ЛЕНИННЫҢ ШӘХСИ ТОРМЫШЫНДА ТИМЕРДӘЙ ДИСЦИПЛИНА
Альберт Рис Вильямс
енин шәхси тормышында үзе иҗтимагый тормышка кертә торган тимердәй дисциплина үрнәген күрсәтә иде. Ул чак га Смольнында аның белән бергә булганнарның бөтен ашаганы щи белән борщ, арыш i*nn.Tiqgf. . икмәге, чәй һәм ботка нде Ленин үзе дә. хатыны
һәм сеңелесе дә шулай тукланды Революционерлар цЗщШҺдШП тәүлегенә уннкешәр-унбишэр сәгать эшлиләр.
Ленинның эш көне, кагыйдә буларак, кимендә ун- сигеэ-егерме сәгатькә җигә Ул үэ кулы белән йөзләрчә хатлар яза. Эшкә чумып китеп, кайчак ашавын да онытып жибәрә. Ул берәр кеше
Л
белән сөйләшкән арада, хатыны аның янына бер стакан чәй күтәреп килеп: «Менә, иптәш, чәй китердем, эчәргә онытмагыз», дигән чаклары була иде. Еш кына чәй шикәрсез була, чөнки Ленин паекны бүтәннәр хәтле генә ала иде Солдатлар һәм йомышка йөрүчеләр казармага охшаган шәп-шәрә стеналы зур бүлмәләрдә тимер койкаларда йоклыйлар иде. Ленин белән аның хатыны да шундый ук койкаларда йокладылар. Алар, эшләп тәмам арыгач, шул каты койкага ял итәргә яталар; теләсә кайсы минутта сикереп торырга мөмкин булсын өчен, еш кына чишенеп тә тормыйлар иде. Ленин бу мәхрүмлекләрне аскетларча яшәргә теләгәннән кичермәде, әлбәттә. Тигезлек принцибын тормышка ашырды ул.
Шундый принципларның берсе мондый иде: ул чакта теләсә кайсы совет хезмәткәренең эш хакы, уртача эшченең эш хакына тигез — айга 600 сум итеп билгеләнгән иде
Ленин «Националь» гостиницасының икенче катындагы бүлмәгә күчкәндә, мин шул гостиницада тора идем Яңа, совет законы биредә иң әүвәл нәзакәтле һәм кыйммәтле ашларны бетерде Көндезге ашка әзерләнә торган күп саплы блюдолар урынына ике блюдо калдырылды Я аш белән ит. яисә аш белән ботка алырга мөмкин иде. Теләсә нинди кеше, халык комиссары да, кара эшче дә шулай гына ашый ала, икенче төрле әйткәндә: «Бөтен кешенең тамагы икмәккә туймый торып, берәү дә пирожный ашарга шеш түгел», дигән таләпкә туры китереп яши иде. Кешеләргә икмәк тә җитмәгән көннәр булгалый. Андый вакытларда Ленин да нәкъ бүтән кешеләр чаклы ала Кайбер көннәрне икмәк бөтенләй булмый торган иде. Ул көннәрне Ленин да икмәк алмый.
һөҗүм ясалганнан соң Ленин авыр хәлдә яткан чакта врачлар ана карточка белән алып булмый торган продуктлар белән тукланырга куштылар, аларны тик базарда спекулянтлардан гына юнәтергә мөмкин иде. Дусларының ялынып-ялварып үгетләүләренә дә карамастан, ул законлы паекка кермәгән ашамлыкларны авыз итүдән дә баш тартты.
Соңга таба, Ленин инде сәламәтләнә башлагач, хатыны белән се- ңелесе аның ашау-эчүен яхшырту ысулын таптылар Аның үз икмәген өстәл тартмасында тотуын белеп, алар аның бүлмәсенә үзе югында керәләр дә икмәк өстәп чыгалар иде. Ленин, бик мавыгып эшләп утырган чакта, өстәл тартмасына кулын тыгып икмәк ала да аның гадәттәге паекка өстәмә икәнлеген белми-нптми ашый торган була.
Ленин Европа һәм Америка эшчеләренә җибәргән хатында Антантаның сугыш белән тыкшынчы аркасында эшчеләр массасы естенә килгән мәхрүмлекләр, ачлык газаплары хакында язды Бу газап һәм мәхрүмлекләрнең бөтенесен Ленин халык белән бергә кичерде.
ЛЕНИН КЕШЕЛӘР БЕЛӘН НИЧЕК АРАЛАШТЫ
Мин Ленинны арыган, талчыккан хәлендә бер генә мәртәбә күрдем. Совнаркомның төнге утырышыннан соң ул, хатыны һәм сеңелесе белән бергәләп, «Националь» гостиницасының лифтына килеп керде
— Хәерле кич,— диде ул, хәлсез генә тавыш белән.— Хәер, алай түгел лә, хәерле иртә,—дип төзәтеп куйды аннары — Көне буе, төне буе сөйләп арыганмын. Хәтта икенче катка да лифт белән күтәреләм
Мин аның бик ашыгуын да бер генә мәртәбә күрдем. Бу хәл февраль аенда, Таврида сарае яңадан да каты бәхәс мәйданына әйләнгәч булды— Германия белән сугышны дәвам иттерү яки солых төзү турындагы мәсьәлә тикшерелә иде Ленин кинәт кенә килеп керде дә, җитез, гайрәтле адымнар белән вестибюль аркылы җилләнеп узып, трибунага
керә торган ишеккә юнәлде. Профессор Куни белән без аны көтеп тора идек, шундук без аннан
— Бер генә минутка мөмкинме, иптәш Ленин.— дип мөрәҗәгать ип ек.
Ул җәһэт-җәһәт атлап барган җиреннән туктады да. «смирно» торгандай басып, нәзакәтле генә игеп баш иеп:
— Иптәшләр, зинһар дип әнтәм. бу юлга мине җибәрегез. Бер гечә секунд та вакытым юк Мине залда көтәләр. Үтенлм сездән, кичерегез, бүтән вакытта очрашырбыз,— диде һәм, тагын баш иеп, кулларыбызны кысты да китеп барды
Большевикларның дошманы Уилкокс Ленинның кешеләр белән мөлаем мөгамәләсе турында мондый бер хәл сөйләде: бер инглиз коммерсанты. үзенең гаиләсен һәлакәттән коткарып калырга ярдәм сорап Ленинга мөрәҗәгать иткән Бу инглиз «канечкеч тиран» урынына кулыннан килгән бөтен нәрсә белән булышырга әзер торучы, кешелекле, ягымлы, мөлаем кеше белән очрашкач, бөтенләй хәйран калган.
Ленин чынлап та шундый иде Кайчак ул хәтта кирәгеннән артык ягымлы, нәзак.тле булып кигә сыман иде Инглизчә сөйләгән чак га Ленин башлыча китаплардан алган үтә нәзакәтле сүзләрне кулланганга бәлки шулай тоелгандыр Әмма, бик ихтимал, бу аның кешеләр белән мөгамәләдәге гадәте булгандыр, чөнки Ленин, бүтән бик күп нәрсәләрдәге кебек үк. кешеләр белән мөгамәләдә дә бик әдәпле иде
Ленин янына керү бик үк гади эш түгел иде Әмма сез ана барып кергәнсез икән инде, ул бөтенләе белән сезнең карамакта була. Ул бн теп in ьтибарыи сезгә бирә, монардан хәтта уңайсыз да буда торган иде. Әдәпле генә исәнләшкәннән соң ул якын ук килеп утыра. Сөйләшкән вакытта еш кына гәүдәсен алга суза, иң тирән серләреңне белергә һәм күңелеңдә ни ятканны аңларга теләгәндәй, туп-туры күзенә карап тора иде
Безгә 1905 елны Мәскәү восстаниесендә катнашкан һәм баррикада сугышларында хәтта батырлык та күрсәткән бор социалистны бик сш очратырга туры килә иде Хәзер ул ниндидер инглиз газета синдикаты һәм Плехановның «Единство» газетасы хәбәрчесе булып эшли һ-»м шактый булдыклы әфәнде шикелле йөри иде
Буржуаз язучы сыңарлары белән очрашуны Ленин вакытны бушка әрәм нтү дип карый иде. әмма б\ кеше, үзенең үткәндәге революцион эшләреннән файдаланып, Ленин белән күрешүгә иреште Ленин белән очрашуга барганда аның күңеле ифрат күтәренке иде Берничә сәгать узганнан соң мин аны тәмам аптырашта калган кыяфәттә күрдем Ул мина менә нәрсәләр сөйләп бирде «Ленин кабинетына кергәч, мин аңа 1905 елгы революциядә катнашканлыгымны әйттем. Ленин, яныма килде дә: «Анысы шулай, иптәш, әмма сез бу революция хакына ниләр эшлисез?» — дип сорады ул, күзләремә туп-туры карап Безнең ике ара күп дигәндә 15 сантиметр булгандыр Мин кайчандыр баррикада.тапда сугышканлыгым турында сөйли башладым һәм бер адым артка чиктем Әмма Ленин бер адым алга атлады һәм. минем күзләремнән бер дә күзен алмыйча: «Анысы шулай, иптәш, әмма сез бу революция хакына ниләр эшлисез?» - дип кабатлады Әйтерсең, мине рентген нурлары белән яктыртып соңгы ун ел эчендәге бөтен тормышымны үтәли кара-дылармыни. Мин түзә алмый, гаепле бала шикелле, башымны түбән идем. Сүз кушарга маташып карадым Ләкин нәтиҗәсез. Шул килеш чыгып китәргә туры килде»
Берничә көннән соң бу кеше, үзенең бөтен тормышын 1917 елгы революция белән бәГләп, совет работнигына әйләнде.