Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ КЕМ ИДЕК, КЕМ БУЛДЫК?


«Туген ягым — яшел бишек» («Казан утлары» журналының 1967 елгы 5—8 һем 11 саннарында
басылды) повесте укучы һем язучылар арасында терпе фикерләр уятты Әсәргә уңай бәя бирүчеләр
белән бергә, арад» аны бик үк ошатып җиткермәүчеләр дә чыккалады. Кайберәүләр әсәрнең жанры
турында бәхәсле фикерләр әйттеләр. Икенче берәүләрне аерым образларның бирелеше
канәгатьләндереп җиткермәде Шул сәбәпле журнал редакциясенең түгәрәк естәле янында әсәрнең
язылуына, аның жанрына һәм эчтәлегенә бәйләнешле мәсьәләләрне уртага салып сейлешү. кайбер
аңлатмалар бирү кирәк дил уйлаштык.
■ Әсәргә карата тәнкыйть фикерләренең күбесе журналның шушы саннарын тикшерүгә багышланган
махсус җыелышта әйтелгән. Ул турыда «Казан утлары»ның 1968 елгы 1 санында язылдь.
Кызгзнычка каршы, мин ул кәинәрдә Казанда юк идем
Аяз Гыйләҗев, мәсәлән, болай ди; «Гомәр абзыйдан яхшы әсәр кәткәнгедерме миндә әсәр
канәгатьсезлек хисе калдырды» Моның сәбәпләрен А, Гыилеҗәе боләи аңлата: «Г. Бәшировның бу
автобиографик повестенда мин авторның үзен күрмим. Ул чордагы вакыйгалар аңа ничек тәзсир
иткән! Болариы мин күрмим... Миңа иң тәэсир иткән кеше Фазулла. Ләкин ул да югалып кала».
Барлас Камалов та шул ук фикергә кушыла яза Шулай да ул бераз -рәхкмле- рәк». «Тел ягыннан,
хд.тыьның рухи байлыгым бирү ягыннан, образлар ягыннан чыннан да әсәргә сүз оител булмый.
Әмма., укыган епешемнән язучының үзе күренә башлавын кеткәй идем мии-
Ихгимал. моңа әсәрнең журналда кыскартылып, яртысыннан бик аз тына артыграгы басылуы
Да себоп булгандыр. Ченки әсәрне кыскартып баскайда. билгеле бер бетемлек һәм эзлеклелек
саклау бик кыен булды. Шул ук сәбәп нәтиҗәсендә мәсәлән. журнал вариантында Фазулла да бер
генә мәртәбә күренеп калды Хәлбуки, әсәрнең ахырына таба ул әле тагын берничә мәртәбә мәйданга
чыга һем. минемчә ярыйсы ук ачыклана тешә. Әсәрнең ссңгы элешенә таба, үсмер яшенә җиткәннән
соң, шулай ук Гомәр исемле малай да вакыйгаларның үзәгенә керә бара, миңа калса, ул да терле ягы
белән һәм ачыграк күренә башлый Ләкин айда да Б Камалов теләген канәгатьләндерү мемкин түгел
иде Ченки ул авыл малаема язучы булганчы бик күп денья күрергә, утлар, сулар кичәргә кирәк кде
әле
Бу әсәр шушы елның ахырына таба Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып
тулысымча басылып чыгачак. Шул китапны рехнм итеп укыл чыга алсалар, иптәшләрнең югарыда
әйтелгән канәгатьсезлегенә, шәт, урын калмас дип уйлыйм.
Аяз Гыйлаҗевнә. күрәсең, халыкның эчне тормышын, аның борынгыдан килгән тәрле гореф -
гадәтләрен киңрәк планда, эзлекле рәвештә тасвирлап бирү дә ошамаган бүлсә кирәк. Әлеге
җыелышта бу хакта сүз кузгалгач, уа шундый сорау кув: «Алан булгач ник соң ул этнографик
новеллалар язмаган! Ник автобиографик повесть дип куйган!»

Верден, әдәби есөрдә теге яме» бу элементның азмы, күпме булуым беркайчан да метрлап яки
килограммлап үлчәп булмый Ул язучының үзалдына нинди максат куюына да, осталыгына да, хәтта
характерына да бәйләнешле мәсьәлә. Шуның өстене, бу зәвык мәсьәләсе дә. А. Гыйләжевкә
ошамаган шул ук этнографик детальләрне бик яратып укучылар да күп булды.
Шулай да ни сәбәпле мин бу әсәремдә халыкның гореф -гадәтен, аның эчке культурасын
тулырак күрсәтергә тырыштым икән соң? Бу сорауга тәфсиллерәк җавап бирергә теләр идем.
Беренче сәбәп. Мин Көнбатыштагы кайбер «ультра яңача» язучы әдипләр кебек, хәзерге заман
героен җирсез һәм илсез, милләтсез һәм мәсләксез итеп, кыскасы, үзенең халкыннан да. аның
культурасыннан да ваз кичүче ниндидер нигилист-космополит итеп күрсәтү белән һич килешә
алмыйм. Кеше үз мохитында матур, ул үз җирлегендә, үз халкының улы итеп күрсәткәндә генә
тулысынча ачыла. Кеше кадәр кешене, табигатьнең күзе өстендә кашы булган шушы гали затны җир-
суыннан, халкына хас сыйфатларыннан, үз мохитыннан азат итеп күрсәтү андый әсәрләрдә аны
роботка охшаш чикләнгән бер примитивка әверелдерә. Ихтимал, бу әсәргә менә шушы карашымның
йогынтысы булгандыр.
Моның икенче сәбәбе дә бар.
Мәгълүм ки, без халыклар дуслыгы җәмгыятьнең этәргеч көченә, аның мөкатдәс бер принцибы
дәрәҗәсенә күтәрелгән илдә яшибез. Бу дуслык бары тик коры лозунг кына булмаска тиеш. Дуслык
хисе бер-береңә тирән ихтирам нигезендә генә көннән-көн ныгый барырга мөмкин. Кем булуың,
ничек яшәвен. нинди үзенчәлекләре булуын бөтенләй белмәгән халыкны чын-чыннан дус һәм
ихгирам итү мемкинме?
Хәлбуки, мең еллар буе Россиянең уртасында яшәвебезгә карамастан, татарларны әле һаман
да бик аз беләләр. Моның шулай икәнлеге кайбер кинофильмнарда һәм дәреслекләрдә аеруча күзгә
бәрелә.
Инде чит илләргә килгәндә, анда безне бигрәк тә начар беләләр. Өлкән язучыбыз Афзал Шамов
сугышның соңгы елларында Польшаның бер шәһәрендә шундый бер мәзәк хәл булуын сөйли. Ул,
Совет армиясенең офицеры сыйфатында, татар газетасында эшләүче хәрби иптәшләренә
квартиралар кайгыртып йөри. Шунда аннан: «Безгә теләсә кемне квартирага куегыз, ләкин зинһар
өчен татарларны гына куя күрмәгез!» дип үтенәләр. Чөнки гг.ар карашында татарлар иң кыргый һәм
ич ерткыч халык икән. Моның һәм иптәшләренең татар икәнлеген белгәч, поляклар хөйраи калалар.
Менә тагын бер мисал. Өченче ел Чехословакиянең Карлова Вары курортында безгә, совет
яэучыларыннан Евгений Поповкмигә, Рәсүл Гамзатовка, миңа һәм тагын бер-икө иптәшкә, төрле ил
кешеләре җыелган әдәби кичәдә катнашырга туры килде. Мин Муса Җәлил турында һәм Көнбатышта
кайберәүләрнең роман жанрына җеназа уку белән мәшгуль булулары турында сөйләдем. Бездә исә
бу жанрның чәчәк атуы турында мисаллар китердем. Кичәдән соң безнең янга килгән Австрия кешесе
белән бер француз үзләренең бик гаҗәпләнүләрен әйттеләр. «Без татарны Себер урманнарында
яшәүче ярым кыргый бер кабилә дип белә идек. Татардан Муса кеб ек батыр шагыйрь чыгуы, татар
язучысының Европа уртасында романны яклап сөйләве безнең өчен көтелмәгән хәл», диделәр.
Мондый «сюрпризларны» башке вакытта да еш кына очратырга туры килә.
Яисә менә хәзерге көндәлек тормышыбызны алыйк. Газета битләрендә булсын, радио
тапшыруларда булсын, Татарстан нефте турында аз ишетмибез. Кайвакытта хәтта «Дружба» нефть
үткәргеченең Миңлебай авылы яныннан башланып китүен дә телгә алгалыйлар. Ләкин ул
Миңлебайда һәм аңа охшаган йөзләрчә авыл һәм шәһәрләрдә яшәүче шул татар д игән халык
нитдирәк? Ул ничек яши. аның нинди гореф-гадәте, үзенә хас нинди сыйфитгары бар, культурасы
ниндирәк баскычта тора? Менә ул яклары, кызганычка каршы, елө һаман да укылмаган китап булып
кала. Әгәр татар халкы тормышыннан кинофильмнарның бөтенләй булмавын, безнең бу тармакта
берни дө эшләмәвебезне дә искә алсак, мәсьәлә тагын да ачыклана төшәр.
Менә ни сәбәпле бу әсәремдә халыкның эчкә тормышын киңрәк күрсәтергә омтылдым Бу
әсәрне язганда мин шушы китап ярдәмендә татарның кемлеге белән башка халыкл арны да
таныштырып булмасмы икән (русча тәрҗемәсе аша. билгеле),
(rf китап халыклар арасындагы дуслыкны тагын да ныгыта ташарга .Рд9м итмасма икән дигән уй
б елән яшәдем.
«Моның ечен торле белешмәлекләр бар бит» дип, минем бу дәлиг.ем-е кире «агарга теләүчеләр
дә булырга мамкин. Дәрес андый белешмәлекләр дә бик кирәк Ләкин халыкның рухи деньясын.
аның эчке культурасын аңлау ечеч корь, саннар гына һич тә җитми.
Халыкның эчке культурасы... Моны ничегрәк аңлатырга икән?
Әйтик, деньяның «тоткасы» һәм нигез ташы, яшәешнең тел этәргече булган »ш, хезмәт бар.
яшәү ечен иорәш бар. бэларның һәммәсен дә үз эченә сыйдыра торган иҗтимагый тормыш бар.
Әмма халыкның шушылар белән аралашып, бетемнең үзенчәлекле бер элеше кебек, бергә үрелеп
баручы үз эчме тормышы, борыи'ыдаи бирле гел үзгәрә һәм камилләшә килгән үзенә генә хас
гореф-гадәте, аның уңай һәм тискәре күренешләре, үз психологиясе, тормыш фәлсәфәсе һәм.
ниһаять, мең еллардан бирле саклап, үстереп, камилләштереп килгән үз теле бар. Боларга тагын
халыкның башка ысуллар белән аңлашып булмастай иң катлаулы, иң эчкәреге һәм иң газиз уй-
тоигыларын сурәтләп бирүче үз шигрияте, музыкасы һәм эстетик зәвыгы килеп естәлә. Минемчә,
халыкның халык буларак нинди югарылыкта торуын, аның рухи байлыгын, эчке матурлыгын
формаль белешмәләргә кара*анда матур әдәбият һәм сәнгать тулырак күрсәтә ала. Кечем
җиткәндерме, юктырмы, бераз гына булса да мин әнә шул эчке байлыкны күрсәтергә тырышып
карадым.
Кардәш халыкларга күршеләрен белу кирәк икән, нигә хәзерге урта һәм яшь буынга үз туган
якларын, халкының гореф-гадәтен белергә кирәк булмасын икән? Бу хакта рус әдәбиятының
танылган тәнкыйтьчесе Вера Смирнова күптән түгеп генә Z ифрат дерес һәм тирән мәгънәле «кыллы
фикер әйтте. «Тугай җиреңне сеимичә, с. туган табигатеңне үз итмичә, халкың белән тыгыз элемтәдә
булмыйча, туган телеңне ~ белмичә һәм күңелеңдә халкың белән горурлану хисе булмыйча торып
яңа тормыш “ коручы да, кешеләр бәхоге ечен керешче дә, башка халыкларның дуслары булу да
мемкии түгел». Б.
Аяз Гыиләҗеенең тагым бер искәрмәсемә җавап бирергә кирәк, ахрысы. Шул ® ун чыгышында
ул мондый фикер дә әйткән ..Аннары әсәрдә инде әдәбиятта сурәт- о ләнгән вакыйгалар да бар.
Әйтик, тегүче турында Ф. Хәсни язган иде инде». -
Никадәр тырышып эзлеп карасам да мин «Туган ягым — яшел бншекитә моңарчы әдәбиятта
сурәтләнгән «вакыйгаларны» таба алмадым. Ченки андыйлар юк. Балкм А Гыйләҗеа «безнең
әдәбиятта тегүче образы моңарчы булган иде инде» дип еитерге телидер? Менә монысы дерес, ул
чыннан да шулай Ф Хеснинең «Җәяүле кеше сукмагы»нда читтә иереп тегүчеләр аңа хас осталык
белән истә калырдай итеп сурәтләнгән. Ләкин ул бит бетенләй башка мохит, бүтән терле яшәеш,
башка образлар. Ул Сәфәргали белән аның атасына хас ден.я. Анда мимем әсәремдәге Ямаширмә
авылы да. зимагур да, Сафа агай да, Мазгума да бүтәннәр дә юк. Мин берәүне дә кабатламыйм
шикелле Алайга китсә, әдәбиятта балта осталары, тракторчылар, комбайнчылар. укытучылар
турында да күп язылды, әле һамаи да язылып килә. Ләкин бу бит әле андый һәнәрләр турында бүтән
язарга ярамый дигән сүз түгеп Хикмәт ничек язуыңда. Әгәр язучы элеккене кебатлвмыичв. үзенчә
күрел, үз образларын бирә икен, бу кимчелеккә саналмаска тиештер, бәлки аның әдәби кыйммәте
турында гына сүз булырга мемкиндер
Үз авылың һәм үзеңә якын кешеләр тормышы турында сүз барса да. билгеле, утырдың да
яздың да ташладың гына түгел. Әдәби әсәр иҗат итү ул «үп уйлану, халык тормышына бәйләнешле
күп терле мәсьеле Һәм сорауларга җавап бирү дигән сүз.
Шундый мәсьәләләрнең берсе — кайбер кешеләрнең революциягә кадәрге татар халкын, чыны
ничә, бугум» тарихның үминеи ейрене . торместан -- сабәгп.д.р тоташ надан һәм томана и әп
күрсәтергә тырышулары Без 6-т реалистлар Бее- Ленин тәгълиматы безне һәр эштә гадел һәм тугры
сүзле булырга еирәте Аерым кешеләргә ошавына яки ошамавына, фалә» ситуациягә шулай кирәк
булуына «арап кына тарихны «тозетеп» күрсәтү н-гә кирәк, аннан ни файда? К-расонме, ул ка-берәү-
ләрде мескенлек висе һем н-ги/нстяык тууга сәбәп була.
Мәгълүм ни. "әтшә .е»үмете тәтер авыяларынд. мәитег ачтырмады яетта. «-Р<-
UB3 ККМ ИДЕК. КЕМ БУЛДЫК'
сенчә. татарча укыткан өчен элек-электән эзәрлекләп килде, халык ачкан мәдрәсә һәм мәктәпләрне
көчләп яптырды. Тарихта 1744—1755 еллар эчендә генә дә хөкүмәтнең Казан губернасында 418 татар
мәктәбен җимертүе билгеле Ләкин тагын йөз ел узганнан соң, 1858 елда Каз. н губернасында гына да
мәктәпләрнең саны 430 га, мәдрәсәләр саны 50 гә җиткән була . Зуррак авылларның байтагькында,
мәсәлән, Байлар Сабасы. Кышкар, Түнтәр, Мәңгәрдәге мәдрәсәләр XVIII нче гасыр башында ук
ачылган булалар. Башка губерналарда да мәктәп һәм мәдрәсәләр аз булмаган. Әгәр аларның
кайберләрендә 200—300 шәкерт укуын искә алсак, ул заман өчен моның кечкенә сан түгел икәнлеген
танымыйча мөмкин булмас. Дөрес, аларда кадимчә укытканнар. Шулай да мәдрәсәдә 5—6. хәтта 10
ел укып гарәп һәм фарсы телен, мантыйкны һ. б белеп чыккан шәкертләрне, шәт, наданга санап
булмың-торгандыр бит?
1905 елгы беренче рус революциясеннән соң исә халык үзенең аң-белемгә сусавын тагын да
дәртләнебрәк канәгатьләндерергә кереште. Аңарчы яшәп килгән мәдрәсәләрдән гыш авыл саен яңа
мәктәпләр ачып, халык аларда да балаларны элеккечә үк үз исәбенә укытты, һәрхәлдә, XX нче гасыр
башында, бигрәк »ә Бөек Октябрь революциясе алдыннан, яшьрәк буын арасында бөтенләй надан
калучылар күл түгел иде.
Шулай ук татар хатын-кызлары да тоташ надан булмады. Мәгълүм тарих галиме һәм этнограф
мәрхүм Н. О. Воробьев китергән мәгълүматларга караганда, 1897 елда укый-яза белүче һәр 100 ир
кешегә 93 тән артык укый-яза белүче хатын-кыз туры килгән '.
Халык арасында бәетләрнең күп иҗат ителүе, аларның бер дәфтәрдән икенчесенә күчерелеп,
буыннан-буынга тапшырылып килүе дә. моннан алты-җиде йөз ел элек язылган кайбер әдәби
әсәрләрнең утыздан артык күчермәсе саклануы да халыкта укый-яза белүчеләрнең аз булмавы
турында сөйләмимени?
Революциягә кадәрге халыкны үтә наданга санаучылар мочың кайвакыт дошман тегермәненә
су кою икәнлеген онытып җибәрәләр. Билгеле булганча, патша заманында байлар, морзалар хезмәт
иясе халыкны мыскыллап, гадәттә, «кара халык, кара сарык», «к ара мужик» дип атыйлар иде.
Аларның чит илләрдәге калдыклары башка көйгә җырласалар да. асылда хәзер дә шул ук җырны
кабатлыйлар. Алар шуңа нигезләнеп хәтта Бөек Октябрь революциясенә тел-теш тидерүдән дә
тайчынмыйлар. Аларның раславынча, имештер, Октябрь революциясе тарихи яктан һич тә зарури
бер хәл булмаган, бәлки аны очраклы шартлар гына китереп тудырган. Чөнки, имештер, ул елларда
әле Россия халкы революциянең нәрсә икәнлеген дә аңлый алмаслык дәрәҗәдә надан һәм томана
булган, э революцияне, имештер, бер төркем большевиклар халыкка көчләп такканнар...
Бу нигезсез сафсатага мин, революция көннәрендә алпавыт биләмәсен тузгытуга катнашучы,
алпавыттан тартып алган җиргә үзебезнең казыкларны кагучы бер крестьян малае буларак,
китабымда болай диебрәк җавап бирергә тырыштым:
— Юк. әфәнделәр! Октябрь революциясенә, большевиклар җитәкчелегендә, барлык хезмәт
иясе катнашты. Чөнки элек изелеп яшәгән халыкларның милли азатлык өчен көрәшләренә
революция сулышы дөрләп торган ялкын өстәде. Шунлыктан минем якташларым, Казан арты
игенчеләре, революция көрәшенә Мәскәү һәм Казан белән бер үк көннәрдә күтәрелеп чыктылар. Бу
хәл үзе үк халыкның иҗтимагый аңы да. гомуми культурасы да түбән булмауны расламыймыни?
Надан халык шундый катлаулы һәм чуалчык шартларда иң тугры һәм бердәнбер дөрес юлны
шулкадәр тиз һәм икеләнмичә сайлап ала белер идемени? Милли азатлык өчен көрәш идеясеннән
һәм гомумән политикадан ерак торган халык гражданнар сугышы елларында револю ция
казанышларын саклап калыр өчен шундый тиңсез фидакарьлек һәм каһарманлык белән көрәшер
идеменч?
Бу хакта без горурланып яза алабыз. Чөнки бу халкыбызның туган илнең революцион тарихына
керткән иң мактаулы һәм ихтирамга лаеклы бер өлеше. Бэкер Белоусов, Йосфый, Әхтәмов,
Мулланур Вахитов, Якуб Чанышев, Шамил Усманов һәм
1 «Татары среднего Поволжья и Приуралья», Москва, 1967 г. Стр. 378.
2 Шунда ук. 380 бит.
- «Казанские татары», Казан, Таткнигоиздат. 1953 ел. 53 бит.
йөзләгән башка каһарманнарның тиңсез батырлыгы эле һаман да үзләренең азучыларын кетэләр.
Тагын бер мәсьәлә.
Фикер алышу вакытында «Туган ягым - яшел бишекянең теленә җил-яңгыр тимәде тиюен.
Шулай да, кайбер иптәшләрнең әйтүенчә, аңлашылып җитмәстәй сүзләр әсәрдә Сирәк булса да
очраштырмый икән Күрәсең, бу хәл әсәрне моннан ярты гасыр элек булган һава белән сугарырга,
әсәрдә катнашучы кешеләрне үз заманының телендә сейләтергә тырышудан килә торгандыр. Әмма
мондыйрак әсәрдә шунсыз мөмкин түгеллеген искә тешерер идем. Табигый, әсәрне шул заман
сулышы белән сугару, баштан узганнарны ул заманга хас мохитта итеп тасвирлау ечен авторга, ярты
гасыр артка чигенеп, алпавытлар хөкем сөргән чакка, комбайннар, телевизорлар дөньясыннан
сукалы-тырмалы. оек-чабаталы яшь чагыбызга кире кайтырга, шул заман теленә яңадан колак
салырга ихтыяҗ чыкты. Хәзерге авыл халкының күпчелеге әдәби телдә диярлок сөйләшә Моннан
50—60 ел элек исә авыл кешесенең, бигрәк тә халыкның керәшен дип йөртелгән өлешенең, Бикәби
һәм Кирушлариың теле ифрат та үзенчәлекле яңгырый иде Күрәсең, керәшеннәр теленә
көнчыгыштан килгән гарәп һәм фарсы сүзләре күп керә алмаганлыктәи, аларда борынгы тел
элементлары күбрәк саклангандыр. Ләкин бу ярты гасыр эчендә әдәби телебез дә, халык сөйләме
дә шундый үсте, шулкадәр баеды һәм үзгәрде ки, хәзер инде Бикәбиләр теле анахронизм булып
яңгыраса, һич гаҗәп түгел
Мәсьәләнең икенче ягы да бар.
Әсәрнең телен эчтәлек, композиция һәм сюжет кебек үк иң җитди һәм хәлиткеч компонент итеп
каоаучы һәр әдип зур әсәр язарга керешкән саен, үзенә ифрат җаваплы бер сорау һәм талап куя: син
бу әсәреңдә халкың бишектә чагында ук өйрәтә башлаган үз ана төчеңә нинди яна бизәкләр өстисең,
аиы укучыга таг».* да баетыбрак кайтару ечен ниләр эшлисең?.
Моңа кадәр язылган макалолэоемдә әйтелгәнчә, мин әдәби телебез бары»нәч да элек һәм
беренче нәүбәттә халыкның үэ сөйләм теленнән кергән яңа суэлар исәбенә баерга тиеш дигән
карашта торам. Минемчә, әдәби телләр үсешендә бу иң прогрессив һәм бердәнбер табигый юл Үзвн-
үзе ихтирам итә торган телләр нәкъ менә шушы юл белән үсәләр Әгәр кайсы да булса бор шивәдә
(диалектта)— мишәрдәме, Казан артындамы яки злек керәшен дип иертелүчеләрдәме. моңарчы
әдәби телдә булмаган кирәкле бер төшенчәне аңлатырга сәләтле сүз килеп чыга икән, нигә аны
әйләнешкә кертеп җибәрмәскә?
Шул караштан чыгып мин бу әсәремдә әдәбиятта бик сирәк очраган яки бөтенләй булмаган
сүзләр дә кулландым. (Мәсәлән, рааан, тияк. со«н) Теге яки бу фикернең яисә тешеиченен халыкча
әйтелешен халыкча тәгъбирен дә бәргәләдем (Мәсәлән, күплек формасы: танымыйлар да торам,
таулар шуды, кичләр утырды һ. б.). Гомумән, халыкның поэтик сүзлеген, тел кагыйдәләре сыйдыра
алгач кадәр күбрәк, киңрәк кулланырга тырыштым Ләкин кабатлап әйтем, бу үзмаксат түгел, бәлки
әсәрнең эчтәлеге шуны сорый иде Әгәр кайбер сүзләр-*** «ителешләр соңыннан әдәби телгә кереп
китә алмыйлар икән, үпкәләштән булмас Алар үэ вазифаларын үтәл, автор әйтергә теләгәнне
укучыга чөчми-түкми җиткерә элсалар, мин шул кадәресенә дә шат булырмын.
Шул рәвешчә, бу әсәрно мин «Без ком идек һәм кем булдык?» диг*н сорауның беренче өлешенә
җавап итөрәк яздым. Җавабым канәгатьләндерерме, юкмы, анысын укучы әйтер, киләчәк күрсәтер.
Инде бу сорауның икенче өлешенә ’угы '-эм ачык җавапнь*. бүтән китаплар чыкканга кадәр, укучы
тормышның үзеннән табар дип уйлыйм.
Фикер алышуда катнашучыларга һем әсәр турында фикерләрен хатлар еше бел - дерүчоләр-а
чын күңелдән зур рәхмәт