Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИННЫҢ БЕРЕНЧЕ СКУЛЬПТУРАСЫ

Н. И Альтман
ни, 1920 елның язында Хнаголий Васильевич Луначарский бюстын ясаганга күрә. Кремлы.» аның янында еш бул.) идем. Шул чакта мина Владимир Ильич Ленинга илле яшь тулу көненә аның рәсемен ясарга тәкъдим иттеләр Бу тәкъ-димне мин бик теләп кабул иттем. Владимир Ильичның художниклар каршын
риза икәнлеген хәбәр иткәч, шатлыгым эчемә сыймады Луначарский Ленинның кыймылдамыйча бер урында утырырга вакыты юклыгын әйтте Шуннан мин Ленинның рәсемен буяулар белән түгел, бәлки скульптура сурәте итеп ясарга булдым
Мин Ленин кабинетына беренче мәртәбә кергән чактз анда берәү дә юк иде Кабинетка мин станок, кирәкле инструментлар һәм балчык
да утырудан баш тартканлыгын белә идем мин, шулай да аның рәсемен фотографиясеннән карап ясыйсым килмәде
Мин Луначарскнйнын бу хакта Владимир Ильич белән сөйләшүен үтендем Әмма үзем сөйләшүнең уңышлы чыгачагына бик үк ышаныч багламый идем. Ике-өч көннән Анатолий Васильевич мнц ■ Ленинның
кертеп куйдым Владимир Ильичны көткән арада аның кабинеты белән танышырга керештем. Аның рәвеше хуҗасының нинди икәнлеге турында оик ачык сөйли иде. Кабинет гади генә итеп җиһазландырыл- ган. Китап шкафлары, стенада география карталары Диван шүрлегендә Петроград эшче һәм крестьян депутатлары Советы бүләк иткән Маркс рәсеме тора. Соңрак мин эшләгән С. Халтурин барельефын да шунда куйдылар, аны Ленинга Луначарский җибәргән булган. Бүлмә уртасында язу өстәле, өстәл өстенә телефон куелган. Кремль ишек алдына карый торган ике тәрәзә арасына көзге эленгән. Ленинның шушы көзгедә чагылуы рәсемен төшергәндә миңа аны төрле кыяфәтләрдә күрергә ярдәм итте.
Владимир Ильичны беренче мәртәбә күргәндә, башкалар шикелле үк, мин дә аның гадилегенә, тыйнаклыгына таң калдым.. Бер эшченең Ленин турында. «Хакыйкать кебек үк гади ул» дип әйтүе тикмәгә генә түгел иде.
Ул чакта Владимир Ильич «Коммунизмда балаларча «суллык» авыруы» китабын иҗат итә иде. Ул аны бик тырышып, бөтен уй-фикерләрен туплап, баштанаяк бирелеп язды. Кайчакта ул теге яки бу фикерне урындыгының артына сөялеп уйлый торган иде.
Бүлмәдә тып-тын. Владимир Ильичка артык сораулар биреп мәшәкатьләмәскә тырыштым. Чөнки мин хәзерге вакытта Ленин башкарган эшнең гадәттән тыш әһәмиятле икәнен белә идем. Речьләрендәге шикелле үк, кулъязмасында да ул. Горький әйтмешли, һәр сүзне уч төбенә салгандай итеп, аның төгәл мәгънәсен, эчтәлеген ачып бирә иде.
Икенче көнне ул, күзләрен кыса төшеп, минем тарафка карады да борын бик үк дөрес чыкмаган дип куйды. Бюст әле эшләнә генә башлаган, йөз сызыклары беленеп кенә килә иде. Бу хакта мин Владимир Ильичка аңлатып биргәч, ул бик гаҗәпсенеп:
— Ә Луначарский, һәр көнне яртышар сәгать эшләгәндә, бу эш нибары ике-өч көнгә барачак дип әйткән иде ич,— диде.
Берничә көннән соң ул Анатолий Васильевичның сүзләрен тагын хәтергә төшерде. Шуннан соң мин: рәсемне ике-өч сеанста ясармын дип Луначарскийга вәгъдә биргәнем юк, дидем. Ленин көлемсерәде дә-
— Алай булгач, Анатолий Васильевичның «сунарчылар» әкияте булып чыга инде бу,—дип эчкерсез генә шаяртып куйды.
Ленинның скульптурасын ясау җинел булмады. Владимир Ильич тик кенә утырмый, үз эше белән мәшгуль иде. Гадәттә ул өстәлгә иелеп ук утыра, мин аның баш түбәсен генә күрә идем. Ленинны төрле яктан күрү өчен, һәр очрактан файдаланырга мәҗбүр булдым. Ул кешеләр белән сөйләшкән чакта каралама рәсемнәр ясадым. Шул рәвешчә, натурадан төшереп алынган рәсемнәр сериясе хасил булды һәм ул минем эшемә бию ярдәм итте.
Тәрәзәдән кояш төшеп балчыкны киптерә, шуңа күрә аны һаман чылатып торырга туры килә иде. Еш кына мин эшләп утырган Ильич тирәсендә әйләнәм, аның я уң ягында, я сул ягында, я каршында, я артында туктап тора идем. Кабинетның идәне тапталып, балчык белән пычранып бетте. Мин моңа бик уңайсызландым. Тыныч кына эшләп утырган юлбашчыны да борчыйсым килми иде, һәм бер мәртәбә шулай әйтә куйдым:
— Владимир Ильич, сезне тәмам туйдырып бетергәнмендер,— дидем. Ленин миңа ачык чырай белән карады да:
— Күпме кирәк, шулхәтле эшләгез, мин сезгә комачауламам,— дип җавап кайтарды.
Сирәк очрый торган энергияле һәм эшкә үтә сәләтле Владимир Ильич башкалар хезмәтенең дә кадерен белә һәм хөрмәт итә иде.
Бу искиткеч яхшы кешенең күңел көрлеге һәм мөлаемлыгы һәрнәрсәдә чагыла иде.
Ленин өстәл янында утырган чакта еш кына сызгыргалап куя иде. Ничектер шулай ана ачык хат кертеп бирделәр Ул хатны укып чыкты да балаларча шаркылдап, рәхәтләнеп көлде Хннары хатны ян кесәсенә салып куйды да язуын дәвам итте. Бераздан тагын алып карады да кабат көлә башлады. Ул шулай әледән-ә,.е, ял итеп алган чакларында, хатны кесәсеннән берничә мәртәбә алып карап көлде.
Ленин китап белән мәшгуль булганлыктан, бу көннәрдә килгән кешеләрне кабул итү чикләнгән иде. Шу тай да мин Кремльдә булган алты атна вакыт эчендә аңарда инглиз профсоюзлары һәм немец эшчеләре делегацияләре булып китте.
Делегацияләрдән тыш, Ленин янына А. М. Горький, Ф Э Дзержинский, М. Ф Андреева,*Н. К- Крупская, М. И. Ульянова кнлеп йөри иде. Миңа таныш булмаган берничә кеше бар нде. Аларның берәүләре кабул итүгә үзләре сорап киләләр, ә икенчеләрен Ленин үзе чакырып китерә. Байтак кына кешеләрне алып килү өчен ул үз автомобилен жибәрә торган иде. Ул бөтен кешегә карага да ягымлы, һәркем белән уртак тел таба, еш кына шаярып сөйләргә, кайчакта ирония кулланырга ярата, йомшак тел белән генә күрсәтмәләр һәм киңәшләр бирә Мичектер сине бөтенләй үзенеке итә нде. Ул чакта Владимир Маяков ский үзенең «Иң кешелекле кеше» дигән атаклы сүзләрен әйтмәгән иде әле, әмма дөньяда беренче пролетариат дәүләте җитәкчесенең кешеләр белән аралашканын күргәч, миндә нәкъ шундый тойгы туды
Беренче май көнне гадәтем буенча Кремльгә килдем. Урамнар буйлап җырлап төзек сафлар белән демонстрацияче колонналар уза нде. Ленинның кабинетында булмавына мин бик гаҗәпсендем Миңа; Владимир Ильич Беренче май өмәсендә, диделәр. Ленин, башкалар белән бергәләп, бүрәнә ташый булып чыкты.
— Бәйрәм белән тәбрик итәм сезне,— диде Владимир Ильич, кабинетына килеп керү белән
йөзе көләч, пиджак кайтармасында ал тасма ялтырын нде. Үзе бәйрәмчә пөхтә киенгән, илле яшьтә булуына карамастан, япь-яшь күренә иде. Минем килүемә гаҗәпләнде ул.
— Бүген бәйрәм ич — Беренче май! —диде
Минем эшем тәмамланып килә иде Ленин янына соңгы көннәремне киләм Менә скульптура әзер Без аны кабинеттан алып чыктык та шундук бер бүлмәдә гипстан коеп га куйдык Бу — Владимир Ильичның натурадан ясалган беренче скульптурасы иде