Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ТАБЫШМАКЛАР


Шһ ленинчы» газетасы аша без мәктәп балаларына үзләре һәм семьяла- *7
рындагы өлкән кешеләр белә торган табышмакларлы язып җибәрүләрен сорап мөрәжәгать
иткән идек'. Нәтнжә матур булып чыкты. Укучылар ярдәмендә жыелган табышмаклар саны
меңнән артып китә. Алар табышмакларыбыз фондын та24 25 «ым да баету һәм халык
нжатынын бу афористик жанрын фәнни яктан айрәнү өчен әһәмиятле чыганак булырлар, дип
ышанасы килә.
Татарстан районнарыннан тыш. без Башкортстан. Чувашстан. Мари автономияле
республикаларыннан. Төмән. Оренбург. Омск. Пермь. Куйбышев. Горький. Ульяновск, Пенза,
Киров өлкәләреннән табышмаклар алдык. Бу исә аларнын географиясе — кайсы
табышмакларның кайларла һәм нинди үзенчәлекләр белән яшәвен тикшерү өчел кин
мөмкинлек ача. Бер генә мисал. Бездә ай һәм йолдызлар турындагы матур бер табышмак киң
таралган: «Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач». Менә шушы табышмак Омск өлкәсендә,
гәрчә төп метафоралары саклагка да, шактый үзенчәлекле формада әйтелә икән:
Мич. мич, мнчәкәй.
Мич зчсндә чичәкәй.
Чинәкәйдә бер бәлеш, Түгәрәге бәрәмеш.
Тралипнон, ягъни элекке табышмакларның бүгенге яшәү формалары турында фикер
йөрткәндә, гадәттә, ике моментны күрсәтәләр. Мондый табышмаклар я берминаи үзгәрешсез
яшәүләрен дәвам итәләр, я кайбер сүзләрен алыштыру юлы белән алар- Дан яна
табышмаклар ясала7 «Яшь ленинчы» газетасы аша тупланган материаллар нигезендә, без
мона өстәп тагын шуны әйтә алабыз: кайбер табышмаклар, злекке фор- мплнрын саклаган
хәлдә, үзләренә ина жаяап алып, бөтенләй башка әйберне яки Күренешне белдереп яшәргә
дә мөмкин икән Оренбург өлкәсеннән безгә «кайчысыз киселә, жепсеэ тегелә» дигән
табышмак килде. Жаиабы — пилмән ясау Шул ук табышмакны Тымызыктан ла аллык. Жавабы
— злекгросварка. Күрәсез, ике жавал та бик тапкыр, һәм бу табышмакның сонгы вариантта
үзеиен икенче тормышын башлап Жнбәрү ихтималы юк түгел. Мона охшашлы мисалларны
тагын берннчәне китереп була «Нәрсә үсә тамырсыз?» (Таш) дигән табышмакка байтак
балалар «гөмбә» лип жпвпп бирәләр. Арадан берсе үтенең жавабын фән ярдәмендә аәлилпәп
үк куа: «Бу сорауның жавабын мин «Ботаника» китабыннан таптым. Анда гөмбәләрнең
сабаклары да. тамырлары да юк. дип язылган»,—ди. «Арбага утырмас, жәяү йөрмәс» табыш-
магына «шофер», «очучы»: «Нәрсә оча канатсыз?» (Жил) соравына «ракета» дигән жаваплар
күп. Кызыклы бер момент. Сонгы вакытта ижаг ителгән русча табышмакларның берсснд»
раке'» шулай ук «канатсыз очучы кош» итеп тасвирлана7
' X. Махмутов. Табышмак капчыгын чишәбез. «Яшь ленинчы» газетасы. 1967 ел. 14
январь.
1 II Исәнбәт Табышмаклар Казан 1941 ел 14 биг
25 «Мурзилка» журналы. 1‘м>7 ел 3 сан. 19 бит
Укучылар җибәргән табышмакларның кыйммәтле бер ягы шул — алар арасында яңалары, ягъни
моца кадәр матбугатта күренмәгәннәре шактый очрый (Без монда нигездә традицион табышмакларны
күздә тотабыз). Электән билгеле табышмакларның кызык-кыэык вариантлары да бар Әйтик, «Үзе бара
бикәдәй, эзе кала тәңкәдәй» дигән табышмак (җавабы — таяк. Чирмешән районыннан килгән). Моның
тирле вариантлары матбугатта байтактан бирле күренеп килә: «Үзе бара, эзе кала» *, «Үзе бара, уймак-
уймак эзе кала», «Озын агай үзс бара, тәңкә-тәңкә эзе кала»26 27 һәм башкалар.
Безнеңчә, укучы җибәргән вариант арада иң уңышлысы. «Үзе бара, эзе кала»дпл кенә әйтү таяк
дигән җавапны табу өчен һич тә җигәрлек түгел. Чөнки барган вакытта бнк күп нәрсәләрнең эзе кала.
Соңрак китерелгән табышмакларда бу җитешсезлек инде төзәтелә. «Тәңкә-тәңкә» яки «уймак-уймак»
эз калдыру, чыннан да, таяк өчен хас. Без китергән вариантта исә табышмакның тасвир көче тагын да
арттырыл- ган. Таякның «баруы» гәүдәсен шәмдәй турайтып, кәперенсп йөрүче бикәгә охшаты- ла.
Монда рифма да матуррак яңгырый
Без мәктәп балалары булышлыгы белән җыелган яна табышмакларның кайберләрең журнал
укучыларына тәкъдим итәбез. Табышмакның моңа кадәо матбугат га басылу-басылмавын билгеләгәндә
төп критерий итеп Н. Исәнбәтнең югарыда телгә алынган җыентыгын файдаландык. Чөнки ул татар
табышмакларының иң тулы җыелмасы.
Моннан тыш М. Иванов, венгр галиме Г. Балинт, М. Салихов, К. Насыйри, Т. Яхин, Г. Арсланов
җыентыкларындагы, шулай ук «Татар халык иҗаты» антологиясендәге (1954 елгы басма)
табышмакларны да күздән кичердек.
Соңгы сүз итеп, табышмакларыбыз фондын баетуга өлеш кертүләре өчен, «Яшь ленинчы»
редакциясе коллективына, табышмак җибәргән барлык укучыларга зур рәхмәт белдерәбез.
X. МӘХМҮТОВ,
аспирант.

1. Ак күл, ак күл эчендә сары күл
(Мари АССР, Мари-Турек районы).
2. Ару бодай эчендә алтын йозак
(Буа районы).
3. Билен буган Күктимер
Ишектән түргә сикерер
(Төмән өлкәсе, Төмән районы).
4. Бушка килә, акчага китә
(Оренбург өлкәсе, Шарлык районы).
5. Варвараның бармагы, җигмеш ике тырнагы
(.Минзэлә районы).
6. Зыр-зыр-зырманый,
Зырачтри, пәчтрн
(Татарстан, Алан авылы).
7 Зыр-зыр әйләнә,
Үзе килеп бәйләнә
(Татарстан, Алан авылы).
8. Иөгерек-йөгерек, ни йөгерек?
(Балтач районы һәм Оренбург өлкәсе, Шарлык районы)28
9. Кечкенә генә Петра, билен буып утыра
(Горький өлкәсе, Кр. Октябрь районы).
_ 1 С• Е- Малов. Из поездки к мишарям. Казан университеты типографиясе. 1904 ел. 1/ бит; Хуҗа
Бэдиг. Халык әдәбияты. Мәкальләр, табышмаклар. Казан 1926 ел 76 бит.
27 Н Исәнбәт. Табышмаклар. 150 бит.
28 Н. Исәнбат җыентыгында «Җитездән җитез — ни җитез?» днгән варианты бар.
* Яна табышмаклар ]29
10. Кызыл сандык эчендә күкеле сәгать кычкыра
(Чирмешән районы).
11. Ләбәтәй, ләбәтәй, тау астына тәгәрәгәй
(Башкортстан, Дүртойле районы).
12. Мине тотып ашамыйлар,
Мнннан башка туй да ясамыйлар
(Әдмәт районы)
13. Олы киленем эшлекле, Кече киленем кешелекле.
Үзем бай остабикәсе, Эшемне кем эшләсе?
(Киров елкәсе. Вятские Поляны районы)29.
14. Падишаның күркәләре Галдыр-галдыр итәдер. Муенындагы мәрҗәннәре Ялтыр-ялтыр
итәдер
(Алабуга районы).
15. Уты юк, төтене бар
(Кукмара районы).
16. Читекне мин кыйнадым, Читек мине сыйлады
(Өлкәсе күрсәтелмәгән. Благовар районы. Ломово авылы).
17. Читән аша эт тырнаша
(Башкортстан, Бурай районы).
18 Шылдыр-шылдыр-шылаука, Өсте бар да былаука.
Аягы җиргә тимидер,
Көн яктысын күрмидер
(Чувашстан. Батыр районы).
19. Яшел шинель кигән, сары пояс буган, кешеләрне бик нык шелтәлим дигән
(Баулы районы).
20. Әндри күзен ак алган
(Апае районы).
21. Үзе җырлый, үзе сыйлый
(Мамадыш районы).
ТАБЫШМАКЛАРНЫҢ ҖАВАПЛАРЫ
/. Помырка. 2. Йолдызлар һәм ай. 3. Себерке 4. Авыру. 5 Пычкы. 6 Поч эрләү. 7. Ион эрләү. 8. Уй.
9. Солы ко trace. 10. Аныз эчендә гел. //. Ашау. 12. Тоз. 13. Сәгать һәм аның тел 1әре. 14. Күк күкрәү,
яшен яшьнәү. 15. Томан. 16. Киндераш сугу. 17. Кабадан сүс эрләү. 18. Балык. 19. Мунча себеркесе. 20.
Тәрәзәгә бәс төшү. 21 Самовар.
29