйлыйм әле? Әгәр а юк гаепне өстемә алып, тәүбә итсәм, кешеләр мона ышаначаклар бит. _ Минем икс йөзлеләнеп. бары тиремне саклау өчен генә үз-үземә яла < ягуымны белмәячәкләр Хәтга мактап: «Кара^ ялгышуын әйтеп бирү- * дән курыкмады, молодей, честный егет икән!» днячәкләр .. Ә инде үз а вөҗданыма килгәндә, аны да тынычландырып, юатып булачак мәҗбүр г? иттеләр дисен, минем урында һәркем шулай эшләр иде дисен, дөньяда =» торырга кирәк ләбаса, дисен. Хәйләсез — дөнья файдасыз, диләр ич «акыллы» кешеләр. Аның каравы, син акылга утыртылган тәти егет булып каласың, түбәнлек, ике йөзлелек, ялагайлык бер дә начар нәрсә түгел икән дип, мыштым гына яши бирәсең!
Ходаем, ниләр уйлыйм мин? Гүя ургылып аккан елга уртасыннан чыгар өчен әле бер ярга, әле икенче ярга ташланам Болай булмый бит, болай ярамый, ике ярның берсенә чыгарга кирәк. Яки—яки!.. Гамлет шикелле озак баш ватарга минем вакытым да. мөмкинчелегем дә юк. Датский принц түгел мин - - *шсез бер генә көн дә яши алмыйм. Димәк, яки расчет алырга да. бүре билетын тотып, каядыр чыгып олагырга' Яки инде Перов киңәшен тыңлан, баш иеп карарга, шулай итеп кара мөһердән котылырга — чәнчелеп китсен! Күңел каралса да. исемем «чиста» калыр Сайларга, сайларга... әмма ләкин кайсын сайларга? Әйтегез инде, әйтегез, туганнар' Мине белүчеләр, мине аңлаучылар, мина ышанучылар!
Әйе, мин кемнеңдер акыллы, дөрес сүзенә мохтажмын, бик .мохтажмын. Пи әйтсә дә әйтсен, тик айнык сүзен әйтсен! Кем белә, бәлки мин анардан иң кирәкле киңәшне ишетермен. Ләкин кемгә, кем алдына бу газаплы аптыравымны күтәреп барырга3.. Пн яхшысы—Вафага, Вафа дуска! Вафа — коммунист. Ул минем белән дусларча ачык сөйләшүдән курыкмаячак. Куркырга тиеш түгел
Урынымнан тордым—торгач кына аякларымның юеш карда нык кына өшегәнен сиздем. Аксабрак булса да ашыга-ашыга бакчада i чыгын киттем Хәер, ашыгудан бер мәгънә дә юк иде. Вафа эштә, ә эш бетәргә вакыт бик күп әле. Көнне ничектер үткәрергә кирәк Кая барырга, нишләргә?.. Татарстан чатында тукталып, үткән-сүткәннәргә, пычрак карны чәчрәтеп чапкан машиналарга, атларга карап тора башладым. Барысы да уза минем яннан, барысының да ниндидер эше- мәшәкате, максаты-теләге бар Бер генә минут та тнк тору мөмкин түгел — ташка әйләнерсең! Кузгалырга кирәк. Иң элек җылы бер урынга керен утырасым килде Мәскәү урамына узып, «Сарай» номерлары аегындагы ашханәгә барып кердем Халык күп иде. шулай да түрдәрәк бер буш өстәл табып, шуңа барып утырдым Половойлар өстәлләр арасыннан юргалап, кара поднос белән чуар чәйнекләрдә чәй ташыйлар Мин дә шу ларның берсеннән ике шешә сыра китерттем. Монда торганы авыл агайлары диярлек, чөнки күршедә генә алар төшә
торган крестьян йорты Туннарын салмыйча, бары бүрекләрен генә салып һәм тирләгән муеннарын сузып, тәлинкәдән шөбер-шөбер чәй эчәләр... Минем ашыгыр жирем юк. сыраны әз-мәз генә йотымлап, шуларга карап утырам. Кемнәр алар — колхозчылармы, единоличник- лармы — белмим, ләкин эчемнән генә үзләренә әйтәсем килә: «Менә, эт талаган нәрсәләр, сезнен аркада без — фәкыйрегезне утлы табага бастырдылар бит әле... Сез шуны күрмисез дә. сизмисез дә. бары мышнап чәй чүмерүегезне генә беләсез. Хәер, белсәгез дә яклап бер сүз дә әйтмәс идегез, бернй төшенмәгән аңгыралар булып кыланыр идегез. Хәйләкәр төлкеләр сез!» ...Әйе. мужик — бик катлаулы, бик четрекле жан иясе. Кем әйтмешли, сукранмыйча жәннәткә дә кермәс ул.
Сыра эчкәч, ашыйсы да килеп китте. Токмач белән кәтлит заказать иттем. Чын булса, нервлары кузгалган кешенең аппетиты бик яман ачылып китә. имеш. Акча барында бу әллә ни куркыныч түгел түгелен._ Ярый, гокмач белән макаронлы кәтлитне дә ялт иттереп куйдык. Инде моннан кузгалырга да вакыттыр — әдәп дигән нәрсә бар.
Урамга чыккач, тагын шул ук мәсьәлә: кая барырга? Вафанын эше дүрттә бетә, ә хәзер сәгать икенче ярты гына әле. Ләкин кая таба булса да атларга кирәк. Киттем. Атлый торгач. «Чаткы» киносына барып чыктым Гарри Пил катнашы белән ниндидер Америка картинасы бара икән, сеанс та башланырга гына тора — мин тоттым да билет алып, шуңа кереп утырдым. Ике сәгать вакытны үткәрергә ярап куйды бу... Аннары торганы атышлар, куышулар, биек-биек йортларның берсеннән икенчесенә сикерүләр белән тулы картинаны карап утыру жанга әзрәк ял да биргән кебек булды.
Кинодан чыккач та мин туры Вафага киттем. Ул шушы Тукай урамында, моннан ерак түгел бер ялгыз карчыкта тора. Әле кайтып житмәгән булырга тиеш. Мин өенә кермичә, урамда әрле-бирле йөренеп. көтәргә булдым.
Тукай урамында татар кызлары күп очрый, ара-тнрә бик чибәрләре дә килеп чыккалый... Нишлисең, яшьлек бит. баш түбәсеннән хәсрәт сөреме бөркелеп торса да. мин шул чибәрләргә кызыксынып карамыйча булдыра алмыйм Күңелгә сәер уй килә: кешегә бәлки нәкъ менә бик авыр хәсрәтле чагында хатын-кыз иркәләве аеруча кирәктер. Бәлки жан сөйгәненең шифалы кочагында ул барысын да оныта, тынычлана алыр иде. һай. тиле күңел!.. Нәкъ менә шундый кочакта аны жылан чакканын да онытырга әзер...
Әнә Пеләтән ягыннан эре-эре атлап, кулларын селкә-селкә кайтып килгән Вафа да күренде- мин йөрүдән туктап, аны көтеп алдым Килеп житкәч, Вафа минем белән кул биреп күреште Бернинди гажәпләну- сәерсенү сиздермәде, гүя бу очрашуны ул алдан ук белеп кайткан... (Мондый чакта дус кешенең әз генә читёнсенүе дә минем өчен, билгеле, авыр булыр иде.)
— Күптәнме? — диде Вафа, борчылгандай.
— Юк, күптән түгел.— дидем мин.
— Әйдә керик, алайса! — диде ул, гади генә.
Без кечкенә кухняны УЗЫП, зал сыман иркен генә бер бүлмәгә кердек. Урамга караган ике тәрәзә, тәрәзә төпләрендә гөлләр, стенада ике рәсем берсе— Ай-Суфия мәчетенең күренеше (карчыкныкы булырга тиеш), икенчесе — Ленин портреты (монысын, билгеле. Вафа элгәндер); \н кулда карсак кына шкаф, уртада чуклы эскәтер япкан түгәрәк өстәл, ә тәрәзәләргә каршы стена буенда ак шарлы киң генә карават, оер сүз белән әйткәндә. Иске бистәнең урта кул татар бүлмәсе. Әйткәнемчә. Вафа ялгыз карчыкта тора, карчык үзе кухня белән янәшә караңгы бүлмәдә ята икән, ә монда Вафа ү'зе генә хужа. Аннары Казан карчыкларының бер шәп гадәтләре бар — алар өй саклап утырырга яратмыйлар. Ходай бирмеш көн,— алар ниндидер үзләре генә
белгән сылтау табып, кемгә дә булса бармыйча, кемпен дә булса чәен эчеп кайтмыйча калмыйлар Вафаның да карчыгы нәкъ ш\ндый ИКӘН — биләмгә чыкмыйча бер генә көнне дә уздырмый, имеш Икесенә ике ачкыч эшләтеп алганнар, һәркайсы үзе теләгән вакытта кайтып-китеп йөри... Вафадан минем Карчыкның сине болай ташлап йөрүе хнайсыз түгелме соң?» дип сораганым да бар. «һи, буйдак егет өчен, киресенчә. бик уңай инде ул!» дип көлә генә Вафа . Кыскасы, карчыктан да. тор- = ган «Иреннән дә бик канәгать булса кирәк.
Бүлмәгә кергәч тә Вафа миңа: §
— Син утырып тор, менә газеталар караштыргала, ә мин өстемне ® генә алыштырып алыйм.— диде, һәм чөйдән чиста күлмәген, чалбарын. ♦ карават астыннан йомшак чүәкләрен алып, кухняга чыгып китте Мин _ беләм, Вафа — тәртип-пөхтә.чек ярата торган егет. Эштән кайткач та х һич нигә карамыйча иң элек юынып, өстен алыштыру—бу аның көн- = дәлек кагыйдәсе. Кем генә килсә дә, ул аны бозачак түгел. Сабыр гына 5 көтәргә кирәк.
Бүгенге «Красная Татария» газетасын хәвефләнебрәк кулыма ал- < дым. Газета битләрендә .хәзер һәртөрле «фаш итүләргә» күп урын * бирелә. Әгәр шуннан минем хакта да берәр фельетон-мазар язылган = булса, нишләрсең?! Баш очыңа казык сугып кую белән бер булыр иде г бу, әкәмәт! Ярый, шөкер, андый-мондый хәтәр нәрсә юк икән әле. ° Газета игътибарын жә.теп итәрлек дәрәҗәгә үсмәгәнбез әле без — монын өчен аңа үпкәләп булмый, билгеле
Вафа юеш чәчен артка тарый-тарый килеп керде. Озынча зхр бите алсуланып киткән, өстендә ап-ак күлмәк белән шәп үтүкләнгән кара чалбар, билен тар каеш белән кысып буган — егеткә карап торуы күңелле!
Кергәч тә ул миңа кәефләнеп
— Ә хәзер без, дус кеше, синең белән аристократларча гына каһүә эчеп җибәрик.—диде- Дәрт кереп китсен!
Аның болай минем хәлемне белмәгәндәй шаяруга бирелеп ваемсыз, җиңел генә сөйләнүе бер яктан әйбәт тә кебек — ничектер мине дә тынычланырга, онытылырга мәҗбүр итә Әмма икенче яктан минем өчен бик үк уңай да түгел шикелле, чөнки алда гаять җитди сөйләшү тора Фикерне таркатмыйча, йомшартмыйча гына дигәндәй аны ничектер башларга кирәк.
Ә Вафа үз эшендә Менә ул пыяла шкафтан икс стакан шикәр савытын, кофе тартмасын алып өстәлгә куйды. Аннары кухняга чыгып, бераздан чәйнек белән яна гына кайнаган су һәм саплы кастрюль белән кайнар сөт алып керде. Шуннан мина да. үзенә дә сөтне шикәрне мул салып, нык кына болгатып, хуш исле кофе ясап куйды Шуны әйтергә кирәк, чын кофе ул — хәзер бер җирдә дә табылмый торган нәрсә Ә менә Вафада бар. Күрәсең, Ленинградтагы туганнары ана җибәрә торганнардыр
Кайнар кофены без әз-әзләп кенә эчәбез Чынлап та бик тәмле нәрсә. Арпа кофеен күп эчкәнем бар, ләкин моны, каяндыр эссе илләрдән килгәнен хәтерләмим дә
Мин Вафадан сүз көтәм. Ни дә булса сорарга тиеш бит ул Сора- маса, әллә ничек бик сәер булыр иде Мин дә сүзне ничек итеп башлар- га белмәс идем .
Юк. сорады. Гади генә итеп-
— Бүген эшкә чыкмадыңмы? — диде.
— Юк,—дидем мин.— Приказ бар бит.
— Күрдем Безгә дә килгән иде
— Ә минем күргәнем юк әле Ишеттем генә Ничегрәк язганнар’
— Ничегрәкме?—диде Вафа, кофеен ашыкмыйча гына болгатып —
Шактый хәйләкәр: «Ачык партия жыелышынын соравын искә алып, Фәләновны эшеннән азат итәргә», диелгән.
— Начармы бу?
— Ничек дим. Беренче карашка начар да түгел кебек, һәрхәлдә, приказның үзендә сиңа конкрет гаеп такмаганнар. Ләкин ул приказны кая гына илтеп күрсәтсәң дә, безнең мехбазадан синең хакта кем ул, ни өчен чыгарылды дип сораячаклар. Конверт эчендә җавап барачак. Ә аның эчендә нәрсә язылганын син үзең дә белергә тиешсең.
— Кулак агенты, колхозга каршы коткы таратучы — шулаймы?
Вафа уңайсызланыбрак елмайды.
— Җыелышта сөйләүчеләрнең әйтүенә караганда, шулайрак килеп чыга.
— Ә син шуна ышанасыңмы?— дидем мин, туп-туры аның күзлә* ренә карап.
— Нигә алай дип сорыйсың? — диде Вафа, кинәт җитдиләнеп.— Мин бит җыелышта үз сүземне әйттем инде... Без хәзер сиңа бүтәннәр таккан һәм җыелыш карарына кергән гаепләү турында сөйләшеп утырабыз.
— Кичерә күр. Вафа, мин кызулык белән генә Ләкин ул «бүтәннәр» минем андый начар кеше булуымны кайдан беләләр?
— Юк. син. дус кеше, аны миннән сорама инде. Мин кайдан белим? Миңа синең бер сүз дә әйткәнең юк бит Бәлки башка берәр кешегә нинди дә булса ярамаганрак сүз әйткәнсеңдер! Яшермә!
— Вафа, синнән яшерер бер нәрсәм дә юк минем,— дидем мин, бөтен ихласым белән. — Ышан, дус!
— Ышанам!
— Син беләсең, минем бердәнбер яраткан, ышанган кешем ул — Хафаза иде Менә Япанчыдан кайткач, мин аңа авыл хәлләренә бәйләнгән кайбер, ничек дим, уйларымны, шикләремне сөйләдем. Бүтән бер кешегә, берни әйткәнем булмады
Вафа бераз дәшми торды, аннары сак кына сорап куйды:
— Хафаза туташка ниндирәк, шикләреңне әйткән идең соң?
Мнн Япанчыга кайткач ниләр ишетүемне, кемнәр белән очрашуымны, шулардай туган борчылуымны кыскача гына сөйләп бирдем дә әйттем.
— Хафазага минем сөйләгәннәрем әнә шул иде. Ләкин моны да мнн, ничек дип әйтергә, колхоз җитәкчеләрен генә гаепләп, бары агайларны гына яклап сөйләмәдем Бу минем авылдагы хәлләр турында телдән әйтеп уйлануым иде дисәм, дөресрәк булыр ..
— Ә ул нәрсә диде инде?
— Хафазамы •> Нәрсә әйтсен. Гадәтенчә, минем һәр сүзем белән килешеп барды. Авыл хәлләрен белми дә ул. аннары үзенчә фикер йөртерлек чамасы да юк аның. Ә менә җиткерә белгән.
— Ул дисеңме?
— Бары ул гына Дөрес, үзе башлап барып сөйләмәгәндер, монысына ышанмыйм Сүзне аңардан әкренләп алганнар, һәм кем алганын да беләм. ләкин барыбер мин Хафазаның бу эшен каберемдә дә онытачак түгелмен! Бигрәк тә шуны мина әйтмәвен кичерә алмыйм.
— Син кызма,— диде Вафа, тыныч кына.— Сиңа кызарга ярамый. Кая тагын берне ясыйм — Ул стаканнарга яңадан кофе ясый башлады — Хафазаны син алай бик каһәрләп ташлама, интрига корбаны ул, әллә аның үзенә җиңелдер дип беләсеңме? Ничек кенә булмасын, ул сине яратып йөргән кыз бит.
— Менә шуңа күрә дә гафу ител булмый аны
— Ашыгыбрак сөйлисен әле. дус кеше, ашыгыбрак! Ярый. Хафаза мәсьәләсен хәзергә калдырып торыйк. Инде үзең нәрсә эшләргә уйлыйсың?
— Менә шул хакта киңәшергә дип сина килдем дә. Вафа! Бүген .чин Перов белән сөйләштем. Дөресрәге, ул үзе мине бүлмәсенә чакырып. сүз башлады.
— Я, шуннан?
Иң элек мин аңардан шуны ишеттем: ул минем кулакларны яклаучы, колхозга каршы коткы таратучы кеше булуыма үзе дә ышан ♦ мый икән... Аклыйсынмы, Вафа, үзе дә ышанмый! 3
Әмма, ни гаҗәп, Вафаның моңа һич исе китмәде. Бары «аңлыйм» дип кенә куйды. ~
— Юк. син, Вафа, чынлабрак уйла әле, нәрсә килеп чыга соң?— = дидем мин, яңадан кайнарлана башлап.— Димәк, ул мина үзе дә ф ышанмаган гаепне таккан, мине нахакка политик җинаятьче ясап. _ эштән кудырган — шулай түгелме! Син менә шуны мина аңлатып бир! 3
— Кеше өчен җавап бирүне бер дә яратмыйм, Хәбиб! — диде =
Вафа.— Ләкин Перов сүзләрен җиңел аңлап була, минемчә... Просто ~ сина ул кадәр зур политик гаеп тагар өчен аның дәлилләре җигәрлек __ түгел, нигезе юк, ипчек ышансын? “
— Алай булгач... х
— ...Нигә эштән кудылар дисен инде'5 Моның да сәбәбе ачык: 5
«фаш игү» шаукымына бирелеп, алар таякны катырак бөгеп ташладылар. Бары шул гына. я
— Бары шул гына!.. Әйтерсең, сүз тәкә башы турында бара!
— Юк, сүз тәкә башы турында бармый,— диде Вафа, җитди генә — Югыйсә, Перов синең кулыңа шундый козырь тоттырыр иде микән?! Монда ниндидер сер бар. Давай, син дәвамын сөйләле, аның әйткәннәре кереш кенә булгандыр — шулайрак сизәм.
— Дөрес сизәсең... Ул миңа «изгелек» эшләмәкче була.
— Ничек итеп?
,— Әгәр мин гаебемне өстемә алып, кичерү сорап, партоешма исеменә гариза язсам, ул мине эштә калдырырга вәгъдә итә.
— Так-так! Нинди гаепне өстенә алырга куша инде ул?
— Ну, янәсе, мин политик сизгерлегем җитмәү аркасында нәрсәнедер аңлап бетермәгәнмен, ниндидер хата фикерләр әйткәләгәнмен — менә шулайрак. Кыскасы, ул минем үземә белеп язарга куша.
— Менә хәзер мәсьәлә ачыкланды инде, Хәбиб дус!—диде Вафа, урыныннан торып.— Перов сипа килешер өчен кулын суза, аклыйсыңмы? Әгәр ул синең чынлап та кулак иярчене, колхозга каршы кеше булуына ышанса яки шуны исбат итәрлек дәлилләре кулында булса, ул моны эшләмәс иде, әлбәттә. Хафаза сүзләре генә җитми моның өчен, син аларны һәрвакытта кире кага аласың. Ләкин хикмәт анда гына түгел. Алар ботканы пешерделәр пешерүен, әмма ашаучы юк, ягъни коллективны синең шундый начар кеше булуына ышандыра алмадылар. Ә бу партоешма секретаре өчен мактаулы эш түгел. Менә хикмәт нәрсәдә. Хәзер ул үзенең позициясен ничектер ныгытырга тиеш—менә ни өчен ана синең гаризаң кирәк. Аңлыйсынмы?
— Ләкин бит мин аның кулына андый гариза язып бирмәячәкмен.
— Тукта, ашыкма. Бусы икенче мәсьәлә.
— Ничек икенче мәсьәлә? — дидем мин, бик гаҗәпләнеп.— Перов- нын гамәлен аклар өчен мин үз-үземә яла ягыйммы?! Бу бит акылга сыя торган эш түгел.
— Сабыр, сабыр!..
— Җитмәсә әле, кулыңнан алдап гаризаңны алырлар да барыбер эштән дә куарлар Ышан син.
— Юк, кумаслар. Перов сүзендә торыр. Торырга тиеш. Аның өчен сине чыгарып җибәрмәү файдалырак — инцидент шуның белән бетәчәк. Беләсең килсә, синең хәлне төзәтү өчен бу нң ансат юл.
— Гариза язумы?
— Әйе Гариза язу.
— Неужели син мина шуны эшләргә кушасын’
— Мин кушмыйм. Язасыңмы, язмыйсыңмы — анысы синең эш. Тик минем сиңа бер нәрсәне төшендерәсем килә. Бел, сине ачык партия җыелышының соравы буенча эшеңнән азат итәләр — приказда шулай диелгән. Димәк, аны беркем дә үзгәртә алмый.
— Туктале. Вафа, ни сөйлисең?! Хәзер генә үзең коллектив минем гаепле булуыма ышанмый дидең...
— Әйе. дидем. Ләкин, шуңа карамастан, җыелышның карары бар.
— Көчләп тагылган карар ул.
— Теләсәң ничек ата. әмма бар ул. Акка кара белән язылган, һәм аны бары синең гаризаң гына үзгәртә алачак.
— Юк. юк. Вафа дус! — дидем мин. башымны кат-кат чайкап — Дөнья әле бер мехбаза белән генә бетми, мин әле райкомга, обкомга, кирәксә, Мәскәүгә чаклы барып җитә алам. Бер гөнаһсыз кеше булуымны мин әле исбат итә алачакмын!
— Белмим шул,— диде Вафа, сүлпән генә,— белмим шул.
— Нигә? Бөтен җирдә дә Басыйр да Перов ишеләр түгелдер бит?
Вафа чыраен сытып куйды, күрәсең, ошамады аңа бу сүзләр. Бераз дәшми торды.
— Син. Хәбиб, бер нәрсәне айларга теләмисең.— диде ул. ниһаять.— Сыйнфый көрәш гаять кискенләшкән хәзерге шартларда политик гаепне өстеңнән төшерү бик авыр эш ул. Монда алиби юк... Әгәр синея Хафазага әйткән бер генә кыек сүзең расланса да. ниндидер гаепләүгә урын кала. Ярый, син кардан ак. сөттән пакь булуыңны исбат та итә алдың ди. ләкин моның өчен бит башта Хафазаның чеп-чи ялганчы, әшәке рәвештә яла ягучы икәнен күрсәтергә кирәк булачак Онытма, ул хәзер ялгыз түгел, аның әнә Перов. Решевский кебек таза терәкләре бар. Билгеле, алар барысы да бер сүздә булачак. Менә шундый нык фронтны «өзӘргә» синең көчең җитәчәкме?. Тагын шуны да исендә тот: алар гаепләүче, син акланучы, ә аклануы һәрвакытта авыррак-
— Димәк, синеңчә, инде аклану мөмкин түгел?
— Юк. мин алай дип әйтмәс идем Гаделлек ахыр чиктә жннеп чыгарга тиеш. Ләкин ничек булачак ул?.. Син бик тырыша торгач, Хафазаның бөтен җиткергән сүзләрен юкка чыгардың ди. син гаепсез, син яла корбаны Ниһаять, сине акладылар, ләкин сине аклау — Хафазаны батыру дигән сүз. чөнки ул яла ягучы гына түгел, партоешманы да алдаучы булып калачак
— Ләкин бит аны ул эшкә мәҗбүр иткәннәр! — дидем мин. ярсып.
— Жүләр сатма, зинһар! —диде Вафа, ачуланып.—Кайда синен дәлилең?
— Ул үзе әйтер... Әйтергә тиеш.
— Тиеш!. Тиле син Мәҗбүр иттеләр дигән нәрсә недоказуемый абсурд ул, беләсеңме шуны? Авызыннан чыккан сүзгә бары Хафаза үзе генә җаваплы.. Бала түгел бит ул Озын сүзнең кыскасы шул, син күпмедер дәрәҗәдә акланырсың. Басыйр белән Перовка чүп тә булмас, хәер, таякны катырак бөгеп ташлаган өчен Перов бәлки шелтә алыр, ә менә Хафаза туташ бу быкырдыкның бердәнбер корбаны булып калыр... Сия шуңа ризамы?.
Вафаның б\ сүзләреннән мин әллә ничек бөгелеп төшкәндәй булдым. Әйтерсең, иң авырткан сөялемә китереп басты ул' Ыңгырашырга җитеп, мин;
— Вафа, ник алай дип әйтәсең’— дидем.—Мин бит Хафазадан үч алырга җыенмыйм. Ачуым никадәр генә көчле булмасын, күпме генә рәнҗемим мин ана, әмма кичә генә әле миңа шундый якын кадерле булган бер кеше белән бүген ерткычлардай дошманлашу, шул зәгыйфь, куркак җан белән күзгә-күз очрашу, аңа нәфрәт белән карау, анын
йөзенә гаеп ыргыту, ниһаять, аны хур итеп, пычратып ташлау — бу минем теләгем түгел, Вафа, аңла син! Бик түбән чирканыч эш бу минем өчен... Башта ук шуны уйлап, мин күпме борчылып, газапланып йөрмәдем... Минем бөтен ачу-нәфрәтем тегеләрдә, безне аерган, безнең мәхәббәтебезне җимергән әнә шул шымчы Басыйр белән Перовларда Менә кемнәрнең явызлыкларын фаш итәргә, менә кемнәрдән үч алырга ♦ тиеш идем мин... Ә син Хафаза дисен!.. =
— Их, Хәбиб!—диде Вафа, ачынып — Мин әйтәммени аны. логика 5
әйтә, логика!.. Ә бу эштә логика шуннан гыйбарәт: син «тегеләргә» 5 пычак та эшли алмаячаксың, ә Хафазаны, үзен әйткәнчә, хур итеп таш- “ ларга мәҗбүр булачаксың, һичбер нинди благородный теләкләреңә ф карамастан! Менә шулай! =
Әйе. Вафаның логикасы рәхимсез иде. Мине тәмам гаҗизлеккә а гөшерде ул. Бәхәсләшер урын да калмады кебек. Ләкин шулай да бу = каһәр суккан хәлдән ничектер чыгарга кирәк ләбаса'.. Сонгы өмет у белән дигәндәй тагын Вафага карыйм:
— Нишлим соң. Вафа, нинди киңәш бирәсең, әйт. зинһар! Шул <
кара мөһер белән калыйммыни инде мин? *
— Читен мәсьәлә! — диде Вафа, авыр сулап.—Нинди генә киңәш i бирә алыйм мин сиңа. Хәбиб? Әгәр Хафазаны бутыйсын килмәс». я монда ике генә юл кала: яки расчет аласын да чыгып китәсең, яки • Перов тәкъдимен кабул итәсең.
— Мин моны беләм
— Белсәң, сайла инде.
Мин бик нык уйга калдым. Сайларга сайларга .. Икесенең берсен — бүтән чара юк. күрәсең.. Шуларнын кайсын куша мина акылым һәм вөҗданым?.. Хафазаны аяп түбәнлеккә барунымы, әллә аны корбан итеп булса да. акланунымы?.. Әгәр минем өчен дөреслек, гаделлек, ниһаять, йөз аклыгы кадерлерәк булса, соңгысын сайларга тиеш түгелме мин?.. Чынлап та үзе явызлык эшләгән кешене ни өчен аяп торырга?.. Бу нинди филантроплык?!. Кем моны эшләр иде?.. «Явызлыкка каршылык күрсәтмәү!» — юк, бу кагыйдә белән кешеләр яши алмаганнар, яшәү мөмкин түгел... Хафаза да. ниһаять, моны белергә тиеш.
Инде безнең арадагы мәхәббәт әнә шулай адәм хуры булып, дошманлыкка әйләнеп бетә икән, моның өчен кешеләр мине гаепләмәсләр. Сәбәпчесе билгеле
Кыскасы, менә шулай .. һич икеләнмичә мина үземне аклау өчен хәрәкәт итә башларга кирәк. Ин дөресе шул булачак
— Вафа дус,—дидем мин, яңадан гелгә килеп —Мин сайладым.
— Хуш, нәрсәне?
— Мин Перов тәкъдимен кире кагам... Иртәдән үк үземне аклау чарасына керешәм. Ни булса шул'
— Ярый, хәерле сәгатьтә! — диде Вафа, ничектер битараф кына— Әлбәттә, син бу эшнең бөтен ягын да уйлагансыңдыр инде?
— Уйладым... Мина гаделлек кирәк, мин акланырга тиешмен Инде Хафазага авырлык килә икән, үзенә үпкәләр, минем башка чара юк.
— Син хаклы,—дип куйды Вафа.
— Тик енн мина тагын бер киңәш бирсәң иде,—дидем мин, аз гына дәшми торып
— Нинди киңәш?
— Кая барыйм, кем исеменә языйм икән?-
_ Син хәзергә берни дә язмын тор.— диде Вафа — Башта сөйләшергә кирәк. Мин сиңа райкомга барып, анда Мангушев дигән бер иптәш белән сөйләшергә кушар идем Уйлап эшли торган төпле егет... Барысын ла ана ачыктан-ачык сөйләрсең Шуннан ул үзе енна кемгә, ничек итен язарга кирәклеген әйтеп бирер. Аңладыңмы? .
— Әйе, аңладым... Ләкин ул мина ышаныр микән сон?
— Ник ышанмасын — ышаныр Син бит хәзергә мәсьәләнен якадан каралуын сорыйсың—шулай түгелме'4 Бу бик хаклы таләп.
— Әйе, хаклы таләп,—дидем мин, уйланып—Тик ул ялгыз минем таләп кенә булып калмаса иде.
— Ә син анысы өчен борчылма!—диде Вафа, мине юатырга ашыккандай.— Мәсьәлә бер кузгалгач, куәтләүчеләр дә табылыр Менә мин үзем дә Мангушевка әйтермен әле... Аннары синең Васильев белән араң ничек?
— Моңарчы яхшы иде . Ул теге җыелышта булмады бит. Сонын- нан белгәч, карт бик борчылган дип әйттеләр. Хәтта, мин бу эшне бодай гына калдырмыйм диеп тә әйткән, имеш.
— Әнә күрдеңме,— диде Вафа, җанланып.— Бу бик важно. Васильевны райкомда яхшы беләләр, хөрмәт тә итәләр, аның сүзенә, һичшиксез, колак салачаклар. Беләсеңме, Перов үзе дә аңардан әзрәк шүрли,— карт кыек эшне бер дә яратмый бит.
— Белә.м мин аның ул гадәтен..
— Аннары тагын сер итеп кенә әйтим, синең урынга Басыйр Рәжәповны куярга чамалап торалар..
— Шулаймыни? — дидем мин, бер дә гажәплән.мичә.— Басыйр үзенекен алыр, юкка гына тырышмагандыр
Аннары әллә ничек уйламастан гына сорап куйдым.— Ә Хафазаны нишләтерләр икән, мин аклана калсам, аны эшеннән чыгармаслармы5
— Борчылма, чыгармаслар,— диде Вафа, тыныч кына.
■— Ләкин син ана начар булачак дидең бит?
— Мораль яктан — әйе.. Ышанычын югалтыр, кешеләр күзеннән төшәр, ихтимал, шелтә бирелер.. Ә эшеннән чыгармаслар — кечкенә кеше бит әле ул, бары өйрәнчек кенә. Сез әле. егетем, яңадан бергә эшләрсез, бәлки яңадан дуслашып та китәрсез.
Мин ана, нәрсә бу — үртәп әйтәме, әллә чынлапмы дип, бик гаҗәпләнеп карадым. Ләкин Вафа бик гади бер нәрсә әйткәндәй һич исе китмичә көлемсерәп кенә тора!
— Ничек син моны әйтә аласың, Вафа? — дидем мин, тәмам аптырап.
— Нигә? — диде Вафа, ваемсыз гына.— Мәхәббәт бит ул. әгәр чын икән, тиз генә үтеп китә торган нәрсә түгел. Бигрәк тә яраткан кешен гел яныңда булып торган чакта. Барысы онытылыр, ә мәхәббәт әкренләп терелер...
— Чынлап әйтәсеңме син моны?
— Бик чынлап.
— һәм син минем Хафазаны кичерә алуыма да ышанасыңмы?
— Ничек кенә әле! — диде Вафа, бу юлы рәхәтләнеп көлә-көлә.— Тиле, мәхәббәт нәрсәне генә кичерми ул!..
һәм кинәт минем күз алдыма Вафа әйткәннәр чын булып килде дә басты. Прексездән хәтта тетрәнеп киттем Булуы бик мөмкин бит моның, бик мөмкин! Нишләп соң әле бу нәрсә бер генә тапкыр да минем уема килмәде?!. Килмәде, әмма күңелем нидер сизенә иде түгелме?.. Бу куркыныч бар икән ләбаса, бар икән, тамыры бөтенләй үк корымаган икән! Ләкин мондый тирән ярадан соң минем мәхәббәтем терелергә тиешме, кирәкме, ярыймы ул? Терелә калса, мин үземне гомерлек газапка, бәхетсезлеккә дучар итмәмме'4. Мәхәббәт ышанудан башка була алмый бит, була алмый, ә мин ул ышанычны яңадан ничек итеп кайтарыйм сон?!.
— Юк. бу булачак түгел,—дидем мин, тешләремне кысып,—булачак түгел!!.
— Ә син алдан кычкырырга ашыкма, дус кеше! —диде Вафа, сабыр гына.— Тормыш бу, кешене кырыкка бөгә...
— Әйтмә, әйтмә. Вафа, минем бөгеләсем килми!—дидем мин, башымны кат-кат чайкап.
Вафа сынагандай беравык мина җитди генә карап торды, аннары йомшак кына әйтте:
— Менә нәрсә. Хәбиб, син аргансын, нервыларын да кузгалган, сиңа хәзер ял кирәк Бүгенгә житәр Сөйләшәсен сөй *
щунын белән бетерик. =
Әйе. Вафа дөрес әйтә. Мин хәзер үземне кыйнап ташланган эт § шикелле тоям. Зиһенем дә әллә ничек чуала башлаган кебек... Җитте, 5 ахрысы, бик житте... Кайтырга кирәк. Авыр гына сулап мин урыным- ® нан тордым. Ф
— Ярый. Вафа.—дидем, ана кулымны сузып,—бөтен әйткән сүзлә- _. рен. биргән киңәшләрен өчен рәхмәт! Бел. синнән башка минем бүтән а килеп төртелер кешем юк иде
Ул «анлыйм» дигәндәй башын гына какты һәм мине ишеккә чаклы ® озата чыкты. Аерылышкан чакта гына шулай да әйтеп куйды:
— Хәбиб, син давай бу хәлне артык зур трагедиягә әйләндермә. < ашыгыч нәтиҗәләр ясама, үзеңне тыныч тот!
— Рәхмәт. Вафа!
Мин тагын бер мәртәбә анын кулын кыстым. я
Урамда күз бәйләнерлек караңгы иде инде. Кич ничектер тымызык- монсу. томанлы, фонарьлар да кабынмаган — аяк астын шәйләп булырлык та түгел Мин чокыр-чакырлы иске троту ар буйлап, тәрәзәләрдән төшкән яктыда бик тонык кына чагылган суларга басмаска тырышып. шулай да әледән-әле суның нәкъ күзенә баскалап, китеп бардым. Трамвайга утырасым килмәде. Каюм Насыйри урамына борылдым, аннан Татарстанга килеп чыктым Монда яктырак иде. һәм кызулап, туры гына үзем торган Куйбышев урамына таба атладым.
Мин кайтып кергәндә Серафима түтәй кухняда ялгыз гына үзенең зур таш чәшкәсеннән чәй эчеп утыра иде. Мине күрүгә:
— Хәбиб, син бүген эшкә бармадыңмыни? — дип сорады.
— Нигә? —дидем мин. аптырабрак.
— Фая килгән иде. сезне бик озак көтеп утырды.
Мин бусагага ябышкандай катып калдым.
— Хафаза?!.
— Әйе инде...
— Күптәнме?
Серафима түтәй мина бик сәерсенеп карады, гүя ул минем тавышымны танымый пдс.
— Әле бик күптән түгел,—диде ул. күзләрен миннән алалмыйча,— китүенә бер ун минут булыр.
Мин шул секундта ук кире борылып чыгып та киттем Ак-караны күрмичә, ашыга-ашыга Хафазалар торган якка — Болак буена таба атладым Кичке томан эчендә селкенгән шәүләләрне, лна охшаса охша- м i. .1 |;> куып ЖИТӘМ ДӘ узып КИТЭМ, куып ЖИТӘМ .
Хәер, мин әле ни өчен болан йөгерә-атлый баруымны да аңлап жнт- кермим... Аны куып житәр өченме, күрер өченме?.. Ләкин хәзер 6v мөмкин түгел бит инде—ун минут эчендә ул өенә кайтып жнткэн булырга тиеш. Әллә минем бу берни белештермичә ашыгуым нрексездән туган бер рефлекс кынамы’
Шулай бара-бара мнн адымнарымны ничектер һаман әкренәйтә башладым. Болак чатына җиткәч. ниһаять, тукталып калдым. Хафазаны куын житү яки артыннан өенә барып керү—бу. беләсезме, нн белән бетәчәк?!. Юк, зиһенем әле сау чакта, үземә-үзем әле хужа чакта мина туктарга кирәк, туктарга1.. Шәүлә куып барудан мәгънә юк, мәгънә калмады... Мнн кире борылдым Абына-сөртенә кире киттем . Әгәр шушы минутта мин үксеп җибәрсәм, мона берәү дә гаҗәпләнмәс
>К. У » № 12.
81
иде Ул, Хафаза бәгяркәем мина килгән, көткән, озак көткән!.. Ә мин анын ялганын фаш итмәкче булам, кемнәрдер алдына барып, үземне акламакчы, аны гаепле итеп калдырмакчы булам Мин тап-таза ир башым белән шул кечкенә, зәгыйфь жанга каршы көрәшмәкче булам.. Ниндидер бер ярсу-тәвәккәллек йөрәгемне ялкындай каплап алды, шушы жепшек, томанлы төнгә кычкырып әйтәсем килде: «Юк, булмас бу. булмас, кичәге мәхәббәтемне мин бүген аяк астына салып таптамаячакмын!.. Бөтенесен үз өстемә алам—тәүбә дә юк, аклануда юк!.. Бер селтәнүдә барысын өзәргә, бетерергә, ташлап китәргә —бары шул гына».
...Икенче көнне мин торып, әйбәт кенә юынып, чиста күлмәк, яна костюмымны, шулар өстеннән зәңгәр плащымны киеп, соңгы тапкыр мехбазага киттем. Көн бик жылы — йомшак, бик якты иде. Фәрештә канатыдай .. Шуның шифасыдырмы, минем дә жаным гажәп тыныч иде, кичәге газаплардан берни дә калмаган, гүя барысы да үэ урынына кайткан, утырган... Хәтта киләчәгемне дә мин бүгенге көн шикелле яп- якты итеп күрәм сыман...
Мехбазада эшем тиз бетте. Бухгалтерия миңа расчетны әзерләп үк куйган икән. Үткән айның ике атнасы, бу айның биш көне өчен хезмәт хакын, шуның өстенә сигез ай эшләгән өчен тиешле отпуска акчасын бирделәр һәртөрле тотып калулардан сон кулыма йөз егерме сум тиде. Бу бик зур акча иде. Торып була икән әле. дидем мин, хужаларча салкын исәп белән. Аена ун тәнкәгә дә торып өйрәнгән кеше без.
Кулыма приказ күчермәсен дә бирделәр. Акчаларны бик эчкәре жыйдым, ә бу күчермәне бөгәрләп тышкы кесәгә генә тыккан булдым. Ул миңа кирәкми иде.
Мостафаны тагын күрә алмадым — ниндидер эшләр белән мехком- бинатка киткән, диделәр. Шулай итеп, берәү белән дә күрешмичә диярлек, яңадан бер вакытта да аяк басарга туры килмәячәк мехбаза- дан мин чыгып киттем. Минем өчен күңелле жир, яхшы жир иде бу мехбаза Шушында сигез ай эшләп, мишәр абзыйлардан каракүл бизәкләрен «укырга» өйрәндем, шушында Басыйр кебек чүпләрдән башка, әйбәт иптәшләр таптым, шушында, ниһаять, беренче яратуның үкенечле ләззәтен татып карадым, инде менә.. Ярый, сынмыйк, сыкранмыйк!.. Илдә чыпчык үлми, дигәннәр безнең агайлар.
Бәкер дус, минем хикәям шушының белән бетте, инде нокта куйсам да ярый торгандыр. Ләкин синдә: шуннан сон ни булды’ дигән сорау туарга мөмкин. Бик кыска белешмә рәвешендә генә әйтеп китим, булмаса.
Башта язганымча, максатым бер ел эшләп, кая да булса укырга китү иде. Хәзер инде бу минем өчен бердәнбер теләк һәм чара булып калды Ләкин кая китәргә? Баштарак мин Казан университетына керү турында уйлана идем. Эшләр болай булып киткәч, минем Казанда һич каласым килми башлады. Саф һавага сусагандай, күңел өзелеп яна жир. яна кешеләр тели иде Аннары миндә кинәт кенә энергетика белгечлегенә укыйсы килү теләге туды. Әледән-әле Ленинның электрификация турында әйткән даһи сүзләре искә төшә дә тора Минем өчен хәзер, бәлки, нәкъ менә шул баганалы юлга чыгу кирәктер дә. Мәскәү- дән кала тагын Иваново шәһәрендә дә энергетика институты бар икән. Тыныч кына, бирелеп кенә укыр өчен шушы кеше таптамаган аулак шәһәрне сайларга булдым. Ләкин көзге имтиханнарга бик ерак иде әле... Ана чаклы нишләргә, вакытны кайда үткәрергә? Серафима түтәйдә бүлмә биләп, эшсез тик яту мөмкин түгел. Гомумән тик ята алмыйм мин... Дөрес, миңа хәзер институтка керер өчен нык кына әзерләнергә
кирәк, ләкин монда түгел, чөнки күп хатирәләр саклаган 6v бүлмәдә Һич тә каласым килми иде. Серафима түтәй дә тора-тора да <Фая нигә килми, ни булды?» дип сорап куя Юк, моннан китәргә кирәк, китәргә'
Иделнең, тулып, жәерәп ташыган чагы. Беренче пароходлар төште. Аларнын сузып-сузып кычкырткан тавышлары күңелләрне жилсетеп. әллә канларга чакыра дәшә кебек . Җанны кая куярга белеп бул- ♦ мый... оер Әстерханга төшеп китәргә днп тәмам жыенып та беткән х идем, ләкин тыелып калдым — акча кызганыч, акчаны сакларга кирәк § иде Шуннан сон тоттым да Май бәйрәменен икенче көнендә ат-арба- 5 лар төяп йөртә торган иске «Волгарь» паромына утырып үзебезнен = Югары Осланга чыгып киттем Ул елларда әле Казан халкы шул « якка күпләп дачага чыга торган иде Мина да бу нәрсә .харам булмас _ дип. шундагы бер түтәйдән арзан гына почмак табып, торып калырга 2 булдым Кайтып, барлы-юклы әйберләрем һәм китапларым белән = күтәренеп тә килдем. Шулай итеп, уйламаган жирдән генә Югары ~ Осланда тора башладым. Ерак түгел генә Печище тегермәне бар. _ ә минем нык-таза чак, һәм менә ара-тирә шул тегермәнгә барып, бар- < жага он төяшә идем. Белешмә-мазар сорамыйлар, акчасын шунда ук * түлиләр, иш янына куш дигәндәй, бу мина ярап куя торган иде -
Югары Осланда мин июль урталарына чаклы тордым Аннары бер атна-ун көнгә генә Япанчыга кайтып килдем Ә август башларында » инде мин тәвәккәлләп Иваново шәһәренә китеп бардым
Имтиханнарны укышлы гына биреп, әлеге шул энергетика институтына укырга кердем Яңадан студент булдым Еллар авыр нде «Лаеш шулпасын» шактый эчәргә туры килде. Аннары татарлардан мин бер үзем генә идем. Шәһәри Казанны, милләттәш туганнарны ирекссздән ннрәп сагынган чакларым булгалады. Әйе ирексездән Кайчагында онытылып «Хәмдиягә сүз әйтмәгез, зиһене таралган чагы.. » дип жырлый башлый идем дә аннары кинәт өзелеп, үз-үземә «Син. Хәбиб, бозау булма!» дип бармак яный идем һәм күзгә килгән яшьләрне селтәп ыргыта идем.
Дүрт елдан сон мин институтны тәмамлап, инженер булып чыктым Дәүләт комиссиясе мине Үзбәкстанга билгеләде. Ике дә уйламыйча риза булдым Кайчандыр мина кояшын һәм икмәген биргән юмарт илгә үземне бик бурычлы саный идем. Белемемне, дәртемне, өметләремне куш учыма салып дигәндәй, киттем мин шул эссе-аяз илгә! Бу 1936 ел иле Шул елдан минем озын хезмәт юлым башланды.
Инде менә ике елдан мина алтмыш яшь тулачак. Бәкер дус! Гомер узды Исте жилләр. күчте комнар Өметләрнең кайсылары үтәлде, кайсылары юк Ә мин эшләдем дә эшләдем \йлар артыннан айлар, еллар артыннан еллар үзем суздырган электр чыбыгы буйлап китә торды Тулаем алганда, мин канәгать. Үзбәкстанда хәзер Ильич нуры кермәгән өй калмады Шулай нтеп, үземә тигән эш агачынын жи мешен әкренләп өзеп бетереп киләм Дөресен әйтергә кирәк, татлысы да. әчесе дә күп булды. Табигый хәл!. Тик менә мин үзем генә жимешсез, кысыр агач булып калдым Син беләсең инде минем хатыным да. балам да юк Вакытында өйләнә алмадым Моның сәбәбен бер Хафазага сылтасам, һич тә дөрес булмас нде Әйе. Хафаза минем йөрәгемә кадалган шырпы булды, ләкин ул күптән ит белән үрелде, күптән онытылды Дөрес, баштарак мин хатын-кыздан ничек дим, гайрәтем чигеп, бизеп йөрдем Аннары тора-бара бу ятлашу, бу чиркану бетте, басылды Мин бит тап-таза ир идем, шулай \к аскет та. ханжа да түгел идем, һәм яшермим, хатын-кызсыз да тормадым. Ләкин ни хикмәттер, шуларнын берсенә дә чын. гнрән мәхәббәт миндә яңадан уяна алмады. Ә чын мәхәббәттән башка өйләнүне ничектер жаным кабул итмәде Кыскасы, ычкындырдым мнн өйләнү вакытын, ә инде олыгаюга киткәч, әйтик, утыз биштән сон. тәвәккәлләү бик чнт«Н
икән. Әлбәттә, бу мәсьәлә мине һәрвакытта борчып килде, картлыж якынлаша башлагач, аеруча нык уйландырды, әмма, нихәл итәсең, булмый менә, мәжбүр итә алмыйм үземне, ялгызлыгыма өйрәнеп җиттем, ә ахрын уйламаска тырышам.
Сине бәлки Хафаза язмышы кызыксындырадыр, кайда ул, ни булды ана дип сорыйсың килә торгандыр. Нәрсә әйтим? Мин үзем дә бик озак вакыт аның турында хәбәрсез яшәдем. Башта Иваново, аннары Ташкент дигәндәй, аралар да бик ерак булды, еллар да күп үтеп китте. Яшермим, баштарак мин аны еш кына исемә төшереп, кайда, нишли икән? дип уйлана торган идем. Оныттым дисәм дә, Бәкер, ул кызый күңелнең әллә кайсы гына төшендә һаман яшеренеп ята бирде...
Сугыштан соң мин Ташкентта һич көтмәгәндә генә элек мехбазада бергә эшләгән бер кызны очраттым. Билгеле, Хафаза турында сорашмыйча түзә алмадым. Ул кыз (хәер, бу вакытта инде ул ханым иде) миңа шуны сөйләде: Хафаза миннән сон мехбазада бер ел чамасы эшләп йөргән, шул арада пединститутны бетергән бер башкорт егете белән танышкан һәм шул егет аны үзе белән Уфага да алып киткән. Хәзерге вакытта да шунда яшиләр ди... Хафаза бик әйбәт кенә тора, имеш, өчме-дүртме баласы да булган икән инде, кыскасы... әнә шулай... Хатын булыр өчен генә яратылган кыз иде ул, нйһаять, үзенә кирәкне тапкан... Бу хәбәрне сөйләгән ханым белән минем яңадан оч
1966—64 ел.
Казан.
рашасым килмәде.
Бетте шикелле. Арыдым да бугай. Син инде, Бәкер дус, миннән: «Ни өчен бу нәрсәне яздың?» дип сорама. Нәтиҗәне үзең яса. Ә мина язмыйча мөмкин түгел иде, иртәме, сонмы мин аны барыбер язарга тиеш идем. Каберемә алып китә алмыйм мин аны!..
Әгәр Ташкентка килергә уйласаң—көз яхшы. Көзен тәмле исләр дә күбрәк була, арыклардан сулар да чистарак ага. Җылы, тымызык, рәхәт вакыт. Мин үзем гомер буе ялгыз яшәгән кеше булгач, аш-суга тәмам өйрәнеп житте.м диярлек. Үзбәкчәләп әйткәндә: «Плауны жөдә һәм саз кыламыз да... Безгә һәм мпһман болеп килең ахыр, жүрә-жан, килең!»
Хуш, бигайбә!