Логотип Казан Утлары
Хикәя

ПОП КЫЗЫ ӘХСӘНӘ


оннан күпмедер еллар элек, Мәскәүдә татар әдәбияты атналыгы уздырып йөргәндә, мондыйрак бер хәл булды: завод клубында очрашуда катнашып, кичен соң гына гостиницага кайтсам, этаж дежурные мина пакет _ китереп тоттырды. Зәңгәр конвертка тигез пөхтә хәрефләр белән исем-фамилиям язылган һәм артык бер сүз дә юк иде. Әлбәттә, беркадәр аптырабрак калдым, конвертны ачмыйча, почеркыннан, кемнеке булса да берәр таныш кул түгелме, дип, чамаларга тырышып карадым. Шул арада күңел дигәнең әллә ниләр уйлап та бетерде, янәсе, берәр сонга калган романтика түгелме? Көнбатыш беллетристикасында кайбер хәл-әхвәлләр шулай башланып китә ич.
Алай булмады. Конверт эченнән чыккан кечерәк кенә язуда Ишмаев фамилияле бер мәскәүле, һич белмәгән, ишетмәгән адәм, ничек тә булса бер мөмкинлек табып, иртәгә кичкә үзләренә кунакка килеп чыгуымны үтенгән, бик ачык итеп, хәтта нинди транспорт белән килергә, кайсы тукталышта төшәргә икәнлеген дә әйтеп, адресын күрсәткән. Болар белән генә чикләнмичә, аска, «постскриптум» аша түбәндәге сүзләрне дә нстәп куйган иде: «Бу, конечно, беркадәр церемониясызрак килеп чыга, чөнки Сез мине белмисез. Ләкин мин Сезне беләм. Кайбер азганнарыгызны да укыганым бар. Бигрәк тә шунысын беләм; без сезнең белән якташ, мин укыган биографиягызга караганда, без күрше авыллар ук, вообшем, бер сөйләшеп утырырга иде исәп.
Г. 11 ».
Конверт эчендәге язу конверт тышындагы кебек нык кул белән язылмаган, хәрефләр авыш-тәвешрәк, арада латин хәрефләре дә кысылган, урынлы-урынсыз кергән рус сүзләре дә бар, күренеп тора иптәш ничек тә татарча «сукаларга» тырышкан, булдыра алган чаклы «сукалаган», аннары тагын шунысы да күренеп тора «күрше авыл» дигәне бик үк яшь кеше булмаса кирәк Кыскасы, юкка иләсләнмә, күңел, алда сине бернинди романтика да көтми, көтсә тик бер-ике стакан чәй һәм чәй янында берсен башлап, икенчесен ташлап, авыл хәлләрен сорашырга жыенучы склерозлы карт көтә булыр. Дөресен әйтим, бер мәлгә мин аптырабрак та калдым чөнки авылда, туган якларда үземнең дә күптән булганым юк, көткәнен бирә алырмынмы икән ул якташымның?
Ничек кенә булмасын, икенче көнне кичкә таба, чакырылган вакытка чамалап, киттем. Кызык бит ул тормыш дигәнең, мине, билгесез бер
И
очыну белән, иләсләнеп көткәнем дә түгел, шул ук вакытта мин ясаган проза дип тә әйтмәс идем, әгәр әйтергә яраса, шулармын ике арасы, бик ук күккә дә чөймәслек, әмма тыныч кына калдырып та булмый торган бер кич каршы алды. Кыскасы, унике катлы шөкәтсез зур өннең дүртенче катындагы өч бүлмәле, хәзерге заман мебеле белән җиһазланган, ләкин әйбер басмаган, иркен һавалы чиста квартирада мәһабәт зур гәүдәле, чал чәчле, килгән кунагыннан — ягъни миннән, бер ярым озын, шуннан ничектер уңайсызланган кебек, бөкрәя төшебрәк йөрүче һәм өйне тутырып яңгыратучы калын тавышлы өлкән ир һәм шулай ук олы яшьләрдәге, ләкин мөлаемлыгы һәм безнең якныкы икәнлеге әллә кайдан кычкырып торган сөйкемле ханым каршылады мине.
Ни хикмәттер — хәзергә кадәр һич шуны үземә аялата алганым юк — бусаганы атлау, кул биреп күрешү белән үк диярлек, безнең арада ничектер бик якын, һич тартынусыз, әллә кайчангы танышларча самими мөнәсәбәт урнашып калды.
— «Килә» дип әйттем бит, Әхсәнә Герасимовна, как же килмәсен. Карт башым белән үзем барып чакырыйм да, имештер, килми калсын,— дин, өйне тутырып, бер гөрләп куйды Гаптелмөлек агай. (Ишмаев карт, исемен шулай әйтеп, үзе белән таныштырып өлгергән иде инде.)
— Тукта, чү... Син үзеңнең карт башыңа артык йөк аласың түгелме, әтисе? — Ханым әдәпле генә итеп иренең җиңенә кагылып куйды.— Бераз гына кунакка да калдыр сүзне.
Ләкин агайны тыеп торырлык түгел, ул, хатынының кисәтүенә әллә ни игътибар итмәстән, гөрли бирде:
— Кунакка да җитәр, үзебез дә авыз йомып утырмабыз, кич безнеке, Әхсәнә Герасимовна, — диде ул, үзенекен дөресләп. Шундук уйный- көлә өстәп тә куйды.— Син, әнисе, ишекне ике бигенә дә бикләп кун. Хуҗалардан команда булмыйча, бу кадерле кунагыбыз бездән качып китәргә уйламасын.
Ханым бу юлы миңа карап бер елмаеп кына куйды. «Менә шундый кеше инде ул минем карт жүләрем, нишләтәсең аны, табигате шулай булгач», дигән кебек иде аның бу карашы, һәм шунда чак кына ачылган авызыннан ап-ак булып тешләре күренеп калды. Үзе олы яшьләрдә булуга карамастан, — ни хикмәттер — аның саф үз тешләре шулай сакланып калган иде. Килеп, әле рәтләп сүз дә ялганып китә алганы юк, бу сөйкемле ханым мине, менә икенче мәртәбә инде, эчемнән генә аптырап калырга мәҗбүр итте: беренчедән, танышу ыгы-зыгысында ук игътибар иттем: ничек аңларга бу «Әхсәнә Герасимовна» дип эндәшүне? Исеме саф татарныкы һәм бик борынгы исем. Әтисенең исеме саф русныкы, шулай ук бик табигый, шәп яңгырый Икенчедән, ничек бу кадәр саф килеш сакланган аның ул тешләре? Шул хәтле гомер кичереп, бер дә тешкә тия торган борчу күрмәдеме икәнни?
Бу сорауларны бирергә, әлбәттә, әлегә иртәрәк, без әле танышып кына торабыз. Хәтта тормыйбыз да, Әхсәнә Герасимовна өстәл әзерләгән арада, Гаптелмөлек агай мине, картларча күп сөнлп-сөйли, бүлмәләре, бай гына китапханәләре, стенадагы портретлары буенча балалары белән таныштыра йөрде, үзе юк-юкта бер үк сүзләрне тәкърарлап: «Борыны бозга катып үскән малайлар Мәскәү үзәгендә менә шулай торабыз инде!» дип мактанып та кунгалый иде. Дөресен әйтим, бу танышу сәгатьләрендә мин аның бөтен сүзләреннән, кыланышларыннан, хатыны ишетмәсен өчен кайбер сүзләрне тавышын кысып, пышылдап кына әйтүләреннән һәм алай пышылдаган чакларында, сул күзен мут-ларча кысып, нәрсәгәдер ымлауларыннан, барыннан да элек, үз тормышыннан бик тә канәгать икәнлеген, хатыны ишетмәгәндә генә борчак сибәргә дә яратканлыгын, гомумән алганда, олы яшькә җиткәнче гел сабый күңелле, уен-көлкеле, әгәр форсат чыкса, ирен чылатып алудан да бер дә качмый торган бер адәм икәнлеген чамалап алдым. Кем бел-
гән. бәлки мине дә ул якташ итеп кенә түгел, каләм кыштырдатучы адәм алдында бер мактанып аласы килүдән һәм шул уңайдан ирен чылатырга сылтау булсын дип чакыргандыр. Хәер, бу чаклысы мин уйлап чыгарган юрау гына, алай түгел икән, гөнаһысын үз өстемә алам.
Бер караганда, мактанырлыгы да бар икән шул Гаптелмөлек агай- нын. Төрле зат-зат нигъмәтләр белән ту лы түгәрәк табын янында, анна ры тагы әллә нидә бер әрмән коньягы белән иреннәрне чылаткалап, 2 озак кына сөйләшеп утыра торгач, мин агаемның зур гына тормыш күр- J гән, башыннан күпне кичергән хөрмәткә лаек бер кеше икәнлеген белеп g алдым Соңгы егерме еллап гомерен ул Мәскәүнен Кожкомбинатында техник-сортировщик булып эшләгән, шуннан пенсиягә киткән, бигрәк тә п һәм кайта-кайта ул минем игътибарымны бер нәрсәгә юнәлтергә £ тырышты: «Балалар без картлардан уздырды, брат — берсе әнә чит = телләр буенча китте, белмәгән теле юк. тегеннән-моннан кунак килсә, о машина җибәреп, чакыртып алалар, кунак үз телендә сөйли, ә бу, минем кыз, нанимаешь, кунакның әйткән сүзләрен үзебезнең русчага ♦ әйләндереп, безнең хуҗаларга житкезеп тора Ә малайга килсәк, анысы я икенче юл белән китте: архитектор. Портлар салдыра Мәскәүдәге иң х шәп йортлар —барысы да минем малай салдырган йортлар».
Карт үзенең арттырыбрак җибәргәнен үзе дә сизә, мин аның сизгән- к леген күзләреннән үк күреп торам, хәйләкәр ут яна күзләрендә «Син х ышансаң ышан, ышанмасаң ышанма, анда минем эшем юк, ә мин бары- = бер сөйлим. Ник дисәң, минекеләр бит алар, мин үстергән балалар < Миңа алар турында сөйләү рәхәт», дигән төсле аның күзләре Дөресен ө әйткәндә, бу чаклысын ул табыннан хатыны китеп торган араларда гына сөйли, хатыны алдында бик алай тугарылмый иде. Утыра торгач, мин тагын шул чаклысын да төшендем зур тормыш юлы үткән, балалар үстергән, нужасын да, рәхәтен дә күп күргән, тулаем алганда, ничек бар — шулай күренә, ясалуны белми торган, чак кына хәйләкәр, чак кына борчак сибәргә яратучы бу зур гәүдәле, калын тавышлы мәһабәт кеше, минем якташ — сәер хәлләр тулып ята ич бу дөньяда, — әнә шул юаш кына хатыннан чак-чак кына өркә дә иде булса кнрәк.
Үзе шулай сөйләшергә ярата торган самими кеше күренгәч, шуның өстснә якташ та булгач, шуның өстенә тагын, бик ештан булмаса да, иреннәрне дә «чылаткалый» торгач, минем дә тел чишелеп китте булса кирәк, табында икебез генә калган бер форсаттан файдаланып, мин агайга турыдан-туры сорау куйдым:
— Моңа хәтле сөйләгәннәрегез барысы да шулайдыр, якташ, килешәм Мәскәүдәге иң шәп йортлар сезнең улыгыз салдырган йортлардыр, ул чаклысына да каршылыгым юк, — дип башладым мин сүзне, жор картның үз җаена ята төшебрәк, — но шулай да минем бер анлап җитмәгән нәрсәм бар, Гаптелмөлек агай, нәрсә дигән сүз ул «Әхсәнә Герасимовна»? Исеме татарныкы, әтисенең исеме русныкы’ Ничек аңларга моны?
Сорауны мин икебез генә калган чакта, шыпырт кына куйган идем, ә менә Гаптелмөлек агай, мине оятлы итеп, моны хатыны алдында селкергә булды.
— Әй, Әхсәнә Герасимовна, кил әле монда,— дип хатынын чакырып китерде ул, кәефле шаулап.— Син нинди киңәш бирәсең, әнисе, бу к\нак безиен бик төпченүчән булып чыкты Кабыргасы белән китереп куйды мәсьәләне ни өчен Әхсәнә дә, кайдан килеп Герасимовна, ди. Сөйләргәме, юкмы?
— Мнн кайдан белим, сипа куйганнар сорауны, син җавап бирергә
THCU1| ___ диде хатыны, гадәтенчә тыйнак кына елмаеп, һәм соныннан
картының хәлен тагын ла җиңеләйтергә тырышкан кебек, әлеге сау- таза тешләрен балкытып, көлеп үк куйды — Язучы кешене өйгә керт-
<. ,К. У.* М Ю
сәң, шул буласын мин алдан ук белеп тордым. Менә хәзер хикәя итеп язып чыгарса, чыдап тор инде.
Bv шул, Гаптелмөлек агай белән мин көткән сүз, <үзенә кара, минем каршылыгым юк» дигән сүз иде инде.
— Әй, язып чыгарса тагы,— дип, кулын гына селтәде агаем, эшләргә курыкмаганны язудан курыкканым бар иде, ди. Яза бирсен кәгазе тетсә. .
һәм ул, ниндидер кодрәт буенча янадан яшьлегенә әйләнеп кайткандай, жанланып, авыз читләре белән генә көлемсерәп, сүз арасында анда-санда борчак та сипкәли-сипкәли һәм борчак сипкәнен әллә ни яшереп тә тормыйча, кыскасы, бик тә хозурланып, башларыннан узган кызыклы бер тарихны сөйләргә кереште.
II
— Безнең Ямбулат белән Теләче арасын үзегез беләсез, жил шул яктанрак иссә, Теләчедә каккан чиркәү кыңгыравы безнең колакта була торган ие, — дип башлап китте ул, бераз шаярткандай итеп, — мин үзем, туры килгәндә, дуңгыз итен дә артка куя торган кеше түгел, ул якка, аллага шөкер, яшь чактан ук батыр булдым, ә фактически алып әйткәндә, эш дуңгыз итенә генә терәлеп калмады, поп кызына ук барып жителде. Болан өстән-өстән сөйләү белән генә котылып булмас, шул бер рәттән яшь чакларны да искә төшереп, баштанаяк түгеп салыйм әле.
...Егерме беренче елгы ачлыкны хәтерли торгансыздыр, безнең якларда күп кенә кешеләрнең башына җиткән хәтәр елларны... Хәер, мин үзем ачлыкка койрыкны тоттырмадым. Бура төбенең көздән үк такырая баруын, кышның яман киләсен алдан ук сизеп, аннан-моннан гына әти-әнинең фатихасын алдым да Донбасс якларына сыздым. Дуңгыз итеннән качуын качмыйм да, шулай да читкә киткәндә олыларның фатихасын алмыйча ярамый ич.
Донбасста ниләр булганны сөйләп тормыйм, буласы булгандыр — мәсьәлә анда түгел, мәсьәлә менә монда, бер кыш, бер жәй, аннары фасон өчен тагын бер кыш эшләп, өсне-башны бөтәйткәч, кесәгә әтәч булып кычкыра торган акча да кергәч, чатылдатып урысчасын такылдый башлагач, кайтып, авылдашларны бер шаккатырырга булдым. Шундый бит ул безнең Ямбулат токымы, син ана ашарына бирмә, син аңа мактанырга бир. Кесәсендә мәшрикъ жиле белән мәгърип жиле икесе бергә уйнаса уйнар, шулай да серне сынатмас, түше киеренке, сүзе бөереннән чыгар. Ә минем кесәдә ул чак, әйтеп узганымча, бераз гына теге... Алдан йөгерә торган да бар, жанга тынгы бирми торган акча, икенче төрле әйткәндә.
Шулай итеп шул, кайттым әйләнеп туган якларга. Әмма ачлык ел безнең Ямбулат кешеләрен дә яхшы ук сыккан, кырларның яртысы чәчелми калган, мал-туарны суеп ашап бетергәннәр, ишек алдында алабута урманы үсеп утыра. Әти белән әни ничек кирәк алай жан саклап калганнар, ә Гаптелхәй энекәш өйдә башук күренми. Бактың исә, нужа — кара сакал аны да йорттан сөреп чыгарган, имеш. Теләче побына барып, батраклыкка ялланган бу. Тамагы шунда үтә, өстен-башын карый, өстәвенә тагын ялманырлык кына булса да өнгә __________ карт белән
карчыкка да тамгалап юра икән. Гаптелхәйпең бу эшенә кул куйдым, өйдә куырылып ятканчы, картлар әйтмешли, хәрәкәттә — бәрәкәт Ул’ ягы шулаен шулай да. бик үк бәрәкәт булып җитмәгән почмагы да бар имеш. Моны миңа башта авылдашлардан ишетергә туры килгән иде бер дә бер көнне, өйдә икебез генә калган форсаттан файдаланып’ әни тиште. ’
— Кара эле. Гаптелмөлек. синен колагына кердеме? Чынмы икән,
ялганмы икән шул сүз? — дип, бик тә шөбһә сала торган итеп башлады әни, шыпырт кына Аннары тавышын тагын да кыса төшеп, үз сүзләреннән үзе өреккәндәй, ялгап алып китте: — Абый кешесе, синнән яшерә алмас. Яшерсә, бугазыннан буып әйттер: дошман көнчелеге аркасында чыгарылган сүз булмаса әгәр... Теге дивана безнен, шул Гаптелхәй * гөнаһ-шомлыгын әйтәм, поп кызына әйләнәм, шуннан башка миңа тор- з мыш юк. әгәр болай бирмәсәләр, чукынам, татар дененнән баш тартам, л дип әйтәдер, ди. х
Әни артык дәвам итә алмады, анарга, мескен карчыкка, шул кадәре- се дә бик җиткән, моннан да арысын уйларга да, күз алдына китерергә з дә курка иде булса кирәк. 3
— Әй, кеше сүзен сөйләгән булмасана, — дидем мин, әнине тыныч- “
лапдырырга тырышып Ә үземнең — дөресен әйтим—таш бик кызган, © унбиш-уиалты яшьлек малайны алай тилертә ала торган ул кызны күз с кырыем белән генә булса да бер күреп карыйсым килә. «Бәлки, минем ♦ хакым зуррактыр да, —дип уйлап куйдым эчемнән генә. — Яшем егер- = мегә җиткән, дуңгыз ите ашарга дисәң, ике дә уйлап тормыйм, кесәдә = өйгә бушатканнан соң калган акча да бар, өс-баш та кеше күзе төшмәс- о тәй түгел, ялтыр кунычлы күн итегем үзе генә дә ни тора! Пинжакның * түш кесәсендә — кирәк булса, булмаса, фасон өчен дип тыккан — чалма х башлы карандаш, поп кызы белән генә сөйләшерлек русчасын да беләм, - ә иң кыздырганы тагын шул: уз күзләрем белән күрәсем килә шул ь кеше аздыручы чукынмыш кызны» £
Ул арада авылда сүзләр куерганнан-куерып китте, кайберәүләр узган елгы корылыкларны искә төшерә башладылар: янәсе, тирә-юнеңдә шундый-шундый шомлыклар котырып торганда, яхшыдан яман туган балалар, бер нәфесләрен тыя алмыйча, марҗа итәгенә тагылып, дсннә- рен сатарга йөрсәләр, — алла сакласын, — илгә әллә ниткән афәтләр килүе бар һәм башка, һәм башка шундый өркетүләр. Бу сүзләргә төкереп тә бирмәгән булыр идем, бер көнне әни тагын күз яше белән битен юарга тотынды:
— Бар, ил-су арасында рисвай итмә башымны, якасыннан борып, өстерәп алып кайт шул сөйрәлчек малайны,— дип, кабыргасы белән куйды мәсьәләне.
Әнисе сүзеннән тыр-тыр йөгерде бу. дип уйламагыз, үземнең бик күрәсе килә бит теге шомлыкны. Шулай итеп, бер көнне киттем мин Теләче якларына. Аякта әлеге шул ялтыр кунычлы итек, пинжак кесәсенә — тартсам, тартмасам — папирос алып тыктым, эчке кесәдә өйдәгеләрдән яшереп алып калган акча, башка чәпәп куйган хәтфә кәләпүшне авылны чыгу белән, баштан йолкып алып, йомарлап, чалбар кесәсенә борып тыктым, җитү чәчле башны куйдым жил ирке- нә... Кыскасы, барам шулай җилфердәп. Чәчне туздыруым, бер яктан, юлдан язган энекәшне өркетү өчен булса, икенче яктан, алла сакласын, күңелнең кайсыдыр бер почмагында качып утыручы шайтан малае котыртып бара, бик алай кырган баш булып калтырап торма поп кызы алдында, ул шәп икән, син дә йоннан төргән гөнҗәлә түгел, ди
Барып җиттем. Попныкы попча, малай, йорт-жнр кала корган кебек, капка-койма чыпчык та үтеп кермәлс түгел Ә мин кердем, мина — Донбасс якларыннан шомарып кайткан яшен ташына — капка капка була алмын. Җитмәсә бит, сылтау да бар, энекәшне күрергә килгән, янәсе. Энекәш дигәннән, аны өйдә туры китереп булмады, каты сука өсте иде, сукада икән бу. Күленгә кайтканчы көтәргә булдым «Өйгә кер» дип әйтүче булмады, шулай да бнк бөрешеп калды бу. дип тә уйламагыз Амбар алдындагы зур лар өстенә кыңгыр барып төштем, каптым авызга папирос, чәчне туздырып җибәрдем, кояш минем итектә, ә күзләр минем поп йортының тәрәзәсендә. Әллә нәрсәдән дип уйлый
күрмәгез, сер бирәсе килмәгәннән, янәсе, энекәшне бик алай сыкмагыз, ташландык бала түгел ул, менә аның нинди фасон йөрүче абыйсы бар.
Поп үзе, җирдән сөйрәлә торган кара җиләнен җилфердәтеп, каядыр чыгып китте. Хатыны булса кирәк, миңа кырын күзен генә салып, берәү, вак-вак кына атлап, кар базы ягына үтте. Олы гына гәүдәле, зур зәңгәр күзле, кабарынкы гына бер нәрсә, һәрхәлдә, ачлык күргән кешегә бер дә охшамый. Ачуланды дип әйтмәс идем, шулай да, сыртына караганда, аптыраганлык бар. Янәсе, кайдан килгән кала әтәче бу, каралты-кура арасына ут төшереп калдырмаса ярый?
Ә фактически алып әйткәндә, утны мин түгел, утны ул йортта минем үземә төшерделәр. Рәте-рәте белән генә сөйләргә дә бит, яшь чаклар искә төште, күңел түзми, берьюлы чыгарып түгәсе килә.
Кыскасы шул: әлеге теге миңа аптырабрак карап узган хатын кереп китте, мин кырын әйләнеп төшкән урынымда барнндай ятып калдым, авыздагы папирос та, көн яктысында көзгедәй ялтырап торган итекләрем дә файда итмәде, мине өйгә чакырып алучы юк та юк. 5 гырам да утырам, кояшта кызынып утырган ялкау мәчедәй. Каршымда поп өенең зур-зур тәрәзәләре, челтәрле пәрдәләр, пәрдәләр артында ник кенә бер жан иясе күренсен.
Ичмасам, теге малай да кайтмый, сөйләшәсен сөйләшер идем дә кайтып китәр идем. Монда, кеше тәрәзәсенә карап, күзләрне яндырып утырганчы...
Энекәшне кайтарып җиткерә алмадым, мин берне көткәндә, икенче яктан, бөтенләй көтмәгәндә, икенче тамаша килеп басты минем каршыма... Туктагыз, бу тирәгә җиткәч, бик кумагыз, җайлабрак сөйләргә исәп. Сөйләп биреп булса ярый. Элек иреннәрне бер чылатып алыйк.
Агаем рюмкага авызын тидереп алды, ләкин эчмәде, күреп торам, ул эчмәгән килеш тә минуттан-минутка исерә барган кебек иде. Бер мәл бер ноктага текәлеп тынып торды, ахрысы, сүзне нидән башлап җибәрергә белмичә аптырабрак калды булса кирәк.
— ...Менә шунда, әйтергә кирәк, бу килеп чыкты и шуннан башлап, малай, минем эш хөртигә китте,— дип тотынды Гаптелмөлек абзый, гадәтенчә, чак-чак шаярткандай итеп. — Сез уйлыйсыз булыр: амбар алдында ялтыр кунычлы итекләрен балкытып, чәчен-башын туздырып, авызында кала папиросы төтәтүче фасон егет берәүнең дә башын әйләндермәгәндер дип? Әйләндергән икән шул. Әйләндермәгән булса, чыгар иде Оксана апаң. Чыкса да, алай үзәкне өзәрлек итеп, киенеп-ясакып чыкмаган булыр иде. Ничек итеп аңлатып бирергә инде сезгә. Рас тәртә арасына кердең, көчең җитсә, җитмәсә, тарт инде. Кыскасы, чыкты 6v. Кненгән-ясанган Чәче-башы лента белән тулган, билендә шулай ук ленталы пута, дөресе, телгә кертеп әйтерлек биле дә юк, неп-нечкә, кыс та өз шул нечкә биленнән. Кыскасы, чыкты бу. Пәри бу ишек алдында тырт ла пырт басып. Әллә кирәккә, әллә кирәксезгә йөри — белгән кеше юк. Шулай да мин беләм, дөресе, белергә тырышам. Бер дә бүтән түгел, минем күңелгә ут үрләтергә йөри. Ә миңа, әле генә Донбасстан шомарып кайткан ялтыр кунычлы аякка, күпме генә кирәк соң! Нечкә билен сыгылдырып, бии-бии бер узып барганда, ходай тел ачкычы бирде дип әйтимме, тот та дәш мин моңа:
— Берәр кадерле әйбереңне югалтыпмы әллә, чибәркәем? Әйт миңа да, әйдә, бергәләп эзлик.
Ышанмасагыз, әнә Гераснмовнаның үзен чакырып, ант иттерәбез, билләһи, шулай дидем. Чатылдатып русча шулай дидем хәзергә хәт ie үземә үзем отчет биреп җиткерә алганым юк, ничек йөрәгем җитте икән дә, ничек телем әйләнде икән!
Кыз, гаҗәпләнгәндәй, миңа күтәрелеп бер карап куйды и әйтергә кирәк, шул бер карашы белән өзде дә алды йөрәгемне, и шуннан бирле йөрәгем тәки анын кулында.
Анын шулай күтәрелеп бер каравы булды, минем солдатча каршына барып басуым булды. Ул тора елмаеп, мин торам елмаеп. Ул бер сүз эндәшми, мин бер сүз эндәшә алмыйм. Югалып калдым дисәм, бик үк югалганга да охшамыйм, эчтә пәри туе: күзләрем белән ашыйм мин моны. Теләчедә базар гына дип уйлый идем мин монарчы, Теләчедә чиркәү генә дип уйлый идем, юк, дөрес уйламаган икәнмен, Теләчедә ♦ керфекләреннән бал-май коела торган менә бу чибәр маржа кызы да g булган икән. Үземнең нәрсәгә килгәнлегемне оныттым, әнинең жылый- 5 жылый Гаптелхәйне каргавын да оныттым, каршымда бары шул чибәр м кыз гына басып калды, анын шаян зәнгәр күзләре, ак маңгае, нечкә ° биле, беленер-беленмәс кенә калкып торган күкрәкләре калды. Күне- 3 лемнән шунда яшен тизлегендә бер уй узды «Тагын барырмын, тагын з таш, күмер казырмын, тагын урысча өйрәнермен, жылый-жылый өйрә- ” нермен, кирәк икән, алтын шахтасына китәрмен, каз күкәе чаклы алтын § табармын, таба алмасам, урлармын, ничек итсәм дә итәрмен. Теләче с уртасында, бөтенләй коры җирдә үскән бу су кызын, бу әкият кызын, ф бу нечкә-билне ничек тә үземнеке итәрмен Ант итеп әйтәм билләһи, „ билләһи! Алай дисәң, бу маржа кызына безнең татар анты батмый да 3 торгандыр әле. Ярамаса ярамас, мин барыбер шулай эшлим Мин бары- <-> бер аны үземнеке итәм!» ®
Күңелемнән үзем шулай кала корам, үземнең шул арада — бәхет- ' кә каршыдыр инде — телем тагын әйләнеп китте.
— Әниеңнән курыкмыйсынмы сон’ Тәрәзәдән әниең карап торса н
— Торса тагын... Син бит мине тотып ашамассыңдыр’ &
Ул шулай диде, билләһи, шулай диде. Шулай дигәндә аның ак кына.
вак кына тешләре жемелдәп калды Ходаем, мин күргән чибәрлекләре өстенә әле тагын аның әнә нинди матур тешләре дә бар икән Битемне куяр идем анын шул тешләре арасына, умырып алсын иде битемне
Шушы бер-ике авыз сүз сөйләшеп алу, шушы сөйләшмичә карашып тору җитә калды. Төшкә кайткан жирендә энем Гаптелхәйне лапас астына алып кердем дә борылып карарга вакыт та калдырмыйча, йөзенә бәреп әйттем
— Чукынасыңмы ул кыз өчен, Гаптелхәм? Турысын әйт, син чукын* масай, мин чукынам
Менә сезгә үгетли килгән абый!
Ill
■ Китте шулай башланып, китте башланып, син инде, жан кисәгем, туктатам дисәң дә, туктата алмаган булыр идең Элек энекәш янына барган атлы булып чаптым—ишек алды тирәсеннән әллә ни узган булмады, мәгәр кызны күрмичә киткән дә булмады Теләче белән безнең Ямбулат арасы ерак жир түгел, шу iaft ла юлда ннндн до 65 tea берәр усаллык уйлап чыгару өчен җигәрлек «Исәнме, саумы»дан узылган, ләкин: «Мин сине сөям! Син миңа кияүгә чык'жа хәтле үк барып жителмәгән Шул ике арада Бактың исә, малай, шул ике арада да байтак баш әйләндерергә мөмкин икән Бер барганда «Мә. суырасыңмы. Донбасстан кайткан күчтәнәч», дип. калай тартмалы мятный конфет төрттем тегеңә Юха түгел диген ялтыр кунычлы итекне «Үзебезнең авылда бүләк итәрдәй кеше тапмадым, ходай синең авызыңа насыйп иткән икән», дигән булып телемә салынам. Әллә татар ходаен күздә тотам, әллә урысныкын — анысын белгән юк Кызыйның авызы ерыла, күз алдымда ак кына, вак кына тешләре ялтырап кала Ә бу инде мина итна буена хыяллану өчен жнтәрлек Икенче барганда икенче усаллык әзер- «Тотып карыйм әле. малай, кулларыңның сөяге бармы синен’ Бнк ак, бик йомшак күренә безнең кара күзләргә», дигән булып, кулын
кысып алам Шундый йомшак, шундый татлы, монысы белән хет ике атна исереп йөр. Ә мин тиле ике-өч көн дә тора алмадым, иртәгә Теләче базары дигән кичне тагын киттем — сылтау да эзләп тормадым бу юлы, өйдәгеләргә дә сиздермәдем. Күренмәсме, капка төбенә чыкмасмы дип, капка-коймалары тирәли солдаттай үрә катып әйләнеп йөрдем. Юк, күренмәде, хәерсез. Аның каравы икенче көнне базарда, бер кирәксезгә кешеләр арасында буталып, иптәш кызы белән бу килеп чыкты. Теләче кызлары шулай алар, йомышлары булса-булмаса, базар көнне үзләрен күрсәтә чыгалар. Киенәләр-ясаналар. бил путаларына кулъяулык кыстыралар, кесәләренә көнбагыш алып салалар — чырт та чырт көнбагыш чиертеп йөриләр. Минеке ул дәрәжәгә үк барып җитмәгән, мәгәр мин алып кесәсенә салсам, түгеп ташламас кебек күренә кызый. И сүзне шуннан башладым да:
— Көнбагыш белән сыйлыйммы үзегезне, кызлар? — дидем эре генә.
Минеке — поп кызы ич — әллә ни сер бирмәде, әмма тагылып йөри торган иптәш кызының авызы җәелде, һич уйламаганда бер кесә күчтәнәч эләккәч, поп кызы белән безнең арада эшнең тегеләй-болайрак икәнлеген чамалап, тизрәк китү ягын карады. Икебез генә калдык димим, нишләп икебез генә калыйк, базар тулы халык, шау-гөр килеп кайнап тора. Аласы кеше ала. сатасы сата. Ә минем күзгә бер нәрсә дә күренми. Минем өчен базарында да. дөньясында да без икәү генә.
Шулай итеп, безнең дөнья киңәя төште, ишек алдыннан бәреп чыктык, атна кич саен базарда очраша башладык. Аламы, алмыймы,— әлбәттә, кыз янына буш кул белән бару юк, бигрәк тә базар көнне. Бер заман өйдәгеләрдән качырып алып калган акча бетте, авылда акча табар урын юк. әнинең тавыкларына тотындым. Базар көнне таң тишегеннән торам да. тавыклар кунакчадан төшеп өлгергәнче, кырылдатып берсен эләктерәм, и кеше-кара күзе төшкәнче, тавыкны култык астына кыстырып, алдына-артына карамыйча, кем чаба Теләче юлында? — Гаптелмөлек абзан чаба Теләче юлында
Шулай да. аягыңда ялтыр кунычлы итек булган хәлдә, әниеңнең тавыгын чәлдереп, шул тавык саткан акчага кыз сыйлап азапланулар туйдырды мине, гарьлегемне күтәреп йөри алмас чиккә җиттем. Шулай базарда очрашуларның берсендә, кызны беләгеннән алып, үземә якынрак китердем дә аның әлеге шул күргән саен мине акылдан яздыра торган йомшак зәңгәр күзләренә туп-туры карадым Бөтен бәла дә шунда аның ул күзләренә карап, башыңны югалтмыйча озак калырга мөмкин түгел иде яшь чагында. И мин. башымны югалтканчы, күңелем- дәген тизрәк бушатырга булдым.
— Кара әле. шайтан кызы, кайчанга хәгле болай, акчасыз килеш, базар таптап йөрербез икән без? — дидем ачуымны-дәртемне бергә кушып—Мине беләсең, дөньяның кай төшендә кычыткан, кай төшендә акча үскәнлеген күреп кайткан кеше. Туйдым мин ике авыл арасын таптап Китәм. Китәсеңме, әгәр сине дә алып китәм дисәм'-*
Дуамал каты куелган бу сораудан Оксана —марҗа кызы — кинәт сискәнеп, җиңел гәүдәсе белән калтырангандай итте. Бите алсу-кызыл булып янып куйды, аннары күтәрелеп миңа бер карап алды, ___________________________ янәсе,
уйлап әйтүеңме бу. Ямбулат тилесе? Күтәрелеп карап алды, шундук күзләрен озын керфекләре астына яшерде. Мине ак маңгае белән сөзеп торган кебек, тора да тора бу. Ә мин сөзеп караганны бик өнәмим, җитмәсә тагын, әнинең тавыкларын урлап саткан акчага кызлар сынлап йөрүдән тәмам туйган да идем. Алдын-артын уйлап карамастан ялт тиледән туры хәбәр: ’ '
— Мин ике сөйләп торырга яратмыйм: исәбең бар икән әзерлән
Киләсе атнага Арча поезды белән... шау-шу күтәрмичә генә сәфәр чыгабыз. Мәтәштергән генә буласың икән, үпкә-сапка юк. но, конешно мина җиңел булмаячак. ’
— Монда, базар уртасында сөйләшеп буламыни мондый сүзләрне,— диде ул, бу юлы инде үзе минем беләктән алып. Кая алып барганын, ни эшкә алып барганын һич әйтмичә, жилтерәтеп, базардан алып чыгып китте мине. Авылдан ук алып чыгып китте. Бераздан без инде Комаровка болынындагы таллыклар арасында, аулакта, икәүдән-икәү генә калган идек. Алай куркыныч эшкә дә алып килмәгән икән, хәер. Килеп * житү белән, аны-моны һич аңлатып тормастан, муеныма сарылды һәм, « әйтергә кирәк, яхшы ук жиренә житкереп авызымнан үбеп тә алды » Дөресен әйтим, ялганлыйм икән, шушы урында жир йотсын, бу минем * кыз белән беренче үбешүем иде — кара әле, ходаем, әкәмәт кызык нәрсә икән ул, беренче үбешү, тәменнән башларым әйләнеп киткәндәй бул- jf ды. Ә ул, Оксана очкалакны әйтәм, үзе куркуыннан бер агарды, бер кы- | зарды, үзе аска караган, үзенең күзләрендә яшь, үзе шул килеш, тотлы- га-тотлыга, сүз әйтергә азапланган була:
— Ризалыкка .. мин риза да булдым, ди. Миндә генәменн эш. Олы- = лар бар бит минем... Синең дә бардыр олыларын. Алар нәрсә дияр ♦ бу эшкә?
Олылар белән сөйләшербезме, юкмы? — хәзергесе минутта ул чак- = лысын белгән кеше юк, хәзергесе минутта миңа ин ачыгы шул без « инде утыртма койма белән төреп алынган ишек алдында түгел, без * хәзер мәш килеп кайнап торган базар уртасында түгел, без аның белән х икәүдән-икәү генә, безнең өстә киң булып зәңгәр күк ачылган, безнең s өстә кояш, безнең башларыбызга аның жылысы, ягымлы нуры коела.
Кояшын кояш та, ахырында бер көнне Герасим поп каршына да ? бармый мөмкин түгел иде. Оксана моңа теше-тырнагы белән каршы килеп карады, ул әйтмичә-белдермичә китәргә әзер, ләкин минем. Ямбулат татарының, сорап, нигә булса да ирешә алачагына ышанып житмн иде. Качырып алып китәргә бервакытта да соң түгел, мин шулай да тәвәккәлләргә, сорап карарга булдым. Итекләремне күз чагылдырырлык итеп ялтыраттым, өскә сатин күлмәкне кидем, нигә, җиңнәрен кими генә, пинжакны элдем, пинжакның күкрәк кесәсендә әлеге теге чалма башлы карандаш — писарь да писарь, мин дә писарь. Бардым да чакырып чыгардым Герасим атакайны крыльцога:
— Шундый-шундый эш, атакай гынам, мин сезнең Оксананы үзем белән алып китәргә булдым, — дидем.
Башта, берни дә аңламагандай, күзләрен челт-челт йомгалап карап торды бу. Аңламыймы сон, аңлады, әле ничек кенә аңлады Мин бит сүземне бик ачык итеп әйттем Сүздә генә дә түгел хикмәт, үзем дә бик кызышкан идем ул минутта. Күземне терәдем дә каттым. «Бу знмагор- иы берьюлы болай тилертсәң, алды барның арты бар», дип уйлады бугай. Ул дәшмичәрәк торгач, мин, суынырга бирмичә, тагын ярып салдым:
— Чукынырга дисең икән, алып бар чиркәвеңә, атакай гынам, чукынам,— дидем, һаваны ярып. «Мина синен Исусың ни дә, татарның Мөхәммәте ни — берсе белән дә кул биреп күрешкәнем юк», дигән көфер уй узды күңелдән. Ләкин бу чаклысына баш житте, әйтмәдем. Күземне терәп, тик торам карап.
Герасим агакай мәсьәләне бу чаклы текә китереп куюдан тәмам аптырап калды бугай, нн дип әйтергә дә белми, ул да карап тик тора. Уйлый буган эченнән: «Уен түгел, ахры, боларның эшләре, бу чиккә килеп житкәч». Әйтәсе дә юк, унларлыгы да бар шул Бер яктан, күренеп тора, саваплы эш. бер татарны христиан диненә күчерү мең пот дуңгыз ите ашау белән бердер ул—белеп әйткән сүзем түгел, күңелгә шундый дурак уй килде. Икенче яктай, хәтәрлеген дә чамалый булыр: илдә кругом совет законы, койрыгыңны гына кысып торасы бервакытта дин исеменнән шулай кеше аздыра башласаң, соңыннан савабыннан болайрак җавабы булыр Хет алды, хет арты, әйтмичә булдыра
алмыйм, башлы кеше булып чыкты ул минем Герасим кайнатай. Моны мин хатынымның әтисе булганлыктан гына әйтмим. Уйлады бугай шул чагында ук: «Күзләре бик ут яна бу зимагор татарның, эшләре тирәнгә киткәндер, поп башың белән соңыннан адәм актыгына калуын бар», дип пичәт сугып куйды бугай. Ә безнең арада, әлеге шул Комаровка болынында бер үбешүдән башка, берни дә булганы юк иде ул чагында. Шулай бит, Әхсәнә Герасимовна, дөресен әйтәм бит?
— Әй, сине, карт болтун, — дип кулын селтәде хатыны һәм табыннан торып ук китте. Ләкин мин аермачык сиздем: ачуланып түгел, яшьлек хатирәләре искә төшүдән кинәт тулышып, бер урында утырып кала алмаганнан торып китте. Хатыны кузгалып киткәч, бу сәрхүш агай инде бөтенләй тугарылыр дип уйлаган идем, киресенчә килеп чыкты, агаем ничектер аксый төшкән кебек булды, юмор уты сүрелде, берсеннән икенчесенә лап-лоп сикергәндәй, фактларны гына ата башлады — шунда мин тагын бер кат төшендем, юк. аларнын эшләре уен булмаган, алар чын-чынлап бер-берсен яратышканнар, бу яратышу әле хәзер дә сүрелмәгәи-сүнмәгән, Гаптелмөлек агаебыз ни өчен болай сандугач? Якында яраткан кешесе булганга сандугач икән!
— Бер бардым, ике бардым Герасим атакай каршына, — дип сүзне тизрәк очларга тырышкандай, ашыгып ялгап алып китте аннары,— соңыннан Оксана белән икәүләп бардык Совет властен исенә төшердек атакайга. Совет властенда кешеләрнең бәхетенә аяк чалырга ярамаган- лыкны исенә төшердек, янә дә килеп, шул елларны безнең тирәдә шаулап алган бер эшне исенә төшердек: «Әнә анда. Мәтәскә мулласының кызы тегермәнче Тимофей малае Пашкага кияүгә чыккан, үзләре шулай теләгәч, берәүнең бер каршы килергә хакы юк. Тора бирәләр», дип тә өстәдек. Дөресе, Оксана түгел, мин шулай тездем боларын. Ник дисән, мин тәкатьсез идем бигрәк.
Күп сатулашулардан соң ахыр, бер көнне буасы ычкынды атакайның:
— Алла үзе шаһит, минем кулдан килерлеге калмады, — диде ул, тәмам гаҗизләнгән бер тавыш белән. Шул арада үзе, почмактагы икона тактасына иңбашы аркылы гына борылып, аннан-моннан гына бер төртенеп тә алды. — Үз бәхетегез үзегез белән, балалар. Безгә рәнҗемәгез, шулай ук бер-берегезне дә рәнҗетмәгез. Илла әниегезнең бер үтенече бар: кешегә-карага, мәхәллә халкына бик сиздермичә, шау-шусыз гына тирәдән чыгып китсеннәр, без картларның йөзенә кызыллык китермәсеннәр, ди.
Безгә нәрсә? Безгә шул сүз генә кирәк тә. И киттек шулай —и*е чабата бер кием булып.
— Ярый, сез киттегез, ди Ә Гаптелхәй? — дип бүлдердем мин кыз\ы тәмам җиткән агаемны, бүлдермичә булдыра алмадым. — Сезнең бит әле Гаптелхәй энегез дә бар иде түгелме соң? Заманасында шул ук кыз өчен сездән алданрак чукынырга йөргән и шуның белән авылыгызда шау-шу кузгаткан энекәшегезне әйтәм.
— И якташ! — Гаптелмөлек абзый тәмле жирен дә сүзне бүлдергәнем өчен чак кына ачулангандай, кул селтәп куйды. — Язучы булсаң да авылны җитәрлек белмисең икән, җаным. Авыл бит ел морҗадан очкын чәчрәп чыкканга да «Пожар!» дип кычкырырга тора. К\ак кыштырдаганны. йөз бүре күрдем, дип кайтып әйткән, ди ич берәү. Әллә син аны әллә кайдан — ерактан килгән бәндә дип белдеңме’ Шул безнең авыл кешесе ул. Безнең авызныкы булмаса, безнең якныкы Гаптелхәй зурындагы сүз дә шулап йөз бүре әкияте булып чыкты. Бәлкем, йөргәндер итәгенә кызыгып, кем белә ул чаклысын. Ә бит поп кызы чаклы поп кызын кулга төшерү өчен, агай-эне, итәккә кызыгып йөрү генә җитми, урысчасын да сайра, кирәк урында кызның җелегенә йөгерә торган сүзен дә тап, җитү чәч тә кирәк, авызыңда тәртә юанлыгы папирос та
булсын и, кешегә-карага сиздермичә, әниеннен тавыгын да чәлдерә бел...
— ...Әмма шулай да, узган эшкә салават, дөресен әйтми булмый бу урында, — дип, бераз икеләнгәндәй сузып торды Гаптелмөлек агай,— шулай да, хәйлә-усаллыкта минем кебек Донбасс ташы астыннан чыккан булмаса да, уйнап йөрмәгән булса кирәк Гаптелхәй дә. Шуннан чыгып әйтәм бу сүзне: Герасим кайнатай Оксана белән мине, ат жик- тереп. Арча станциясенә хәтле озаттырырга булгач, жир астына төшеп югалгандай качты малай, тыңламады хужасынын сүзен.. Күрәсең, ачуланган безгә. Нишләмәк кирәк, кешегә-карага бик шауламыйча гына икенче бер олаучы малай ялларга туры килде. Әй. андамыни эш Эш шунда: Оксана апагызны Гаптелмөлек абыегыз тәки чиртеп китте бит! Кая? Кая булсын, әлеге шул күз күргән Донбасс якларына. Картлар алдында биргән сүзне жиргә егып салмадык, бер-беребезне рәнже- тешү булмады. Мин эшләгәндә Оксана укыды, инженер булып чыкты Аннары ул эшләде, мин укыдым. Минем татар икәнлекне бөтенләй онытып бетермәсен дип мин аны юри «Әхсәнә» дип йөри башладым,— шуннан китте әнә ул «Әхсәнә Герасимовна». Кайчакта ул да «Гаптелмөлек» дип сузып тору бик читен, тел сына, яртысын әйткәч, утырып ял итәргә кирәк, дигән булып теленә салынып. «Миша» гына дип жибәрә— ана карап кырыебыз кителгәне юк, яшибез.
Алдан сөйләшенеп куйган договор буенча, беренче балабыз кыз булып туса, ана Мария исеме кушмакчы идек, договорны үтәдек, кызы быз булды, Мария исемен куштык Ләкин анысы бездән рөхсәт сорамыйча гына Мәрьямгә әйләнде. Сәбәбе шунда жәен авылга, безнең Ямбу латка кайтаргалап тоткан идек, шунда шул әбисе белән, әйтергә кирәк, минем әни белән бик дуслашкан. Әбисе, бездән сорамыйча гына, Марияне Мәрьямгә әйләндергән. Шулай йөри нке ат белән — авылга кайтса Мәрьям Мәскәүгә килсә — Мария. Бездән уздырды, өч тел белә хәзер, телләр буенча китте эше. Рус теле белән татар теле — үзенең родной телләр инде, берсе ана теле булса, икенчесе ата теле. Ал арны кая да куяр хәл юк. Икенче балабызга — малай булып туды анысы — минем күңелне табарга тырышыптыр инде, Әхсәнә Герасимовна үзе йөреп Рөстәм дип куштырган иде. анысы аллага шөкер, бер телне дә рәтләп белми, анысының теле — архитектура булып чыкты Җенләнгән шул архитектурасы белән. Мәскәүдә нинди шәп йорт бар — бөтенесе ШУЛ минем малай эше.
— Түгелдер лә, әтисе, башка кешенекеләр дә бардыр арада. — дип суз кыстырып куйды Әхсәнә Герасимовна, шаяртып. Гаптелмөлек агай, хатынына сиздермәгән атлы күренергә тырышып, мина күз кысты.
— Ә поп кызы Әхсәнә апаң татарча ничек сайрый, күрдеңме? Белеп тор: бусы моның минем заслуга.— Ул мактангандай тамак кырып куйды. Хәер, картайганчы көр күңеллелеген югалтмаган бу абзыйга мактанса да жнрендә иде. —Аны татарча сөйләргә өйрәттем, үзем татарчаны әкренләп онытып барам, яшибез шунда Мәскәү уртасында кечкенә генә бер интернационал булып.
— Кунакны ялыктырып бетердең бугай инде юк-бар сүзләрен белән Кыстый да белмисең кеше кебек, —дип. картын бүлдерде Әхсәнә Герасимовна. Ул арада ишектә звонок булды, без барыбыз да кинәт кенә бик жнтди кешеләргә әверелеп калдык.
IV
Аларныи Рөстәме, әлеге шул «Мәскәүдә нинди шәп йорт бар — шуларның барысын да» салган архитектор уллары кайтты. Алдан рекламасы да шәп бслгач, мин ул егетне баштанаяк һәм барлык хәрәкәтләрен игътибар белән күздән кичереп утырдым Әтисенең «бер телне
дә белми» дигән сүзләрендә дә хаклык юк түгел икән, егет гомумән бик аз сүзле күренә, картның салып алгач күп сүзлегә әйләнүен башук өнәми иде булса кирәк. Әтисе аны төрле сораулар биргәләп сүзгә катнашырга бик тырышып караса да, теләгенә ирешә алмады, егет кыска- кыска җаваплардан узмады. Коньяк салып биргәч тә:
— Бетерәсе эшем бар, ярамый, — дип кире какты. Әтисе кебек зур гәүдәле, калын тавышлы, калын кара кашлы, йөз сызыклары гомумән эре, хәтта беркадәр тупасрак та булган, әмма үзеннән көч-куәт ташып торган бу ир-егетнең акылы-фигыле күбрәк әнисенә охшаган иде булса кирәк, шул кыска гына арада абайлап алуыма караганда, әнисе белән алар сүзсез дә, күз карашлары белән дә ничектер тиз генә аңлашып алалар иде шикелле.
— Син якланма инде, әтисе, күрәсең, эшем бар, ди ич, — дип арага керде Әхсәнә Герасимовна, агаебыз кызмача баштан артык сагызланырга тотынгач. Ләкин бала җанлы Гаптелмөлек агай ничек кенә булса да малайны мина — язучы якташына — төрле яклабрак һәм мөмкин чаклы шәбрәк итеп күрсәтергә тырыша иде. Әмма барып чыкмады картның бу тырышлыклары. Егет өстәл янына утырып, берни капмыйча, куе итеп ике чынаяк чәй ясатып эчте дә өстәл яныннан кузгалды, ләкин сүзсез генә китәргә яхшысынмады булса кирәк, нәзакәтле генә итеп рөхсәт сорады һәм шул арада, башкаларга сиздермәскә тырышып кына, әтисенә күз кысып алды. «Бик арттырып җибәрмә син, картлач!» дип кисәтү дә өстәл янында озак лыкылдап утыра алмавы өчен шаяртып кына булса да гафу үтенү дә, ата белән малай арасында тиз генә өскә бәреп чыкмый торган тотрыклы якынлык та чагылып калды бу күз кысуда. Бу аз сүзлелектә, кыска һәм җыйнак хәрәкәтләрдә, эчемлеккә исе китмәүдә һәм әнисе белән ничектер ымлыклар аша гына аңлаша белүендә егетнең әтисе күрсәтергә теләгәннәрдән күбрәкне күрдем мин, әйе, «бер телне дә белми торган» бу егет эш телен яхшы белә булса кирәк һәм ул, бүгенге яшьләргә хас булганча, безгә — олырак буын кешеләренә — бераз гына өстән торыбрак та карый түгелме икән әле? һәрхәлдә, миңа шулайрак тоелды.
Тырышып-тырышып та малаен минем алда тиешенчә «чишендерә» алмагач, ниһаять, Гаптелмөлек агай малае алдында мине «чишендерергә» кереште.
— Менә, белеп кал, малай актыгы, безнең якташ булыр бу,—диде ул, бүлмәсенә кереп китәргә торган Рөстәмнең юлына аркылы төшеп,— язучы, нанимаешь. Роман артыннан роман чыгара. Әле менә Мәскәүгә алдырырга торалар икән үзен.
Ходәвәндә! Коньяк нишләтә бәндәне! Олы башы белән, күрәләтә торып, нинди бәлаләр яга өстемә. Гомердә булмаган, телгә килмәгән, телгә түгел, күңелгә килмәгән сүзләрне ничек килештереп ялганлый. Әнә шундый килешле мактанчыклары, ялганчылары өчен дә яратам мин үзебезнең Теләче якларын.
Ә аның Рөстәме — икенче шартларда үскән, икенче диңгезләрне йөзеп, икенче җилләрдә чыныгу алган яшь буын — әтисенең җильяграк кеше икәнлеген инде әллә кайчан белеп бетергән иде булса кирәк, әллә ни егылып төшмәде, авыз чите белән генә бер мәл көлемсерәп торды да кыска һәм эшлекле караш белән миңа карап куйды.
— Гафу итегез, әдәбиятта мин әти кебек җиңел йөзә алмыйм —ул тагын бер кат ирония белән әтисенә күз төшерде һәм шундук янә минем якка борылды. — Толстойны күздән ычкындырмасам, миңа — техника кешесенә — шул бик җиткән.
— Толстойларныи кайсысын? — дип ирониягә каршы мин дә ирония кыстырырга маташтым.
— Алары да берничәмени әле? Белмәгән идем, —дип Рөстәм көр тавыш белән шаркылдап көлде һәм, шундук гадәттәге җитдилегенә кай- 58
тып, артык сөйләшеп тора алмаганлыгы өчен гафу үтенгәндәй, ашыгып бүлмәсенә үтте
Соңыннан. Гаптелмөлек агай мина тагын бер кат үзләренең китапханәсен күрсәткәндә, идәннән түшәмгә кадәр китап белән шыплап тутырылган стеллажларда моннан ике мен ел элек яшәгән борынгы Рим шагыйре Катуллдан башлап Евтушенкога хәтле — күп кенә шагыйрьләрне, хикәячеләрне, философларны күреп һәм алар арасында минем баш җитмәслек техник әдәбиятны да күреп, алардан да бигрәк, бу китаплар тирәсеннән Гаптелмөлек агаемның, ничектер телсез калып, гизрәк шуып үтәргә тырышуын күреп, мин күңелемнән генә нәтижә ясадым: яшь буын, әлбәттә, бер Толстой белән генә туенып тора алмый, юкны маташтырмасын теге «телсез егет>. Шул ук вакытта яшь буын безнең кебек шапырынырга да яратмый.
Тагын шунысы да кызык: шул стеллажларның берсендә, бер кырый- дарак, кырык-илле китап — татар китаплары да кереп кысылган иде.
— Бусы минем байлык, — дип әйтеп куйды агаем, шул уңайдан башкаларга үзенең «теше үтмәгәнлегенэ икърар итүне үзе дә сизмәстән,— туры килгәндә алгалый йөрим. Әхсәнә Герасимовна белән без укыйбыз...
Ул кинәт, сискәнгәндәй булып, тотлыгып калды, артык әйтерлек сүз тапмады булса кирәк. Ләкин калганы сүзсез дә аңлашыла, бу күңелле агайның кинәт телсез калуыннан да бик анлашыла кунакның бу йортта. бигрәк тә яшьләр арасында, популярлыгы чамалырак иде булса кирәк шул.
Март, апрель— 19ЫЗ