Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЗАПЛЫ ЭЗЛӘНҮЛӘР, СӨЕНЕЧЛЕ ТАБЫШЛАР


Илленче еллар уртасында татар совет
поэзиясенә берсен икенчесе белән бутал
булмаслык, узенчәлекле биш исем остәл- де.
Илдар Юзеев шигырьләре укучылар күңелен
күтәренке хисләре, ашкынулы, ярсулы
романтикасы белән җәлеп иттеләр. Рәшит Гәрәй
гади генә тормыш детальләренең
шагыйранәлеген. матурлыгын күрсәтте. Шәүкәт
Галиев чынбарлыгыбызның >ч пошыра торган
канбер күренешләрен халыкка хас кинәм,
нәзакәтле юмор белән сугарып сурәтләде.
Гамил Афзал уз сатирасын гротескка,
карикатурага, буффонадага якынайтты. Хисам
Камалов исә шигърияткә култык таягының
асфальтка тигән тавышын яңгыратып,
чордашларының күкрәк түрендә аоыр катлам
булып яткан уй-тойгыларын, моң-сагышларын
җырлап килде. Беек Ватан сугышыннан авыр
яра белән кайткан солдат-шагыирь үзенең
урынын кечлеләр, керәштәгеләр сафыннан
эзләде, шулар хисен байрак ител күтәрде
Тормыш белән атлыйм.
Юк. сеймимен
Мин кемнең дә булса аявын.
Ә кечсезләр ейдә еласыннар
Оптимизм — минем байрагым.
Шагыйрьнең «Яңадан сафта» дип исемләнгән
беренче җыентыгы белән танышкач безнең
каршыбызга тормышны бетен рәхәте газаплары
белән яратучы, илен, аның азатлыгын үз
җаныннан да якын, кадерле күрүче, киң
омтылышлы лирик каһарман килеп баса. Бү
тема Хисам Камалов иҗатында елдан-ел.
җыентыктан җыентыкка байый, камилләшә,
киңрәк фикер на- грузкасы һәм яңа матур
бизәкләр ала барды.
Шагыйрьнең биографиясен саиләл торуның
кирәге дә юктыр, могаен. Чонки аның бетен
тормыш юлы шигырьләрендә чагылган.
Бу — аның туган ягы. аңа тәүге илһам биргән
тарафлар. Әлмәт районындагы Кама-Исмәгыиль
авылы турындагы шигырьләреннән Биредә ул
1926 елда туган һәм малай чагыннан ук җир
сергән. иген үстергән, атлар караган. «Сугыш
уты башка үрелгач». туган ил азатлыгын сак-
ларга фронтка да шуннан киткән. Аннары
яралану. госпиталь, педагогия училищесы. ВУЗ.
беренче кат каләм тибрәтү. хезмәт кырлары
Аның 19S0 елларда яшьләр газетасында
басылып чыккан шигырьләре — Ватан
бәнсезлеге очен барган ауларда үзен аямаган
гади совет гражданины исеменнән әйтелгән ачы
хакыйкать иде. Хисам Камалов үзенең шәхси
газапларын, интим хисләрен ил язмышы белой,
яңа чор кешесенең уи-хисләре белән үреп бирде.
Шуңа күрә, шагыйрьнең беренче карашкв үтә
интим күренгән шигырьләре Да иҗтимагый
яңгыраш һәм укучылар күңелендә теләктәшлек
таптылар. Аның иҗатына хисләр муллыгы,
кичерешләрнең драматик ксерен-
келеге, уйлануларының тирәнлеге хае иде. Ул
б ашта:
Ни булса да Олег, Зояларның Үлеменнән
әзрәк көнләшәм.
Мин кенләшмәм фәкать шул чагында.
Яшәвемне әгәр һәр ягыннан Алар үлеменә
тиңләсәм,—
дип борчылып, хәтта бераз сыкрангалап уйласа,
аннан соң:
Безнең язмыш шулай иде инде:
Көйдек, яндык —
Искә алмыйк авыр үткәнне.
Ул елларда сөйгән Россиям бит
Матур калды, —
Миңа инде шул да җиткән дим, —
кебек юллары белән үз-үзеи юатты. Ахырда,
яңадан сафка кайтуның шатлыклы һәм горур
хисен тоеп, автор кешенең тормыштагы урыны,
яшәү мәгънәсе турында төплерәк һәм тирәнрәк
уйлана башлады:
Ачык сезгә минем эчем, тышым. Бөләсез
һәм минем үткәнне, Мин үтенәм: мине
жәлләмичә Авыр эшләр миңа йөкләүне!
Кыен еллар кичергәндә илем, Бер кабым да
аерым капмадым.
Россия каршысында минем Йөзем-битем
сөттән пакь калды. Кешеләргә файдам
тисен иде, Сезнең белән телим атларга.
Коммунистлар, Дуслар, уйлашыгыз.
Мин ярыйммы сезнең сафларга?
Хисам Камаловның башлангыч чор иҗатына
мөрәҗәгать итсәк, без анда бер-бер- сенә
охшамаган дистәләрчә үзенчәлекле образлар
белән очрашырбыз: үз бәхетен кешеләр
бәхетендә тапкан Рәйзә, әтисенең «Европа
тузанына буялган» дизелендә басуларны
иңләүче тракторчы, сугышта югалган иренә
һаман да турылыклы булган олы җанлы тол
хатын, «әкияттәге озын яллы ак ат шикелле өй
кырыенда чабып йөрүче», буран арасыннан
менә-менә әнисе килеп чыгар дип көтүче ятим
малай һәм башкалар, һәм башкалар...
Шигъри сукмаклардан алга барганда,
тайпылулар да, кирәгеннән артык мавыгулар да
булмады түгел. Артык интим шәхси кичерешләр,
әрнү мотивлары рамкаларында кайчак беркадәр
чикләнгәнлек тә үзен сиздерде. Натурализм эле-
ментлары, акланмаган өзгәләнү өстенлек иткән
«Дилбәр», мин-минлеккә, икейөзлелеккә каршы
күсек күтәреп тә, асылда аю хезмәте булып
чыккан «Син кирәк миңа», чамадан тыш
сентименталь «Бер сагыну турында»
шигырьләре Хисам Камалов әсәрләрен
яратырга өлгергән укучылар күңелендә урынлы
борчылу тудырдылар.
Шагыйрь бу чирдән зур күләмле «Яну»
поэмасында да тулысынча арынып җитә
алмады шикелле. Әлбәттә, мин авторны, кайбер
тәнкыйтьчеләр кебек, бар нәрсәгә кара
күзлектән карарга тырышуда, ниндидер
«ремаркизмда» гаепләргә җыенмыйм. Биредә
бәла бары артык таркаулылыкта, төп идеянең
әсәрнең буеннан буена кызыл җеп булып
сузылмавында, драматизм белән героиканың
нисбәте сакланмауда, үзәк вакыйгаларның, төп
геройларның икенче пландагы вакыйгалар
әсирлегендә буталып калуында.
Социалистик реализм тудырган уңай
геройлар үзләренең шәҗәрәләрен боек
Горькийның Данкосыннан башлыйлар. Халык
тормышы, аның азатлыгы, бәйсезлеге өчен үз-
узеңие аямыйча, кирәк булса, хәтта гомереңне
корбан итәргә әзер торып көрәшүче
каһарманнар темасына язылган әсәрләр совет
әдәбиятының алтын фондына керде. Хисам
Камаловның бу героик темага мөрәҗәгать итүе
дә тикмәгә генә түгел. Аны көчле шәхесләр, көч-
ле характерлар дулкынландыра һәм, әйт-
кәнебезчә, бу омтылышны аның иҗатының
башлангыч чорында язылган шигырьләрендә дә
абайларга мөмкин иде. «Янүп поэмасының
үзәгенә автор кан-үлемнәр, ут- бомбалар
арасында да үзенең кешелек сыйфатларын:
гадәт-хопыкпарыи, хөр кү- ңеллелеген
югалтмаган Заһкт обрезын куя.
Гөлт кабынды, ой-ой, Заһит бит) Танк түгел,
үзе кабынды!
Аңын җуеп, әллә сизмичә, Яна-яна алга
ябырылды...
Аңга килеп, өстен ташлады. Күлмәкләре яна
башлады. Тәне яна. яна керфеге, — Күзен —
күзен пәрдә каплады... ...Сискәнде дә танк
гөреиә. Үлем кече белән котырып,
Соң шешәне шуңа томырып, Тагын ауды
аңын гел җуөп...
Ләкин Хисамның Заһиты идол түгел. Аңа
йомшаклыклар да әрнү һәм хәтта курку кебек
сыйфатлар да хас. Шуңа күрә батырлыкның
тууы моментында Заһитның «Әни!» дип
өзгәләнүе дә бик табигый яңгырый. Григорий
Чухрайның «Солдат турында баллвдаясын гына
искә төшерик.
Яшь солдат Андрейның сытып үтерер «чей үтен
эзәрлекләп килүче танкны, бер кешесез сугыш
кырында күпме куышып иер гәинеи соң,
ниһаять, кул астына очраклы килеп зләккән
утчәчәр белән юк итүе бик символик күренеш
бит. Ир язмышы ил язмышы дигәндәи. биредә
иешенең үз- үзеи саклау инстинкты белән
Ватанны дошман хәшәрәтләреннән аралау
арасында ниндидер параллель үткәрелә.
Хисамның Заһиты эшләгән батырлыкны да
шундый җирлектән карап бәяләргә кирәк. Үз ти-
ресе ечен генә калтырап торучы кайбер
хыянәтче образлары фонында Заһит ба-
тырлыгы калкурак булып күренә. Тик әсәрдә
эчне пошырганы — авторның куркак иманнар
белән артык мавыгып китүендә. Җылы урынга
кереп оялагаи Уйгон. хәлиткеч моментта
шүрләп калган Волков, «паникага тешеп
качканда» үзебезнеиеләр тарафыннан атылган
Рамай, «окоп ташлап артка сыпыртиан» Сафин
белән Петров — бер поэма ечен. топ геройны
башкалардан аерып кую ечен күбрәк түгел
микән! Аннан Заһит белән Зеллә арасындагы
мәхәббәт линиясе дә поэма тукымасына ак җеп
белән тегелгән шикелло тоела. Шунысын да
әйтик, хәзер автор бу поэманы яңабаштан эшли
һәм ул, әлбәттә, әлеге кимчелекләрдән азат
булыр дип ометлә- иергә кирәк.
1958—61 елларда язылган «Мәхәббәт хаты»
поэмасы Хиеам Камалов ечен чын чыннан иҗат
казанышы, алга таба хәлиткеч адым булды.
Шагыйрь анда заман- дашларыбызиың күркәм
сыйфатларын ышандыргыч ситуацияләр,
хәтердә калырлык образлар аша сурәтләде.
Әсәрнең топ герое Зилә тышкы кыяфәте белән
генә түгел, уе-омтылышлэры белән дә матур-
Кызлар бик күп, Иң ачыгы — Зилә;
Матурлар күл, Зилә — иң матур. Ул караса
бер ягымлы итеп, Каты ташны хәтта
йомшартыр Кызлар коләч.
Иң келәче — Зилә, Башын артка ташлап
келә дә. Кыңгырау кебек тавышы ян'ырап
китә. Әй. иелүнең томен белә лә!
Яңа йортлар безнең Әлмәтләрде Иң беренче
Ишетәләр Зилә иелүен..
Шагыйрьнең Зиләсе беркадәр Такташ
Алсуын йене тешерә. Шул ук келәмлек, наянлык,
тормышны, яшәүне сею. Ләкин биредә тәңгәллек
билгесе куярга һич тә ярамый. Зиләнең уэ
характеры, үз омтылышлары бар һәм ул шул
үзенчәлекләре белән калку итеп сурәтләнә дә.
Менә алдынгы эшче, активистка, агитатор
Зилә тормыш каршылыклары, күңеле кабул
итмәслек күренешләр белән йозгә-иез очраша.
Әсәр шомлы һәм киеренке яңгырын башлый.
Яңалык белән искелек. коммунистик идеаллар
бзлән тар, мещан психологиясе арасында кискен
конфликт туа. Поэманың теп герое Зиләнең бар
яшәеше коммунизм тезүчеләрнең әхлак
нормаларына буйсындырылган. Кемнедер
алдау, үз интересларын җәмгыять
интересларыннан остеи иую. авырлыклар
каршында каушап калу аңа ботенләй ят нәрсә.
Аның бар маисаты — үзе инанган, үзе ышанган
хыялларны чынбарлыкка ашыру ечен керәш.
һәм шул керәштә ул җиңүче булып чыга.
Тормышка чыгып, гаиләдә туган күңел-
сезлекләр вакытында тол авырлыклар аның
җилкәсенә тешә. Ләкин Зилә аһ-ваһ итми,
шыңшымый, сыкрамый. Чонки ул кочле натура
— үзенең ваклылыгына ышаныч аңа коч бирә.
Поэмадагы конфликт яхшылык белән
начарлыкның традицион бәрелешенә ко-
рылмаган. Инсаф — Зиләнең антиподы түгел. Ул
— бетәшкән кеше түгел, һәркемдә була торган
кимчелекләр порциясе аңа күбрәк кенә эләккән.
Гаилә ечен тырышам дигән булып, җае
чыккайда «чумара» ясаудан да баш тартмый уя,
■җыелыш ечен сине алдыммыни!» дип Зиләгә
дә ярсып куя, жәнчелек ояноге тотып». салталал
та кайта. Шуларның нәтиҗәсе буларак. Инсаф
хекам ителүчеләр урындыгына эләгә.
Җәмәгатьчелекнең, коллективның ярдәме генә
аны яңадан хезмәттәшләре сафына кайтара.
Иптәшләренең гадел хокеме аны түбәнгә
тәгәрәүдән коткарып кала.
Ул мичектер Һәрчак кимсенүло.
Аралашмый, ачылып дусларга. Барысын,
барысын эченә җыел йори. Читен була менә
шуңарга. Үзе честный, хыянәтсез эшче.
Бәздән нидер җитми, ахрысы. Бикле булса
күңел — чүп үстерә, Тошми онда кеше
яктысы-—
ди бригадиры аның турында. Ачы. кь»-
Яше ага,
Сүз әйтәлми Инсаф.
Зал тын калып, аңа багалар,
Ә яшьләре — Бар әйтәсе килгән Шул
сүзләре булып агалар.
Әсәрнең бәхетле твгәлләнүе дә бик табигый.
Чәнки биредәге конфликт анто- гонистик
каршылыкларга корылмаган. Шуңа күрә
Инсафның төзәлүе, аның яңадан коммунизм
тезүчеләр сафына кушылуы укучыны
шөбһәләндерми, зарури нәтиҗә буларак кабул
ителә.
Хисам Камалов тормышны һәрвакыт
җентекләп ейрәнә, хезмәт кешеләре белән тыгыз
бәйләнештә яши һәм. күргәннәрен.
кичергәннәрен йөрәк призмасы аша үткәреп,
дулкынландыргыч әсәрләр иҗат итә. «Мәхәббәт
хаты» поэмасы да шул илһамның, шул
кичерешләрнең гүзәл җимеше булды.
Шагыйрь производство темасына әле- дән-
әле мерәҗәгать итеп тора. Югарыда билгеләп
үтелгән әсәргә аваздаш буларак туган «Зәй
буенда» һәм «Әлмәт эскизлары» да гади хезмәт
кешеләренең бөеклеген җырлый. Хисам
Камалов геройлары һәрвакыт алгы планда.
Производство картиналары исә аларның
характерларын тулырак ачу, хисләрен. уй-
кичерешләрен җанлы тормышка, конкрет
обстановкага бәйләп бирү эчен материаль
җирлек ролен генә үтиләр. Мотор авазлары,
девон гүләве, тимер-томыр шавы кешеләрнең
кызыклы язмышларын күләгәли алмый. «Зәй
буенда» поэмасында һәм «Әлмәт эс-
кизларыянда шагыйрь замандашларыбыз- ның
истә калырлык образларын тудырды: эштә
янып-коеп йерүче тынгысыз йөрәк- ле. саф
күңелле Зөбәй: бар фәлсәфәсе:
«Москвичика Җыя башлыйк. Зөбәй?!
Келәм, сервиз — булыр көзен дә- Сиңа
кирәк бостон костюм, Кием —
Дәрәҗә ул кеше күзендә!-— кебек сүзләрдә
ачык чагылган Динә; ихтыярсыз һәм пошмас
помбур Галим: түрәлек җене кагылган Гафаров;
мәхәббәтендә алданган Лира: моңсу язмышлы
сызымчы кыз Сөмбел; җирдә һәрнәрсә өчен
үзен җаваплы санаган Харис; завхоз Зиннур
һәм башкалар әнә шундыйлардан. Автор үз
йөрәгенә якын Әлмәт якларын аерым бер
җылылык белән, уңышлы тотып алынган
детальләр, оригиналь охшатулар. поэтик
бизәкләр ярдәмендә сурәтли. 60 еллар
башында аның иҗатындагы күтәрелеш
шагыйрьнең тормыш материалына ешрак
мөрәҗәгать итүе, идея принципларының заман
таләпләре югарылыгында булуы, фикер
кыюлыгы белән характерлана Хисам Камалов
чынбарлыкның кар- шылыкларын шомартып,
киметеп күрсәтү белән мавыкмый — аның өчен
хакыйкать, ачы дөреслек бар нәрсәдән дә
өстенрәк, аның шигъри акылы «матур йөзгә,
матур ялганга» табынмый.
Хисам Камаловның әдәби тәнкыйтьтә зур
борчылу уяткан кайбер иҗади чатаклыклардан
арына баруы һәм чын-чыннаи художник буларак
формалашуы көн кебек ачык. Шагыйрьнең
соңгы елларда язылган әсәрләреннән заман
сулышы киңрәк сизелә, аларның сәнгатьчә
эшләнеше дә торган саен камилләшә бара.
Шигъри хикәяләү җанлы сөйләм теленә якыная,
халык авыз иҗаты элементлары шигырьләргә
органик бер бетен булып керә, җырлар,
мәкальләр, үткен сүзләр ул сурәтли торган
картиналарны җанландыралар, тулы-
ландыралар. Классик шигырь калыплары аның
өчен катып калган канун түгел: кирәк чакта
сүзләр гадәти шигъри ярлардан ташып чыгалар,
ритмик дулкыннар әле бер якка, әле икенче якка
ташланып уйный башлый. Шагыйрь фикергә
форманы буйсындыра — шигырьнең гомуми
настроениесе киеренкеләнә. кырыслана бара.
Хисам Камаловның «уч төбе — көч кебек»,
«җилкенү — җилкәне», «түгә шул— күз яше»,
«түгел ул — күнегү», «шул чәчәк — нур чәчә»,
«уклаудай — йокларга», «мылтыктан —
куркыттың», «әрләндәй — гарьләнми»,
«бабайлар — апайга», «тишми ул — кеше юк»
кебек беренче карашка сәеррәк тоелган
рифмаларга мөрәҗәгать итүен дә авазларның
эчпошыргыч яңгырашыннан, колакны
тондырып бетергән бертөслелектән, шигырь
архитектурасының артык бизәкләреннән
качарга тырышу юнәлешендәге эзләнү адымы
дип карарга кирәк. Шагыйрь шигырьнең
музыкальлегенә эчке аһәң, хисләрнең
куертылып бирүе аша ирешә, аны:
Кем уйлаган?
Комбат, хуш инде!
Аерылышу безнең шушы инде|» —
рәвешендәге халыкчан мотивлар белән баета.
Төрле елларда язылган «Әнкәй үлеменә
багышланган шигырьләр» циклында
шагыйрьнең тиран психологик детальләр таба
алуы, кешенең рухи халәтен таби- гыйлегендә
сурәтләве, лирик героеның эчке доньясына кыю
рәвештә үтеп керүе күренде, бу сыйфатлар аның
бар иҗатына яңа тосмер, яңа мәгънә остәделәр
Соңгы елларда шагыйрь әледәи-әле Ленин
темасына морәҗәгать итә. Бу бик табигый дә.
Боек юлбашчыбызның якты истәлеге барлык
әдәбият доньясын ил- һамландыра Хәзер аның
образы күл кенә очракларда революция чоры
белән хәзерге заманның бердәмлеге фонында,
лирик планда хәп ителә, аерым шәхескә, аның
язмышына бәйләп бирелә. Татар совет поэ-
зиясендә Сибгат Хәкимнең -Күңелем Ленин
белән соиләшә». «Ленин фәрманы белән» дигән
әсәрләре бу юнәлештә беренче карлыгачлар
булды. Хисам Камалов та бу изге теманы үзанчә
чишәргә. Ильич образын үзенең эчке
кичерешләре аша гәүдәләндерергә тырыша.
Аның «Ленинга» исемле шигыре, мәсәлән, кеше-
ләрнең. чорның Ленинга якын итеп, үз итеп
эндәшүе булып яңгырый. Шигырь- Д»ге:
Тол аналар белән елыи-елыи Түздек һаман,
җыйдык сабырлык • Ленин исән булса.
Болай булмас иде) ■ —
Диде абый...
Без. тешләрне кысып, Сине сагындык! —
дигән юлларны тетрәнмичә укуы момкин түгеп.
Шагыйрь бүгенге кенне Ленин үлчәве белән
үлчи. Ленин принципларының тантанасын күрел
шатлана.
X. Камаловның «Күңелдәге язулармы
Ленинның бееклегенә дан җырлый Ләкин бу
коры, декларатив зурлау түгеп Киресенчә. автор
безне хәтта.
Табыну кебек булып яңгырамасын Ярату
һәм Ленин кирәклек. Тыя-тыя гына язам
менә Сеитимвитка тарткан йерәкие,—
Дип алдай ук кисәтеп тә куя. Шагыйрь үзенең уи-
кичерешләрен. тормышка карашын. кешеләргә
моиәсәбәтен Ленин исеме белән бергә үреп
бара.
Яшәп булмый гамьсез, тыныч кына. Алга
бара тормыш, алышына; Бәяләүләр еш
үзгәреп тора. Яңалыклар баса каршыңа.
Яңалыкны кайчак сизеп булмый. Аның
яшерен, эчке кечләрен Акылың белән болай
аңлыйсың күк. Консерватор була хисләрең
Торле-герле уйлар кылычы мине Кисеп
тора, җаным айкатып. Капма-каршы фикер
телгәләве Беләи яшим әле кайвакыт.
Шул тартыштай арыл, хәлдән тайгач, Мин
Ленинга барып сеяләм. Киңәшсәм тик һаман
аның белән. Уйларыма мин коч җыя алам!
Бу шигыре бЪләи автор үзенең зур
фажигаләр тулы үткәй юлына күз ташлый, үзенә
ленинчыл ориентир эзли. Биредә без Ленин
турында уйлануга, ип язмышын, аерым
шәхеснең кичерешләрен Ленин эше белән
үлчәүгә юлыгабыз Шагыйрь Ленин темасына
азучыларның иң матур традицияләрен дәвам
иттерә һәм шуңа күрә хаклы рәвештә уңышка
и решә
Хисам Камалов тынгысыз һәм эзләиү- чән
шагыйрь, әдәбият со әчеләр аның шигырьләрен
кетел алалар, яратып укыйлар Матур
табышларына, гүзәл геройларына сокланалар
Шагыйрь киләчәктә Дә безне яңа ачышлары
эчкерсез шигырьләре белән куандырыр дип
уйлыйбыз