Логотип Казан Утлары
Хикәя

А Л Т Ы Н


оптимистик хикәя
апка баганасы утырту өчен чокыр казырга гына тотылган идем,
яныма күршем Гыйззәт чыгып чүгәләде. Кулына бөгәрләп
газета тоткан.
— Сәлам күршегә! Яна нигезне үзләштерәбезме?
— Шуланрак иде шул
Бераз сүзсез утырганнан сон
— Көйрәтеп алыйк булмаса.—днде. Тнз генә китәргә
исәбе юк иде, ахры Булачак чокыр урыныннан мин кубарып
аткан ташка барып утырды. Авызына капкан папиросын бер-нке тапкыр суырды да
газетаны жәеп жи бәрде.
— Укыдыңмы?
— Бүгенгеме?
— Әйе.
— Өлгергән юк әле. Күрэсен. эш тыгыз. Берәр кызык нәрсә юктыр ич?
Шул сорауны гына көткән икән, күршем кинәт жанланып китте Әле менә монысын
миннән башка берәүнең дт укыганы юктыр дигәндзи кабаланып, газетаның дүртенче
битендәге иң соңгы колонкага бармагы белән төртеп күрсәтте.
— Укы!
Үзе миннән күзләрен алмый. Я, син нәрсә диярсең, янәсе
Берәү иске йорт урынын бульдозер белән чистартканда бер чүлмәк алтынга
юлыккан. Газетада шул хакта язылган икән. Дөресен әйтим, әллә ни кызыгын
тапмадым Беренчесе түгел ләбаса, андый хәлләр гед булгалап тора. Гыйззәтне
әйтәм, исе киткен иск» чикмән итәгенә
— Шәп булган,—дидем үгә битараф кыяфәт белән һәм газетаны кире суздым.
— Шәбен шәп тә. сина түгел бит ул,—диде күршем, кинаяле елмаеп. һәм шунда
ук ярым пышылдауга күчте—Беләсеңме нәр(.ә. бу нигездән дә алтын чыгуы ихтимал
бит
— Кайдан килсен ди ул монда?
_ Әйткәнне тыңлап бетер Кем нигезе икәнен беләсеңме син моның -'
Революция! > кадәр бик зур < ЦД >г »р торган ..................... .... Л. г . vn килсә
Теге вакытта бөтен байлыгын үзе бел.«н алып G. -u i-i. дисенме* у в К( ткларым белән
и Р
сәүдәгәрнең малае кайтып, төнл • нидер эзләнеп йөргән, ди. Бг : <лс, әтисенең
алтынын эзләгән.
— Алайса чәлдереп киткәндер инде.
— Тапмаган дп шул Аннан сон да әллә ничә тапкыр күргәннәр инде ул малайны
бу тирәдә. Әтисе аңа алтын яшергән урынны төгәл әйтеп бетермәгән, ахры.
Алтын шайтанны да аздырган, дп, минем дә күңел кытыкланып китте бит әле.
Кеше булмастайны сөйләмәстер. Әгәр шул хәзинәне мин табып куйсам, ә? Әле яна
гына оя кора башлаганда ярап куяр иде шул. Эһем! Шушында бер чүлмәк алтын килеп
чыкса, нишләр идем икән! Пң әүвәл бурычлардан котылыр идем. Хәер, анысы күпме
генә инде аның. Алтын бик кыйммәт йөри диләр түгелме соң? Үз гомерендә тотып
бетерә алмавың да бардыр әле. Чүлмәге белән чыкса дим. Исең киткән икән,
бетмәсә, балаларга калыр, оныкларга. Чыксын гына, урыны табылыр иде әле. Җиңел
машина алып җибәрәсең. Эх! Миләүшәгә теш куйдырыр идем. Үземнең алтын тешкә
исем китми анысы... Ул чагында йортның да иркенрәген саласың инде...
Минем инде тизрәк эшкә тотынасым гына килеп тора хәзер. Әмма Гыйззәткә
сер бирмәскә тырышам. («Тапкансың кеше кызыктырыр нәрсә» ) Казый башлаган
чокырга ашыкмыйча гына төшәм. Болай да тирләгән учларыма төкергәләп маташам.
Көрәкне тыгыз балчыкка сабыр гына батырам. Янымда кеше басып торганда казыйсы
килми. Ул карап торганда килеп чыкса, урталай бүләргә туры киләчәк бит хәзинәне.
Китми бит кереп Гыйззәте дә. Ул да алтын чыгасына тәмам ышанган, ахры. Әзергә
хәзер буласы. Моңарчы нәрсә карагандыр. Ике күзе минем чокыр төбендә. Ит
тураганда ялманып утырган мәче шикелле. Ачу килә башлады. Арыдым дип кереп
китәр идең, әле генә эшкә тотындым. Шикләнүе бар.
Ярый әле хатыны чакырып алды.
Менә хәзер дөньясын актарып ташларга була. Тәмәке көйрәтергә дә туктаган
юк Казуым казу. Көрәккә китереп типкән саен, көрәк лепелдәп куя. Менә хәзер теге
сәүдәгәр күмеп калдырган хәзинә ялтырап килеп чыгар төсле Кайвакыт өметне өзеп
(дөресрәге, өзгән булып), алтын турындагы уйларымны баштан куарга да көчәнеп
карыйм. Ә алар көзге чебен белән бер, аз гына югалып торган булалар да тагың баш
түбәсенә килеп куналар. Тагын дәртләнеп казырга тотынам. Чокыр кырыена килеп
баскан Миләүшәмне дә күрмим, ишетмим икән.
— Саңгырауландың мәллә югыйсә? Кайчаннан бирле яныңда эндәше п торам
Абау, чамалап казыйсыңмы моны? Багана үзе төшеп утырырлык булган ич инде бу.
Артык мавыгып киткәнмен икән шул. Чыгарып аткан балчыкның бер өлешен
чокыр төбенә кире салырга туры килде.
Мөгаен, хәзинә дигәннәре бу урында түгелдер. Ул кадәр тирән күмелмәгәндер
инде. Шулай да өметне өзеп бетергән юк әле. Гагын ике багана чокыры казыйсы
бар.
Кадалып кына китсен, алары да бирмәде көткәнне. Гайрәтем сүрелә башлады.
Капка белән эшне төгәлләгәч, тегесен-монысын утырту өчен түтәлләр ясарга
алындым. Койма аркылы Гыйззәт тагын газета болгый.
— Укыдыңмы?
— Нәрсә бар?
— Алтын тапканнар.
— Китсәнә?!
Гыйззәтнең сүзләренә генә ышанып бетмичә, барып газетаны йолкып дигәндәй
үз кулыма алдым. Дөрес, әй. Берәү, нәкъ минем шикелле, алма бакчасында казына
икән, бер көрәк балчык алып ташлаган, икенче тапкыр җиргә китереп тыгуы булган,
көрәге ниндидер каты әйбергә килеп төртелгән Караса — алтын Ярты потлы' Бар
бәхетле кешеләр дөньяда.
Бмиең бакчада көрәк төрткән саен әллә ниләр шатыр-шотыр килә. Алып карасаң—
кирпеч. Иске мич урыны булды, ахры Арындырып бетерә торган әмәл юк.
Алтынны әйтәм, әллә нинди кешегә генә очрый шунда. Көн саен диярлек табып
торалар, көн саен диярлек язып торалар
Гашкентта жир тетрәгәннән сон, җимерек йортларның чүп-чарын машиналарга
төяп шәһәр читенә ташыйлар икән. Кайсыдыр шул машиналарның берсен бора да
әлеге чүп-чарны ишек алдына аударта. Тарата башласа, ни күзе белән курсен — алтын
акчалар* Насыйбыдыр инде, үз аяклары белән килеп кергән бит.
Мәскәүдәге бер йортның хәтта капка бастырыгы да алтын булып чыккан, ди. Ничә
еллар шуны белмәгәннәр, әй Капкасы нинди металлам булгандыр тагын. Мөгаен,
анысын ук сүгеп карарга өлгермәгәннәр- дер. Әллә ул кадәресенә башлары җитмәде
микән?
Кайсыдыр калада домна миченә иске тимер-томыр китереп аударганнар. Шул чак
күгәреп беткән карават аяш эченнән бер куш уч алтын коелган, ди.
Өнгә кайтып кулга газета алуга бер могҗиза көт тә тор. Ул алтын дигәннәрен
төшләремдә күрә башладым инде Күршем Гыйззәт вәсвәсә ләнеп йөри тагын. Беркөн
шулай тиктомалга миннән сорап куйды
— Алтын тапсаң, нишләр идең5
Әллә, чыннан да, миннән нигез хуҗасының хәзинәсен кулга төшерде дип шикләнә
инде.
— Кеше котыртып йөргән журналистларга өләшер идем,— мин әйтәм, ачуымны
яшерә алмыйча, һәм кулымдагы газетаны ачу белән читкә ташладым. Ә эчемнән
үземчә план корам: инде актармаган җир калмады, хәзинә дигәннәре йорт астында
түгел микән? йортны икенче урынга күчереп саласымы әллә..
...ЕЛДАН СОН.
Дөнья мәшәкатьләре өстән төште Картайдык. Мин дә. Гыйззәт тә күптән пенсиядә.
Көн саен диярлек, сакал салпырайтып. су буенда балык катырабыз Бүтән эш юк. Беләк
хәтле бәртәсләрне суырып кына торабыз, мнн сиңа әйтим.
Чираттагы бәртәс авызыннан кармакны ычкындыра алмый маташканда, читтәрәк
уйнап йөрүче оныгым йөгереп килде Нәни учын җәеп җибәрде. Ә анда' нидер ялтыран
ята. Нәкъ алтын төсле. Мин танымый торам. Юньлерәк әйберме дисәм...
— Бабай, менә нинди матур таш таптым.
— Ташла, улым, кәкән ул.— мнн әйтәм.
— Ул бер нәрсәгә дә ярамый, неме?
— Ярый да, тик аннан бәдрәф кенә ясыйлар, улым. Кирәк кеше алыр әле,
ташлыйбыз аны.
Алтын кисәге «чуп» итеп минем калкавыч янына ук барып төште. Ә оныгым уч
төбен ыштанына ышкып куйды.
— Менә шулай.
СОҢГЫ СҮЗ
Килер андый заманнар да. һичшиксез, килер Еллар гына имин торсын.