Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВИРТУОЗ МАНДОЛИНЧЫ


(Исмәгыйл һилаловка 70 яшь тулу уңае белм)
Мандолин, гармун белән скрипкага караганда, безнең халыкка соңрак керган музыка коралы. Бары XX гасырның башларында, бигрәк тә 1905 елгы революциядән сап гына, татарлар арасында мандолин күренә башлый. Ләкин гади халык, бигрәк тә в>ыл халкы арасында, ул киң тарала алмый. Ихтимал, бу — мандолинның, башка уен кораллары белән чагыштырганда, катлаулырак тезелешле булуы белән аңлатыладыр. ГВД" нарат агач, ат койрыгы кылы, киптерелгән эчәге — скрипка ясау ечен шулар да җит- мән. Ә мандолин өчен корыч кыллар, тешле җиз тәгәрмәчләр, бакыр тасмалар кирм. Гади авыл агае аларны каян тапсын?!. Аның каравы, алдынгы карашлы татар яцзьляре. мәдрәсә шәкертләре арасында мандолин зур хөрмәт казана. Бу уен коралын популярлаштыруда Г. Тукай, Ф. Әмирхан кебек әдипләр якыннан катнаша. Шәйхәм» Бабич хәтта аңа багышлап махсус шигырь дэ яза:
И үзәк әзгеч тавышлы, моңлы, ззрлы мандолин. Килче, моңланчы өзел бер. мин дә тыңлап моңланыйм. Син минем җан сердәшем, җан моңдашымсың, мандолин! Сергә беткән, моңга беткән зарлы тавышың җанга им.
Шул синең тавышың гына тик дәртемә дәрман бирә, Шул бирә һәр нәрсәне; шул җан бирә, шул ямь бирә...
Шушындый шигырьләр укып зәвыкланган яшьләр арасында мандолинның популяр буһып китүе бер дә гаҗәп түгел, билгеле.
Мандолин белән мавыгу халык музыка кораллары оркестрлары тууга китерД” Шундый оркестрларның берсе 1910 епда Троицк шәһәрендә дә оеша. «Театр вә
зыка сәнгатьләрен төрвиҗ итү» җәмгыяте тарафыннан төзелгән 16 кешелек бу оркестр
белән һәвәскәр музыкант Салих Айманов җитәкчелек иткән.
Шулай бер вакыт, оркестрга яшьләрне тарту, аны зурайту турында сүз барганда, кемдер
— Гобәйдулла малае Исмәгыйлне чакырырга кирәк. Ул мандолинда ифрат яхшы уйный,
— Дип киңәш итә.
12 яшьлек Исмәгыйл, үзе кадәр маидолинын күтәреп. Айманов оркестрына килә.
Оркестрда эшләү дәверендә ул скрипкада уйнарга ейронә, хосусый рәвештә укып, музыка
грамотасына тешенә, нотага карап уйнау серләрен үзләштерә башлый.
1912 елда Троицкига Габдулла Тукай килә. Шәһәрнең алдынгы карашлы кешеләре Һем
яшьләр шагыйрьгә зур игътибар күрсәтәләр. Шул көннәрдә Исмәгыйл Тукай белән танышу
бәхетенә ирешә. Ул аңа мандолинда г-Әллүки» һәм «Җәмилә» көйләрен уйнал күрсәтә.
Шагыйрь бәләкәй музыкантның сәләтенә югары бәя бирә
Исмәгыйлиең «артист» булып йөрүенә туган-тумачалары шатланмый, билгеле. Ялгыш
юлдан киткән малайны «кеше» итү, аны юньлерәк һөнәргә ейрәтү турында уйланалар алар.
Йомшак табигатьле Исмәгыйл, картлар сүзен читкә какмас өчен, 1916 елда Оренбург шәһәренә
килергә, андагы фельдшерлар мәктәбенә укырга керергә мәҗбүр була Бәхеткә каршы,
Оренбургның алдынгы карашлы интеллигенциясе 18 яшьлек талантлы музыкантка вакытында
ярдәм кулы суза, үз юлын табарга булыша Музыкант Газиз Булатов, «Ширкәт» артистлары,
труппаның җитәкчесе Муртазнн- Имаискийлар йогынтысында ул яңадан зур сәнгать дөньясына
әйләнеп кайта. Фельдшерлар мәктәбендә уку белән бергә, музыкаль белемен арттыра,
Австриядән килгән Богачко исемле музыка остазыннан дәресләр ала
Бөек Октябрь социалистик революциясен Исмәгыйл Һилалов җитлегеп килүче музыкант
буларак каршылый. Озакламый аны «Музыка җәмгыяте»нең рәсми рәисе итеп сайлыйлар
Җырчы Газиз Әльмөхәммәдеа б**лен бергә, ул революцион солдатлар яшәгән казармаларда,
Кәрвансарай диварларында концертлар оештыра
1918 елда Оренбургка шагыйрь Шәйхзадә Бабич килә Исмәгыйл берничә ай Бабич белән
бер бүлмәдә яши. Эштән буш араларда алар парлап мандолин уйныйлар. Талантлы шагыйрь
Һилаловиың осталыгына сокланып бетә алмый. «Син мандолин патшасы», ди ул аңа Бабич
белән Исмәгыйл һилалов беэге туган тиешле Газизә апа Хесееноваларда тордылар. Мин еш
кына Газизә апаның улы Гомер янына уннарга килә идем Мәшһүр шагыйрь белән талантлы
музыкантны беренче мәртәбә әнә шунда күрдем. One дә хәтеремдә. Музыка тавышын ишетүгә,
без йөгереп өйгә керәбез. Ишәк төбендә авызларыбызны ачыл шаплар катып, аларның ничек
уйнаганын карап торабыз Безнең карал торганны күргәч, алар тагын да арттырып җибәрәләр
кулларын кыллар өстендә әиләндореп-болгандырып уйный башлыйлар. Безгә кызык.
Кычкырып келмос өчен, уч белән авызларны коллап, әкрен генә хихылдыйбыз Кара кучкыл
йөзле, өрәңге яфраклары шикелле яссы колаклы Шойхзадә абый, күз кысып, елмаеп куя. Шел
уйныйбызмы, янәсе. Ә теге ак чырайлы, калын иренлесе безгә бөтенләй игътибар да итми
кебек. Каядыр бир читкә караган да, уйный да уйный.
Шулай күпмедер торгач. Шәйхзадә абый, уйнавыннан туктал, өстәлдән нәрсәдер ала.
Ымлап кына үз янына чакыра Без. аның учындагы сары һәм ал помадкаларны алып, урамга
чыгып чабабыз
Шойхзадо абыйның ялгыз гына уйнап утырганын да күргәнем бар Ул мандолин- нь> әллә
ничек, үзенчә тотыл уйный иде Инструментның башы аның зур колагы янына ун «үтерелгән
Үзе, серлә сүз тыңлаган шикелле, башын грифка салган. Авыз янына ук күтәрелгән уң мулы
әкрен генә кыллар өстендә тибрәлә Тавыш тонык та, моңлы дә чыга..
Бәр башлагач, сөйләп бетерим инде Муса Җапип дә маидолинны Бабич кебек үк уйный
иде Бәлки, аннан күрел калгандыр Ф Кәрим, киресенчә, грифны аска төшереп, медиаторны
подставка төбендә үк чиртеп, чыңлатып уйнарга ярата иде О менә Хәсән Туфанны күргәнем
юк. Бик оста уйный, хәтта нотаны да оибә. таный. Дип сәйлегәннәрен генә ишеткәнем бар..
1919—20 елларны Исмәгыйл һилалов. 1азит Әльмөхеммәдее белен бергә, Уфа
тирәсендә концертлар куеп уздыра 1921 елда без аны яңадан Оренбургта күрәбез, бу килүендә
ул «Шәрык музыка мөктөбе-иең директоры. булачак «омпозигор Салих
Сәйдәшев белән таныша, Кәрим Тинчурин һәм Бари Тархановлар белән аралаша. Авыр
тормыш шартлары, ачлык аны Ташкентка китәргә мәҗбүр итә. Анда ул һәвәскәр композитор
Исхак Хәмэин һәм шагыйрь Һади Такташ белән дуслаша. Шундагы татар артистлары
оештырган концерт һәм спектакльләрдә катнаша. Бу вакытта инде Исмә- гыйл һилалов зур
осталыкка ирешкән атаклы мандолинчы булып таныла. Ул Советлар Союзының бик күл
почмакларында була, йөзләрчә концертлар бирә. Ниһаять, 1924 елда Һилалов Казанга килә.
Композитор Солтан Габәши, Гөлсем Селәйманова, Мәрьям Рахманкулова, Ситдыйк Айдаров
кебек җырчылар аны үз араларына алалар, үзләре оештырган концертларда катнаштыралар.
Мин шул елларда чыккан газеталарны, журналларны актарам. Вакытлы матбугат
битләрендә Исмәгыйл һилалов иҗатына багышланган материаллар байтак икән. Алар- да
танылган музыкантның эшчәнлегенә гаять югары бәя бирелә. Менә шулерның кайберләре:
«һилаловның мандолины матур чиртте, мандолин короле икән, диделәр».
(•Кызыл Татарстан» газетасы)
«Исмәгыйл һилалов мандолинда уйнавы белән исемне китәрде. Рустан, татардан да
аны алай уйнаучыны күргәнем юк иде. Медиаторны гаҗәп бер осталык, матурлык белән
йөртә, фигуралар бирә, круглар ясый. Таланты алдында баш иеп утырдым», дип яза
танылган драматург Мирхәйдәр Фәйзи.
«Исмәгыйл һилалов иптәш үзенең мандолины белән күптән сөелеп тыңлаган кеше.
Аның бу чыгышында иң матур момент «Яңалиф» маршы һәм татар көйләре тезмәсе
булды».
(Уфа. <Яңа авыл* газетасы)
«Татарлар яшәгән шәһәрләрдә Исмәгыйл һилаловны белмәгән кеше юктыр. Ман-
долинда оста уйнавы белән ул халыкның дикъкатен дә, мәхәббәтен дә үзенә нык тарткан...
Чынлап та, һилаловның уйнавында гадилектән бик күп югары тора торган осталык,
виртуозлык, гадәттән тыш бай ’ехника күрәбез» — дип өсти 1928 елда журналист Сафа
Борһанов.
«Танылган татар мандолинчысы — виртуоз Исмәгыйл һилалов үзенең концерт чы-
гышлары белән Ташкентка яхшы таныш. Төрләндерелгән репертуары һилаловка башкару
техникасын бөтен гүзәллеге белән күрсәтергә ярдәм итте. Виртуоз җиңеллек һәм иркенлек
белән ул татар халык көйләре тезмәсен һәм берничә марш башкарды».
•Правда востока» газетасы. 1936 ы.
Исмәгыйл Һилалов ничек шундый зур дан казана алган? Уңышның сере нәрсәдә!
Беренчедән, ул зур тойгылы, эмоциягә бай музыкант, һәм мандолин уйнаучылар
арасында иң матур тавышлысы.
Икенчедән, аның уйнау техникасы бик югары. Ноталар алучы сул кулы да, кылларны
тирбәтүче уң кулы да искиткеч тизлек белән оста хәрәкәт итәләр. Аның медиаторы
бервакытта да сөртенми, һәрвакыт тигез тавыш чыгарып тора. Шуның белм бергә, ул
мандолин грифының теләсә кайсы җирендә уйный, әсәрнең настроениесенв карап, тавыш
тембрын үзгәртә ала. Йомшак яки каты чиртеп, нюанслар кертә, Әгернең эчтәлеген тулы
һәм дөрес ача белә. Мандолин көй уйнаучы музыка коралы гыиз булуга карамастан,
һилалов көй белән генә чикләнми. Ул — көйне берничә тавыштан торган аккордлар белән
баетып уйнау осталыгына ирешкән виртуоз артист. Бу ис» мандолин яңгырашы өчен
яңалык булды. Нәтиҗәдә, аның уенын тыңлаганда, без уры- ны-урыны белән лютна, гитара
һәм казакъ думбрасы тавышларын да ишетәбез.
Шуны да истән чыгармаска кирәк: Исмәгыйл һилалов үзенең бөтен артистлы»
гомерендә концерт репертуарын үзе тудырды, композиторлар аңа булышмадылар, Шуңа
да карамастан, Исмәгыйл һилалов башкарган әсәрләр үзләренең форма тезелеше,
контрастлылыгы белән камил иделәр. Ул уйнаган попурри һәм вариацияләр моның ачык
мисалы. Шәһәрдән-шәһәргә, концерттан-концертка, алкыштан-алкышя» тантаналы йөреш
белән үзенең 70 яшьлегенә килгән олы артист ул Исмәгыйл һилалов!
Шул урында сүзне бетерергә дә булыр иде. Ләкин аның иҗат портретын тулыландыру
өчен, музыка сәнгате юлындагы оештыру эшчәнлегенә дә тукталырга кире*
Исмәгыйл Һилалов татар музыка сәнгатем үстерүгә, аны пропагандалауга күп хезмәт
куйды. 1930 елларда ул Мәскәү консерваториясе каршындагы башкорт һәм татар опера
студияләрен оештыруда актив катнашты. 1938—39 елларда үзбәк филармониясенең уку
һәм производство бүлеге мөдире булып эшләде. 1940 елда без аны Татарстан радиосының
музыка бүлеге редакциясендә күрәбез. Бөек Ватан сугышы елларыннан алып 1958 елга
кадәр ул — Татар дәүләт филармониясенең концертлар оештыру администраторы.
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры да. республика Күчмә театры
да аның администраторлык ярдәменә бик еш мөрәҗәгать иттеләр. Урта Азия
республикаларында үз кеше булып танылган Исмәгыйл һилалов бу коллективларның
гастрольләрен бик күп мәртәбәләр югары дәрәҗәдә оешканлык белән уздырды.
«Сания» һәм «Эшче» операларын язганда, В. И. Виноградов. Солтан Габәши һәм Газиз
Әльмехәммәдевларга Исмәгыйл Һилалов уңай иҗат шартлары тудырышты. Яшь талантлар
өчен ул сизгер тәрбияче, киңәшче һәм дус та иде.
1958 елда Исмәгыйл ага һилалов лаеклы һәм хермәтле ялга китте. Ләкин хәзер*е иендо
дә сәнгать оешмалары әледән-әле аңа киңәш, ярдәм сорап, яки радиода, телевидениедә
чыгышлар ясавын үтенеп мөрәҗәгать итәләр. 57 ел буена кулыннан мандолин төшермәгән,
татарның музыка һәм геатр сәнгатен пропагандалау һәм яшь кадрлар тәрбияләү эшендә зур
хезмәтләр күрсәткән сәнгать ветераны Исмәгыйл Гобәйдулла улы һилаловны 1968 елның 15
январенда 70 яшь тулу көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Аңа таэа-саулык һәм бәхет
телибез!
Аның исеме тагар халкының Заһидулла Яруллин, Солтан Габәши, Фәйзулла Туи- шев
кебек беренче профессиональ музыкантлары белән беррәттән торырга хаклы!
ҖӘҮДӘТ ФӘЙЗИ,
композитор.