Логотип Казан Утлары
Роман

ХУҖАЛАР


1
Мөстәкыймов хатынын уятмас өчен караватыннан ипләп төште, йомшак табанлы өй башмакларын аягына эләктереп, кухня ягына шыпырт кына чыкты. Кухня тәрәзәсенең форточкасын ачып, төнге тын урамнан салкынча бер агынты булып ташып кергән жиләс саф һавага ялангач күкрәген куеп, йотлыгып һава сулады. Рәттән ике тапкыр сигарет тартты, өченчесенә дә тотынган иде. теле бик өтелгәч, сигаретын бармаклары арасында йомарлап, чүп чиләгенә ташлады да. ялангач беләкләре белән үзен-үзе кочаклап, өстәл буенда утыра башлады.
Соңгы көннәрдә ул ничектер төнлә уяна торган булып китте Моның сәбәпләрен тонык кына булса да сизенә иде Камил Аның йокысын алган кеше — Арслан Гобәйдуллин— эшендә дә мактала, тормышында да гөрләп яши. Кыңгыраулы заводын инде сала да башладылар Мотор тавышлары анда тәүлек буена тынмый, бетон баганаларга беркетелгән прожектор утлары төннәрен бик ерактан күренә
Камил төзүчеләрнең нинди хисләр белән яшәвен. дөресрәге, Гобәй- цуллнн башлаган эшкә аларның нинди мөнәсәбәттә булуларын белү эчен ике мәртәбә төзелеш урынына барып кайтты. Ун гектарга якын мәйдан челтәрле тимер конструкцияләр, озын-озын торбалар, сферик шарлар белән тулган; гигант самосваллар аларны әле һаман китереп торалар, берничә урында бетоннан фундамент коялар; рельслар өстен-
■ Ахыры Башы 8—9 саннарда
ГАРИФ АНУПОЗ
нән, дырылдап, күтәрү краннары шуыша; яшел пыялалы битлек, брезент куртка кигән сварщиклар, яшен утлары чәчрәтеп, заводның каркасларын ялгыйлар, металл чыны, машиналар гөрелтесе, команда тавышлары мәйдан өстен күмеп киткән.
-Төзелештән Камил ике төрле хис белән кайтты. Зур максатка юнәлдерелгән күмәк хезмәтнең кешеләрне ничек туплавы, оештыра белүе. ♦ бер яктан, аның күңелен кузгатса, икенчедән, шушы зур эшне башла- ь ган кешенең аның авторитетына бик кинәт китереп сугуы күңел * төпкелендә берәүгә дә әйтми торган яра да калдырган иде.
Яна промыселлар парткомының отчет-сайлау җыелышын нефтьче- * ләр I обәйдуллин белән Вилдановның зур бер батырлыгы дип саныйлар. Имеш, алар үз ихтыярын көчләп тагарга тырышучы Мөстәкый- * мовны акылга утыртканнар. Камил үзенә булган мөнәсәбәтнең үзгәрү- ® ен, коммунистларның аны әүвәлгечә үк ихтирам итмәүләрен сизеп 2 йөри Очрашкан чакларда аның белән коры гына исәнләшәләр. Бәлки > ул алай да түгелдер, бәлки күңелдә рәнҗеш саклаганга гына шулай « тоеладыр. Ләкин, ни генә булмасын, әнә шул хис аны гасабиландырып, * тәнгә чыккан сызлавыктай, кәефен алып тора. е
Мөстәкыймов табигате белән үчлекле кеше түгел иде. Аның әле “ тормышта әллә ни авырлык та күргәне юк. берәү белән дә көрәшеп < карарга туры килгәне булмады әле аңа Кама буендагы кечерәк бер u шәһәрдә пекарь семьясында туып үскәнгәме, сугыш елларында да алар семьясы ипидән өзелмәде. Әтисе алтмышлардан узган иде инде. Кызу мич янында көрәк белән ипи ку гәреп гомере узгангадыр — ул аз сүзле, көрәктәй дәү куллы, сабыр табигатьле бер кеше иде
Камилне, унөч яшьлек үсмерне, ул кырык өченче елны үзе белән ике атналык юлга алып чыкты. Камилнең абыйсы Сослангерда хезмәт итә. Саз эчендә урман кисүдән, фронтка җибәрмәүләреннән, ризык җитмәүдән зарлана иде. Камилнең әтисе апа кыш суыгында бәләкәй чана белән бер пот сохари, бер пот ипи тартып алып барды Ерак юл йөрергә гадәтләнмәгән Камилгә ул чагында кышкы яланнарның иге дә. чиге дә юктыр, алар җир читенә баралардыр кебек тоелды. Чана артыннан этеп бара торгач, аның аяклары тала, күзләре йомыла башлый, әтисе ләм-мим бер сүз дәшмичә бара да бара Ничектер шулай бер авытда, өч баласы белән ятим калган ак чырайлы тол хатында төн кунып чыктылар.
Иртән, хатын белән саубуллашканда, Сәләх карт тол хатынга бер бөтен ипи бирде. Сөенеченнән ничек итеп рәхмәт әйтергә белмәгән толга әйтте.
— Килен, син тырыша күр инде. Балаларыңны укыта күр Кара эш эшләп яшәүләре дә бик авыр,— диде
Бу сүзләр Камилнең яшь күңеленә сеңеп калдылар Мәктәптә ул әйбәт укыды Хәтере дә шәп булгандыр, ике мәртәбә укып чыкса, озын-озын шигырьләрне ятлап ала, бер төн эчендә мәктәпнең стена газетасын чыгарып өлгертә, рәсемнәрне копировка кәгазе аша бик оста төшерә белә иде. Ләкин шул чакта ук аның күңелендә каршылыклы бер хис туган иде. Укытучылар аны гел мактап сөйлиләр, концертлар алып баруны, стена газеталары чыгаруны гел ана тапшыралар, әмма укучы иптәшләре аны өнәп бетермиләр, аның чын күңелдән эшләгән эшләрен ярарга тырышу дип, куштанлык дип карыйлар иде.
Үзенең бүтәннәрдән сәләтлерәк булуын һәм шул сәләтлелек аңа күңелсезлек.1әр китерүен анлау Камилнең холкына да чыкты. Күк ачуташ кебек зәңгәр күзләре ничектер маңгай астыннан карый торган авыр карашлы булып калдылар
Мөстәкыймов университет тәмамлады. Анда да аның сәләтен күрделәр. комсомол комитетына, парткомга сайладылар Аның хезмәт баскычы әнә шулай өзлексез үсә барды.
Кәлимәткә килгәч, берничә еллар лектор булып, аннары шәһәр комитетының инструкторы булып эшләде, һәм, ниһаять, горком секретаре булып сайланды.
Ул инде үзен ихтирамга лаеклы кеше дип саный, партия карарларын төгәл үтәргә тырыша, эшкә бик пөхтә киенеп, төгәл килә иде.
Әйе, Яна промыселларның отчет-сайлау җыелышына кадәр ул үзен көчле итеп сизә, файдалы эш эшләвенә нык ышана иде Җыелышта үзе алып килгән кандидатура белән дөбер-шатыр җимерелеп төшкәч, ул Гобәйдуллин белән Вилдановка үпкәләсә дә, алардан үч алу, аларны эзәрлекләү турында уйлап та карамады. Шул ук вакытта бу гыйбрәтле хәлдән үзенә сабак та ала белмәде. Вакытлыча килеп чыккан бу аңлашылмаучылык узар, Гәрәйшин монда сайланмаса, башка урында сайланыр, дәгъвасыз гына сайланган урында эшләве аңа җиңелрәк тә булыр, ул үзен күрсәтер әле, Гобәйдуллин үзе үкенер, дип фикер йөртте.
Тик дөнья кинәт кире якка әйләнде. Хәким Гәрәйшинны идарә парткомнарына түгел, промыселларның башлангыч оешмаларына да сайламадылар.
Монысына инде Камил тыныч кына карый алмады.
Мөстәкыймовның рәнҗетелгән күңелендә беренче мәртәбә Гобәйдул- линга карата өнәмәү хисе туды. Бәхетсезлек аның идарәсеннән башланды, Гәрәйшинны ул якламады, Камилнең хәленә ул керергә теләмәде.
Мөстәкыймов кинәт Гобәйдуллинның сөйләшү рәвешендә дә, үз-үзен тотуында да, кылган гамәлләрендә дә масаю, шәһәр комитеты белән исәпләшмәү, коммунист иптәшләрен санга сукмау бар дип тапты. Партия тарафыннан җитәкчелек эшенә куелган, рядовой коммунистларны тәрбияләргә чакырылган кеше буларак, ул, Камил Мөстәкыймов. идарә башлыгының мондый тәртибе белән килешеп тора аламыни? Ничектер, үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, ул Арслан Гобәйдуллинның кылган эшләрен бер генә көнгә дә күздән ычкындырмыйча, бик уяу күзәтә башлады. Максат куеп күзәтсәң — күренә икән. Иң әүвәл, ул идарә башлыгының властьтан файдалануын белеп алды. Халык арасында: Гобәйдуллин, сәүдә работнигын куркытып, үзенә келәм китерткән, дигән сүз йөри. Моны ачыкларга кирәк иде. Мөстәкыймов келәм китерүчене шәһәр комитетына чакырып, кабинетта япа-ялгызы гына сөйләште. Артык йомшак, артык ягымлы тавыш белән сөйләшкәнгәме, Гозәеров секретарьның үзенә ярдәм итәргә теләвен беренче сүздән үк аңлап, келәм вакыйгасын түкми-чәчми сөйләп бирде. %
— Арслан Шәвәлиевичка минем тел-теш тидерер хәлем юк,— диде сәүдә работнигы,— ул башкалар кыланганнан артыгын кыланмады. Ул миңа әйтте: иң яхшы келәмне сайлап алып кил, бәясеннән тормам, диде. Мәскәүдән кайтышына дип мин келәмне аларга илтеп куйдым, әмма бәясен әйтә башлагач, ул күпсенде, мине алдап әйткән сымак итеп, ялганчы итеп сөйләште, мин төп-төгәл дөресен әйтеп тора башлагач, келәмем-нием белән өеннән куып чыгарды.
— Бу бит мыскыллау. Күрәләтә шәхестән көлү,—диде Мөстәкыймов.— Нишләп шәһәр комитетына килмәдегез5
— Сез мине якламасагыз? Мин кем дә. Гобәйдуллин кем! Минем урынга ун кеше табылыр, ә номенклатурный работник Арслан Шәвә- лиевич урынына кеше каян табасыз? — диде Гозәеров, мескен кыяфәт белән.
Озак та үтми, гаделлек эзләп, шәһәр комитетына шофер Дугинцев килде. Ялгышуын чын күңелдән икърар итте Дугинцев, әмма идарә башлыгының властьтан артык файдалануын, транспорт конторасы директорына басым ясап, аны кышкы суыкта эштән кудыртуын сөйләп бирде. Дугинцев тәртипсезлек эшләвенең инде өченче мәртәбә булуын
әйтмәде, иптәшләр суды тарафыннан хөкем ителүен дә яшерде, аны ничегрәк мескенләнергә Гозәеров өйрәтеп куйган иде
Шушылар өстенә Гобәйдуллинның комсомол башлыклары белән низагка керүе, энесе аркылы комсомолга тел тидерүе билгеле булды
Гобәйдуллиннын эшен бюрога кую өчен бу өч факт бик җиткән ♦ иде. Мөстәкыймов аны башта Яна промыселлар идарәсендә дә тикшерә ала иде. Ләкин партком секретаре Вилданов аны екмас, теше-тырнагы ? белән яклап калыр, дип уйлады
Мөстәкыймов хәлләрне бик хәвефләнеп Корбановка җиткерде Чөн- л ки Гобәйдуллии бик җаваплы пост били, аның бу башбаштаклыгы х бүтәннәргә кире тәэсир итеп, шәһәр комитетын да У найсыз хәлгә күя- ♦ чак бит.
Беренче секретарь аны үтә сабыр кыяфәт белән, бер генә мәртәбә о дә бүлдермичә тыңлады. ' =
Байтак вакыт тын гына утыргач. Корбанов өстәл тартмасыннан х трубкасын чыгарып, ана йомшак тәмәке тутырды, башын кынгыр са- < лып. трубкасына ут кабызды, тирән-тирән итеп рәттән өч мәртәбә су- А ырды да үз тирәсенә җыелган төтенне кулы белән таратып җибәрде =
— Сез моннан нинди нәтиҗә чыгарасыз инде? “
— һич кичекми бюро җыйнарга кирәк u
— Ала-аай. Ә теге кем... Хәким Гәрәйшин кайда үтмәгән иде әле парткомга?
Мөстәкыймов кинәт битенең кызышып китүен тоеп
— Ә нигә? Яна промыселлар идарәсендә.— диде
— Әһә. Гобәйдуллии эшли торган идарәдә, әйеме?
— Ә нигә? — диде Мөстәкыймов. яман эштә тотылгандай.
— Юк. Болай гына...— Корбанов трубкасын катырак суырды, аннан хәтта чатырдап очкын чәчрәп китте.—Менә нәрсә. Камил Сәләхович, сезгә зур гына бер үтенеч: моны тагын бер мәртәбә бик җентекләп тикшерегез әле, барлык ягын уйлагыз, исәпләгез, бер атнадан соң мина, рөхсәт-мазар сорамыйча гына кереп, докладовать итәрсез Килештекме?
Камил башын иеп чыгып китте. Корбанов аның сизгерлеген хуплап каршы алыр, шундук бюрога куярга киңәш итмәсә дә, һәрхәлдә, комие* сия төзергә, Гобәйдуллинныи башбаштаклыкларын тикшертә башларга, аермачык нәтиҗәләр ясап килергә кушар, дип уйлаган иде.
Корбановның бу мәсьәләгә карашы томанлы булып калуы, юк. томанлы булып кына түгел, Мөстәкыймов инициативасын якламавы аны сәерсендерде, ул Гобәйдуллии белән Корбановны да янәшә куеп, анарның икесен бер сүздә дип исәпләп, бу эшне ник башлавына үкенеп тә куйды Аның үзенә кыен килмәгәе. Корбанов авторитетлы, тәҗрибәле партработник, әгәр батырам дисә, Мөстәкынмовны ул бик ансат батыра ала Ә өлкә комитетында нәрсә диярләр? Алар, мөгаен, Корбановны якларлар, чөнки Мөстәкыймов аларнын ышанычын акламады, Гәрәй- шинны парткомга сайлатырга көченнән килмәде, ашыгуы, секретарь дигән исемне артык зур итеп анлавы сәбәпле, коммунистларны алдан әзерләп куя белмәде, менә хәзер шуның аркасында кеше күзеннән төшеп бара инде...
Мөстәкыймовның доклад белән Корбанов янына керергә ике генә көпе калган, ә ул фактларны ныклап тикшерә алмаган иде әле. Хәер, келәм вакыйгасын ул кабат тикшерә дә алмый, аны Гобәйдуллии белә дә, Гозәеров кына белә, ә Гозәеровнын никадәрле намуслы хезмәт иткәнен ОРСтан тикшереп карарга Мөстәкыймовның башына да килми, әгәр келәм вакыйгасы төшеп кала торган булса, тәртип бозган шофер һәм комсомол мәҗлесендә килеп чыккан низаг Гобәйдуллии өстеннән казыну гына булып калачак. Мөстәкыймов төпсез көймәгә утырганын сизде. Менә ни өчен ул соңгы көннәрдә йоклый алмый башлаган иде
Бүген ул эшкә дә бик әшәке кәеф белән килде Тамагына берни капмады, бер стакан куе чәй эчте дә шул килеш китеп барды.
Кырык җирдә кырык эше кырылып ята иде аның Тиздән Татарстан нефтьчеләренең актив җыелышы үткәрелергә тиеш, аңа чаклы күргәзмә әсбаплар әзерләргә, урамнарны бизәргә, Казаннан художник чакырырга, Кәлимэттәгеләрен дә шулар янына кушып, бик нык эшләтергә кирәк. Аның бернәрсәгә кулы бармый. Я, нәрсә дип әйтә инде ул беренче секретарьга? _
Көндезге сәгать өчләр тирәсендә буфеттан чәй китертеп, кабинетында япа-ялгызы утыра иде, телефон шалтырады.
— Тыңлыйм, — диде Мөстәкыймов. күңелсез генә, әмма аның чырае шундук яктырып китте, кашлары, очынып, югары күтәрелделәр, һәм ул ак күлмәгенең катыргы якасын рәхимсез рәвештә бөтәрли башлады.
Телефоннан милиция башлыгы шалтырата иде. Ул Арслан Гобәй- дуллиннын Сарман юлы өстендә хулиганлык эшләвен. шул хакта милициягә жалоба килүен әйтте, нишлибез, дип киңәш сорады.
Мөстәкыймов. йөрәге каты-каты тибә башлавын тоеп, урыныннан торды һәм кул астындагы ике инструкторын чакырып, бүген үк, сәгате-минуты белән. Арслан Гобәйдуллинның гаугалы эшен тикшерергә җибәрде.
2
Татарстан бәйрәме көннәрендә район үзәкләрендә сабан туйлары башлангач, һич көтмәгәндә. Арслан күңелендә Көбәшләр заманыннан ук килә торган көрәшче дәрте кузгалды. Баштарак ул үзенең бу хисеннән ирен чите белән генә елмаеп: «И. карт алаша, синең дә дәртең кузгалган була бит әле. Кая инде ул сиңа мәйдан тотып, көрәшеп йөрүләр! Авылларда әнә нинди әзмәвер егетләр үсеп җитте»,— дип. көлемсерәп кенә куя иде, гөнаһ шомлыгы. Габделхәй коткы салды аңа.
— Абый, алып бар әле мине сабан туена Минем ничә ел инде көрәш караганым юк. — диде энесе.— Бәлки мин дә көрәшеп карармын.
Арслан аның таза базык гәүдәсенә күз ташлап, әллә чыннан да алып барыргамы икән дип, икеләнеп куйды Эшләре дә көйле бара, завод салына башлаганнан бирле, промыселларда эш җайлана төште. Көзгә таба Җәлил шәһәренең беренче йортлары өлгерә. Ул чакта инде эш муеннан булачак, күңел ачыл йөрүләр тәтемәс... тик менә сабан туеның мәшәкате күп шул — балаларны төяп чыгасы. Сә- гыйдәнең яңа капризларын, бәйрәм күлмәге таптыруларын кәттә тор.
Ләкин Габделхәйнең чигенергә бер дә нияте юк иде.
— Дәү абый, мин биг синең үтенечеңне үтәдем, сакалны кырып ташладым Сашаның да сабан туен бик күрәсе килә Безнең якларның матур бәйрәмнәрен аңар да күрсәтик инде,—диде Арсланның дәшми торуын күреп. Сәгыйдә аркылы һөҗүм ясамакчы булды,—Алма апай, тәти җиңги, үгетлә әле начальнигыңны. Әнә күрмисеңмени, ул тагын әллә ниткән эшләр табар, промыселларым мин югында ятим' утырыр, операторларым качып бетәр, диер Әй. тәти җиңги, алма апай...
Шау-шу күтәрергә дисәң — Сәгый дәгә бир Ул бөтен өйне тутырып, ә..лә ниткән тыелгысыз бер сөенеч белән:
— һай. җаным Габделхәй! Кайларда йөрдең син моңарчы, әллә кайчан сиңа ябышып чыккан булсам, егы.пыплар уңар идем. Җиде ел ирле-хатынлы булып торабыз, җиде елга бер мәртәбә бәйрәм-сабан туйлары да күрсәткәне юк бит аның миңа! Багынган китабына, ба- гынган промыселларына, билләһи менә әгәр, шуннан башка бер генә кызык та юк дип уйлыймы соң ул!
— Я. бик остарма, —диде Арслан, сабыр гына.
— Остарам әле. Каениш барабыз дип торганда, остарам! Бу нинди мүкләнгән таш булдың син! Кешедән машина сорап йөрисе булса, 64
тагын бер хәл, машина үз кулында, Атнабайга бер сызгырдың, сәгате* минуты белән килеп җитә. Барабыз сабан туена, авызыңны да ачма, каршы да килеп маташма, начальник хатыны булдым дип кенә мин кеше төсле ял да_ итмәскә, чистый? Синең кебек үк мин дә эшлим, больницасына да йөгерәм, балаларны да тәрбиялим...
Арсланның сабан туена бармау теләге тәмам ныгып килә иде инде, * әмма хатынының тавышы калтыранып, өзелеп китүен, тагын күз яше, үпкәләшүләр башланачагын уйлап, ана юл куйды. Теге чакта келәм =?. белән дә бик күңелсез килеп чыкты, булмаса булган икән, алып ба- 5 рырга кирәк. ' £
— Кая барабыз? — диде ул, өзеп кенә.
— Сарманга,— диде Сәгыйдә.— Хәзер үк балаларымны әзерли баш- * лыйм, жәйге җиңел костюмнарын юам, термослар алып барабыз, чәй- = ләр эчеп, туйганчы бер ял итеп кайтырбыз. Сез теләсәгез, көрәш карар- 2 сыз, теләсәгез... анда ничек телисез, шулай эшләрсез.
һәм шуның белән мәсьәлә хәл ителде
Атнабайның «алмачуарына» төялеп, Сарманга, ел да саен сабан < туе була торган җиргә, бик матур бер болын тугаена килеп жиг £ кәндә, чуп-чуар мәйдан өсте күзләрне камаштырып җемелди иде инде Г Райбашкарма председателе Сарман игенчеләрен язгы кыр эшләрен < әйбәт башкарып чыгу белән котлап, сабан туеның башлануын хәбәр t- нткән арада, ягъни халыкны кыздырып җибәргәнче, машина күләгәсенә утырып, Атнабай, Габделхәй, Саша, Арслан белән Сәгыйдә һәм балалар гамак ялгап алдылар. Аннары Сәгыйдәне, бөтерчекләре белән бергә, мәйдан уртасы күренә торган уңайлы урынга утыртып кундылар да, Атнабай белән Сашага аларны сакларга кушып, Арслан белән Габделхәй икесе көрәшчеләр янына кереп киттеләр. •
Саша өчен боларның барысы да яңалык, Воронеж ягы рус авылларында туып үскән егет булганлыктан, ул берсен дә күргән-белгән кеше түгел, әлс Атнабайдан, әле Сәгыйдәдән ул гел сорашып торды Нигә капчык киеп йөгерәләр? Капчыкның төбе тишек түгелме? Бер бабай чүлмәк вата алмый аптыраган чакта, ул урыныннан сикереп- сикереп юргалады. «Селтәп сал!», «Астан җибәр!» — дип, бүтәннәр белән бергә көч-куәт биреп торды. Тик Атнабай аңа: «Син, дус кеше, бик кычкырма, балаларны куркытырсың, аннары синең бу җирән сакалыңа әнә кешеләр карый башлады инде»,— дигәч, уңайсызланып кызарды да, сәгать буе бер сүз дәшмичә, тик кенә у гырды.
Көрәшчеләргә чират җиткәч, ул тагын ярсына башлады. Габделхәй өчен кайгырып та карады соң ул! Габделхәй ега алмый азапланган чакларда:
— Не подкачай, старик! Еще немножко! — дип, аның өчен үзе кереп егардай булып утырды Габделхәй әйләндереп салган чакларда сабый бала кебек сөенде, Сәгыйдәгә берссннән-берсе матуррак мактау сүзләре әйтте.
Ләкин аның шатлыгына бер мәлне күләгә төште. Габделхәй үзеннән күп олы яшьтәге, әкәмәт юан бер кешегә туры килде дә батырлар сайланышыннан төшеп калды.
Аның әчеп бик кайгырдылар. Сәгыйдә дә кайгырды. Саша үкенеп бетә алмады. Бер Атнабай гына, кырын төшеп яткан җиреннән, акыл иясе картлар сыман:
_ Сыек шул әлс. Буын ныгып җитмәгән. Менә хәзер минем начальник көрәшкәнне карагыз,—дип, мутланып күз кысып алды —Көч белән генә дә булмый. Хәйлә кирәк, агаем II осталык'
Барысының гаҗәбенә каршы, Арслан бик таза булып чыкты Соңгы батырларның ул беренче турын да узды, икенче турында да беренче парда өстен булып чыкты. Аның зәңгәр ефәк майкасын күргән саен, бәләкәй Рәфикъ нишләргә белмичә
J. .К. У.‘ л» ю.
— Әнә әти, әнә әти’ —дип, әтисенең мәйданда икәнен башкаларга хәбәр итеп торды, әнисенең алдына кереп оялаган Әлфия, абыйсы әйткән саен, кулларын чәбәкли иде.
Арслан соңгы дүрт көрәшче турына чыккач, Габделхәй үзе екканнан болайрак шатланды.
— Молодец, абый! Ну көрәшеп тә карый! — дип, исе китеп әйтте ул.— Батыр калса гына ярар иде.
— Син нәрсә!—диде Сәгыйдә, коты алынып.— Күрмисеңмени Арсланны көл итәрдәй егетләр утыра бит. Бар әле тизрәк, әйт әле абыеңа, балалары барын онытмасын, я имгәтеп куярлар...
Сәгыйдәнең борчылганын Арслан үзе дә аңлап алды бугай, семьясы, туганнары янына килеп, ак тешләрен күрсәтеп елмаеп китте: кайгырмагыз, янәсе, көч күп әле миндә...
Аның калак сөяге турысында майкасы ертылган, бите кызарып, тирләп чыккан, әмма беләгендә чыннан да көч күп иде бугай, энесенең кулын кыскан чакта, Габделхәй чамалап өлгерде: батыр ук булмаса да икенче батырга торырлыгы бар моның.
Ләкин беренче пар белән көрәшү Арсланга бик авырга килде. Әллә ниткән бер утын түмәркәсе — токтымалга дәү, ни селкенә, ни көрәшә белми торган аю Арсланның ике тапкыр өстенә төште. Икенчесендә Сәгыйдә чырыйлап кычкырып җибәрде. Ахырда түзмәде, баласын күтәргән көе йөгерә-йөгерә, көрәшчеләр янына кереп китте. Комиссия членнары аны ярты юлда туктаттылар. Кайгырмагыз, хәзер ега ул аны, диделәр. Сәгыйдәнең елар чиккә җитеп ачуы чыкты:
— Нәрсәсен ексын! Имгәтә бит! — дип, усалланып, комиссия членнарын тиргәргә тотынды. Әллә шуның файдасы тиде, түгәрәк кырма сакаллы, кара кәләпүшле чибәр бер карт көрәшчеләрне барып аерды да:
— Насрый, син көрәшәсең икән, көрәш, көрәшмисең икән, азаплама кешене,—диде.—Соңгы тапкыр алышасыз, әгәр дә мәгәр бу юлы да ул сине күтәрә икән, җиңү аның ягында калачак.
Инде мәйдан читеннән дә кычкыра башладылар.
— Куыгыз шул аюны!
— Карале ачык авызларны: күрәләтә кеше имгәттерәләр!
— Әй, Сарманнар, юри чыгарганнар, яклашалар!
Халык ду килеп дәгъвалашкан арада Арслан үзе белән көрәшүчене җан көченә күтәреп алды да, аңар өскә аварга ирек бирмичә, ян-якка аударып, сыртына каплап куйды.
И шашынды халык! Бүтәннәр белән бергә Габделхәй дә котырынып кул чапты, Сәгыйдә кул чапты, Атнабай да кул чапты, Саша, кулларын көрәк итеп, шап-шоп китереп чапты.
Халыкка хисләрдән айнырга, мәйдан уртасында калган ике көрәшчегә ял итәргә ирек куйдылар. Көрәшчеләргә берьюлы бишәр чи күкәй китереп тоттырдылар. Арслан күкәйләрне маңгаена бәреп вата-вата, бер-бер артлы эчеп торган арада, чибәр итеп киенгән өч егет кереп, анар: «Ектыр, туган. Без сине буш итмәбез!» — диделәр. Арсланның кинәт ачуы чыкты: тапканнар малга кызыгыр кеше. Ләкин ул киңәш игүчеләргә ак дип тә, күк дип тә әйтмәде. Аның белән көрәшергә тиешле егет яшь иде әле, аңа күп булса егерме ике яшьләр булыр, гәүдәгә ул бик тигез килгән, тәненә сыланып торган спорт костюмы да киеп алган, яшь кызларның симпатиясе, һичшиксез, аның ягында, Сарманнарның да симпатиясе аңарда, алар аның җиңүен өзелеп телиләр булса кирәк, төркемнәре-төркемнәре белән кереп, мең төрле киңәшләр бирәләр иде.
Арсланга да бер киңәш бирүче табылды. Атнабай бик җиңел генә йөгереп керде дә, гадәтенчә, ифрат матур елмаеп, Арсланның инба> шына кагылды һәм өзеп кенә:
— Озак көрәшмә. Күтәр дә сал да куй! —диде гап-гади бер эш эшләргә кушкан сыман. Аннары матур итеп тагын бер елмайды да чыгып та китте.
Арслан һич тә егарга атлыгып тормый иде. Үзенә каршы көрәшәчәк егет белән ул бик тыныч, бик дустанә кул биреп күреште. Бернинди дә хөсетлеге юк икәнен күрсәтеп, елмаеп, аның к\лын кысты ♦
— Ега алсаң, ек!—диде, кыска гына итеп.— Мин батыр калырга ь тырышмыйм.
Түгәрәк кырма сакаллы чибәр карт аларнын икесенә дә, «бисмилла < әйтеп», eip-яна сөлгеләр китереп тоттырды Арслан шуны сизеп калды: Z биленә сөлгене китереп салган чакта, егетнең әллә ничек кенә, дошман нарча, йөзе кыегаеп китте һәм ул көч белән түгел, гадел рәвештә түгел, хәйләләп, һич югы, аяк чалып егарга итенә башлады. ®
Гаделсезлекне күтәрә алмый иде Арслан. Эшләр алайга киткәч, ул, = гадәттән тыш бер сабырлык белән, егетнең биленнән чытырдатып б\ып * алды да аны күкрәгенә суырып китерде һәм, күз ачып йомганчы күтә- < pen, әйләндереп салып та куйды. Бу шулкадәр тиз, шулкадәр чиста эшләнде, егетнең әшнәләре дәгъвалашырга да өлгерә алмый калдылар -
Мәйданны бозып, уртага ташланган халык Арсланны күккә чөйде, * тавыш көчәйткеч аның магнитофон белән бүләкләнүен хәбәр итте * Кояш баеп, юлга кузгалган атларның дугаларында кыңгыраулар шылтырый башлагач, кайтырга чыктылар. Сабан туе көрәшенең аерым эпизодларын рәхәт бер елмаю белән күз алдына китереп, көлешә-кө- лешә кайтып киләләр иде. Инде Сарманнан ун чакрымнар чамасы ары киткәннәр иде, кинәт, җир астыннан чыккандай, җан-фәрманга чабып, бер ат йөге егетләр килеп чыкты да, эшлияле-чуклы, кыңгырауны атны машинага аркылы китереп куйдылар.
Атнабай «алмачуарын» туктатырга мәҗбүр булды. Арслан машина ишегеннән башын тыгып:
— Нәрсә бар, егетләр? — диде, хәлне аңламыйча
Арбадан бер егет төште.
— Батыр кайда?
— Нигә?
— Кем дип сорыйм!
— Мин.
— Чык монда. Сөйләшәбез.
Арслан, сабыр гына, машинадан чыкты Эшләрнең юньле булып бетмәсен аңлаган Атнабай, Саша белән Габделхәйгә ымлап
— Салават токымы, көрәшкә әзерлән! — диде, ә үзе әллә ни арада, пәке алып, ат башына чыгып басты.
Габделхәй белән Саша Арсланның ике ягына бастылар Сәгыйдә, куркып, өнсез калды.
Арбадан төшкән егетнең кепкасы кырын, күзләре мыскылчан, кепка астыннан бер көлгә чәче бүлтәеп чыккан һәм кыяфәте исерек иде. Сул аягын алга куеп, биленә таянды
— Нишләп син безнең авыл егетенә ектырмадың? Акча кызганырлар дип курыктыңмы? Хәзер без синең сөягеңне капчыкка тутырып җибәрәбез.
Атнабай сиздерми генә үз эшен эшли: камыт бауларын кисә иде Эшлисе эшен эшләп бетергәч, ул. вакыт җиткәнне белдереп, башкортча жыр җырлый башлады һәм атның корсак астына типте Шул минутта ук ат тәртә арасыннан ычкынып, кешни-кешнн кырга чыгып чапты.
Габделхәй белән Саша каршыларында киерелеп торган егетне икесе ике ягыннан тотып, читкә алып куйдылар да. әле нн булганын абай ламыйча, аптырашып, арба өстендә бер берсенең җилкәләреннән кочаклашып утырган егетләрне арбасыние белән аударып җибәрделәр
Бюроны Корбанов бүлмәсенә җыйганнар иде. Ишекне ачып җибәрү* гә, Арсланның күзенә ташланган беренче күренеш — кабинеттагы халыкның күплеге булды. Ул аларның барысын бер итеп, үзен ялгыз итеп тойды. Аның сәламенә салкын гына җавап кайтардылар. Фәкать ике кеше — Нәҗип Корбанов белән Лотфулла Дияров кына адәм рәтле исәнләштеләр.
Өйләреннән тыныч күңел белән чыккан иде Арслан. Аның тәртибенә нинди бәя бирәләр, эшләгән эшләренә ничек карыйлар, бу аның өчен барыбер, чөнки ул тормыш принцибы итеп иң әүвәл үз намусы алдында чиста булуны куя иде. Ләкин менә хәзер, бюро членнары җыелган кабинетка килеп кергәч, аннан да бигрәк аларның тыенкы-сал- кын карашлары белән очрашкач, ул каушый төште, күңел ныклыгы кимегәндәй булды. Утырыр өчен урын эзләп, як-ягына карангалап алды. Лотфулла агай, кул изәп. аны үз янына чакыра иде — күңеленнән картка рәхмәт әйтеп һәм бөтен ихтыярын аякларына туплап, нык адымнар белән шунда таба юнәлде.
Корбанов аяк өсте басты, күзлек киеп, ниндидер кәгазьне карады.
— Килер кеше килеп бетте шикелле, иптәшләр. Башласак та ярый торгандыр,— диде ул һәм көн тәртибендә Яңа промыселлар идарәсе начальнигы Арслан Гобәйдуллинның персональ эше каралачагын хәбәр итте.
Арслан аның күзләре бимазалырак икәнен, тавышында ныклык булмавын сизеп алды. Чыннан да, Корбанов тыныч түгел. Гобәйдуллинның эше хакында ул төпле бер фикергә килмәгән иде әле. Күңеленнән ул аның намуслы булуына ышана иде. Ләкин гаепле кешене «кыл иләктән» үткәрүче җәмәгать комиссиясе Гобәйдуллинның алар белән сөйләшергә теләмәвен хәбәр итте. Бу исә эшне катлауландырып җибәрде. Корбановның Арсланга карата булган ышанычын киметә төште. Шуннан соң беренче секретарь Арслан белән дә, Гозәеров белән дә, Арслан эшенә кагылышлы башка кешеләр белән дә аерым-аерым сөйләште. Сөйләште һәм канәгатьсез калды. Гобәйдуллин да, Гозәеров та, келәм вакыйгасын яшермәделәр, тик икесе ике төрле аңлаттылар. Корбанов келәмне тикшерү өчен ОРСка инструктор җибәрергә мәҗбүр булды. Тикшерү нәтиҗәләре әле билгеле түгел иде. ОРСтан бюрога кадәр материалларны әзерләп бетерербез, дип ышандырдылар.
Бүгенге бюроны җыюдан Корбанов үз алдына зур бер максат куйды җаваплы урыннарда эшләүче өч коммунистның — шәһәр комитеты секретаре Мөстәкыймовның, промыселлар идарәсе начальнигы Гобәй- дуллинның, ОРС начальнигы урынбасары Гозәеровның ниндирәк кешеләр булуын ул. ниһаять, ачыкларга тиеш.
Бюроны персональ эш белән Мөстәкынмов таныштырды. Гобәйдул- линны ул өч нәрсәдә гаепләде. Беренчесе — идарә башлыгы, эш урыныннан файдаланып. ОРС складыннан келәм китерткән. Икенчесе — АТК шоферын, беренче тәртипсезлек эшләү белән үк. эшеннән кудырткан Өченчесе — Сарман юлы өстендә сугыш оештырган. Боларның барысыннан да бер нәтиҗә килеп чыга: коммунист Гобәйдуллин узынган, коллектив фикерен тыңлаудан туктаган, самосуд ясарга керешкән.
Гаеп зур иде — бюро членнары тынып калдылар.
— Фактларны раслыйсызмы, иптәш Гобәйдуллин? — диде Корбанов.
■ — Әйе, факт буларак дөрес болар,— диде Арслан һәм шундук кабинеттагы кешеләрнең, бик нык гаҗәпләнеп, үзенә таба борылып карауларын күрде.
— Ә сез, иптәш Гозәеров, келәм фактын раслыйсызмы?
• — Раслыйм, миннән көлделәр, мине мыскыл иттеләр,— диде Гозәе-
ров. Ул, ашыгып, урыныннан торды, анын мыеклы чибәр йөзе мунчадан чыккан кебек кызарды.
«Ник мин аны судка бирмәдем икән5 —дип, үртәнеп уйлады Арслан.—Хәер, кем уйлаган анын шундый оятсыз булырын. Күр дә тор. судан коры чыгар өчен ул минем өскә чүп өя башлар әле. Ә Мөстәкый- мовка шул гына кирәк тә, ул, мөгаен, Гәрәйшин кандидатурасымы) ♦ идарә парткомына үтми калуы үчен ала торгандыр...» ь
— Ягез, иптәшләр, кемнән башлыйбыз? Сез сөйлисезме, Арслан S
Шәвәлневич? — диде Корбанов. S
— Мин Ислам агайны тыңларга теләр идем.
Гозәеров, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, тирләгән маңгаен сөртте, баскан урынында таптана башлады. ♦
— Мин болай күңелсез хәл килеп чыгар дип башыма да китермә- а
дем. Мин Арслан Шәвәлиевичны ихтирам итәм. Аның намусына ыша- 2 нып йөрдем.— Гозәеров тотлыгып торды, Арслан ягына карамаска ты- £ рышты.— Юк, ул... ул әйбәт эшләмәде, мине хурлыкка калдырды, мин х олы башым белән... <
— Мәсьәләгә якынрак килегез,— диде Корбанов, тыныч кына. ө
— Мәсьәләгә якын килергә була. Әйе, мин мәсьәләгә якын килеп = әйтәм: факт дөрес. Ул менә ничек булды... Үзегезгә мәгълүм, иптәш < Гобәйдуллин зур урында эшли бит инде, минем өстән баш дигәндәй. ни кылыный.м дисә, үз кулында, аның какрас кырык яше тулып килгән чак иде, кырык яшь кеше тормышында кечкенә дата түгел, үзе-гезгә мәгълүм, истә кала торган дата; мин уйладым, ул, ягъни Арслан Шәвәлневич, туган көне хөрмәтенә келәмле булып калырга тели икән дип. Келәм, әлбәттә, кирәк нәрсә, үзегезгә мәгълүм, Арслан Шәвәлие- вич, зур урындагы кеше, анар кунак-төшем килми тормый, Мәскәвен- нән дә, Казаныннан да түрә-кара килеп тора, келәмле йортка кунак кабул итү күңелле хәл бит инде...
— Мәсьәләгә якынрак килегез,—диде Корбанов, икенче тапкыр.— Келәм китерергә дип Гобәйдуллин сезгә үз теле белән әйттеме?
Гозәеров тагын югалып калды, Арслан ягына карамаска тырышып:
— Әйе, ни... ничек әйтергә сезгә? Үз теле белән, конешны...
— Әйткән көнен хәтерләмисезме?
Гозәеров уйланып торды.
— Әйткән көнеме? Әйткән көне-ее... Хет үтер, хәтердә калмаган...
— Февраль аенда түгел идеме? — дип, аңар ярдәмгә килде Мөстә- кыймов. Гозәеров, батып баручы саламга тотынгандай, шундук аның сүзләрен эләктереп алды.
— Әйе. Бик дөрес. Нәкъ февраль аенда, рәхмәт, Камил Сәләхович.
— Туган көнегез февраль аендамы, Арслан Шәвәлневич?
— Февраль аенда,— диде Арслан.
Бюро членнары бер-берсенә карашып алдылар.
— Иптәш Гобәйдуллин, сезгә сүз бирелә.
Арслан, чигәсенә шаулап кан йөгергәнен тоеп, урыныннан торып басты.
— Минемчә, Ислам агай бер нәрсәне бутый. Февраль аенда минем аңар һич әйтүем мөмкин түгел. Февраль аенда мнн Мәскәүдә завод проектын раслату артыннан йөрдем.
Кешеләр тагын бер-берсенә карашып алдылар. Мәзәк сүзгә һәм трибунадан речь сөйләргә гаять тә оста булуы белән танылган Мигай- фер, нефть берләшмәсенең баш инженеры:
— Мина бер сорау бирергә мөмкинме? — диде.
— Бирегез, бир,—диде Корбанов,—рөхсәт сорап тормагыз.
— Иптәш Гобәйдуллин, әйтә алмассызмы,— диде Мнгайфер, каты бөдрә чәчен каршыга сыпырып,—Туган көнегездә кемнәр булды һәм ничә котлау телеграммасы алдыгыз?
Мөстәкыймов кешеләрнең елмая башлавын тоеп:
— Григорий Исакович, шаярту урынлы түгел,—диде.
— Минем шаяртырга уйлаганым да юк. Моны белү бюро, өчен мөһим.
Арслан баскан килеш тора иде әле.
— Бер телеграмма да алмадым. Минем туган көннәр үткәрү гадәтем юк,— диде.
Кабинетта утыручылар — күбесе Арсланны эш буенча якыннан белүчеләр—күңелләреннән барлап чыктылар, чыннан да, аларның беркайчан да Арслан Гобәйдуллинда кунакта булганнары юк, алар аны аскет дип, чамадан тыш коры, күңелсез яшәүче дип уйлыйлар иде, Камилнең ачуы чыкты. Кара син аны, Гобәйдуллин ничек кылана, исе китмәве белән җиңмәкче. Имеш, ул хаклы, шуңа күрә тыныч... .
— Иптәшләр, без мәсьәләнең зурлыгын, җаваплылыгын аңламыйбыз,— диде Мөстәкыймов, тиз генә урыныннан торып. Моңарчы ул утырып сөйләшкән иде.— Тагын бер тапкыр әйтәм, мәсьәләнең зурлыгын аңламыйбыз. Менә безгә, иптәш Гобәйдуллин әйтсен, аның өенә келәм килү факты дөрес түгел, дисен. Дөрес бит? Аның өеннән Гозәе- ровны биш пот авырлыгындагы келәмне күтәртеп җибәрү факты дөрес түгел, дисен. Дөрес бит?
Корбанов, алдында яткан кәгазьгә плюс-минус билгеләре сыза-сыза:
— Камил Сәләхович, иптәшләргә әйтеп бетерергә ирек куйыйк,— диде.
Мөстәкыймов ашыгыбрак торуын, вакытсыз ярсынуын аңлап, урынына утырды. Бүтән дәшмәде. Бюро членнары да тынып калдылар. Мондый чакта шәһәр советы председателе Шафоновның коткара торган гадәте бар иде. Бөтенләй көтелмәгән сүзне әйтеп, бәхәсне ул бүтән якка борып җибәрә белә иде. Корбанов үзеннән ерак түгел, ике урындыкны биләп утырган юан гәүдәле, куш иякле Шафоновка таба ашык-мый гына башын борып, шәһәр башлыгының томан белән эретелгән йомшак карашлы соры күзләренә төбәлде. Шафонов үзенә чират җиткәнне шул караштан аңлап, урындыгын шыгырдатып, аяк өсте күтәрелде.
— Мәсьәлә ачыклана башлады шикелле.— диде ул, карлыккан калын тавыш белән. Оеган аркасын язу өчен артка кайшала биреп, кулы белән ышкып торды — Келәмнең килү факты дөрес. Ике як та моны инкарь итми. Келәмнең китү факты шулай ук дөрес, монысын да иптәшләр инкарь итмиләр Димәк, җәмәгать милкен үзләштерүдә Гобәй- дуллинны гаепли алмыйбыз. Логика буенча алга таба китик: келәмнең бәясе ничә сум тора?
— Биш йөз дә җитмеш бер сум,— диде Гозәеров, тиз генә.
— Әһә. Шуның күпмесен арзанайтырга теләде Гобәйдуллин?
— Ике йөзен...
— Сез, иптәш Гозәеров, версиягезне ахырынача уйлап җиткермәгәнсез. Ике ел буена завод салырга, промыселлар идарәсендә яңалыклар кертергә ашкынып йөргән кеше ике йөз сум белән вакланамы? Мин менә хәзер үземне Гобәйдуллин урынына куеп карадым. Нигә мина келәмне арзанрак алырга? Алгач, алгач, мин аны бөтенләй бушлай алыр идем Списать итә аласыздыр бит сез аны?
— Алабыз,—дип әйткәнен сизми дә калды Гозәеров.
— Гобәйдуллинны мин биш ел буена беләм. Шәһәр халкының яргысы бакча утыртты, йортлар салды. Мин аңар тәкъдим итеп карадым — якын да килмәде.
— Шулай да аның бакчасы бар, йорты да бар,—диде Мөстәкыймов.
Дөрес әйтәсез, Камил Сәләхович! — Шәһәр башлыгы Мөстәкый- мовның сүзен тыныч кына ялгап алып китте.— Ләкин нинди бакча соң
әле,— диде Корбанов, шәһәр Советы председателе урынына утыра я башлагач. 2
— Әһә. Гафу итегез. Конкрет тәкъдимгә кадәр минем бер соравым > калган икән әле. Иптәш Гозәеров, сез минем янга ОРС начальнигы х булу теләге белән киңәшкә килгән идегез. Мин сезгә иптәш Гобәйдул- < линга барырга киңәш иткән идем Ничек булып бетте ул сөйләшүегез" ө
Гозәеров, битенә ут капкандай, кыпкызыл булып кызарды, сүзен - өзеп кенә әйтә алмады. <
— Арслан Шәвәлиевнч, килдеме сезгә иптәш Гозәеров? — диде Ша- ** фонов, соравын ачыкларга теләп.
Арслан да уңайсызланып калды.
— Мин ул хакта әйтергә теләмәгән идем Эшләр болайга кнткач, әйтми булмый инде. Ислам агай миннән шул турыда сорарга килде. Ә келәмне ул шуннан бер көн элек, мин Мәскәүдә чакта, китереп куйган иде. Мин аны келәме-ние белән куып чыгардым.
— Дөресме? — диде Корбанов, Гозәеровка түры карап.
Гозәеров эшнең бик кискен борылыш алуын аңлап, бәлагә тарудан коты алынып:
— Дөрес түгел! — диде. Моны ул Корбановка туп-туры карал, нык тавыш белән әйтте. — Гобәйдуллин мина келәм китерергә кушты һәм мин китердем.
— Сез моны чын күңелдән, ышанып әйтәсезме’
— Мин булганны сөйлим, һәм сезнең Гобәйдуллинны яклаячагы- гызны белеп сөйлим.
— Ни өчен без Гобәйдуллинны якларга тиеш3
— Мин кем дә, Гобәйдуллин кем? Минем урынга горком бүген үк бер дистә кеше таба ала Ә Гобәйдуллин — номенклатурный работник.
— Яхшы. Димәк, сез келәмне Гобәйдуллин үзе китертте дисез?
— Үзе китертте!
Корбанов кыңгырауга басты Ишектән вак-вак атлап секретарь кыз Әнисә килеп керде.
— Сеңелем, инструктор Шафиков андамы?
— Әйе Көтеп утыра.
— Әйтегез әле, керсен.
Әнисә чыгып китүгә, чәчләрен кулы белән баскдлап, җыйнак тыгыз гәүдәле, җиңнәрен сызганып куйган ак күлмәкле егерме биш яшьләрендәге егет килеп керде.
— Иптәш Шәфнков,—диде аңар Корбанов, дулкынланып.— тикшерү нәтиҗәсен бюрога хәбәр итегез.
— Инвентарь исемлегендәге 307 номерлы, биш Йөз дә җитмеш бер сумлык келәм бер йөз сумга төшерелеп списать ителгән. Складта хәзер ул келәм юк. Склад мөдире келәмне иптәш Гозәеровның үзенә алып китүен раслады. Менә белешмә,—диде Шәфнков һәм, кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь чыгарып, Корбанов өстәленә китереп салды
— Рәхмәт, иптәш Шәфнков Сезгә бүтән йомыш юк.
ул? Мин, алга таба да, шәһәр тирәсендә бакчалар булдыру, дача йортларын типовой итеп эшләтү нияте белән, коллектив бакчаны карап кайттым. Анда да әйбәт кенә йортлар бар Кстати, бик мул итеп салынган. Без материал бирмәсәк тә, каяндыр табалар кешеләр. Шунда мин эт оясы хәтле генә бер будка күрдем. Монысы кемнеке дип сорагач, каравылчы әйтте, Яна промыселлар идарәсе начальнигыныкы. ♦ бакча ямен җибәреп тора шунда, әйтегез әле, я җүнлерәген салсын, я сүтеп ташласын, диде. Менә шул, иптәшләр, мин Арслан Шәвәлие- вичның арзан хакка келәм алырга теләвенә, бигрәк тә аны сәүдә работнигыннан өенә китертүенә ышанмыйм. Кешесе ул түгел!
Кешеләр җиңел сулап, селкенешеп куйдылар. — Александр Петрович, конкрет тәкъдимегезне әйтмәдегез бит
ХУҖАЛАР
Корбанов инструкторны яктыра төшкән күзләре белән озатып калды да авыраеп урыныннан күтәрелде, өзеп кенә әйтте:
— Мәсьәлә ачыкланды, иптәшләр. Гозәеровның эшен махсус тикшерүгә куябыз. Аның белән ОРС партоешмасы аерым шөгыльләнер. Каршылар юкмы? Хәзер тәнәфес ясап алырга дигән тәкъдим бар.
Кешеләр, буасы ерылган елгадай ташып, шаулап ишектән чыга башлагач, Корбанов Мөстәкыймовны үз янына дәшеп алды.
— Камил Сәләхович, бер генә минутка калыгыз әле. Мөстәкыймов чыга башлаган җиреннән кире борылды.
— Моны ничек аңларга, Камил Сәләхович? Утырыгыз, утыр. Сез нигә эшне җентекләп тикшермәдегез? Нигә бюрода агрессив юл сайлап алдыгыз? Әгәр инструктор списать ителгән келәм квитанциясен тапмаган булса, Гобәйдуллин аклануны түбәнлеккә санап, дәшми калса? Без нишләр идек? Гобэйдуллинны партиядән чыгарып ташлар идекме?
Корбанов ачуланмады да, тавышын да күтәрмәде, әмма Мөстәкыймов нибары ярты минутлык сөйләшү вакытында аркасының тирләп чыкканын, башы әйләнә башлавын тойды.
Бюроның калган ягы тагы да шау-шулырак узды. Мөстәкыймов, беткән баш беткән дип, Гобәйдуллинның партизанчылыгына, самосуд ясавына ябырылды. Шофер Дугинцевны эштән кудыртуны ул демократияне кысу, эшчеләр интересы белән исәпләшмәү дип бәяләде, Корбанов исә аны туктатмады. Үзе белән бергә эшләүче секретарьның никадәргә барып җитә алуын белергә тели иде ул. Менә шунда бюро кинәт икегә бүленде. Берәүләр Мөстәкыймовка кушылып, идарә баш-лыгына дипломат булырга, таякны шарт урталай сындырмаска кирәген әйттеләр, икенчеләре кискен чаралар күрү ягын яклап чыкты. Шофер Дугинцевны эштән чыгару кебек хосуси факт кинәт җитәкчелек стиле турында бәхәскә әйләнеп китте.
— Мин беләм, иптәш Гобәйдуллин партизан булган кеше, сугышта, дошманга каршы көрәштә, бәлки, партизанчылык бик яхшыдыр, иптәш Гобәйдуллинның ул эшчәнлеге өчен орденнары да бар, мин аның биографиясе белән җентекләп таныштым, әмма монда, үзебезнең эшче туганнарыбыз белән партизанча көрәшү бернинди киртәгә дә сынмый, гуманлык тойгыларына, тәрбия принципларына каршы килә,— дип, кайнарланып сөйләде Мөстәкыймов.— Безгә социалистик производство җитәкчесе нинди булырга, аның эш стиле нинди булырга тиеш дигән зур һәм катлаулы мәсьәләне ачыкларга кирәк. Америкада, мәсәлән, идарә башлыкларын әзерләүче, эшчеләр белән ничек мөгамәлә кылырга өйрәтүче махсус институтлар бар. Мин, әлбәттә, капиталистлар моны гуманистик караштан чыгып эшлиләр дип әйтергә теләмим, сарык белән бүре беркайчан да дус була алмый. Капиталист үз табышын арттыру интересын алга сөрә. Ләкин ни генә булмасын, ике антогонистик сыйныф яшәгән илдә дә производство командиры эшчеләр белән дус булырга омтылганда, алар белән «кешечә» мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырышканда, безгә, совет җитәкчеләренә, дорфа булу, самосуд белән шөгыльләнү бер дә килешми, бу безне түбән төшерә һәм эшчеләрдә совет властеның гаделлегенә карата шикләнү тудыра.
«Демагогия белән шөгыльләнә. Гаделлек маскасына төренеп эш йөртә. Беренче ялгышыбыздан да сабак алмаган икән»,— дип уйлады Корбанов. Камилнең искергән алымнар белән эш итүе, эшнең асылына төшенергә теләмәве аны бик нык борчый башлады. Бюро членнары да нигә кирәк бу кадәр буш сүз дигәндәй, селкенешеп куялар, көрсенәләр иде.
Мөстәкыймов сөйләп бетергәч, Лотфулла агай сүз сорады. Корбанов аңар утырып сөйләргә дә мөмкин икәнен әйткән иде.
— Юк, мин үземне әйбәт сизәм әле,—дип, чаларган мыегы астыннан сизелер-сизелмәс кенә елмаеп, сүз башлады Лотфулла карт.
Барысы да ихтирам белән анын нәрсә әйтәсен көтә башладылар. Нефть эшендә озак еллар эшләгән булуы, алтмыш биш яшен тутырып килүе—кешеләрдә аңар аеруча бер хөрмәт уяткан, аннары аның картлык зирәклеген, сөйләсә, буш сүз сөйләмәвен беләләр иде.
— Минем дә бар иде яшь чагым, битем дә болай җыерчыклы түгел иде. мыегыма да чал төшмәгән иде. Ут кебек жирән мыеклы идем мин. Тиргәшә башласам, авызымнан утлар чәчә торган идем. Менә мин Камил туганның калай самавыр кебек кайнап-кайнап сөйләвен тыңлап утырдым да. хәйран тамаша аптырашта калып, үз алдыма шаккатып уйлыйм: их. кая китте синең яшьлегең, кая китте синең, Лотфулла, арслан киек тотардай, авызыннан ут бөркеп торган заманнарың, дип уйлыйм. Әйе, яшьлек — матур вакыт, гомернең алтын чагы, һич сүз әйтмим, ләкин без кирәкмәгән сүз белән мавыгабыз түгелме? Минем әти әйтә торган иде. кибәннең әйләнәсендә йөрмәгез, кибәннең эченә кереп карагыз, ди торган иде. Кибәннең тышы бик матур булырга мөмкин, әмма кибәннең эченә башыңны тыгып карасаң, аның кызып, бурсып, күгәреп ятуы мөмкин. Менә шофер Дугинцев мәсьәләсендә дә уйлап утырам, кибәннең эче хуш исле яшел печәнме? Әллә бурсып, күгәреп яткан тиресме? Шоферга зур эш тапшырганнар, операторларны ул вахтадан ташырга тиеш Көннең көн буе эшләгән опе-ратор тирләгән, арыган, тиз генә өемә кайтып житим. җылы ашымны ашыйм да кичке мәктәбемә, я булмаса, хатыным белән кино-мазарга барып кайтыйм дип уйлый Шундый изге ният белән юлга чыга. Чыкса, юлда беркем дә юк. Хуш. Бер сәгать көтә, ике сәгать көтә, юк шофер. Операторлар шоферны гаепләми, юк. Камил туган, нәкъ әнә сез әйткәнчә, совет властен сүгә башлый, властьның эшләгән бер эшендә гаделсезлек күрә башлый. Егерме операторны ике сәгать буена юл өстендә суыкта бастырып тоту — бу җинаять. II мин икеләнми әйтәм—Дугинцев җинаятьче. Ул моны белеп, безнең йомшак кү- ңеллелеккә таянып эшли. Белмәскә, аңсыз кеше түгел ул, урта мәктәп бетергән, ун класс белеме бар. Белә торып эш урынын ташлаган, акча көрәп алырга, Чупай карьерыннан кемгәдер таш алып кайтырга китеп барган Әгәр идарә башлыгы аның аңлы рәвештә эшләгән этлеген җиңел генә үткәреп җибәрсә, башыннан сыйпап, ай-һай. начар эшләдең син, Коленька, икенче алай эшли күрмә инде. яме. дип. арыш боламыгы изә башласа, нефтьче операторлар Гобәйдуллиннан йөз чөергән булырлар иде. Бер түгел, егерме кеше була бит ул чакта властька рәнҗүчеләр. Пример өчен әйтик, менә мин. эшче кеше, көие.мне-төнем- не белми, ил өчен файдалы эш эшлим икән, совет властеннан үземә кирәкне таләп итәргә, минем мәнфәгатемә кыек китерүчеләргә җәза бирүне сорарга полный хакым бар 11 мин үземә тиешлене алырга
ХУҖАЛАР
тиеш...
Мөстәкыймов Лотфулла картның сүзләрен никадәр сабыр тыңларга тырышса да, булдыра алмады, боларның барысын үз бакчасына таш ату дип аңлап, кисәк кенә кабынып кипе:
Сез. Лотфулла Диярыч. Совет властеннан алу турында күп сөйләдегез. Безгә бүген Совет властена бирү турында сөйләргә кирәк. Менә булырбыз җитәкчеләр
Лотфулла карт, гаҗиз булгандай, бер генә мизгелгә сүзсез калды Мөстәкыймовның авыр карашлы чиста зәңгәр күзләренә, сакал урыннары пөхтә игеп кырылган йомры иякләренә күз енрпеп алды да бернинди ачусыз, ләкин үзәккә үтәрлек итеп;
— Соңгы сүзне әйтергә мәҗбүр итәсең син. Камил туган.— диде.- - Бирү турында мин түгел, син сөйләргә тиеш Мин Совет властена биш егет үстереп бирдем Бишесе биш якта ил хәзинәсен арт тыралар. Мин Совет властена икс йөз унбиш скважина бораулап бирдем. Ә син нәрсә бирдең? Син әле алдың гына. Син урта белем ал-
дың —түләүсез Син югары белем алдың — түләүсез. Син горком креслосы алдың .. кһм... менә шулай, туган. Син мине тыйнаксыз булырга мәҗбүр итәсең.. — Картның кинәт тавышы өзелде, тамагына төен килеп тыгылды һәм ул, сүзен әйтеп бетерә алмыйча, лып итеп үрынына утырды.
Кабинетта кинәт кабер тынлыгы урнашты. Барысына да уңайсыз булып китте. Шәһәр советы председателе Шафонов. көрсенеп, авыр гәүдәсе белән урындыгында кыймылдап куйды, бу нинди тактсызлык дигәндәй, Мөстәкыймовка шешенке күз кабакларын күтәреп, кырыс караш ташлады. Башкаларның да күңеле кузгалган, ярсынуларын көч-хәл белән тыеп утыралар иде.
Корбанов хәлне аңлады. Сөйли торгач, китереп житкерде Мөстәкыймов. Нервыларны тынычландырырга, хәлне ачыкларга кирәк. Ул аяк өсте басты, әкрен, ләкин аңлаешлы итеп:
— Гафу итегез, Лотфулла агай,— диде.
Тагын бер тәнәфес ясамый булдыра алмадылар Корбанов карт мастерны култыклап читкәрәк алып китте. Мөстәкыймовның уйламый әйтелгән репликасы өчен янә бер мәртәбә гафу үтенде. Дияров аны башын селкеп тыңлап торды
— Картайдым. Нәҗип туган, картайдым. Син инде мине, зинһар, гаеп итмә. Нервылар бер тиенгә дә тормый,— диде ул. борчылып.— Мин кайтыйм әле, булмаса. Тәүфика әйткән иде аны, йөрмә кеше көлдереп, синнән башка да ерып чыгарлар әле. дигән иде. Кайтыйм әле мин. кәеф бик әшәке, тере җылан йоткан кебек кәеф...
— Ярый. Лотфулла агай, борчылмагыз, сез гыйбрәтле сүз әйттегез,— диде Корбанов, чын күңелдән.— Без бит китап сүзләре сөйләргә өйрәнгән халык, һич котылып булмый шул чирдән.
Бюроның калган ягы күңелсез үтте. Картның бюрода калмавына үзләрен гаепле санап, уңайсызланып утырдылар. Мөстәкыймов кына иреннәрен кысып, кулы белән иягенә таянып, төз утыра иде.
Сарман юлында булган хәлне Арслан үзе сөйләп бирде, эш ничек булган — берсен дә яшермәде. Аның сабан туенда батыр калуына елмаештылар, арба аударуларны сөйләгәндә йөзләре караңгыланды.
Корбанов тәкъдиме буенча Гобәйдуллинга Сарман вакыйгасы өчен шелтә бирделәр. Моңа сөенүче дә, кайгыручы да булмады диярлек. Күңелләрендә һаман карт мастерның рәнжеше утырып тора иде әле.
Бюроны ябар алдыннан Шафонов сүз сорады. Аның кыяфәте кырыс, чырае бик житди иде Бюроны тиешенчә әзерләмәгәне һәм Гозәеровны яклаганы өчен, ул Камил Мөстәкыймовка да шелтә бирергә дигән тәкъдим ясады.
Аның белән килештеләр. Килешми мөмкин түгел иде.
«Мөстәкыймов үзен ачты бүген,—дип борчылып уйлады Корбанов, соңгы кеше булып кабинеттан чыгып барганда — Мин-минлеге дә зур икән. Кешенең кем икәнен белергә бер минут та җитә шул. Алга таба бергә эшләве кыен булыр...»
4
Бер атнадан Корбановка Зозуля шалтыратты Секретарь трест управляющиеның гадәттәге көйле тавышын ишетергә һәм озаклап хәл- әхвәл сорашуны тыңларга җыенган иде. тик бу юлы алай булып чыкмады, Митрофан Апанасович сүзне бик кырт кисеп башлады: '
— Нәҗип Мохтарович, сез минем картны нишләтеп кайтардыгыз?
— Кайсы картны?
— Оста Лотфулланы. Бюро утырышыннан кайтканнан бирле сөйләшергә дә теләми. Безгә аны тиздән пенсиягә озатырга кирәк. Юби
лейга әзерләнәсе бар. Алтмыш биш яшь уен түгел Ә ул юбилей турында сүз кузгаткач, бөтенләй сырт ионнарын кабартты
— Нәрсә ди, үткәрмим диме? — Корбанов трубкага елмайды.
— Якын да килми. Үз өемдә, үз семьям белән чүкердәшеп кенә утырам. Мәшәкатьләнеп йөрмәгез, бер кая да бармыйм. Куйбышевтан иске дустым, укытучым Константин Феонич килсә, шул житкән. ди * Тегеләй дә сөйләшеп карадым, болай да... Шундый көйле карт иде. ь Чыннан да. сез аны нишләтеп жибәрдегез’
— Без аның кәефен кырдык, Митрофан Апанасович. Кәефен кыр- дык, дим. Картайгач кеше сабый бала кебек, аздан гына хәтере кала. £ аздан гына кунеле була. Ярый, борчылмагыз, рәтләргә тырышырбыз Тиздән аңар Герой бирергә тиешләр, обкомнан белештем — документ- * лары Мәскәүдә... =
Бер атнадан соң Зозуля тагын шалтыратты. -
— Киңәш бир. иптәш секретарь, нишлим?
— Нәрсә бар? *
— һаман шул инде — юбилей мәсьәләсе.
— Әле һаман да киреләнәмени? ®
— Категорически каршы ь
— Соң үзе теләмәгәч, ясамабыз.
— Анысы шулай да... Без бит аны тәрбия чарасы булыр дигән идек; күрсен яшьләр карт гвардияне. Алтмыш биш яшенә тикле хезмәт постында калу, ул бит. беләсеңме...
Корбанов, телефон трубкасын кулына кыскан килеш, уйланып торды.
— Минемчә, бер котылу юлы бар монда Аның туган көне кайчан әле? Ничә көннән диюем?
— Тугыз көннән.
— Шул вакытка скважинасын бораулап бетерәме’
— Бетермәс шул. Ә нигә?
— Бетертергә кирәк. Нәкъ шул көнне, скважина бетерү сылтавы белән, һәммәбез бергә жыелып барабыз да. бәйрәмне туп-туры кырда, буровой янында үткәрәбез. Синеңчә, ничек’
— Яхшы идея. Әле беркайчан да андый юбилей үткәргән юк. Хәзер үк боерык бирә башлыйм
— «Татнефть» бүләк әзерлиме?
— «Волга» вәгъдә итәләр.
— Вәгъдә — шәп нәрсә. Коры сүз булып кына калмасын. Үзең белеш, Митрофан Апанасович, тикшереп тор Башка якларын мин кайгыртырмын.
— Ну, добре, яхшы уйлап таптың. Нажип Мохтарович,— диде Зозуля. йомшак калын тавышы белән гөлдерәп.
Лотфулла агай бу хакта үзе белми иде әле. Көн саен ул буровоена бара, буровоеннан кайта, бригада егетләренең ихтирамлы, якты карашларын күрә һәм аңар ул мөнәсәбәттән рәхәт тә, бераз гына моңсу да була иде. Моңсулыгы шуңа — озакламый ул алардан аерылачак. Аның өстенә теге көнне бюро утырышында килеп чыккан күңелсезлек, Мөстәкыймовның йөрәк бәгыренә кадап әйткән сүзләре аның күңелен әрнетеп тора, карт үзен бик алама хис итеп, тырышканнарым бушка булды микәнни дип. үкенә башлаган иде. Ул бит гомерен «жир бор\га» бирде, күпме йокысыз төннәрен шуңа багышлады. Инде ялга китәр алдыннан гына әйтсеннәр, имеш, илгә нәрсә бирдең, дисеннәр. Үземә булсын, мал-мөлкәтем күп булсын дип тырыштымы ул? Дан-шөһрәт дауладымы? Кемнәрдер бәхет-бәхет дип авыз суларын корытканда, гә- знт битләрендә журналистлар, галимнәр, хәзерге заман яшьләре бәхет хакында олавы-олавы белән сүз сөйләгәндә, ул шыпырт кына үз эшен эшли бирде, бу аның буш бәхәсләргә жавабы иде Аның өчен бәхет
бик тә гади: жаның теләгән эш, жылы куыш һәм кин күңел. Шуннан башка аңар берни дә кирәкми.
Алтмыш яше тулар алдыннан Зозуля, ул чакта әле контора директоры, аны үзенә чакырып алып, пенсия турында сүз кузгатып карамакчы булган иде.
— Хөрмәтле Лотфулла Диярыч, син моңарчы хезмәт постында нык тордың. Кырык ел буена армый-талмый, ыңгырашмый-зарланмый зур йөкне тартып бардың. Арыгансыңдыр инде, мөгаен. Ял да итәсең киләдер, балаларыңның сый-хөрмәтен күрергә зарыккансыңдыр. Яз син безгә гариза, һәм без сине тиешле-тиешенчә олылап, персональный пенсионер ясап куйыйк. Карчыгың Тәүфиканы култыгыңа кыстырып, ку- рортлардан-курортларга йөреп кара әле бер...
Лотфулла агай ул чакта ике сөйләшеп тормады
— Юк, Митрофан,— диде,— минем үз үлемемә үз кулым белән имза куясым килми әле. Чыгарасыз икән инде, анысы сезнең иректә!— диде.
Шуннан соң ул тагын биш ел буена төпкә жигелеп йөк тартты. Олыгая төшкәч, кыенрак килә икән, шулай да зарланмады, үзе егылган еламас дигәндәй, үзе сорап алды бит, берәү дә көчләмәде аны. берәү дә ирексезләмәде. Инде чама дигән нәрсәне дә белергә кирәк. Тормышның үз законнары бар: аларяы син төземәгән, син генә үзгәртә алмассың. Моңарчы ил-көн алдында ким-хур булып яшәмәдең, ялкау аты, булдыксыз даны күтәрмәдең, намусыңа каршы килмәдең, чәчрәп алга да чыкмадың. Җитәр. Яшьләр килә дөньяга, тормышның тоткасын алар кулына тоттырырга да узган гомереңнең истәлекләрен күңелдә яңарта башларга вакыт.
Пенсия көненә әзерләнә башлау Лотфулла агайның күңеленә бик нык кереп утырды. Аны көзге тожымнардай якты бер сагыш биләп алды. Эшкә киләме, вахта автобусында яшьләрнең гөр килеп сөйләшеп кайтуларын тыңлыймы, барысы аңар бер нәрсәне искәртеп торалар: синең монда килеп йөрер көннәрең санаулы гына калды. Газетада басылган некрологларны ул моңарчы укымаска тырыша, өлгерербез әле, дип уйлый иде. Хәзер аларны бик жентекләп укый, ләкин үзенең дә үлеме якынлашу турында уйлап түгел, эштән китәчәге турында уйлап укый иде. Бик тә сәер иде аның некрологларга мөнәсәбәте. Кемдер үлә, кемдер дөньядан китә, кемнедер җирлиләр, кабер өстенә чардуган коралар, баш очына йолдызлы пирамида утырталар. Аларга үлем кагыла, ә сиңа юк. Гүя син алар токымыннан түгел, үлем сине читләтеп узачак.
Аның юбилейны үткәрмәскә теләве дә үпкә-мазардан түгел (үпкәсен инде ул оныткан иде), ә картлыгын якынайтырга теләмәүдән иде. Теге көнне шәһәр комитетында Мөстәкыймовка ярсынып, үзе турында сүз әйтеп ташлавын да ул тыйнаксызлык дип саный иде. Шуңа күрә соңгы көннәрдә ул үзен бик нык кулга алып, бәйрәм турында сүз кузгата башлаган бораулаучыларын каты гына боргычлап, соңгы буровоена (соңгы диген, ә уйлавы ук әллә ничек!) билне буыбрак тотынды. Бу аның ике йөз дә уналтынчы буровое иде. һәм рәхимсез сан нәкъ әнә шул түгәрәк булмаган җирдә өзеләчәк иде. Ярый, син дигән белән генә түгел, ике йөз дә егерме булса, ник утыз түгел, ник илле түгел, ди башларсың. Шул азаккы буровойны йөзгә кызыллык китермичә бораулап бетерергә дә, кырык биш еллык хезмәт стажыңны төйнәп куярга кирәк.
Август урталары иде Лотфулла агай дүшәмбе көйне, ялдан соң нык күңел белән эшкә барырга чыкты. Ләкин ул. автовокзалга килгәч, аптырап калды: башка чакта аны төп-төгәл көтеп ала торган бригада бүген анда юк иде. Ичмасам, юри бер генә бораулаучы килсен лә! Мастер көтелмәгән бу хәлгә бик тә гаҗәпсенеп, мазутка буялып беткән 76
картузын артка чигереп, башын кашып торды Автовокзалның эченә кереп, буфет тирәләрен урап чыкты Анда да бригада юк; үзе белән бер мәйданда эшләүче .мастер Шмаковтан да сорады, ул да бер сүз дә әйтә алмады.
Картның эченә пошаман төште. «Бу ниткән фокус тагын?» —дип уйлады ул. борчылып Тагын бер ярты сәгатьләр чамасы көтеп, буро- ♦ войга баруның инде соңгы срогы да узгач, ул, башка бригадалар ав- ~ тобусына утырып, юлга чыкты
Эш урынына /китәрәк ул. чал кашларын җыерып. колакларын торгызып тыңлашып горды Буровойдан бер генә тавыш та ишетелми * Кыңгыраулы мәйданына. урман эченә урнашкан буровой тып-тын иде. Мастер, автобус ишеге янындагы тимер тоткага тотынып. ♦ жиргә уңайсыз гына төште,'болай да чиста күн итегенең башларын юл а буендагы чирәмгә ышкып, беравык юанып торды, тирләгән, кызышып ° киткән башыннан картузын салып, ашыкмый гына буровой ягына >. юнәлде. х
Агачлар сирәкләнеп, вышка күренгәч, ул тагын да ныграк гажәп- < ләнде. буровой чыннан да эшләми, ә скважина янына бригада егетлә- ө ре тигез бер саф булып басканнар, Максим Буянов әнә шул тигез саф = каршысында йөренеп, кулларын бутап, нидер сөйли иде. .Мастерны < күрүгә кычкырып җибәрде: u
— Бригада, смирно! Равнение на мастера!!
Картның соң дәрәҗәдә гаҗәпләнеп, алар янына килеп җитүе булды, әле генә үрә катып торган бригада кинәт чәчелде, сибелде, мастерны урап алды да. карт аны-моны әйтеп өлгергәнче, аны күтәреп алып, һавага чөеп җибәрде
Лотфулла агайның үзе белән бергә картайган күн картузы җиргә очты, күн итеге эченнән чалбар балаклары чыгып, ботлары күренде, тыны кысылды. «Туктагыз, дим. шайтан балалары, туктагыз!» дип ялварып әйткән сүзләрен берәү дә ишетмәде, ишетергә дә теләмәде, ура кычкырып, ярсынып, чөя бирделәр Җиргә соңгы тапкыр килеп төшүендә. аны кулларына тотып алып, аягына бастырдылар Пөзе агарып, куркып калган карт, ниһаять, сүзен әйтер хәлгә килде.
— Бу нәрсә бу? Ни кылануыгыз!
— Кадерле Лотфулла Диярович! Без сине герой булуың белән котлыйбыз! — диде Максим Буянов
— Нинди герой, ниткән герой? — диде Лотфулла ага. күзләрен йомгалап.
һәркем тизрәк яңа хәбәрне әйтеп калырга ашыкты:
— Бүген иртән әйттеләр!
— Радиодан.
— Указ чыккан!
Котлау өчен, туганлык хисен, шатлык-сөснечне әйтү өчен мастерны уратып алып, аның кулын кысарга тотындылар.
Менә шуннан китте эшләр Котлау буровойдан Дияровның өенә күчте, трестка, конторага, нефть берләшмәсенә күчте. Төрле яктан телеграмма ява башлады. Куйбышевтаи. Сызраньнан. Бакудан, Урат якларыннан — Лотфулла агай озын гомерен кемнәр белән үткәргән, кемнәр белән буровой юлларында йөргән, кайларда бригадалар төзеп калдырган — барысы аны котлыйлар; моңарчы үз мәшәкатьләре белән яшәгән, онытылып барган кешеләрне бер документ, СССР Верховный Советы Президиумы Указы бер төбәккә җыйган — атар туганнары кебек якын игеп. Лотфулла Дняровны зурлыйлар нде. Дорогомнловтан килгән чәчәкле зур телеграмманы кулыннан төшермичә, әле русчалатып. әлс татарчалатып карчыгына. Тәүфикасына аңлатты карт
— Менә күрәсеңме, әнисе, нишләгән минем картлач, нннәмә әкәмәтләр кыландырган; старнканце, обнимаю, жму лапу, бесконечно рэту-
юсь, дигән. Кысып кочаклыйм дигән, аңлыйсынмы, шатланып бетә алмыйм, дигән.
Аның дулкынлануы Тәүфика түтигә дә күчте. Башта ул иреннәрен мылт-мылт иттереп торды да, яулык чите белән авызын каплап, елап жибәрде Күз яшьләрен картына күрсәтүдән уңайсызланып, бер почмакка барып сыенды һәм, кечерәеп калгандай, үз алдына тынды.
— Әтисе, бу бит, ни бит.. мин соң нәрсәләр әзерлим? Кайчанга әзерлим? — диде ул, хәл алгач.— Үзем генә әзерләп бетерә алырмын микән? Ичмасам, Фәйрүзә киленкәем дә юк бит Чакырып кына алы- рыең, бигрәкләр дә ерак киттеләр шул, жир читенә китеп бардылар,— дип, кара кайгыга калды.
йөзенә бик хәтәр эрелек чыгарып:
— Нинди әзерләү, нигә әзерләү? Ә скважинаны кем бораулап бетерер? Куй син, әнисе. Булмаганны...— дигән булды карт.
Ләкин әзерләнми мөмкин түгел иде. Беренче көнне үк картны котларга конторадан делегация килде, тресттан килделәр. Бригада егетләрен әйткән дә юк инде, кич життеме, вахтадан бушадылармы, кулларына ниндидер төнчекләр тотып, эшкә йөртә торган кыр сумкаларына «тегене-моны» салып киләләр дә керәләр. Карт күңелен ничек кенә эшенә беркетеп тормасын, ул әүвәлгечә нык һәм эшлекле киңәш-ләр бирә алмый, башында төрле уйлары тулып яши иде аның. Диңгез флотында хезмәт иткән Ваһавы да искә төшә, Казанда институтта укып йөргән Сәлимем ишеттеме икән дип тә кайгыра. Булат белән Фәйрүзәдән килгән телеграмманы Тәүфика түтидән таптыра, әллә ничә кабат укыган булса да, тагын бер тапкыр укый, алай хәзер ниндирәк хис кичерәләр икән дип уйлый башлый да, уйлары озаеп, күбәеп, улы белән килененең эшләре ничек барганны үз күзләре белән күрәсе килеп, күңеле жилкенергә тотына. Ниһаять, үзен-үзе тынычландырырга булды— Указ басылган газета белән телеграммаларны хезмәт язулары саклана торган тимер кыршаулы зур сандыкның төбенә үк салып куйды.
Бригада егетләре элеккесеннән дә төгәлрәк, тәртиплерәк эшләп, картның күңелен бик булдырдылар.
Зозуля аның эш урынына ике мәртәбә килеп, кулы белән ияген сыпырып. буровой тирәләрен урап йөрде, алан читендәге каенлыкның эченә кереп, нәрсәдер исәпләп торды; трест управляющиеның зур кабарынкы мыегы, тулы түгәрәк йөзе ягымлы иде, кашлары астыннан якты зәңгәр күзләре, жыерчыклар белән нурланып, хәйләкәр елтырыйлар. Бер килүендә ул карттан үз итеп:
— Ну, ничек, оста Лотфулла3 Герой булуы рәхәтме? — дип сорады.
Лотфулла агай аның дустанә әйткән сүзләренә шаяртып жавап кайтарды:
— Герой булулары, Митрофан Апанасович, бик мәшәкатьле икән. Элек мин берәр дустым килсә, бер ярты простой аракы ала идем дә эше бетә иде. Хәзер бер яртыга канәгать булмыйлар. Өстәвенә «столичный» таптыралар. Син герой, диләр. Тәүфика карчык элек ни кисә, шул ярый торган иде Хәзер әйтә, картым, ди, син мина берәр бәрхет күлмәк алырсың инде, герой хатыны башым белән простой күлмәк киеп йөрмәм, ди.
Зозуля мыекны сыпырып елмая һәм якты зәңгәр күзләре белән картка яратып карап тора.
Скважинаның төгәл борауланып бетүенә дә ул бик нык ярдәм итте. Вакытында кароттажчыларны жибәрде, сәгате-минуты белән тампонажчыларны китертеп, цемент койдыртты, перфаратордан аттырды. Ике йөз уналтынчы скважина — маңгай тирләрен сыпырып алгач, акыл һәм күңел көчен үзенә жыйган яңа скважина, аның эше дәверендәге соңгы скважина сафка басты.
Иртәнге якта Лотфулла Дияров чистарак киемнәрен киеп алган, скважина бетерү шатлыгына егетләрнең күңелләрен күтәреп җибәрү өчен, уртак шатлыкны һәм моңсулыкны юып алу өчен дип. Тэүфчча түтинең хуҗалык сумкасына рнзык-мазар һәм шешә-мазар да СЕЖНЛ килгән иде.
Төш житәрәк яңгыр ява башлады Яңгыр эшне бозып куймагае дип ♦ борчылганнар иде. бер сәгать чамасы утырып кына, тымызык кына ь булып яуды да. болытлар таралып, кояш чыкты. Тузаннан арынган * каеннар ак кәүсәләре һәм яшел толымнары белән кояшта ялтырап. £ җемелдәшеп, дөньяга сөенеч сөйләп утыра башладылар. Күк йөзе £ чистарып, җете зәңгәр булып калды. Әнә шул зәңгәрлекне, пакьлекне аеруча матур итеп күрсәтергә теләгән сыман, һавада ак каурый ♦ болытлар күренде, җиңел чә җил исеп, үләннәрне киптерде
Лотфулла агай, эш төгәлләнер алдыннан, алан читендәге матур бер 2 урынны карап куйды, шунда бергәләп утырырбыз, бергәләп әкрен генә > сөйләшербез дә өйләргә таралырбыз, дип уйлады
Ләкин аның планы сүтелде. Эш сәгате беткән чакта аланга автобуслар. автомобильләр, йөк машиналары җыела башлады. «Волга» 2 машинасында Зозуля белән бергә ниндидер билгесез кешеләр килеп Г туктадылар. Лотфулла агай, кулларын каш өстенә куеп, аларны таныр- < га маташып карады. «Бу хәйләкәр хохол тагын нәрсә оештырып йөри “ инде?» —дип уйлап та өлгерә атмады. Зозуля җитәкчелегендә берничә кеше, чиста киенгән, галстуклар таккан эшләпәле кешеләр туп-гуры аңар таба юнәлделәр.
Зозуля, килеп җитешкә үк. кабарынкы мыегы астыннан ягымлы елмаеп:
— Әллә көтмәгән идегезме, оста Лотфулла? — диде һәм. кул биреп күрешкәч, үзеннән нкс-өч адым гына арттарак басып торган ике кеше белән таныштырды Макинтошлы, чандыр нык битле, урга яшьләрдәге кеше нефтьчеләр профсоюзы Үзәк комитетыннан Харабаров булып чыкты. Икенчесе бөкрәя төшебрәк атлаган зур гәүдәле, зур яшел эшләпәле, чал мыеклы кешене күргәч, картның тез буыннары йомшап, әллә кайчангы истәлекләре яңарып, тамак төбенә төен килеп утырды. Па, хода. Дорогомилов бит бу!
— Константин ..—дип тә әйтеп бетерә алмады ул. Дорогомилов аны бөтенләе белән кочагына көрәп алды Күңел тетрәткеч бу очрашуны, чәчләре, мыеклары агарган ике олы кешенең, бала кебек, сөенеп кочаклашуларын күргән кешеләр сүзсез калдылар Җилкә аша әкәмәт аппаратлар таккан корреспондент, йөгереп килеп, картларны чалт-чолт рәсемгә төшерә башлады
Зозуляга мәшәкать күп иде Иске дуслар, бер-берсенен җилкәләреннән кага-кага, очрашу шатлыгын уртаклашкан арада, ул йөк машиналарыннан өстәлләр, эскәмияләр бушаттырды Автобустан коелган оркестрантларны кандарак урнаштырырга, кызыл материя те озын өстәлне һәм бүгенге тантанага дип каккалап куйган зур, авыр эскәмияләрне кая куярга икәнне әйтеп, ду килеп йөрде.
Урман аланына машиналар әледәи-әле килә тора Төрле бригадалардан делегацияләр җыелды. Яңа промыселлар идарәсе начальнигы Арслан Гобәндуллин үз машинасында кнлеп төште Бао нәрсә әзерләнеп бетте дигәндә шәһәр комитеты секретаре Нәҗип Корбанов килде Корбанов үз машинасында Тәүфика түтине алып килгән, ә тегесе, чук кебек киенгән, татар карчыкларына хас мөлаемлек белән, мондый тантанага бик үк эләккәне булмаганга уңайсызланып, машинадан төшми утыра иде әле.
— Әнисе, карасана, безгә кем килгән?! — диде Лотфулла агай, каударланып. — Күреш әле, таныйсынмы?
— Без инде күрештек.—-диде Дорогомилов, Тәүфика түтигә яратып карап.— Тәүфика бер дә үзгәрмәгән. Юк, үзгәргән, яшәргән, чибәрлән* гән. Бик кадерләп кенә тотасың, ахры, син аны...
Зозуля командасы буенча оркестр марш уйнап җибәрде. Күңелләр* не кузгатып, йөрәкләрне бер ритмга тибәргә мәҗбүр иткән ашкынулы музыка, ташый-ташый, урман аланына, каеннар арасына, зәңгәр күкләргә ашты.
Лотфулла Дияровны, зурлап, өстәл янына утырттылар. Аның бер ягына Константин Феоныч Дорогомилов, икенче ягына Тәүфика түти утырды. Шунда ук янәшә, эш киемнәреннән, бораулаучы егетләр — бөтен бригада берьюлы урнашып алды. Артык дулкынланудан, көтелмәгәндә оешкан бу тамашадан алар аптырабрак калганнар, эш киемнәреннән булуларына бераз гына уңайсызлану һәм шул ук вакытта горурлану кичереп утыралар иде.
Юбилей тантанасын Корбанов ачты. Гадәтенчә сабыр итеп, артык яңгыравыклы сүзләр кулланмыйча, Лотфулла агай Дияровны һәм аның бригадасын котлады. Аланга җыелган халык, аягүрә басып, нефтьче- ветеранны бик озак алкышлады. Лотфулла агай үзе дә аягүрә баскан, карчыгы Тәүфиканың кулын кысып тоткан хәлдә, почетлы каравылда торган солдат кебек, төз басып тора иде.
Корбанов сүзне тантанага дип махсус килгән ВЦСПС вәкиле Михаил Вениаминович Харабаровка бирелүен хәбәр итте. Халык Мәскәү вәкиленең пөхтә көрәнсу костюмын, җитди йөзен, ничек итеп өстәл янында басып торуын зур игътибар белән күзәтте. Харабаров сүзен озаклап сөйләп тормады, зур катыргы тышлы котлау кәгазенә алтын белән язылган сүзләрне укыды. Илнең нефть промышленностенда зур хезмәт куйган ветеранга профсоюз намуслы, фидакарь хезмәте өчен рәхмәт әйтә, аңар озын гомер тели иде. Адресны укып бетергәч, Харабаров картның каты итеп кулын кысты, аннары СССР Верховный Советы Президиумының Дияров Лотфулла Дияровичка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирү турындагы указын укыды. Указны инде беләләр, газеталардан укыганнар иде. ләкин бу юлы, барысы бергә җыелган чакта, аеруча зур игътибар белән, радиодан Левитан хкыган җаваплы белдерүне тыңлагандай тыңладылар. Харабаров. Ленин ордены һәм Алтын йолдыз медале салынган бәрхет тартмаларны һәм дипломны юбилярның кулына тапшырып, мастерның кулын тагын кысты.
Бораулаучылардан кемдер орден белән Алтын йолдызны шундук Лотфулла агайның пиджагына тагуын сорады, бригада егетләре тәкъдимне ду килеп күтәреп алдылар. Карт, бу бит эш киеме дип, каршы килеп маташса да, егетләр үз дигәннәрен итте: нәкъ менә эш киеменә тагылсын да инде ул. эш өчен алынган бит, уйнап йөргән өчен алынмаган, диделәр. Үз араларыннан бригадада иң озак эшләгән Кара Җәмилне орден тагарга чыгардылар. Җәмил абзый пиджак якасын тишә алмый аптырап бетте. Ничәмә еллар каты җир токымнарын тишкән нык куллы бораулаучының пиджак якасын тишә алмый азаплануы. кешеләрдә аңар карата үтә самими тойгы уятып, тантананы бигрәк тә чынга әйләндереп җибәрде.
Зозуля «Кәлимәтбурнефть» трестының Лотфулла Дияровны «Волга» машинасы белән бүләкләвең хәбәр иткәч, бригада тагын ярсынды, мастерны машинага утыртып, буровой тирәли әйләндереп йөртүне, почетлы йөреш үткәрүне таләп итте.
Арслан Гобәйдуллин халык арасында иде. Лотфулла останың тыйнаклыгы, еллар буена җыйган зур тәҗрибәсе, зирәклеге турында Митрофан Зозуля сөйләгәндә, шуны ук икенче сүзләр белән, ләкин ихлас күңелдән контора директоры Сафуанов кабатлаганда, бригада егетләренең барысы берьюлы аяк өсте басып, картка рәхмәт әйтүен тыңлаганда, Арслан күңеленнән бер хис кичереп утырды.
«Илгә хужаларнын ниндиләре генә килмәгән Берәүләр үзен сөйгән, үз шәхесен күтәргән; икенчеләре, шул шәхеснең йомшак ягын сизеп алып, халык исеменнән авантюрага барганнар, өченчеләре белмәгәнне беләбез дип. юк-бар акылларын халыкка көчләп тагарга тырышканнар. Ләкин илнең чын хужасы гомер-гомергә халык булган, Лотфулла ф Дияров кебек, үз-үзен аямыйча, үзенә күп нәрсә таләп итмичә, чын күңеленнән хезмәт итүче фидакарь кешеләр — менә ул кем — ху- < жалар...» 5
Нәжип Корбанов соңгы сүзне юбилярның үзенә — Лотфулла агай » Дияровка бирде. Карт шундук урыныннан торып басты, ике куллап, * ныгытып, кызыл материяле өстәл читенә таянды, аның өчен ут йотып ф утырган Тәүфика түтигә карап, ягымлы итеп бер елмайды да. әле үз янында тезелгән бригадасына, әле каршыда. урман аланында утырган. ® аны хөрмәтләргә килгән халыкка күз салып, тоныграк тавыш белән з башлап китте. *
— Рәхмәт, туганнар, сезгә, килгәнсез, эшебез кала димәгәнсез < Остазым өйрәтүчем, мине кеше иткән Константин Фсоныч алдында чал башымны иям Бүген монда бик күп торбалар кычкырттылар, бик күп 2 мактау сүзләре әйтелде. Моның барысының мәгънәсен мин үземнең - кара акылым белән болай дип аңлыйм бу минем бүгеннән пенсионер * булуым дигән сүздер инде. Мондый тантана, бәлки, безнең ише карт- “ корының күңелен төшермәс өчен эшләнә торгандыр. Кһм Мин. туганнар, сездән бер генә нәрсә сорар идем, әгәр минем кирәгем чыкса, тартынмагыз, чакырыгыз, көчемнән килгән кадәр булышырмын
Нефть ветеранына жавап итеп, озаклап кул чаптылар Оркестр туш уйнады. Зәңгәр күкләр, каен урманнары ашкынулы музыканы кайтаваз итеп кабат тап торды.
Кынгыраулы мәйданында бәйрәм тантанасы якты йолдызлар кабынганчы гөрләде, кайнар сүзләрне, ярату һәм олылау тойгыларын табын өстәлләре янында, кулларга мөлдерәмә тулган тустаганнар тоткан килеш әйттеләр.
Автобусларга, йөк машиналарына, жинел «Волга>ларга төялеп, Кәлнмәткә кайтырга чыкканда, тан беленә башлаган иде инде
Алан уртасында, таң нурларына коенып, кеше фидакарьлегенә һәйкәл булып, буровой вышкасы басып калды...
5
Тагын бер айдан бәйрәм тойгысы Арслан Гобәйдуллиннар өенә күчте. Ләкин бу бәйрәмнең карг оста бәйрәменнән зур гына аермасы бар: монда оркестр ла. котлаулар да юк. монда чамадан тыш тыенкы жигдн эшлеклелек хөкем сөр • иде. Кичтән Арслан Сәгыйдәгә яна күлмәкләрен әзерләп куярга кушты. костюмнарын үзе үтүкләде, гадәт-тәгедән иртәрәк йокларга ятты. Иртән иртүк, ул. дәүләт комиссиясе составында, яңа заводның беренче установкаларын кабул итәргә барырга тиеш иде. Җаваплылык хисе, еллар буена хыялында йөрткән заводның сафка басачагы, аның тирә-якка жан өреп, яңа каланың өйләренә жылы бирәчәге Арсланны тоташ дулкынландырып тора һәм. беренче сынау уңышлы үтәрме дип. өркетә дә иде.
Таң белән уянды Арслан. Бик жентекләп кырынды, чәй эчте, яна костюмын, макинтошын, көл төсендәге кин кырлы эшләпәсен киеп юлга чыгарга жыенгач
— Я. Сәгыйдә, хәерле юл телә миңа,— диде, хатынының маңгаеннан үбеп, кысып кочаклады
— Эш киемнәреңне алмыйсыңмы?— диде Сәгыйдә
— Эш киеме идарәдә бар, кнрәк булса, шуннзн алырмын
в. ,к. УЛ .ч in.
81
— Юлларыңа ак жәймә, Арсланкаем, барысы да син дигәнчә булсын,— диде Сәгыйдә, аерылырга теләмичә.— Чәчрәп алга чыкма, яме, матурым... ,
Инде чыгып китәм дигәч тә ул аны әллә ничә мәртәбә туктатып, сак бул, яме, дип кат-кат киңәшләрен әйтте.
Арслан китеп баргач, ул, байтак вакыт нинди эшкә тотынырга белмичә, кухня ягында болганып йөрде, улы Рәфикъ белән кызы Әлфиянең битләрен юдырып, тамакларын туйдырды, өсләренә кигән күлмәкләрен бик төпченеп, кат-каг күзеннән үткәрде — бүген әтиләренең сөенечле көне, бүген барысы төгәл, барысы пөхтә, барысы бәйрәмчә булырга тиеш иде.
Сәгыйдә бүген көндез эшләми, больницада ул кич белән дежур торырга тиеш Шуңа күрә көндез ул үзләренең бакчасына барып килергә, әтиләре кайтканчы өй тутырып чәчәкләр куярга тели иде. Иренең күңелен җиде ел бергә торган дәвердә белеп бетергән иде Сәгыйдә, аңар ярашуны, аның күңелен табуны үзе өчен бик рәхәт бер эш итеп саный ул.
Балалар бакчасында санитар көн үткәрергә булганнар икән, бакча ябык иде. Аңар да бик артык борчылмады, улын үзе белән бакчага алып китәргә булды. Әйдә, бәләкәй дә бер дөнья күреп, чәчәкләр арасында, кояшта уйнап, ирек ачып кайтсын әле. «Менә, әтисе, улың нинди дәү егет булды, сиңа чәчәкләр алып кайтты»,— диярбез. И сөенер әтисе, и сөенер...
Автобус тукталышында Сәгыйдә бер сәгатьләр чамасы басып торды. Рәфикъ баш түбәсендә үк кыздырган август кояшыннан тирләп шыңшый башлагач, малайның бер кат күлмәген салдырды — автобус һаман юк иде әле. Автобус килмәгәнгә бүтәннәрнең дә эче поша башлады. Кешеләр борчылып юлга чыгалар, башларын сузып, урам чатына карап-карап алалар, шәһәрдәге тәртипссзлекләрне, автотранспорт конторасы түрәләрен тиргиләр иде.
Брезент киемле мыеклы 6eip нефтьче, вахта машинасына утыра алмый калуына үкенеп, әрле-бирле йөренә. Яулыгын маңгай турысына козыреклап бәйләгән рус карчыгы, зур яшел кәржинен әле бер. әле икенче беләгенә күчереп, парк рәшәткәсенә сөялгән икенче карчыкка, ахирәтенә, мондый чакта чыгып та йөрмәскә кирәк, автобуслар барысы бергә обедка туктыйлар да мәхшәр куба, дип сөйләп тора. Аның тешсез авызын мүкелдәтеп сөйләве Сәгыйдәнең борчылуын тагын да арттыра төшә иде.
Кулларына эмальле чиләкләр, китмән-көрәк ише нәрсәләр тоткан бакчачылар иренеп кенә сөйләшәләр, күләгәлерәк урыннарга сыенырга тырышалар һәм төрле тавышка әкрен генә зарланалар.
Юлчыларның сабырлыгы төкәнеп килә иде инде. Автобус тукталышына сары чәчләре иңенә таралып төшкән унике-унөч яшьләрендәге бер үсмер кыз килеп чыкты. Кызның бите, ялангач беләкләре, кыска күлмәге астыннан озын булып сузылган ботлары кояшта янып, бакыр төсенә кергән һәм бу кызкайның дөньяда бер генә дә гаме юк кебек тоела иде. Кулына бүрәнкәләп төргән газета тоткан иде кызый, әнә шул төргәк эченә ул исе китеп карап тора: бер караганда кояшта уңга i аксыл каштары җыерыла, ул да булмый, үсмерләргә хас зур авызы колакларына хәтле җәелеп, иреннәре тыелгысыз елмаю белән ел лая башлыйлар. Аның янына ук туры килгән брезент киемле нефтьче, үрелеп, төргәк эченә күз салды, абзыйның ачулы йөзе кинәт алмаштырып куйгандай үзгәрде. Аксыл чичүнчә костюмлы, кырма сакаллы татар карты да төргәк эченә үрелеп карады — ул да сабый балага әйләнеп калды. Юлчы халык, дөнья мәшәкатен онытып, сары чәчле кызны урап ала башлагач. Сәгыйдә дә түзмәде, Рәфикъны кулына күтәреп, халык арасына барып керде. Төргәк эчендә бәләкәй
генә керпе баласы утыра, ул шундый да сабый, шундый да гөнаһсыз, анар карагач, елмаймый калу һич мөмкин түгел иде'
Үсмер кыз, төргәген Рәфикъка якынрак китереп;
— Мә, аласыңмы?—диде.
Рәфикъ сөенеп кулын сузды һәм шундук кире тартып алды.
Кешеләр аның хәрәкәтеннән рәхәтләнеп көлештеләр. *
— Минем малай бик сораган иде.— дип сүзгә кереште нефтьче — ь Туры килгәне юк. Скважиналар карап йөргәндә, урманда берсе очра- | ган иде, карт керпе булып чыкты — инәләрен тырпайтты да йомарла- $ нып ятты. Тимәдем..
— Сөт ярата ул, сөт эчертерсең, яме, кызым,— дип киңәш бирде
яулыгын козыреклап бәйләгән рус карчыгы. *
Сары чәчле кыз керпе баласын каян алуы хакында сөйләргә то- я тынды:
— Бишәү иде алар. Дүртесе шунда калды. Курка да белми әле х
ул, күрәсезме, борынын да яшерә белми... *
Көтмәгәндә автобус килеп туктады. Талаш юк, дәгъва юк. Нәни * бер керпе баласы уяткан хисләрдән йомшарып, бер-берсенә карата үз- ө ләре дә сизмәстән ихтирамлырак булып, кешеләр автобуска кереп “ утырдылар. <
Сәгыйдә бакчаны сагынган икән, автобус тәрәзәсеннән яшел куак- u ларны һәм төрле төстәге умарта оялары кебек бәләкәй өйләрен күрүгә жаны рәхәтләнеп, хасрәт-борчулары юкка чыкты.
Аның үз кулы белән юктан бар иткән бакча шул бу. Беренче елларны Кәлимәт кибетләрендә яшелчә-мазар да, жиләк-жимеш тә булмады, базардагысы бик кыйбат иде Бәләкәйләргә — Әлфия белән Рәфикъка витамин бик кирәк чак. Сәгыйдә балалары рахит белән авырып китмәгәйләре дип курка иде. Нефтьчеләргә бакча участогы бирә башлагач, ул Арсланга чат ябышты. Алыйк бакча, утыртыйк кура җиләге белән карлыган, син йөрмәссең, үзем йөрермен, диде. Арслан көне-төне буровойда ятканга күрә, аның бу гозеренә буш хыял дип кенә караган иле, әмма Сәгыйдә үз сүзле, тәмле телле булуы белән җиңде аны. Арслан бакчалык җир алды, коллектив мәйданның капка-коймасын тотышты, көзен карлыган белән кура жиләге утыртып бирде. Я. менә кемнекеннән ки.м хәзер бу бакча? Әйдәле, улым, без менә шулай чүәкләрне чия төбенә яшереп куйыйк Термос белән чәйне өйгә кертик. Минем үскән улым бит ул; чия җыеп биримме? Әллә үзең җыеп ашыйсыңмы? И, минем улым булдыра ул, бик дәү егет бит инде, бик дәү
Сәгыйдә, әледән-әле улына күз салгалап, керпе баласы уяткан матур хисләрдән дулкынланып, кичкә тикле бакчада эшләп йөрде. Кишер түтәлләренең чүбен утады, суган төпләрен йомшартты, кызарып пешкән помидорларын таяк кадап әйбәтләп бәйләде, «үксез» яфракларын өзеп-өзеп ташлады
Эшләве рәхәт иде аңа бүген, нәрсәгә генә барып тотынмасын, нигәдер ул Арсланны искә ала. Бәлки. Арсланның бу бакчага бик өнәми тотынуы сәбәпче булгандыр, ул үҗәт бер тырышлык белән үстерде бакчаны. Кешеләр, такта-мазар кайгыртып, дача йортлары җиткезделәр, верандалар ясадылар, бәрәңге базы казып, анда яшелчәләрне кыш буена саклап чыга торган иттеләр. Арслан боларның берсен дә эшләргә теләмәде.
__ Порт сал. веранда яса, син тагын суганны бауга тез дип әйтергә дә күп сорамассың. Бала чакта үстергән суганнарым искә төшсә, әле хәзер дә суган исенә күңелләрем болгана башлый,—диде ул Сәгый дәгә.
Ләкин Сәгыйдә эшне суганнан башламады Беренче елны яздан ук нртә өлгерә торган чәчәкләр утыртып үстерде. Арслан буровойдан кайтышка аның өстәленә чәчәк куя торган булды Игътибардан кемнең
күңеле йомшамас! Хатынының хәйләсен сизә иде Арслан, ләкин шул бәләкәй һәм эчкерсез хәйләгә бирелү үзе үк рәхәт иде бугай аңа, шул хәйлә-игътибар аның каты күңелен йомшартырга, Сәгыйдәнең гозерен үтәргә җитә кала иде.
Сәгыйдә Арсланны бакчага көндез кояш эссесендә түгел, кичләрен, рәхәт салкынлык җәелгәч кенә алып килергә тырыша; серле кыштырдаулар, ерактагы ажаган яктылары белән тулып торган җәйге тамы- зык төн аларны үз кочагына ала. Көзгә таба көннәр шактый ук салкыная башлагач, бакча өенең дә кирәклеге сизелә башлады. Арслан агач эшкәртү комбинатыннан өч кубометр калдык-постык сатып алды да бәләкәй генә бер будка ясап куйды. Тирә-якта коену өчен су юк иде, зур бер бактан душ сыман нәрсә әмәлләп бирде Рәхәтләнде Сәгыйдә белән балалар. Тирләгән саен юыналар.
Икенче елны Бөгелмә питомнигыннан унбер төп алмагач алып кайтып утырттылар. Әле генә, кичә генә булган кебек югыйсә, алмагачлар быел инде алма да күрсәтте. Карасана. Рәфикъка бер яшь тулган елны утыртканнар иде бугай — алтын китайкалар каракучкыл яфрак арасыннан гәрәбә төсле сары, үтә күренмәле булып күзләрне кызыктырып торалар. Рәфикъка җыеп бирергә кирәк әле. Сәгыйдә күтәрелеп улы ягына карады. Улының чия төбендә таш тәтиләр белән тавыш- тынсыз уйнап утыруын күргәч, күңеле тынычланды. Рәхмәт яугыры, белә бит әнисенең эше күп икәнен, шыңшып йөрми.
«Киләсе язга парник та ясатып алам әле,— дип уйлады Сәгыйдә.— Парниклы кешеләр әнә помидорны ике атна элек ашый башладылар». Ләкин бюро утырышында Арсланның шелтә алуын исенә төшергәч, ул уеннан кире кайтты. Арсланның үз акылы үзе белән Сәгыйдә кебек очанак түгел ул, сүзен үлчәп кенә сөйли, эшен уйлап кына эшли. Синең теләгеңне ул билгеле бер чиккә кадәр генә үти, чикне уздыңмы — бетте. Теге чакта зур хәтфә келәмне Гозәеровка кире биреп җибәргәнгә Сәгыйдә атна буе иренә рәнҗеп йөрсә дә. хәзер аңлады. Арслан хаклы булган икән. Әгәр ул аны. Сәгыйдә әйтә дип. алып калган булса, күрер идең хәзер күрмәгәнеңне. Китер партбилетыңны, коммунист булырга хакың юк синең, диерләр иде.
Сәгыйдә Арсланның партбюро каршында кара тиргә батып басып торуын күз алдына китерде — тәне эсселе-суыклы булып китте. Ярый әле Арсланга акыл биргән ходай, алдын-артын уйлап, тикшереп эшли торган иткән. Сәгыйдә иренең Мәскәүдән кайтып төшкән көнен, Гозәе- ров белән икәүдән-икәү генә коньяк эчеп, бик якын дуслардай сөйләшеп утыруларын күз алдына китерде. Гозәеровның келәмне нигә китерү сәбәбен тәки әйттерде бит. Усал, усал! Сәгыйдә иренә сокланып та, беркадәр хәвефләнеп тә әйтеп куйды күңеленнән. Син аны кыек юлга өстерәп кара. Ике төрле сөйләшеп тормый ул. кырт итеп кенә өзә. Нык куллы аның Арсланы, күңеле чиста булмаган кешеләргә карата каты бәгырьле. Ләкин ул коры кеше түгел, эчкерле кеше дә түгел. Гозәеровны эшеннән алдырмады, аңа кырын күз белән дә карамады. Юк. әйбәт кеше аның Арсланы, чын кеше...
Бәхете тулы иде бүген Сәгыйдәнең. Кояш нурында күкрәп утырган бакча түтәлләре дә. үтә күренмәле алтын китайкалар да — бүген аңа барысы да матур, барысы да тере булып күренәләр, гүя аның тулышкан күңелен, аның Арсланга карата булган назлы ярату тойгыларын аңлыйлар, уртаклашалар кебек тоела иде.
Кояш шактый түбән төшеп, бакча гөлләре башларын күтәрә башлагач. Сәгыйдә, түфлиләрен салып ташлап, көне буена кызган җылы туфракка ялан аяк баса-баса, чәчәкләргә, яшелчәләргә су сибеп йөрде. Патша көдрәләре белән баяр чәчәкләре бер метрга күтәрелгәннәр. Миләүшә чәчәкләренә су тамчылары эленеп, зөбәрҗәттәй җемелди башлауга бөтен бакча хуш ис белән тула. Гладиолосларның инде ике*
се чәчәк атарга да өлгергән, алар шундый нәфис, шундый аппаклар. хәтта өзеп аласы да килми.
Яшелчәләренә, гөлләренә су сибеп бетергәч, Сәгыйдә ике литр сыешлы бәләкәй тырыска кура жиләге жыеп алды, бик пөхтәләп, берәмтекләп кенә бакча ромашкалары, күгәрчен күзләре, баяр чәчәкләре ♦ өзде. Шулар янына берничә бөртек мәк кынгыравы кыстырып куйды, ь ни соңыннан гладиолосның ап-ак чәчәкле бер бутонын сак кына кисеп алып, чәчәк бәйләменең нәкъ уртасына кадап куйды. Искиткеч букет S булып чыкты! ' ’ х
Сонгы тапкыр бакча өстен күздән үткәргәч, бер кулына жиләк ты- * рысы белән чәчәк букетын тотып, икенче кулы белән Рәфикъны жи ♦ тәнләп. кайтырга чыкты. Автобус тукталышында кеше күп иде. аның а борчылып көтеп торасы килмәде, «Яшьләр» поселогына чаклы бер 2 чакрым араны ул жәяүләп кайтырга булды. ®
Озакламый аны бер солдат куып житте. Ул ялга кайта иде буган, ж өстендәге киемнәре дә өр-яңа. бил каешын да бик хәтәр ныгытып. < матур итеп буган. Кулындагы чемоданы, аркасындагы ют капчыгы, ө сиздереп сәлам бирүе һәм бик тырышып татарча сөйләшүе егетнең = туган-үскән якларында күптәннән булмавын һәм сагынып кайтуын < әйтеп торалар иде. s-
Солдатның күңеле булсын дип. Сәгыйдә анын кая кайтуын сораштырды. Бигәшкә кайта икән егет, узгынчы машинага утырып килгән. Кинәт Сәгыйдә сагаеп, хәтта куркып калды. Егетнең күз карашы анын букетына өздереп, төбәп карый, шул караш хәтта җилкәсе аша да Сәгыйдәгә тоела иде. Ул, ялт итеп, солдатка борылып карады.
— Сатыгыз әле,—диде егет, бик кыю итеп.
— Сатмыйм.
— Алайса... ике генә чәчәк бирегез.
— Агың бирмим.
— Менә боларыи,—диде солдат һәм Сәгыйдәнен чәче янына ук иелеп, өч бөртек кыңгырау чәчәкләре суырып алды
...Автобустан төшкәч. Сәгыйләнең кинәт күнеле сүрелде. Бүтән чакта аларны елмаеп каршы ала торган Арслан бүген юк иде Күрше хатыны Шәмсия Әлфияне бакчадан алып кайтып куйган нкән. Рәфикъ сенелесенә бакча хәлләрен берьюлы әйтеп бирергә теләп;
— Әни солдат абыйга чәчәк бирде, чәчәк бирде! — диде.
— Ә без керпе баласы күрдек.
Вакыт шактый сон иде инде. Сәгыйдә Арсланның һаман да кайтып житмәвенә борчылып, күршеләргә керде:
— Шәмсия, күршекәем, сине тагын борчып йөрим бит әле мин Әллә нишләп ирем озаклады Әллә бер-бер хәл булып, кайтмый калуы инде .. Ходаем, дежурга барырга вакытым житте. Балаларны сездә калдырып торсам, бик мәшәкатьле булыр микән?
— Ниткән сүз ул? Нинди мәшәкать ди! Булмаганны1 Без күршеләр ләбаса! Бер дә генә борчылма, Сәгыйдәкәем. кайгырмый бар эшеңә,— диде алчак табигатьле, кече күнелле Шәмсия, алъяпкыч итәгенә кулын сөртә-сөртә.— Бнк әйбәтләп карармын балакайларыңны. Бездә беренче кунулары гына түгел бит. үз балаларым кебек алар мина Әйбәтләп тамакларын туйдырырмын, йоклатырмын Бер дә генә борчылма, ичма-сам. Арсланың да кайтыр, эшләре генә бетеп җитмәгәндер. Әгәр инде өй ялгыз кала дип шикләнсәң, сезгә кереп тә йоклый алам...
Күнелен никадәр нык тотарга тырышса .та. эшенә борчылып китте Сәгыйдә. Арслан төгәл кеше, вакытында кайта торган иде. нн булды икән, дип кайгырды. Авыруларның бүлмәләрен барлап, алзрга чәй биреп, урыннарын рәтләп йөргән чакта да гел Арслан тх рында уйлады. Артык борчылуданмы, анын күз кабагы алмаш-тилмәш тарта баш-лады. Әнисенең бала чакта әйткән сүзләре исенә төште. «Күз кабакла-
рым тарта әле»,— дип борчыла торган иде Мәйсәрә түти Ун кабагы тартса — сөенечкә, сулы тартса — кайгыга дигән идеме?
Төн урталары узып, авырулар йоклап беткәч, больницаның аулак, тын коридорларына дәһшәтле бер сүз килеп керде:
— Пожар! Кыңгыраулы заводы яна!
6
Төгәл приборлар сферик шарларда һәм жир өстенә сузып салган гигант корыч баллоннарда утыз жиде мең кубометр газ җыелганны күрсәтәләр иде. Ничәмә еллар зарыгып көткән, көрәшеп алган Кын- гыраулы заводы әнә шул чистартылган әзер газны яна каланың өйләренә, үзәктән ягып җылыту котельныйларыиа куа башларга тиеш. Кышка таба теплица өлгерә, «Нефтяник» совхозы хужалык эшләрен тәртипкә сала — аларга да газ шуннан киләчәк. Ул көннәргә бик якын инде. Ниһаять, Арсланның хыяллары тормышка ашты! Катлаулы җайланмалар, мичләр, диспетчерлык системасы — барысы да әйбәт эшлиләр. Чехословакиядән килгән техник белгечләр дә, үзебезнең инженер- төзүчеләр дә сынау нәтиҗәләреннән канәгать булып калдылар. Көннең- көн буена аяк өстендә булып, эштән һәм дулкынланудан арыган дәүләт комиссиясе членнары, сынауның хәвеф-хәтәрсез барып чыгуына күңелләре булып, завод аякка басу белән бср-берсен тәбрикләп, төнге сәгать берләргә өйләренә тарала башладылар.
Арслан Гобәйдуллин юлдашлары Таҗи белән Атнабайга, өйгә кайтыр алдыннан завод ашханәсенә кереп, тамак ялгап алырга тәкъдим итте.
— Түзәр хәлләрем калмады, дусларым. Эчтә ач бүреләр улый,— диде ул, хәлсез генә елмаеп.— Шатлыгыбызны юып алсак та ярар иде, әллә ничек анысы башка килмәгән.
— Әйе шул! — диде Атнабай, мут елмаеп.
— Анысы өйгә кайткач булыр инде, иртәгә...—дип куйды Тажи.
Алар завод ашханәсен ачтырып кереп, төнге сменага килгән Нәсимә ападан чәй кайнатып бирүен үтенделәр
— Кайнар аш булса да эчне тишмәс,— дип, Атнабай үз сузея кыстырып куйды.
— Була, туганкайларым, теләсәгез кайнар пәрәмәч пешереп би- рәм. Камырым да бар, итем дә әзер. Шатлыклы да көнегез бугай... Сыйлыйммы кайнар пәрәмәч белән, Арслан Шәвәлиевич?
Арслан болай да вакытсыз борчып йөргәнгә уңайсызланып:
— Кирәкмәс, апа, мәшәкатьләнмәгез Кичтән калган кәбестә шулпасы җылытып бирсәгез, безгә шул җиткән,— диде.
Алар чәй кайнаганны һәм аш җылынганны көткән арада табигать үзенең мәкерле эшен эшләде. Моңарчы гел үз иркендә, ачык кырда янган газ, корыч баллоннарга тыгызлап тутыргач, гүя иреген чикләү белән килешергә теләмичә, зур басым астында коллектордагы задвиж- каны бәреп чыгарды. Задвижка, юлында очраган беренче тимергә бәрелеп, очкын чәчрәтте, юл тапканга куангандай, ажгырып килеп чыккан газ, янар таулардан атылган ташкын сыман, кинәт шартлап кабынды да һавага ут өермәсе чөйде.
Моны беренче булып Атнабай күрде.
— Пожар! — диде ул, агарынып.
Өчесе берьюлы тәрәзәгә капландылар. Өермәләнеп күтәрелгән ярсулы ялкын, тирә-якны балкытып, йөрәккә шом салып, дулый-коты- рына. заводның челтәр-челтәр корпуслары, конус түбәләре, аның яктысында җете кызыл төскә кереп, барысы берьюлы яна төсле тоела
Тажиның төсе качты. Ул Арсланга күз төшереп алып, каушап, урындыкта яткан плащын кияргә тотынды, поднос белән аш күтәреп чыгып килгән Нәсимә апаны чак кына бәреп екмыйча, плащының бер жиңен кигән, икенчесен кимәгән килеш ишеккә ташланды
— Кая? —дип кычкырды анар Арслан Тажи кире борылып керде
Арслан командирларча коры тавыш белән *
— Паника куптармаска!—диде.—Син, Атнабай, машинаңны бар- ь
ла, хәзер үк монда алып кил. Бер жирдә дә тукталма, берәүне дә тык- § лама. Машина безгә кирәк булачак, аңладыңмы? Ә син. Тажи, чехлар $ киткәнме-юкмы, шуны белеш. Берсен дә утка якын җибәрмәскә Бер- * кемне! Эшчеләр заводны туктатсыннар да хәзер үк чыгып бетсеннәр. Мин пожар командаларына шалтыратам! *
— Шәһәргәме? а
— Башта идарәгә. 2
Бу минутта Арсланның акылы гажәп бер ачыклык белән эшли нде. > Телефоннардан шалтыраткан арада, ул хәвефнең кайсы яктан килгәнен * һәм беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәген чамалап өлгерде. По- < жар — завод белән газ склады арасында. Утны туктату өчен газ килү ® каналын — коллекторны ябарга кирәк. Хәзергә бу мөмкин түгел Мач- Г сус киемнәр һәм асбест мендәрләр килеп җитми торып, ут эченә таш- < лану — янып үлүдән башкага илтмәячәк. Иң яхшысы — зур команда- u лар килеп җиткәнче утны таратмый тотып тору.
Әнә шул фикерләр белән ашханәдән чыкканда, Кыңгыраулы Чишмәдән пожар командасы килеп житте. Ачы кычкыртулары һәм котырынып чапкан хутлары белән, ут янына җыела башлаган завод операторларының котын алып, җиде машина килеп туктады. Беренче машинадан җиргә җиз каскалы капитан Имаев сикереп төште.
Гобәйдуллин аны үзе каршылады. Тиз генә киңәшеп алдылар
— Әзер продукция складындагы газ янып бетми торып, янгын туктамаячак. Баллоннар кыза, аларның шартлау куркыныч бар,— дип кыска гына аңлатты Арслан.—Беренче чиратта баллоннар, шарлар өстенә су сиптереп, аларны кызудан саклап торырга кирәктер
Капитан аның белән шундук килеште, җиде машинаның икесен завод ягына, бишесен склад янына урнаштырды, су колонкаларының кайда икәнен сорашып белде. Бнш-алты минут үтүгә янгынчылар газ складын һәм заводны су белән коендыралар иде инде. Ләкин ут өермәсе шундый да көчле, кайнарлык күзгә күренеп арта бара, аны басарга идарә пожар командасының гына көче җитәрлек түгел иде.
— Кәлимәт машиналары ярты сәгатьсез дә килеп җитә алмас, халыкны күтәрергә кирәк,— диде Имаев Арсланга.
— Ни өчен?
— Канаулар, траншеяләр казыйсы бар Бер өч чакрымнан балчык тавы белән әйләндереп алырга кирәк Янгынның урылып бетмәгән игеннәрне, бөтен промыселны чолгап алу куркынычы бар. Күтәрә аласызмы халыкны?
— Күтәрәбез! — Арслан өзеп кенә җавап бирде дә. Тажи белән Атнабайны үз машинасында Кыңгыраулы Чишмәгә чаптырды, үзе Имаев машинасында якын-тирә авылларга чыгып китте
...Янгын бөтен Кәлимэтне аякка бастырды Шәһәрнең төрле якларыннан, каты кычкыртып, чинап, шашкын тизлек белән пожар машиналары чапты, берьюлы дистәләгән урыннарда телефоннар чылтырый башлады. Үзәк телефон станциясендә дежур кызлар — молния белән — Казанны, Лениногорскины. Бөгелмәне тоташтырдылар; Кәлимәт пожар депосы ШУНДУК Мәскәүгә хәбәр итте.
Әйләнә-тирәдә нинди гадәттән тыш хәл килеп чыга — иң элек горком секретаре җаваплы. Нәҗип Корбанов, янгын турындагы хәбәрне Арсланнан ишетү белән, шундук Мөстәкыймовка шалтыратты, хәзер
ук, сәгате-минуты белән, янгын булган жиргә барып җитәргә, пожар башлыклары һәм Арслан Гобәйдуллин белән бәйләнешкә керергә кушты. Тәртип әчеп, кешеләрнең иминлеге өчен беренче чиратта сез җавап бирәсез, диде. Аннары ул, Кәлимәтнең үзәк больницасына шалтыратып, баш врачны белеште, янгын урынына врачлар, сестралар җибәрергә, беренче ярдәмне күрсәтү өчен нәрсәләр кирәк, барын да алырга кушты.
һәм менә баш врач Капитонов белән өч сестраны утырткан ашыгыч ярдәм машинасы төнге асфальт юлдан томырылып алга чаба. Машина фарыннан төшкән яктылык төнге август урманын айкап уза, ачык кырга килеп чыккач, ике озын тасма әллә капларга чаклы сузылып, Кыңгыраулы мәйданында кабынган пожар ялкыннары белән барып тоташа төсле тоела иде.
Сәгыйдә йөрәгенең тамак төбенә килеп җитүен, гәүдәсенең уттай януын тоеп, арткы утыргычка башын салды. Ул бүген больницада дежур тора иде, аны пожарга барырга берәү дә кыстамады, ул үзе ялынып сорады; алырга теләмәгәч, ярсынып, ачыргаланып, иренең, Арслан Гобәйдуллинның, анда булуын, аларның аны алып бармаска хаклары юклыгын күз яше белән аңлатырга тотынды.
Машина пожар урынына якынайган саен, ярты күкне иңләгән янгын шәүләсе җете кызыл тан төсенә керә барган саен, аның куркуы арта төште, сулышы кысылды; вакыт-вакыт ул машина тизлегеннән һәм уйларының кайнарлыгыннан аңын җуяр дәрәҗәгә килеп җитә иде. Арслан бер генә минутка да аның уеннан китми; ул аның холкын, батыр йөрәкле икәнен белә, беркем барып кермәгәндә, беркем тәвәккәллек итмәгәндә, ул беренче булып ут авызына барып керер, балаларымны ятим калдырыр дип, йөрәге өшеп, котлары алынып уйлый, аның пожарда янган үле гәүдәсен күз алдына китерә, шуннан соң, ихтыярсыз башын күтәреп, пожар ялкыннары дулаган якка карый, машинаның тизрәк барып җитүен тели; аның күңелендә бер генә, тик бер генә теләк — әгәр инде ул ут авызына барып керергә өлгермәгән булса, шул акылсызлыкны эшләмәгән булса, аны һәлакәттән саклап калу, муенына асылынып, җылап-үгетләп, балалары хакына, Рәфигы белән Әлфиясе хакына аны утка якын җибәрмәү иде.
Аларны ике мәртәбә, йөрәк яргыч ачы тавыш белән кычкыртып, пожар машиналары узып китте. Сәгыйдәгә алар аның ирен, Арсланны күмәргә баралар кебек тоелды.
Пожар урынына барып җиткәч тә, дөресрәге барып җитәргә ике чакрымнар кала, аларны җәмәгать патруле туктатты. Сәгыйдәнең никадәр күңеле ашкынмасын, Арсланның исәнме-юкмы икәнен никадәр генә белергә тырышмасын, аларны эчкә уздырмадылар. Сәгыйдә монда бөтен нәрсә сугыштагы кебек ныклы тәртипкә буйсынганын аңлап алды. Аның машина эчендә тыныч кына утырып торырлык хәле юк иде, ул машинадан тышка чыкты, баш врач Капитонов белән сөйләшеп торган кызыл тасмалы патрульдән:
— Арслан кайда? Ник безне җибәрмисез? — диде.
— Нинди Арслан?
— Гобәйдуллин! Идарә башлыгы! Минем ирем! Ул монда булырга тиеш! Ничек инде сез аны белмисез? — дип Сәгыйдә, калтыранган куллары белән патрульнең җиңенә тотынды.
— Сонечка, тынычланыгыз, сөйләшергә комачаулыйсыз,—диде Капитонов, уңайсызланып.— Патруль каян белсен, ул бит шушы участокка куелган, үз участогын гына белә, аның эше—машиналарны регулировать итү... Барып җитү белән ачыкларбыз...
Шуннан соң Сәгыйдә, бераз гына тынычлангандай булып, киредән машина эченә керен утырды. Икенче постка килеп җиткәнче бер сүз дә дәшмәде. '
Ашыгыч ярдәм машинасы патруль күрсәткән урынга басу өсләре, түмгәкләр буйлап, чокырларга төшә-менә барды. Сәгыйдә хәзер күзләрен йомып бара алмый, ул бөтен барлыгы белән пожар мәйданына төбәлгән иде. Ул өермәләнеп янган утны күрә, кып-кызыл стена булып тезелгән пожар машиналарын күрә, өч чакрым тирәсе мәйданны уратып алып, атакага барган гаскәрләр кебек, тоташ сгена булып алга * омтылучы халыкны күрә, алар ана киноларда күргән яу кырын, һөҗүм а. картиналарын хәтерләтәләр иде. Сәгыйдә тагын сабырсызлана башла- ч ды. Капитоновның җиңенә кагылып: S
Анатолий Ефримович, ник килгән шул тамаша халык? Нишлиләр £ алар? — диде.
Баш врач, аңар таба борылмый гына: *
— Ут белән көрәшәләр,— диде. я
— Ничек көрәшәләр? °
~ Сез, Сонечка, перәме бала кебек. Күрмисезмени, балчык тау- > лары өяләр. Пожарның урылмаган игеннәргә кабынып, бөтен промы- * селны чолгап алуы мөмкин. *
Икенче постта ал арны бил турысы кызыл тасмалы милиция маши- ө насы каршылады. Машинадан каракучкыл-зәңгәр кительле өлкән лей- ® тенант чыгып. Капитонов белән кыска гына исәнләште дә үз машинасы < артыннан барырга боерды. *•
Алар ун минутлар чамасы пожар мәйданы читеннән бардылар. Тимер лафетларын туп көпшәседәй күккә чөйгән, ялкын төсле кызыл, ут янып торган пожар машиналары барысы бердәм күккә су аталар, су, томан булып, галәмәт дәү шарлар өстендә эленеп тора, пожар шәүләсендә салават күпере булып аллы-гөлле төсләргә кереп балкый иде.
Ашыгыч ярдәмне пожардан ерак түгел генә урында туктаттылар. Капитонов сестраларга аның рөхсәтеннән башка беркая да китмәскә, үз белдекләре белән бер нәрсә дә эшләмәскә кушты
Машина янына зур бер палатка китереп кордылар. Палатка эченә, җиргә матраслар җәйделәр. Кыр госпитале, медицина ярдәме күрсәтү пункты шуның белән әзер булды. Озак та үтми, брезент киемнәре төтәп торган бер кешене ут эченнән күтәреп чыгардылар. Сәгыйдә, йөрәге ачыргаланып, кычкырып җибәрде
— Арслан!
Юк, бу Арслан түгел, бу мәхшәр эченнән әле генә чыккан пожарник иде.
7
Янгын башланганга өч сәгатьләп вакыт узды.
Беренче каушау, ашыгу-каударлану чоры инде узган, нефть шәһәрләренең пожар командалары инде җыелып беткән, янгын сүндерүгә җаваплы кешеләр, үз вазифаларын яхшы анлап, табигать стихиясенә каршы һөҗүмне, фронттагы кебек, корыч тәртип белән, методик рәвештә алып баралар иде.
Арслан Гобәйду.-I.IIIII тәүге бурычның дөрес билгеләнгән булуын аңлады. Ут ялкынында зур монумент кебек басып торган завод, үз-үзлә- рен аямыйча, кара тиргә батып эшләгән янгынчылар, аларга ярдәмгә күтәрелгән нефтьче операторлар һәм әледән-әле пожарниклар урынына баскан таза яшь егетләр аның күңелендә заводның исән калуына нык ышаныч уяттылар, һәм шушы зур. авыр сынау сәгатендә ул бүгенге яшьләргә, комсомолларга карата кайчандыр туган уңайсыз фикеренең әкренләп юкка чыга баруын, «Зәңгәр ут» кичәсендә булган гамьсезлек, битарафлык, сүлпәнлекнең эзе дә калмавын күрде.
Аның үзенең кыяфәте танымаслык: завод ачу тантанасына дип киеп килгән яңа костюмы балчыкка, мазутка буялып. беткән, эшләпәсе белән галстугын салып, башына Атнабайның ямьшәйгән кепкасын чәпәп куйган иде. Утка каршы көрәшүчеләр белән бергә, теләсә нинди авыр участокка ташланырга, теләсә нинди заданиене икеләнми-нитми үтәргә әзер иде ул: тик завод кына исән калсын.
Казаннан вертолет белән очып килгән полковник Белоусов — уз гомерендә иң хәтәр ялкыннарны сүндергән кеше — янгын командалары башлыкларын һәм партия-хуҗалык җитәкчеләрен үз янына җыйды. Кәлимәт янгын командасыннан майор Алимов, яна заводның директоры Медведев, горком секретаре Мөстәкыймов, алар белән бергә Арслан Гобәйдуллин, баш врач Капитонов, стройдагы солдатлар кебек, Белоусовның командасын көтеп, тынып калдылар. Уң яңагында кайчандыр сүндерелгән пожарның җуелмас яра эзе утырып калган, чал кашлы Белоусов үзе сөйләмәде, хәлләрне генә сорашты. Аңардагы кырыс-җитдилек һәм хәрби командир төгәллеге кешеләрне кыска итеп, кирәген генә сөйләргә мәҗбүр итте.
Капитонов янгыннан дүрт кеше зыян күрүен әйтте: икесе җиңелчә яралы, икесенең битләре пешкән.
— Шәһәргә озаттыгызмы? — диде Белоусов.
— Юк әле, палаткаларга урнаштырдык.
— Бер минут кичекми шәһәргә озатырга.
— Тыңлыйм, иптәш полковник.
Алимов янгынның инде өч сәгать дәвам игкән булуы, пожар сүндерүдә алтмыш өч машина, бер йөз егерме сугышчы катнашуын әйтте.
— Складтагы газ тагын ничә сәгатькә җитәрлек?
Монысына Медведев җавап бирде.
— Ким дигәндә ике сәгать яначак.
— Складның шартлау ихтималы зурмы?
— Әйтүе кыен, иптәш полковник. Минутына җитмеш тонна су койдырабыз. Су шундук парга әйләнеп бара.
Полковник калган ягын сорашмады. Тәҗрибәле янгынчы обстанов- каны ачыклап өлгергән иде инде. Мөстәкыймовны ул уттан зарарланган кешеләр янына беркетте, майор Алимовка складлар янына көчне күбрәк тупларга кушты, Арслан Гобәйдуллин белән завод директоры Медведевны үзе белән алды: алар газ килү каналын ябу буенча аның төп консультантлары булырга тиешләр иде.
Тагын ярты сәгатьләр ут белән көрәшкәннән соң хәлләрнең кискенләшә баруы билгеле булды: сферик шарлар һәм баллоннар янында ялкын кызуы арта, янгын сүндерүчеләрнең хәле мөшкелләнә бара иде. Тагын ике кешенең медицина пунктына китерелүен хәбәр итте Мөстәкыймов. Газ каналын ябу — төп проблемага әйләнде. Вертолет белән алып килгән асбест плащларны киеп, бер-бер артлы өч янгынчы ут эченә кереп чыктылар, ләкин алар ярты юлдан борылалар, ут эчендә озак калу мөмкин түгел, ә газ бәргән урынны таба алмыйлар иде. Ут чыганагын эзләүне хәзергә туктатып торырга, янгынның сүрелә төшүен көтәргә булдылар. Ләкин шул мәлне коточкыч хәл булды, янгынга иң якын торган баллон гөрселдәп шартлады да, ракета кебек, артыннан ут өермәсе сузып, очып китте.
Шартлау дулкыны ике янгынчыны, аларга ярдәмгә ашыккан бер сестраны бик хәтәр читкә алып аткан, врачлар килеп җиткәндә алар аинарын җуйганнар иде.
Шартлау дулкыны алып ташлаган кешеләр арасындагы сестраның Арслан Гобәйдуллин хатыны икәнен белгәч, Мөстәкыймовның коты алынды. Нәҗип Корбановның: <Кешеләрнен иминлеге өчен сез җавап бирәсез»,— дигән дәшһәтле сүзе исенә төште. Бу хакта ул Гобәйдул- линга бер сүз дә әйтмәскә дип врач Капитоновны бик нык кисәтеп 90
куйды Аңын җуйган кешеләрне палата эченә урнаштырдылар, шәһәргә . озатканчы берәүгә дә күрсәтмәделәр
Хәзер газ каналын ябу кичектергесез иде инде. юкса, шарларның һәм баллоннарның бер-бер артлы шартлап, эшләгән бөтен эшне юкка чыгарулары, аннан да бигрәк завод өстенә барып төшеп, икенче пожар чыганагы булдыруы мөмкин иде. ♦
Арслан бөтен ачыклыгы белән анлап алды: сонгы сынау сәгате ь сукты. Сузу — җинаять, дистәләгән кеше гомерен өзүдән, заводны юкка $ чыгарудан бүтәнгә илтмәячәк. Аның иреннәре кысылган, күңелен ты- $ елгысыз ашкыну, тәвәккәллек биләп алган иде. £
Полковник ут эченә керергә яна нреклеләрне сайлый башлагач Арслан, соңга калудан курыккандай, ашыгып, аның каршысына килеп ♦ басты: а
— Рөхсәт итегез, иптәш полковник!
Белоусов, борын канатлары киерелгән, таштай нык чырайлы, таза. > нык гәүдәле Гобәйдуллиины күздән кичереп: *
— Ут сүндергәнегез бармы? — диде. <
— Бар, иптәш полковник. Күп мәртәбә... Рөхсәт итегез... ♦
Мөстәкыймов яралыларның хәлен әйтергә килгән иде.
Ул кинәт Гобәйдуллинның нишләргә җыенганын анлап алды «Бу- < лыр ул партизаннан,—дип коты алынды.— Аннары мин жавап би- * рергәме?»
Атылып Белоусов янына килде.
— Уйламагыз да! Уйламагыз да!! — диде ул, ашыгып, каушап — Горком исеменнән боерам: Гобәйдуллиины утка якын җибәрмәскә! Нәтиҗәсе өчен башыгыз белән жавап бирәсез!
Белоусов икеләнә калды Чыннан да! Зур бер идарәнең начальнигын һәлак итү — заводтан кыйбатракка төшәчәк. Ләкин Гобәйдуллин шул мәлне, солдатларча нык басып, аның каршысында калыкты
— Иптәш полковник, заводны да, кешеләрне һәлак итәбез. Ут чыганагын ябарга кирәк. Рөхсәт итегез. Әгәр... юк, сузарга ярамый, мин рөхсәтсез керәм!
Полковник аның бүртеп чыккан янак сеңерләренә, акыллы тәвәккәл күзләренә карап, Гобәйдуллинның рөхсәтсез дә керәчәген аңлап алды һәм махсус команда тупларга боерды
Су сиптерүче куәтле лафетларны ут чыганагына таба бордылар Өсләренә асбест плащлар кигән, гаять зур асбест җәймәне як-ягыннан тоткан унөч кеше, шулар белән бергә Арслан Гобәйдуллин, лафетлар яңгыры астында, дөрләп янган ут эченә кереп киттеләр...
8
Янгыр ява. Тимер каскалы, усал йөзле кешеләр аның өстенә янгыр яудыралар. Лафет көпшәсеннән атылып чыккан кайнар агынты, ут булып, аның битен, күзләрен пешерә. Ул битен капламакчы була куллары күтәрелми, кычкырырга, ярдәм сорарга тели — тавышы ишетелми.
«А-а-а...» — дип ыңгырашып җибәрә ул һәм күзләрен ача Битенең марля белән уралганын, өстенә кемнеңдер иелгән булуын тоя.
— Арслан абый . Хәлең ничек?
Чамадай тыш әкрен әйтелгән, үтә дә якын, үтә дә таныш тавыш аны анына китерә.
— Атнабай, синме? — дн ул, кипшенгән иреннәрен көч-хәл белән кыймылдатып.
— Мин, Арслан абый Чәй биримме.
Ул йотлыгып чәй эчә. Хәле кнтеп.
— Сүндеме? — дип сорый.
— Сүнде, Арслан абый.
— Ә завод?
— Завод исән. ,, ,
Ул шундук мендәр өстенә авып төшә. Ике сәгать буена, үлгән кешедәй, селкенми йоклый.
Икенче мәртәбә күзләрен ачканда, ул Атнабайның һаман \з янында утыруын аңлый. Битенең кайнар сулама япкандай сулкылдап торуын, колакларының шаулавын тоя.
— Сәгыйдә кайда?
— Залда ул...
— Керсен әле.
Атнабай дәшми. Арслан терсәкләренә таянып күтәрелә.
— Ник дәшмисең?
Атнабай аның марля арасыннан утлы күмердәй көйгән күзләрен күрә.
— Керә алмый шул...— ди әкрен генә.
Арслан мендәрдән башын күтәрә, өстендәге ак жәймәне читкә алып ташлый, аны яткырмакчы булып каударлана башлаган Атнабайны кул хәрәкәте белән жиңел генә читкә этәрә һәм идәнгә төшә. Пижамадан, ялан аяк, бите-башы марля белән уралган хәлдә, тотрыксыз адымнар белән ишеккә юнәлә, хәлсезләнеп, ишек яңагына сөялә. Атнабай аңар йорт башмагы кидерә, ятып торырга үгетли. Арслан ятмый, сүзсез генә кабинетына уза, язу өстәле янына утырып, машиналь рәвештә иске бер журналны актара, марля белән уралган битенә куллары белән баскалап карый да, китап киштәсенә төбәлеп, бик озак хәрәкәтсез утыра.
Аннары, нидер исенә төшеп, урыныннан тора, терәксез урындыкта яткан чалбарын кия башлый. Атнабай аңар киенергә булыша-булыша, хәвефле уйларын уйлый: «Сәгыйдә турында әйтим микән? Хушы китеп егылмасмы? Юк, әйтми торыйм әле, әкренләп әзерләрмен...*
Арслан өстен киенеп бетереп, кабинеттан чыга. Атнабай аны иңеннән алып, ипләп кенә кухня ягына алып чыгарга тели.
— Тамакка ашап алабызмы, Арслан абый?
Арслан дәшми. Туп-туры залга таба юнәлә. Атнабай, каршы килү мәгънәсезлек икәнен аңлап, аны бүтән үгетләми, тик, ул-бу булса дип, аңардан бер адым да калмыйча, саклап кына бара.
Зал ишеген ачып жибәрүгә ак халатлы ике хатын, сискәнеп, башларын күтәрәләр. Залның урта бер җирендә, биек өстәл өстендә, кызыл материя белән тышланган табут тора, табут эчендә Сәгыйдә ята. Идәндә —сулы ләгән, урындыкларда — сабын, губка, төрле зурлыктагы шешәләр. Ак халатлы хатыннар — Сәгыйдәнең больница иптәшләре — мәрхүмәнең гәүдәсен әле генә юып, яңа киемнәрен киендергәннәр булса кирәк. Түрдәге трюмоны, татар гадәте буенча, җәймә белән каплаганнар. Бүлмә бик тын. Одеколон катыш дару исе, почмакка өйгән ылыслардан таралган нарат исе килә. Төнлә булып >зган дәһшәттән соң гүя монда бөтен нәрсә ял итә...
Арслан ашыкмый гына табут янына килә. Башын кыңгыр салып, бер кулын чалбар кесәсенә тыгып, хатынының кәфен төсле ак йөзенә, йомык күзләренә һәм очлайган иягенә карап тора. Гәүдә б\ена сузып салган, салкын ак кулларын алмаш-тилмәш үз учында тотып, ашыкмый гына кире сала. Кергәндәге кебек салмак,’ тотрыксыз адымнар белән залдан чыгып китә.
Аның бөтен халәте, салмак атлап йөрүе, әйберләргә тотынып, хәлсезләнеп торуы, вакыт-вакыт нәрсәгәдер бик озак төбәлеп каравы аның әле йокылы-уяулы булуын, кешеләрне тораташ итеп катыра торган үлем дәһшәтенең аңына барып җитмәвен әйтеп торалар иде.
Төштән сон кешеләр килә башлады Веноклар алып килделәр. Баш киемнәрен салып, табут янына бастылар. Хатын-кызлар үксеп жибәр- мәс өчен, авызларын каплап, кызарган күзләрен куллары белән сөрг- кәләп алалар иде.
Нәжип Корбанов белән Лотфулла агай Арслан янында бик озак . утырып тордылар. Арсланны сөйләштерергә, аз гына булса да анын хәлен җиңеләйтергә кирәк иде. Арслан алар белән кул биреп күреште, сорауларына жавап бирде, үлем турында да, күмү хәсрәте турында >■ да, янгын турында да сүз кузгатмады s
Тик бер генә мәртәбә ул Атнабайдан: х
— Телеграмма бирдеңме? — дип сорады. о
— Бирдем,—диде Атнабай.
Берәр сәгатьтән Арсланнар квартиры халык белән тулды Промы- = селда эшләүче операторлар, инженерлар, Арсланны һәм Сәгыйдәне = якыннан белүчеләр, мәрхүмә белән хушлашырга, идарә начальнигының * хәлен җиңеләйтергә, кайгысын уртаклашырга жыела башладылар. <
Тажи Вилданов, халык арасыннан кысылып, эчкә узды. Нәжип е Корбановка, хәзер оркестр килеп җитәчәген, кабернең инде казылган - булуын, анда Арсланның энесе Габделхәй калганын хәбәр итте. Арс- - лан янына керергә кушты аңар Корбанов, ул сине ярата, янында * утыр, беркая да китмә, кешеләрне аның янына кертмә, диде
Арсланны күрүгә Таҗиның йөрәге өшеп киткәндәй була Марля белән уралган йөзенең нинди тойгылар кичерүен күрми ул. әмма бергә эшләүче иптәшенең, сабыр табигатьле, батыр холыклы дустының бөкрәя төшеп, койка читендә утыруыннан, хәрәкәтсезлегеннән, аның никадәр арыган, миңгерәүләнеп калган икәнен аңлый Кул биреп күрешкәч, юатыр сүз таба алмыйча, бу фаҗигадә үзенең дә гаебе бар сыман, тынып кала, көрсенеп куя. Иокы бүлмәсендәге өнсезлек, якында гына, күрше бүлмәдә генә ишетелеп торган сөйләшүләр, ишекләрнең ачы- лып-ябылуы аның күңелендә тормыш белән үлемнең янәшә яши алуы турындагы уйны кузгата. Ничәмә еллар завод өчен көрәште Арслан, пичәмә еллар кешеләргә тынгылык бирмәде. Завод әзер, аны пожардан йолып алып калдылар, ул жылы бирәчәк, шаулап-гөрләп эшләячәк...
Урамда кинәт мәтәм маршы уйнап җибәрделәр. Тынлыкны, өнсез- лекне әрсез рәвештә җимереп кергән бу аваз Арсланны чынбарлык дөньясына кайтарды. Ул. урыныннан кисәк торып
— Туктатыгыз музыканы! — диде.
Музыка аңар үлемнең чынлыгын, килеп туган хәлнең төзәтеп булмастай, кире кайтарып булмастай ачылыгын, дәһшәтен китереп җиткерде, хатынын күмәр вакыт җиткәнне аңлатып, балаларын исенә төшерде Кайда алар? Кайда балалар? Рәфикъ € ..................................................................................................................... шнләре-
нең үле гәүдәсен күрсәтергә кирәк .Моны ул, Арслан, үзе эшли алмаячак. Кем күрсәтер балаларга әниләрен, кем саубуллаштырыр? Кайнарланып, ачылып киткән аны бер кешене күз алдына китерде
Мөнәвәрә!
Әнә шул минуттан башлап, сабырсызланып һ-м ашкынып, у т Мөнәвәрәне көтте Тажи белой Атнабайдан минут сае i
— Килмәдеме әле? — дип сорады
Бу яңа тойгы мәрхүмәне озатырга килгән кешеләргә дә күчте. Кешеләр урамга чыгалар, юлларны карыйлар һәм. Арслан кебек ук ашкынып һәм борчылып кемнедер, бик кирәкле бер кешенең килеп җитүен көтәләр иде Ишек алдын тутырган чуар киемле халык тыенкы гына гүли, оркестрантлар җиз торбаларын муеннарына киеп, барабан-нарын җилкәләренә асып, бер чипа тәмәке тарталар, бортлары ачып куелган, кузовына зур хәтфә келәм җәелгән йөк машнпзсы, моторын
кабызган килеш, китәргә әзер булып тора, көткән кеше һаман юк иде әле.
Күрше хатыны Шәмсия кайгылы һәм \тә борчылган кыяфәт белән:
— Балаларны алып керергә ярыймы инде, аларга күрсәтәсезме? — дип киңәшләшергә кергәч, ишек алдындагы халык хәрәкәткә килде, әкрен генә ике якка аерылып, озын бер коридор ясады. Башына ике катлап зур яулык бөркәнгән, хәсрәтеннән тагын да кечерәебрәк калган, төенчек кадәр гәүдәле, сабыр йөзле Мәйсәрә түти; өстенә кара күлмәк, битен яртылаш каплап, кара яулык бәйләгән Мөнәвәрә халык ачкан коридордан үтә башлагач, көрсенеп куюлар, сак кына әйткән сүзләр ишетелә:
— Әнисе микәнни? И бичаракаем...
— Кара киемлесе апасыдыр инде...
Арслан килүчеләргә каршы чыкты. Атнабай аңар хәлне кереп әйткән иде. Әнисен җитәкләп килүче Мөнәвәрәне күрүгә — шып туктады. Мөнәвәрә дә бер генә мизгелгә туктады, Арслан белән баш кагып кына исәнләште дә, әнисен җитәкләгән көе, .мәрхүмә яткан бүлмәгә кереп китте.
Ике айдан җир туңды. Беренче кар яуган йомшак иртәдә Мәйсәрә түти Рәфикъ белән Әлфияне җитәкләп, урамга чыкты. Балалар кара җирне каплаган, күкне иңләп коелган кар күбәләкләренә нәни учларын сузып, сөенеп, чыр-чу килделәр. Кар җилпәзәләре эченнән тонык кына булып гудок тавышы ишетелде.
— Завод кычкырта, әби, әнә завод...—диде Рәфикъ. Сеңелесе дэ шуны ук кабатлады.
Ятим калган бу сабыйлар әтиләре өстенә нинди кайгы килгәнне акламыйлар иде шул...
1966—1967.
Әлмат.