Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИНЕЛЬСЕЗ СОЛДАТЛАР


Вакыйф Нуруллинның «Шинельсез солдатлар» '
дигән повесте, исеме үк күрсәткәнчә, бүгенге
33—35 яшьлек ир-егетлә- ребезнең сугыш
елларына туры килгән балачакларына
багышланган.
Ул чор (әйе. вакыт үлчәвендә бик кыска
булса да ул—чор) турында татар әдәбиятында
да, илебез һәм дөнья әдәбиятларымда да
әсәрләр бик күп. Без, сугыш вакытында, я
сугыштан соң туганнар, ул әсәрләр••-ң шактыен
укып, күңелдән генә булса да, үзебезне сугыш
кырында, фронтның икенче алгы сызыгында
булган тыл хезмәтендә итеп тойганыбыз бар. Бу
тойгыларга әти-әниләребезнең, абый-апалар-
ның әрнеп сөйләгән барлык үз күргәннәрен,
аларның күз төпләренә, маңгайларына артык
тирән сырылып калган җыерчыкларын да
өстәсәң!..
Кыскасы, безнең аңыбызда ул еллар
турында шактый тулы гомуми мәгълүмат бар
һәм бу мәгълүматка принципиаль яңа детальләр
өстәү җиңел эш түгел.
Дөресен генә әйткәндә, «Шинельсез
солдатлар» әнә шул безгә билгеле булган
бихисап куп детальләрдән хасил әсәр.
Билгеле, детальләр белән эш итүнең ике
ягы бар: берсе — укучыда «мин болармы күптән
беләм инде» дигән фикер уятып, әсәрнең
кызыклылыгын алдан ук киметеп кую: икенчесе
— әсәрнең ышандыру көчен арттыру. Гасырлар
дәвамында гел бер төрле генә йөреш ясаган шах-
мат фигураларыннан кызыклы комбинация
оештырып булган кебек, Вакыйф әнә шул
мәгълүм детальләрдән мавыктыргыч һәм
ышандыргыч сюжет кора алган.
Таякларга атланып тарихның дәһшәтле
чорына килеп кергән малай-шалайларга ияреп,
без дә көчәнмичә генә, кая юл тотканыбызны
абайламыйча гына повестьның сюжет
юлларына кереп китәбез.
«— Герман безгә каршы сугыш ачкан!
Аннары кайсы кайда кырда эшләүче ир- атлар
да, җиккән атларын чаптырып, авылга
кайттылар.
Барысының йөзләре җитди, бсрчулы иде. Ә
без, малайлар, бу хәлгә бераз сәерсенеп тордык
та, берни булмагандай, яңадан уеныбызны
дәвам иттек. Чөнки кайда сугышалар, кемнәр
сугыша Дип соравыбызга каршы.
Миңлеәхмәтнең атасы:
— Ерак ул, оланнар, моннан күренми,—
дигәч, безнең өчен ул сугышның кызыгы беткән
иде инде». Повестьның эчтәлеген сөйләп
торуны кирәк тапмыйча, алда китерелгән өзек
турында гына берничә суз әйтәсем килә
Игътибарны җәлеп иткән беренче нәрсә —
Миңлеәхмәт атасының портреты. Әнә ул кисәк
кенә бозылган кәефен авырлык белән
тезгенләп, малайларның ачу китергеч беркатлы
сорауларына җавап бирергә көч таба. Бу
җавапта, аның әйтелеш формасында. Миң-
леәхмәт атасының агарып калган йөзен дә,
шомлану катыш нәфрәттән караңгыланып
киткән күзләрен дә, нишләргә белмичә
аптыраудан, дулкынланудан бүртеп типкән чигә
тамырларын да күреп була. Миңлеәхмәт
атасының кыяфәте турында
1 Еакыйф Нуруллин. Шинельсез солдатлар. Татарстан китап нәшрияты. Казан, 1968 ел.
ләм-мим әйтмйчә, В. Нуруллин бу портретны
ничек безнең күз алдыбызга китереп бастыра
алган соң? Минемчә, ул безнең аңыбызны, күңел
күзебезне әлеге дә баягы мәгълүм, күптән
таныш деталь- ләр'ә бик оста итеп юнәлтә
белгән Һәм безнең күз алдыбызда һәрберебез
үзенчә төсмерләгән гомуми образ калкып
чыккан
Икенчесе — сугыш башлану хәбәрен
ишеткән малайларның үз-үзләрен тотышлары
Миңлеәхмәт атасының җавабыннан тулысымча
канәгатьләнеп, алар гат-ат» уйнал йәруләрен
дәвам иттерәләр, чәнки алар уеннан
туктамаганга карап кына сугышның
тукталмаячагын ниндидер эчке, самими
сиземләү белән тоялар. Монда инде Вакыйф
тышкы күренешләрнең нечкә психологиясенә
үтел керә алган
Повестьның сюжеты эченә кереп, пер-
сонажларның вакыйгаларда яшәвен күзәтсәк га
Вакыйф Нуруллинның мәгълүм детальләр
белән шактый оста эш итүен күрел була.
Председатель Саматның хатын- кыз белән чуала
башлавы да. ире югалган хәбәр килгәч кенә
Нәсиханың «тән теләкләренә» ирек куюы да,
колхозчыларның гомуми җыелышында Шәйхи
картның үз- үзен тотышы да. Мәгъсүмә апаның
Равилне мәктәпкә җибәрмәскә теләве дә таби
гый итеп бирелә һәм берсүзсез ышандыра. Бу
персонажлар автор тарафыннан жентекләп
сурәтләнмәсәләр дә. укучының юрмь1Ш
тәмфибәсс белән баетылып, сюжет эчендә тулы
канлы образлар булып яшиләр. Бу инде әлеге дә
баягы әдәб< алымның сюжет белән до.
персонажлар язмышы белән дә ортаник
бәйләнештә булуын ачык күрсәтә.
Әлбәттә сюжет кору һәм сюжетта
персонажларны табигый тормыш белә- пшат ә
белү иҗади осталыкның бер ягы тына. Аның
икенче, мөһимрәк ягы — шул сюжет һәм
вакыйгалар аша тормышның бүгенгесенә
кирәкле идея-фикерләр белән укучы аңын
сугара белү Жемпә артыннан җомлә, бит
артыннан бит, бүлек артыннан бүлек тезелеп,
китап, ниһаять, укучыга үзенең максатын
ирештерә Вакыйфның повестен укып чыккач
әнә шул максат беравыкка билтесезлеккә
күмелеп тора Ләкин мидә бәр уй бетерелә баш-
лый: «Сугыш кешеләрнең тормышын, күңелен
пычратты, тәннәрен җәберләде һәм сабыйлар! а
аларның табигый үсешләре •чен бернигә кирәк
булма-ан йогышлы әшәкелекләр,
гаделсезлекләр күрсәтте!..» Дорес. бу фикер
әдәбиятта яңалык түгел, ләиии ачы кешеләр'»
кешелегемә эледәй- әле кабатлап тору, терле
материаллар нигезендә әледән-әле исбатлап
тору — бүгенге әдипнең шәфкатьле миссиясе.
Билгеле, повесть бары тик алда әйтелгән фикер
өчен генә язылган дип әйтсәк, акыллы да. дорес
тә булмас иде. Повестьның һәр вакыйгасы,
тормышның һәр факты кебек үк, гыйбрәтләр
чыганагы. Повестьтагы вакыйгалар
(сурәтләнгәннәре дә. сейләнгәннәре дә) аңда
конкрет, те- гәл фикерләр уяталар.
Ул фикерләрне, тәэсирләрне логик җепкә
тезүне автор 13—14 яшьлек Равил образына
йөкли. Бу инде повестьны бер- ничэлэ’э
отышлы итә: бердән — кабул итәргә җиңел,
күрер күзгә стихияле, табигый булып күренгән,
ләкин төгәл чикле сюжет барлыкка килә,
икенчедән — иярчен персонажларның тулы
объемлы. габаритлы герой булып җитмәүләрен
аклый (чәнки аларны автор сурәтләми, ө алар
турында Равил сөйли), өченчедән — повестька
ниндидер самими, бер карасаң — беркатлырак,
шул ук вакытта шактый тирәнлеккә ия колорит
бирә.
Равилгә бәйләп тагын шуны да әйтәсе килә
повестьны язганда автор үзен тулаем 13—14
яшьлек Равил итеп тоя алган. Шул яшьтәге
малайлар психологиясен» хилафлык китермичә.
13—14 яшьтәгелор хүрә һәм уйлый алырлык
нәрсәләр турында гына язган һәм язганын
аларга хас кичерешләр белән генә сугарган.
«Шинельсез солдатларпның китап ва-
риантын журнал варианты белой («Казан
утлары» № 3, 1968 ел) чагыштырып карасаң,
китапта кайбер уңай һем тискәре ү>- гәрешләрна
күреп була Журнал еариен• тындагы -Әти белә»
очрашу* бүлегендәге «Га.млетжы хәтерләткән
теш эпизоды хаклы рәвештә алып ташлечг»-.
Ләкин аның бәрабәренә журналда булмаган
(колхозчыларның гомуми җыелышында райком
секретареның чыгыш*-) җитешсезлек килеп
керген. Бу очракта Вакыйф тормыш
чынбарлыгына артык бирелеп китеп, әдәби
чычбарльтика. әдәби гомумиләштерүгә
кирәгенчә игътибар итеп җитхәр-
Соңгы сүз итеп, Вакыйф Нуруллин
каләменнән уңышлы әсәрләр әмәт итеп
булганны әйтәсе «ил».