Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Балыкчылар җылым тарта
Балыкчылар җылым тарта Елгада.
Җыр биредә тавыш-тынсыз Җырлана.
Сагаялар, балык сизгер, Качар, дип.
Буш кул белән кайтулары
Начар бит!
Җылым бара әкрен генә, Тын гына.
Кайчак аңа бака кабыгы
Тыгыла,

Ә ней вакыт җылым куя Калтырап.
Балыкчылар калмый аңа Аптырап.
Сизеп тора балыкчының
Куллары:
— Керә,—ди ул, — балыкларның Зурлары.
Ярга чыккач, әйткән сүзләр Хак була.
Йөзләр якты, ә күңелләр Шат була.
Сайлый җылым гел үзенә
Кирәген.
Оста йөртә су астында
Иләген.
Вак-төякне эләктерми,
Китсен ди.
Алар әле, балык булып Җитсен, ди.
Балыкчылар җылым тарта Елгада.
Җыр бу чакта тавыш-тынсыз Җырлана.
Үз дигәнен итә ул
— Мин дә шуам чаңгыда, — дип. Тик син аны
ал гына, — дип, Безнең Сәет ялына
Үзенең абыйларына.
— Сиңа өлө биш кенә,— дип, Шаулама, син
кечкенә, — дип, Шаярталар Сәетне:
— Синең кечкенә булуга Әллә безме гаепле!
* Сәет елап та карый,
Сәет тапкыр малай ул, ’ Иске чана табанын р
Ала да чаңгы итә, һәм тауга менеп китә...
\ Бер сөртенә, бер ава, Як-якка карап ала.
е Ә шулай да ярыйсы, Эш һаман алга бара.
Биеп, җырлап та карый. Тик
чаңгыны алмыйлар, Менә
нинди абыйлар...
Егылса да еламый:
— Алай гына була, — ди. Кайчак егылмыйча да
Ярыйсы ук шугалый.
Менә хәзер абыйлар Син кечкенә, димәсләр.
Инде чаңгы турында Ныклабрак сөйләшәм!
Безнең урам чатында
Безгә бик тә якында, Безнең урам чатында.
Морожныйлар саталар. Туктыйлар анда
абыйлар, Әбиләр һәм апалар.
Малай-шалай муены Гел шул якка борыла.
Колак салмый булмый шул, Сатучының
"җырына».
Морожныйлар, Морожныйлар Шикәр генә, Бал
гына. Тик син аны Берәр тапкыр Татып кара, Ал гына. Шоколадлы,
Йөземле, Карлыганлы, Җиләкле. Таза булып Үсим дисәң, Ул сиңа бик
Кирәкле!
Әнидән акча сорыйбыз, Әтидән дә сорыйбыз Сорап-сорап бирмәсәләр,
Юри генә елыйбыз.
Аннан барыбер бирәләр, Бирмичә калалмыйлар. Үзең дә морожный
сыман Туңмасаң ярар, диләр.
Бала белән ата
— Әти сиңа Бер сүзем
бар, Тыңла әле. Ләкин
кире Җавап бирә
Күрмә, яме!
Тыңлап туймас Моңлыларын,
Серлеләрен.
— Алмыйммы соң!
Алыр идем Кызым аны.
— Ярар, кызым, Ни
сүзең бар, Әйтеп кара.
Лаек булса Ярый ла ул
Игътибарга.
Мин үзем дә Бик яратам Музыканы.
Тик каралыр, Клавишлары Ап-ак аның.
— Әй, әтием, Ничек
кенә Лаек әле.
Миңа бер шәп Пианино
Алыйк әле! Кулларың бит Чиста түгел Кызым-
җаным.
— Акларына Тимәс, әти, Куллар минем.
И уйнар да Идем
көйнең Төрлеләрен.
Каралары
Белән генә
Уйнармын мин.