Логотип Казан Утлары
Публицистика

Язучы һәм педагог


Астраханьга килеп, рус-татар училищесында укыта, шагыйрь Сәгыйт Рәмиев, рево-
люционер Нариман Нариманов һәм башкалар белән аралаша. «Идел» газетасындз
мәкалә һәм фельетоннар бастыра. Аның яңа фикерле мәкаләләре карагруһларга
ошамый, ул полиция күзәтүе астына алына. Хөсни ага тагын Уфага китәргә мәҗбүр була.
Ул анда шәкертләр укыта, иҗат эшләре белән шөгыльләнә. Менә шундый эшләр өстендә
ул февраль революциясен каршылый. Бу көннәр аның «Ертылган приказ» исемле
әсәрендә бик тулы сурәтләнгән.
Хөсни аганың әдәби иҗат эше мәдрәсә почмакларында ук башлана. Аның «Атна кич
яки Шакир хәлфә» исемле ике пәрдәлек драма әсәре 1910 елда басылып ч чыга. Г.
Ибраһимов, М. Гафурилар аның шушы өйрәнчек әсәренә үк уңай бәя бир»- ләр. Шул
көннән башлап, ул күп санда хикәяләр һәм повестьлар яза. Хөсни ага К»- римнең «Ике
дус», «Җан исәбе алганда», «Ак песи», «Ачлар шатлыгы», «Югалган межалар» кебек
әсәрләре әле хәзер дә тарихи кыйммәтләрен җуймаганнар.
Хөсни ага 1919 елдан партия члены иде. Аның Совет властен ныгыту юлында
күрсәткән хезмәтләре зур. Казанга күчеп килгәч тә, ул төрле культура учрежден**-
ләрендә, Наркомпроста, глаэлитта эшли, зур иҗади эшләр башкара. Кызганычка нвр шы,
бу зур йөрәкле, киң күңелле, шуның белән бергә бик тә гади, тәкәллефсез W* совет
кешесе, өлкән коммунист арабызда юк инде. Озак һәм каты авырудан соң 1965 елда ул
безнең арабыздан китте. Шулай да без аны онытмыйбыз, аның зур педагогик һәм иҗади
хезмәтләрен искә төшерәбез.