Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ике тәрҗемә


А. С. Пушкин
Л П Кершл.
Мин хәтерлим гажәп бер мизгелне: Гүя кинәт күктән инден син — Пәйда булдың алда, күрдем сине. Саф матурлык к\рке идең син.
Өмстсезгә борчыганда сагышым.
Шомлы, фани шау-шу эчендә.
Чыңлап торды озак нәфис тавышың, Якты сынын керде төшемә.
Еллар үтте, жнл-давыллар узды Т\эгытып бар хыял-монымны. Мнн оныттым нәфис авазыңны, Фәрештәдәй гүзәл сыныңны.
Еракларда, сөргеннәрдә ялгыз Үтте көннәр, тыныч-күңелсез. Алиһәсез һәм хәятсыз-жансыз, Илһамчысыз, яшьсез, сөюсез.
Уяныр чак жнттс ләкйн жанга; 11асыйп булды тагын юлыгу — Пәри заттай пәйда булдың алда. Саф матурлык күрке — чын сылу.
Пөрәк ярсып типте шатлык белән, һәм уянды кабат күңелдә Илһамчы да, хәят, алиһә дә. Күз яше дә, көчле сөю дә.
И. В. Гете
Урман патшасы
Баллада
Дым тарткан караңгы урманнан кем чаба? Кичеккән җайдак ул, алдында бер бала. Әткәсе куенына сыена ул каушап, Карт аны юата, җылыта кочаклап.
— Улым, ник тетрисең, ник алай каушадың?
— Әткәем, мин күрдем дәү урман патшасын, Мәһабәт сакаллы, кара таж башында
— Юк, улым, томан ул жәелә каршыда.
«Әй углан, я, миңа каерылып бер кара; Илемдәй гажәп ил юк бөтен дөньяда: Сине гөл-чәчәкләр, энҗедәй саф сулар, Алтынга бизәлгән сараем каршылар».
— Әткәем, падиша үзенә чакыра:
Ул бирәм ди миңа шатлык та, алтын да.
— Юк, улым, тик сиңа ул шулай тоела: Яфраклар шаулашып җилләрдә коена.
«Кил миңа, әй углан, шәп минем урманым. Күрерсең син анда шук урман кызларын; Алар ай калкуга уйныйлар, очалар, Тирбәтеп, иркәләп йоклатыр-кочарлар».
— Кызларын чакыра дәү урман патшасы, Әткәем, кызлары кул изи барчасы.
— Берни юк, төн тыныч, куаклар тынганнар: Ул әнә жилләрдән бөгелә ак таллар.
«Әй углан, мин гашыйк синең ак йөзеңә, Теләпме, көчләпме — булырсың үземә».
— Әтием, тотынды ул арттан куарга, Менә ул җитте дә, бик авыр суларга .
Ә атлы чаптыра — әй оча аргымак, Баласы борчыла, сыкрана зар елап Килеп тә җиттеләр — юл бетте барасы. Тик юлчы кулында жан биргән баласы...