Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Октябрь
Син хакыйкать булып тудың дөньяга Ач йортларга икмәк булып кердең син, Наданнарга хәреф булып танылдын, Ил өстендә ирек булып йөрдең син. Кырыс көннәр сине солдат иттеләр — һәм син безгә җиңү фәнен өйрәтгең. Тыныч көннәр сине сәнгать иттеләр — һәм син безгә зур бер сәнгать өйрәттең. Баш өстендә үлем торган көннәрдә Яшәү булып яңгырадың тормыштан. Дөнья җырга сусаган һәр мизгелдә Син җыр булып чыктың безнең сулыштан Икмәк булдың, ирек булдың, җыр булдың. Көрәшләрдә тиңләштең зур дәрьяга. Тик боларның барыннан да алдарак Син хакыйкать булып тудың дөньяга.
Мин бит җирдә яна кеше әле. Мин нарасый әле, мин — бала Мин агач ат итеп атланырга Әзер әле фани дөньяга.
һәм чабарга тормыш урамыннан Кыңгыраулар гына чыңлатып Гомер буе шулай ялан аяк Элдерергә бу җир буйлатып.
Әнкәй кушкан бөтен йомышларны Онытып, мин шушы атымда Ташланырга әзер бу дөньяның Зур шау-шулар купкан чатына. Мин әзермен әле кайгыларга Тик сызгырып кына үтәргә, Тезгенемә берәр кул сузылса Камчы сызып узып китәргә... Мин бит җирдә яна кеше әле, Мин агач ат белән гел бергә.
Мин ашкынам безнең урамнарга Кыңгыраулар чыңы илтергә.
Ник
Кеше хәтта утларга да Керә, дисен.
Алдыңда тик су гына бит, Ник кермисен'-*'!
Ир-егетләр үлемнән дә Көлә, дисен.
Каршында тик кайгы гына — Ник көлмисен?!
Атка — атча, эткә — этчә Җавап, дисен.
Каршында мен эт тора бит, Ник өрмисен?!
Теләге бар томан аша Күрә, дисең.
Дөреслек бит нәкъ каршыңда — Ник күрмисен.
Эшен бетсә жирдән китү Яхшы, дисен.
Юньле эшең күпгән бетте — Ник китмисен?!
Бер көң сиңа үлем килсә, Үлә күрмә ялгыш. Синнән яшәү таләп итә Сагынмаган сагыш. Каршыңда бар бөек ләззәт — Сөелмәгән сөю Үлә күрмә, жирдә кала Көелмәгән көю.
Ренатка
Тормышыңда бар бит әле Тоелмаган тою.
Синнән көрәш көтеп ята Тыелмаган тыю.
«Үлем килсә нишлим?»—димсец?
Мөмкин аны куу.
Алдында бар иң бөек көч — Бар тумаган туу.
Урам буйлап килә идем Югалган бер моңны эзләп Син очрадың. Тавышыңнан Таныдым мин —моң икәнсең.
Шау-шу тулы дөнья буйлап Килә идем тынлык эзләп. Син очрадың. Чәчләреннән Таныдым мин — гөн икәнсеңЯзлар эзләп килә идем Вакыт дигән урам буйлап — Күзләреннән таныдым мин. Син яшел яз идек, иркәм.
Тормыш буйлап килә идем Үземә тиң сөю эзләп. Очрамадың Авыр мина. Мин снна тиң түгел икән.
Мәхәбэттә синең белән Саранлар каралмадым. Мин Таһир булган чакларда Син Зөһрә булэлмадын
Ләкин син дә минем белән Чатырлар куялмадын.
Син Зөһрә булган чакларда Мин Таһир булалмадым.
Нишлисең, безнең сөюләр Яшиләр ике якта Икесе бер үк ялгышу. Икесе ике хата
Яшьтәш дустыма
Без бары тик Җирне яраттык, Балачактан Җиргә инандык, Уенчыклар алып тормадык — Җир туфрагы белән уйнадык. Балалыкны өйдә калдырып, Җиргә сәяхәткә чыктык без. Юлда очрап байтак дошманның Якасыннан урап тоттык без. Ләкин усаллыкны күрсәттек Бары Җир хакына гына дип; һәм тормыштан бәхет дауладык Бары Җир халкына гына дип. Күпләр бездән көлеп йөриләр Җирне артык якын иткәнгә. Янәсе, без үлем килгәч тә Тиешбез ич Җирдән китәргә. Ләкин үлем килеп, бер көнне Таләп итсә безне үзенә — Үлемне дә кызык итәрбез, Аңа түгел, Җиргә китәрбез
Укучыларыма
Сез гел сынап карамагыз Минем һәрбер фигылемә, Минем Һәрбер шөгылемә, Минем һәрбер шигыремә.
Сез матур яшәсен өчен
Кайчакта мин мәҗбүр булам, Кайчакта мин Мәҗнүн булам, Кайчакта мин мәльгун булам.
Шуңа мине тормыш үзе
Я артык саф кеше итә, Я артык сак кеше итә, Я артык ят кеше итә.
Сез гел сынап карамагыз. Алданырсыз, мин бит кеше. Яшим бары дөнья өчен, Кылган эшем — дөнья эше.
Я Ф га
Кайчагында артык тупас булсам, Ачуланма, дускай, син ана— Мин бит бу тормышны тазартырга Чакырылган кеше дөньяга.
Шуна һаман җитдиләнә барам. Күпләр белән керәм бәхәскә. Хакыйкатькә карап шигырь язам, Олыгаям тагын бер яшькә. Шигырь ритмым һаман кырыслана, Усаллана бара рифмалар. Рәхәтләнәм. әгәр минем сүзләр Тупасларга кырыс булсалар. Бардыр миндә җиңү комсызлыгы Үлем белән килгәч күзгә-күз. Бардыр миндә дошман шыксызлыгы Дошман белән килсәм нөзгә-йөз Кайчагында артык ямьсездер мин — Тик син энла шулай кирәген. Бүреләрне җиңәм бит мин. бары Бүре законнарын өйрәнеп. Шуңа кайчак артык тупас булам, Ләкин ачуланма син ана. Мин бит бу тормышны тазартырга Чакырылган кеше дөньяга.
Ул мәжлес шундый матур иде — Шәрапларда көлгән алсу төс Битләрендә һаман уйнап торды, Ә урамда йөрде соры көз.
Өй артында йөрде үкенүләр. Без аларны өйгә кертмәдек. Узганнарны искә алмый гына һәр тост саен бәхет күтәрдек. Бәхетебез чиксез иде безнең — Тик көз һаман безне күзәтте. Яңгыр булып бәрде тәрәзәгә, Хәтер булып өзде үзәкне.
Күктә торды көзге соры болыт Хыянәттән килгән аваздай
Ул мәҗлес шундый матур иде. Матур иде, ләкин бнк азга.