РЕЗОЛЮЦИЯ СОЛДАТЫ
Быел Шамил Усмановка 70 яшь тулган булыр иде. Быел китап киштәләрен аның дистәләрчә романнары, повестьлары. хикәяләре, киносценарийлары, пьесалары бизәп торыр иде. һәм, һичшиксез, быел аның турында «татар совет әдәбиятына нигез салучы» дип кенә чикләнмәс идек. Чөнки ару-талуны белмәс, ачык фикерле, бертуктаусыз эзләнүчән әдипнең планнары зур булган. Башлап та тәмамламый калган эшләре санап бетергесез күп булган.
Татар совет әдәбияты үзенең иң алдагы рәтләрдә әйдәп баручы әдибен иҗатының чәчәк аткан чорында югалтты. Ус-манов моннан утыз ел элек кырык яшендә безнең арабыздан китте.
Ләкин әсәрләренең язып бетергән кадәресе өчен генә дә быел Шамил Усмановның юбилеен талантлы язучы дип, зурлап үткәргән булыр идек. Шулай итәбез, чөнки ул гражданнар сугышының иң дәһшәтле елларында кулыннан мылтыгын төшермичә, бер-бер артлы өч пьеса язган кеше.
«Канлы көннәрдә» һәм «Беренче адым» сугыш дәверендә эшче-крестьян гаммәсе арасында зур бер дикъкать белән ка-ралып, сөелеп. Россиянең төрле почмакларында сәхнәдән төшми килде»,— дип язды «Безнең юл» журналы үз вакытында.
Ул сүзләр Шамил Усмановның беренче пьесалары турында әйтелгән сүзләр. Ә бит Усмановның аннан башка да меңнәрчә тапкыр куелган «Бай кызы» һәм бүгенге көндә дә зур театрлар сәхнәсен бизәрлек «Кичеккән фәрман» исемле пьесалары бар әле.
Профессор И. Баруздин «Татар Фурмановы» дип бәя биргән кеше дә Шамил Усманов иде. Бу сүзләр әдипнең проза әсәрләренә карата әйтелгәннәр. Усманов асылда гражданнар сугышы темасына язган өчен генә әйтелмәгәннәр. Шамилнең дә тормыш юлы бөек рус язучысы Фурмановныкы кебек үк
татар эшчеләренең революцион аңы үсүе турында драма һәм хикәяләр иҗат итте. 17 яшьлек Шамил бу фабрикадагы партия комитетын оештыручыларның берсе иде.
Әдип Сызрань хәрби гарнизонының революция ягына чыгуы һәм анда большевикларның эшчәнлеге турында хикәяләр язды. Яшь егет Шамил Казан хәрби округ комитетының большевиклар фракциясе председателе иде.
Революция солдатларының фидакарь көрәше, аларның матур уйлары, өметләре, шатлыклары, борчылулары турында берсеннән-берсе матур әсәрләр язды Усманов. Үзе шул көрәшнең уртасында торса да. үзе турында бер генә юл да калдырмады. Ләкин аның әле дөнья кадәр файдаланмаган материалы калды. Атап әйткәндә, легендир Беренче укчы татар бригадасының төзелүе һәм яшь Совет власте дошманна-рына каршы каһарманнарча көрәшеп, сугышчан байрагына йөзләрчә данлыклы җиңүләре язылган татар гаскәриләре турында ул әле бер генә зур әсәр иҗат итмәс иде. Шамил Усманов — 20 яшьлек егет бу бригаданың комиссары иде.
Бәлки Сызрань Совдепында татар большевикларының эшчәнлеге турында да зур әсәр туар иде. Сызрань Совде- пының беренче председателе шулай ук большевик Шамил Усманов иде.
Китап киштәләрендә Усмановның язылачак китап урыннары буш калды. Әмма ул буш урыннар тиздән тулырлар һәм Шамил Усмановның турында язылган китаплар белән тулырлар дип ышанасы килә. Чөнки татар халкының горурлыгы һәм шөһрәте булган Шамил Усмановның якты образы тормыштагы матурлыгы, әһәмияте, сафлыгы ягыннан монументаль коммунист образында күрәсе килгән сыйфатларга тулысы белән тәңгәл килә,