Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Төз наратлар утка аумасыннар
Безнең Жирно «ңа ак кар япкан,— яңа кышның тәүге түшәге.
Тез наратлар гына каздан калган, һәм без генә гүя — кичәге.
Ләкин карда инде күлме эз бар! — Кичәгедән кергән зэ ич ул.
Кар остенә яңа сукмак салган,— бутон кеше түгел, без ич ул—
Без кичәге коннан үстек, дәрес,- кышларыбыз булды буранлы Эпоханың кереш янгыннары яктырттылар безнең чырайны.
Без атлаган юлда корбаннар күл, курганнар күп безнең юлларда,— ул курганнар булып без ятабыз, мылтыкларны кысып кулларга.
һәм наратлар булып без калганбыз, күтәрелеп актык сулышта...
Ак кар яткан туган җиребезгә, ә без, ә боз һаман сугышта.
Урманнарга тагын ялкын капкан..
Урманнарга тагын ялкын капкан, яфракларны тагын ут алган. Козге урман, бар дәньясыи онытып, үзен үзе тыңлап тын калган.
Мин дә тыңлыйм әле бу тынлыкны һәм сулышын алтын урманның. Табыйм әле серен буш аланның, гүзәллеген моңсу юлларның.
Камил Мостафин
Белим әле: квзнең сары тесе — үз тесеме, кояш тесеме!..
Эх, аңларга иде тулысымча урманнарны, җирне, кешене!
Кешеләр, китмәгез!
Кешеләр, китмәгез тәмугка, кешеләр, китмәгез оҗмахка, бетенләй китмәгез, калыгыз,— бу Җирдә — тәмуг та, оҗмах та! Китмәгез!
Сез кирәк, кешеләр, күлләргә, тауларга, юлларга.
Бигрәк тә сез кирәк, сез кирәк кызларга, улларга.
Эх, ничек йолырга үлемнән, юл куймый кайгылы хәбәргә!..
Бер җылы елмаю чаткысын алыштырмаячак һичкайчан иң гүзәл мәрмәр дә.
Китмәгез...
Китәсез, китәсез!..
Калалар домналар, сарайлар.
Калалар, күз яшен яшергән, сезгә иң кадерле малайлар. Малайлар уйлыйлар, малайлар тормышның серенә тошенә. Малайлар үсәләр, һәм Җирдә мәңгегә калалар кешеләр.
Күңелемдә сабый малай яши...
Күңелемдә сабый малай яши.
Үзем үстем, ә ул кечкенә...
Ерак юлым мине алып чыкты
Урал биргән җырлар деньясына һәм кояшлы таулар естенә.
Ә тегендә,
юлым сукмак кына
булган җирдә, нәни адашым әле һаман ашыга әллә кая, әле Һаман йери адашып...
Саба тыкрыклары буйлап йери,— ялан аяк атлый чирәмнән.
Аны. ахры, әние: — «Бар, улым,— дип,— язмышыңны тап»,—дип, җибәргән.
һәм ул юлда әле, белми әле
хыянәтнең нәрсә икәнен, тәүге мәхәббәтнең пакь икәнен. Ул тапмаган әле бу тормышның татлы балын, кара икмәген.
Беэ бер кеше, тик мин үстем менә, ә ул, сабый, һаман кечкенә.
Борынын тартып миңа карап тора, иске күлмәк кигән әстенә.
Саба тыкрыклары буйлап нери,— ялан аяк атлый чирәмнән.
Аны, ахры, әиие «Бар. улым.—дип,— язмышыңны тап»,— дип җибәргән, һәм ул эзли, күрә, белә бара кояш нурын, язны, яктыны...
„.Тик мин генә белмим: ул, ниһаять,
үз язмышын эзләп таптымы!..
Мин — бер кеше, шуңа күрә миңа уртак кешеләрнең еметпәре, язмышлары.
Мин бит кеше, шуңа менә йерәгемдә — кешеләрнең язмышлары, сагышлары.
Янгын — афәт, давыл — дәһшәт, үлем — хәсрәт, нинди җилләр бәрми минем ишегемә.
Ләкин миңа барлык кайгы-хәсрәтпәрнең иң авырын алып килә кеше генә.
Үзем уйлыйм- кырлар матур, таулар матур, гәлбакчамда бүген шомырт исе генә, ләкин җирдә миңа барлык шатлыкларның иң гүзәлен бүләк итә кеше