Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫРЛАР АША СӨЙЛИ КҮҢЕЛЛӘР


Татарстан азучыларының кайсыдыр бер
җыелышында халкыбызның боек шагыйре
Габдулла Туканның туган кансн һәр ел саен
«Шигырь бәирәмо» исемле җыентык чыгарып
каршылауны практикага кертергә кирәк, дигән
фикер әйтелгән иде. Бу матур фикор кәгазьгә
генә язылып калмады Китап нәшриятыбыз
андый җыентыкны бастырып чыгаруны ике
куллап хуппады һәм аны үзенең перспектив
ппанына кертте Әлеге җыентыкка тупланган
шигырьләрнең беренче бәйләме 1968 елда инде
басылып та чыкты '.
«Шигырь бәирәмемндә үзләренең ши-
гырьләре. җырлары, мәсәлләре һәм яңа
тәрҗемәләре белән иллегә якын шагыйрь
катнаша. Алар арасында без поэзия сеюче-
ләрнең ихтирамын казанып елгергән ша-
гыйрьләребез Хәсән Туфан. Сибгат Хәким Салих
Баттал. Мехоммәт Садри. Нури Арс
' Шигырь бәйрәме Тетүчесе Ипдәр Юл «я
Редакторы Рәдиф Гатауллин. Тиражы 5000.
Бәясе 21 тиен. панов, Зәкн Нури. Галимҗан
Латыйп. Гамил Афзал. Нәби Дәүпи. Әдип
Маликов. Шәүкәт Галнев, Илдар Юзсевләр белән
беррәттән. шигърият мәйданына әле күптән
түгеп генә аяк баскан Равил Фәизулпии. Гәрәй
Рәхим. Камил Мостафни. Ростом Мингалнмов.
Салисә Гәроева. Фәнне Яруллин. Рәдиф
Гатауллин кебек ашь әднп- ләребезиең дә
исемнәрен күрәбез.
Җыентыкта гол урынны бүгенге кәйнең иң
актуаль темаларына язылган әсәрләр алып тора
Туган җир. планетабызның иминлеген саклап
калу эчен алып барыла торган кереш. халыклар
дуслыгы һәм хезмәт темаларыма язылган
шигырьләрне укыганда тынгысыз тормышның
күп терпе яклары күз алдыма килеп баса. Сибгат
Хвнимиең «Унвлгы йорт безнең тыкрыкта*. Эдип
Малииовның «Яндырылган хатлар*. Хисам
Камаловның «Сугышларда куп кан койгангамы*
шигырьләремдә сугышка каршы коч- ло нәфрәт
хисе дорлп. Шул ум хис Нәби Дәүпиыең
«Вьетнам солдатына* дигән шигырендә лирик
героиның уйланулары.
эчке кичерешләре аша безнең дә күңелләребезгә
күчә.
Ил чакырса, без китәрбез,
Булсын тик набат кына.
Без әзер алмаш булырга Вьетнам
солдатына.—
ди шагыйрь ирек сеюче барлык дуслары-
бызның уртак теләген белдереп. Бу шигырьнең.
басылып чыгу белән кәйгә салынып,
күңелләрнең яраткан җырына әверелеп китүе
һич тә очраклы хәл түгел. Хәр- би-патриотик
темаларга багышланган мондый әсәрләрне
укучы ярата, аларны үзенә юлдаш итеп ала.
Әмма андый характердагы шигырьләр һәм
җырлар бездә әле берән-сәрән генә күренгәпи.
Бу кимчелек «Шигырь бәйрәме» китабында да
үзен нык сиздерә.
Туган җирне ярату, еракларга китеп гомер
кичергәндә аны сагыну, соңгы сулышкача аңа
турылыклы булып калу турындагы
шигырьләргә безнең поэзиябез шактый бай.
Җыентыкка соңгы берничә ел эчендә иҗат
ителгән шундый шигырьләрнең иң
уңышлылары сайлап алынган. Гамил Афзалның
«Җанга якын урыннар». Шәүкәт Галиевнең «Җир
баласы идем»..., Рәшит Гатауллинның «Күл
буенда үскән ак каеннар». Мөнир Мазуновкың
«Туган як», мәрхүм шагыйрьләребез Әхмәт
Ерикәйнең «Пейзаж», Әнвәр Давыдовның
«Ватан! Соңгы минутыма кадәр..», Гали
Хуҗиевның «Рохсәт ит син миңа»
шигырьләрендә совет кешеләренең туган илгә
булган каннар мәхәббәте. эчкерсез хисләре һәм
теләкләре гәүдәләнә. Г. Хуҗиев шигыре,
мәсәлән, һәркемне дулкынландыра, уйландыра
торган тирән мәгънәле юллар белән тәмамлана.
Гражданины һәм солдаты буларак, Россиягә
морәҗәгать итеп, шагыйрь болаи Ди:
Тырыштым мин ихлас бу тормышта
Бары синең ечен янарга.
Рөхсәт ит син миңа соң сулышта
Кулларыңа синең аварга.
Шигырь бәйрәмнәре уздырылганда, поэ-
зиянең иҗтимагый роле, кешеләргә эстетик
тәрбия бирүдәге әһәмияте, керәш ялкыны белән
сулаган бу заманда шагыйрьнең тормыштагы
урыны, аның остенә йөк- ләтелгән бурычлар
турында кат-кат искә төшерү бик табигыи. Салих
Баттал, Илдар Юзеев һәм Камил Мостафинның
җыентыкка кертелгән шигырьләре нәкъ әнә шул
хакта язылганнар. Ул шигырьләр безнең күз
алдыбызга «шигъри казанышлар ранжирында»
уң як сафка баскан Җәлилләрне, Фатих Кәрим
һәм Демьян Фәтхиләрне китерел бастыра. Әйе,
С. Батталның «Син — политрук» шигырендә
әйтелгәнчә:
Тукай клубына үткән чакта мәрмәр
исемлектә кемнәр бар — һәммәсе дә
безнең ирек өчен сугышып үлгән Байрон
бит алар!
Сугышчан һәм патриотик рух белән
сугарылган мондый юлларны «Шигырь бәи-
рәме»ндә катнашкан башка шагыйрьләрнең
шигырьләрендә дә очратырга мөмкин. Шуның
белән бергә, бу җыентыкта укучыларга сатирик
һәм юмористик планда язылган шигырьләр дә
тәкъдим ителгән. Габдулла Шамукоаның
«Аптыраш» һәм Маннур Сат- тароаның «Малай
класста калгач» шигырьләрендә
кайберәүләрнең аңында әле һаман да яшәп
килгән тискәре яклар оста тотып алынган поэтик
детальләр аша ачып салына.
Җыентыкны төзүче бүгенге укучыны яңа
табылган истәлекләрдән Дәрдмәнднең
«Җырлыйм әле...», «Таулы матур ипләрендә...»,
«Аның янында кичкә котлы көндә...», «Ят илнең
яд итеп якты кояшын» шикелле шигырьләре,
бөек үзбәк классигы Гомәр Хәйям һәм татар
әдипләренең якын дусты, казакъ халкының
күренекле шагыйре Җакан Сыздыков иҗаты
үрнәкләре белән дә таныштырырга онытмаган.
Ләкин, беренче белен төерле була дигәндәй,
«Шигырь бәйрәме» китабын укып чыкканнан соң
кайбер кимчелекләр дә күзгә ташлана. Берен-
чедән. Нур Гайсин. Зәет Мәҗитов, Марс Шабаев
кебек кайбер өлкән һәм урта буын
шагыирьләребезнең исемнәрен җыентыкта
бөтенләй күрмибез. Икенчедән, колачын көннән-
көн киңрәк җәеп тагын да биегрәк үрләр яулаучы
татар совет поэз-чясе вәкилләренең яңа
әсәрләрен халыкка тулырак җиткерү ечен
китапның күләме бик кечкенә. «Шигырь
бәйрәме» җыентыгы быел- дан башлап һәр ел
саен чыгарылачак. Аның күләмен
шагыирьләребезнең иң яхшы әсәрләре
бәрабәренә арттырганнан арттыра барганда,
җыентык үзенең йөзен һәм күп санлаган даими
укучыларын тизрәк табар иде Чөнки күңелләр
тормышта көн дә булып тора торган шатлык һәм
кайгыларны. сөенеч һәм көенечләрне бер-
берләренә барыннан да элек җырлар аша җит-
керәләр. Менә шуңа күрә дә Тукай һәм Җәлилләр
калдырган эстафетаны югары тотып баручы
шигъриятебез җыр бәйрәмнәрендә үзенә киңрәк
м әйдан сорый.