Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЛЫ ЮЛГА ЧЫККАНДА


Соңгы елларда татар совет әдәбиятына
талантлы, эшкә сәләтле яшьләр килде. Бигрәк
тә поэзиядә без күп кенә үзтавыш- лы яшь
шагыйрьләр белән очраштык. Алар үзләренең
беренче әсәрләре белән үк укучыларның
игътибарын яулап алдылар. Тагын шунысы
шатлыклы, бу яшьләр оядан чыгуга ук:
«Карагыз, менә мин киләм!» дип әтәчләнмичә
генә, «мин талант» дип үз исемнәренә атап ода
җырламыйча гына шигърият мәйданына килеп
керделәр, сафка бастылар һәм алгы елларга
карап юлга чыктылар. Хәерле сәгатьтә булсын!
диясе килә аларга.
Заманында шулай да булгалый иде бит
Кемдер ашыга-ашыга кулына каләм ала да
шатыр-шотыр поэма язып ташлый. Беренче
әсәр буларак, бу поэма дигән нәрсә хәтта
кемнәргәдер ошап та куя. кемнәрдер аның
авторына зур өметләр баглыйлар, аңа мактау
сүзләрен әйтүдән дә тартынмыйлар иде.
Шундый зур «шедевр» иҗат иткән кеше ахырдан
«вак-төяк» шигырьләр язып та маташмый иде.
Ни өчен? Чөнки ул андый шигырьләрне яза
белми иде. һәм озак та үтми, без ул «авторны»
бөтенләй оныта да идек. Килгәндә бик нык
дөбердәсә дә. киткәндә ул мыштым гына сыза
иде. һәм бик яхшы итә иде, әлбәттә. Бәлки, инде
ул кулына башка һөнәр алгандыр да. бик җайлы
гына эшләп гомер итәдер, Без аңа да үз эшендә
уңышлар телибез- Аңа да хәерле сәгатьтә дибез.
Кечкенә күләмле шигырьләрне ■вак- төяк»
эш дип караучылар тирән ялгышалар. Булачак
шагыйрь үзенең иҗатын әнә шул кечкенә генә
шигырьләрдән башларга тиеш тә инде. Бу
бердәнбер дөрес һәм ышанычлы юл, дип әйтер
идем мин. Исегезгә төшерегез, булачак рәссам
алдына беренче дәрестә бары тик ак балчыктан
ясалган дүрт почмаклы шакмак кына куялар.
Баксаң, һәр кыры тигез булган бу шакмакны
кәгазьгә дөрес төшерүләре генә дә ай-һай кыен
икән. Бу дәрестә «бишле» алучы шәкертләр куп
булмый диләр. Шакмакны дөрес, төгәл итеп
рәсемгә төшерергә өйрәнгәннән соң гына, бу
өйрәнчекләр алдына тагын шул ук ак балчыктан
ясалган я бер бармак, я бер колак китереп
куялар. Шулай итеп яшь рәссамнар, кеше
гәүдәсенең аерым әгъзаларын рәсемгә тө-
шереп, еллар буенча үзләренең кулларын
осталыкка, күзләрен зирәклеккә күнектерәләр.
Аннан соң натюрмортлар, натурадай пейзажлар
башлана. Ә портретлар, композицияле
рәсемнәр, этюдлар инде бу кешеләрнең
башларында сирәк-мирәк кенә көмеш укалар
күренә башлагач кына пәйда була.
Үзенең табигате белән дә, төсмерләү, сизенү
һәм фикерләү үзенчәлеге белән дә поэзиягә бик
якын торган рәсем сәнгатенең осталары әнә
шулай дөньяга киләләр. Минемчә, булачак
шагыйрьнең дә үсеш юлы шундый четерекле
һәм авыр. Хәер, теләсә нинди сәнгатьтә, теләсә
нинди һөнәрдә дә кеше шундый баскычларны
узып кына осталыкка күтәрелә ала. Әйе, башта
рәссамга — шакмак, шагыйрьгә — кечкенә
шигырь, җырчыга — до-ре-ми-фа- соль!
Бу хакта ни өчен яздым әле? Сүз бит яшь
шагыйрьләр турында барырга тиеш иде.
Соңгарак бу аңлашылыр дип уйлыйм. Чөнки
әлеге яшь авторларның беренче китапларын
укып чыккач та, минем күз алдыма бик тырыш,
тыйнак шәкертләр килеп басты. Чыннан да,
инде нык әзерләнеп, кирәк белемне туплаганнан
соң гына
һәм моңа кадәр байтак шигырьләр яза-яза кул
җайландыргач кына, алар үзләренең шигырь
дәфтәрләрен безнең алга ачып куйдылар.
Шундый шагыйрьләребезнең берсе — Г.
Рәхим, икенчесе — Т. Камалиев. өченчесе— Ф.
Шәфигуллин. Билгеле, тагын башкалар да бар
әле. Әмма бу юлы мин, инде югарыда әйткәнчә,
әнә шул өч яшь автор турында гына берничә сүз
әйтмәкче булам.
Быел бу яшь шагыйрьләрнең, • Карлы-
гачлар» 1 оясыннан очып чыгып, беренче
китапчыклары безнең кулларыбызга килеп
кунды. Әйе, беренче карлыгач — беренче китап.
Моның яшь автор өчен нинди шатлык, нинди зур
бәхет икәнлеген мин үз йөрәгем белән аңлыйм.
Заманында, үземнең дә беренчә китабым
чыккач, башым күккә тигән кебек булган иде.
Әмма ул шатлык кайбер очракларда шактый
авыр борчулар да алып килә. Бу. гадәттә,
ашыккан шагыйрь белән була Атна-ун көн дә
узыл өлгерми, ул карлыгачны тәнкыйтьче
тотыл алып, йоннарын йолка башлый һәм:
«Карагыз, бу карлыгач түгел. Бумы? Бу — кара
карга!» дип әйтә до сала.
Ленин Г. Рәхимне дә, Т. Камалиевны да һәм
Ф. Шәфигуллинны да мондый куркыныч көтми.
Чөнки бу яшь шагыйрьләр бары язар өчен генә
язмыйлар. Алар поззия алдында торган
бурычларны яхшы аңлап эш итәләр.
Барысыннан да элек, авторлар нәрсә турында
язарга кирәклеген беләләр. Бу — иҗат кешесе
эчен беренче шарт.
Чыннан да, шигырь белән теләсә нәрсә
турында каләм тибрәтеп булмый. Шагыйрьнең
үз темасы булырга тиеш. Ә ул тема нинди? Аны
ничек табарга? һәм тагын: ул тема кешеләрне
дулкынландырамы? Ул әсәр кирәкме? Авторны
борчыган мәсьәләләр башкаларны да
борчыймы? Моны кайдан белергә? Менә бу
урында яңадан рәссамнар төшерә торган әлеге
шакмакны искә алырга туры килә Өйрәнергә,
укырга, үз заманыңның белеме белән. идеяләре
белән коралланырга! Ачкыч менә шунда. Бу
ачкыч бу еч яшь шагыйрьнең кулларында инде.
Шунысы шатлыклы, беэиоң башка яшь
шагыйрьләребез дә поэзиягә югары уку
йортларының бусагаларын үтеп киләләр.
Мондый бәхет олы буын шагыйрьләренең
күбесенә татымады. Аларның яшьлекләре
фронтларда, гражданнар
тыгын чыгарды.
сугышында. төзелеш мәйданнарында узды.
Аларнь яңа туып килгән чор үз бишеге янында
тотты. Алариың яшьлекләре революция
тарафыннан мобилизацияләнгән иде. Бу
мәсьәләдә хәзер җир белән чүк арасы Шуңа
күрә дә, безнең яшь авторла- рыбызның
әсәрләрендә культуралылык, җыйнаклык,
эзләнү үзен сиздереп тора.
Г. Рәхим дә эзләнә һәм таба. Ул беркемне дә
кабатларга теләми Яшь шагыйр» һәрбер
шигыренә диярлек үзенә хас форма булдыра.
Шуны да әйтик, ул. кайберәүләр кебек, форма
белән генә мавыкмый, форманы идеягә,
әсәрнең эчтәлегенә буйсындыра. Шуңа күрә бу
яшь авторның шигырьләрендә форма
кычкырып тормый ул үзен сиздерми дә хәтта.
Беренче чиратте фикер! Г. Рәхим менә шул
турыда кай-
Без, тема дидек, әмма мәсьәләне бер тема
гына хәл итми әле. Шагыйрьнең позициясе
кайсы якта? Ул кемне яклый. Кемгә хезмәт
итәргә тели? Бездә бу мәсьәлә ачык. Без Ленин
идеяләре белән тәрбияләнгән кешеләр. Димәк,
шул идеягә тугрылык шагыйрьнең позициясе.
>ш мәйданы, йорты, туган түфрогы булырга
тиеш. Г. Рәхим моны ачык әйтә. Яшь
шагыйрьнең •Буыннан буынга» дигән кечкенә
генә бер шигырен укып үтик.
Бабам сергән.
Хәлдән таеп сергән Ул тәм табын
сергән. Буразнага ягын җан биргән,—
Туймаганга туган җирдән.
Атам сергән
Штык белән йөргән — Фашистларга
титдән Үлем килер дигән.
Танк астына кергән,— Туймаганга туган
«ирдән
Киерелеп эшлим.
Тир таммасын димим.
Кирәк булса.
Кан да тамар мнниән Бабам бетермәгән
Буразнаны серәй,— Туймаганга туган
җирдән
Бу бер кеше, бер автор — Г. Рәхим әйткән
сүзләр. Әммо бу шигырь астына «леи, туган
җиреи яраткан һәркем үз »«оесын бер дә
икеләнмичә «уе ел«ь Чөнки бу голлар беэ-ен
замен иешәсенең уэгенәк хәзер.-е кеие һем
киләчәге турындә сөйл—
ләр. Ни әйтерсең, шәп шигырь. Бу үзенә күрә
шагыйрьнең үз халкы каршында анты да булып
яңгырый, Әйе, туган җирен яраткан кешегә гомер
буе буразна сөрәсе бар. Менә бит, шайтан
алгыры, бернинди купшы сүзләр дә юк, бик гади
юллар, ә мәгънәсе — бер зур китап кадәр! Менә
сиңа кечкенә шигырь!
Туган илне яратуы, аңа үзен аямыйча хезмәт
итәргә теләве турында Г. Рәхимнең башка бик
күп шигырьләреннән дә өзекләр китерергә
мөмкин, һәрбер шигырьдә шагыйрьнең
гражданлык хисе алгы планда. Ул фәкать үз
иленең бер кешесе буларак кына фикер йөртә
ала. Нәкъ менә шушы сыйфатны без талант дип
атыйбыз да.
Тәүфикъ Камалиев та шундый ук рух белән
поэзиягә килеп керде. Ул — үзенең характеры
һәм табигате белән дә тыйнак кеше. Үзенең
әсәрләрендә дә шул тыйнаклыгы белән башка
яшь шагыйрьләрдән аерылып тора. Юк, ул да
әллә нинди баскычлы, керделе-чыктылы юллар
белән язмый. Ул да үз иҗатын кечкенә
шакмактан башлый. Бу яшь шагыйрь дә күктән
йолдызлар алып төшәргә җыенмый. Ул җир
тормышын ярата, гади кешеләрне ярата. Яшь
шагыйрьнең иҗатында бу төп юнәлеш. Моны
әдәби телдә лейтмотив дип тә әйтәләр бугай.
Әйе. Т. Камалиев—тыйнак һәм шул ук
вакытта ашкынучан автор. Ул үз фикерләрен
әйтеп өлгермәм дип борчыла кебек. Бу яхшы
сыйфат. Заманның ракетага утырып барган бу
чорында кем ашкынмый да, кем тизрәк атларга
теләми? Бу табигый хәл. Ләкин шул ашкыну
аркасында без кайбер хәлләрне, кайбер
моментларны күз карашыннан төшереп
калдырмыйбызмы? Андый хәлләр дә бар икән
шул. Яшь шагыйрь менә шул ашкынулы юлда
бераз туктап калган да, уйга сабышкан. Һәм үзе-
нең беренче шигырьләренең берсендә «Әйтеп
калыйк» дип сүз башлаган '.
Сөйгән кызлар елаганда көйлибез, Булган
хәлне. Булмаганны сөйлибез.
Көлдерәбез,
Юатабыз барыбер.
Юанмаса,
Иркәлибез тагын бер.
Тик дәшмибез.
Яшь түккәндә әниләр.
Т Камалиев Сабыр канатларым сынмый.
Шигырьләр. Казан. 1968 ел.
Дәшкән өчен,
Гүя тотып әрлиләр.
Матур сүзне
Эзләвем дә эзлибез, Әмма шуны Баштук
әйтә белмибез.
Берәм-берәм
Китә бара аналар Китеп күмелә... Epaiaa
аралар.
Назлау сүзен әйтик алдан шуларга, Юкса,
мөмкин бөтенләй дә сокларга.
Кызларга да әйтербез бер — ара бар:
Кызлар әле безнен белән калалар. Берәм-
берәм китә бара аналар.
Я әйтегез, бу шигырь кемгә ошамас икән?
Билгеле, бу шигырьне кабат аңлатыл торасы
калмаган. Мондый чакта комментарий кирәкми
диләр. Чыннан да, поэзиядә безнең әле әйтелми
калган фикерләр, сүзләр азмыни? Телгә
алынмаган яхшы эшләребез, исемнәре җырга
лаеклы кешеләребез азмыни? Чыннан да, без
үзебезнең сөекле аналарыбызга әле чын йөрәк
сүзен, рәхмәт сүзен әйтеп өлгердекме? Яшь
шагыйрь әнә шул сорауларга җавап эзли. Бу
инде — уйга нәрсә килсә, шуны язып карыйм
әле, бәлки, берәр нәрсә чыгар, дип эш итү түгел.
Бу — үз бурычыңны алдан ук аңлап, алга
куелган теләккә ирешү дигән сүз. Шагыйрьне
кешеләр язмышы борчый. Үз заманының
шатлыгы, кайгысы, мәхәббәте һәм нәфрәте
шагыйрьнең каләме астына куелган. Ул бу
темаларны эшкәртә, эзләнә, эзлекле рәвештә
поэзия баскычына күтәрелеп килә. Шунысы
шәп. Т. Камалиев та форма белән генә
мавыкмый. Ул татар поэзиясенең инде иҗат
ителгән формаларына, халык иҗатына таяна.
Аның киләчәктә булачак уңышлары да шул
тарафта дип ышанасы килә. Шагыйрьнең
беренче әсәрләрен укыгач та күңелдә шундый
х ис кала.
Инде өченче яшь шагыйрь Ф. Шәфигул- лин
турында сүзне башлардан элек, бер мөһим
мәсьәләгә кагылып үтәсе бар. Без һәр җыелыш
саен диярлек эшче сыйныфка багышланган
әсәрләр турында сөйләшәбез. Безне бу темага
язылган әсәрләрнең бик аз булуы нык борчый.
Дөресен әйтергә кирәк, сүздән эшкә күчкәнебез
юк әле. Чөнки безнең олы шагыйрьләребез дә
шәһәрдә яшәп тә авылны язарга яраталар.
...Ә бер көнне иптәшечнен бәхете Кинәт тулып
ташты:
Йодрык чаклы булыр — бер шурфтан Ул саф алтын
тапты-
һәм моңа тәмам шатланган егет инде мин баедым,
миңа дөнья ни почем дип, эшен ташлап китеп тә
бара Автор;
Алтын тапты- Әмма шул ук көнне Ул югалтты үзен,—
ди. Егет, «белепп булса кирәк яңадан эшкә кайта.
Әмма аннан ни файда.
—Ә саф алтын ана (ни үкенеч) Очрамады бүтән.
Ул үзс дә табылдыгы белән Онытылды күптән...
Хезмәтнең әнә нинди яклары да бар бит. Эшче
горурлыгына хыянәт итсең, бик түбәнгә төшүең дә
мөмкин икен. Бу — Фаил Шөфигуллинның үз
ачышы һәм ул аны алтым эзләүче кебек үк бик
нык казынып тапкан. Бу хисләр, бу фикерләр бер
эшче ечен генә түгел, гомуми кешелек фикеренә
әйләнәләр, инде болар теләсә кем эчен дә уртак
фикер була алалар. Конкрет образдан Һәркемгә
яраклы уйлар шулай туа. Осталыкның кече әнә
шунда да инде. Димәк, хезмәт темасы бер эшчегә
генә караган тема түгел, кешелек, дөнья, тормыш
ул. Шуны аңлап эш иткән шагыйрьнең киләчәге —
ышанычлы.
Бәлки, бу авторларның шигырьләрендә
кимчелекләр бер дә юкмыни! дип сорарлар.
Әлбәттә, казынсаң, тырнак астыннан да кер
табыла диләр Әмма бу мәкаләдә андый бурыч
куелмады.
Быел яшь авторлар конференциясе ва-
кытында, шагыйрьләр секциясендә дә бу еч
авторның әсәрләре укылды, тикшерелде, һем бер
тавыштен алар Язучылар союзына тәкъдим
итолделер.
Гадәттә, кешелор олы юлга чыгар алдыннан
бер минут тынып утыралар. Мин дә хәзер шул
минутмы кичерәм шикелле һәм бу яшь дусларга,
бу олы юлга чыгар алдыннан хәерле сәгатьләр
теләп калам.
Билгеле, бу һәркемнең үз эше. Тик шунысы гажәп,
шагыйрь елына бер айга командировка алып,
авылга чыгып керә дә, бер китап шигырьләр язып
ташлый Араларында әйбәтләре дә була, әлбәттә. Ә
менә гомер буе уз күршесендә генә дөбердәтеп
эшләп яткан заводны яки фабриканы телгә дә
алмый, күрми дә кебек. Гомер буе очрашып,
күрешеп, сейләшеп, хатта кунакка йерешеп, хәтта
бер йортта яшәгән эшчене исенә дә төшерми! Кызык
бит! Өйрәнергә теләк булганда, мин ышанам, безнең
азучыларыбыз эшчеләр турында да әйбәт әсәрләр
иҗат итә алырлар иде. Бигрәк тә хәзерге яшь
шагыйрьләр арасында эшчеләр хезмәтенә,
тормышны әйдәп баручы эшчеләр сыйныфына ни
өчендер игътибар җитми кебегрәк сизелә. Хәтта
«Социалистик Татарстан» битләрендә поэзия
турында алып барылган бәхәстә дә бу темага бер-
кем дә кагылып узмады Күрәсең, бу безнең гомуми
кимчелегебез булса кирәк
Ф. Шәфигуллин үзе дә яшь эшче һәм аның язган
шигырьләре дә эшчеләр тормышына
багышланганнар. Бу яшь шагыйрь дә ни өчен һәм
нәрсә турында язарга кирәклеген белә. Ченки инде
ул да теге шакмаклар өстендә шактый озак кул җай-
ландырып поэзиягә килгән яшьләрнең берсе. Аның
биографиясе дә озын юллы. Ул күп якларда булган,
диңгез суын да татыган, тезелешләрдә дә эшләгән,
җир сөргән, иген чәчкән. Кыскасы, яшь дигән
шагыйребез инде картларча баи тормыш тәҗрибә-
сен туплап өлгергән. ШуҢа күрә дә ул хезмәткә беек
ихтирам белән карый, һәм бәлки нәкъ менә шул
хакыйкатьне аңлагач кына, автор кулына каләм
алгандыр да. Бу хис аны тыныч калдырмаган,
албәтге. Хезмәттә ул кешенең горурлыгын күрә.
«Эшче горурлыгы» дигән шигырендә нәкъ шул
хакта сеипи дә ул. «Алтын эзләүчеләр-* исемле
шигырьдә дә Фаил Шәфигуллин бу фикерне тагы да
кискенрәк итоп, тагын да ачыграк итеп гамәлгә
ашыра. Менә ике иптәш алтын табыла юрган як-
ларга эшкә китеп баралар.