Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИР ХУҖАСЫ


Безнең язучылар авыл тормышын сурәт-
ләгән әсәрләрне шактый куп иҗат итәләр Ул
яктан тел тидерерлек түгел. Ләкин шунысы бар:
аларның күбесе үткән чорны чагылдыруга
кайтып кала торган иде.
Мәсгут Шәрифуллнниың әле шушы
иеннәрдә генә Татарстан китап нәшриятында
аерым китап булып басылып чыккан «Җир
хуҗасы» исемле повесте дә колхоз һәм аның
кешеләре тормышын тасвирлауга багышланган.
Әмма, шул ук вакытта, бу повесть башкалардан
бик нык аерылып та тора. «Җир хуҗасы»нда
бүгенге авыл кешеләре, бүгенге колхоз
тормышы сурәтләнгән. Иң элек игътибарны ул
әнә шул ягы белән җәлеп итә. Повестьның тагын
бер аерылып торган сыйфаты шунда, анда
колхоз председателе уңай герой буларак
сурәтләнгән. Югыйсә безнең әдипләр арасында
председательләрне тискәре тип итеп тасвирлау
гадәткә әйләнеп бара иде. Бантың исә әйбәт,
эшлекле председательләрне дә хәйран
кызыклы итеп күрсәтеп була икән ләбаса!
«Җир хуҗасыпнда алай искитәрлек вакыйгалар
да. гадәттән тыш хәлләр дә юк. Анда «Уңыш»
колхозы председателе Айдарның гадәти бер эш
коне генә тасвир лантан Повесть Айдарның
иртән йокыдан уянуы белән башлана һәм кичен
ятып йокыга китүе белән тәмамлана. Әмма
автор әсәрне Айдарның коилек эшен сурәтләп-
теркәп бирүгә генә кгйтарыл калдырмаган.
Вакыйга барышында ул Айдарның үткән
тормышын да. бүгенге уйларын да, киләчәккә
планнарын да шактый тулы ачып бирүгә ирешә.
Аны җәмәгать эше башкаручы буларак кына
түгел, шәхес буларак, характер буларак та
шактый тулы сурәтли.
Бүгенге колхозлар моннан ун ел элекке
колхозлардан экономик яктан дә. культура
ягыннан да бик нык аерылып тора. Аларның
авыл хуҗалыгы машиналары да күп. җирләре дә
бик зур хәзер. Айдар җитәкчелек итә торган
«Уңышп колхозы да шундый. Сигез мең гектар
җир биләүче, тугыз авылны берләштергән кол-
хоз ул. Андый колхоз белән идарә итү ечен зур
оештыру сәләте, зур белем, һәм, иң моһиме.
җирне, кешеләрне ярату кирәк. Айдарда бу
сыйфатларның һәркайсы бар Аны гади
колхозчылар да. идарә аппаратында
эшләүчеләр дә хормәт итә. Ченки Айдар уйлап-
үлчәп эш итә торган председатель. авыл
хуҗалыгы институтын тәмамлаган тәҗрибәле
белгеч. Үз республикабызда гынв түгел.
Советлар Союзында гына да түгел, хәтта бетен
җир шарындагы һәр гектар чәчүлек җир ничә
кешене туендырып торуын да. кайсы илдә һәр
гектардан күпме иген җыеп алынуын да ул үзе-
нең биш бармагы кебек белеп тора Колхозчылар
белән монәсәбәте дә әйбәт. Аны тыңлый, аңа
ышана колхозчылар. «Уңыш» колхозының
экономик хәле шулай ук яхшы. Ул колхозның
Богелмә. Октябрьск шәһәрләрендә җиләк-
җимеш сата торган үз ларекларына тикле бар.
Үзенең йорт салырга вакыты булмаган
колхозчыларга стандарт йортлар тезеп бирү
эше дә җайга салынган. Авыл клубы әлегә яхшы
булса да, киләчәктә зур клуб салдырып, аның
каршына агачлар утыртырга һәм киң мәйдан
ясаргв хыяллана Айдар Аның хыялы тор-
мышка ашачагына шик юк, чонки ул ниятен
тормышка ашыра торган кеше. Кыскасы,
председатель буларак эшләре коиле Ай-
дарның...
Әмма аның шәхси тормышы гына ал да гел
тугел шул. Тугыз авыл халкы белән бик әйбәт
идарә итеп килә торган ул кеше, утыз алты
яшькә җитсә дә, шәхси тормышын җайга сала
алмаган әле. Башта, бер дә юкка бәйләнеп, аны
хатыны Асия борчып торган. Аннары, кыз
баласын ияртеп. Айдарны ташлап ук киткән.
Хәзер Айдар күрше авылда эшләүче врач кыз
Римма белән танышкан. Алар бер-берен яраты-
шалар. Соңгы очрашуларында кавышырга суз
дә куешалар. Әмма, әлеге дә баягы. Асия һаман
Айдарны борчып, тынгысызлап тора. Аннары
Айдар бала атасы да бит әле... Четрекле, аи-һай
четрекле аның шәхси тормышы!
Айдар образына шуңа болай оэанлап
тукталдык, чонки ул повестьта твп фигура
Вакыйгалар да, башка персонажлар да аңа
бәйле рәвештә сурәтләнә Аннары, дәресен генә
әйткәндә, «Җнр хуҗвсы»ндэ авыз тутырып
сойләрлек персонажлар да юк. Колхоз парторгы
әсәрл? шактый еш очрый, әмма уп характер
буларак Айдар кебек ук тулы сурәтләнмәгән. Ә
менә аерым эпизодларда чагылып-чагылып
киткән аерым персонажлар характерындагы
аерым моментларны автор шактый уңышлы
чагылдырган.
Җыеп кына әйткәндә. Мәсгут Шарифуллин
бу әсәрендә хәзерге колхоз тормышын һәм
аның кешеләрен бии әйбәт белеп, дерес итеп
сурәтләгән Повестьның тепе дә М.
Шәрифуллинның моңа кадәр язылган әсәрләре
белән чагыштырганда шактый шома һәм
образлы Шик юк, «Җир хуҗасы»н укучылар
яратып укырлар һәм ул авыл темасына
багышланган әсәрләр арасында тиешле урынын
алыр Тик шунысы гына кызганыч: «Җир
хуҗасы* повесте — мәрхүм Мәсгут
Шәрифуллинның соңгы әсәре. Исән булса, ул
тагын да әйбәтрәк әсәрләр иҗат итәр иде ала.
Аның таланты ныгып, канатланып кына килә
и де.