Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТӨН КУНА БАРУ

С Антонов,
рус язучысы

барудан баш тарттылар..
— Юк, Володя, сорама да .— диде Гриша, юл тузанына тал чыбыгы белән сугып.
Башка малайлар да аның белән бер сүздә иде булса кирәк, эндәшмәделәр. Федя булып хәтта Федя да якламады: Володяны аеруча дус итә иде бит ул.
— Булмый Сорама да — диде Гриша һәм малайларны ияртеп китеп тә барды.
окушкино балалары Володяны төнл • ат сакларга алып
Иске картуз, киндер күлмәк, сәләмә балаклы озын ыштан кигән, чебиләп беткән ялан аяклы малайлар җыйнаулашып кайтып киттеләр. Ә Володя. Ушнә елгасының текә ярына урнашкан өйләренә таба борыласы урында, кузгалмыйча, алар артыннан карап калды.
Ллар бергәләп кузна уйныйлар, балык тоталар, көймәдә йөриләр, куышып уйныйлар иде бит Дус иделәр Шулай да менә төнлә ат сакларга алып барасылары килмәде.
«Нигә алай? Әллә, чит кеше дип. минем өчен жавап бирүдән куркалармы?» — дип уйлады Володя
Алай дисән, 5тьяновлар семьясыннан берәүне д. Кокушкнно крестьяннары чит итмиләр иде. Крестьяннар анын әтисен, п.итн бак ихтирам итәләр. Володя моны көн саен диярлек күреп юра Билгеле, андый ихтирамны казана белергә дэ кирәк.
«Төнлә мин куркып, бер бер хәл булмагае дип шикләнгәннәрдер . Куркудан йөгереп китәрмен дә. тешен ыржайтып торган бүре авызына барып керермен, шуннан бүре мине урманга алып китәр, дигәннәрдер. » — дип. Володя үзсүзләнеп күзләрен кысты да елмаеп куйды
Кичке аш ашаганнан соң. тәмам карангы төшкәч, ул посып кына урамга чыкты
Менә иске өй. ишек алдындагы флигель, бакча һәм коймалар артта калды Кайдадыр еракта болын, анда малайлар, атлар бар. анда шүрәлеләр. су анасы һәм таты әллә нәрсәләр бар. дип куркыныч әкиятләр сөйлиләр.
Салкын, тирә-юнь тып-тын Куаклар әллә нинди зур бүрек кигән, кулларын як якка җәйгән кеше кебек, яки арт аяк тарына басып, менә- мснә синен өскә ташланырга торган аю сыман, яисә әкиятләрдә дә булмый торган коточкыч бер нәрсә булып күренәләр Бирса». төнге болын уртасында, урман эчендә, чокырлар арасында, шулай да үзеңне ялгыз сизәсең икән
Володя үзенең бераз шикләнгәнен сизде Хяклары үзенн»н үзе әкренрәк атлый башлады
Әллә нинди бүрекле юлбасарларга охшаган куак кинәт кк т-бптак тарын селкеп куйды якынрак кил әле. кил, янәсе! Күренермен мин сиңа күрмәгәннәрение! Әнә теге куак артында, текәлебрәк карасак, ике кеше посып тора Әлбәттә, явыз бәндәләр ннд. алар, кеше җанын бер тиенгә куймый торган әдәмнәр. Моннан ерак тугс.т, күрше урманда, сай гына бер чокыр уртасыннан ага торган чишмә буенда кеше талау чыла-р урман каравылчысын үтереп ташлаган бит әле Үтерүчеләр аны карт агачка бәйләп куйганнар, ул агач әле д« булса бар. тик корыган инде Канчан корыган, нигә корыды икәтР Бәлки кайгыдандыр*
Ульяновларның балалары шул урманга барып йөриләр иде Володя теге шомлы чишмә янына да барырга курыкмый иде Ә менә хәзер кот очарлык ук бу лмаса да, ничектер куркыныч
Ллдл уннарча чакрымга сузылган ктп карангы әрәмәлек. урманнар
Ичмасам менә б\ тынлыгы булмасын иде әйтерсең, дөньядагы битен җал иясе үлеп беткән һәм берәүнең дә синдә эше юк
\лда, куаклар артында, зур гына бер карамчык күренде \ның өстендә нәрсәдер ялтырап-ялтырап китә иде Ул шәүләдән тагын берсе аерылды Үтлы арба нчән .. яныннан кеше ат тый' Володя җиңел сулап кунды Ул инде аг пошкыруын да ишетте Тик менә ялтыраганы нәрсә ".к.тн соң аның? Володя арба өстенд » яткан тәгәрмәчне, артга эленеп торган дегет чиләген күреп алды... Әһә! Дегет ялтырый икән Кешесе дә күренә башлады, ул ун яктагы арт тәгәрмәч урынына кыстырган колганы рәтләп маташа.
- Әй. акыллым, ки т әле' дип кычкырды бу кеше Володяга
Володя арба янына йөгереп килде
— Б\ 1ЫШ әле. энекәш.. диде бу кеше һәм. Володяга әйбәтләп карап алгач, кинәт гаҗәпләнеп. — Ульянов малае түгелме соң син?' Владимир гугелме?- диде.
- Әйе. Владимир.
Володя аны белми нде. Бу агай Кокушкино кешесе түгел, берәр
күрше авылдай булса кирәк Бераз яктыра к булса. Володя аны таныган да булыр иде. бәлки.
— Мин сезне танымыйм, исемегезне дә белмим.— диде Володя
— Ә мин сине менә мондый вакытыннан беләм.— дип. агай сөялләнеп беткән юан бармакларын, иелеп, жиргә үк тидерә язып күрсәтте.—* Матвей атлы мин. Синен бабаң, мәрхүм, мине корсак чиреннән коткарып калган иде... Берничә тапкыр әле...
— Хәзер белдем инде. Ни булды соң болай?
— Арбам иске... Таудан төшкәндә чыдамады Менә шуның белән җәфаланам. Бирерәк кил әле. В шдимир! Мин арбаны күтәреп торыр- а:ын, син бу колганы урынына куй, балакаем . Булдыра алырсыңмы? Я, бир әле кулыңны.
Зур сакаллы, таза гәүдәле, кырык биш яшьләрендәге бу кеше Володячың кулын тотты да арба астына тыкты:
— Менә колганың очы шунда. Таптыңмы? — диде агай, колганы капшатып.
— Таптым...— диде Володя һәм бу кыска сүзне яратып.—Таптым,— дип, тагын кабатлады.
— Менә монда мин аны бау белән каты итеп кысып бәйләп куйган идем, нык иттереп... Сизәсеңме?
— Сизәм, сизәм, Матвей агай!
— Колгасы ычкына торган түгел Тик очын менә монда кертмәсән. читкә авышуы бар.— дип, Матвей агай Володяга очны кая кертергә икәнен күрсәтте.— Сизәсеңме?
— Сизәм. Матвей агай!
— Менә шулай. Хәзер инде мин арбаны күтәреп торыйм, ә син кертергә тырыш.
Матвей учына төкереп, кулларын ышкып алды да: «Раз два! Взяли!!» — дип. арбаның артын җиңел генә күгәрде.
Володя бөтен көче белән колганың очына ябышты һәм бераздан:
— Булды, Матвей агай! Төшерегез! — диде.
Матвей арбаны төшереп, булдымы икән дип тикшереп караганнан сон, хуплап:
— Йәкъ взенә баскансың! Менә хәзер тәмәке кабызып җибәрергә була,— диде.
Ул чакма ташын сугып, тәмәкесен кабызды да;
— Ә син болай кая барасың соң, Владимир? Төн җиткән ич
инде! — диде. .. ..
Тавыклар кунаклаганда ук йокларга ятмый торган тынгысыз кешеләрне яратканга булса кирәк. Матвей агай болан дип шаярып, хуплап әйтә куйды:
— Әллә йөреп керергә дип чыктыңмы? Иөрердәй-карардай нәрсәләр бар шул: кичен бөтен нәрсә икенче төрле күренә, көндезге кебек түгел. Иртә таңда да бөтен нәрсә башкача була Менә шулай, бу тормышта өч төрле яшисең булып чыга Шулай да кая җыендың сон. Владимир?
— Малайлар янына ат сакларга барам...
— У-у! Бик хуп.— диде Матвей ага —Мин дә төнлә ат сакларга барырга ярата идем Алары бүгенгедәй хәтеремдә, ә менә шуннан соңгы хәлләрнең күбесен онытып бетергәнмен.. Я ярый, утыр алайса, алып барыйм.
— Рәхмәт, мин җәяү генә барам,— диде Володя.
— Сина кай якка барырга кирәк сон? Кокушкиноныкылар гадәтгә атларын менә бу чокырлардан ары көтәләр .. Ә сиңа кай якка?
— Шунда. Матвей агай. Нәкъ эзенә бастың!
Матвей елмаеп куйды.
— «Нәкъ эзенә* дисеңме?! Мина әллә ни әйләнеч түгел. Юлдан
бераз борылам да сине малайлар янына илтеп куям Утыр' Утыр? Кеше белән бергә күңеллерәк була ул.
— Кеше белән күнеллерәктср анысы.— диде Володя, аның сүзен жөпләп.— шулай да мин жәяү генә барам.
Матвей гаҗәпләнеп кулларын жәеп җибәрде.
— Нигә? Бурычлы булып калырмын дисеңмени? Мин бит сине булышуын өчен илтәм, мин барыбер сиңа бурычлы. Әйдә киттек!
— Рәхмәт. Бик риза булыр идем дә, ләкин мина китәргә кирәк — бер ялгызым барырга кирәк.
Матвей агай гажәпләнеп:
— О-о! — дип кенә әйтә алды
Шуннан соң Володя малайларның аны төнлә ат сакларга алып бармауларын һәм шу на төнлә берүзе генә барырга чыкканын сөйтәп бирде.
Матвей агай, малайның бу эшен хуплап, зур авыр кулы белән сүзсез генә аның җилкәсеннән каккалап алды. Аннары арбасына утырды да аның дилбегәсен кагып, китеп барды.
Володя тагын ялгызы калды
Уң якта да — куаклар, сулда да — куаклар, каеннар Алда чокырлар, урман. Алар барысы шомлы, кап-караңгы.
Володя еракта тәгәрмәч шыгырдавы, туры атнын пошкырган тавышы тынганын көтеп торды да алга таба атлады.
Малайлар учак тирәсенә чикмәннәрен жәеп ятканнар Якында гына, муеннарында кыңгырауларын ялкау гына чыңгылдатып, тышаулы атлар утлап йөри иде.
Башта янган учакка карап торып, аннары күк йөзенә күз салсаң, бер мәл йолдызларны күреп булмый. Күккә учак яныннан торып карасаң да йолдызлар күренми Гриша уттан читкә борылып карады да:
— Кара әле! — дип кычкырып жнбәрде
Ул үзләренә таба нинди шәүлә килүен озак вакыт аера алмый торды
Ниһаять, ул танып алып:
— Володя! Ялгызынмы? Бер үзеңме? — дип шатланып сорады.
— Ялгызым. Бер үзем,—дип жавап бирде Володя.
Р САБИРОВ тәрҗемәләре.