Логотип Казан Утлары
Хикәя

ГӘРӘЙНЕҢ БЕР ҖӘЕ


I
в женә, ниһаять, укулар да бетте. Имтиханнарны |Ш /И әйбәт тапшырдылар. Барысы да шат, күңелләр ; . I W Eg 1 үтәренке.
' JL Гәрәй дә яхшы тәмамлады. Аның да күңеле.
менә шушы кояшлы матур көн кебек, аяз һәм якты.
•^Зһ^4 Бер караганда, тормыш дигәнең гаҗәп икән
Әле кайчан гына Гәрәй, күрше кызы Нәсимә белән икесенә бер төсле өр-яңа форма киеп, китап-дәфтәр тулы зур сумка тотып, беренче тапкыр мәктәпкә барган иде. Нәсимәнең бер кулында чәчәк иде Икесенең дә әниләре урамга чыгып озатып калдылар. Нәсимәнең әнисе Гөлсем апа бик борчылган иде: «Гәрәй, син малай кеше, күз-колак бул, яме, малайлар Нәсимәне кага-суга күрмәсеннәр»,— дигән иде.
Барысы да, әйтерсең, әле кичә генә булган. Уйлап карасаң — ун ел үтеп тә киткән. Бүген мәктәпне тәмамлау кичәсе, бүген өлгергәнлек аттестаты бирәчәкләр.
Гәрәй сәгатенә карап алды. Әле төш вакыты гына. Кич җиткәнче ул Нәсимә белән Иделдә су кереп, көймәдә йөреп кайтырга сүз куешкан иде. Гәрәй инде баядан бирле тәрәзәдәй күзен алмый- сигнал күренүен түземсезлек белән көтә. Элек алар бер-берсе янына тартынмыйча йөрешә торганнар иде Икенче ел инде Нәсимәнең әнисе Гөлсем ханым Гәрәйгә кырын карый, кызының Гәрәй белән дус булуын теләми. Гәрәйне урамда очраткан чакта да күрмәмешкә салынып узып китә.
Нәсимә белән Гәрәй, аңар карап, әлбәттә, очрашмый калмыйлар, элеккедән дә битәр бер-берен күрергә атлыгып торалар. Мәктәптә алар һаман бергә. Өйдә чакта тиз генә күрешергә кирәксә, хәбәрләшү өчен үзләре генә белгән яшерен сигналлары бар .. Менә хәзер дә Нәсимәләрнең почмак тәрәзәсеннән ак пәрдә яртылаш ачылып, кызыл чәчәкле кына гөле күренүгә, Гәрәйгә канат куйгандай булды, һәм ул, дөньясыи онытып, кичтән сүз куешкан урынга — бакча артына чапты.
Ул барып җиткәндә, Нәсимә инде чыгып өлгергән һәм, шаярып, сәрви агачлары арасына поскан, авыз эченнән ишетелер-пшетелмәс кенә нидер көйләп тора иде. Гәрәй яшел яфраклар арасыннан аның ак эшләпәсен һәм җәйге сары күлмәген күреп алды. Нәсимәне үсендереп җибәрү өчен, юри күрмәгән булып: «Күк-кү, күк-кү, сине эзләргә мөм-
куллары белән кешеләрне аралый-ера. һаман алга узмакчы булды. Бу ® хәлгә кинәт ачуы кузгалган Гәрәй тиз генә капка янына барып ? басты да: х
— Күрмисезмени, кешеләр чират тора бит!?—дип, тегенең юлын ®
бүлде. u
Матрос башта бер генә мизгел аптырап калды. Чират торучылар- < ВЫН исерек белән бәйләнергә теләмәвен күргәч, тагын батырая төште е һәм, Гәрәйне читкә этәреп, капканы ачарга сузылды Гәрәй тагын < аның каршына килеп басты — капканы ачарга ирек бирмәде. Гартка- и лаша торгач, ул, ялгыш эләктереп, матросның күлмәк жиңен төбеннән үк умырып чыгарды.
Чираттагылар тынып калдылар. Матрос, иелеп, өзелгән жиңен кулына алды, чынмы бу. әллә төш кенәме дигәндәй, жннне әйләндереп карады да, кинәт кабынып китеп, жицсез кулы белән яман кизәнә* кизәнә:
— Ни эшлисең син?.. Беләсеңме, моның өчен мин сине...-—дип Гәрәйгә ташланды. Ләкин ул. Гәрәйгә сукмакчы булып селтәнгәндә, ялгыш көймәче картка китереп бәрде.
Эш болайга киткәч, башкалар да түзмәде. Моңарчы бу ызгышка катнашырга теләмичә бер читтә карап торган ике таза егет, I әрәйгә ярдәмгә килеп, дулаган матросның кулын артка бик тиз каердылар. Кайдадыр якында гына кемдер колак тондыргыч ачы тавыш белән сызгырып жибәрде. Шау-шуга халык жыела башлады. Исерек матросның иптәше якынрак килде дә:
— Халит, милиционер килә, эләктергәнче. әйдә, үкчәне күтәрик,— диде һәм тизрәк китәргә борылды
Әмма алар китеп котыла алмадылар Шул арада бер милиционер белән дружинниклар килеп жнтте. Күп сөйләшеп тормастан. ике матрос белән бергә Гәрәйне дә бүлеккә алып киттеләр.
II
Гәрәй чыгарыш кичәсенә әнисе белән барды.
Бәйрәмчә киенгән классташлары һәм кунаклар тулы тур якты тал.а килеп кергәч. үл ннчскгср .нпырап калгы > н ел w ,НД» ту. ,,н у С КМ йорг кебек ияләшеп, күңелгә үз булып жнткән бу залга бүген сонгы мәртәбә кнтүен уйлагач, анар моңсу булып китте Ихтыярсыз, әйләнә- тирәсенә күз' төшерде. Бер ул гына түгел, бу мииутта бүтәннәр дә рларен шул.й хис итм»р. "««ьтер житдил»и,п х.лг.ии.р иде.
хин күпмү, дип, кая качтың сон син. сары күбәләгем?» — дип. әкрен генә тавыш биреп, ярату һәм сагыну хисләре белән аны эзләп йөрде
Нәсимә, кош кебек пырхылдап. кхаклар арасыннан очынып килеп чыкты да:
— Соңга калабыз ич. көймәләрне алып бетергәннәрдер инде' Нишләп шулкадәр озак эзлисең? — дип шаулатып көлеп жибәрде. һәм алар. ♦ кулга-кул тотышып, биек таудан йөгереп төшеп киттеләр.
Су буе. кырмыска оясы кебек, гөж килеп тора, (.ары ком өсте кояшта кызынучы халык белән тулы. Вышкадан сикерәләр, пароходлар кузгаткан дулкыннарга чайкалалар, көймәләрдә йөзәләр. Басмаларга бәйләп куйган жиңел көймәләр янында бер төркем яшьләр чират тора. Гәрәй белән Нәсимә дә шулар янына барып чиратка бастылар. Озак та үтмәде, пристань каршындагы кафедан бер кыз белән ике матрос килеп чыкты да, чиратсыз-нисез алга үтә башладылар. Куре- неп тора: матрослар кызмача. Бигрәк тә озын буйлысы бүртенгән. Чират торучылар ачулана башлагач, кыз белән янәшә үк баручы икенче матрос уңайсызланып шундук туктады. Ә теге колгасар матрос,
ГӘРӘЙНЕҢ БЕР >Ң»Е
Гәрәй, әйләнә-тирәгә каранып урым эзләгәндә, бераз алдарак утыручылар арасыннан Нәсимәнең кояш кебек балкыган йөзен күреп алды. Ул, матур ак кулын болган'
— Гәрәй-й!.. Безнең янга кил. мин сина урый алып куйдым,— дип дәшә иде. Ул Гәрәйнең үзе генә булмавын күреп, әнисе янына кысылыбрак утырды.
Нәсим.) көндезге сары күлмәген алыштырган — ак ефәк күлмәк кигән, куе коңгырт чәчен артка яткырып тараган; муенындагы яшькелт мәрҗәннәре, кузгалган саен, су өстендәге вак дулкыннар кебек җемелди иде.
— Ярый әле, килеп җиттең,— диде ул. Гәрәй килеп утыргач.— Юкса мин монда бик борчыла башлаган идем . Башка әллә нинди уйлар килеп бетте... Шундый шатлыклы көн... Ә сине ябып куйсалар. Уф! Ничек җибәрделәр?
Гәрәй, аның әнисеннән уңайсызланып, милиция идарәсендә ниләр булганын сөйләп тормады, чөнки Гөлсем ханым алар белән ым кагып кына исәнләште. Ул Нәсимәнең Гәрәйне күрүгә кинәт җанланып киткәнен һәм ана таба борылып елмаеп сөйләшкәнен өнәп бетермәде булса кирәк, ризасыз бер төс белән тамак кырып куйды. Ә Нәсимәнең моңа исе дә китми, аның үз кырыгы кырык. Классташларыннан берәрсе күзенә чалынды исә, искитмәле ачыш ясагандай
— Илдусны күрегез әле. Илдусны...— дип гаҗәпләнә.— Нинди важный утыра, министрмыни!. Әтисен күрсәң, әтисен! Үзе—милиционер. үзе шук малай кебек, шаярып-көлеп кенә йөри
Илдус Абдуллин белән дус булса да. Гәрәй аның әтисен якыннан белми иде. Көндез милиция бүлегендә очрашканнан сон. аны монда тагын күргәч, Гәрәйгә бераз уңайсыз булып китте һәм шул якка бүтән карамаска тырышты.
Тиздән сәхнәгә мәктәп директоры Шәрифҗан Вәлиевич, укыту бүлеге мөдире, класс җитәкчеләре, ата-аналар советы членнары чыгып кызыл постау җәелгән зур өстәл янына утырдылар. Шәрнфжан Вәлиевич унынчы класс укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән тәбрикләде:
— Алда сезне зур тормыш, зур эшләр көтә. Тормыш дигәнен гел ал да гөл булмый, сикәлтәләр, төрле киртәләр дә очрый. Әмма, анар карап, чигенергә ярамый. Нык булырга, кыенлыкларны җиңә белергә кирәк. Шунсыз зур максатка ирешеп булмый,— диде.
Гәрәй бу кичәдә үзен ничектер икегә бүленгәндәй хис итеп утырды. Идел буендагы күңелсез вакыйга онытылды Күзе сәхнәдә булды, чират җиткәч, аттестатын барып алды. Болар бар да ихтыярыннан тыш. узеннән-үзе эшләнде. Ә колагында Нәсимәнең әледән-әле пышылдап кына әйткән сүзләре булды...
Кичәнең беренче өлеше беткәч, ата-аналар. укытучыларның күбесе өйләренә кайтып киттеләр. Тәнәфес вакытында эскәмияләрне коридорга. күрше бүлмәләргә чыгарып, стена буйларына күчереп куйдылар. Иркенәеп калган залда оркестр уйный башлауга, күпләр шундук пар- пар чыгып биергә тотындылар. Барсының шатлыгы йөзенә чыккан, бу шатлык һәркемнең көлемсәр карашында, оча-куна йөрүләрендә сизелә иде. Бер-берсенә карашып алуга. Гәрәй белән Нәсимә дә. алдан сүз куешкандай, шундук кулга-кул тотышып җиңел көйгә бии башладылар.
Балл чактан бергә уйнап, бергә укып үскән бу кызның үзен дә, тормышын да 1 әр әй яхшы белә. Әнисе аның мәгариф бүлегендә эшләү белән бергә, тиздән диссертация якларга, галим булырга җыена. Аны бик тәккәббер кеше, мәктәп директорлары аның белән сүзгә килмәскә тырышалар дип сөйлиләр. Нәсимәнең әтисен Гәрәй бары бер тапкыр, былтыр пароходта үтеп китешли кызы янында булган чакта гына күрел калды. Кешеләр әйтә, имеш, ул, хатынының тәккәбберлеге белән киле-
мәлгә уйланып торды Менә ул Нәсимәнең дустанә күз карашын күрде, ♦ шуннан соң җиңел сулап, елмаеп куйды һәм эчке дулкынлану белән х җырлый башлады о
Күктә кояш. җир.1ә гмлар,
Алда юллар, юлда мин
Күктә йолдыз, җирдә син — Җан сейгәнеи гелгә тин
Донья матур, донья кин! <
Ә
Гажәп хәл, һәркемгә таныш булган һәм еш башкарыла торган бу * җыр бөтен залның игътибарын үзенә җәлеп итте Үзара сөйләшүләр дә. уен-көлкеләр дә кинәт бетте, барысы да. Гәрәйне әле генә кургәндән, сәерсенеп тынып калдылар.
Гәрәйне чынлап та танырлык түгел ул уз җырына үзе дулкынлана һәм эченә сыймаган шатлык хисләрен иптәшләре белән уртаклаша иде. Бу хисләр башкаларга да якын тоелган булса кирәк, кинәт башкалар да бер тавыштан аңар кушылып җырларга тотындылар
Җыр кузгаткан хисләр шундый күп иде, мәктәп белән саубуллашканда һәрбер класска аерым-аерым кереп йөрделәр, парталар арасына утырып карадылар
Аннары алар төркемнәре белән Идел буена төшеп киттеләр. Әле кояш чыкмаган, еракта. Каравыл таулары турысында офык чите алсуланып кына килә, тынып калган Идел өстендә, хыял кебек билгесез һәм өмсендергеч матур булып, таң шәүләсе ята иде.
һәркемнең аеруча якын күргән дусы бар икән. Әле бер. әле икенче пар төркемнән ничектер сиздерми генә аерылып китә яки су өстеид» чайкалган көймәләр янына тукталып кала иде Икәү ген > калып бер мәл сүзсез баргач, Нәсимә ин яраткан укытучысы — әдәбиятчы Галич апасын мактан сөйләде һәм үзенең дә әдәбият укытучысы булырга теләгәнен әйтте. Аннары ул:
— Гәрәй, ә син кем булырга телисең5 — дип сорады
— Минме? Мин җырчы булам, диде Гәрәй 1 ш кинәт әйтеп ташлаган бу сүзләрдән хәтта үзе дә уңайсызланып калды
Дөресен генә әйткәндә, үзенең киләчәге, кая укырга барасы турында ачык итеп уйлаганы, нинди дә бүлсә гәпле бер фикергә килгәне юк иде әле Гәрәйнең Аның күңеле әллә кайларга ашкына Бнск яр өстеннән Иделгә карап хыялга чумып утырган минутларда мәһабәт пароходлар Да йөртәсе, галәм дәрьяларын гизүче космонавт та буласы кил« Ә соңгы вакытта аны бүтән теләк, үзенә-үзе атап әйтергә дә базымы җитмәгән яңа бер хыял дулкынландыра, ерактагы якты маяк уты кебек, үзенә чакырып тора башлады Концертларда, радио тапшыруларында
шэ алмыйча, өеннән чыгып китәргә мәжбүр булган да шуннан әйләнеп кайтмаган Мәскәүдә гыйльми эштә икән. Гәрәй аны бер күрүдә яратты: бик ачык, кече күңелле кеше Нәсимә төскә-биткә әнисенә тартым булса да, холкы белән нәкъ әтисе һәркайчан ачык йөзле, шат күңелле булыр
Биеп туйгач, барысы бергә залны янгыратып җыр җырладылар, ф уеннар уйнадылар. Түгәрәк уен вакытында Гәрәйне уртага тартып чыгардылар да «Җырла да җырла» — дип кыегын башладылар.
Гәрәй каушады, кып-кызыл булып кызарды, җырлый белмим нч мин, дип тизрәк уртадан чыгып китәргә теләде Кызлар, бер-берсенә куллары белән тотышып, аны чыгармадылар
— Беләбез, беләбез' Сиздермәгән булып йөрмә.— диделәр Гәрәй җырламый калу мөмкин түгеллеген аңлады. Ләкин ул тагын оятка кала язды. бу минутта анын бар белгән җыры кинәт онытылган булып чыкты, һәм ул, пи башкарырга белмичә, аптырап калды «Алдан хәзерләп куярга башка да килмәгән»,— дип, кашларын җыерып бер
ГУРӘПИЕҢ БЕР ҖӘЕ
ул үзенең яраткан җырчыларын тыңлый һәм. аларга ияреп, үзе дә гел жырлап йөри иде.
— Бик дөрес итәсең, Гәрәй. Сиңа жырчы булырга кирәк. Синең тавышың матур, моңлы... Мин моны күптән сизеп киләм, син әллә личек менә рухланып җырлый беләсең. Тыңлаучыларның да күңелен кузгатасың...—диде Нәсимә.— Мин үзем менә жырлаган чакта кемне дә булса уйлап, кемгәдер атап жырлыйм . Син дә шулаймы?.. Әгәр шулай булса, әйт әле. син бүген теге жырны кемгә атап җырладың?..
Гәрәй кызның ике кулыннан тотып:
— Әйтимме?.. Дөресен әйтсәм, ачуланмассыңмы? — дип аның күзләренә карады.
— Әйт. әйт. Тик дөресен әйт... Билгесезлектә газапланганчы, хәзер үк әйт, берьюлы ачыклансын...
— Алайса бел: мин сине уйлап җырладым, сиңа гына атап җырладым... Мин һаман сине уйлап жырлыйм,— диде Гәрәй, ул кинәт Нәсимәне кочаклап алды һәм, күзләрен йомып, аны битеннән үпте...
Су буйлап алар озак йөрделәр. Иртәгә тагын шунда очрашырга сүз куешып, таң алдыннан гына кайтып киттеләр.
III
Пристаньнан берничә километр түбәндәрәк. елганың уң як ярындз. биеклеге һәм мәһабәтлеге белән бөтен Идел буена атаклы Каравыл тавы тора. Хәзерге Кызыл яр поселогы урнашкан урында борынгы заманнарда болгарның зур крепосте булган диләр. Дошман яулары кинәт килеп төшмәсен өчен, сигналчылар әйләнә-тирәне шул тау башыннан күзәтә торган булганнар, тауның исеме дә шуннан калган дип сөйлиләр.
Гәрәй белән Нәсимә иртәгесен әнә шул текә кыяташ төбендә очраштылар. Нәсимә, башын күтәреп югары карауга
— Әбәү, бигрәк текә, өскә җимерелеп төшмәгәе...— дип хәйран калды һәм ихтыярсыз артка чигенде.
— Әле түбәннән шулай ул. Әгәр түбәсенә менеп карасан. бөтенләй исең китәрлек...
— Минем анда бер дә менгәнем юк бит әле. Гәрәй, әйдә меник...
Тарихи риваятьләрдә телгә алынган бу атаклы тау башына Гәрәйнең моңарчы да берничә тапкыр менгәне һәм. түбәндә салмак кына чайкалып аккан киң Иделгә карап, озак-озак уйланып утырганы бар иде. Нәсимә әйткәч, ул тагын җилкенеп китте һәм озак уйланып тормастан
— Әйдә менәбез... Киттек! — диде.
Каравыл тавы, су төбеннән үсеп чыккандай, текә кыяташ булып күтәрелгән һәм аның елгага караган ягы жил-янгыр ашаудан, картлар бите кебек, җыерчыкланып беткән. Аның түбәсенә турыдан гына һич тә менәрлек түгел. Гәрәй белән Нәсимә уңга борылдылар һәм, тирән тарлавык эченнән бераз барганнан соң гына, сөзәгрәк яктан күтәрелә башладылар.
Болан да бөркү көн тиздән тагын да кыза төшкәндәй булды. Гәрәй рюкзакка салып бәрәңге, икмәк, термос белән салкын су алган иде. Башта сизелмәсә дә. үргә менә торгач, ул да авыр тоела, иелеп калку ташларга, тал-чыбыкларга тотынганда әле бер. әле икенче якка авышып йөдәтә башлады. Кызудан Нәсимәнең дә битләре алсуланды, маңгаена, күз төпләренә вак-вак тир бөртекләр бәреп чыкты Тарлавыктан чыгып тауның беренче кәрнизенә күтәрелгәч, тын алырга туктаган бер арада, ул кыя читенә якынрак барып карамакчы булган иде.
— Юк. юк. моннан карама, бераз гына түзә күр.— диде Гәрәй, аны туктатып — Бу әле тауның яртысы гына Әнә теге өркәч түбәне күрә- 102
сейме? Шунда менеп житкәч карарсын. Аның бөтен кызыгы да шунда: иң югарыдан карауда...
Бераз ял итеп алдылар да тагын юлга кузгалдылар. Тачнын бу ягы артык текә булмаса да, зур-зур ташларны һәм ишелеп төшкән урыннарны читләтеп үтәргә туры килә иде. Калку ташларга, җир астыннан чыгып торган агач тамырларына тотына-тотына, тнрләп-пешеп күтәрелә ♦ торгач, алар, ниһаять, Каравыл тавының түбәсенә менеп җиттеләр һәм ы күз алларында ачылган чиксез-кырыйсыз күгелжем киңлеккә хәйран 3 калып озак карап тордылар.
Тау башы вак чикләвек агачы белән капланган Тауның нәкъ урта- 5 сында, куе ботакларын як-якка жәеп, бакырдай саргылт кәүсәле а мәһабәт нарат үсеп утыра. Шуннан сулдарак текә киселеп төшкәч □ кыяташ итәгендә салмак кына тибрәлеп һәм кичке кояш нурларында = иркәләнеп Идел ага. Аның өстендә ак тасмадай күбекле эз калдырып ? үткән теплоходлар, кәрваннар моннан караганда тартмадай гына булып 2 күренә иде. Аларның бер-берсенә юл бирешеп кычкырткан гудоклары таш кыялар, тарлавыклар арасында бәрелә-сугыла югарыга менеп * җиткәнче хәлсезләнеп бетә һәм тонык кына булып ишетелә иде. Кайда- ® дыр еракта яңгыр ява булса кирәк, аргы яктагы күгелжем урманнар ® артыннан бөтен офыкны каплап өер-өер кара болыт күтәрелеп = килә иде.
— Нинди киңлек... Иге дә юк, чиге дә... Әллә ниләр уйлата, күңел- * ләрне җилкетә,— диде Нәсимә, күзләрен зур ачып бер мәл карап тор- < ганнаи сон.— Кара әле, Гәрәй, җыр да шулай бит күңелне әллә е кайларга алып китә, әллә ниләр уйлата... Шулаймы?..
— Әйе, дөрес әйтәсең, җыр да шулай,—диде Гәрәй, аны кулыннан ° алып.— Мин шуңа гаҗәпләнәм, бер үк фикер ике кешенең башында берьюлы ничек туа икән?
Тауның Иделгә таба авышкан ягында, теге баһадир нараттан сулдарак, яртылай җиргә иңеп кергән зур салпы таш бар. Гәрәй белән Нәсимә, коры чыбык-чабык җыеп, шул таш янында учак ягып җибәрделәр. Бераз көл төшкәч, бәрәңге күмделәр. Төрле сүз арасында Нәсимә бүген монда чыгар алдыннан әнисе белән үпкәләшкәнен әйтте
— Шуны һич аңламыйм, синең белән дуслашканны яратмый, шуның өчен ачулана,— диде.— Ә мин, үч иткән кебек, сине күрми тора алмыйм, һаман синең хакта унлап кына йөрим
Учак янында шулай сөйләшеп утырганда кинәт кайдадыр югарыда дөбердәп күк күкрәп үтте. Күтәрелеп карасалар, Идел аръягыннан каты яңгыр килә икән. Бая урманнар артыннан күтәрелеп килгән кара болыт күк йөзен яртылаш каплап өлгергән, көнбатыш якта әле сүнеп бетмәгән шомлы кызгылт шәфәкъ яктысы гына тонык булып балкый, һава бик бөркүләнгән иде. Әйләнә-тирәдә бар табигать, барча җан иясе ничектер тынып, сагаеп калган. Каршыдагы баһадир нарат кына, бернигә исе китмәгәндәй, караңгы күк фонында горур басып тора иде
Менә көнбатышта соңгы шәфәкъ балкышын да болыт каплады. Каяндыр бәреп чыккандай, чикләвек агачларын шаулатып һәм учак утларын тузгытып кинәт дымсу җылы жнл исә башлады. 1агын күк күкрәде һәм агач яфраклары өстендә шыбырдап эре яңгыр яварга тотынды
Гәрәй белән Нәсимә башта теге баһадир нарат төбенә барыл посмакчы булганнар иде. Янгир бик каты бәреп явә башлагач, анда барып җитәргә вакытлары калмады. Әйберләрен тнз генә рюкзакка жыеп алдылар да әлеге таш астына кереп ышыкландылар.
Тиздән караңгылык тагын куера төште һәм тирә-юньдә берни дә күренмәслек булды. Шомлы төн карасын телгәләп, кузләрне чагылдырырлык ялт-йолт итеп баш очыннан гына яшен камчысы чыкылдап үтте, аннары тву-ташларны тетрәтеп тагын күк күкрәде һәм шундук
якында гына жир астыннан янар таудай ут фонтаны бәреп чыкты. Каты жил аның очкыннарын йолкын алып әйләнә-тирәгә тузгыта башлады. Бу хәлдән тәмам коты очкан Нәсимә
— Гәрәй, бу нинди тамаша?! Мин куркам...— дип кычкырып җибәрде һәм калтыранган куллары белән Гәрәйгә тотынды.
Гәрәй башта үзе дә куркуга калган иде. Яраткан кызың шул хактз әйтеп, җылы тәне белән дер-дер килеп сина сыенганда, куркуынмы белдерергә ярыймы соң! Өстенә коелган утлы очкыннар муенын, битен пешерә башлагач, ул, зиһенен жыеп, югарыга карады һәм баягы баһадир наратны яшен сукканлыгын аңлап, җиңел сулап куйды. Нарат төбеннән очына кадәр дөрләп яна, давыл аның утлы күмергә әйләнгән тармакларын, ылысларын әйләнә-тирәгә тузгыта икән. «Ярый әле шул нарат төбенә ышыкланмадык, югыйсә һәлак буласы икәнбез»,— дип шомланып һәм сөенеп уйлады Гәрәй.
Ул Нәсимәне тынычландырырга өлгермәде, ут өермәсенә әйләнгән нарат, төптән киселгәндәй, жи.т уңаена янтая башлады һәм меңнәрчә чаткылар чәчрәтеп һәм тончыктыргыч кызу төтен бөркеп, утлы ябалдашы белән гөрселдәп ауды. Куркудан миңгерәүләнеп калган Нәсимә еламсыраган тавыш белән.
— Ух, харап булдык...— дип кенә әйтә алды һәм хәлсезләнеп сыгыла башлады.
Гәрәй аны чак кына тотып калды һәм, башыннан, калтыранган иңнәреннән сыйпый-сыйпый:
— Курыкма, Нәсимә, куркырлык берни дә юк,— дип тынычландырырга тырышты.— Нарат кына ауды, бары шул гына. Тынычлан, матуркаем, тынычлан инде. Әнә давыл да басыла. Хәзер, туктагач та кайтабыз да китәбез...
Давыл, дөрестән дә озакка бармады. Күк күкрәве һәм яшен яшьнәве таулар артына, далага таба үтеп китте. Аргы яктан искән жил болытларны куып таратты да тиздән үзе дә хәлсезләнде, тынды. Яңгыр да туктады. Аяз күк йөзенә йолдызлар калыкты, су өстендә пароход утлары, йөзмә маяклар җемелдәп күренде. Куаклыкта кыюсыз гына кош-корт черкелди башлады. Дәһшәтле давыл корбаны — янып бетмә-гән нарат кына, яуда яраланган батыр сыман соңгы сулышын алып—- әле һаман чатнап куя, янган ылыс һәм чәер исле ачы төтен бөрки иде.
— Менә әйттем ич, үтте дә китте,—диде Гәрәй, Нәсимәне юатып — Я, үксемә, тынычлан... Өс-башыңны рәтлә дә, өйгә кайтабыз... Ишетәсеңме, әйдә кайтабыз дим.„
Әмма Нәсимә аны ишетми дә, аңламый да. Аркасы белән ташка сөялгән хәлдә нсәнгереп тик тора һәм әледән-әле сискәнеп куя иде. Әйтеп-әйтеп тә төшендерә алмагач, Гәрәй дә шомга төште һәм, ахыр чиктә, аны култыклап алып кайтырга чыкты Нәсимә, миңгерәү кеше кебек, аяк астына карамыйча, абына-сөртенә атлады, һаман үкси-үкси кайтты. Тау башыннан төшкәндә берничә тапкыр чак кына егылып харап булмый калдылар, бөтен өс-башлары буялып бетте.
Алар поселокка кайтып кергәндә вакыт бик соң түгел иде әле. Урамнарда чокыр-чакырлар яңгыр суы белән тулы, кайбер йортларның рәшәткәләре, капкалары аударып ташланган, һәркайда каты давыл эзе күренеп тора иде.
Олы урам чатыннан үткәндә Гәрәй Нәсимәнең өс-башын магазин уты яктысында күреп аптырап калды кызның сары күлмәге дә, ак эшләпәсе дә балчыкка былчыранып ала-кола төскә кергән һәм манма су булып чыланган. Юеш чәче маңгаена, битләренә төшеп ябышкан. Йөзендә җан әсәре юк. Күзләре ничектер мәгънәсез карый, үзе һаман бөтен гәүдәсе белән калтыранып үкси иде.
Гәрәй аны өйләренә хәтле озатып куйды. Әмма кыз, кайтып җиткәч тә, үз өен танымагандай, капка төбендә тик тора бирде. Гәрәй аны 104
урамда ялгызын калдырырга арусынмыйча. калчаны үзе шакыды һә*, эчке яктан I өлсем ханымның өйалды ишеге ачканын ишеткәч кенә, аиын күзенә күренмәс өчен, ашыгып китеп барды.
IV
Ьмк нык йончылган һәм шомга төшкән Гәрәй өйгә кайт.' белән а ятып авыр йокыга талды. Албасты баскан кебек куркыныч төшләр в күрел газапланды, берничә мәртәбә сулышы кысылып уянды, тирләп бетте. Бераз тынычланып тагын йокыга китте исә, күз алдына кабат ш шул коточкыч давыл килеп баса, тагын шул яшен суккан ялгыз а ут-нарат өстенә ава башлый һәм, аягы-кулы бәйләнгәндәй, талпына s алмыйча гажнз булып кала иде. Менә аны тагын кемдер \ята кебек ~ тоелды. Әмма бу юлы саташу түгел, баш очында әнисе басып тора иде. ?
— Гор әле, Гәрәй, өстенә киен,— диде ул борчу лы тавыш белән 2 Әле таң атмаган, бүлмә эче караңгы, ярым ачык ишектән түр якта .
ут яктысы күренә, кемнәрнеңдер сөйләшкәне ишетелә иде. Гәрәй, йокыдан уяна алмыйча ®
— Иртә ич әле, таң да атмаган., йоклыйсым килә,— дип стенага е.
таба борылып ята башлаган иде. =
— Гәрәй, әйдә гор әле. Әнә анда сине сорап килгәннәр,— дип, әни- “
се тагын аның иңбашына кагылып алды. и
Шул арада түр яктан әтисенең ачулы тавыш белән <
— Нәрсә ул анда иркәләнеп ята?! Төрт тә уят үзен,—дип кычкырта- ә нын ишетеп, йокыдан тәмам айныды һәм, шундук барысын да абай- < лап. йөрәге жу итеп китте.
Тиз генә торып, жинсез майкасын, әле кибеп тә өлгермәгән чалбарын киде дә, калтыранган куллары белән чәчләрен рәтли-роли. түр якка чыкты. Эре шакмаклы сары эскәтер жәелгән өстәлнең бер ягында Нәсимәнең әнисе Гөлсем ханым белән милиция лейтенанты Абдуллин, каршы якта Гәрәйнең әтисе утыра иде. Аны да хәзер генә уятканнар курәсең: өстендә буй-буй сызыклы пижама гына, әле йокысы да ачылып житмәгәи.
— Менә шул үзе,—диде ул, Гәрәйгә ачулы карап —Әнә сине эзләп килгәннәр. Сөйләп бир син ничек шул хәлгә төштең-'.. Син сабын түгел инде, үзен әчеп үзен жавап бирергә тиешсең
Гәрәй аптырап калды һәм, бер мәл ни әйтергә белмичә уйлап торганнан соң
-- Ни өчен жавап бирергә? Мин берни д.< аңламыйм,—диде
— Кара син аны, артистмыни, ничек килештереп кылана' —дип. кинәг Гөлсем ханым кабынып китте аның матур йөзен.» зәһәре чыккан, күзләре көйдереп алырдай карын иде.— Син монда акламаган булып кыланып утырма, жинантенне барыбер яшер.» ал массын
— Гөлсем апай, ни сөйлисез сез? Нинди жннаять? Тиктомалдан шулай ярыймыни?...
— Бу нәрсә, жннаять эзе түгелмени? Менә чалбарың узс әйтеп тора, кызыл балчыкка буялып беткән ләбаса
— Буялса соң? Янгир яуганга мин гаеплемени?..
— Я, жигте. диванага салышып утырма маяда Гя ем ханымның ачудан бөтен гәүдәсе калтырый, ул көч-хәл белән генә тыелып тора иде —Бу нәрсә, жннаять әзе түгелмени'. Нәсимәнең күлмәге дә нәкъ шундый кызыл балчыкка буялган Димәк, сез бергә булгансыз, син. юлбасар, аның котын алгансың, куркытып көчләгәнсең
Гөлсем ханым сүзен әйтеп бетерә алмыйча, ярсуыннан сулышы кысылып, өстәлгә сыгылып төште һәм кычкырып елап жнбәрдс Ә Гәрәй тик шунда гына, ни турында сүз барганын аңлап, оялудан жнр астына кереп китәрдәй булды
— Шулай мөмкинмени? Ни сөйлисез сез? — диде Гәрәй һәм гаепсез икәнен кабат исбат итә алмаячагын тоеп, коелып төште: — Юк, Гөлсем апай, һич тә алай түгел, уйлый да күрмәгез. Инә очы хәтле дә гаебем юк. Әгәр ышанмасагыз, әйдәгез, Нәсимәнең үзеннән сорагыз...
— Ничек сорыйсын... Син аның котын алгансың. Телдән яздыргансың син аны, бер авыз сүз әйтә алмый ул. Стенага борылып яткан да үкси дә үкси.
Моңарчы сүзгә катнашмыйча тыңлап утырган милиция лейтенанты Гәрәйгә берничә мәртәбә гаҗәпләнеп карап алды, тамак кырып куйды. Әмма телдән аны-моны белдермәде. Өстәлдә яткан кара күн портфеленнән бер бит кәгазь, авторучка тартып чыгарды.
— Ярар, хәзер монда ызгышып торудан мәгънә юк,— диде ул, Гәрәйгә беравык игътибар белән карап торганнан соң.— Сине, егеткәем, хәзер үк кулга алырга кирәк иде дә, ярар инде, вакыт бик соң, бүгенгә өеңдә кун. Иртәгә сәгать унга милиция бүлегенә кил, шунда сөйләшербез. Ләкин, кара аны, беркая да чыгып китәсе булма, шул хакта менә монда кул куй...
Үзләре генә калгач, Гәрәй өйдәгеләргә барысын да сөйләп бирмәкче булган иде. Әтисе тыңларга да теләмәде, ышанычсызлык белән кулын селтәде дә йокы бүлмәсенә кереп китте. Соңгы вакытта ул гомумән еш кына кызып китүчән, юкка-барга бәйләнүчән булып киткән иде.
Ә Гәрәй бу нахак бәладән гажиз калды һәм йокыга китә алмыйча газапланып бетте. Бер-ике тапкыр күзенә йокы керә башлаган кебек булса да, шундук сискәнеп уянды һәм, бизгәк тоткан кебек, бөтен гәүдәсе белән калтыранып ятты. Аннары кисәктән генә күңеленә шик төште: милиция лейтенанты тагын килер дә бүлеккә илтеп ябып куяр кебек тоелды. Вакыт-вакыт ул хәтта аның аяк тавышын да ишеткәндәй булды һәм тиз генә торып тәрәзәдән карады. Әллә ничә тапкыр бер торып, бер ятып тәмам алҗып бетте, нервалана башлады.
Шулай газапланып ята-ята йокыга талган бер арада өйалдыңда кыңгырау шалтыраганы ишетелде. Түр яктан әнисе кузгалып ишек ачарга чыкканчы Гәрәй инде сикереп торган, йокыдан арынып өлгергән иде. Кинәт аның йөрәге тагын жу итеп куйды: димәк, аны кулга алырга килгәннәр... Озын-озын уйланып торырга вакыт юк, хәзер үк чыгып качарга кирәк... Әйе, хәзер үк...
һәм ул шулай эшләде дә. Кем килгәнен ачыклап тормады. Әнисе тышта ишек ачып тегеләрне керткән арада, Гәрәй күлмәген, чалбарын тиз генә киде дә саклык белән генә тәрәзәдән бакчага сикерде. Таң әле беленеп кенә килә иде. Куркудан күзенә ак-кара күренмәде. Башын ия төшеп, юеш агачлар арасыннан жан-фәрманга чапты да чапты. Биек яр читенә килеп чыккач та туктамады, сукмак-фәлән дә карап тормады. Эңгер-меңгердә сөзәгрәк күренгән бер җирдән түбән ташланды һәм, мәтәлеп төшә-төшә, чак кына аягын-кулын сындырмады. Әмма үзе бу минутта авырту сизмәде, яр төбенә тәгәрәп төшеп житү белән, тиз генә аягына басты да абына-сөртенә чапты.
Идел аръягыннан дөньяга беренче нурларын сирпеп кояш чыкканда, Гәрәй инде Каравыл тавы башына менеп җиткән иде. Ул бик алҗыган, басып торырлык та хәле калмаган иде. Бераз ял итәргә теләп, ташка аркасы белән сөялеп утырды... «Тукта, мин монда ник мендем соң әле?» — дип, гаҗәпләнеп үзеннән-үзе сорады, әмма нинди дә булса жавап таба алмады.
Кояш югары күтәрелгән саен яктырак балкый, катырак җылыта. Бар табигать яңа туып килгән матур иртәне шатланып каршылый. Әйләнә-тирәдә күбәләкләр оча, чәчәктән-чәчәккә кунып, умарта кортлары бал җыя. Чыр-чу килеп төрле кошлар, чикерткәләр черкелди. Кичә кич давыл аударган чикләвек куаклары, үләннәр, тураеп, яшәреп тора. Бары тик төнге дәһшәтле давыл корбаны — яшен сугып кара күмергә
I айләнгән бәхетсез нарат кына алан уртасында җансыз ята иде. Бу т кояшлы матур иргә дә, шифалы саф һава да — хәзер инде болар берсе дә анын өчен түгел иде
I Бу минутта I әрәй дә үзен әнә шул бәхетсез нарат хәлендә хис итте.
- Әле кичә кич кенә дөнья матур, дөнья киң иде. Шушы биек Tav башында киләчәк тормыш юллары турында хыялланып утырдылар Бөтен ф юллар ачык, барысы да мөмкин, бөтен дөнья шатлык һәм бәхет белән тулы иде. g
Мен.» болар һәммәсе дә бер төн эчендә чәлпәрәмә җимерелде. Хәзер “ ул зур һәм якты дөньяда япа-ялгызы торып калды кебек...
Шул чак аны куа килүчеләр тавышы ишетелә башлады Алар күбәү 5 бугай, этләре дә бар кебек. Үзләре күренмәсәләр дә, Гәрәй аларнын “ якынаюларын сизә, әле бер, әле икенче якка ташланып котылырга ♦ тырыша, әмма куркудан тез буыннары калтырый, бар көченә чапса да. £ ерак китә алмый. Тиз арада аны. өч яктай камап алып, кыя читенә ? кысрыклап китерәләр. Башка чара калмагач, ул күзен йомып кыя таш- я тан төпсез упкынга ташлана һәм куркып., уянып кнтә
Гәрәй күзен ачып тирә-юньгә караганнан соң да бер мәл аңына < килә алмыйча утырды Ул күңелсез уйларга талган хәлдә аркасы белән ташка сөялеп утырган көе, үзе дә сизмәстән, изрәп йокыга киткән икән. * Аркасы тирләгән, йөрәге дөп-дөп кага, сулышы кысыла. Әмма шуны- < сына шат: бернинди куа килүче юк, барысы да авыр төш кенә булган u икән.
Бераз тынычлангач, таудан төшеп Иделдә су керде, күлмәген чайкап таш өстенә киптерергә җәеп куйды, чалбарын, туфлиләрен чистартты һәм, кая барырга, нишләргә белмичә, аптырап калды Өйгә кайтып күренү турында хәзер уйларга да ярамый, шундук тотып ябачаклар. Иң яхшысы — Казандагы Җәмилә әбисе янына ычкыну, ләкин юлга бер тиен дә акчасы юк...
Пристань белән Каравыл тавы арасында Паром пристане дип атала торган бер култык бар. Гәрәй, күңелсез уйларга чумып, каңгырып йөри торгач, шул култык читенә килеп чыкты һәм анда «Бурлак» исемле кечерәк кенә буксир пароходы күрде. Яр буенда зур-зур якорьлар, чылбырлар, тимер чыбыктан үрелгән юан арканнар өсме тора; бер төркем магрос шуларны пароходка төяп маташа иде. Гәрәй пароход турысыннан тиз генә үтеп китәргә тырышты Бераз баргач, пристань ягыннан яр буйлап килүче бер кешене күреп алды әлеге кешенең кулында чемодан, яныннан зур бер эт килә иде.
Гәрәй курка калды. Тизрәк шыларга кнрәк. Ләкин кая5 Бер якта су, каршы якта текә яр Кирегә чапса, тагын теге пароход яныннан үтәргә туры киләчәк. Яхшылабрак караса, сул якта текә ярны кисеп чыккан тарлавык бар икән. Гәрәй тарлавык буйлап йөгерде дә зелпе куаклары арасына кереп посты
Әмма ул тын алырга да өлгермәде, аның эзеннән иснәнә-иснәнә, бөтен тарлавыкны яңгыратып өрә-өрә, теге кешенең кара эте килеп чыкты һәм ярсып өрә башлады
Ул арада этнең хуҗасы да килеп җитте.
— Ярамын! —дип кискен ител дәште ул.—Я, Пират, җитте, тынычлан... Артык шаяра башладың әле син. Болай булсаң, бел аны, бәйдән ычкындырмам
Чын спортчы кебек төз, таза гәүдәле, киң җилкәле, утыз яшьләр чамасындагы кеше иде бу. Киеменә караганда, елгачы булса кирәк. Өстснә зәңгәрсу китель, башына соры эмблемалы биек фуражка кигән.
Бөтен кыяфәтеннән үзенә ныклы ышану һәм тормышыннан канәгать булуы күренеп тора иде.
— Син монда нишләп йөрисең? — диде ул, Гәрәй агач башыннан төшкәч.
Гәрәй ни әйтергә белмичә бераз уйланып торганнан соң:
— Эм... болай гына,— дип ык-мык итеп куйды һәм бөтенләй теле бәйләнеп башын түбән иде.— Берни дә эшләмим, болай гына йөрүем. Су кереп кайтып килә идем...
Елгачы аның хәлен сизенде бугай, бүтән сораштырып тормады. Игътибар белән карап алганнан соң:
— Нишләп торабыз әле без монда? —диде.— Әйдә чыгабыз ..
Ерганактан чыккач, ул Гәрәйне тагын бер тапкыр баштанаяк күздән кичерде һәм. үзен генә калдырып китәргә теләмәгәндәй, яр күләгәсенә утырып бераз ял итеп алырга булды. Зур чемоданын ачып бер кирпеч кара икмәк, колбаса чыгарды, хәнҗәр хәтле зур пычак белән аларны тслем-телем турады. Әйберләр арасыннан бер шешә аракы, стакан табын алды да.
— Бүген рәтләп ашаган да юк әле, вакыт тими Әйдә утыр, бераз тамак ялгап алыйк,—диде һәм, бер стакан аракыны бушаткач, чыраен сытмый гына тамак кырып куйды.
Гәрәйнең беркайчан да аракы эчкәне юк иде Мондый кнң күңелле кеше ярты стакан салып биргәч, кыстатып торырга арусынмады Кулына колбаса кисәге алды да, нәкъ аның кебек итеп, берьюлы голт итеп йотып җибәрде һәм, кинәт сулышы кысылып, катып калды. Тамак төбен, бөтен эчен, ут йоткандай, нидер яндырып үтте, күзләреннән яшь бәреп чыкты һәм колбаса кисәге кабып җибәргәннән соң гына көчкә тын алды. Елгачы үзе әйткәч кенә, Гәрәй моның аракы түгел, су кушылмаган чиста спирт икәнлеген белде.
Эчкәндә кыен булса да, спирт кызуы тиздән Гәрәйнең бөтен тәненә таралды, ничектер рәхәт, җиңел булып китте. Елгачыны Галләм Галнев дип йөртәләр икән Үзе яр буенда торучы «Бурлак» пароходында беренче штурман булып эшли, хәзер аның авылда үлгән әнисен күмеп кайтып килеше икән. Сүз арасында Гәрәй дә, теле ачылып китеп, нинди авыр хәлгә эләккәнлеген сөйләп бирде. Гәрәй сүзеннән туктагач, Галнев үзалдына сөйләнгәндәй.
— Шулайдыр, кыяфәтең бик мөшкел Күрү белән сизеп алдым. Ярдәм итәсе иде бит сина —дип әйтеп куйды һәм, кашларын җыерып уйланып торганнан соң, чырае яктырып китте: — Әйдә безнең пароходка, безнең бер матрос җитми, капитанны күндереп булса... бик үзсүзле кеше инде болай..
Алар <Бурлак»ка кайтып җиткәндә, команда яр буендагы йөкләрне палубага төяп бетергән һәм юлга кузгалып китәргә җыена иде. Гәрәйнең күзенә ташланганы шул булды: Галиевне берәүләр коры гына исәнләшеп, икенчеләре, киресенчә, чын күңелдән кайгысын уртаклашып, хәл-әхвәл сорашып каршыладылар. Пиратның да командага мөнәсәбәте шундыйрак булса кирәк; хуҗасы белән кул биреп күрешүчеләргә ул койрыгын дустанә селкеп җавап бирә, коры гына исәнләшүчеләргә йоннарын тырпайтып карап тора иде. Пароходта Гәрәйне белүче дә бар икән. Алгы палубада трап янында җыелган матрослардан берсе бик гаҗәпләнгән тавыш белән:
— Менә гаҗәп... Күрегез әле: танымыйсызмы бу асыл кошны? — дип кычкырып җибәрде.
Шул якка борылып карауга, Гәрәй хәйран калды: аның каршында өченче көн көймә алырга чират көткәндә бәрелешкән һәм бергә милициягә эләккән колгасар матрос Халит басып тора иде. Штурман Галиев, капитан белән сөйләшә-сөйләшә кызыл почмакка кереп киткәч, палубада калган Гәрәйне кичәге танышлары камап алдылар һәм
төрлечә шаярта башладылар Арада нң әтәчләнүче һаман шул Халит булды
— Синен белән кабат очрашуга әйтеп бетергесез шатмын' — диде ул —Шундый тәртип саклаучы булгач, мин аны чынлап та рәтлерәк бәндә дип уйлаган идем, ә ул безнең ише бер штрафник икән...
— Кем әйтте аны. нишләп штрафник булыйм мин? — диде Гәрәй ♦
— һи. кара син аны. ялганларга да өйрәнеп алган Хәер, бездә -
беркем дә үзен штрафннкка санамый, ничек итеп булса да әйбәтрәк 2 пароходка китәргә тырыша Ярар, зыян юк, әгәр капитанга тәлинкә ** тота белсән. син дә монда озак күгәреп ятмассың, бу әжәл тагарагын- 3 нан тиз котылырсың. а
Шул чак Гәрәйне кызыл почмакка капитан янына чакырттылар, s Ьарып керсә, газета-журналлар жәеп куелган өстәл янында штурман = Галиев белән капитан нәрсә турындадыр җанланып сөйләшеп утыра- ? лар. Капитан чигә чәчләренә чал кергән, зур күз тирәләрен вак жыер- 2 чыклар баскан, киң, калку маңгайлы, илле яшьләр чамасындагы кеше иде.
— Син безгә матрос булып керергә телисенмени? — диде ул, Гәрәй- ®
гә түгәрәк күзләре белән бер мәл карап торганнан соң - Тик шунысы ° уңайсыз, янында документларың юк икән. Гәрчә Галләм Галневнч = әйтә. сине яхшы бсләм, ди. Алай булгач, ярар инде, документларыңны » соратып алдырырсың. Ә хәзергә эшли тор Югыйсә хәзер безгә, сал * йөртергә керешкәч, матроссыз кыен булачак. <
Эшнең болай тиз җайлануына Гәрәй җиңел сулап куйды һәм ярдәм * ИТКӘН өчен Галиевкә рәхмәт тулы күзләре белән каран алды Ә штур- < ман корт чаккандай
— Нинди сал тагын ул? — дип кинәт кабынып китте.— Нинди акыллы башы уйлап чыгарган аны? Без сал йөртүче түгел ләбаса. Приказларын алмаска, яхшылан сөйләшергә кирәк иде
— Сөйләшеп тә карадым, барыбер риза булырга туры килде Анда урманчылык зур бәлагә тарыган Кыш буе әзерләгән салларының Пөгерек елгада утырып калу куркынычы бар икән Иделгә чыгара алмыйлар, су сай. ди.
— Калса соң. Без гаеплемени' Сал йөртә торган пароход җибәрсеннәр.
— Барырга булгач, барырга инде. Бүтән пароходларга су сай. бары без генә керә алабыз
Капитан бүтән берни дә әйтмәде Фуражкасын батырып киде дә кызыл почмактан чыгып китте. Ә штурман исә, I әрәйне алгы палуба астына алын төшен, алты кешелек кубрикта ана буш карават һәм урын-җир күрсәтте
— Менә монда безнең рулевойлар, матрослар тора, син дә шулар белән булырсың Кайсы вахтага чыгасын мин үзем әйтермен,—диде.
Гәрәй кубрикта бер үзе генә калды. Ул әле рәтләп урнашырга да өлгермәгән иде. тышкы яктан пароход көпчәкләре шаулый башлады, аяк астында палуба чайкалып куйды Гәрәй түгәрәк иллюминатордан тышка карады һәм тау битенә урнашкан җиләк-җимеш бакчалары. Поселок храмнары, пристань складлары бер якка аргка габз агы-луын күрде Димәк, пароходның кузгалып китүе шушы иде Ниһаять, эләкмичә исән-сау котылдым бугай, дип. җтжел сулап куйды ул.
VI
«Бурлак» Наратлы пристанена кич кенә барын җитте
Урманчылар поселогы Пөгерек елганың сул як ярына, сөзәк тау битен» урнашкан. Ул ек яктан >рман бел» каплап алынган. Олы
урамы түбән очы белән елгага килеп терәлгән турыда бер генә катлы кечерәк дебаркадер тора. Каршыдагы такта рәшәткә белән уратып алынган агачлар арасыннан — ул поселокның ял паркы иде булса кирәк.— күңелле музыка, шаярган-көлгән тавышлар ишетелә иде. Дебаркадердан бераз югарырак саллар рейды башлана: бөтен су өстен диярлек каплаган саллар рәт-рәт тезелеп, ерактагы борылыш артына кадәр сузылып киткән, аларның исәбе-хисабы юктыр шикелле. Дымсу- талгын һавада ылыс исе, чәер исе аңкый. Елганың уң ягында, кичке тынлыкка талган моңсу тугайлар өстендә, ак томан күтәрелеп килә иде.
Пристаньга житәрәк «Бурлак», поселок белән исәнләшкәндәй, сузып кына гудок кычкыртты. Аның көр тавышы йокымсыраган тугайлар. урманнар өстеннән яңгырап үтте. Шундук каршыдагы өянке башларына кунаклаган каргалар, куркып уянып, колакларны тондырырлык итеп кычкыра башладылар, яр five бала-чага белән тулды.
«Бурлак»ны монда көтеп торганнар икән. Дебаркадер янына туктауга, пароходка зур таза гәүдәле, сары мыеклы, урта яшьләрдәге бер кеше килеп керде.
— Исәнмесез, дуслар, сау-сәламәт килеп җиттегезме?.. Иң элек танышыйк әле, рейд начальнигы Митрофанов булам мин,— диде ул, капитан белән кул биреп күрешеп.— Яшерен-батырын түгел, безнең бар ышаныч сездә. Әгәр дә бер ай эчендә бу салларны Иделгә чыгарып бетермәсәк, болар барысы да монда киләсе елга хәтле торып калачак...
— Нигә үз буксирыгыз белән тарттырмыйсыз? — диде капитан, пристаньнан чак кына түбәндәрәк ярга борыны белән терәлеп торган кечерәк кенә пароходка күрсәтеп.
— «Урманчы»ны әйтәсезме?.. Тарттырабыз, бер генә сәгать тә тик тормыйбыз. Әмма су бик кими. Ул үзе генә көзгә хәтле дә ташып бетерәчәк түгел.
Ул бик ашыктырса да. «Бурлак» командасы килү белән үк эшкә керешә алмады. Әйләнә-тирәдә күтәрелеп килгән куе томан юлга чыгарга мөмкинлек бирмәячәк. Аннары «Бурлак» командасы таныш булмаган сай сулы, гаять бормалы елгада сал тагып төнгә каршы беренче рейска барыбер чыга алмас иде.
— Алайса сезнең кешеләр без алып килгән якорь һәм лотларны, чылбырларны бушата торсыннар,—диде капитан, үзара киңәшкәннән соң.— Безнең егетләр бераз ял итеп алсын. Әнә яр буенда парк ачык бугай, вахтадан буш булган кешеләргә йөреп керергә мөмкин. Салны иртәгә яктыргач буксирга алырбыз... Ләкин кисәтеп куям, егетләр, әйбәт кенә йөрегез, бер көнге кебек, артыгыздан жалоба килерлек булмасын.
Командага шул җитә калды. Вахтадан буш булган кешеләр, шундук өс-башларын алыштырып, поселокка ашыктылар. Гәрәй башта пароходта калырга уйлаган иде, әмма рулевой Шәүкәт аңа күп сөйләнергә бирмәде;
—• Безгә яр буена чыгу гел эләкми, җае туры килгәндә, әйдә, бераз җилләнеп керик,— дип. ирексезләп алып чыкты.
Пароходта шапшак кына киенеп йөргән матросларны, кочегарларны, майлаучыларны хәзер танырлык та түгел иде. барысы да киң балаклы кара чалбар, кайтарма зәңгәр якалы, ачык изүле ак күлмәк кигән. Йөзләре дә ничектер ачылып киткән.
Пристань каршындагы яр өстендә «Урман шавы» дигән кафе бар. Пароходтан төшкәч, бер төркем бурлакчылар, папирос, шырпы алырга дип. шунда кереп киттеләр. Повар Зәйнәп белән Гәрәй, эчкә кермичә, аларны тышта көтеп торырга булдылар һәм, икәү генә калгач, бер-бер- сенә сынаучан карашып алдылар.
Киң ак халат киеп йөргәнгәме. Гәрәйгә Зәйнәп пароходта гәүдәгә юанрак һәм елак чырайлырак булып күренгән иде. Хәзер ул ак күлмәк-
™ ничектер жЛнакланып калтай Калку күкрәге «стекла комсомол значогы җемелди. Күз карашымы, тешләрен елтыратып елмаюымы шунда, Нәсимәне хәтерләтә иде.
— Кичә Кызыл ярда бу Халит белән тәмам харап булдык, ояты ни тора, диде ул. Безнең Халит ш\ л инде УЛ, кешечә генә йөри белми. Әтәч кеоек сугышырга гына тора. ' ♦
Бераздан кафедан бурлакчылар килеп чыктылар Алар анда бер а у найдан азрак төшереп тә алганнар булса кирәк, йөзләре кызара төш- £ кан, тавышлары көр Ә Халитны танырлык та түгел. Күкрәген киергән, . авызында папирос, фуражкасын кыңгыр салган иде. Зәйнәп янына килеп туктагач та, ул иптәшләренә борылып күз кысып кхйды һәм бик хәйран калган кыяфәт белән.
— Әмма өлгер дә соң безнең Зәйнәп, чуртаннан һич ким түгел,— =
диде —Яна егет килеп урнашырга да өлгермәгән, ул аны сихерләргә £ дә керешкән. Кешесе адәм рәтле булса, бер хәер иде, ичмасам, тапкан - бит кемгә кызыгырга... ф
Зәйнәп аның болай сөйләшүенә күнегеп беткән булса кирәк, аз гына да каушамады һәм ачуланып та тормады Нәкъ үзе кебек итеп.
— Ярар, ярар, телеңә салынма,—диде —Бу тикле дә сыек булыр- “
сын икән. Башкалардан әллә ни сизелми дә, ә син шундый гәүдәң э белән бөтенләй җебеп төшкәнсең, ни сөйләгәнеңне дә уйламыйсың .. <
— Зыян юк ла, күп уйласак, тиз картаерсың диләр ич. °
— Ә син күп булмаса да, бераз уйла Югыйсә кичәге кебек, тагын <
сайга утыруың бар. •
Барысы да шаулашып көлеп алдылар. Халит үзе колагына да и элмәде. Тартып бетергән папиросын ташлап, икенчесен кабызды да.
— И, куйсана, көйсез кайнана булма әле.—диде.—Әйдә, тизрәк паркка барып җитик, юкса соңга калабыз, ябылуы мөмкин
Урман кебек куе парк халык белән тулы Капкадан кергәч тә үзәк аллеядан унда, якты итеп яктыртылган мәйдан уртасында, бөдрә чәчле, чандыр гына гәүдәле бер егет тырышып-тырышып баянда уйный, аның тирәсендә парлашып яшьләр бөтерелә, әмма биючеләрнең күпчелеге кызлар икәнлеге күренеп тора иде. Халит моны мәйданга килеп керүгә абайлап алды һәм күтәренке тавыш белән:
— Менә кайда җәннәт! —дип, телен шартлатып куйды. Хатын-кызлар да шундук игътибар иттеләр һәм, баянчы яна көй уйный башлауга, эле берсе, әле икенчесе килеп, үзләре матросларны биергә чакырырга тотындылар. Халит башта Зәйнәп белән биемәкче булган иде, әмма кыз ничектер эләкмәде.
— И соңга калдың ич. без монда бергә биергә сүз куешкан идек. Син гафу ит инде,— дип җавап бирде һәм бераз аптырап калган Гәрәйне биергә үзс алып чыкты.
Халит телдән берни дә әйтмәде, кашларын җимереп карап калды. Ә Гәрәй, бии башлауга, тагын Нәсимәне хәтерләп авыр сулап куйды
Моннан соң инде ул үзен ничектер авыраеп калгандай хис итте, теләр-теләмәс кенә биеде. Аның кинәг кәефе китүен тиздән Зәйнәп тә сизде һәм, рәшәткә читенә килеп туктагач
— Җитте, бүтән биемибез,— диде.— Егетләр, теләсәләр, биесеннәр Әйдә, без пароходка кайта торыйк.
Паркта биек наратлар арасында кичке салкын сизелми, әле һаман җылы иде. Капкадан чыккач, Гәрәй кинәт чирап куйды Ачык яр буенда һава салкыная төшкән, үләннәргә чык кунган һәм бөтен дөньяны караңгы бушлык йоткан шикелле. Шулай да пароход тормышы, кешеләр турында Зәйнәпнең дусларча сөйләгәнен тынлап бару, әледән әле беләге белән кагылып киткәнен тою ана ничектер рәхәт иде.
Караңгыда ниндидер чокыр аша үткәндә, Зәйнәп, абынып егылмас
өчен, Гәрәйнең беләгенә тотынды һәм шуннан соң инде яр өстена чыккач та һаман шулай култыклашып бара бирде.
— Син безнең матросларга гаҗәпләнмә,— диде ул.—Нишләмәк кирәк, алар шундый бераз адашкан халык, кыскасы, штрафниклар инде.
— Ничек инде, ни өчен?
— Дөнья булгач, төрлесе була. Күпчелеге ниндидер гөнаһ өчен яхшы пароходлардан куып чыгарылган халык. Арада башка җиргә эләгә алмаучылар, булдыксызлар да бардыр.
Зәйнәп барысыннан да хәбәрдар, һәркемнең ни өчен «Бурлакжа эләккәнен яхшы белә икән. Көтмәгәндә Гәрәй аннан:
— Син үзен ничек эләктең соң? — дип сорады.—Гафу ит. болай гына, үзен башлагач кына соравым. Әгәр әйтергә ярамаса, кирәкми, әйтеп торма.
— Мина нәрсә, мина барыбер...— Бераз уйланып торганнан сон, Зәйнәп үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды. — Хәер, анысын миннән башка җиткерерләр әле, безнең пароходта сер саклап тормыйлар.»
VII
Гәрәй әле генә башын мендәргә төрткән шикелле иде, ни арада яктырып та өлгергән сок! Ул кемнеңдер төрткәләвенә сискәнеп уянып китте һәм бер мәл аңына килә алмыйча ятты. Күзен ачып караса — каршында Халит басып тора.
— Күрегез әле бу йокы чүлмәген, әбисенә кунакка килгәнмени!..— диде ул, брезент бияләйле кулы белән биленә таянып.— Тегендә бөтек команда тирләп-пешеп салны буксирга тагып йөри, ә бу аксөяк монда йокы симертеп ята... Тор әйдә, тизрәк кыймылда, синең өчен анда буксирны мин ташымам бит.
Аның өстендә кояштан уңып беткән җиңсез майка, башында иске соры беретка, биленә җиз якорьлы киң кара каеш салган. Кичәге типтерүнең нәтиҗәсе булса кирәк, күз төпләре шешенке, чырае чытык иде. Ул өстәлдәге чәйнектән бер стакан чәй агызып эчте дә. тагын да яманрак җпкеренә-җикеренә, кубрик ишеген ачык калдырып чыгып китте.
Гәрәйне вакытында дәшәргә онытканнар яки берәрсе юри уятмаган булса кирәк, югыйсә бөтен команда авралга катнашкан вакытта кубрикта йоклап калмас иде. Ул тиз генә киенеп палубага чыкканда, кояш инде шактый югары күтәрелгән, пароход сал янына килеп туктаган иде. Беренче штурман белән рейд начальнигы салның аргы башында бүрәнә бәйләмнәрен исәпләп, аркылы-буйлы тарттырылган корыч арканнарның ныклыгын тикшереп йөриләр иде.
Бөтен халык эшләгәндә түбәндә йоклап калуы өчен Гәрәйгә уңайсыз булып китте, бу минутта һәммә кеше аңар шелтә белән карыйлар кебек тоелды. Әмма телдән аны-моны әйтүче булмады. Мостикка менеп баскан капитан җиз рупорын алып кешеләрне әледән-әле ашыктыра, һәркем үз эше белән мәшгуль; Халит арткы палубадан корыч буксирны салга күчереп маташа иде.
— Нәрсә хәйран калып торасың, бар салга төш,— диде ул.— Мин буксирны моннан биреп торам, ә син салдан торып тарттыр.
Гәрәй салга сикереп төште дә буксирны икенче башыннан тарта башлады. Бик тиз тирләп чыкты. Беләктән юан корыч буксир гаять авыр һәм, җитмәсә, энә очыдай тырпаеп торган тимер чыбык очлары кулны чәнчә иде. Аның хәлен капитан да сизеп алды һәм башка матросларга да салга төшәргә кушты. Бишәүләп тотынгач, эш җиңе-ләя төште, буксирны салга бик тиз эләктерделәр.
«Урманчы» пароходы сал тартып юлга чытып бара икән ₽
~ к“Д“ылдь",бьп. егетләр, озак.-днп. капитан ашыктырыр- I" тотынды.- Әнә кешеләр китеп баралар ннде. ә бет әле һаман рейдта казынабыз Кәлнмул.тнн. Мортазин. тизрәк бу.тытыт тнзрак' Р ♦
Пароходта капптапны яратмыйлар бутан. Гәрәйга шхлай тоелды Әйткән сүзен тыңлыйлар, кушканны зшлиләр. әмма берсе да ә.ылы сүз белән телгә алмый Ә Халит аны үзе юкта «Аяклы устав»,—дип кенә йөртә һәм жае чыккан саен аныи исеменә усал сүз әйтми калмый:
Бу хәтле дә формалист, бу хәтле дә үз сүзле булыр икән. Юк кына нәрсә өчен шелтәли-шелтәли тәмам теңкәгә тиен, сархны кайна тый бетерә бит Хәер. Гәрәй дә аны күрүгә пичектер каушап кала, мөмкин кадәр аныи күзенә чалынмаска тырыша. Түгәрәк күзләре белән сынаучан караган минутларда капитан аны үтә күрәдер һәм хәтта күңелендә ф ниләр ятканын да сизәдер кебек иде
Салны кабул итеп барысы да палубага күтәрелгәч, капитан кулына * рупор алды да: ' а.
— Хәзер кузгалабыз, һәркем үз урнында булсын'—диде һә.м, гудок £ кычкыртып, салчыларга якорьны күтәрергә сигнал бирде <
Пароход агым уңаена борылып, түбәндә көпчәкләр -<йләнә башла- u гач, корыч буксир тиздән скрипка кылы кебек зыңгылдап тартылды. < һәм ярты елганы биләп алган кәрван акрын гына кузгалып китте. Яр * буена жыелган урманчылар, сал бәйләүчеләр кәрванга хәерле юл теләп * озагып калдылар.
«Бурлак» пароходының капитаны да. штурманнары да Пөгерск елгада эшләгән кешеләр түгел, монда фарватерны белмиләр иде. Алар- га ярдәмгә урманчылар үзләреннән лоцман бирделәр. Наратлыдан Иделгә чыкканчы кырык километр чамасы арада шул кеше юл күрсәтеп барачак.
Саллар, төрле баржалар, баркаслар шыгрым тулган кысынкы рейдны артта калдырып, ачык фарватерга чыккач, «Бурлак» бар куәтен* эшли башлады, корыч буксир тагын да катырак тартылды. Пароход көпчәкләре кузгаткан уйнак дулкыннар бер-берсен ашыктырып артка тәгәриләр, як-якка җәелеп, ярларга качалар: кечерәк кенә пароходның бөтен елганы уятып шундый зур салны тартып барсын күреп һәркем үзендә көч арткандай сизә, күңелендә горурлык хисе уяна иде.
Вахтадай буш кешеләр, аврал беткәч, кызыл почмакта иртәнге ашны ашадылар да ял игәргә таралдылар Халит рубкага менеп штурвал көпчәге янына басты Гәрәй палубаны себереп, юеш швабра белән ~ вакыт юк иде.
утыруга, тагын куркудан тел сел китүен хәтерләп
ш». м,о,з«.»------------------ ,-------- И» ЧИ» 3 ..... м гает
чыкты. Ак халат, кмфак nnr.ni. кык плита янында йорүл-н бит трт т- лары алсуланган Г.трайпс ................................................ )Л кинәт туктап. ч..л..к т .pen таклы,
бе.ътн гена палубага кзйаы ла бер чат сүзсез генә карап ...рды Уннары нелеп УЧЫ белән чн.т .геннан су алаы да Гәрәйнең муенына чәчрәтте һәм. кемгәдер охшатып булса кирәк, үтә житди кыяфәт белән.
— Вахтада торганда йокларга рөхсәт ителми,—диде.
Көтмәгәндә су чәчрәтүдән Гәрәй, чынлап та кинәт йокыдан учнг.тн- дан, сикереп торды һәм Зәйнәпнең шаяртканын күреп, чак кына у най-
ч<йк «гяя MTHticaei
сөртеп чыкты. Эш арасында авыр уйларга бирелерга Бераз бушаганнан сон, аргкы палубада ял HI >ргә Кызыл ярны, давыллы төндә яшен суккан наратны, калган Нәсимәне, үзенең туган-үскән өеннән качып авыр сулап куйды
Шул чак камбуздан ике кулына
сызланып.
— Юк. йокламыйм ла. Болай ничектер онытылып утыруым гына,— диде.
— Барыбер ярамый, вахтада онытылып утырырга да рөхсәт ител* ми Белегез аны. моннан соң күрәсе булмыйм.
Зәйнәп шулай дип әйтте дә үз сүзеннән үзе көлеп жибәрде һәм ике чиләген ике кулына алып койрык якка китеп барды.
Аның артыннан Гәрәй дә елмаеп калды һәм: «Менә бәхетле кеше, һәрвакыт шат күңелле. Моңаюның нәрсә икәнен дә белми»,— дип уйлап куйды.
VIII
Йөгерек елга үзе болай зур булмаса да, исеме жисеменә бик туры килгән: куе урманнар, әрәмәләр арасыннан алкынып ага. Монда Иделдәге төсле фонарьле маяклар юк. Шулай да сай урыннарын күрсәтә торган калкавыч билгеләр куелган, көндезләрен шуларга карап фарватер юнәлешен чамалап барырга мөмкин. Шунын өстенә юл күрсәтүче махсус лоцман да булгач. «Бурлак» хәвеф-хәтәрсез әйбәт кенә бара бирде.
Елга туры гына аккан участокларда салчыларга да, пароход командасына да эш юк диярлек. Кызыл почмак күләгәсендә үз тирәсенә җыелган бер төркем матросларга Халит башыннан кичкәннәрне сөйләп бара иде.
— II дуслар, бәхетең бер булмаса булмый икән,— диде ул, авыр көрсенеп — Менә мин хәзер, үзегез күрәсез, гади бер рулевой булып эшлим Кайчандыр минем дә пароходта беренче кеше булган чакларым бар иде. Менә бит язмыш нишләтә кешене, ул чакларны хәзер инде сагынып сөйләргә генә калды.
Гәрәй аны ихтыярсыз кызганып куйды һәм аны-моны уйлап тор- мастан:
— Ничек инде беренче кеше, башыңа бәла төштемени? — дип сорады.
— Ул вакытта минем пассажир пароходында матрос булып эшли башлаган җәем генә иде,— диде Халит, һаман шулай кызганычлы кыяфәт белән.— Күп тә үтмәде, авылдан минем хәлне белергә әти килде. Үз күзе белән күрәсе килгән, ничек яши, ничек эшли, янәсе. Ни әйтсәң дә, әти бит! Үземә аны-моны әйтмәсә дә, сизеп торам, гел күзәтә бу мине. Мин якорьлы фуражканы киеп чыккан чакларда, нәни малай кебек, сокланып туя алмый бу. Кыскасы, бу бездә Ульяновски- дан әйләнеп кайтканчы ике тәүлек торды, бик канәгать булып китте. Өнгә кайткач, мине мактап бетерә алмый, безнең Халит — бөтен пароходта беренче кеше дип сөйли икән. Авылдашлардан кайсыдыр ышанмаган булса кирәк: каян беренче кеше, моны ничек аңларга? дип сора-ган. Әти бер дә каушап калмаган «Нигә беренче кеше булмасын, Халит бәйләмәсә, пароход туктамый, әгәр ул чалканы ычкындырмаса, кузгалып та китә алмый. Шулай булгач, сиңа нәрсә, атаң башымыни? Мин боларны барысын да үз күзем белән күреп кайттым ләбаса»,— дип җавап биргән.
Түбәннән шундук.
— Есть самый полный' — дип җавап кайтардылар, пароход тагын да куәтлерәк эшли башлады, корыч буксир тагын да катырак зыңгылдап тартылды.
Сал хәзер елга аша салынган йөзмә күпергә охшап калды. Пароходтан караганда аның аргы башындагы кешеләр бәләкәй генә булып күренәләр: алар анда ничектер кабаланалар, берсен-берсе ашыктыралар иде. Сал атауның югарыгы очы белән тигезләнде, кешеләр, кинәт сихерләгәндәй, баскан җирләрендә хәрәкәтсез калдылар. Менә арадан
кинәт фуражкасы» салып һавада болгый башлатса, бинокльдән
| карап барган капитан.
~~ ' тук _ ХәвсФ 5?тәрсез Үпе*.— лип белдерде һәм тирләп чыккан мангаен кулъяулыгы белән сөртеп алды.
| Кешеләр, өсләреннән авыр йөк төшкәндәй, жинел сулап куйдылар.
Капитан салчыларга лотларны күтәрергә боерды, түбәндә машин 1 ♦ нормаль режимда эшләүгә күчте; туры фарватерга чыккач. «Бурлак» х тагын салмак кына чайкалып юлын дәвам итте
Кич җиткәч, кояш таулар артына төшеп баеган чакта «Бурлака Кызыл яр турыннан үтте. Мока пароходта беркем дә игътибар итмәде, & бары тик Гәрәйнең генә йөрәге ешрак тибә башлады, сулышы кысыл- ~ тайдай булды, һәм ул, кеше күзенә чалынмас өчен, кубрикка төште дә - туган-үскән поселогына иллюминатордан йотлыгып карый башлады. = Әнә пристаньнан ундарак тау өстендә аларның өе, әнә Нәсимә белән ? очраша торган бакча арты. Их, белсәң иде. ничек икән аның хәлләре . ®
Гәрәй Кызыл яр күздән югалганчы карап барды Менә Каравыл тавы текә кыялары белән өскә җимерелердәй шомлы булып тора Төн * урталарында пароход Усай ярлары буеннан — дачалар, пионер лагерь- ® лары урнашкан турыга җитте. Гәрәйләрнең, Нәсимәләрнең дә участок- ° лары шунда. Хәзер анда барысы да йоклыйлар булса кирәк, утлар = күренми диярлек. а
Иртәгесен көндез «Бурлак» чирек тәүлеккә срогыннан элек Тарлык * рейдына төшеп җитте һәм, туктау белән, алып килгән салын агач < эшкәртү заводына тапшыра башлады. е
Шул чак һич көтмәгәндә юлда салның бер бәйләме югалганлыгы < беленде. Завод вәкиле, бөтен йөзен җирән сакал-мыек баскан тәбәнәк u кенә карт, шуны күрсәтмичә кабул итү актына кул куюдан баш тартты Башта моңа ышанмадылар, ялгыш санагансыңдыр, без киткәч иркенләп тикшерерсең дип ачуланып та. үгетләп тә карадылар. Берничек тә күндерә алмагач, салны тагын бер кабат бергәләшеп тикшерделәр әмма картның сүзе дөрес чыкты, илле кубометр чамасындагы бер бәйләм чыннан да юк булган иде. Салчылар бригадиры бу хакта юлда сүтелеп таралган булса кирәк, ләкин төнлә караңгыда без күрмәгәнбез, дип кенә әйтә алды.
Моннан соң инде капитан завод вәкиле белән бәхәсләшеп тормады Актка кул куйганнан сон, бу хәл турында Кызыл ярга милиция бүлегенә телефоннан хәбәр итте дә юлга кузгалырга команда бирде.
IX
Йөксез генә барган чакта «Бурлак» пассажир пароходларыннан һич тә кнм йөрми, авыр баржалар белән барган буксирларны әледән- әле куып җитеп, ГУДОК бирә дә жинел «еиә узып китә Команда член- нарына да ,ш юк диярлек. Кендеэге кызудан сан кнчке салкынча һава- да жштеләен калган кешеләр кыхыл почмакта телевизордан футбол карыйлар Футболны Халит кебек яранчы һәм дулкынланып караучы юктыр Ул уйнаучыларның һәр хәрәкәтенә үзенчә аңлатма биреп, мактан яки ачуланып бара Менә пароход борылган бер арада .кран тоныграк күрсәтә башлауга ул ишек янында утырган Гәрәнгә түзем- сезлек белән
— Син ннк анда йоклап утырасын’- Дип кычкырды .— Начар күрсәтә бит Ьар тизрәк ескә мен дә антеннаны ттры.та
?әрой мостекка менеп антеннаны пароход курсы авышкан якка акрын гына бора башлады һәм түбәннән Халит
әйбәт. Тизрәк теш. пн кызык жирен күрми ка.татын,—дип хәбәр иткәч кенә туктады.
Әмма Гәрәй футбол белән моңарчы да әллә ни кызыксынмый, үзе дә уйнамый, башкалар уйнаганны да мавыгып карамый иде. Менә хәзер дә ул кызыл почмакка кермәде, бераз ялгыз калырга телән арткы палубага чыкты. .Анар кинәт бик ямансу, күңелсез булып китте...
Шул чак кемдер сиздермичә арттан килеп көтмәгәндә аның күзен каплады һәм ничектер ясалма, юри үзгәртелгән тавыш белән:
— Бел кем икәнен, юкса җибәрмим,— диде.
Гәрәй аны сизелер-сизелмәс кенә камыр исе килгән йомшак кулыннан шундук танып алса да, белмәмешкә сабышты.
—- Кем булыр икән бу? — дип, аптыраган кыяфәт белән ирексездән елмайган булды.— Менә гаҗәп, кулы бераз таныш та кебек, әмма тавышы белән һич тә күргән-белгән кешегә охшамаган...
Зәйнәп аның таныганын көтеп тормастан, кинәт үзе кулын ычкындырды.
— Чү, ни булды сиңа, елыйсың түгелме син?! — диде ул бик гаҗәпләнеп һәм Гәрәйнең күзләренә төбәп карады— Кара инде, күзләрен яшь баскан, чынлап елап утыра.
Ул тагын пидер әйтмәкче, кызганып сораштыр.макчы, юатмакчы кебек иде Әмма гелдән берни дә әйтмәде. Иңбашы белән сүзсез ген) Гәрәйгә елышып утырды да үзе авыр сулап куйды.
— Тормыш ник болай икән, башыма сыйдыра алмыйм.— диде ул. бер мәл уйга талып утырганнан сон.— Күңел һаман каядыр җилкенә, нидер көтә . Кыш көннәрендә тизрәк яз җиткәнне. Иделгә чыгар көннәрне түземсезлек белән көтәсең. Пароходта бераз йөргәч тә. тагып күңел кайта, кешеләрдән туеп бетәсең, тормыш бер төрлегә әйләнә, тагын шәһәргә, халык арасына кайтасы килә Анда нәрсәдер көтәдер, чакырадыр шикелле... Хәер, бер тапкыр мин үз бәхетемне тапкандай булган идем, тәмам җанып-көеп сөйгән идем, аны бер генә көн күрмә- сәм дә. авыруга сабыша идем. Аның кебек чибәр, үткен, булдыклы егег бөтен дөньяда юктыр шикелле иде. Бактың исә. иң гадәти эчкече һәм бозык кеше, һәр юбка артыннан сөйрәлеп йөрүче булып чыкты.. Мин моны өйләнешеп бергә тора башлагач белеп алдым.. Шуннан бирле бөтен тормышыннан гарык булдым. Беләсеңме, дөньяда бер генә минут та яшисе килмәгән минутларым була минем.
Зәйнәп бу сүзләрне, үзалдына уйлаган сыман, ашыкмыйча, ишете- лер-ишетелмәс кенә сөйли башлаган иде. Сөйли торгач, ул тәмам хәлсезләнде, күзләреннән яшь бәреп чыкты, ничектер ярдәмсез, кызганыч булып калды Гәрәй аны. үз хәсрәтеннән айнып, эчке бер аяну белән тыңлады Колакларына ышанмагандай, зур ачылган күзләре белән бик гаҗәпләнеп Зәйнәпкә берничә мәртәбә карап алды. Кызганудан нишләргә белмичә:
— Алай ярамын, нык булырга кирәк. Бер бирешсәң, хәсрәт тиз сыга ул.— дип. Зәйнәпне калтыранган иңбашыннан сыйпап-сыйпап юатырга тотынды һәм кинәт эчтән генә уйлап куйды «Ә мин үзем ничек соң?.. .Миңа да нык торырга, ирләр булырга кирәк бит!»
һәм шул фикер ничектер аның хәлен җиңеләйткәндәй итте. Телдән Зәйнәпне юату белән бергә аның үз күңелендәге өметсезлек каядыр чигенә башлады, үз-үзенә ышаныч, ихтыяр көче өстәлгәндәй бү.тды. Тиздән Зәйнәп тә тынычланды һәм күз яше аша елмаеп куйды. Аннары ул әйләнә-тирәгә тиз генә каранып алды да
— Әйдә мин сипа бер китап күрсәтим әле,— дип. Гәрәйне үз каютасына алып керде.
Зәйнәп өске палубада койрык якка караган кечерәк кенә каютада бер’үзе тора Моңарчы Гәрәйнең монда аяк басканы юк иде әле. Килеп керү белән ул бөтен каютаны сокланып күздән кичерде. Ишектән кергәч тә уң якта — ак мендәрләре күпертеп матур итеп җыелган карават. Түрдә тәрәзә буендагы кечерәк кенә өстәл өстендәге сулы вазага бер
баЛләм кыр чәчәге утыртылган. Каршыдагы стенада китап т\лы яигтә. Гәрәй аларны кызыксынып карын башлачта
— Болар барысы да шигырь китаплары икән ич. Син шигырь генә яратасынмыни? — дип гажәпләнде.
— Әйе, шигырь яратам Бик яраткан шигырьләремне аерым дәф- ♦ күчереп жыя барам мин 3->ин.»п иллюминаторнын калын пәрдә- .
сен төшерде. ишекне эчтән бикләп куйды да киштәдән китап кебек S калын дәфтәр алып Гәрән янына килеп утырды — Менә алар, минем яраткан шигырьләрем, җырларым, һәммәсе дә .менә шушы дәфтәрдә... z Беркәй шушы дәфтәрне карап утырганда, бер үзгәрешне күреп бик а гаҗәпкә калдым мин. Элегрәк, яшь кыз чагында, мин гел канатлы, күңелне җилкендерә торган шигырьләр генә укын идем. Ә соңгы вакыт- - та, үзем дә сизмәстән, ямансу, сагышлы шигырьләр белән мавыга ? башлаганмын
Сөйләшеп утыра торгач, Зәйнәп дәфтәрен ачып кыз вакытта яраг- кан шигырьләрен укырга тотынды һәм тагын жанланып. бөтен йөзе яктырып китте. Дөресрәге, дәфтәренә ара-тнрә карап кына ала Ши- ® гырьләрне ул күңелдән белә һәм җырлагандай башын чайкап ала. сүз- с. ләрен бераз сузып укый иде. Аны мавыгып тыңлый торгач. Гәрәй дә. = онытылып, әллә кайларга киткәндәй булды, кайчандыр Нәсимә белән а бергә йөргән бәхетле көннәрне тагын хәтерләп ихтыярсыз елмаеп и куйды. Зәйнәп аны үзенчә аңлады булса кирәк <
— Ничек? Шәп әйтелгәнме!.. Чын мәхәббәт менә нинди була ул, е дускаем.— дип көлемсерәп, дәфтәрен ябып өстәлгә куйды.
Гәрәй, кинәт йокыдан уятылган кешедәй, уйларыннан көч-хәл белән u арынып, чак кына сискәнеп кунды һәм чыгып китәргә теләп урыныннан кузгалды. Шундук Зәйнәп тә аның каршына килеп басты һәм кулларыннан алып сүзсез генә бер мәл төбәп карап торганнан сон:
— Гәрәй, ник син бүтәннәр кебек түгел! Шундый егетләр дә була микәнни? — дип сорады.— Минем хакта берәр гайбәт ишеттеңме әллә?..
— Юк. Зәйнәп, аннан түгел.—Гәрәй нәнн баланы иркәләгәндәй, аның иңбашыннан сыйпап алды.— Минем берни дә ишеткәнем юк. Вакыт сои инде, вахтага чыкканчы бераз ял итеп алырга кирәк. Син дә ят, тыныч йокы сиңа.
Гәрәй чыгып китәргә өлгермәде, тышкы лмаи ншстс.тср-ишетелмәс кейа тук-тук-тук итеп өч тапкыр ишеккә шакып алдылар Зәйнәп җавап бирмәгәч, тагын шакыдылар. Бераз торганнан соң.
— Мин бу. Зәйнәбем, ач әле тиз генә,—дип дәштеләр.
I ip HI аның беренче штурман Галләм Галиен икәнен танып алды һәм. нишләргә белмичә, кинәт коелып төште. 0 Зәйнәп йокы аралаш әйткәндәй
— Галләм абый, кәефем бик начар, авырып торган чагым,—дни җавап бирде һәм бераздан, тышкы якта Галневнен аяк (авышы ерагаеп юк булгач, нәфрәтле офтану белән өстәл куйды — Тәмам бәла булды бит. һич котылыр хәл юк... Хәер, кем белгән аның алай икәнен, башта ул бик кеше җанлы, бик җылы күңелле күренгән иде шул.
Гәрәй нрексездәш
— Нвчек ввде котылыр хәл юк. ул сика кем була ток? —дип
сорады.
- Кем булсын . Мин бит авар кияуга чыккан идем Сяна әйтмәм лэрмеии?.. Анык кармагына эләккәнемне снами д> калдым мин Эш таба алмый интегеп йаргән чагым вде. Ул нние <Бурлак»ка кок итеп алып бишеямаы әйләндерде Ул гел шула» ата. берарса бәлагә тарма, яоләм итк.ш булып. VI кубызына биетә башлып.
Гәрәй кубрикка тошкәч. караңгыга табмеп озак кына уйланып яны Так беленгәндә генә борчулы авыр вокыга талды.
Наратлы рейдында сал тагып нәүбәттәге рейска кузгалыр алдыннан пароходка утыз яшьләр чамасында бер ир кеше килде. Палубага сикереп менү белән, аны-моны сорашып тормасган, туп-туры капитан каютасына кереп китте. Ул соры кепка, шактый уйган яшькелт гимнастерка кигән, беләгенә кара плащ салган иде. Бер сүз белән әйткәндә, аның төсе-кыяфәте бу тирәдә адым саен диярлек очрый торган урманчыга охшаган иде. Команда членнарыннан анар игътибар итеп караучы да булмады. Бары тик Гәрәй генә аны күрү белән таныды. Таныды һәм коты чыгып куркып калды.
Бу кеше — Кызыл ярда теге фаҗигале төндә Гәрәйне чак кына кулга алмый калган милиция лейтенанты Абдуллин иде. Куркудан бераз арынуга, Гәрәй тиз генә кубрикка төшеп китте һәм, лейтенант пароходтан төшми торып, өске палубада күренмәскә булды.
Ниһаять, рейдта эш тәмамланды бугай, өстә гудок кычкыртып, салчыларга якорьларны күтәрергә сигнал бирделәр. Менә кәрван акрын гына кузгалып та китте Гәрәй иллюминаторлап бик игътибар белән күзәтеп торса да. милиционерның пароходтан төшкәнен күрмәде. Шулай да ул үз-үзен юатырга, аның төшеп киткәнен, бәлки, мин сизми калганмындыр дип. тынычланырга тырышты. Бераздан ул өске палубага күтәрелде, күзгә бик чалынмас өчен, капитан каютасын читтән генә күзәтә башлады. Байтак вакыт караштырып та, шикләнерлек берни дә күренмәгәч, күңеле тәмам урнына утырды, юкка шүрләп калганы өчен ул хәтта үз-үзеннән көлеп куйды.
Көн буе кояш аяусыз кыздырган, эсседән бөтен команда тәмам гаҗиз булган иде. Бигрәк тә беренче штурманның эте Пират бик әлсерәгән, күләгәдә көч-хәл белән сулап ята иде. Кич белән Кызыл ярга житәрәк кук йөзендә соры болытлар күренде һәм. кешеләргә җиңеллек биреп, җилсез, күк күкрәүсез җылы яңгыр явып үтте. Гәрәй арткы палубага чыкты. Пароход тагын аның туып үскән поселогы яныннан узып бара иде. Ул бик нык дулкынланып. Кызыл ярның тау буйларына карап торды Елга буйлап поселокка таба йөзеп китәсе килде. Шул мәлне ул пароходта көтелмәгән хәвеф, ыгы-зыгы башлансын тойды. Барысы да су өстенә карыйлар иде Гәрәй кичке эңгердә буксирга тагылган сал янына күләгә яктан яшеренеп кенә берничә көймә килеп туктаганын күрде Бу хәлне мостикта торучылар 'да күрделәр буган, анда капитанның кемгәдер.
— Менә бинокльдән карагыз,—дип әйткәне ишетелде.—Икәү көймәдән салга сикерделәр. Бәйләмне ычкындырмакчы булалар... Ычкындырдылар бит. Нәрсә карынбыз, сал тарала! Кешеләргә әйтегез, көймәгә утырсыннар. Кузгалырга вакыт!
Гәрәй борт кырыена тотынып көймәгә сикереп төшкәндә. Халит белән штурман Галиев шунда иде. Алгы якта түземсезлек белән колакларын шәмрәйтеп Пират тора һәм тагын кемдер берәү бар иде. Галиев үзе койрыкта; Гәрәй белән Халитка ишкәккә утырырга кушты да кулындагы койрык—ишкәк белән көймәне читкә этәреп җибәрде. Иллюминатордан төшкән ут яктысында Гәрәй теге кешенең бүген иртән Наратлыда пароходка утырган лейтенант Абдуллин икәнен танып алды һәм. кулындагы ишкәген чак кына суга төшереп җибәрмәде. Аннары йөзе белән анар күренмәс өчен, ул якка борылып карамаска булды, караңгыда, бәлкем, танымас та әле дип, үзен-үзе тынычландырырга тырышты.
«Бурлак» үз юлы белән бара бирде, көймәдәгсләр бүрәнә урлаучыларны куа киттеләр.
Пароход яныннан кузгалып киткәч тә. штурман Галиев ишкәкчеләр-
* ашыктыра башлаган им Әмма лНтенаит Абду.тляяяын алаяы бүтәнчәрәк икән:
— Юк, юк, хәзергә әле ашыгырга кирәк түгел, — диде ул.— Безне күрсәләр, алар
бүрәнәләрен ташлап качачаклар. Без, күренмичә артларыннан барып, аларны яр
буена туктаган җирләрендә эләктерербез
Теге көймәләр оарысы да моторлы икән. Бераз чнткәрәк киткәч тә, ♦ сакланып та
тормастан, бөтен елганы шаулатып моторларын эшләтә башладылар һәм өерләре
белән ун як ярдагы тауларга таба юнәлде- | лар. Читтән караганда алар диңгездә кораб
талаганнан сон качып китеп баручы урта гасыр пиратларын хәтерләтәләр иде
Бу хәлгә ачуы кабарган штурман Галиев каты кычкырып сүгенә. _ сал
урлаучыларны куркытырга теләп булса кирәк, бөтен су өстен £ янгыратып ачы тавыш
белән сызгырып та җнбәргәлн иде.
— Кирәк түгел, шаулый күрмәгез,—дип. лейтенант Абдуллин анар £ туктарга
кушты.— Шулай ярыймыни!?. Әйтәм ич, без эзләреннән куып £ һилгәнне сизеп
алсалар, алар шундук бүрәнәләрен ташлап качачаклар. ♦ Зинһар, бүтән шаулый
күрмәгез
Көймәләр байтак юл алып, күздән югалган бер арада лейтенант “ Абдуллин
ишкәкчеләргә җәһәтрәк ишәргә, тегеләр күргәнче таулар s. ягына чыгып калырга
команда бирде. Таулар күләгәсенә посып - шулай каты ишә-ишә борылыш артыннан
чыкканда «пиратлар» фл< < тилиясе, су агымын файдаланырга теләп булса кирәк, әле
һаман елга -> уртасыннан бара иде. Дачалар турысына җнтәрәк алар унга борылды <
лар һәм бер-бер артлы биек яр күләгәсенә кереп тагын күздән югат- ө дылар. Бераздан
бурлаклылар кисәктән генә өсләренә килеп төшкәнд ■. * алар инде ярга килеп
туктаганнар һәм, караңгыда бер-берсен ашыктырып, бүрәнәләрен судан өстерәп
чыгарып маташалар иде
Көтмәгәндә өсләренә чит кешеләр килеп төшкәч, караклар башта бик куркы п
калганнар иде. Галиевнец эте кулдан ычкынырга атлыгып ыргылдый башлагач, арадан
карынкы тавышлы берсе таныл алды.
— Фу, Галләм, син икәнсең әле, тәмам котны
сулап куйды — Аз гына сабыр ит, хәзер хуҗа хатын белән исәпләшкәч тә,
сөйләшербез... Ә болары кемнәр, синең егетләрме?
Штурман Галиев ни дә булса әйтергә өлгергәнче, лейтенант кесә фонарен
яктыртып җибәрде, ачы тавыш белән команда бирде
— Руки вверх! Кузгаласы булмагыз!
Караклар баскан җирдә катып калдылар Карынкы тавышлысы — башлык булса
кирәк,— кинәт читкә ыргылып, караңгыда күздән югалды. Гәрәй шундук аның артыннан
ташланды, аяк тавышыннан чамалап, абына-сөртенә куа китте. Тиздән ярдәмгә Пират
белән штурман Галиев тә килеп җиттеләр. Пират, хуҗасының кулыннан ычкынуга,
качкынны куын җитте бугай, төн эченнән:
— Каравыл, талап үтерә, коткарыгыз...—днп кычкырган тавыш
ишетелде.
Штурман Галнев аны ярсыган Пираттан көч-хәл белән алды да:
— Ычкын, милиционер тырнагына эләккәнче үкчәңне , , диде.— Без сине куып
җитә алмадык, күрмәдек. Шулаймы, энекәш
Гәрәй сон дәрәҗәдә аптырап
— Галләм абый, — дип каршы сүз әйтергә авызын гына ачкан кде. штурман
Галнев аны ярты сүздән өзде
— Кем нкәненне онытма. __
— Юк болай ярамый., юк.. мин моңа ирек ктйчыйи —дяде Гәрәй
үжәт бер кирелек белән - Ә енн нәрсә кетен торасын әйдә. куәгал - ДИП ул
каракнын аркасына китереп тнртте. Штерман I али.а теш ар. сыннан сүгенеп
куйды, Гәрәйне мнлнцвяга бкру бел .............................................. . алая да
булмагач, тәмле тел белән ялвара башлады.
аралап
күтәр,—
— Кеше бит. ялгышкан. Кызганырга кирәк.
Гәрәй дәшмәде, каракны якасыннан эләктереп торуын белде Ул арада Халит та
йөгереп килеп җитте. Штурман Галиев бүтән үгетләп маташмады, карак та каршылык
күрсәтмәде. Алар килеп җиткәндә, су буена инде дачниклар да җыелып өлгергән,
лейтенант Абдуллин сал талаучыларны такта койма янына җыеп саклап тора; алардан
читтәрәк бер хатын-кыз да бар иде. Гәрәй бик гаҗәпләнгән хәлдә:
— Бу хатын да көймәгә утырып сал таларга чыкканмыни? — дип кызыксынды.
Нигәдер бик ачуы чыккан лейтенант Абдуллин:
— Юк. анысы урлаганны җыючы, арзанга гына дача салырга унлаган...Менә бу
юлбасарлар бүрәнәләрне аңар сатып маташалар иде.— дип теге хатынның йөзен
яктыртты һәм, үз күзләренә ышанмагандай, шаккатып әйтеп куйды.—Чү. Гөлсем
ханым, сез түгелме бу?.'.
XI
Бу вакыйгадан соң юлда бүрәнә югалтулар бүтән кабатланмады. Бүрәнә
урлаучылар белән штурман Галиевнең дә бәйләнештә булганлыгы беленде.
«Бурлакэның Кызыл яр турыннан кайчан үтәсен ал арга телефоннан алдан хәбәр итеп
торган икән. Тикшерү барышында бу хәл ачылгач, ул да җавапка тартылды.
Бер ай эчендә Йөгерек елгада су саегып, пароход йөри алмаслык хәлгә
җиткәндә саллар инде Иделгә чыгарылып беткән, урманчыларның кыш буе әзерләгән
бүрәнәләре киләсе елга хәтле утырып калудан коткарылган иде Шуның өчен рейд
начальнигы «Бурлаканы соңгы рейска озатканда урманчылар исеменнән командага
рәхмәт белдерде, һәркай- сын берәр айлык эш хакы белән бүләкләде.
Команда шат. Гәрәйнең дә күңеле күтәренке иде. Көндез вахтага чыккач,
капитан Александр Терентьевич аны рубкага чакырып алды да бизгәк белән авырып
Наратлы больницасында калган Халит урынына койрыкчы булып эшли торырга кушты.
Гәр. ,.нең моңарчы да берничә мәртәбә рульдә торганы бар иде. Хәзер дә ул бик теләп
басты. Рульне борган саен пароходның күндәм авышуын күрү аның көчен арттырган-
дай итә, дөньяда елгачы булудан да кызыклы эш юктыр шикелле аңар.
Шулай матур хыялларга чумып бик әйбәт кенә барган чакта Александр
Терентьевич бик гадәти нәрсә турында сөйләгәндәй:
— Гәрәй, мин кичә Кызыл яр милиция бүлегеннән хат алдым, теге чакта безнең
пароходта килгән лейтенант Абдуллин язган аны,— диде һәм. бер мәлгә сүзеннән
туктап, трубкасына ут ала башлады.
Бу көтелмәгән хәбәрдән Гәрәйнең күз аллары караңгыланып китте. Кай арада
гына күрде икән, бер дә танымаган кебек иде бит. дип тәмам аптырап калды, шул
арада әллә ниләр уйлап бетерде. Ә капитан китель кесәсеннән зәңгәр конвертлы хат
алып, абына-төртелә \кый башлады:
— «Безнең поселокта нахакка гаепләнгән һәм. куркудан булса кирәк, качып
китеп хәбәрсез югалган Гәрәй Калимуллин дигән егетне сезнең пароходта очратып бик
гаҗәпләнгән идем. Ул чакны ара тар булды, жаен туры китереп мин аның үзе белән
сөйләшә алмадым Ә без артык гаугалы бер хатын сүзенә ышанып, ул егетнең
тормышын чак кына имгәтеп ташламадык. Әмма Гәрәйнең гаепсезлеге бик тиз ачык-
ланды Дус кызы да савыкты, үзенең хәбәрсез югалуы гына безне бик борчый иде.
Күргәнемчә, ул әйбәт коллективка эләккән, юлдан язып йөрми. Гәрчә, бу турыда мин
сезгә әйткән идем инде. Тик шунысы бар: ул егет югары уку йортына керергә хыяллана
икән. Әйтегез үзенә, куркып качып йөрмәсен, әгәр тели нкән, соңга калганчы, укырга
керергә
докхментларын тапшырсын Өенә кайтып этисем-апчея дә тынычландырсын иде..../
Александр Терентьевич, фуражкасын салып, тирләгән маңгаен, такыр башын
кулъяулыгы белән сөртеп алды Ә Гәрәй теге вакыттан сон беренче тапкыр җиңел
сулап куйды, күз алдында кинәт дөнья яктырып, иркенәеп киткәндәй булды.
— Александр Терентьевич, сез белә идегезмени, ничек берни дә әйтми йөрдегез,
— диде ул, бик гаҗәпләнеп — Ә мин белмәгәйләре дип. һаман шүрләп йөри идем.
энекәем, бар ишеткән-белгәнне урынлы-урынсыз сөйләп йөреп булмый. Ул
чакны әле үзеңне дә белеп бетермәгән идем. Менә вакыт җиткәч әйттем бит. —
Александр Терентьевич чаларган мыек астыннан сизелер-снзелмәс кенә елмаеп
куйды.— Син укырга җыенып бик әйбәт итәсең, пароходта кеше җитмәсә дә, без сине
тоткарламабыз, әлбәттә. Әгәр сер булмаса, бәлкем, әйтерсең: син укырга кач керергә
телисең сон?..
Фарватер читендәге кызыл маяк турыннан үтэрәк, Гәрәй рхльне. капитан
күрсәткәнчә, бераз уңгарак салды һәм «Бурлак» як-якка йөгерек дулкыннар кагып
турыга бара бирде. Шул чак Гәрәй тиздән бу пароход белән саубуллашырга туры
киләчәген айлап алды, һәм анар ничектер ямансу булып китте Кыска гына вакыт
эчендә бу иске буксир пароход аның күңеленә якын булып әверелгән бит Кешеләре дә
якын. Наратлыда авырып калган Халит та, йомшак күңелле Зәйнәп тә, тыштан кырыс
күренсә дә, аталарча кангыртучан менә бу карт капитан Александр Терентьевич та —
барысы да якын, үз кешеләр бит.
— Я, ник әйтмисен? Кайда укырга, кем булырга телисен? — диде капитан, анын
уйларын бүлеп.
— Дөресен генә әйткәндә, Александр Терентьевич, сез әйткән бу хәбәрдән
уйларымның очын югалттым әле мин. Бер яктан чиксез шат- мын. Шул ук вакытта
күңелсез дә мина, «Бурлак»тан, сездән аерылабиреп барды.
Тау өстенә менеп туган үскән поселогына килеп кергәч, ул шатла-
нудан чак кына кычкырып җибәрмәде. Кечкенәдән күреп-белеп үскән һәр йорг, һәр
тыкрык аны сагынып көткәндер, сөенеп каршылыйдыр шикелле. Менә ү < храмнары >
өйләренә җитәр» Нәсим ■'»р rvpi. < үткәндә, урамда коедан cv алып маташкан бер
кызны ку pen йөрәге кинәт ешрак зп&> 6ain.ia.iu. кугг'Ге ч’ч-'-ь'К.п. Чинлап шулмы алла
мина ................ ............. булып күренәме, аяп унлап к\илы \.i
Менә кыз да м калган аны боры алы һәм. әле һаман ышанмагандай, пр ачылган
күзләре белән вер мая шәккагып карап .орды Танып алгач, сулы чиләге кулыннан
шшеп. вер чнгк,. '-.гарәп шиге, үзе сонга калудан курыннан кебек ашыгып Гәрәйга
каршы йвгерде.
сым КИЛМИ...
— Анысы өчен рәхмәт Шулай да укырга кая барырга телисең син’ Шул хакта
уйлаганың бармы5
— Кайчандыр мин җырларга ярага идем, җырчы булырга хыяллана идем.
Ләкин күрәм, ул коры хыял гына булган, аңлап, белеп сайланган юл булмаган.
Әгәр көчемнән килсә, хәзер мин Е лга институтына керергә,; елгачы булырга
телим. Бу инде коры хыял гына түгел, пароходны, елганы якыннан белеп туган
теләк.
. Шул ук көнне кичкырын, кәрван Кызыл яр буеннан үткәндә. Гәрәйне көймә
белән пристаньга төшереп калдырдылар Үзе инде яп буенда булса да, аның
күңеле әле һаман пароходта иде. «Бурлак» борылыш аргына кереп күздән
югалганга кадәр саубуллашу гудоклары