КАЙНАР ЙӨРӘКЛЕ КӨРӘШЧЕ
Хөрриятт» син. Шаһит, ай-яй иүп »ш иырдын. бугай. Ярлыны ярдан алырга вин тырыштырдың, бугай.
Ш. БАБИЧ.
Буржуазия һәм алпавытлар дәүләтен нигезеннән тетрәткән беренче рус революциясе рәхимсез рәвештә бастырылды. Әмма аның куәтле дулкыннары илнең үзак елколареннән бик еракларга таралды, ярым колониаль хәлдә яшәгәи милли окраииа- ларга барып җитте. Реакция күпме генә котырынмасын, урыннарда эшче-крестьяи массаларының сыйнфый аңы һәм активлыгы өзлексез үсә барды, күл гасырлар буена изелгән хезмәт ияләре арасыннан кыю керәшчеләр үсеп чыкты. Аларның алдынгылары. күп санлы каты бәрелешләрдә чыныга, милли чикләнгәнлек күренешләраннән арына барып, марксизм-ленинизм өйрәткән бердәнбер дерес юлга — сыйнфый көреш юлына бастылар. Бөек Октябрь революциясе көннәрендә һәм Совет власте елларында танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре булып җитлектеләр.
Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлемлесе, ялкынлы журналист һәм язучы Шәһит Әхмәдиев тә туган халкының бәйсеэлеге, хезмәт ияләренең бәхетле килечәгә ечен көрәш юлында күп көч куйган һәм озак еллар армый-талмый эшләгән кешеләрнең берсо. Шушы елның декабреида Ш. Әхмәдиевнең тууына ВО ел тулды. Татарстан хезмәт ияләре бу датаны зурлап билгеләп үтәләр һәм аны ихтирам бәлаи искә алалар.
Шәһит Әхмәдиевнең тормыш юлы бик авыр һем шактый катлаулы. Ул 1688 елның 29 декабрендә элекке Чистай еязеиең Татар Ялтаны авылында дөньяга килә. Үсә төшкәч, аны авыл мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Ул кечкенәдән белемгә омтылучан, зирәк бала була һәм бик тырышып укый. Әмма күп тә үтми, аның әтисе һәм өнисе үлә. Шәһит туган-тумача кулында ятим бала булып кала Берәр приютка эләгеп яки малайлыкка ялланып булмасмы дип, 1901 елның җәендә ул бер тиен акчасыз туган авылыннан чыгып китә Оренбургка килә һәм андагы кХәсәеиия» мәдрәсәсенә керә. Шәһиткә гаять авыр шартларда укырга туры килә Ул бай шәкертләргә самовар куеп, кер юып кон итә. Бераз үсә тәшкөч, башка шәкертләр җәйге каникулга ялга таралган айларда тимер юл төзелешендә һәм башка урыннарда эшләп, өс-башын бөтәйтергә, кышка бераз акча әмәлләргә тырыша.
1905—1907 еллардагы революция давыллары торгынлык һәм схоластика хекем сөргән иске мәдрәсәләрне дә уята. Алдынгы шәкертләр иске тәртипләргә каршы корпшкә күтәреләләр коры дин генә өйрәтә торган программа, искелеккә нигезләнгән, мулла, мәзин һәм хәлфәләр генә әзерләп чыгара торгач мәдрәсәләрне ташлап нитәләр яки укыту программаларын үзгәртүне, деньяви белем бирүнө таләп итәләр.
«. «К. У.» 74 IX
н»
Бу елларда инде яшь егет булып үсеп җиткән. иптәшләре арасында үзенең кыюлыгы, алдынгы карашлы булуы белән танылган Ш. Әхмәдие» Оренбургта да, соңрак Уфага килгәч, «Галия» мәдрәсәсендә дә шәкертләр хәрәкәтенең башлап йерүчеләреннәи була һәм шуның өчен ике мәдрәсәдән дә куып чыгарыла. Аның бергә укыган сабакташы һәм якын иптәше Галимҗан Ибраһимов «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» исемле беренче хикәясендә әнә шул вакыйгаларны сурәтли.
Кара реакция еллары килеп, илдә эзәрлекләүләр башлангач, Шәһит Әхмәдиев Себергә китә. Иртыш буендагы авылларда балалар укыта, үзлегеннән белемен күтәрү өстендә эшли, рус, француз һәм гарәп телләрен өйрәнә. Павлодар шәһәрендә яшәүче Хөсәен ага Рамазанов күптән түгел генә «Казан утлары» журналы редакциясенә җибәргән хатында Ш. Әхмәдиевнең ул еллардагы укытучылык эшен зур ихтирам белән искә ала '.
Шәһит Әхмәдиевнең белемгә ашкынуын бернинди эзәрлекләүләр һәм кыенлыклар да тоткарлый алмый. Балалар укытып бераз акча җыйгач, 1910 елның җәендә ул Казанга кайта һәм. университетка укырга керү максаты белән, үзлегеннән әзерләнә башлый. Монда ул Оренбург һәм Уфа мәдрәсәләрендә бергә укыган дусты Галимҗан Ибраһимов белән очраша. Алар, Суконный урамындагы бер ярлы гаиләгә фатирга кереп, бик авыр шартларда яшиләр. Соңыннан Ялтадан Ш. Әхмәдиевкә җибәргән хатларының берсендә ул еллар турында Г. Ибраһимов болай дип язган иде: «Син минем гомерне беләсең: күпме ачлык, ялангачлык; күпме начар, юеш, сасы квартирларда калтырап кыш чыгулар; күпме көн-төн тырышып укулар, язулар; менә шулар һәммәсе җыелып килеп мине аяктан ектылар, туган...»
Тиздән, балалар укытып җыйган барлы-юклы акчасы беткәч. Ш. Әхмәдиев типографиягә хәреф җыючы, корректор булып керә, аннары газета-журналларда төрле информацияләр, спектакльләргә, әдәби әсәрләргә рецензияләр бастыра, публицистик мәкаләләр яза, тәрҗемәче булып эшли. Шул елларда ук әдәби иҗат өлкәсендә дә тәүге адымнарын атлый. Вакытлы матбугат битләрендә аның беренче очерклары, нәсер һәм хикәяләре басыла башлый.
Әдәбиятта беренче адымнарын атлаганда аңа иҗади ярдәм күрсәтүче һәм әсәрләренә дөньяга чыгарга юл ачучы кеше Галимҗан Ибраһимов була. Байтак еллардан соң чыккан бер мәкаләсендә Фатих Сәйфи-Казанлы бик хаклы рәвештә болай дип язды: «Галимҗан «Аң» журналының командиры булу белән татар дөньясының ул чагындагы рәвештә баруына протест ясап йөрүчеләрне үз ягына тартты. Хөснетдин Кәримов, Шәһит Әхмәдиев... шул көннәрдә татар әдәбияты дөньясында чәчәк ата башладылар».
Шул чорның башка демократ язучылары кебек үк. Шәһит Әхмәдиев тә үз әсәрләрендә татар җәмәгатьчелеген дулкынландырган актуаль проблемаларны күтәрә, хезмәт ияләренең авыр тормышын сурәтли, сыйнфый гаделсезлеккә каршы чыга. Мисалга «Ике төрле тормыш» исемле хикәядән кешеләргә утын кисеп көн итүче Хәйрулла картны алыйк. Адәм түзә алмаслык кышкы суык көннәрнең берсендә, ятим оныгын үлемнән саклап калу өчен, ул бөтен шәһәрне бетереп эш эзләп йөри. Әмма берни дә таба алмыйча йөдәп бетә...
Беренче рус революциясе һәм аннан соңгы елларда хатын-кызларны иҗтимагый һәм семья коллыгыннан азат итү, аларга ирләр белән тигез хокук бирү өчен демократик хәрәкәт кузгала. Прогрессив язучылар татар хатын-кызларын буып торган шәригать законнарына, фанатизмга каршы чыгалар. Ш. Әхмәдиевнең «Суга баткан килен» исемле хикәясендә акчага табынып яшәүче Габдрахман карт кызы Кәлимәне 500 сум акча бәрабәренә яратмаган кешегә кияүгә бирә. Елап-ялварып та әтисен тыңлата алмаган бәхетсез кыз, туйлар булып кияү өенә кайтып барганда, пароходтан суга ташланып, үзен-үзе һәлак итә. Мондый фаҗигане тудырган иҗтимагый чынбарлык хикәядә көчле нәфрәт һәм зур осталык белән сурәтләнә, укучы күңелендә кыргый гореф-гадәтләргә, фанатизмга каршы кискен протест уята. Әлеге тема аның башка әсәрләрендә дә дәвам иттерелә. «Сүэ истигъмаль итмәдем», «Сагыш», «Шагыйрь моңая», «Тур тавында» исемле хикәя һәм нәсерләрендә автор чын дуслыкка һәм тигезлеккә нигезләнгән саф мәхәббәткә дан җырлый. Бу әсәрләрдәге геройларның
1 Яшь мөгаллимнең тырышлыгын мактап, ата-аналар исеменнән рәхмәтләр әйтеп язылган бер хат заманында «Вакыт» газетасында да басыла.
яэмышы, якты киләчәкме омтылган уй-хислере укучы күңелемдә озак сакланырлык ител бирелгән
Шәһит Әхмәдиев әсәрләрендә үз халкының тегенә, әдәбиятына кимсетел караучы типларны да, туган халкының мәдәниятен, аң-белем дәрәҗәсен үстерү юлында армый- талмый тырышучыларны да күрәбез. «Мөгаллим» исемле әсәрнең героена кул терле кыенлыклар кичерергә туры килә: ул бик аз хезмәт хакына эшли, җитмәсә, авыл байларына ошамаган ечен, кыш уртасында эшеннән куыла. Ләкин бу изге юлга басуына • ул һич тә үизнми, караңгы аеылда крестьян балаларын укытуын дәеам иттерә, сөйгән дусы гади авыл кызын да, үзе укытып, мәгаллиме ите, халык арасында мәдәният якты- = сы тарату юлына алып чыга. £
«Аэропланда» хикәясендә без бөтенләй бүтән төркем вәкилләрен күрәбез. Бу § фантастик хикәянең геройлары Шамун белән Мансур сыйныфлар көрәшенә катнашыр- щ га. байларны һәм эксплуататорларны да, ачлыктан тилмерүче фәкыйрьләрне дә 5 күрергә теләмиләр; шау-шулы җир тормышын ташлап, аэропланда галәмгә очып £ китәләр. Ленин галәм бушлыгында алар озак яши алмыйлар, яңадан реаль тормышка. £ җиргә әйләнеп кайтырга мәҗбүр булалар. Беренче карашка фантастик жанрда языл- гаи кебек булса да. бу әсәрдән шул чордагы иҗтимагый хәрәкәтнең аерым күренеш- £ парен, тормышның реаль картиналарын төсмерләргә мөмкин. Революция күтәрелеш- С кә барган елларда халыкка хезмәт итү турында сөйләнеп йөреп тә, кара реакция х һөҗүмгә күчкәч, Шамун һәм Мансур кебек корәш мәйданыннан куркакларча качып ф киткән хыянәтчеләр аз булмады. д
Югарыда китерелгән мисаллардан без Ш Әхмәдиевнең ике революция арасында с реакцион искелеккә каршы күтәрелгән демократик көчләрне дәрес сиземли белгән- ~ леген һәм чынбарлыкның реаль сурәтләрен биргәнлеген ачык күрәбез. Шул ук вакыт- ~ та Ш. Әхмәдиевнең гаять дәрәҗәдә катлаулы һәм каршылыклы бер чорда яза баш- < левын да онытырга ярамый. Әдипнең идея-эстетик эзләнүләре гел туры юлдан гына и бармады. Эзләнүләр процессында, бигрәк тә иҗатының беренче чорындә, ул кайбер < тайпылышлардан да котылып бетә алмады. Аның аерым әсәрләрендә очрый торган * мәхәббәт культы, үткән тарихны идеаллаштыру мотивлары әнә шуның белән бәйле. о Әмма ни генә булмасын, демократик әдәбият рухы Ш. Әхмәдиев әсәрләрендә үзәк лейтмотив булып тора. Аның иҗаты татарның шул чордагы прогрессив язучылары Г. Тукай, Г. Камал, Г. Ибраһимов һәм башка алдынгы әдипләрнең идея-эстетик карашлары белән чын мәгънәсендә аваздаш.
Ш. Әхмәдиевнең барлык әдәби әсәрләре нигездә 1912—1917 елларда язылган Шуннан соң ул бөтен көчен революцион көрәшкә, дәүләт һәм җәмәгать эшләренә багышлый һәм совет вакытлы матбугатында актив эшлевен. газета-журнал битләрендә ялкынлы публицистик мәкаләләр белән чыгуын дәеам иттерә.
Яшьләй нужа күреп үскән һем һәрвакыт халык интереслары белен яшәгән Шәһит Әхмәдиев Октябрь революциясен шатланып каршылый Бераз вакыт максималистлар арасында чуалса да. тиздән ул бу еак буржуаз партия белән элемтәсен бөтенләйгә әзе. большевиклар белән бергә, Казан эшчеләре арасында революцион агитация алып бара, массаларны буржуазиягә каршы яңа керешләргә әзерләүдә актив кәтнаша.
Бу көннәрдә ул атаклы революционер Мулланур Вахитов белен якыннан таныша. Алар төрле җыелыш һәм митингларда чыгышлар ясыйлар, татар буржуазиясе һем руханилары оештырган Месепман комитетына маршы бергәләшеп көрәш җәеп җибәрелер '.
' Атаклы революционер белән якыннан очрашу һәм бер сафта карашу Ш Әхмә- дневкә к\п нәрсә бирә «Шәрыкнең боек революционеры Мулланур Вахитов» исемле җыентыкта басылган истәлегемдә бу хакта ул болай дип ята «Чзлтанхр иптәшнең бетен сүзеннән, хәрәкәт адымнарыннан аның революциягә мәгълүм бер п тан бел ж өлгереп тотынганлыгы сизелә иде Ул бик тиз Казан демократиясенең сөекле революционеры булып китте Аның суз-нотыклары һәрвакыт тирән мәгънәле һ.»м фәнни булалар ндс Ул җыелышларда уз мохалнфларын демагогия, хәйлә, ялган белән җиңәргә тырышмый, бәлки хакыйкатьне төрле яктан күрсәтел, халыкка тәкир итеп жнцә иде».
ь. 11S
Февраль революциясе булуга Ш. Әхмәдиев профсоюз хәрәкәтендә актив катнашып китә. Ул Казан сәүдә хезмәткәрләре һәм конторщиклары бюросын оештыра. Кыска гына вакыт эчендә бу бюро зур эш җәеп җибәрә, коммунист эшчеләр белән элемтәгә керә һәм «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» дигән лозунг астында «Аваз» исемле газета чыгара башлый. Газетаның оештыручысы һәм редакторы Ш, Әхмәдиев була.
Характеры белән вак буржуаз газета булуына карамастан, «Аваз» үзенең битләрендә вакытлы хөкүмәткә, империалистик сугышка каршы юнәлдерелгән мәкаләләр бастыра, властьны Советларга бирүне таләп итә, татар хезмәт ияләрен революцион рухта тәрбияләүдә большевикларга зур ярдәм күрсәтә. В. И. Ленинның «Новая жизнь» газетасына җибәргән хатын, татар теленә тәрҗемә итеп, Ш. Әхмәдиев «Аваз»да бастыра. Менә шуңа күрә дә Казан большевиклары чыгара торган «Рабочий» газетасы «Аваз» турында: «Хәзерге вакытта бу газета татар пролетариаты интересларын яклаучы бердәнбер орган булып тора», дип яза. Татар хезмәт ияләре арасында пропаганда һәм агитация эшләре алып баруда Казан большевиклары «Аваз» газетасыннан да уңышлы файдаланалар.
Шәһит Әхмәдиев Мөселман социалистлар комитетын оештыручылардан һәм аның актив җитәкчеләреннән була. 1917 елның ноябрендә Казан губернасы мөселманнар сьезды Мулланур Вахитов белән Шәһит Әхмәдиевне Уфада үткәреләчәк Милли