Логотип Казан Утлары
Мәзәк

Әз-мәз мәзәк


(Куен 'дәфтәреннән)
Алга китеш
- Элек ул иртәнге зарядканы кырын төшеп радиодан гына тынлап яткан. Хәзер
алай эшләми. Телевизордан карый...
Муллык
Камадан тоткан балыклардан нефть тәме килә Камада үскән казлардан
нефть тәме килә. Камада йөзгән кызларның иреннәреннән дә нефть тәме килә!..
Әйтте...
Агайның эте чирләгән. Күршесе карый да:
— Бу эт кеше булмас инде, үләр... — ди.
Гадәт
Кибет артына посып кына, як-якка каранып, өч карт кефир эчә. Пенсиягә
чыккан милиционер к\реп; «Ярамый!» — дип кисәтеп үтә...
Беркатлы
Берәү ашханәдән чыкканда мөдирне күргән дә исе киткән:
— Ничек шулкадәр симергән бу мөдир — ашханәсендә бер дә рәтле
ашамлык юк лабаса?! — ди икән.
Тәүге адымнар
Исерек егетне иптәшләре култыклап алып кайталар. Бер бала әнисеннән
сорый:
— Теге абыйны йөрергә өйрәтәләрме, әни?
Күптән икән
Бер малай үзенен шигырьләрен укыта.
— Кайчаннан бирле язасын? —дим.
— Февральдән бирле үк инде!
— Ә-ә, шактыйдан икән. — дим мин дә сузып кына. — Үтә бит гомер
дигәнен — кай арада март та җиткән''.
Сайлаган
— Беренче хатыным оер дә сөйләшми иде, аердым.
— Бусы ничек?
— Бусы гел үзе сөйли, мина авыз да ачтырмый...
Игътибарлы егетләр
Бер әби трамвайда шатланып сөйләп бара:
— Бар бит яхшы кешеләр! Ике егет култыклап менгезде, шушында
китереп утыртты, һай рәхмәт!
Билет алырга дип кесәсенә тыгылса — акчасыннан җилләр искән...
Чара
— Растрата ясаган сатучыны нишләттегез’
— Бәясе төшкән товарлар сатарга куйдык.
Ихтыярлы кеше
— Тәмәкене ташладым.
— Бик әйбәт!
— Аракыны ташладым.
— Бик әйбәт?
— Хатынны да ташладым.
— Бик әй... Ах, юньсез!