КЫСКАЛЫКТА ОСТАЛЫК
Сирәк-сирәк кем» журнал редакциясеме
корен чыга ул.
— Идрис абый, исәнмесез,— дип хәлен
белүгә, берсенең дә башына килмәгән тапкыр сүз
белән җавап кайтара. Аптырап каласын: чынлап
сейлиме карт, уйнапмы? Тик аныц гөрелдәтеп
көлеп җибәрүен күргәч кенә үзең дә рәхәтләнеп,
күзеңә яшь килгәнче бер көлеп аласың.
Үзе зур, сүзе салмак. йөзе тыныч.
Карап торсаң бер дә шаян кешегә охша-
маган, каян табып бетерә ул бу кадәр
тапкырлыкны?
Идрис Туктаровның яшь чакта язган юмористик хикәяләрен укучылар өле дә булса
хәтерлиләрдер. Алар күләм ягыннан кыска,
фикергә бай, образлары онытылмаслык.
«Кечкенәнең эче — төш кенә» ди татар халык
мәкале. Идрис аганың хикәяләренә ул бик туры
килә. Менә дәфтәр калынлыгы гына бер китап —
«Батырлыкта матурлык». Шулай да кырык өч
хикәя сыйдырган ул. Кырык өч хикәя, кырык өч
вакыйга. Кырык өч төрле хикмәт. Автор бик гади
генә нәрсәләр турында яза. Хәтта аларның
кайберләре турында инде башка язучыларның
китапларыннан да укыганыбыз бар. Чыннан да,
йомгак күк йоп-йомшак, йоп-йомры песи баласын
кайсы гына халкыбызның әдәбиятыннан укы-
мадык икән без. Бу китапта да «Ике йомгак» дигән
хикәя бар. Ике йомгакның берсе —әбинең оекбаш
бәйләргә дигән йон йомгагы, икенчесе —
Гөлкәйнең песи баласы. Автор аларны шундый
итеп сурәтли—хәтта әбинең йомгагы сүтелә
барып. Гөлкәйнең оекбашына, бияләенә
әйләнгәч тә аны нәкъ песи баласы сыман
йомшак, аның шикелле үк ап-ак итеп күз алдына
китерәсең. Хәтта аны сыйпап куясы килә,
җылысын тойгандай буласың. Я булмаса, «Җем-
җем!.. Чвик!.... дигән хикәяне алыйк. Эчтәлеге бик
гади. Әмма автор кошлар авазын шундый оста
итеп биргән, хикәяне укыганда ирексездән үзең
дә кош булып сайрый башлыйсың. Ә менә
«Абыем бүреге.. Курыкмауның сере бүректә дип
ышанган нәни малай усал ата казны куып
җибәрә. Моны күреп, аның иптәшләре барысы да
я әтиләренең. ■ абыйларының бүрекләрен киеп
чыгалар.
Балаларның шул самимилегеи күреп, хи. кәяне
укыганда ничек елмаймый түзәсең Ди.
Җыентыкка кергән хикәяләр төрле темаларга
язылган. Биредә әхлакый хикәяләр дә, патриотик
темаларга язылганнары да, табигатьне танып
белергә өйрәтүчеләре дә һ. 6. бар. Арада «Бәхет
белән шатлык-, «Ай», «Акмаңгай белән Алтын-
койрык», «Асыл чыпчык» шикелле хикәяләр дә
бар. Бу әсәрләрендә автор Абдулла Алиш
традицияләрен дәвам итә. Хайваннар
дөньясыннан бер хикмәт алып язган бу
әкиятләрнең һәркайсында балаларга
адресланган бер хикмәт була: мактанчык булма,
тырышлык бәхет китерә, белем зур ачышлар
ясарга ярдәм игә һ. 6.
Идрис ага укучысына бирергә теләгән
киңәшен ачыктан-ачык әйтми. Хикәянең морален
укып чыкканнан соң гына төшенергә мөмкин.
Автор аны әйтү өчен әдәбият законнарының күп
чараларыннан файдаланырга тырыша. Ул хәтта
геройларының исемнәрен дә шул максатка буй-
сындырырга тырыша. Ялкау бала турында
сөйләсә, аның исемен «Авыраяк» дип ала, бер
нәрсәне дә тиз генә хәл итмичә сүз боткасы
куертучыларны «Икән-микән һәм Бугай» дип
атый. Сүз дә юк, исеме үк образны ачуга ярдәм
итә.
«Батырлыкта матурлык» китабы балалар
өчен чыгарылган. Әмма аның кайбер хикәяләре
балалар турында зурларга атап язылган.
Гомумән, бу китапчык зурларга да, нәниләргә дә
кызык булачак. Тик редакторга гына бер сүз
әйтәсе килә: бу әйбәт китапка кергән хикәяләрнең
барысын да осталык, үткенлек ягыннан бер
дәрәҗәгә күтәрәсе булган икән. Юкса •■Урман
букеты», «Алма», «Уйнар өчен эзләдек»,
«Чәчәкләр кебек матурайдык» дигән хикәяләргә
әле тапкырлык җитеп бетми кебек. Вакытында
авторга шул турыда әйтелгән булса, Идрис ага,
һичшиксез, аларны тагын бер кат карап чыгар
иде.
Теләк итеп тагын шуны әйтәсе килә, бу
хикәяләр кырык өч кенә булып калмасын иде,
алдагы елларның берсендә без шундый йөз
хикәяне укысак иде.