Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИН ҺӘМ СӘНГАТЬ


өтен гомере буена вакыты бик аз булу сәбәпле, Ленин сәнгать белән чынлап торып шөгыльләнә алмады; ә инде өстән-өстән генә сүз йөртү аның өчен чит нәрсә булганга, ул сәнгать хакында фикерләр әйтергә яратмады. Хәлбуки аның зәвыгы әйбәт иде. Ул рус классикларын, әдә-биятта һәм рәсем сәнгатендә реализмны ярата иде
1905 елда, беренче революция вакытында ук, ана ничектер Д И Ле щепко квартирасында кунарга туры килә. Анда дөньядагы иң зур художникларның тулы бер коллекциясе була Икенче көнне нртә белән Владимир Ильич миңа «Сәнгать тарихы — бик мавыктыргыч өлкә ул Анда марксист өчен эш бик күп Кичә, китаплар карап, иртәнгә чаклы йоклый алмадым. Сәнгать белән шөгыльләнергә элек га вакытым бул мавы һәм киләчәктә дә булмаячагы бик эчемне пошырды» Ильичның бу сүзләре хәтеремә нык кереп калды
Революциядән соң төрле сәнгатьәдәбият жюрилары мәсьәләсе буенча миңа аның белән берничә мәртәбә очрашырга туры килде Мәсәлән, бервакыт, ул мине чакырып алды да, без аның белән һәм Ка мснев белән бергәләп, Христос-спаситель чиркәве янындагы зиннәтле постаменттан аударылган Александр Ш сыны урынына куелырга тиешле һәйкәлләр проекты күргәзмәсенә киттек. Ленин бу һәйкәлләрнең һәммәсен тәнкыйть күзе белән карады. Аларның берсе дә ошамады апа. Футуристик планда эшләнгән һәйкәл каршында аеруча гаҗәпсенеп карап торды ул, ләкин аның фикерен сорагач «Мин монда берни дә аңламыйм. Луиачарскийдан сорагыз», диде. Мин лә монда бер лаеклы һәйкәл дә күрмим, дигәч ул куанып: «Мин сезне берәр футуристик карачкыны постаментка куярсыз дип уйлаган идем», — диде
Икенче юлы сүз Карл Маркс һәйкәле хакында барды Мәгълүм скульптор М. үз дигәнен булдырырга аеруча тырышты Ул һәйкәлнең зур проектын эшләде: «Карл Маркс дүрт фил өсгенә басып тора» Мондый һич тә көтелмәгән мотив безнең бөтенебезгә дә. шулай \ к Владимир Ильичка да, бик сәер күренде. Художник үз һәйкәлен төзәтергә керешеп ике-өч мәртәбә үзгәртте, ничек тә конкурста жинеп чы-гасы килде аның. Мин жюриның председателе идем \иың проектын кире кагып. Алешин җитәкчелегендәге бер төркем ХУДОЖНИКНЫҢ күмәк проектын кабул иткәч, скульптор М жалоба белән Владимир Ильичка барган. Владимир Ильич аның жалобасын игътибар белән тыңлаган.
Б
ЛЕНИН—БӨЕК ЯКТАШЫБЫЗ
Мина махсус шалтыратып, яна жюри жыярга кирәклеген әйтте, Алешин проектын һәм скульптор М. проектын карарга киләм, диде. Алешин проектыннан канәгать булды, скульптор М. проектын кире какты.
Шул ук елны', 1 Май бәйрәменә, Алешин группасы Маркска һәйкәл куелырга билгеләнгән урынга һәйкәлмен кечерәк моделен ясап куйды. Владимир Ильич махсус рәвештә барып карады, һәйкәлне берничә кат әйләнеп чыкты да нинди зурлыкта булачагын сорады һәм, ниһаять, аны яхшы дип тапты. Шулай да ул: «Анатолий Васильевич, художникка әйбәтләп әйтегез, чәчен охшатыбрак эшләсен, Карл Маркс һәйкәленә караган чакта аның әйбәт портретларын күргәндәге кебек тәэсир калырга теш, хәзергә охшашлык азрак төсле»,— диде.
1918 елда ук әле Владимир Ильич мине чакырып китереп, сәнгатьне агитация чарасы буларак үстерергә кирәк, диде. Шул чакта ул ике проект тәкъдим итте, беренчедән, йорт стеналарын, коймаларны һәм афиша ябыштырыла торган урыннарны зур революцион язмалар белән бизәргә кирәк, диде; шундук кайбер лозунглар да әйтте.
Икенче проект бөек революционерларга бик күп һәйкәлләр — Петербургта да, Мәскәүдә дә гипстан эшләнгән вакытлы һәйкәлләр кую турында иде. Владимир Ильичның бу идеясен ике шәһәр дә бик хуплап каршы алды, һәр һәйкәлне шул революционер хакындагы речь белән тантаналы төстә ачарга һәм һәйкәл астына аңлатма язарга уйланды. Владимир Ильич моны «монументаль пропаганда» дип атады.
Петроградга бу «монументаль пропаганда» шактый уңышлы барды. Скульптор Шервуднын Радищев һәйкәле шундый һәйкәлләрнең беренчесе булды. Мәскәүдә шуның күчермәсен куйдылар. Үкенечкә каршы, Петроградтагы һәйкәл жимерелде, кабат торгызылмады. Гомумән Петроградтагы яхшы һәйкәлләрнең күбесе материалының уалучан булуы аркасында җимерелеп бетте; мин әйбәт кенә һәйкәлләрне, мәсәлән. Гарибальди. Шевченко, Добролюбов, Герцен һәм бүтән бюстларны хәтерлим. Сул бөгелешләр йогынтысында эшләнгән һәйкәлләр начаррак иде; мәсәлән, Перовскаяның кубик стиль белән ясалган һәйкәле ачылгач, кайберәүләрнең бөтенләй котлары очты, ә 3. Лилина катгый төстә һәйкәлне шундук алуны таләп итте. Шулай ук хәтеремдә, Чернышевский һәйкәле дә күпләргә артык купшы булып күренде. Иң әйбәте Лассаль һәйкәле булды-'. Элекке шәһәр думасы янына куелган бу һәйкәл әле дә саклана 3. Аны бронзадан койган булсалар кирәк. Карл Марс һәйкәле дә бик уңышлы ясалган иде. Марксны бөтен гәүдәсе белән сурәтләгән бу һәйкәлне скульптор Матвеев эшләгән иде. Үкенечкә каршы, ул җимерелгән, хәзер шул ук урында, ягъни Смольный тирәсендә. Матвеевның оригиналь пластик уй-фикерен сакламыйча, Марксның гадәти типта бронзадан ясалган баш сыны торз.
Мәскәүдә В И. Ленин күргән һәйкәлләр әйбәт эшләнмәгәннәр иде.
Мәскәүдә канәгатьләнерлек итеп ясалган һәйкәлләр гомумән аз иде. Шагыйрь Никитин һәйкәле генә, ихтимал, бүтәннәренә караганда юньлерәк булгандыр. Владимир Ильич барлык һәйкәлләрне дә яхшылап карагандырмы-юкмы, әйтә алмыйм, һәрхәлдә, ул мина: «монументаль пропагандадан» берни дә барып чыкмады, диде Мин Петроград тәҗрибәсен һәм Зиновьев әйткәннәрне исенә төшердем. Владимир Ильич ышаныр-ышанмас башын селкеде дә: «Димәк, бөтен талантлар Петроградта, ә Мәскәүдә бөтен булдыксызлар җыелган булып чыгамы-ни?»—дип куйды Мондый сәер күренешнең сәбәбен мин аңа аңлатып бирә алмадым.
Коненковның монументаль тактасына да Владимир Ильич беркадәр шикләнебрәк карады. Ул тактаның ышандыру көче җитәрлек түгел
1 1920 елны.
2 Лассаль һәйкәлен художник Зелнт эшләде.— А- Л.
8 Истәлекләр 1924 елда язылган.
шикелле күренде аңа, сүз жае килгәндә шунысын да әйтик. Коненков узе дә бу әсәрен тапкыр гына исем белән «мнимореаль такта», ягъни «реаль түгел такта» дип йөртә иде. Художник Алы ман Владимир Ильичка Халтуринны сурәтләгән барельеф бүләк иткән иде. Владимир Ильичка барельеф бик ошады, шулай да миннән: бу барельеф футуристик әсәр түгелме? — дип сорады Футуризмны ул гомумән яратмады. Аның Надежда Константиновна белән Вхутемас тулай торагында үткәргән әңгәмәсендә мин була алмадым Вхутемасчылар барысы да «суллар» иде, соңыннан мина бу сөйләшү хакында әйттеләр. Владимир Ильич алардаи күбрәк уен-көлке әйтеп котылган. 6epai мыскыллап та алган, әмма шундук мондый нәрсәләр хакында житдн сөйләшүләрне өстемә алмыйм, чөнки үземне житәрлек дәрәжәдә хәзерлекле түгел дип исәплим, дигән Яшьләр ана бик ошаган, ул аларның коммунистик рухта булуларына шатланган
Владимир Ильич гомеренең соңгы дәверендә сәнгать әсәрләренә күп вакыт бирә алмады. Ул берничә мәртәбә театрга барды, гел Художе сгво театрында гына булды шикелле; бу театрга ул югары бәя бирә, куелган спектакльләр аңарда яхшы тәэсир калдыралар иде
Владимир Ильич музыканы бик ярага иде. Бервакыт минем квартирада яхшы концертлар оештырыла иде. Кайчакта Шаляпин жырлый, Страдивариус квартеты. Мейчик, Романовский, Кусевицкин һәм башкалар уйный Мин Владимир Ильичны күп мәртәбәләр чакырдым, ләкин ул һәрвакыт эш белән мәшгуль, бушый алмый иде. Бер мәртәбә ут миңа туп-туры. «Музыка тыңлавы бик күңелле, әлбәттә, әмма, ни өчендер, ул мине чыгырдан чыгарз Мин аны ничектер авыр кнче- рәм»,— диде. А. Д. Цюрупа Владимир Ильичны бер-ике мәртәбә өенә шул ук пианист Романовский концертына чакырып китерә алган. Владимир Ильич бик яратып тыңлады, әмма шактый дулкынланды булса кирәк, дип сөйләгәне хәтеремдә.
...Владимир Ильич үзенең эстетик уңай һәм тискәре карашларыннан беркайчан да җнгәКЧе идеяләр китереп чыгармады .